Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКАЛЬЛӘР ҺӘМ ӘЙТЕМНӘР


алкыбызның тел байлыгын ^җыю, туплау һәм өйрәнү буенча соңгы елларда шактый эшләр эшләнде. Төрле типтагы сүзлекләр, мәкальләр һәм әйтемнәр тупланган махсус китаплар дөньяга чыкты. Телебезнең җәүһәрләре булган мә- каль-әйтем җыентыкларының чыгуы аеруча шатлыклы, чөнки бу эш бик озак .вакытлар галимнәребез һәм сүзлекчел әребезнең ‘игътибарыннан читтә тора иде. Соңгы елларда чыкка,н ул җыентыклар арасында иң тулылары— Н. Исәнбәтнең «Татар халык -мәкальләре» һәм X. Ярминең «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» исемле китаплары дисәк ялгышмабыздыр.
Татар халык иҗатын җыю һәм өйрәнү өлкәсендә күп елларда-н бирле эшләп килүче X. Ярминең «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» дигән китабы күләме ягыннан артык зур түгел. Анда өч мең ярышлап мәкаль һәм җиде йөз чамасы әйтем урнаштырылган.
Телдәге аерым сүзләр кебек үк «борынгылар сүзе» дип йөртелә торган мәкальләр һәм әйтемнәр заман үтү белән искерергә, онытылырга мөмкиннәр, яки аларның мәгънәләре, мәгънә төсмерләре, кулланыш сфералары үзгәрә, һәм, шул нигездә, күп кенә мәкальләрнең һәм әй-темнәрнең яңа вариантлары барлыкка килә. X. Ярминең җыентыгы— бүгенге, хәзерге тел байлыгын чагылдыруны максат итеп куйган хезмәтләрнең берсе. Китаптагы мә-каль һәм әйтемнәрнең зур күпчелеге бездә хәзер көндәлек кулланышта йөри.
Мәкаль һәм әйтемнәр китапта алты тематик бүлеккә аерып урнаштырылган.
Беренче бүлек «Туган ил, бердәмлек, дуслык һәм батырлык» дип исемләнгән. Бу бүлектә «Ил төкерсә, күл булыр», «Илдә чыпчык үлми», «Иленнән .аерылган —
XVI X. Я р м и, Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре, Татарстан китап нәшрияты басмасы.
канаты каерылган», «Киңәшле эш таркал-мас», «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул», «Илдә булса — үлмәссең, илдә булмаса — көн күрмәссең», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» кебек рифмалы һәм «Алтын-көмеш чыккан җирдән туган-үскән ил якын» кебек җырлардан килеп чыккан мәкальләр төп урынны алып торалар.
Түбәндәге бер мәсьәләне искә алып үтү урынсыз булмас. Кайберәүләр «Туган илең — туган анаң», «Ил эче — алтын бишек», «Бердә түгел — илдә көч», «Туган илдән туйган юк», «Ир егет өендә туа — яуда үлә», «Батырлыкта — матурлык», «йөрәксездән ерак кач» тибындагы мәкальләрне, ни өчендер, үз итеп бетерергә теләмиләр. «Аларны бит шагыйрьләр генә ясаган, алар — интеллигенция арасындарак йөри торган «ярым рәсми» афоризмнар гы-на»,— дип карыйлар. Ләкин халык арасында булып, махсус рәвештә кызыксынып тикшергән кеше бу мә-кальләрнең чыннан да гади халык телендә яшәүләрен һәм кулланылуларын күрәчәк. Троплар һәм башка сурәтләү чараларыннан файдаланып төзелгән мондый мәкальләр сөйләм
124
гә күркәмлек бирү өчен, сүзне раслау, куәтләү, дәлилләү яки тик җанландырып җибәрү максаты белән бик яратып кулланылалар.
Халык телендә җыентыкның бу бүлегенә кермәгән төрле тапкыр һәм үткен сүзләр дә күп йөри. Мәсәлән, республикабызның Чаллы, Зәй һәм Сарман якларында «Илсез кеше көй күрми», «Батырның өлеше җирдә». «Үзеңнән сорама—күзеңнән сора», «Бер киңәшсез бернәрсә дә булмый» кебек мәкальләр барлыгы һәм кулланылуы билгеле.
Югарыда әйтеп үткәнебезчә, кул-ланышта күпчелек мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең төрле-төрле вариантлары очрый. Шул ук Чаллы һәм Зәй якларында «Йл төкерсә, күл була», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» мәкальләренең «Мир төкерсә, күл булыр», «Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» кебек вариантлары бар. Җыентыкка төзүче төп вариантларны, ягъни иң ха- рактерлыларын гына кертергә тырышкан. Моның белән килешергә һәм аңа уңай бәя бирергә кирәк.
Җыентыкның «Сүз, сөйләү» дигән икенче бүлегендә дә бүгенге сөйләмдә актив кулланыла торган мәкаль һә(м әйтемнәр урнаштырылган. «Сөйдергән дә—тел, биздергән дә тел», «Кеше сүзе кеше үтерә», «Кул ярасы .китәр—тел ярасы китмәс», «Олылар сүзен тотмаган — олыгайганчы игелек күрмәгән» — бу бүлек өчен әнә шундый мәкальләр характерлы.
һәр төбәктә яшәүчеләрнең үзләренә генә хас мәкаль һәм әйтем вариантлары да була. Мәсәлән, «Ирләр сүзе ике .булмас», «Авызының тупсасы юк, теленең туктасы юк», «Әйтсәң сүз чыга, суксаң кан чыга», «Авызыңнан бер ычкынды — кабат йотып бульмый» кебек вариантлар Чаллы һәм Зәй якларында кулланылалар.
Җыентыкның бу бүлегенә .кермәгән түбәндәге характердагы мәкальләр дә кулланышта шактый очрый. Мәсәлән, «Юк югары менми» (кадерсез яки дөрес булмаган сүз, «юк сүз» өстенлек ала алмый, дигән мәгънәдә), «авызың ни сөйләсә, колагың шуны ишетер», «нахак сүз йөрәккә кадала», «тиленең теле ачы» һ. б.
« Гормыш тәҗрибәләре», «Кешенең сыйфатлары, хезмәт, һөнәр, белем» дигән бүлекләрдә дә халкыбызның иң үткен, тапкыр һәм тирән мәгънәле мәкаль-әйтемнәре тупланган.
Җыентыкка неологизмнар һәм искереп барган 1мәкаль-әйтем.нәр дә керми калмаганнар. Мәсәлән, «Үлем турында уйлама — илең турында уйла, илең турында уйласаң—гомерең озын була»; «Колхозың алда булса, авызың балда була»; «Көч түкми, нефть чыкмый» кебек мәкальләр хәзергә сирәк очрыйлар һәм кулланышка әле кереп кенә киләләр. Халык телендә туып .килгән мондый тел байлыгы үрнәкләренең җыентыкка кертелүен, һичшиксез, уңай күренеш дип бәяләргә кирәк.
«Язмыштан узмыш юк», «Капма- саң да май (яхшы, бирмәсә дә бай яхшы», «Үксез бозау .асрасаң — авызың-борының май итәр, үксез бала асрасаң — авызың-борының кан итәр» кебек, изүче сыйныфлар хакимлек иткән чор өчен хас булган мәкальләр дә җыентыкка кертел-гәннәр. Бүгенге көннең җанлы сөйләмендә һәм матур әдәбиятта мондый мәкальләр еш очрыйлар: халык аларны үзенең үткәндәге тормышын тасвирлау өчен куллана; язучылар һәм шагыйрьләр мондый мәкальләрне чорның тел колоритын бирү һәм персонажларны характерлау яки аларның тел үзенчәлекләрен саклау өчен, ягъни стилистик максатларда файдаланалар. Дөрес, мондый мәкальләрдә белдерелгән хөкем безнең хәзерге чор өчен характерлы түгел, ләкин «кол», «патша», «капиталист» кебек сүзләрне сүзлек составыннан чыгарып ташлап булмаган шикелле, әлеге характердагы мәкальләрне дә фразеологик фондтан сызып ташлап булмый. Шушы ук рәвешчә диалекталь, алынма һәм вульгар мәкаль- әйтемнәр дә кулланылалар. Җыентыкка мондый әйтелмәләрнең дә- киңрәк таралган яки йомшартылгал- рак .вариантлары алынган.
Кыскасы, бу җыентыкка хәзерге көндә кулланыла торган мәкаль һәм
әйтемнәрнең иң тапкыр һәм үткәннәре сайлап алынган.
Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк. Китапның 200—206 битләрендә байлар, муллалар турындагы һәм башка шундый 1мәкальләр һәм әйтемнәр . урнаштырылган. Мәсәлән: «Аллага ышанган — ач .калган», «Аллага ышан — үзең .кымшан», «Башы чалмалы, акылы чамалы», «Мулла үзе урлый, үзе юллый» кебек мәкальләрне кайберәүләр соңгы вакытта гына, муллаларны ачыктан- ачык тәнкыйтьли башлагач кына әйтелә башлаган, ә халык телендә элек-электән йөрмәгәннәр, — дип исбатларга телиләр. Бу бөтенләй ялгыш фикер. Октябрьга кадәрге чорда яшәгән өлкән яшьтәге кешеләр белән сөйләшүдән соң әлеге мәкаль һәм әйтемнәрнең чыннан да бик күптәннән -барлыкка килгән булулары ачык күренә.
Бу китап агитатор һәм пропагандистлар өчен, . матбугат эшчеләре һәм гомумән киң катлау интеллигенция өчен бик кирәкле һәм файдалы кулланма.
Җыентыкның киләчәк басмаларын чыгарганда аның күләмен бераз зурайтып, ягъни актив кулланыштагы барлык мәкаль-әйтемнәрне дэ кертеп, материалны урнаштыру тәртибен җитдирәк карап бирү яхшы булыр иде. Шулай ук кайбер әйтел-мәләргә -аңлатмалар биреп китү дә файдасыз булмас.