Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯНА ШИГЫРЬЛӘР


КАРЛ МАРКС МӘСКӘҮДӘ
Апартеида да эремәс ташны ярып, Чыккансыман Мәскәү җиренә, — Киң мәйданнан биек күтәрелеп, Маркс карый Совет иленә.
Маркс карый үз исемен йөрткән, Тормыш кайнап торган урамга; Карлар эри аның карашыннан, Тынып кала ачы буран да.
Әйе, карлар аның карашыннан Җылы тамчы булып тамалар; Чәчләреннән һәм киң маңгаеннан Кайнар тирләр булып агалар...
Менә килде Мәскәү эшчеләре Сәлам биреп, аны карарга;
Әйтте кебек шунда дулкынланып, Бу сүзләрне Маркс аларга:
— Тыңлап сезнең йөрәк тибешегезне, Кысып сезнең алтын кулларны;
Хәтта, әнә, тик бер депогыздан Сузылып киткән якты юлларны, —
Әкияттә дә хәтта сөйләнмәгән Сарайларны Мәскәү астында; Күреп сезнең даһт иҗатларның Җимешләрен барысыи-барысын да, —
Котлыйм сезне, котлыйм, оныкларым, Чын тормышны төзегән эшчеләр;
Подваллардан, тормыш төпләреннән Галәмнәргә очкан кешеләр!.-
...Африкалы аңа сәлам бирә, Кытай кызы монда туктала;
Ут йөрәкле Куба батырлары Мавзолейга моннан юл ала.
4
Без Казаннан чәчәк алып килдек, Болан диде балам баласы - — Дәү әтием! Карл Маркс бабай Ленин бабаемның бабасы!..
Чәчәк, чәчәк аның яннарында, Сибелә аңа җәйге чын чәчәк: Әйе, бүген, бүген яши, Маркс, Сез теләгән бөек киләчәк!
Киң мәйданнан еракларга карый, Карый /Маркс Мәскәү күгенә; Ленин җире, Ленин Мәскәвеннән Коммунизм шәүлә булып түгел, Кояш булып балкып күренә.
ДИҢГЕЗ БЕЛӘН КОЯШ
“ояш чыкты диңгез артыннан, Алсуланды диңгез сулары; Дулкынлана төште ул шуннан, Кояш менгән саен югары.
Кояш менде. Диңгез суының Дулкыннары ярсып чәчрәде; Әйтерсең лә, зәңгәр сылуның Агаргандай булды чәчләре.
Кояш янып, туры күзләде, Гаҗәпләнгәнсыман бу хәлгә;
Чаллануның серен эзләде, Карамыйча аннан бүтәнгә.
Кинәт болыт килеп ерактан, Күк күкрәде, яшен чатнады; Көнләшепме шулчак кояштан, Диңгезнең ул өстен каплады.
Өермәләр шашты, улады, Сикерделәр диңгез валлары; Кара болыт китте, югалды Күз яшьләрен коеп аннары.
Шавы тынмый диңгез суының, Басса да төн инде һәрьякны; Әллә кояш эзли сылуны, Әллә сылу эзли кояшны.
Акрын гына офык ачылды, Таң нурлары сибелә башлагач; Зәңгәр сылу тынды, басылды, Кочагына кояш ташлангач.

СИН ТЕЛӘСӘҢ...
Аветик Исаакяннан
Син теләсәң, таң чыклары булып, Алларыңа тамар идем мин;
Яннарыңа җылы җилдәй исеп, Ефәк чәчең тарар идем мин.
Син теләсәң, назлы роза гөлен
Күкрәгеңә тезәр идем мин;
Таң кояшы булып, йөзләреңне Алсу нурга бизәр идем мин.
Син теләсәң, горур башкаемны Бөдрә талдай ияр идем мин; Сайрар кошлар кебек сайрый-сайрый. Иркәләр һәм сөяр идем мин.
Океан булып дулкынланыр идем, Сөюеңне белсәм иде' дим;
Кояш, һава, җир һәм чишмә булып, Йөрәгеңә керсәм иде мин.
КЫШКЫ ВАЛЬС
**ар ява урамга, кырларга, Ак чәчәк шикелле сибелә; Шулчакта йөрәгең, хисләрең Кош булып очкандай сизелә.
Җилкенеп, җилкенеп, Әйдәгез, дим, дуска; Әйләник җил кебек Без кышкы вальска!
Кар ява бакчага, урамга, Җир өсте шау чәчәк аткандай. Әйтерсең, кыш түгел, яз бүген, Яз безгә әйләнеп кайткандай.
Җилкенеп, җилкенеп, Әйдәгез, дим, дуска; Әйләник җил кебек Без шушы вальска!
Кар ява Туган ил өстенә, Кар яусын, яусын ул күбрәк; Зур бәйрәм балында мәңгелек Язларга ашкына яшь йөрәк!
Җилкенеп, җилкенеп, Әйдәгез, дим, дуска; Әйләник җил кебек һәр яңа вальска!

6