Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОРТАЗА АГАЙ


Ул әле алма үстереп, Пожар сүндереп йөри. Әйтерсең, җирдә картлык һәм Үлем барын да белми.
Рәсәйнең ’иңен-буен ул Сугышып җәяү үткәй. Улларын, оныкларын да Шуңа бәхетле иткән.
Уч төбе кычытканлыктан Мылтыктан атмаган ул: Тез чүгеп яшәмәс өчен • Бәхетен яклаган ул.
Питерда Кышкы сарайга Беренче бәреп кергән. Уллары Берлин өстенә Җиңү байрагын элгән.
йөргән ул мәрмәр сарайда Шаккатып, тел шартлатып; Тик менә ныклап карарга Җитмәгән ул чак вакыт.
Баскан ул патшалар гына Иөрегән келәмнәргә.
Әйтерсең, мужик аягы — Ямь-яшел үләннәрдә.
Делегат иткәннәр аны Солдатлар исеменнән. Аягын сөртеп кергән ул Смольный ишегеннән.
Ленинның үзен күргән ул, Бер түгел, ике күргән. Ахрысы, гаделлек аңа Бөек Лениннан кергән.
— Мин,— ди ул, Мортаза агай,— Бер гади солдат кына.
Ни күрим, Ильич бит миңа Елмаеп карап тора.
Билемдә чуен кабыклы Озынча яшел «кыяр». Өстемә кигән шинельгә Ике Мортаза сыяр.
Аякта тетелеп беткән, Авызын ачкан итек.
Бүрекнең бер як колагын Осколок алган китеп.
Мин уйлыйм: болай булгачтын, Эләкте (инде башлар.
Ленин, дим: — Карагыз моңа! — Дияр дә сүзен (башлар.
Ник килдем, димен, бирегә, Өс-башым начар килеш. Бар, диеп сайлап җибәргәч, Солдат нишләсен, имеш!
Аннан ул башкаларны да Күчерде күздән шулай. Елмая, Ильич елмая, Кәефе, ахры, уңай.
Эчкә җылы керде минем, Эшләр бер чама икән! Чабата кигән мужиклар Сарайлар ала икән!
Димәк, күңелләр төшәрлек Эш юк бит әле монда.
Андый солдатны җырчылар Кертергә тиеш җырга...
Сөйләде щулай карт солдат, Иренми бөтенесен.
Мортаза дәвам иттерә Бүген дә Ленин эшен.
Яше җитмеш бишкә җиткән, Күргән ул бик күп илләр!
Тик аңа бабай димиләр, Мортаза агай, диләр.
Ул әле алма үстереп, Пожар сүндереп йөри. Әйтерсең, җирдә картлык һәм Үлем барын да белми.