Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕР БӘЙГЕДӘ КҮРГӘН ИДЕМ АНЫ


^ер бәйгедә күргән идем аны, Килә иде алмачуарда.
Кычкырдылар юлны ике яклап:
— Каула, солдат, алга чыгарма.
Күргән кешем бер аяксыз иде... һәр адымда яшерен сер тора;
Ник җилкенде икән? Бик әз генә Эләккән ул атның сыртына.
Атына дәрт бирел, куәт биреп, Килә җилпеп сыңар канатын. ,Эзли кебек фронт юлларыннан Ул үзенең сынган канатын.
Фронтларда чыгып -бетми калган Гайрәт шулай язын ярсый бер. Солдат, солдат, барыннан да бигрәк. Тынмый торган җаның бар синең.
АРТИЛЛЕРИСТ ГЫЙЛФАН кулларын ул тезләренә салган, Кулларында шундый тамырлар: Күз төшерү белән карт солдатлар Бергә узган юлны танырлар.
Уйнатты ил азатлыгы өчен Кулларында авыр тупларны. Туплар, туплар, дүрт ел буе җирдә Белмәделәр һич тә туктауны.
Тәрәзәдә кичке шәфәкъ яна, Менә бит ул, яшьлек, син -кайда; Кичке шәфәкъ артиллерия утын Хәтерләтеп яна Гыйлфанга.
Авылда бар микән шул шәфәкъкә- Күп караучы кеше Гыйлфаниан... Үткән гомер үкенечле түгел, Сау, исән-сау булып ил калган.
73-
БОЛЫНДА, ЕЛГА БУЕНДА
болында, елга буенда Тайлар ярсып кешниләр. Тракторлар җавап бирми, Тракторлар эшлиләр.
Исләренә керми хәтта Яшь таең, кырыкмышың. Янәсе алар сөйриләр Колхозның кырык эшен.
ТАЛЛАР КАРШЫҢА ЧЫККАН КҮК
Траллар каршыңа чыккан күк, Таллар хәтта турайган. Синең өчен үстергәннәр Чәчәкләрен тугайлар.
Чәчәкләрдән ошый күбрәк Сары, аллар, күрәсең;
Килеп сиңа сарылалар, Сагынганнар, күрәсең.
Синең белән йөри-йөри Минем бар эшләр кала; Озатып сине, кырларда ■
■ Минем арышлар кала.
Озак әле, ерак әле
Сабан туена кадәр...
Туйдан .соң, белмим, .ни булыр. Саргай туеңа кадәр.
ИНДЕ ШАКТЫЙ ҮСӘ ТӨШКӘННӘРДЕР
^нде шактый үсә төшкәннәрдер, Күрмәгәнгә хәзер ел тула...
Бу—балалар йорты, атлыйм шунда, Атлыйм, гүя, мин үз йортыма.
Капкадан ук атылалар сиңа, Барысын да бергә кочакла.
Алардан тик әкият сөйләп кенә Котылырга мөмкин шул чакта.
Китсә тиеп йомшак, сабый куллар — Ала кебек җанны чистартып...
Үз-үземә тукыйм: син аларны Бөтен гомрең буе истә тот.
Иркәләүне яраталар бигрәк, Яннарыңа утырт, иркәлә. Очрашканың өчен генә дә син Бик бәхетле кеше иртәгә.
СБЕРКЕНӘГӘ
Оу — балалар йорты, йортларда Бар да яткан көндез йокларга.
Балаларга ты-ныч, күләгә...
Бер «дело»га .күзем төбәлә,
«Дело»дагы сберкенәгә
Каян монда килеп эләгә?
Өч-дүрт яшьтә әле олысы... һәркайсына — үзенең «дело»сы.
Иртә ятим калган Хә1мидә, Шатлык кына түгел һәр өйдә...
Хәмидәгә тиеш мирасны,
Тотар төсле булып кояшны,
Күршеләре керешә юлларга, Тапшыралар килер елларга...
Зәңгәр тышлы сберкенәгә,
Хәмидәгә сүз бир түләргә...
'Ята шулай батып тузанга,
Игътибар да итми кыз аңа...
Калка буйга, чума хезмәткә, Бер үзенә ничә йөз бәбкә...
Еллар аны төшерә исенә: Нигә килми? Нигә кичегә?
Инде, шиксез, үсеп җиткәндер, Күз салырга иде читтән бер...
Бер көн менә «Ферма урамы»
Ферма буен илле урады... **
Хәмидәнең туе кызганда
(Күпме егет, күпме кыз анда),
Әнисенең төсе булыр дип,
Әйберсенең ише булыр дип,
Еллар бер шәл бүләк иттеләр, Еллар бик шәп гүләйт иттеләр...
1962.