Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ РОМАН


ыңгырауны ерактан кага башлыйк әле...
Хәзерге дөнья әдәбиятында роман иң киң таралган жанрларның берсе. Әдәбиятның нинди нигезгә таянып үсүе бу жанр әсәр-ләрендә көзгедәге шикелле ачык күренә. Шуңа күрә дә романның хәзергесе һәм киләчәге турындагы ■бәхәсләрнең милли чикләрне бел-мичә, планетаның төрле меридиан-нарында үтә кызып кабынып китүләре һәм, еш кына, жанрның формасы турындагы сөйләшүләрнең дә социаль-политик төс алуы һич тә гаҗәп түгел.
Төрле юнәлештә барган бәхәсләрнең җеп очы нигездә бер нәрсәгә — романда кешене ничек тасвирлау мәсьәләсенә килеп тоташа- Романда җанлы кеше, характер булырга тиешме, юкмы — бу безнең өчен бәхәс уятмый. Ләкин нәкъ менә шул мәсьәләдә төрле мәктәп, төрле метод язучыларының карашлары төрле юнәлештә аерылып китә.
Англиянең прогрессив язучысы Ральф Фокс буржуаз идеологии ха-кимлек иткән илләрдә Ницше, Бергсонның декадентлык фәлсәфәсенә, Фрейдның эротик мистициз- мына, субъектив идеализмның һәртөрле яңа «изм»нарына нигезләнгән һәм гуманизмнан ваз кичкән •язучыларда роман жанрының сулуы, халык интереслары белән ■яшәүче геройның югалуы турында 30 нчы елларда ук ачынып язган иде. «Характер, аның белән бергә герой да хәзерге романнан юкка чыкты, — дигән нәтиҗәгә килде ул үзенең хезмәтләрендә. — Безнең романнарда батырлар да, явыз җаннар да юк хәзер. Кеше индивидуаль шәхес буларак артык яшәми инде: тик аның, микроскоптан препаратны карагандагы шикелле, аерым кисәкләрен, төрле төстәге вак өлешләрен генә күрергә мөмкин. Андый препаратлар еш кына кызыклы да, мавыктыргыч та, матур да булып тоелалар, ләкин бит алар җанлы кешеләр түгел. Шәхеснең җимерелүе романның үзен дә җимерде, аның эпик характерын юкка чыгарды» (Р. Фокс, «Роман һәм халык», М., 1960, 147 бит).
Тормышта яшәгән һәм яши торган, тормыш тарафыннан үзгәртелә һәм үзе дә җәмгыять шартларын үзгәртүдә катнашучы кешене сурәтләүдән буржуаз язучыларның ни өчен качуларын Р. Фокс бик дөрес аңлата: буржуазия андый кешене, андый геройны җаны-тәне белән үз итә алмый, чөнки кабул иткән очракта ул буржуаз дөньяны фаш итү, җәмгыятьне үзгәртүче көчләрне тану булыр иде.
Тарих Ральф Фоксның сүзләрен хәзер дә раслап бара: буржуаз роман битләрендә Прометей рухлы геройларга чыннан да урын юк. Эрнест Тельман, Патрис Лумумба, Җәмилә Бухиред кебек халык азатлыгы өчен көрәшүче геройларны тимер рәшәткәләр эченә яшергән
К
120
көчләр аларны роман мәйданына да кертмәскә тырышалар.
«Хәзерге көнбатыш романының кризисы» исемле китабында болгар тәнкыйтьчесе Минко Николоев бур-жуаз шәхес психикасындагы тетрәү турында яза, романистларның буш фокус һәм экспериментлар белән мавыгуын, роман формасының җи-мерелүен күп фактларга таянып дәлилли.
Соңгы елларда Франциядә «ак роман» дип аталган роман теориясе таралды. А. Робб-Грийе, Н. Сар- рот, М. Бютор кебек язучылары белән танылган бу антиреалистик агым романда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлауга, күре-нешләрне, әйберләрне социаль функциясендә яктыртуга каршы чыга, реализмның нигезенә балтач чабарга тырыша.
Робб-Грийе хәзерге романга аң-латучы, фикер йөртүче автор да, тулы канлы, җанлы персонаж да кирәк түгел дип саный- Н. Саррот исә үзенең язучылык бурычын ачыктан-ачык «бер стакан суда давыл куптару» дип билгели.
Американың прогрессив җәмәгать эшлеклесе, язучы Джон Говард Лоусон «Тупиклар һәм перспективалар» исемле мәкаләсендә («Литературная газета», 14 апрель, 1962 ел) хәзерге Америка культурасының 20—30 нчы елларга караганда «энергиясе кимүе», күпчелек язучыларның социаль тема-лардан читләшеп, иҗатлары шуның нәтиҗәсендә тупикка килеп терәлүе, доллар, коммерция тәэсирендә әдәбиятның стандартлашуы турында яза. Лоусон Америка әдәбиятының шундый тупикка килеп җитүенең сәбәпләре турында җитдирәк тәнкыйтьчеләрнең шактый дөрес фикер йөртә башлауларын билгеләп үтә. Мәсәлән, Альфред Кейзин язучыларда социаль мәсьәләләргә элеккечә кызыксыну уянган вакытта гына хәзерге АКШ әдәбиятын коткарып булачак дип яза.
Уолл-стрит магнатлары контролендә булган әдәбиятның хәлен шул әдәбиятның тарихын тикшерүче кайбер галимнәр дә таныйлар.
АКШта күптән түгел профессор Альберт Ван Нострэндның роман жанры турындагы тикшеренүе ба-сылып чыккан. Китапның исеме үк бу жанрның Америкадагы хәзерге хәлен сөйләп тора: «Романның бетүгә йөз тотуы» («Вырождение романа») дип атала ул китап.
Әлбәттә, фрейдизм фәлсәфәсен маяк иткән язучыларның чыга алмаслык кризиска керүләрен тану белән бергә, буржуаз әдәбиятның шактый катлаулы күренеш икәнлеген, ул полюстагы язучылар арасында да төрлеләре — пычракны ерып, томанны үтеп хакыйкать эзләүчеләре, хакыйкатькә якынаючылары һәм аны табучылары да барлыгын, талант көче аркасында буржуаз чынбарлыкның асылын шактый тирән итеп күрсәтүгә ире-шүләрен онытырга ярамый.
Прометей рухы тормышта да, ки-тапларда да яши. Ул шул ук илләрнең Арагон, Линдсей, Химен- гуэй, Стейнбек кебек прогрессив язучыл арының әсәрләрендә яши. Ул кешелекнең якты идеаллары өчен көрәштә үзенең төп юлын, төп урынын тапты. Прометей токымы— Павел Власов, Корчагин, Давыдов. Бахирев, Артем Гармаш, Дмитро Горицвет, Абай, Нәфисә, Сөләйман, Якуп, Санияләр токымы — тормышның төп хуҗалары булган кебек, күп милләтле совет романнарында да төл геройлар булып урын алды.
Ике дөнья, ике идеология —әдә-биятның да ике төрле язмышы. Роман жанры да менә шул ике полюска бәйле рәвештә ике юнәлештә үсә. Дөресрәге, буржуаз идеология һәм финанс магнатларының хакимлеге роман буенча иң бай традициясе булган әдәбиятларны да, геройлары белән бергә, чыга алмас сазлыкка батыра. Социалистик идеология, дөньяга марксистик-ленинчыл караш роман жанры өчен дә чикләнмәгән киң мөм-кинлек ача.
Роман буенча традицияләре артык күп булмаган яки роман түгел, революциягә кадәр язма әдәбиятлары да булмаган милләтләрдә роман жанрының туып, чәчәк атуы.
121
елдан-ел Геркулес кебек көчәя баруы һәм аларның* (мәсәлән, М. Әуэ- зовның «Абай» романы) цивилиза-цияле Европа яки Америка укучыларын сокландырулары шул турыда сөйләмимени?!
Татар әдәбиятында роман жанры XIX гасырда ук туды. Әмма чын- чынлап тамыр җәеп, иркен сулыш белән үсеп китүе соңгы ярты гасырга карый.
Татар романнарының исемнәрен- дә үк бу жанрның үсешенә һәм язучыларның концепциясенә кагы-лышлы символик яңгыраш тоясың.
«Тирән тамырлар», «Безнең көннәр», «Таң атканда», «Матур туганда» — болар 20—30 нчы елларда туган беренче татар совет романнары.
«Язгы җилләр», «Онытылмас ел-лар», «Намус», «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», «Саф күңел», «Беренче яз», «Җәяүле кеше сукмагы», «Хәзинә» ,— болары инде сугыштан соңгы елларда туган романнарның бер өлеше-
Бу исемнәрдә — романның яшьлеге һәм рухы, барыннан да бигрәк, яңа дөньяга караш, совет чынбарлыгы тудырган тарихи оптимизм чагыла.
Бу исемнәрдә тормышка ныклы ышаныч, туган туфракка хуҗаларча нык басып атлау, тормыштагы бүгенге матурлыкны күрергә һәм расларга омтылу сизелә.
Исеменә карап кына татар ро-маннарының табигате турында фикер йөртүе кыен, әлбәттә. Әмма ул романнарны укысак, чыннан да, оптимистик концепциянең, дөньяны хуҗа һәм төзүче буларак кабул итүнең татар совет романнарының нигезендә ятуын, аның совет романнарына хас сыйфатларын билгеләвең күрер идек.
Татар романнарын укыган чит ил укучыларының хатларыннан күрен-гәнчә, аларны милли экзотикага караганда нәкъ менә шул тормышка һәм кешеләргә олы мәхәббәт, яңаны төзү пафосы, көрәш романтикасы, кешедәге хисләр сафлыгын һәм матурлыгын җырлау тарта. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте, К. Нәҗминең «Язгы җилләр», Г. Бәшировның «Намус», Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романнары турында Германиядән яки Америкадан, Австралиядән яки һиндстаннан килгән хатлар шул турыда сөйли.
Татар романнарында да кеше һәм җәмгыять арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне гуманистик караштан чыгып яктырту, Прометей рухлы геройларны» тасвирлау М. Горький, Г. Ибраһимовлардан килә торган матур традициядән санала. Хәзерге роман геройларына күз салыгыз: Нәфисә, Газинур, Сания, Хәлим, Сөләйман, Бакый, Сәфәргали һ. б. күпләр — болар чын мәгънәсендә халык уллары, кыз-лары. Ул образларда — халыкның үткәне һәм бүгенгесе, ул геройларда — халыкның таланты, акылы һәм көче! Халык яңа Прометейлар үстергән һәм үстерә. Без аларны романнарда да күрәбез. Язучылар романның төп герое итеп тормышның төп хуҗасы булган, халыкның теләкләре һәм уйлары өчен көрәшнең алгы сафында атлаган яки шул көрәштә формалашып килүче кешене сайлыйлар.
Г. Ибраһимовның эпопеясын «Хәят дулкыннары» дип атавы һәм романын диңгез күренешен һәм халык демонстрациясен тасвирлаудан башлап китүе очраклы түгел иде. Күп милләтле совет язучыларын, шул исәптән татар язучыларын да, «бер стакан суда давыл куптарулар» түгел, ә олы, киң җиһан, социаль давыллар, кешеләр йөрәгендә туган давыллар кызыксындыра.

• *
Роман жанры язучы талантына ачылырга чикләнмәгән мөмкинлекләр тудыра. Моны Л. Н. Толстой, Р. Роллан, О. Бальзак, Т. Драйзер, М. Горький, М. Шолохов, Г. Ибра- һимов кебек әдәбият титаннарының әсәрләре дә ачык раслый- Алар үз чорларының зур фикер ияләре, со- циолог-тарихчы галимнәре булып та, бөек әдип, сүз һәм хис гармониясен тирән тоя торган музыкант- шагыйрь, төсле бизәкләрне гаҗәп оста сала торган художник булып
122
та күзалга басалар. Алар иҗат иткән һәр роман эчтәлеге һәм геройлары белән генә түгел, жанр үзенчәлеге, сюжет-композиция корылышы, гомумән формасы белән дә традицион романнардан нык кына аерылып тора. В. Шкловский сүзләре белән әйтсәк, аларның һәрберсе «анти-роман». Талант көче чынбарлыкны тирән чагылдыруда гына түгел, ә жанр табигатен үзгәртүдә дә чагыла.
Язучының, бай һәм кабатланмас талантының әдәбиятны баетуын татар әдәбияты мисалында да күрергә мөмкин булыр иде. «Яшь йөрәкләр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар», «Безнең көннәр» — бу романнарны бер үк язучы язган. Тормыш күренешләренә һәм кешеләргә якын килүдә, аңлатуда, тулы канлы скульптур характерлар тудыруда, романтик пафос һәм шигърият көчлелегендә Г. Ибраһимов каләме ярылып ята. Әмма романның архитектураларында шулкадәр зур аерма һәгл яңалык, шулкадәр бай фантазия, хыял — хәтта бу әсәрләрнең бер язучы тарафыннан язылуына ышанасы да килми! Г. Ибраһимовның һәр романы традицион роман формасына якын да, әмма ул шул ук вакытта бик нык аерыла да, «анти-роман» да. Алыйк «Тирән тамырлар» әсәрен. Ул тышкы калыбы, вакыйгалар корылышы ягыннан детектив-маҗара- лы романнарны хәтерләтә, әмма үзенең эчтәлеге, структурасы белән бөтенләй башка юнәлештәге әсәр— социаль-политик роман булып чыккан. «Казакъ кызы» традицион рухта семья, мәхәббәт мәсьәләләре белән башланып, ил язмышын, халык тормышын киң итеп тасвирлаган «анти-роман» булып тәмамлана. «Безнең көннәр» романының корылышы исә бөтенләй яңача: Г. Ибраһимов романның ирекле формасыннан файдаланып, романның яңа формасын ачкан.
Хәзерге татар романнарына күз салсак та язучы талантының таби- гыйлеге, роман жанрының байлыгы турында сөйли торган форма һәм стиль төрлелеген күрер идек.
Тарихи романнарга гына күз салыйк. Эчтәлекләре белән тарихи- революцион тематиканы яктырткан К. Нәҗминең «Язгы җилләр», И. Газиның «Онытылмас еллар», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романнарының сюжет коры? лышы, композицион төзелешләре ягыннан үзенчәлекле рәвештә бер- берсеннән аерылып торуларын күрсәтү белән бергә, аларның төзелешендә татар романының үсешен билгели торган, шәхес белән җәмгыять арасындагы катлаулы МӨНӘҺ сәбәтләрне тасвирлауда типиклаштыруның яңа принциплары тууын күрүе кыен түгел. Эчтәлек соравына һәм язучы талантына бәйле рәвештә туган шундый форма төрлелеге тарихи-биографик романнарга да' хас. Г. Әпсәләмовның «Газину- р»ы «Мәңгелек кеше»дән сюжет- композицион яктан бик нык аерылып торган кебек, Ә. Фәйзинең шундый ук биографик «Тукай» ро: маны татар әдәбиятындагы һичнинди романга охшамый, оригиналь формасы белән «анти-роман» булып тора.
Хәзерге татар прозасында бер- берсеннән шактый аерылып торган ике стилистик агым бар. Берсенә вакыйга һәм геройларны объектив агышында, авторның турыдан-туры катнашыннан тыш тасвирларга омтылу хас. Бу агымга М. Әмир, И. Гази, Г- Әпсәләмов кебек романистлар, Ә. Еники кебек хикәятчеләр керә. (Билгеле, бу язучыларның да бер-берсеннән аерыла торган сыйфатлары гаять күп).
Икенче төркемгә Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллинны кертергә мөмкин. Биредә лирик башлангыч, романтик рух көчле, вакыйгаларны һәм геройларны тасвирлаганда авторның «мии»е нык сизелә.
Г. Бәширрвка һәм аның геройларына табигать белән якынлык хас. «Намус» һәм «Таң беленгәч...» романнарында геройларны рельефлы кабул итү белән бергә, без табигатьнең дә катнашуын ачык тоябыз, аны җанлы образ итеп кабул итәбез. Халыкның җанлы тел байлыгы белән сугарылу, музыкальлек, һәм сөйләмнең эчтәлеккә бән-
123
ле рәвештә күп төрле төсмерләрдә яңгырый баруы лирик җылылыкны тагы да көчәйтә һәм кабатланмас интонацияләр белән баета.
Ф. Хөсни романнарында да ва-кыйгаларны лирик һәм шигъри хис юелән, темпераментлы тасвирлау көчле. Ф. Хөснинең таланты аның үзенчәлекле, поэтик һәм шук бизәкләр тулы телендә генә түгел, роман композициясендә дә чагыла. Биредә без автор белән геройның, -язучы белән ул тасвирлаган тор- ■мыш күренешенең гаять якын мөнәсәбәттә бирелүен күрәбез. Вакыйгаларны салмак кына сөйли торган җиреннән автор еш кына үзе дә вакыйгага катнашып китә (кайва-кытта бу якынлык кире роль дә уйный башлый)- М. Әмир вакыйгаларны «эпик ачкыч»та ачарга яратса, Ф. Хөснигә лирик планда алып бару хас.
Башта ук бу бүленешнең шартлы һәм икесенең дә бер үк дәрәҗәдә яшәргә һәм макталырга лаек икәнен искәртеп үтик. Бу ике агым арасына кытай стенасы куеп булмый, билгеле. Г. Бәширов, Ф. Хөснидә вакыйга һәм геройларны объектив агышында күрсәтү булган кебек, һәм гомумән аннан башка роман тумаган кебек, М. Әмир, И. Гази, Г. Әпсәләмов романнарында да лиризм, романтик пафос, шигърият бар. Объектив һәм субъектив башлангычлар романда һәр-вакыт катлаулы бер бөтен төзиләр. Биредә сүз язучы талантының сти-хиясенә, характерына бәйле рәвештә кайсы башлангычның көчлерәк яңгыравы турында гына бара. Ә бу яктан караганда ике юнәлешне шактый ачык төсмерләп була.
Масштаблылык, киң тарихи планны аерым кеше язмышы белән тирән һәм табигый итеп бәйләргә омтылу, һәр фикер-идеяне киңлеккә һәм тирәнлеккә ачу—Л. Н. Тол- стойның бу иҗат принциплары хәзерге рус совет әдәбиятында гына түгел, күпмилләтле совет әдәбияты, шул исәптән татар романнарының үсешендә дә зур роль уйнады, татар әдәбиятын яңа ачышларга китерде. Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек язучыларның күп планлы, киң полотнолы романнар иҗат итү өлкәсендәге традицияләрен хәзерге татар язучылары да дәвам итәләр.
Татар әдәбиятында күп геройлы, киң тарихи полотнолы романнар аеруча зур урын алып торалар. Сугыштан соң язылган романнарның да дүрттән өч өлеше шундый катлаулы композициягә корылган.
К- Нәҗми озак еллар татар халкының революцион көрәш тарихын тасвирлаган роман-эпопея иҗат итү өстендә эшләде; «Язгы җилләр»не тәмамлап, дәвамы рәвешендә «Тирән агым» романын яза башлады. М. Әмир Бөек Ватан сугышы елларына багышланган «Ялантау кешеләре» һәм «Саф күңел» дилогиясен иҗат итте. И. Гази гражданнар сугышы, героикасын чагылдырган «Онытылмас еллар» повестеның икенче китабын тәмамлады.
Халык һәм ил тормышын киң колач белән иңләп алырга тырышу аерым тарихи шәхесләрнең тормыш юлына багышланган романнарга да хас. Роман аерым геройга багышланса да, аның эчтәлеге бер геройның тормыш юлы белән генә чикләнми — язучылар геройның язмышын халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә күрсәтәләр. Мәсәлән, Ә. Фәйзинең «Тукай» романы шагыйрь биографиясен сөйләү рә-вешендә генә түгел, ә халык тормышын киң колач белән сурәтләгән «Абай» тибындагы эпопея буларак та уйланылган һәм романның беренче китабы шулай язылган да иде. Тик вакытсыз үлем Ә. Фәйзинең һәм К. Нәҗминең роман-эпо- пея иҗат итү юлындагы кыю планнарын тормышка! ашырырга комачаулады.
Г. Әпсәләмовның «Газинур», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сук- магы»нда герой халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнгән. Ә бу исә романны катлаулы итеп төзүгә этәргән.
Шәхесне социаль-политик тормыш белән катлаулы мөнәсәбәттә күрсәтү, күп планлы, киң полотнолы композиция кору зур һәм мәһа-
124
бэт сарай салу шикелле катлаулы эш. Биредә вакыйгалар һәм геройлар үзара тагы да катлаулырак бәйләнешләргә керәләр. «Бөтенесен дә ипләп алырга» омтылган, «тарихның бөтен җилләрен сыйдырган» мондый киң полотнолы романнарда сәнгатьчә бөтенлеккә һәм төзеклеккә ирешү тагы да авыррак, тарих һәм шәхес бәйләнешен чагылдыру тагы да катлаулырак. Безнең кайбер талантлы язучыла- рыбызнЫң әйбәт романнарында да композициянең «аксавын», бер яктан, романның менә шушы катлаулы, яңа формасында иҗат итү белән аңлатырга мөмкин. Язучының фикере тарихи процессны танып- белү белән бәйләнгәнгә һәм күренешне вакыт ягыннан да, мәйдан ягыннан да киң итеп иңләп алганга романның бу формасы композицион яктан гаять зур авырлыклар тудыра.
«Бөтенесен иңләп алу»га бәйле рәвештә композицион катлаулы- лыкның тууын К- Нәҗминең «Язгы җилләр» романының композициясе өстендә ничек эшләвеннән дә күрергә була. Романның беренче басмаларында К. Нәҗминең киң тарихи масштаблылыкка омтылуы күзгә ташлана. Ул романны бик ерактан — Мостафаның авылдагы тормышын, ачлык күренешләрен тасвирлаудан башлый. Ә соңгы басмаларда автор Мостафаның элекке тормышына, авыл, крестьян тарихына бәйле күренешләрне романның прологы — әсәрнең экспозициясе итеп кенә калдыра. Бу — романны җыйнаклата. Романда ике тенденциянең үзара ярышуын күрергә мөмкин. Берсе аның тышкы масштаблылыкка омтылу — та-рихи вакыйгаларны, политик көрәшне киң итеп иңләп алу, икенчесе — эчке масштаблылык — монысы кешене шәхес буларак аңлаудагы тирәнлек, характер буларак эчке байлыгында, үсешендә күрсәтә алу. Шушы ике масштаблылык бергә табигый кушылып киткән чакта Кави Нәҗми гаҗәп зур уңышка һәм сәнгатьчә ачышка ирешә. Мостафа, Гәрәй, Нәсимә, Алексей Халявин кебек образларда менә шушының матур нәтиҗәсен күрергә мөмкин. Ә кайвакытта бу ике тенденция кушылып бетми, беренчесе икенчесен — тарих шәхесне каплап, күмеп китә һәм менә бу очракта инде тышкы масштаблылык кире роль уйный башлый, үзмаксатка әверелә, образ-характер- ны ачудан туктый. Романда образлы тасвирлауны публицистик сөйләм белән алыштыру бигрәк тә романның урта бер өлешендәрәк— 1905 елгы революциядән соң туган реакция елларын тасвирлауда күзгә ташлана.
Киң эпик колач белән иҗат итү омтылышы гомумән хәзерге әдәбият өчен хас күренеш. Шолохов., Федин, Лацис, Стельмах кебек язучыларның әсәрләрендә бу тенденция ачык күзгә ташлана. Безнең бай һәм катлаулы чынбарлык, тормышта коллектив башлангычның ныгуы, язучының тарихи барышны тирән һәм киң итеп яктыртырга теләве үзе үк катлаулы эпик композициягә этәрә. Күп планлы роман иҗат итүнең нигезендә реалистик әдәбиятның объектив закончалыгы ятуын күрүе авыр түгел. Бу — кешене аның җәмгыять, мохит белән булган катла ул ы м өн әсәбәтендә. шәхесне «иҗтимагый мөнәсәбәтләр җыелмасы» (К. Маркс) буларак тасвирлау, ә тарихны «һәрвакыт күп санлы аерым ихтыярларның бәрелешүеннән килеп чыгу» рәвешендә сурәтләү (Ф. Энгельс). «Бер- берсенә каршы торган исәпсез күп: көчләрне, көчләр параллелограммының сансыз төркемнәрен» (Ф. Энгельс) тасвирлау өчен киң полотнолы, күп планлы роман нинди кин мөмкинлекләр тудыруы художникка бик ачык.
Роман турында барган бәхәсләрдә кайбер тәнкыйтьчеләрнең, язу-чыларның киң полотнолы эпопеягә омтылуны шик астына алулары да күренеп китте- Мәсәлән, Мөхти Гусейн күп романнарның таркаулыгын «чорның бөтен җилләрен* ачарга, бөтенесен иңләп алырга тырышудан килә дип карый. Әгәр аерым, дөресрәге, йомшаграк әсәрләрдән чыгып карасак, бу сүздә хакыйкать бар. Кайбер әсәрләрдә
125
романның .иркен формасыннан ки-, рәгеннән артык иркен файдалану очрамыймыни? Очрый. Әмма биредә романның әлеге киң сыйдырышлы формасы гаеплеме? һич юк. Романның бу формасыннан оста файдалана алмаган, кирәккәнгә дә, кирәкмәгәнгә дә төрле вакыйгалар, кешеләр кертеп тутырган авторлар гаепле.
Әмма моның белән без киң по-лотнолы; күп планлы романнар гына әдәбиятның үсешен билгелиләр икән дигән фикер әйтергә уйламыйбыз. Романның традицион формалары да, аерым герой яки семья тормышына багышланган кече күләмле романнар да яшәргә хаклы һәм алар да бик кирәк.
Эстон язучысы Р. Сирге күп геройлы роман формасын үстерүгә караганда үзәктә бер яки берничә генә герой булган һәм аларның руки дөньялары һәрьяклап, җентекләп ачылган кече күләмле роман •формасын яклап чыкты. Кече күләмле романнарның яшәргә хаклыгын яклау белән бергә, аларны зур формалы, күп геройлы романнарга каршы кую белән килешәсе килми. Тегеләре дә, болары да кирәк. Ә безнең әдәбиятка килгәндә, романның күп планлы, киң полотнолы формасында иҗат итү үзенә күрә кагыйдәгә әйләнеп баруын әйтмичә булмый. Л. Н. Толстойның «Яңадан туу», яки И. С. Тургеневның, А. С. Пушкинның кече күләмле романнарына охшаган, кеше ха-рактерын шундый ук тирәнлек белән ачкан, мораль-этика мәсьәләләрен үзәккә куйган социаль-пси- хологик романнар да бик кирәк безнең әдәбиятка. Мондый романнарның геройның эчке рухи дөньясын ачуда бай мөмкинлекләре бар һәм безнең язучылар ул мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланганнары юк әле. Мондый тип романнарда да тарихи вакыйганы барлыкка китергән, бер-берсенә каршы торган исәпсез күп көчләрне, «сансыз көчләр параллелограммы» сурәтләргә мөмкин. Әдәбият тарихы аның уңай мисалларын элек тә, хәзер дә күп белә-
# *
Р. Фоксның роман формуласын кыска гына итеп «кеше һәм җәмгыять» дип билгеләвендә тирән мәгъ- ' нә бар. Романда җәмгыять шәхесне— төрле характерларны тасвирлау аша танып-беленә, ә кеше — җәмгыятьне сурәтләү аша ачыла. Бу ике як романда диалектик берлек төзиләр. Кешенең эчке дөньясына гына бикләнеп, аны камап алган тышкы бәйләнештән аерып сурәтләгәндә җәмгыятьне танып-белеп булмаган кебек, җәмгыятьне җанлы характерлар иҗат итүдән башка тирән итеп аңлатуы авыр.
Әлбәттә, бу роман жанры өчен генә хас үзенчәлек түгел, ул бөтен реалистик сәнгатьнең нигезендә ята. Әмма романда бу закончалык үзен аеруча калку һәм тулы күрсәтә.
Шушы гомуми закончалыкның бер чагылышы рәвешендә хәзерге заман романнарында шулай ук диалектик берлек төзегән ике тенденцияне билгеләп үтәргә мөмкин. Берсе аның — кешенең эчке дөньясына, аерым шәхескә булган игътибар,,
Кешенең эчке дөньясына кагыл-мыйча роман язуны башка сыйдыруы авыр. Әмма кайвакытта тәнкыйтьтә реализмның үзен аклаган бу бөек казанышын хәзерге ракеталар заманындагы әдәбият өчен искергән алым дип санау ишетелеп китә. Мәсәлән, В. Турбин «Товарищ время и товарищ искусство» (М., 1961) китабында кешенең рухи дөньясын анализлауны, психоло- гизмны «тарихи драманың яңа актын иске киемнәрдә уйнау» (.7 бит) дип атый.
Заман никадәр үзгәрмәсен, фән никадәр алга китмәсен сәнгать һәм әдәбият кешедән ераклашмаячак, киресенчә, кешегә тагы да якынаячак. Психологизмны архивка тапшыру сәнгатьне корыту, аны кешедән, тормыштан ераклаштыру, биздерү булыр иде. Менә шуңа да совет язучылары кешенең рухи дөньясын ачуга нык игътибар итәләр, бу өлкәдә яңадан-яңа уңышларга ирешәләр.
126
Соңгы еллар татар әдәбиятында кешенең эчке дөньясына, язмышына игътибарның артуын Ә. Еники, Р. Төхфәтуллин хикәя-повестьлары да, М. Әмирнең «Саф күңел», Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», II. Газиның «Онытылмас еллар» (гәрчә автор аны повесть дип атаса да, чынында ул роман) кебек төрле эчтәлектәге, төрле характердагы романнары да раслап тора.
50 нче елларда язылган байтак әсәрләрдә производство кешене каплап китә торган иде. Әдәбиятыбыз хәзер бу яктан тирән үзгәреш, яңарыш кичерә. Кешенең эчке дөньясына, әхлак мәсьәләләренә игътибар арта — бу процессны Ә. Еники, Ф. Хөсниләрнең 50 һәм 60 нчы еллардагы повестьларын чагыштыруда да күрергә мөмкин. «Сүнмәс утлар» романында произ-водство мәсьәләләренә караганда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзәккә алу язучыны билгеле уңышка, Сөләйман Уразметов кебек җанлы образлар иҗат итүгә китергән. Әмма язучы вакыт-вакыт аерым геройларга булган игътибарын киметә, героеның теге яки бу кыланышын психологик дәлилләп җиткерми. Язучы вакыйгаларны киңәйтү, яңа- дан-яңа мәсьәләләрне күтәрү, яңа- дан-яңа персонажларны әсәргә кертү белән мавыгып китә. Шуның нәтиҗәсендә романда хәрәкәт, драматизм акрыная, романга зур нагрузка белән килеп кергән Мортазин катлаулы характеры белән вакыт- вакыт икенче плангарак күчеп китә.
Кешене рухи яктан тагы да тирәнрәк, катлаулырак һәм кешелекле сыйфатларын тагын да калкурак итеп, «бер-берсе белән бәрелешүче көчләрнең» көрәшүен тарихи дөреслек белән чагылдыру ягыннан шәхес культына табынуны тәнкыйть итү иҗат атмосферасын бик нык сафландырып, язучыга чикләнмәгән мөмкинлекләр ачты. Н. Дәү- линең «Яшәү белән үлем арасында» повестенда, Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романында тасвирланган геройларның һәм тормыш \ материалының (тоткыннар тормышы) әдәбиятта тик соңгы елларда гына сурәтләнү объекты буларак хокук алуы шул турыда сөй-ләмимени?!
Әмма, дөресен әйтергә кирәк, ке-шене җанлы характер буларак тас-вирлаудагы мөмкинлекләр әле ту- л ы с ы н ч а файдаланылмый, бүген өчен инде үтелгән этап булган, искергән алымнар һаман да шактый киң урын алып киләләр. Быел «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә барган хәзерге проза турындагы сөйләшүдә дә бу турыда сүз күп булды. М. Әмир «Заманга хас стиль» исемле мәкаләсендә моның характерлы күренешен авторның үз фикерен, укучы аңлап җитмәс дип куркып, артык нечкәлән, чәйнәп бирүдә күрә. Дөрес күзәтү. Укучының үзенә уйларга, хыялында тутырырга мөмкинлек калдырмау, барысын да персонаждан сөйләтеп, яки автор үзе сөйләп бете-рергә тырышу безнең әдәбиятта шактый киң таралган. Бу, бер яктан, укучының интеллектуаль көченә ышанмаудан туса, икенче яктан, әлеге күренештә язучының үз талантына, үзенә кадәр булган язучыларның көченә ышанмавы да чагыла. Әйтик, Г. Ибраһимов татар халкының гореф-гадәтен, көнкүрешен гаҗәп зур осталык белән тасвирлады. Аның әсәрләрендәге этйо- графизм татар әдәбиятының шул чоры өчен урынлы, яңа ачылган материалны өйрәнү шикелле табигый күренеш булды. Бүгенге әдәбиятта элекке тормышны сурәтләгәндә этнографизм белән мавыгу кабатлаганны кабатлау булып чыгар иде- Хәзер, әдәбиятларның бәйләнеше тагын да ныгыган, күп милләтле совет язучыларының әсәрләре уртак мирас булып әверелгән,, һәм күп милләтле совет укучысын күздә тотып иҗат иткән бер вакытта иҗатта башка язучыларны кабатламау гаять авыр эш булып әверелде. Мәсәлән, 20 нче еллар авылы турында язганда Г. Ибраһн- мов, Ш. Камалларны гына түгел, М. Шолохов, Ф. Панферовларны да кабатламаска, эчтәлектә дә, язу алымнарында да хәзерге заман таләп иткәнчә язарга кирәк.
«Мин һәрвакытта да айсберг методы белән иҗат итәргә омты-
127
лам, — дип яза Америка әдәбияты
классигы Э. Хименгуэй. — Аның
гадәттә, сигездән жиде өлеше су астына
яшеренгән була, тик бер өлеше генә
күзгә күренеп тора. Үзеңә кадәр
билгеле булганның бөтенесен
төшерәсең, алары аның су астында
кала. Моңардаи айсберг ныгый гына».
Э. Хименгуэй «Карт һәм диңгез»
романын язу өчен балыкчыларның
тормышын, көнкүрешен өйрәнгәндә
күргән, ишеткән, белгән күп
нәрсәләрне төшереп калдыруын яза:
«Болар барысы да башка язучылар
тарафыннан язылган һәм бик әйбәт
язылган» («Иностр, литература»
журналы, 1962, № 1).
Безнең прозаиклар да айсберг
методы белән иҗат итәргә тырышалар.
Ләкин күп кенә әсәрләрдә, айсбергның
су асты өлеше шактый юка булуы
чагыла.
Характерны ачудагы иске алым-
нарның романны үстерүгә комачау-
лавына «Совет әдәбияты» журналында
басылган (1960, № 7) мәкаләсендә бик
хаклы рәвештә Р. Мос- тафин да
тукталып үтте. Аның фикерләренә
нигездә кушылган хәлдә, хәзерге татар
романнары турында үтә кистереп һәм
кискен итеп түбәндәгечә
гомумиләштерүе белән генә килешәсе
килми: «Кагыйдә буларак, моңа кадәр
алар күбесенчә кешенең хәлен һәм
аның хәрәкәтсез тойгыларын сурәтләү,
аларны аерым кисәкләргә аеру, психик
процессның үзен онытып, аның бары
тик нәтиҗәләрен генә тасвирлау белән
чикләнделәр» ди тәнкыйтьчебез
хәзерге романистлар турында. Әлбәттә,
аерым әсәрләрдә тәнкыйтьче язган
әлеге күренешне яки аның аерым
якларын очратырга мөмкин. Ләкин ул
бөтен татар прозасының йөзен һич тә
билгеләми- Татар романнары үсеше
өчен «хәрәкәтсез тойгыны күрсәтү»,
«психологик процессны оныту» һич ка-
гыйдә булмады, киресенчә, иң яхшы
роман-повестьларыбыз кешенең хә-
рәкәттәге тойгыларын, шәхеснең «рухи
диалектикасын» чагылдыру белән
көчле булдылар һәм шул юнәлештә
үстеләр, ныгыдылар, психологик
анализның осталыгы белән
укучыларның мәхәббәтен һәм
ихтирамын казандылар.
Геройның уйлану-фикерләү про-
цессын, хәрәкәттәге тойгыларын тас-
вирлау образны ачуда әһәмиятле роль
уйный һәм язучыдан зур осталык
сорый. Безнең проза психо- логизмның
бу формасын яхшы үзләштерүе белән
мактана ала. Язучыларның һәм
тәнкыйтьнең моңа игътибар юнәлтүе
әйбәт булды, әмма бу уңыш
башкаларын оныту, бер алымны гына
активлаштыру (монолог) хисабына
булмаска тиештер. Ә бездә шундыйрак
тенденция сизелгәли. Кешенең эчке
дөньясын ачуда диалогның роле гаять
зур. Э. М. Ремарк романнарын гына
хәтергә төшерик! Күп кенә диа-
логларның мускулатурасы бездә бик
бушанган. Кешенең рухи халәтен ачуда
образның тышкы портретына әһәмият
итү дә, тирән мәгънә йөртә торган
психологик детальләр эзләү дә җитми.
Икенче тенденция — шәхесне ти-
рәнрәк аңларга ярдәм итә торган, аның
халык, җәмгыять, дөнья, тарих белән
киң һәм төрле бәйләнешен сурәтләү.
Сәнгатьчә фикерләү үзенчәлегенә
бәйле рәвештә ул төрле язучыда
төрлечә чагыла. Мәсәлән, кайбер
язучылар геройның язмышын үзе
тасвирлаган авыл яки район белән генә
чикләмичә, илдә барган вакыйгаларга
тыгыз итеп бәйлиләр. Икенче бер
романистлар шәхеснең язмышын бөтен
дөнья тарихы аспектында яктыртырга
омтылалар. Мәсәлән, И. Эренбург
романнарында бу тенденция бигрәк тә
ачык сизелә. Әдәбиятчы Г. Белая
мондый тип романнарны аерым термин
белән «панорамалы» роман, ә
язучының стилен «киң штрихлы стиль»
дип атый һәм хәзерге романның яңалык
сыйфатын шундый яңа художестволы
фикерләү белән язылган (бөтен
дөньяны иңләп алу, герой характерын
детальләштерүдән качу) романнарда
күрә. Андый формалы романнар
яшәвен һәм яшәргә хаклыгын инкарь
итү һич дөрес булмас иде. И. Эренбург
романнарының яшәве үзе үк шуны
күрсәтеп тора. Әмма язучының
панорамалы
128
күрүенә һәм'штрихлы язуына бәйле
рәвештә характерга булган мәйданның
кимүен, геройга игътибарның азаюын
тәнкыйтьченең табигый күренеш дип
аклавын һич яклап булмый. Герой
язмышын бөтен дөнья масштабында
күрсәтү һич тә характерның тонык
язылуы исәбенә булмаска тиештер.
«Штрихлы язу» алымын абсолют
итеп күтәрмәстән, романда герой-
ларның үсешләрендәге тик терәк
нокталарында гына күрсәтүне һәр
очракта якламастан, романның аерым
геройларын, аерым күренешләрне
штрих белән тасвирлау художестволы,
эффектлы нәтиҗәләр бирүен әйтәсе
килә. Мәсәлән, бу алымны без Г.
Ибраһимовның «Безнең көннәр»
романында да күреп калдык. «Капиталь
ремонт» романының яңа басылган
икенче китабында Л. Соболев та
штрихлы язуны кулланды. Бертуган
Юрий һәм Николайның очрашу
күренешен тасвирлаганнан соң язучы
15 нче бүлектә Фин култыгы өчен
барган көрәшләр тарихына, рус
флотының шул чактагы хәленә,
беренче империалистик сугышның
флотта ничек башланып китүенә
туктала. Нәкъ менә шул урында без
публицистик стиль белән, ул да түгел,
телеграф, документлар «теле» белән
очрашабыз. Пластик язу остасына
вакыйгаларның киңлеген һәм
киеренкелеген күрсәтергә бу очракта
штрихлы язу бик урынлы ярдәмгә кил-
гән.
Штрихлы язуны соңгы вакытларда
татар прозасында ике әсәрдә — Р.
Төхфәтуллинның «йолдызым», һәм С.
Батталның «Сигезенчесе кем?»
повестьларында очраттык. Гөлзифаның
үткәннәрне искә алуына, уйлануына
бәйле рәвештә Р. Төхфәтуллин аерым
күренешләрне, эпизодик
персонажларны артык тәфсилләп
тормыйча, укучының үзенә хыялда
тутырырга һәм уйланырга мөмкинлек
калдырып, штрих белән язып үтә. Пла-
стик язуны штрихлы язу белән урынлы
аралаштыру, кирәк вакытта куша белү
авторны шактый уңышлы иҗат
нәтиҗәләренә китергән.
С. Баттал штрихлы язуны үзенең
иҗат манерасына хас рәвештә һәм
материал, жанр соравына бәйле
рәвештә үзенчә, һәм әйтергә кирәк,
тагын да активрак һәм 'кыюрак
кулланган. Повесть нигездә төрле
кешеләр арасында язышкан хатлардан,
җыелыш һәм суд беркетмәләреннән, эш
кәгазьләреннән, документлардан,
телеграммалардан тора. Беренче
карауда артык гади дә, художестволы
ачыш юк та шикелле. Әмма төрле-
төрле язмаларның мавыктыргыч итеп,
эзлеклелек белән урнаштырылуларын,
образларны ачарга ярдәм итүләрен кү-
рергә мөмкин. Дөрес, С. Баттал бу алым
һәм форма белән вакыт-ва- кыт артык
мавыгып китә һәм психологик
анализның м ө м к и илекләреннән
тулысынча файдаланыл җиткерми.
Шулай да бу хәлендә дә автор файдалы,
кызыксынып укырлык, укучыга
эстетик тәэсир итәрлек әсәр иҗат
иткән.
Геройны бөтен дөнья мәйданында,
дөнья вакыйгалары агышында
күрсәткән романнар киләчәктә бездә дә
туар һәм аның үзенең үзенчәлекле яңа
формасы да иҗат ителер дип уйларга
нигез бар. Тормыш моны үзе сорый.
Назыйм Хикмәт сүзләре белән әйтсәк:
«Безнең гасырда, радио һәм
электроника заманында кешеләр,
халыклар, илләр гадәттән тыш
якынаялар, вакыт һәм ара ягыннан ерак
торган вакыйгаларның үзара тыгыз
бәйләнеше туа... Чорның бу
үзенчәлекләре сәнгатьтә яңа синтез
сорыйлар».
Татар әдәбиятында И. Эренбург
стилендәге «панорамалы роман» хә-
зергә иҗат ителгәне юк һәм язучы-
ларны нәкъ И. Эренбургча иҗат итәргә
чакыру да көлке булыр иде. Әмма
штрихлы язу, И. Эренбург һәм башка
язучылар кулланган иҗат
принциплары, роман коруның яңа
алымнары турында уйлану һәм
аларның уңышлы якларын үзләштерү,
файдалану кирәктер.
Сюжетны артык киң җәеп җибәрү,
хроникалылык, вакыйгаларны характер
үсеше белән кушып җиткерә алмау,
социаль як белән психологик якның
вакыт-вакыт аерылып китү очракларын
бүгенге ин
129
әйбәт дигән романнарыбызда да
очратып була.
Бездә роман формасы жанрның һәм
язучыларыбызның иҗат мөм-
кинлекләренә, эчтәлеккә караганда
акрынрак үсә. Герой да, эчтәлек тә яңа
— ә аларны бирү алымнары еш кына
элеккечә. Әлбәттә, яңа чорга лаеклы
стильдә иҗат итү әдәби мирас
казанышларыннан ваз кичүне сорамый,
әмма бу үткәнгә кереп бикләнү дә
түгел. Эзләнү, эксперимент рухының
бездә сүлпәнлеген әйтмичә күңел
түзми. Менә бу яктан әдәбият
вәкилләренә, барыбызга да, кино
сәнгате эшлек- леләрениән үрнәк алу
әйбәт булыр иде. Хәзерге
кинематографиядә гадәттән тыш
җанлылык хөкем сөрә. Чорга лаеклы
стильдә иҗат итәргә омтылу, бу
өлкәдәге кыю эзләнүләр Ромм, Пырьев
кебек карт буын режиссерларда да,
Калатозов, Чухрай, Тарковский кебек
яшьрәк буын кино эшлеклеләрендә
ачык күзгә ташлана. Хәзерге кино
сәнгате яулаган уңышларны һәм ачыш-
ларны, кино поэтикасын (образлы
символика, ритм, монтаж принцибы,
интеллектуаль һәм поэтик кино
казанышларын һ. б.) файдалану роман
формасының тагын да ак- тиврак,
хәрәкәтчел булуына китерер, хәзерге
заман рухын, идеяләрен, геройларын
сәнгатьчә тагы да көчлерәк ачарга
ярдәм ктәр иде.
Сәнгатьчә фикерләүнең яңа син-
тезын табуда татар романистларының
да активрак эшләүләрен, кыюрак
эзләнүләрен күрәсе килә.
Геройның тарих һәм җәмгыять
белән бәйләнеше киңәеп, язучының бу
өлкәдә иҗади уңышларга ирешә
баруын М. Әмир, Ф- Хөсни, Г.
Әпсәләмов романнары мисалында да
күреп була. Бу үсешне, мәсәлән, Ф.
Хөснинең «йөзек кашы» повесте белән
«Җәяүле кеше сукмагы» романын,
«Җир тыңлый» романы белән
«Утызынчы ел»ны чагыштыруда да
күрергә мөмкин булыр иде. Яки М.
Әмирнең «Агый- дел» повесте белән
«Саф күңел» романын янәшә куйыйк.
Эпик колач, масштаблылык
соңгысында булыр. Г. Әпсәләмов
«Алтын йол- дыз»да сугыш
вакыйгаларын гаять киң һәм күп ала.
Ул күренешләрдә шул чордагы сугыш
атмосферасы, сугышчыларның
батырлыгы дөрес яктыртыла. Әмма
вакыйгаларның бирелешендә фәлсәфи
тирәнлек, геройның язмышын тарих
барышы белән кушу аның соңгы
романнарына караганда йомшак әле.
«Сүнмәс утлар»да егерменче съезддан
соң илдә туган тарихи атмосфера
аерым геройлар язмышында шактый
уңышлы бирелгән.
Герой язмышын тарих, җәмгыять
белән бәйләп бирүдә «Онытылмас
еллар» романының икенче китабында
И. Гази, беренче китапка караганда,
тагын да зуррак уңышка ирешкән.
Биредә үсмер Хәлим маҗаралары яки
шәһәрдәге Реввоенсовет председателе
Якуп кебек үзәк образларга
бәйләнешле вакыйгалар аша шул
еллардагы илдәге тарихи-политик
атмосфера, халык язмышындагы
үзгәрешләр җанлы булып күз алга
басалар. Геройларның аң ягыннан
үсүенә, тарихи вакыйгаларның
җәелүенә бәйле рәвештә романның
икенче китабында тарих та, ил язмышы
да ачыграк, киңрәк, җанлырак булып
гәүдәләнә. Бу яктан караганда роман
төзелешендә бигрәк тә Якуп зур роль
уйный. Ул киң һәм тирән фикерле итеп,
авылдагы яки шәһәрдәге вакыйгалар
белән генә түгел, ә илдәге хәл белән,
революциянең язмышы белән һәр даим
кызыксынып торучы, йөрәге аша
үткәрүче киң карашлы революционер
итеп сурәтләнгән.
Югарыда әйтелгән ике як, ике
тенденция бергә тыгыз кушылган
очракта гына язучының уңышка
ирешүе шөбһәсез.
Тәнкыйтьтә һәм язу практикасында
исә кайвакытта теге яки бу якны
алгарак чыгарырга, әһәмиятлерәк
итәргә, яки берсен икенчесеннән аерып
карарга омтылулар очрый. Менә шушы
нәрсә — характерны вакыйгадан аеру
язучы К. Симоновның «Вопросы
литературы» журналында басылган
мәкаләсендә дә (анкетага җавапларын
9. .с. ә.- № 11.
130
да) чагылып узды. Ул хәзерге ро-
маннарны ике төргә бүлә: роман-
язмыш һәм роман-вакыйга. Аерым
романнар, яки аерым чор турында сүз
алып барганда шартлы рәвештә шушы
рухта да сөйләргә мөм- киндер.
Мәсәлән, романның характер төп хуҗа
булганга кадәр чоры да бар бит әле.
Андый тип романнарны роман-вакыйга
дип атап йөртү әдәбиятта да кабул
’ителгән. Яки маҗаралы-детектив,
фантастик романнар яши бит. Алар ту-
рында сүз алып барганда вакыйгаларны
мавыктыргыч итеп оештыру күп кенә
әсәрләрдә беренче планда торуын һич
инкарь итеп булмый. Тәнкыйтьчеләр К.
Симоновның югарыдагы бүленешенә
гомумән каршы чыктылар. Ә әлеге
пландарак, минемчә, роман-вакыйга
турында сөйләргә мөмкин. Әмма К.
Симоновның бу бүленешне хәзерге
әдәбиятның киләчәк үсеше белән бәй-
ләп куюы хаклы рәвештә бәхәс уята.
XIX гасыр романнарын, язучы аларның
аерым шәхес язмышын үзәккә
алуларыннан чыгып, роман- язмыш, ә
хәзерге чор романнарын, коллектив
язмышын хәл итүләренә нигезләп,
роман-вакыйга дип атавы белән һәм
роман-вакыйганы чор таләпләренә
ныграк җавап бирә дип санавы белән
һич килешеп булмый. Гомумән
романнарны болай классификацияләү
һәм тарихи яктан да, һәм практик яктан
да дөрес булмас иде. Романнар кеше
язмышын ачуга нигезләнәләр. Ә кеше
язмышын вакыйгалардан башка
күрсәтеп буламы? Юк. Элекке классик
романнарга күз салсак та характер
белән вакыйганың тыгыз мөнәсәбәтен,
кеше язмышының вакыйга,
күренешләр аша ачылуын күрәбез.
Безнең хәзерге уңышлы романнарыбыз
да кеше язмышын, характерны тирән
ачулары белән көчлеләр.
Р. Моста финның югарыда телгә
алынган мәкаләсендә дә хәзерге татар
романнарының үзенчәлекләре турында
сөйләгәндә шундыйрак бүленеш
сизелеп кала. Ул хәзерге татар
романнарын, К. Симонов термины
белән атасак, роман-вакыйга дип
саный, ә үз сүзләре белән әйткәндә:
«Безнёң соңгы еллардагы романнар,
нигездә бер-берсен алмаштырып
килүче вакыйгаларга корылганнар» —
ди («С. Ә.» журналы, № 7, 1960).
Дөрес, тәнкыйтьче «вакыйгалы
характерда булу»дан тыш, тагын нинди
тип романнар булуы турында ачык
әйтми һәм характерны вакыйгадан да
аермый. Ул: «вакыйгалы характерда
булу татар романнарының бер яктан,
көчле ягы булса, икенче яктан, мәгълүм
бер кимчелекле якларны да китереп
чыгара» дип яз.а, характердан аерым
хәрәкәт (итә торган «вакыйгалар
чылбырына», аңлатмалылык
стихиясенә бик хаклы рәвештә каршы
чыга. Р. Мостафинның бу фикерләрен
без тулысынча яклыйбыз. Әмма бөтен
татар романнарының үзенчәлеген
вакыйгалылыкта күрү белән килешәсе
килми. Роман тарихы, Г. Ибраһимов,
Ш. Камал романнары бу фикерне
расламый. Хәзерге романнарны да ва-
кыйгалылык белән генә характерлап
булмас иде. Г. Бәшировның«Намус»
романына, «Таң беленгәч...»
романының беренче кисәгенә, яки Г-
Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар»
романына карасак та аларда ва-
кыйгалар чылбырына караганда ин
әүвәл кешеләрнең язмышлары күзгә
ташлануын, романны характерлаучы,
билгеләүче булып характер торганын
күрербез. Безнең романнарда
вакыйгалар тоташ чылбыр булып, бер-
берсен алмаштырып киләләр дигән
фикер дә әдәбият практикасында еш
кына акланмый. Киресенчә,
вакыйгаларның тоташ чылбырлы
булуы безнең романнар өчен хас түгел
дип әйтү дөресрәк булыр. Бу, бәлки,
безнең романнарның күп планлы
булып төзелүләренә бәйледер.
Вакыйгаларның күп чылбырлы булып
оешуы роман үзәгенә күп геройлар,
төрле язмышлар алудан килә
торгандыр- Әмма шунысы ачык, татар
романының беренче адымнарындагы
шикелле, «вакыйгалар чылбыры»
безнең романнарның стр у кту р а сы н,
бөтеклеген билгеләми инде. Хәзерге
романнарның төзелеше, структурасы
тагы да «катлауланды.

Язу методы буенча гына түгел, ә
океанга ерак сәфәргә чыгарга хә-
зерләнүләре ягыннан да романны
айсбергка охшатасы килә. Бүгенге
татар романы бөтен дөнья укучысына
да ишетелергә тиеш. Океанны гизеп
йөргән айсбергларыбыз көчле һәм күп
булсын өчен безнең бөтен
мөмкинлекләребез бар. Томанда
адаштырмый торган компасыбыз бар,
океанны җиңгән Әсгать
Җиһаншиннарыбыз, Америкадагы карт
негр коммунистын күзле итәр өчен үз
күзен кызганмаган Роза
Шәфигуллиналарыбыз—* Прометей
рухлы геройларыбыз күп, һәм, ниһаять,
тәҗрибәле, сәләтле язучыларыбыз бар.

132