Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОГЪҖИЗАЛАР АРАСЫНДА


Р'азета һәм журналларда атеис-
* тик темаларга язылган мәкаләләр,
дин әһелләренең төрле әшәкелекләрен,
җинаятьләрен фаш иткән фельетоннар,
сатирик хикәяләр еш кына чыгып тора.
Шуның белән бергә бүгенге
чынбарлык, фәннең кызу темплар
белән өзлек-, сез үсүе, космосны яулап
алу — болар, һичшиксез, дини
теорияләрнең нигезенә балта чаба.
Шулай да төрле мифик әкиятләргә,
ырымнарга, сихри көчләргә, җен-
пәриләргә ышанучылар әле хәзер дә
юк түгел. Алар барлык күренешләрне
ходай кодрәте, тәкъдир, язмыш белән
аңлатырга тырышалар.
Төрле сихри көчләр, серле могҗи-
залар, җен-пәриләр турындагы әки-
ятләр, өшкерү-төкерү кебек юк-бар-
ларның файдасына ышанулар кайдан
килеп чыкканнар соң? Чынбар-' лыкта
табигатьтә аларның нинди дә булса
нигезе бармы?
Борынгы кешеләрне күз алдына
китерик, һәр көн булып тора торган
төрле кыенлыкларны, күк күкрәү, җир
тетрәү, яңгыр яуу, җил-давыл, кояш
тотылу һ. б. шундый күренешләрне
фәнни фикерләүгә ия булмаган килеш
ничек дөрес аңлатсыннар инде алар!?
Әйе, борынгы кешеләр үзләре аң-
ламаган һәр күренешнең чыганагын
табигатьтән өстен булган затта күр-
гәннәр, шул нигездә серле могҗизалар,
сихри көчләр турында әкиятләр уйлап
чыгарганнар.
Табигатьтәге күренешләр, кояш
системасы, дөньяның башланып
китүе, җирдә тереклекнең барлыкка
килүе һ. б. турында Советлар Сою-
зында бик күп китаплар чыгып килә-
һәм фәнни белемнәр таратуда, хезмәт
ияләрен атеистик рухта тәрбияләүдә
аларның роле бик зур.
Атеистик әдәбият шүрлегендә- дини
әкиятләрнең, мифик хикәятләрнең
мәгънәсезлеген фаш итүгә, алардагы
капма-каршылыкны ачуга
багышланган файдалы һәм бай эч-
тәлекле китаплар да -күп. Мондый
китаплар арасында француз журна-
листы Лео Таксильнең (Габриель
Антуан Җоган-Пажес. 1854—1907)
«Кызыклы тәүрат» китабы аерым
урын алып тора. Дини теорияләрне
бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнү,
югары дәрәҗәле дин әһелләренең, изге
руханиларның пычрак йөзен ачу
теләге белән унике ел буена рухани
булып йөргән ялкынлы атеистның бу
китабы бик кызыксынып укыла һәм
анда яһүдиләрнең, христианнарның
«изге» китабы саналган «Тәүрат»тагы
тузга язмаган мәгънәсез әкиятләр
сатирик планда ышандыргыч итеп
фаш ителә.
Табигатьтә беренче карашка серле
булып күренгән бик күп могҗизалар
очрый. Әлбәттә, ул күренешләр
белемле, фәнне үзләштергән кешеләр
өчен бер дә сәер түгел. Ә мондый
күренешләр борынгы кешеләр өчен
могҗиза булып күренгән һәм аларның
фантазиясе шулар турында төрле
мифик әкиятләр тудырган. Бу әкиятләр
әлегә кадәр халык арасында яшәп
килә, аянычка каршы, яшьләр
арасында да аларга
144
ышанучылар юк түгел. Өченче төр
атеистик хезмәтләрдә менә шундый
әкиятләрнең ничек һәм нинди сәбәп-
ләр аркасында килеп чыгуы, ул сә-
бәпләрнең асылы җентекләп тикше-
релә. Биология фәннәре кандидаты
Игорь Акимушкин үзенең «Легенда-
лар сукмагы буйлап»IX исемле кита-
бында болай дип яза: «Җир шары
миллиардларча ел яши, ә кеше бары
тик берничә йөз мең еллар гына.
Ачыграк аңлашылсын өчен Җир
шары үсеше тарихын бер тәүлек итеп
алсак (геологик чорларның
масштаблары нисбәтен саклаган
хәлдә), бик кызыклы картина килеп
чыгар.
Тәүлекнең башында, төн уртасын-
да, безнең планета барлыкка килә...
16 сәгать 48 минутта иң гади аксым
җисемнәреннән суалчаннар, кыслалар,
моллюскалар, суүсемнәр үсеп китә,
соңрак балыклар барлыкка килә...
Тәүлек бетәргә 40 минут калгач,
Җир өстен имезүче хайваннар яулап
ала. Бары тик 23 сәгать 59 минут 56
секундта гына, ниһаять, кеше
барлыкка килә.
Әмма кешелек җәмгыятенең кыр-
гыйлыктан хәзерге заман цивили-
зациясенә кадәр үскән тарихи чорга
бары тик секунд кына вакыт туры
килә.
Хәзер үзегез уйлап карагыз, шул
кыска гына вакыт эчендә кеше та-
бигатьтәге барлык күренешләрне
тулысымча өйрәнә аламы?»
Әлбәттә, хәзер фәннең казаныш-
лары гаять зур. Кеше космоска менде.
Гагарин һәм Титов артыннан совет
космонавтлары Николаев белән
Попович «Восток-3» һәм «Восток-4»
корабльләрендә космос киңлекләрен
берничәшәр тәүлек буена иңләделәр.
Фәннең бүгенге казанышлары
«игезендә борынгы кешеләр
фантазиясе тудырган мифик
әкиятләрне, серле булып күренгән
башваткычларны аңлату хәзер авыр
түгел. Менә шундый әкиятләрнең
чыганагын фәнни нигездә аңлаткан
хезмәтләрнең берсе — Н. А.
Рубакиииыц «Серләр һәм
могъҗизалар арасында» X китабы. Бу
IX «Молодая гвардия» нәшрияты, Мәс- кәү, 1961.
X II. А. Рубаки н, «Серләр һәм могъҗизалар арасында», 1962 ел, 252 бит. Бәясе 54 тиен.
китапның татарчага тәрҗемәсен
күптән түгел Татарстан китап
ишрияты бастырып чыгарды (Н.
Габитов тәрҗемәсе). Китап җиде
бүлектән тора. Бүлекләрнең исемнәрен
генә санап чыгу да укучының
игътибарын үзенә тарта:
I. Могъҗизалар һәм серле көчләр
арасында.
II. Ташлар ничек җырлыйлар һәм
сөйлиләр.
III. Туфан турында хикәяләр.
IV. Пигамбәрләр һәм алар эшләгән
могҗизалар.
V. Күз алдына килүләр һәм төш
күрүләр турында хикәяләр.
VI. Искиткеч терелтүләр турында
хикәяләр.
VII. Җеннәр һәм аларны куып
чыгару турында хикәяләр.
Китапның «Искәрмәләр» бүлегендә
әйтелгәнчә, Н. А. Рубакин бу
хезмәтеңдә «үлчәүнең бер ягына фән
дәлилләрен, икенче ягына дин
дәлилләрен сала. Авторның позициясе
ачык: ул фән ягында тора».
Мәсәлән, Н. А. Рубакин китапнын
икенче бүлегендә Мисырда моннан
дүрт мең еллар элек фиргавен
Аменхотеп кушуы буенча ясалган 1
200 тонна авырлыктагы бик зур
статуяның, моннан ике мең еллар элек
.коточкыч җир тетрәү нәтиҗәсендә
икегә ярылгач, «телгә килүе» турында
яза. Статуя калдыгының таң алдыннан
ыңгырашуы, сөйләшүе турындагы
хәбәрләр бөтен дөньяга таралган.
Моны ишетүче кешеләр дә күп булган.
Могъҗизага ышанган борынгы
кешеләр бу турыда бик күп әкиятләр
тудырганнар. Ә руханилар моны үз
файдаларына аударганнар. Хәтта
Аменхотеп статуясын мифик эфиоп
батыры Мем- ионның «алла
тарафыннан таш сынга әверелдерелгән
сурәте» дип атауга барып җиткәннәр.
Ә менә статуяның ярылып төшкән
өлешен күтәртеп, ялгап куйганнан соң,
могҗиза эзләп килүчеләр ыңгырашу
тавышларын ишетми башлаганнар.

Н. А. Рубакии, бу вакыйга турын-
дагы һәртөрле риваятьләрне, хикәя-
ләрне җентекләп, бәйнә-бәйнә сөйләп
үткәннән соң, укучыга әкренләп
дөреслекнең асылын ачып бирә.
Статуя чыннан да ыңгырашкан,
төрле тавышлар чыгарган. Аның
тавышын Страбон, Павзаний кебек
борынгы галимнәр дә ишеткәннәр һәм
шул турыда язып калдырганнар. Әмма
аның сәбәбе табигатьтән тыш көчләргә
һич тә бәйле түгел, ә табигатьнең бик
аңлаешлы үз күренеше — билгеле бер
шартларда, температура үзгәреше
тәэсирендә ташларның яңгыравы ул.
Табигатьтә мондый күренешләрне күп
очратырга була, таш статуялар гына
түгел, борынгы монастырь, шәһәр
хәрабәләре дә, таулар да үзләрен- нән-
үзләре яңгыравык тавыш чыгарганнар.
Аларның «сер»ләре китапта бик
мавыктыргыч итеп аңлатылган. Шулай
ук туфан турындагы әкиятләрнең, дини
китапларда сурәтләнгән алла яки
фәрештәләр белән сөйләшү кебек
саташуларның да үзләренә күрә фәнни
нигезләре бар икән.
Китапта автор француз крестья-
нының унҗиде яшьлек кызы Жанна д
Аркны бөтен бер зур дәүләттә барлык
кораллы көчләрнең баш- командующие
итеп күтәргән сәбәпләр турында
кызыклы итеп сөйли. Йөзьеллык сугыш
вакытында инглиз басып алучылары
хакимлек иткән Франциядә халык нык
җәфа чигә, ләкин язмышка буйсынып
яши. Жанна балачактан ук патриотик
рухта тәрбияләнә, яше үскән саен,
аңарда чит ил басып алучыларына
карата нәфрәт арта бара. Халык
язмышы турында өзлексез борчылу,
күп уйлау аркасында ул вакыт-ва- кыт
саташу кебек бер халәткә килгән:
чынбарлыкта булмаган нәрсәләр
күренгәндәй тоелган аңа, алдында
фәрештә, изге рух басып торгандай
булган һәм ул аның белән сөйләшкән,
аның «кушканнарын» ышанып үтәргә
керешкән. Үзенең «изге» булуына
ышану аңа көч биргән һәм шуңа күрә ул
меңнәрчә кешеләрне җиңүгә
рухландыра алган.
Орлеан кызы Жанна белән булган
мондый вакыйга үрнәкләре «Могъ-
җизалар һәм серләр арасында» да күп
китерелә.
Теге яки бу күренешне фантастик
итеп күз алдына китерү һәм аңа ихлас
күңелдән ышану чыннан да
могъҗизалар тудыра ала икән. Мә-
сәлән, китапта шундый бер могҗиза
турында сөйләнелә. Парижда Испания
илчесенең сукыр улы изге саналган
Франсуа исемле бер поп каберенә
килеп йоклый. Әлбәттә, ул дингә
ышана торган кеше була, йокыдан
уянса, күзендәге авыртулар беткән,
кабер тирәсендәге халыкны, хәтта
күтәрелгән тузанны да күрә алган.
Чынлыкта монда табигатьтән өстен
көчнең бер дә катнашы юк. Илче улы
күзләренең мөгез катлавы, агы
ялкынсынган булган һәм ул «изге
кабер»нең кодрәтенә ихлас күңелдән
ышану нәтиҗәсендә төзәлгән. «Ышану
бөтен баш миенең торышына, ә баш
миенең торышы йөрәккә, кан юллары
буйлап кан агышына йогынты ясаган...
Баш миендәге үзгәрешләр аркасында
кан кимегән һәм ялкынсыну азайган»,
— ди автор, бу күренешнең фәнни
асылын аңлатып.
Хәзерге вакытта да ышандыру,
ягъни гипноз медицинада кешеләрне
күп төрле авырулардан дәвалауның
җитди чарасы булып хезмәт итә.
Ышану нәтиҗәсендә төрле каты
авырулардан терелүләрнең мисаллары
китапта күп китерелә.
«Серләр һәм могъҗизалар арасында»
китабында китерелгән фактлар,
легендалар, әкиятләр үзләреннән-
үзләре уйланырга мәҗбүр итә. Чын-
барлыктагы гади күренешләр дингә,
ырым-шырымнарга ышанучыларга
нәрсә генә булып күренмәскә мөмкин.
Айдагы күләгәләрне, якынайтып
күрсәтә торган труба аша караганда,
рухани чиркәү итеп, офицер хәрби
крепость итеп күргән. Шул ук
күләгәләргә карап, безнең бабайлар,
әбиләр фантазиясе Зөһрә кыз
турындагы әкиятне иҗат иткән. Алар
бу күләгәләрне җирдәге кимсетелгән
кешеләрнең авыр язмышы белән
бәйләгәннәр.
Чынбарлыктагы гади күренешләргә
кеше ышанмаслык төрле фантастик
аңлатмалар бирергә омтылу
ю. .с. Ә." № 11.
145

146
хәзер дә юк түгел. «Оча торган
тарелкалар» белән булган шау-шуны
искә төшерик. Алар турында төрле
авторлар төрле газета һәм журналларда
язып чыктылар («Литературная
газета», «Смена», «Костер», «Вокруг
света» журналлары). «Оча торган
тарелкалар» турындагы әкият, иң
башлап, АКШта уйлап чыгарыла.
Имештер, 1948 елның язында Нью-
Мексикадагы чүлгә күктән гаҗәп бер
снаряд төшә һәм комга күмелә. Шул
тирәдә, снаряд калдыклары арасында,
кешегә охшашлы, 90 сантиметр
озынлыктагы җан ияләренең гәүдәләре
табыла. Тиздән бу снарядның тарелкага
охшашлы корабль икәнлеге ачыла.
Имеш, алар белән маймыл кебек җан
ияләре идарә итә икән. Янәсе, шундый
16 җан иясе корабль җиргә төшкәндә
һәлак булган һәм янган. Бары тик
берсенең генә гәүдәсе артык
зарарланмаган. Аны, тикшерү өчен,
Чикагога озатканнар.
Кайбер шарлатан журналистлар бу
«җан ияләренең» исән калуларын да
«исбат» иткәннәр. Имеш, алар
Венерадан икән. Хәтта Адамский дигән
бер‘бушбугаз Европа илләрендә
телевидение һәм радио буенча шундый
«тарелка»га утырып Венера
планетасына менеп төшүе турында
сөйләп йөргән. Юлда Айга туктап ял да
иткәннәр, имеш. Голландия
королевасы моңа ышанып, икенче
очканда Венерадагы атаклы доктор-
ларга күрсәтергә дип, үзенең авыру
кызын да алуларын үтенгән. Ад^м-
ский вәгъдә биргән.
Американың күренекле астрономы
Д. Мензел, мондый саташуларның чын
асылын фаш итеп, тарелка турындагы
әкиятләрнең башлангычын җил белән
күтәрелгән газета битләрендә, һава
шарларында, бик югарыда очкан
самолетларда, шулай ук кояш нурының
күктәге яңгыр тамчыларында, боз
кристал- ларында, һаваның үзендә
чагылуында күрә. Ә биология фәннәре
кандидаты Игорь Акимушкин үзенең
«Легендалар сукмагы буйлап» исемле
китабында «оча торган тарелкалар»
турындагы легенданың килеп
чыгышын болай аңлата: 1947 елны
Кеннет Арнольд исемле очучы, само-
леттан карап, күктә очып йөргән бик
сәер әйберләр күрә. Алар сәгатенә өч
мең километр тизлек белән очалар.
Үзләре тарелкага охшашлы — яссы, ди.
Менә шуннан соң инде газета һәм
журналларны оча торган тарелкалар
турындагы язмалар күмә башлый.
Аларны күрүчеләр бик күп була. «Оча
торган тарелкалар»ны берәүләр —
планета- ара космик корабль, дип,
икенчеләре— разведкага җибәрелгән
совет ракеталары, дип атыйлар. 1952
елның 20 июлендә күктә ике «тарелка»
күренә, һава тревогасы белдерелә һәм
... АКШның хәрби министры
Форрестол куркуыннан небоскреб
тәрәзәсеннән тротуарга сикерә...
Форрестол — «оча торган тарел-
ка»ның беренче корбаны түгел. Бу
«тарелка» белән турыдан-туры бәре-
лештә һәлак булган кеше дә бар. Ул —
капитан Томас Мэнтелл.
1948 елның январенда Американың
бер авиацион базасы өстендә диаметры
150 метрлап булган «тарелка» күренә.
«Тарелка»дан ялкын бөркелеп тора.
Аны куып тиз генә өч истребитель
һавага күтәрелә. «Тарелка» зур тизлек
белән вертикаль юнәлештә өскә менә.
Аның артыннан — капитан Мэнтелл
самолеты. Ә соңыннан ул самолетның
калдыкларын гына табалар...
Димәк, «оча торган тарелка» —
фантазия җимеше түгел, ә факт.
Чыннан да шулаймы соң? һич түгел.
Шарга охшашлы яшен икән ул. Үзе
ялтырап торган металл төсендә дә була
икән. Атмосферада су парлары көчле
электрланган вакытта водород һәм
кислород атомнарына таркала. Шушы
таркалу вакытында кызган газлар
кушылмасы төрле зурлыктагы шар
формасына керә. Бу шарлар
үзләреннәп-үзләре яңадан суга да
әверелергә мөмкин, ә инде берәр
нәрсәгә бәрелсә, көчле шартлау
барлыкка килә. Фән бу күренешне әнә
шулай аңлата.
Ләкин буржуаз журналистлар һәм
шарлатан галимнәр бу фактның фәнни
асылын эзләп тормыйлар. Аларга нәрсә
— бу вакыйга менә дигән сенсация!
Берәүләре — моңардан кесә калынайту
өчен, икенчеләре—салкын сугышны кө

30*
чәйтү, халыкны даими куркыту ас-
тында тоту максатыннан чыгып
файдалана-
Әмма, кызганычка каршы, фән
артына яшеренеп, комнан бау ишәргә
теләүчеләр буржуаз Көнбатышта гына
түгел, Советлар Союзында да та б ы л
ды. А н д ы й - м он ды й л а р гына
түгел, кесәләрендә галим дипломы
.йөртүчеләр. Доцент М. Агрест, В.
Зайцев, Ю. Ткачев һ. б.лар үзләренең
«фәнни ачышларын» «оча торган
тарелка»ларга утырып Җир өстенә
төшкәй космик җан ияләренең
«эшчәнлек»ләреиә багышлаганнар.
Алар тарихтагы һәм фәннең башка
тармакларындагы үзләре аңламаган
күренешләрне шул күзлектән карап
«тикшерәләр». Хәтта алар шуңа барып
җитәләр: «Тәүраттагы мифик
әкиятләрдә сурәтләнгән
вакыйгаларның, «күккә иңү- ләр»нец
нигезендә, имеш, космик ракеталарга
утырып, планетаара очышлар ята,
диләр. Владимир Львовның
«Литература и жизнь» газетасында (8
август, 1962 ел) басылган «Фәнне
бозуга каршы» мәкаләсендә мондый
ялган ачышларның зарары ачык
күрсәтелә.
«Мондый «табыш»ларның дөрес-
леге—«оча торган тарелкалар»- ны
«тикшерүче» шарлатан Адам- скийның
Венерада яшәүчеләр белән әңгәмәсе
дөреслегеннән артык түгел»,—ди автор
һәм әлеге «ачыш»ларда китерелгән
дәлилләрне берәм-берәм ышандыргыч
итеп юкка чыгара.
Әлбәттә, «оча торган тарелка-
лар»га карата әкиятләр турында Н. А.
Рубакин китабында бер сүз дә юк. һәм
булуы да мөмкин түгел. Чөнки
китапның беренче басмасы 1909 елда
ук басылып чыккай. Әмма Н. А.
Рубакин хәзер дә исән булып, китап
хәзерге көннәрдә язылса, автор бу
вакыйгалар турында, һичшиксез,
сөйләр иде. Борынгы кешеләр
тудырган мифик әкиятләр кебек үк,
чынбарлыктагы фактларны бозып
аңлата торган, фәнни нигезе булмаган
ялган ачышлар да идеализм
тегермәненә, руханилар тегермәненә
су коя. Менә шуңа күрә дә андый
әкиятләрнең фән белән бернинди
уртаклыгы юк.
Кабат китапка кайтып, шуны әйтәсе
килә: «Серләр һәм могъҗизалар
арасында» исемле хезмәтнең татар
телендә басылып чыгуы — уңай
күренеш. Аның яшь буынны атеистик
рухта тәрбияләүдә, фәннең төрле
тармаклары белән таныштыруда роле
гаять зур. Лекторлар, пропагандистлар
өчен дә ул менә дигән файдалы
кулланма.