Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК ҺӘМ ТУГАНЛЫК ҖЫРЛАРЫ


ын мәгънәсендә культуралы,
белемле кешене — коммунистик
җәмгыять кешесен тәрбияләүдә
сәнгатьнең, аерым алганда, музыканың
әһәмияте бик зур. Кешеләрне
идеологии тәрбияләү системасында
музыка көннән- көн киңрәк урын били.
Кино, радио, телевидениенең киң колач
алуы, патефон пластинкаларының күп
таралуы, концерт залларының, куль-
тура сарайларының артуы, үзешчән
сәнгатьнең һаман үсүе бу эштә нык
ярдәхм итә. Замандашларыбыз- ның
тормышларын музыкасыз күз алдына
китерүе хәзер һич «мөмкин түгел.
— Ни өчен соң музыка кешеләрнең
тормышына шулай тирән үтеп керә?
— Моның сәбәбе нәрсәдә?
— Музыка—тойгылар сәнгате. Ул
кешеләрнең күңел кичерешләре
турында сөйли. Музыканың образлы
яңгыравы — теле барлык халыклар
өчен дә аңлаешлы. Ә язылышы —
ноталар барлык милләтләр, барлык
илләр өчен бер. Музыка теле тәрҗемәгә
мохтаҗ түгел, шуңар күрә ул
миллионнарның күңеленә тиз үтеп
керә, уй, тойгылары уртак булган
халыкларны берләштерә. Фикеребезне
раслау өчен халыкларның революцион
көрәш тарихларын искә төшерик. Без
анда революцион җырларның
халыкларны берләштерүен, аларны
көрәшкә өн- дәвен ачык күрәбез.
Революцион көрәш революцион
җырлар белән бара. Безгә шунысы да
билгеле: бер илдә туган җыр тиз арада
икенче илгә күчә, бөтен дөньяга тарала.
«Марсельеза», «Интернационал»
җырларының тарихы — моның ин
матур мисаллары.
Француз армиясе офицеры Руже де
Лиль Француз революциясенең
җиңүләре белән рухланып 1792 елның
25 апрелендә, бер төндә, «Рейн
армиясенең хәрби җыры»н (сүзләрен
һәм ’музыкасын) иҗат итә. Солдатлар
бу җырны Марсель шәһәреннән
Парижга алып киләләр. Марсельдә
беренче тапкыр җырланган бу җырны
«Марсельеза» дип атыйлар.
«Марсельеза» Париждан Франция
шәһәрләренә тарала, аннан, чикне
узып, Европаның бик күп илләренә юл
ала. 1890 елларда «Марсельеза»ны
Россиядә дә җырлый башлыйлар.
Народник П. А. Лавров аны Россия
шартларына яраклаштырып русчага
тәрҗемә итә. Җыр Россиянең барлык
почмакларында җырлана.
1871 елның июнь ае — Париж
Коммунасы җиңелгән авыр көннәр.
Коммунар-эшче Эжен Потье (1816—
1887) халыкара пролетар гимны
«Интернационал»иың сүзләрен яза.
Шигырь 1887 елда басылып чыга, ә
1888 елда хор җитәкчесе эшче
композитор Пьер Дегейтер (1848—
1932) бу шигырьне музыкага сала. 1902
елны революционер-марксист,
инженер А. Я. Коц «Интернационал»
текстын русчага тәрҗемә итә. ә 1906
елда «Интернационал»ның сүзләре,
ноталары Россиядә басылып таратыла.
«Бу җыр Европадагы барлык телләргә
тәрҗемә ителгән. Хәтта Европа
телләренә генә түгел. Аңлы эшче нинди
генә
Ч
133
илгә эләкмәсен, язмыш аны кая гына
ташламасын, туган җиреннән еракта,
танышлары булмаса да, тел белмәсә дә,
үзен ничек кенә ят сизсә дә ул таныш
Интернационал көе белән үзенә
иптәшләр дә, дуслар да таба алачак», —
дип яза В. И. Ленин»
Тагын 'бер җырны искә алыйк,
һәркемгә таныш 'булган «Варшавянка»
Польшада туган. Аның текстын поляк
революционеры Вацлав Свенцицкий
язган. Русча тексты В. И. Ленинның
якын дусты, карт большевик, академик
Г. М. Кржи- жановскийныкы (1872—
1959). «Варшавянка» күптәннән бирле -
инде революцион көрәш символы, бик
күп халыкларның сугышчан җыры.
Бу җырлар — көрәш гимннары —
татар халкының революцион хәрә-
кәтендә зур политик һәм мобилиза-
цияләүче көч булдылар, алар 1905 ел
революциясе чорыннан алып татар
телендә яңгырый 'башладылар.
«Интернационал» татарча 1919 елда
Сәгыйть Сүнчәләй тәрҗемәсендә
җырлана башлый. Соңгы елларда
«Интер национал »ның яңа тәрҗе-
мәсе—Нәкый Исәнбәт, Нури Арсланов,
Әхмәт Исхак эшләгән варианты
җырлана.
* * *
Музыка тормыш матурлыгын, яшәү
көчен дөрес һәм тулы -итеп сөйләп
бирә ала. Халыклар күп телләрдә
сөйләшкән кебек, музыканың да
сөйләү, тасвирлау формалары бик күп.
Шул күп формаларның берсе—милли
форманың көчле, ачык булуы музыкаль
әсәрнең әһәмиятен тагы да үстерә.
Чөнки милли музыкаль тел әсәргә һич
кабатланмас, бик кыйммәтле сәнгать
үзенчәлекләре алып килә. Демокра-
тизм, гуманизм идеяләре белән су-
гарылган, милли формасы бик ачык
булган музыка миллионнарның йө-
рәгенә тиз үтеп керә. Ул аларны рухи
якынлаштыра, мораль яктан үстерә.
Андый музыка барлык ил ха-
лыкларының йөрәк һәм акылларын
1 В. И. Ленин, Әсәрләр, 36 том, 185 бит.
яулап ала. Тыңлаучылар андый му-
зыкада кеше күңеле бөеклегенең ча-
гылышын, теләсә нинди милләт ке-
шесен дә иҗатка рухландырган той-
гылар — ватанга бирелгәнлек, тор-
мышка мәхәббәт, оптимизм чагылы-
шын анык ишетәләр. Андый әсәрләр
бик тиз тарала. Искә алыйк әле: И. О.
Дунаевскийның «Ватан турында
җыр»ы, А. Г. Новиковның «Бөтен
дөнья демократик яшьләр гимны», М.
И. Блантерның «Катюша» җырларын
бар ил халыклары ничек яратып
җырлыйлар! Ә безнең яшьләребез
румын, венгер халыкларының >бик
дәртле, чех халыкларының юморга бай
җырларын, биюләрен нинди оста
башкаралар! һәвәскәр җырчыларның,
биючеләрнең бер генә концерты да,
смотры да Кытай, һнндстан,
Индонезия, Куба, Болгария, Румыния
һәм СССР халыкларының җыр,
биюләреннән башка узмый дисәк һич
хата булмас. Ә чит илләрдә совет
артистларының концертлары нинди
уңышлар белән бара!
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Кытайда гастроль вакытында Җәүдәт
Фәйзинең Мәхмүт Хөсәен сүзләренә
язган «Кытай дустыма» җырын
башкарганда зал йотлыгып тыңлый,
җырны 2—3 тапкыр җырлаталар, ә
ансамбль кытай халкының хәзерге
заман җырларыннан «Социализм —
яхшы ул» җырын башкарганда залда
утыручы меңләгән тамашачылар да
кушыла. Дирижер бер үк вакытта
сәхнәдәге ансамбль һәм зал белән
җитәкчелек итә. «Үзебез җырлыйбыз, ә
күзләребезгә яшь тулган. Тирән дуслык
той гы л а р ы н н а н, ха л ы кл а р н ы
ң берберсең шулай якын күрүләреннән,
аңлауларыннан күңел тулып, күз
яшьләре ирексез тама», — дип сөй-
лиләр ансамбль артистлары. Татар
композиторлары әсәрләрен тыңла-
ганнан соң күренекле кытай компо-
зиторы Ца Фу-си болай ди: «Иң башлап
шуны әйтәсе килә: тыңлаган әсәрләр
безгә шулкадәр якын, шулкадәр
аңлашыла, әйтерсең лә, без үз
музыкабызны ишеттек. Димәк, безнең
бөек дәүләтләребез политик яктан гына
уртак телдә эш итмиләр, хәтта
музыкада да уртак
134
тел таптылар». Кытай композиторы
уртак музыкаль тел турында сөй-
ләгәндә, күп кенә халыкларның (кы-
тай,4 корея, монгол, татар, башкорт,
чуваш) музыкасының пентатоникага —
5 музыкаль авазлар тезмәсенә
нигезләнгән булуын да искә алуын сүз
уңаенда әйтеп китәсе килә.
Пентатоника халыкларның музыкасын
шактый якынлаштыра. Кытайда,
мәсәлән, Газиз Сөләйма- новның «Кама
утлары» җырын җырлавын тыңлагач,
кытайлылар: «ул безнең бер көебезгә
бик, 'бик охшаган», дигәннәр. Ә безнең
артистларга кытай композиторлары-
ның әсәрләре татар музыкасын нык
хәтерләткән.
Татарстан композиторларының
иҗатларын кытай дуслар зур игътибар
белән өйрәнәләр. Салих Сәй- дәшев,
Фәрит Яруллин, Нәҗип Җи- һанов,
Мансур ДАозаффаров, Заһид
Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм
Яхин Кытайда бик күпләргә таныш,
якын.
Әйтелгәннәр барысы да бик табигый
һәм законлы. Чөнки музыка һәр
заманда халыкара, элемтәнең,
халыкларның рухи якынаюларының,
аралашуларының көчле чарасы булды
һәм хәзер дә шулай.
Газета, журнал битләрендәге кыска
'информацияләр, тирән дулкынлану
белән язылган очерклар, сәнгать
осталарының юл язмалары безгә
капиталистик илләрдәге гади
кешеләрнең совет .музыкасына сок-
ланулары, аңар югары бәя бирүләре
турында сөйлиләр. Ул илләрнең үз
матбугатлары да бу турыда әйтмичә
булдыра алмыйлар. Америкадагы
«Уоркер» газетасы укучысы Гарольд
Коллино, мәсәлән, совет музыкасы
концертлары турында болай дип яза:
«Искиткеч концертлар. Әмма .күзгә
нык бәрелгәне, тарихи әһәмиятлесе бу
концертларга тамашачының
мөнәсәбәте. Ул музыка һәм
башкаручыны гына кайнар
алкышламый. Соклану авазлары,
ялкынлы алкышларның мәгънәсе бик
тирән. Америкалыларның алкышы —
ул дуслык демонстрациясе. Бу
алкышлар, сәхнә алдындагы утларны
үтеп, һәртөрле киртәләр аша узалар,
ерак араларны якынайталар. Мин өмет
итәм, америкалыларның бу
мөнәсәбәтен, бу тойгыларын салкын
сугыш утый .көчәйтүне дәвам иттерүче
әфәнделәр белерләр әле»
(«Коммунист» журналы, № 13, 1961
ел).
Чит ил сәнгать осталарының Со-
ветлар Союзындагы чыгышлары
бәйрәм төсен алалар. Америка, Индия,
Кытай, Япония, Болгария, Румыния
артистлары безнең илдә ун меңләгән
ихлас дусларын таптылар. Алар алып
килгән халыкчан, югары сыйфатлы
сәнгать совет кешеләренә шул
илләрнең халыклары белән туганлык
элемтәсен булдырырга, аны ныгытырга
ярдәм итәләр.
Илебездәге югары музыка .мәк-
тәпләре— халыкара элемтәнең бер
звеносы. П. И. Чайковский исемендәге
Мәскәү дәүләт консерваториясен, бер
дә арттырмыйча, бөтен дөнья музыка
Академиясе дип атарга хакыбыз бар. Бу
консерваториядә хәзер 21 илнең
яшьләре укый. Алар илебезнең иң
танылган музыкантлары Давид
Ойстрах, Дмитрий Цыганов, Леонид
Коган, Генрих Нейгауз, Лев Оборин
һәм тагын бик күпләрнең иҗат
традицияләрен үзләштерәләр. Совет
музыка мәктәбе традицияләре гаҗәп
көчле. Шуңа күрә дә Мәскәү
консерваториясен тәмамлаган Кытай,
Болгария, Франция музыкантларының
бик күбесе халыкара конкурсларда
җиңеп чыктылар. Безнең совет
җырчылары, үз чиратында, Италиядә
иң яхшы җырчылар үстергән «Ля
Скаль» театрына иҗади тәҗрибә алу
өчен ике елга җибәрелделәр.
❖ ’ *
Социалистик эчтәлек илебездәге бар
халыкларның сәнгате өчен дә уртак. Ул
эчтәлекне һәр милләт үзенә генә хас
алымнар, тасвирлау чаралары белән
ача. Ватаныбызның барлык халыклары
да чорыбызның бөеклеген мактап
җырлыйлар, әмма һәр милләт үз
телендә, үзенчә җырлый. Музыканың
бу үзенчәлеге 1961 елның беренче
ноябренда Мәскәүдә Кремльдә яңа
ачылган Съездлар
135
■сараенда КПССның XXII съезды дел
егатл ары өчен оештыр ы л га н
концертта аеруча матур чагылды. Бу
концерт программасы «Музыкаль
сәнгать киләчәктә нинди булачак?»
дигән сорауга җанлы фактлар, матур
үрнәкләр белән нигезләнгән җавап иде.
Ул концерт күп милләтле совет сәнгате
турында соклангыч чын әкият булды.
Концертта Үзбәкстанның танылган
бию ансамбле кызлары «Пахта» дигән
вальсны җырлап бииләр, төрекмәннәр
«Хезмәт тантанасы» сюитасын
башкаралар, Эстониядән килгән
сәнгать осталары «Яшьләрнең җәйге
ялы»н биюдә гәүдәләндерә. һәр
номерда үзенчәлекле искиткеч гүзәл
музыка, гаҗәп матур авазлар бизәге;
һәр номерда сафлык, яңалык.
Программа хезмәт, бәхет, тынычлык
турында сөйли. Нинди генә көй
яңгырамасын, ул үзенең кабатланмас
матурлыгы белән күңелне яулап ала.
Тамашачы да, радио тыңлаучы да аиы
йотлыгып тыңлый. Әле күптән түгел
генә «вальс», «сюита» сүзләрен ишетә
дә алмаган үзбәк, төрекмән, казакъ ха-
лыкларының музыкантлары хәзер
үзләренең уй, тойгыларын алар өчен
яңа формалар —сюита, симфония,
опера аша сөйләп бирәләр. Комму-
нистик җәмгыять кешеләре гасырлар
буенча сакланып килгән бөтен дөнья
музыкаль культура мирасын аңлап,
1кадереи -белеп, аны нык үз-
ләштерүчеләр. Моңа без концертта
тагын бер тапкыр ышандык. Монда без
милли культураларның нык
аралашуын, бер-берсенә үтеп керү-
ләрен, иҗади йогынты ясауларын һәм
шуның нәтиҗәсендә бердәм /сүләрен
күрдек. Монда социалистик музыкаль
культураларның интернациональ
бердәмлек нигезендә, иҗади аралашып
үсү юлларының киң булуын күрдек.
Милли культураларның аралашуы,
бер-берсенә йогынтысы, бер- берсен
баетулары Бөек Октябрь социалистик
революциясенә кадәр үк башланган
процесс. Тик ул заманда бу процесс бик
акрын һәм зур кыенлыклар белән бара.
Татар музыкасы тарихына күз салыйк:
дин, шәригать законнары, рус са-
модержавиесенең политикасы астында
интеккән татар халкы музыка турында
уйлый да алмады. Тик 1905 ел
революциясе дулкыны белән генә
татарда музыка сәхнәгә күтә^ релә.
Аның сәхнәгә күтәрелүенең беренче
көннәрендә үк рус музыка
культурасының уңай йогынтысы зур
була. Беренче татар җырчылары Камил
Мотыгый, Фәттах Латыйпов рус
музыкантларыннан дәресләр алалар,
концертларын рус пианистлары ярдәме
белән уздыралар. Мәс- кәү
консерваториясен тәмамлаган рус
скрипачы И. А. Козлов татар халык
көйләрен уйнап, беренче кон-
цертлардан ук үз тормышын татар
сәнгатенә багышлый. Татар артистлары
рус һәм башка халык музыкасын
башкаруга омтылалар. Фәйзулла
Туишев беренче адымнарыннан ук рус,
украин, азербайҗан көйләрен уйный
башлый. Заһидулла Яруллин, Фәттах
Латыйпов, Солтан Габәши рус һәм
Европа музыкасында яшәп килгән
музыкаль романс, вальс, маршларны
татар музыкасына алып керүнең
беренче тәҗрибәсен башлыйлар.
Заһидулла Яруллин 1913 елны «Тукай
хатирәсе» маршын, Фәттах Латыйпов
1914 елны «Мәхәббәтем» романсын,
Солтан Габәши фортепьяно өчен
«Вальс», «Пикник», «Сагыштан соң
шатлык» кебек кечкенә күләмле
фортепьяно әсәрләре яза, алар шул
әсәрләрне концертларда үзләре
башкаралар.
Бөек Октябрь социалистик -рево-
люциясеннән соң талантлы яшьләребез
югары музыкаль белем ала башлыйлар.
Алар рус классик музыкасы
традицияләрен үзләштерәләр.
Җырчыларыбыз М. И. Глинка, Ф. И.
Шаляпин, В. Л. Собинов, А. В.
Нежданова тудырган рус вокаль
^мәктәбендә тәрбияләнәләр.
Композиторларыбыз бөтен дөнья һәм
рус композиторлары иҗатларының бик
күп алымнарын үз иҗатларында оста
файдаланалар.
Фәрид Яруллинның «Шүрәле»
балетын без татар халкының «Аккош
күле» дип атый алабыз. Анда рус һәм
Европа классик балетларыннан матур
үрнәкләр иҗади файдаланылган. Рус
классик операсы
136
сәхнә әсәрләре өчен тема, сюжет
сайлаудагы новаторлыгы, музыкаль
драматургия, симфонизм принцибы
белән, образларның һаман үсә баруы
белән, тирән идеяле, халык- чанлыгы
белән аерылып тора. Ул сыйфатларны
без Нәҗип Җиһаиов иҗатында нык
тоябыз. Нәҗип Җиһанов операларында
төп герой — халык, операда аның
тарихи көрәше гәүдәләнә. Аның соңгы
операсы «Җәлил» — безнең заман
героена багышланган яңа алымнар
белән язылган югары сәнгать әсәре.
Рөстәм Яхинның романслары,
җырлары милли рухта язылганнар.
Шул ук вакытта алар формасы белән
классик музыка белән нык бәй-
ләнгәннәр. Аларда бөек поляк ком-
позиторы Ф. Шопенның фортепьяно
стиле, безнең чор композиторы С.
Рахманинов романслары лирикасы
чагыла.
Композиторл арыбызның массовый
җырларында рус революцион
җырларына хас сәнгать алымнарының
үтеп керүләре ачык сизелә. Салих
Сәйдәшевнең 1929 елны язган «Совет
Армиясе җыры» —массовый
патриотик татар җырларының гүзәл
башлангычы. Бу җырда ритм ныклыгы,
сүзләргә төгәл басым, аларның
мәгънәле яңгырашына әһәмият ‘бирү,
көйнең күкрәк тутырып җырларлык
киң сулышлы булуы, аңарда
бердәмлек, ихтыяр көче ишетелүе бар.
Бу сыйфатларны безнең өлкән
композиторыбыз рус һәм халыкара
революцион җырларыннан иҗади
үзләштереп алган. Салих Сәйдәшев
үрнәгендә Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт
Фәйзи, Фәрид Яруллин күп кенә
патриотик җырлар яздылар. Мансур
Мозаффаров җырларында без рус,
украин һәм башкорт, азербайҗап.
музыкасына якын интонацияләрне еш
очратабыз. Аның, мәсәлән, Муса
Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы
буенча эшләнгән
радиокомпозициясендәге Булат җыры
украин халкының кыска шаян көйләрен
хәтерләтә.
Татар халык музыкасы да иҗади
аралашу, башка халыклар музыка-
ларының бер-беренә йогынты тәэси-
рендә төрләнә бара. Хәзерге заман
татар халык көйләрендә рус-татар совет
(композиторлары лирикасы, массовый
җырлары белән вальс һәм башка
биюләр, марш ритмы еш очрый.
Экономиканың, табигатьнең ур-
таклыгы, тел һәм әдәбиятның якын
булуы Идел буе халыкларының
музыкасында да ачык чагыла. Татар
композиторларының оркестрлаштыру,
гармонизацияләштерүдә инде
күптәннән урнашкан характерлы
элементларны без еш кына, чуваш,
башкорт, удмурт, мари музыкасында да
очратабыз.
Яңа, социалистик эчтәлек яна
формалар, яңа алымнар таләп итә.
Тормыш һаман алга бара, һаман яңалык
тудыра, иҗат кешеләренә яңа тема, яңа
идеяләр, яңа образлар тәкъдим итә.
Аларны чишү, хәл итү өчен
профессиональ осталык, туктаусыз
эзләнү кирәк. Профессиональ
осталыкка да, яңалыкка иҗади
аралашу, матур традицияләрне үстерү
юлы белән генә ирешергә мөмкин.
Татар музыка сәнгате киң юлга
чыкты. Татар композиторларының
әсәрләрен чит илләрдә дә яхшы бе-
ләләр. Алар совет музыка сәнгатенең
алтын фондына ‘керделәр. Нк өчен?
Чөнки аларда татар халкының
тормышы, тарихи сәнгать ягыннан
югары, ышандырырлык дәрәҗәдә
милли формада гәүдә- ләндереләләр. Бу
әсәрләр — рус, Европа музыкаль
:культурасы тәҗрибәсендә милли
культураларның профессиональ
үсүләренең гүзәл күрсәткечләре.
Милли традицияләрне, формаларны
тагы да киңәйтеп, уртак коммунистик
идеяләр белән сугарылып, иҗади
аралашып, бар милләтләр өчен дә
әһәмиятле яңа әсәрләр туа. Бу инде—
милләтләрнең рухи якынаюының бер
элементы.
Музыка сәнгатеңдә халыклар дус-
лыгы темасы көннән-көп үсә. Бу темага
төрле милләт композиторлары төрле
жанрларда әсәрләр язалар. Еш -кына
алар музыкаль образларны төгәл
сурәтләү, әсәрнен темасын, чорын
конкретлаштыру
137
өчен халык көйләрен, бию музыкасын
файдаланалар.
Соңгы ун елда республикабыз
композиторлары халыклар дуслыгы
турында күп кенә җырлар яздылар.
Н. Җиһанов белән Ә. Ерикәйнең «Рус
халкына сәлам»,. Җ. Фәйзи белән М.
Хөсәеннең «Кытай дустыма», Әгъзәм
Фәттах белән Ә. Ерикәйнең «һиндлы
дусларга», 3. Хәби- буллии белән С.
Хәкимнең «Казакъ дусларга», А.
Ключарев белән А1. Ногманның
«Сәлам Кубага», Р. Яхии белән М.
Ногманның «Африкалы дусларга», Җ.
Фәйзи белән С. Хәкимнең «Мари кызы
Улина», А. Монасыйпов белән М.
Садриның «Дусльькка дан» җырлары
клуб, культура сарае сәхнәләрендә, ра-
дио-концертларда еш яңгырыйлар.
Алмаз Монасыйпов белән Н. Арс-
лановның «Бәбиләр» җырында төрле
милләт балалары турында I6HK җылы,
образлы әйтелә.
Халыклар дуслыгы зур сәхнә һәм
симфоник музыка әсәрләрендә дә
яңгыраш таба.
Безнең заман кешеләренә багыш-
ланган һәр операсында Нәҗип
Җиһанов тугандаш w республика
вәкилләренең образларына урын бирә.
Кагыйдә буларак, бу образлар өчен
композитор үзенчәлек һәм матур
буяулар таба, алар чын-чыннан милли
характерлылар. Ул образлар үзләре дә,
җырлары да күңелдә озак са:кланалар.
«Намус» операсыннан чуваш кызы
Нарспиның җиде егет турындагы шаян
җыры, рус кызы Наташаның
«Сандугач» (Әхмәт Исхак сүзләре)
җыры күптән инде халык арасында
җырланалар. «Җәлил» операсындагы
казакъ солдаты Сатпаевның Иртыш
турындагы җыры, «Илдар»
операсыннан украин солдатының
бишек җыры — кайнар йөрәктән
чыкканнар. Бу җырларның һәммәсе дә
композиторның төрле халыклар
музыкасын яхшы белүе, тугандаш
халыкларга тирән ихтирамы турында
сөйлиләр. Мансур Мозаффаровныц
Мулланур Вахитовка багышланган
симфоник поэмасында татар
революционерын тасвирлаган тема
белән рус революцион җыры «Смело,
товарищи, в ногу» көе бергә
яңгырыйлар, бергә үрелеп үсәләр. Рус
.көенең яңгыравы, <бер яктан, тарихи
көрәш көннәрен сүрәтләсә, икенче
яктан, рус һәм татар халкының кулга
кул тотынып азатлык яулавын образлы
итеп сөйли.
Безнең музыкантларыбыз (компо-
зиторлар, җырчылар) чын халыкчан,
чын сәнгать әсәрләре иҗат итәргә,
шуны «башкарып киң массага
ирештерергә, татар музыкасын про-
фессиональ яктан югары күтәрергә
омтылалар. Милли социалистик
культура никадәр югары булса, ул
коммунизм культурасына — кешелек
җәмгыятенең иң югары культурасына
шулкадәр якын була. Бу һәркем өчен
ачык хакыйкать. Әмма, сирәк булса да,
моны аңламаучылар, һәр яңалыкны
ышанмаучылык белән каршылаучылар
да очрый. Яңа әсәр тыңлаганнан соң:
«Бу татарча түгел, кайда монда татар
көе? Бу халыкчан түгел! Безгә моң
кирәк», — дигән сүзләрне ишетергә
туры килгәли. Милли үзенчәлек халык
1көеи тулысыңча «бозмый» кабатлауда
түгел. Халык көен цитата итеп алу ул
әле чын мәгънәсендә халыкчан әсәр язу
түгел. Фәкать халык көе, яки аңа
тартым композиторның оригиналь үз
көе белән генә симфониядә, квартетта,
теләсә нинди музыка әсәрендә булсын,
милли үзенчәлеккә, халыкчан- лыкка
ирешеп булмый. ЛАоныц өчен
халыкның тарихын, тормышын, ха-
рактерын тирән белергә һәм шу- ларны
гармонияләштерү, инстру-
меитлаштыру, вариацияләү һәм башка
алымнар аша гомумиләштереп
гәүдәләндерә белергә кирәк.
Исмәгыйль Шәмсстдиновиыц
«Көтүче һәм сыер савучы» җырында
без «Җәмилә» .көе интонацияләрен бик
ачык ишетәбез. Җырда профессиональ
яктан бернинди дә кимчелек юк. Әмма
көйдә эчке дулкынлану, үсеш күренми,
ул шактый тонык. Мондый әсәр белән
тыңлаучыларның игътибарын яулап
алуга ирешү читен. Рөстәм Яхин форте-
пьяпоныц симфоник оркестр белән
уйнавы өчен язган концертында халык
көйләреннән «Аккаен», «Галиябану»,
«Таң атканда» көйләрен файдалана.
«Таң атканда» көе га-
138
.җәп кызу темпта, ә «Галиябану»,
«Аккаен» көйләре гадәттәгедән
салмаграк уйналалар. Эш монда
темпларны үзгәртүдә генә түгел, төрле
музыка коралларының тембрларын
искә алып, композитор ул көйләргә бик
үзенчәлекле яңгыраш таба һәм
эчтәлекне, фикерне дөрес,
ышандырырлык реаль, тормышчан
итеп ачуга ирешә.
А. С. Леман татар халык көйлә-
реннән симфоник оркестр өчен эш-
ләгән сюитасының беренче кисәген
«Әллүки» көенә нигезләгән. Әгәр
«милли үзенчәлек өчен көрәшкән»,
көйне «бозуга» каршы сөйләүчеләр
киңәше белән эш иткәндә «Әллүки»- не
баштан ахырына кадәр бер-ике кат бар
музыка коралларына бергә уйнатып
алырга гына кирәк. Ул гаҗәп бер
примитив төс алыр иде. Леман
«Әллүки» көен башта скрипкалардан
уйната, аннан скрипка һәм виолончель
бергә уйныйлар, аннан оркестр икенче
тональность- ка күчә, көй драматик көч
белән яңгырый һәм композитор
эшләнешендә «Әллүки»не
тыңлаганнан соң күңелгә Г. Тукайның:
Күпме михнәт күргән безнең халык, Күпме
күз яшьләре түгелгән, Милли хисләр белән
ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга
күңленнән,—
дигән юллары ирексез искә төшә.
Композитор «Әллүки» көендәге тирән
фикерләрне тагын да үстерә,
гомумиләштерә, халык характерын,
аның язмышын бик җыйнак итеп әйтеп
бирүгә ирешә. Нәҗип Җиһа- нов
«Рәйхан», «Зариф», «Кара урман»,
«Уфа-Чиләбе» һәм «Арча» көйләрен
файдаланган симфоник сюитасында
көйләрдәге эчтәлекне, эмоциональ
подтекстны оркестрга язу
мөмкинлекләрен кулланып, тулы ача,
шулар аркылы татар халкының
характерын — аның батырлыгын,
ныклыгын, аның лирикасын,
шаянлыгын гәүдәләндерә. Бу әсәрнең
күп төрле бай яңгырашы татарның да,
грузинның да, чехның да, русның да
күңелен үзенә тарта.
«Бу татарча түгел? Кайда монда
татар көе, татарлык?» диючеләр •уттан
курыккан кебек башка халык музыкаль
культурасы йогынтысыннан, иҗади
аралашудан куркалар. Алар
композиторларыбызны, белеп- ме-
белмәстәнме, милли чикләнүгә,
примитивлыкка өстериләр. Татар
профессиональ музыкасы әле аякка
басып кына килгән чорда «кәлә- пүшне
картуз итеп булмаган кебек, татар
көйләрен Европача гармони- зацияләп
булмый» дип татар музыкасының үсеш
юлын чикләргә маташучылар да булды.
Бу фикерләрнең ялгышлыгын тормыш
бик ачык күрсәтте. Халкыбызның
алдынгы кешеләре андый
«теорияләргә» үз заманында алга
омтылышлы, прогрессив фикерләре
белән отпор бирә килделәр. «Безнең
юл» журналының 1928 елдагы 11 —12
саннарында атаклы драматургыбыз һәм
режиссерыбыз Кәрим Тинчурин «Татар
музыкасы тирәсендә» дигән
мәкаләсендә халык көйләренең
эчтәлеген ачу, аларны киң массага
җиткерү проблемасын куя. «Халык
көйләренең бүлмә, табын диапозо- ны
гына хәзер инде безгә җитми икән...
Халык көйләрен культуралаштыручы
осталар бу мәсьәләне фәнгә нигезләп,
әһәмият белән өстендә утырып,
җентекләп тикшерсәләр, тыңлаучы
масса да гармони- зацияләрдән ләззәт
ала алыр... Моның өчен һәрбер көйнең
моңын, рухын саклый алырлык
формалар, юллар, методлар табып,
халык көйләрен культуралаштырырга
кирәк», дип яза ул. Гадел Кутуй, Муса
Җәлил, махсус музыкаль хәзерлекләре
булмаса да, татар музыкасы үсешен бик
кызыксынып, чын йөрәктән яратып
күзәтеп баралар һәм дөрес бәялиләр.
Алар Салих Сәй- дәшев, Нәҗип
Җиһанов, Александр Ключарев һәм
башка музыка этлекләренең -
иҗатындагы яңалыкларны, прогрессив
адымнарны беренче башлап шатлык,
киләчәккә өмет белән каршылыйлар.
Алар- ның музыка сәнгатенә мәхәббәт-
ләре бүген бик күпләребез өчен үрнәк
булып тора.
Кайбер музыка сөючеләр, җыр-
чылар «моңлы, халыкчан әсәрне халык
ярата» дип, төче, сентименталь, ә
кайчакларда елак җырлар белән
мавыгалар. Татар халык

көйләре, башка халыкларның музыкаль
иҗаты кебек үк, сентименталь төшенке
түгел. Ул иҗат сәламәт, саф, нык
тойгыларны чагылдыра. «Моң»ны
озын көй, зар, интегү, сагыну дип кенә
аңлау дөрес булмас. «Моң» —
халыкның күңелен, аның матурлыкка,
гүзәллеккә юмтылышын чагылдырган
күтәренкелек, нәфислек, шигърият ул.
Милли үзенчәлекне прогрессив,
демократик омтылышта күрә белергә
кирәк. Иң яхшы милли традицияләрне
үстереп, барлык милләтләр очеи уртак
булган яңа традицияләрне үзләштереп
яңа әсәрләр иҗат иткәндә аларның ни
дәрәҗәдә бүгенге көйгә җавап
бирүләренә, күңел кылларын тибрәтә
алуларына игътибар бирсәк дөрес
булыр.
Безнең юл — бердәм .коммунистик
культурага ирешү юлы. Моның өчен
һәр милләт үз хәзинәсеннән иң яхшы,
иң алдынгы, көчле әсәрләрне,
традицияләрне алып килә. Без
культураларның аралашуы гаҗәп көчле
үскән чорда яшибез. Бу шартларда
булган уңышларны пропагандалау
аеруча әһәмиятле.
Безгә җыр һәм романсларны
татарчадан русчага яхшы тәрҗемә итү
мәсьәләсен күтәрергә кирәк. СССРның
танылган артисты Георгий Отс Салих
Сәйдәшевның Муса Җәлил сүзләренә
язган «Җырла-* рым»ын җырлый икән,
казакъ телендә «Алтынчәч»
операсыннан арияләр, украин, үзбәк
телендә «Башмагым», азербайҗанча Р.
Яхин- ның «Дулкыннар»ы, М. Мозаф-
фаровның «Сайра, сандугач»ы барлык
телләрдә яңгырый икән — болар
барысы да рус телендә яхшы
тәрҗемәләр булуның нәтиҗәсе. Әмма,
кызганычка каршы, яхшы тәрҗемәләр
әле бездә бик аз. Татарстан китап
нәшрияты музыкаль әсәрләрне ике
телдә чыгаруга нык игътибар итәргә
тиеш.
Соңгы елларда без башка милләт
җырларын татарчага тәрҗемә итүне
оныттык. Кытай, корея, чех һәм СССР
халыкларының җырларын яшьләребез
татар телендә бик рәхәтләнеп җырлар
иде.
Үзешчән сәнгать коллективлары
репертуарында төрле халыкларның
җыр, биюләре киң урын алырга тиеш.
Бу мәсьәләдә Язучылар һәм
Композиторлар Союзлары ярдәм
күрсәтер гә бур ы чл ыл а р.
Габдулла Тукай исемендәге Татар
дәүләт филармониясе татар артистлары
концертларын тугандаш республика
һәм өлкәләрдә даими оештырып килсә
дә, ул концерт программаларында
музыкаль культурабызның үсеше
тулысынча чагылмый. Күрше тугандаш
республикаларда композиторл
арыбызның, дирижерларыбызның
иҗади кичәләрен оештыру яхшы булыр
иде.
Аннан филармониягә гадәткә кереп
киткән «Зур концерт»ларны
сирәгәйтеп, алар урынына «СССР
халыкларының музыкасы Татарстан
артистлары башкаруында», «Халыклар
дуслыгы татар композиторлары,
шагыйрьләре иҗатында» кебек тематик
концертлар, музыкаль кичәләр
оештыруны тәкъдим итәсе килә.
Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театры яңа
сезонда үз репертуарына СССР һәм
демократик илләр композиторларының
сәхнә әсәрләрен күбрәк кертер дип
өметләнәбез.
Безнең күп милләтле, интерна-
циональ рухлы совет музыкасы
кешеләрнең тормышына көннән- көн
тирәнрәк керә. Миллионнарның йөрәк
тойгыларын әйтә белгән оптимистик
совет музыкасы эштә дә, ялда да безнең
белән. Ул миллионнарны берләштерә,
дуслаштыра. Аны хезмәт ияләрен
интернационализм рухында
тәрбияләүдә тагы да остарак, тулырак
файдалану — безнең, совет сәнгате
эшчеләренең изге бурычы.

140