Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Икенче китап
22
әрифҗан, ике атна буе авылдан-авылга чабып, сабан җирләрен кысыр калдыртмау артыннан йөрде дә бүген менә шәһәргә кайтып бара. Язгы әче җилләрдән бите кирпеч төсенә кереп кызарган, яңакларын кара сакал баскан, тырнаклары җиткән. Чыраенда кырыслык һәм усаллык тагы да арта төшкән.
Иртә белән үк болытлар бик салынкы иде, яңгыр буласы 4 күренеп тора иде. Шулай да Шәрифҗан юлга чыкты. Төшкә таба каты җил кубып, атның ялын туздыра, коерыгын бер якка^аера башлады. Ахырда җил шул хәтле көчәйде, кошлар оча алмыйча җиргә сыена, кантарлар артына поса башладылар. Ул да түгел, яңгыр тотынды. Аның салкын камчылары Шәрифҗанны гел уң яктан чыбыркылап торды. Ат, Шәрифҗан тарткан якка бармыйча, җилгә ян белән борыла иде.
Җир йөзендә табигать шулай котырынганда, кайдадыр югарыда, коеп яуган яңгырдан өстәрәк булса кирәк, сабан тургайлары шашынып сайрыйлар иде. Шәрифҗан суга манып алган кебек чыланса да, ел- мая-елмая, тургайларны тыңлап кайтты. Юлда су биянең тубыкларына җитте. Астыр җирләргә болганчык гөрләвекләр чапты.
Ләкин җилнең баягы куәте беткән иде инде. Ул, тагын бер-ике тапкыр гайрәтләнеп, атның койрыгын йолкып-йолкып карады да, юл буендагы урманга кереп, кинәт юк булды. Яңгыр иренеп кенә тамгалый, бераздан ул бөтенләй туктады. Болытлар арасында чәчәкле көнбагыш башыдай кояш күренде. Беравдан болытлар офыкка иңеп, кояш бер үзе күк йөзенә хуҗа булып калды.
Ияр өстендә чайкала-чайкала әкрен генә кайтып барган Шәрифҗан- ның киемнәреннән пар күтәрелә башлаган иде. Шундый ук пар яше- ләеп килгән сабан басуларыннан да, анда-санда яңгыр суы җыелып калган юл өсләреннән дә, рәшә төсле җем-җем итеп, күтәрелә иде.
Шәрифҗан, тирбәлеп кайта-кайта йокымсырап китеп, чак кына ияр өстеннән мәтәлеп төшмәде, йокы белән көрәшә-көрәшә, байтак шулай чайкала-мәтәлә кайтканнан соң, ул аягын өзәңгедән чыгарып, җиргә сикерде. Буыннары язылды, йокысы ачылды, дөньяның матурлыгына күз
IV Дәвамы. Башы 6, 7, 8, 9 саннарда.
Ш
91
ләрен тутырып карый ала башлады. Гүя, бөтен Казан губернасының тургайлары аның баш очына җыелганнар, тургай тавышыннан басу өсте гөр итеп тора. Ә игеннәр күзгә күренеп үсәләр кебек. Шәрифҗап карабодай чәчелгән җир кырыена чүгәләде дә кына гөле төсле кызыл сабаклы шытымнарга текәлеп карап калды. Бер урында юеш туфрак кыймылдап китте һәм Шәрифҗанның күз алдында туфрак астыннан кызгылт яфрак очы килеп чыкты. «Ах, сине! — диде Шәрифҗан, яфракка таба сузылып, — соңга калмыйм дип кабаланасыңмыни, туфракларны күтәреп-күтәреп атасың!..»
Шәрифҗан карабодай шытымы белән шулай сөйләшкән арада, биясе инде шактый юл алган иде. Шәрифҗан куып җитеп атланды да яңадан ияр өстендә салмак кына тирбәлә башлады.
Ул төнлә белән генә кайтып егылды. Бик арыган булса да, тынычсыз йоклады. Гомер булмаган төнлә эчәсе килеп уянды. Иреннәре көйгән иде. Тәне кызу, аркасы чемер-чемер итә... Тиф булмасын дип курыкты. Ревкомга шалтыратып, үзенең авырып кайтуын әйтте. Якуп .әле һаман авылларда икән. Көндез Чекадан дежурный килеп чыкты. Ул хатлар алып килгән иде. Шәрифҗан, Федяның .кулын танып, .конвертны шатырдатып ертты, хатка чумды. Аның йөзе бер ачылып, яктырып китә, бер сүрелә, карала иде. Ахырда ул, тезенә йодрыгы белән сугып: «Ах, Федя, Федя! Башсыз! — дип кычкырып җибәрде. — Ә шулай да мин сине яратам! Молодец!»
Федя үзенең батырлыкларын яза, Уфа каласына якынаеп киләбез, эшләр болай барса, көзли Колчакка панихида укыячакбыз, ди.
Фронтта үлем белән янәшә баручылар турында уйласа, Шәрифҗан- да уңайсызлану хисе туа иде. Гүя, барлык кеше җиң сызганып урак урганда, ул читтән генә карап йөри. Гүя, теге кешеләр аның хакында: «Әнә эшлексез, әнә дезертир!» дип әйтәләр кебек. Федюшкинның чак кына үлем тырнагына эләкми калуы турында укыгач, Шәрифҗанның күңелен нидер тырнап тора башлады. Федяның үлә язып калуында ул, ягъни Шәрифҗан, гаепле <кебек иде. Федя анда кан түгеп йөргәндә, нигә Шәрифҗан монда, тыныч кына ята? Кешеләр үлгәндә, монда ятаргз аның ни хакы бар?"
Хатлар алып килгән дежурный әле китмәгән икән. Ул Шәрифҗап- ның уйларын бүлде:
— Ике көн рәттән сине ниндидер бер кыз-хатын сорый.
— Беләм мин аны, — диде Шәрифҗан, — әйтелгән бит инде аңа, тикшерү бетмичә, ире белән күрешүне өмет итмәсен. Килеп тагын йөдәтсә, шулай диярсең!
— Ул хатын түгел бу, ниндидер симпатичный гына авыл кызы.
— Авыл? Ниндиерәк кыяфәтле?
Дежурный «симпатичный» кызның кыяфәтен сөйләп бирде. Шәрифҗан яткан җиреннән сикереп торып утырды. Әллә Мәгъсүмәме? Ләкин дежурныйның сөйләвенә караганда, Мәгъсүмәгә бик үк охшап җитми иде.
— Тагын килсә, миңа шалтырат, яме? Тукта, миңа доктор җибәрт.
Дроздов килеп, Шәрифҗанга салкын тигән дип тапты, банка салды, бер-ике көн чыкмаска кушты.
Икенче көнне, төш аугач, Чекадан шалтыраттылар. Телефонда... кем соң бу? Мәгъсүмә! Шәрифҗан шундук киенмәкче, Чекага бармакчы булды. Шәрифҗанның авырып ятуын белгән Мәгъсүмә: «Рөхсәт итсәгез, үзем кереп чыгам», диде. Рәхим ит, керә күр!
Шәрифҗан көзге кыйпылчыгына карады. Абау сакалы! Торып тизрәк кырынырга утырды. Мәгъсүмә үзе аның янына керә... Бу соң теге күзләрен күтәреп туры карарга да тартынучы Мәгъсүмәме? Юк, чынлап та Мәгъсүмә булдымы соң бу? 1
92
Бервакытта да әле аның Мәгъсүмә белән очрашыр алдыннан болан дулкынланганы юк иде. Өч атна пәке тимәгән кара сакалын Шә- рнфҗан ялт кырып атты. Идәндә аунап яткан итекләрен кровать астына тыкты. Иске чалбарын матрац астына кыстырды. Урындыкларны төзәткәләп куйды. Аннары урынына ятып, юрганын иягенә кадәр тартты да көтә башлады.
Инде кызга килеп җитәргә дә вакыт иде. Ә ул әле юк. Шәрифҗан берничә тапкыр омсынырга да өлгерде: өйалды ишеге шыгырдап ачылган кебек. Мәгъсүмә анда кем беләндер сөйләшә кебек тоелды. Ләкин Шәрифҗанның бүлмәсенә килүче, ишеген шакучы булмады. Шылт иткән тавышка да колак салып, борчылып, зарыгып көткәнгәме, әллә авыргангамы, битләре яна иде. Ул бер сәгать, ике сәгать шулай дулкынланып көтте, ахырда, көтүдән тәмам арып, «кайсыдыр шаяртты» дигән карарга килде. Әмма нинди хатын-кыз аның белән шулай шаярып сөйләшә алсын?
Шалтыратучы кеше чынлап та Мәгъсүмә иде. Ул, капка төбенә килеп җиткәч, кире борылып китте, керергә кыюлыгы җитмәде. «Шәрифҗан абыйның әлләни уйлавы бар, керәм дип ник әйттем?» дип юл буе үзен шелтәли-шелтәли килгән иде.
Әнә ул Иделгә таба китеп бара. Өстендә озын зәңгәр күлмәк, билле кыска жакет. Атлаганда итәк астыннан кечкенә кара ботинкалары күренеп-күренеп кала. Ирләр аңа борылып-борылып карыйлар. Мәгъсүмәнең елкылдап торган кап-кара күзләре барлык кешене (хәтта хатын-кызларны да) җәлеп итә иде. Шәрифҗан да, кышлый беренче тапкыр очрашкач, аның шушы матур күзләренә гашыйк булды. Соңыннан исенә төшергәндә дә шушы зур кара күзләр егеткә бер дә тынычлык бирми иде. Сап-салкын мәктәп... Иңбашларына мамык шәл салган яшь кенә мөгаллимә... Суыктан бичараның тырнакларына кадәр күгәргән... Ә күзләре... сихерле иде кызның кара күзләре...
Мәктәпне авыл контрлары ут төртеп яндыргач, Мәгъсүмә Саралан- да өч көн качып ятты да аннары Зур Каенлыктагы кардәшләренә китте. Шәрифҗанның, авылга килеп, үзен эзләп йөрүен ул ишеткән иде һәм бик сөенгән иде. Шәрифҗан турында ул еш уйлады. Гомер Чекада эшләмәс, гел генә кеше атып йөрмәс дип, Шәрифҗанны инде үзенең бик якын кешесе итеп, хәтта булачак ире кебек итеп тә уйлаштыра иде. Шәрифҗан абыйсы бит инде берничә тапкыр: «Чык миңа!» дип кыстап карады. Мәгъсүмә хәзер тик бер нәрсәдән генә курка: әти-әнисе чыгарга рөхсәт итмәсләр, ә Мәгъсүмәнең ата-ана хәер догасыннан башка кияүгә чыгасы килми, бәхетсез булырмын дип курка... Ул монда әти-әниләре янына авылга кайтышлый гына туктаган, бер уңайдан шунда Шәрифҗан абый белән дә күрешеп китәрмен дип уйлаган иде. Дөресрәге, Шәрифҗан абый суынмаган микән дип, үзенчә тикшермәк- че иде ул. Керергә бик әйбәт сылтау да була торып, керергә базмады.
Элек калага килгәндә, Мәгъсүмәгә кала ят булып тоела торган иде. Кешеләре караңгы чырайлы, үзләре гел каядыр ашыгалар. Эчә торган суларыннан керачин тәмнәре килә. Мәгариф бүлегендә йомышын тиз генә йомышлый иде дә тизрәк кайтып китәргә ашыга иде. Бу юлы шәһәр кызның күңеленә ошап куйды. Гүя, гомер буе шушы таш йортлар арасында яшәгән. Бигрәк тә менә бу урам, Мәгъсүмә кайтып бара торган урам, матур. Барлык үзенең бозаулары, казлары, дуңгызлары, капка төбенә чыгып утырган, картаеп беткән картлары, карчыклары белән ААәгъсүмәнең күңеленә бик якын тоела. Шәрифҗан абыйсы бик күңелле урамда тора икән.
Квартирына кайтса дүрт стена эчендә утырып хәзер анда ни бар? Урамда ичмаса тормыш гөрли! Пароход карарга дип, Мәгъсүмә Иделгә төшә торган урамга борылды. Ни өчен икәнен тел белән әйтеп бирә алмаса да, күңеле белән сизенә: кермичә ул яхшы итте. 1ик менә ке-
93
рәм дип кабалан вәгъдә итеп ташлавы гына начар булган. Хәзер инде Шәрифжаи абыйсына берәр нәрсә ялганнарга туры киләчәк.
Мәгъсүмә Идел тавына килеп җитте. Пароход-мазар юк, ә су өсте вак көймәләр белән тулган иде. Ишкәкләрдән чәчрәгән су тамчылары кайвакыт ялт-йолт кабынып китә иде. Кыз, итәкләрен җыештырып, яр буена утырды. Аның күңеле бүген барлык нәрсәне яхшы итеп кенә күрергә тели. Су буенда йөрүче әнә теге ак фуражкалы кешеләр дә бик әйбәт кешеләрдер, Идел* эченә көймә белән кереп баручы әнә теге егет белән кыз бик бәхетл ел әрдер, яр астындагы әнә теге сыңар тәрәзәле йортта яшәүчеләрнең дә тормышлары үзләре өчен бик матурдыр... Мәгъсүмә күңел сафлыгыннан кулларын кояшка таба сузып: «Их, рәхәт тә соң дөньяда яшәү!» дип әйткәнен сизми дә калды.
Тезләрен куллары белән кочаклап, битен тез башларына куйды. Якында гына ниндидер ялгыз сары чәчәк, ялкын төсле чәчәк, үсеп утыра иде. Күз’ карашы шул чәчәккә төште. Мәгъсүмә аны өзмәкче булып сузылды, ләкин кулын кире алды. Үссен. Ялкындай күзләре белән кызга карап, чәчәк: «Тимә син миңа, минем шушында Иделгә сокланып утырасым килә», дип әйтә кебек иде.
Аппак шомырт чәчәкләре кочаклаган бер малай узып бара икән. Мәгъсүмә сүзсез генә аңа таба кулын сузды. Гаҗәпкә каршы, малай бер уч шомырт чәчәге тоттырып китте. Кыз бите белән чәчәккә күмелде. Күңеле кебек керсез ак чәчәкләрдән бик тәмле ис аңкый иде.
Кинәт... Эчләргә шом салып, шәһәр өстендә чаң үкерә башлады. Бап! Баң! Баң!.. Мәгъсүмә куркып урыныннан сикереп торды. Нәрсә бу? Әллә дошман киләме? Әллә шәһәргә ут каптымы? Кешеләр йөгерешкән якка Мәгъсүмә дә йөгереп китте. Чаң авазы кешеләрне чакыра, кешеләр урам буйлап чабалар, ләкин ни булганын белмиләр. «Иик чаң сугалар? Нәрсә яна?» дип бер-береннән сорашалар. Мәгъсүмә йө- герде-йөгерде дә арып туктады. Чәчәкләрен учына кысып тоткан, ләкин чәчәкләре турында оныткан иде ул. Күргәч яңадан борынын ак күбек эченә төртте. Яшьтән таныш шомырт исе гаҗәп тәмле иде.
Шаулаша-шаулаша кайтып килүчеләрне туктатып, ААәгъсүмә сорашты. Мыеклары салынып төшкән сары, ябык кеше: «Балалар йорты янды, — диде. — Зпамо, тәмәке тартканнардыр, көн әнә нинди кызу...» һәм ул, көннең кызулыгын расларга теләгәндәй, күзләре белән кояшка таба ишарәләде.
Икенче көнне иртән Мәгъсүмә йокысыннан торып, битләрен дә юып өлгермәде, квартир хозяйкасы Шәмсекамәр җиңги:
— Сине бер ир кеше сорый, -керсенме? — диде.
— Юк, юк, кермәсен, — дип, ААәгъсүмә мич артына ук кереп посты. Ул әле «киенеп өлгермәгән иде. Кем уйлаган бит аны шулай иртә килер дип. Мәгъсүмә чуалып, буталып калды. Кичә генә авырып яткан кеше... «Синең өчен авыру башы белән сикереп торган, — диде күңеле, — шатлан, кызый, сине эзләп шулай иртүк килеп җиткән...»
Кыз киенгән арада Чека председателе ишек алдында көтеп торды. Өстендә яңа кием. Кияү егете төсле, матур һәм көяз иде ул бүген.
Бераздан Шәрифҗанны өй эченә чакырып керттеләр. Мәгъсүмәнең оялган күз карашы белән Шәрифҗанның әрсез карашы очрашты. Аның бу карашыннан Мәгъсүмә һәрвакыт куырылып төшә һәм югалып кала иде, шул ук вакытта бу кыю караш кызның күңеленә бик ошый да иде.
Мәгъсүмә, сихерләнгән шикелле, хәрәкәтләнә алмыйча һәм сүз ката алмыйча байтам торганнан соң гына, сихер көчен җиңеп, ниһаять телгә килде:
—- Шәрифҗан абый, узыгыз. •
Чәй эчкәндә Мәгъсүмә авызына капкан сыныгын чәйнәргә базмыйча утырды. Башка кешеләр арасында ул бер дә алай булмый, ә менә Шәрифҗан абыйсн аны шулай итә дә ташлый.
94
Хуҗа хатын, рәхмәт төшкере, үзенең монда артык икәнен аңлаган, өйдән чыгып киткән. Шәрифҗан форсаттан файдаланып калырга булды: эчә торган тәлинкәсен куеп, кызның каршьгсына килде.
— Мәгъсүмә, сеңелем, — диде. — Кыш көне сөйләшкәннәребезне хәтерлисеңдер? Мин синең жавабыңны көтәм бит!
Мәгъсүмәнең бер агарып, бер кызарып торган битләре тагын әкрен генә аллана башлады, бераздан <ике яңагы икесе дә кып-кызыл булып кызарды. Чынаяк төсле ак күз алмалары, зур күзләре бу минутта аеруча матур иде. Ул, Шәрифҗанның текәлгән үткен карашларына чыдый алмыйча, бер якка борылды да:
— Шәрифҗан абый, — диде, — хәзер сорама, ярыймы, мин оялам.
— Ризамы миңа чыгарга? Әйт инде, ризамы?
Мәгъсүмә, алдындагы чынаягына карап, әкрен генә:
— Әүвәл сиңа ике соравым бар, — диде.
— Нинди? Сора.
— Хәзер түгел, икенче вакытта.
— Юк, хәзер үк сора. Аннары син качасың, сине табып булмый.
Мәгъсүмә үзенең ал тырнакларына карап-карап торды да башын калкытты.
— Хәзер түгел, ярыймы?
Аның тавышында инәлү яңгырый иде.
— Кайчан?
— Бүген. Тик хәзер түгел. Мин оялам.
һәм ул учлары белән битен үк каплады.
Чәй урынын да җыймыйча, алар урамга чыктылар. Көн Шәрифҗан шикелле көяз һәм матур иде. Кояш янгын каланчасын узып киткән, галәмәт кыздыра. Мәгъсүмә белән Шәрифҗан урамның күләгә ягыннан баралар. Капка төбендәге скамьяларга чыгып, карт сөякләрен иртәнге кояшта җылытып утыручы гайбәтче карчыклар, Чека председателенең ниндидер кыз белән узып баруын күргәч, бер-беренә терсәкләре белән төртештеләр.
— Кара, иблис мәлгунь, нинди сабыйны иярткән.
— Ата-анасыз берәр ятимәдер, тамагы ачканга чыдаша алмыйча, ипиенә була тагылгандыр.
— Үзе ишедер әле, марҗадыр...
— Мөселман кызы ич, күрмисеңмени. Бичараның йөзеннән иман нуры да китеп бетмәгән әле, яңарак кына себерелә башлагандыр.
— Ай үләм! Яңарак кына. Бишектән үк тотына хәзергеләр.
Мескен Мәгъсүмә, убырлы карчыкларның ниләр лыгырдавын ишетсә, оятыннан җир тишегенә кереп китәр иде. Ул ишетми, карчыклар шундый начар уйда булырлар дип башына да китереп карамый, Шә- рифҗаннан уңайсызланмаска, аның күз карашыннан курыкмаска тырышып, әкрен генә янәшә атлый. Кая баралар соң алар? Сорасаң үзләре дә әйтә алмаслар иде. Аяклары кая таба илтсә, шунда таба баралар.
Күңелләре хуш, иреннәре елмая. Сөйләшкән сүзләрендә әлләни мәгънә дә юк. Күзләренә ни чалынса, шул турыда сөйләшеп алалар. Баш өсләреннән кара карга очып китте. Шәрифҗан аңа бармагы белән төртеп күрсәтте, янәсе, әнә нинди матур карга очып бара. Чирәмгә чыгарып арканланган кәҗә бауга чорналып беткән, нишләргә белмичә, яшелле-мөшелле тавышлар белән акыра. Шәрифҗан, йөгереп барып, аны тиз генә бәладән коткарды. Әнә бер малай коймага менгән, канә- фер чәчәген ботарлап ята. һәйт! Малай әйләнеп карады, ләкин зыян, итүеннән туктамады.
Бара-бара урамның башына килеп җиттеләр. Шәһәр бетте, кыр баш-ланды. Ерак та түгел, яшел стенадай урман басып тора, һавада, ка-
95
патларын җәеп җибәреп, тилгән әйләнә. Күңелле дә соң җәй көне! Шә- рифҗан кызның -иңбашларыннан тотып, үзенә табарак елыштырды.
— Мәгъсүмә, я сора инде.
— Оялам, — диде кыз һәм тагын кызара башлады.
— Нинди сорау соң ул, шундый оялта торган?
Кыз уңайсызланып елмайды, аның чыраенда, күзләрендә эчке көрәш сизелеп тора иде.
— Әйтим микәнни соң? Берсен әйтәм. — Шулай диде дә тагын тотлыгып калды. — Шәрифҗан абый! — дип башлады ул аннары,— син... син моннан соң... кеше атмассыңмы?
Шәрифҗан кулларын җәеп җибәрде.
— Мин бит кеше атмыйм, контрларны гына атам. Анда да үз кулым белән түгел. Үз кулым белән мин 1бер генә кешене... юк, кешене түгел, бандитны аттым.
— Берне булса да аттың алайса? Я «кемне аттың, әйт?
Шәрифҗан авыл талап йөрүче бандитлар атаманын ничек атып үтергәнен сөйләп бирде. Кыз, башын төшереп, байтак дәшми барганнан соң, керфекләрен сирпеп, күзләрен егеткә күтәрде.
Ә моннан ары, Шәрифҗан абый?
— Атмам дип вәгъдә итә алмыйм.
— Менә шул-шул. Әти белән әни гомер сиңа бирергә риза булмаслар.
— Бөтен кеше дә ата-ана ризалыгы белән генә чыкмый.
— Ә мин аларның хәер догасыннан башка чыга алмыйм. Бәхетсез булырмын дип куркам.
Тегермән турысында болытлар кабара башлаган иде. Ул да булмады, еракта күк күкрәгән тавыш та ишетелде. Ә шәһәр өстендә кояш яндырып кыздыра иде әле.
— Икенче соравыңны да бир инде, — диде Шәрифҗан елмаеп.
Мәгъсүмә уйга талган иде. Болыт ягыннан исә башлаган җил кызның маңгай өстендәге чәч бөртекләрен кыймылдатып куйды. Шәрифҗан аның бу минуттагы тын, сабыр матурлыгына сокланып, ирексездән Мәгъсүмәгә таба талпынды. Кыз уянып киткән кебек булды, күзләрен зур итеп ачып, Шәрифҗанга карады, башын төшерде.
— Я инде икенче соравыңны!
— Ансын хәзер әйтмим. Әйтә алмыйм, оялам.
— Күзләреңне йомып әйт, — диде көлеп Шәрифҗан, — давай икебез дә күзләребезне йомабыз — син әйтәсең.
— Юк, хәзер түгел, Шәрифҗан абый.
Җил көчәйде, болыт ак төстән шәмәхә төсенә керә башлады. Ара- тирә елдырым уйнаганы күренеп китә иде. Шәрифҗан белән кыз кайта башладылар.
Болыт шәһәр өстенә килеп җиткән, урамнар караңгыланган. Агач башлары иеләләр, яфраклар кайный. Ул да түгел, озын урам буйлап «пәри туе» чабып узды. Яңгыр тамгалый башлады. Урамдагы кешеләр кайсы кая йөгерештеләр. Шәрифҗан белән Мәгъсүмә дә, йөгерешеп барып, бер капкага ышыкландылар. Ләкин, бәрелеп-сугылып искән каты җил, яңгырны әллә кайлардан алып килеп, болар өстенә сибә «иде.
— Әйдә миңа,—диде Шәрифҗан һәм, кыздан рпзалык-мазар сорамыйча кулыннан тартып алып китте.
Чыланышып, мышкылдашып беткән килеш парадный ишектән йөгерешеп керделәр дә, бер-беренә карашып, көлешә башладылар. Мәгъсүмәнең чәчләре маңгаена төшкән, юеш күлмәге ботларына сыланган иде. Шәрифҗан ябырылып кочаклады да, кызның башын артка каерып, авызыннан йотлыгып үбә башлады. Аннары кызның: «Юк, юк, шушын-
96
да гына торабыз, шушында гына...» диюенә карамастан, кулларыннан тартып, баскычка алып менеп китте.
Алар бүлмәгә килеп керүгә, яшен чалтыратып җибәрде. Тәрәзә пыялалары ыңгырашып куйдылар. Кызның якынлыгыннан, тәрәзәләрдә бер сүнеп, бер кабынып торган каты яшеннән тәмам шашып киткән Шәрифҗан Мәгъсүмәнең биленнән кысып алды да, кайнар сулышы белән кызның иреннәрен пешерә-пешерә:
— Икенче соравың! Тизрәк бул! — дип пышылдады.
— Шәрифҗан абый җаным, нишләвең бу, кирәкми!
— Икенче соравың!
— Җибәр, сулуым кысылды, Шәрифҗан абый... бәгырем, кирә... кир...
Кызның Шәрифҗан күкрәгенә терәлгән куллары хәлсезләнеп бөгелде. Колакларында аерым-ачык кичәге ^аң авазы яңгырый башлады, кичәге тәмле шомырт чәчәге исе борын тишекләренә бөркелде...
Чалырга алып барган сарык бәтие кебек калтыранган кызны Шәрифҗан күтәреп китереп салды.
Төнне-көнне белештермичә, алар бер-беренең кочагыннан чыга алмыйча яттылар. Телефонга җавап бирмәделәр, килгән кешегә ишек ачмадылар. Дөньяда ашау-эчү барлыгын да оныттылар. Иртән уянгач, Шәрифҗан торып, Чекага китте. Анда барып керүгә, Якуп аны янган балалар йортын карарга алып китте. ЛЧорт әлләни зарарланмаган иде. Шулай да балаларны Идел буендагы, көзли беравык ревком башлыклары торып чыккан зур пыяла балконлы йортка күчерергә булдылар. Чекага борылып кайтуга, Шәрифҗан Мәгъсүмәгә шалтыратты. Алар менә шулай бергә тора башладылар.
23
Хәлим, битенә кояш нуры төшүдән уянып, күзләрен ачты. Кайда ятам соң мин? дигәндәй бер каранып алгач, күрше кроватьларда чай- рап йоклап ятучы Биктәшне, Әкәм-Төкәмне, бүтән малайларны күргәч кенә, үзләренең кичә, мәш килеп, Идел каршындагы шушы балконлы йортка күчеп килүләрен, ябык пыяла балконда әйбәт урын алу өчен кичтән талашып, бетүләрен хәтеренә китерде. Аннары кичә яңа йорт белән танышып йөрүләре исенә төште. Янәшә генә зур алма бакчасы бар икән. Койма ярыгыннан карап, бакчаның сакчысын күрделәр. Зәңгәр чырайлы ир уртасы бер адәм, сыйраклары озын, үзе чандыр, чирле кеше булса кирәк. Алмалар өлгергәч, аның белән дуслашмый булмас.
Яңа өй малайларга бик ошады. Идел тавының кырыена ук килеп баскан да, үзенең матур пыяла балконы, зур-зур тәрәзәләре белән пассажир пароходын хәтерләтеп, тау астына Иделгә сикереп төшәргә дә йөзеп китәргә җыенгандай тора иде. Балконыннан карасаң, бөтен Идел өсләрен, узып баручы пароходларны, аргы яктагы әллә ничәшәр чакы- рымга сузылган урманнарны, яшел болыннарны күрергә була иде. Бер ягы уңайсызрак: йорт ике катлы булганга тәрәзәләреннән йөрер хәл юк, аскы катка төшәргә, коридорны үтәргә кирәк, шуннан соң гына урамга чыгарга мөмкин. Хәер, ансының да җае табылды: юан бау ишеп, балконнан бауга ябышып төшүне көйләделәр.
Юк, бу йорт мактап бетермәслек әйбәт. Тегесе янып яхшы итте. Хәлим, одеялын күтәреп атып, урыныннан сикереп торды да тәрәзәгә йөгереп барды. Кичә кич алар йокларга ятканда ай нурында коенган Идел хәзер ак томан җәймәсе астына кереп поскан иде. Аргы яктагы күлләрдә дә чүмәлә-чүмәлә томан өелеп тора иде.
Хәлим йоклап яткан малайларның өсләреннән одеялларын йолкып- йолкып атты.

— Торыгыз, йокы чүлмәкләре! Иртәнге матур сәгатьләрне күрми каласыз. Киттек коенырга!
Әкәм-Төкәм уянды, тора башлады, ә Биктәшнең уенда да юк. Одеалын йолкып ыргытканнан соң да, бөгәрләнеп йоклый бирә. Хәлим аптырагач, йөгереп килеп, аның баш астындагы мендәрен тартып алды, мендәр белән шап иттереп берне кундырды. Шунда да Тубалның күзләре ачылмады. Тезләрен авызына тикле тартып, янә йокыга чумды. Идәнгә өстерәп төшерә башлагач кына, малай уянды.
— йокы симертеп туймадыңмыни әле? — диде аңа Хәлим. — Кара әле син әнә: Иделдә су урынына том-ан ага!
Иртәнге икмәкне ялмап йоткач, Хәлим мәктәбенә чапты. Юлда «Ком- клуб» каршына туктап, белдерүләр укыды. «Алла бармы?» дигән доклад сөйләячәкләр икән. Кичен килермен дип, күңеленә беркетте дә тизрәк йөгерде. Сары чәчәкле сәрби куагы чәнечкеле кулын койма аша Хәлимгә сузып калды.
Дәрестән соң өйгә кайтып .керсә, Арслановтан хат! Карандаш белән ашык-пошык тырнаштырган кәгазьне малайлар кулдан-кулга йөртеп укыдылар. «Колчажны пыр туздырып куып барабыз», дип яза иде Арсланов. Үзе дә, аты да исән-сау икән.
Тиз генә картадан Арсланов йөргән җирләрне эзләп таптылар да. бармаклары белән төрткәләп, муеннарын боргалап, карап тордылар. Арсланов абыйлары шушы төшләрдә бәдбәхет Колчак белән якалашып йөри бит инде...
Өстәл янына өелешеп, бергәләп, җавап яздылар. Бергәләп почтага илтеп салдылар. Ләкин аларның бу хатлары инде Арсланов кулына барып кермәс. Ни хәтле генә көтсәләр дә, җавап хаты да килмәс. Агый- делне ат йөздереп чыгып барган чакта, снаряд төшеп, Арсланов каты яраланды. Атының да күкрәгенә шрапнель тигән иде. Ат көч-хәл белән яр кырыена чыгып егылды. Арслановны, атның муйнына чытырдап ябышкан хәлдә, үле килеш таптылар. Кабере Агыйдел буенда, тау битендә...
Көн кичке якка авышкач, Хәлим, клубка барырга дип, Биктәшне ияртеп урамга чыкты. Алланың барын-югын тубалбаш Биктәшнең бик беләсе килә иде. Авыл урамы төсле ямь-яшел урамнан икәү тиз-тиз атлый башладылар. Казлар инде чирәм чемченеп туйганнар, ак кар өеме төсле булып, урам уртасында йоклыйлар. Тик үләт кырасы кәҗәләр генә: тагын кая кереп, нинди зыян ясыйсы икән? дигәндәй, һаман бакча эчләренә күз аталар, койма араларына башларын тыгарга азапланалар иде.
Чатны борылгач, Хәлим ерактан ук үзләренең тарих укытучылары Халит Җамалины күреп алды. Аркылы урамнан Җамали боларга таба чыгып килә иде. Бу теге дәрес биргәндә төкреге арткы партага хәтле чәчри торган, «бастовка» ясаучы мөгаллимнәр исеменнән көзли ревкомга петиция белән барган мөгаллим үзе иде.
Хәлим, тегенең -күзенә чалынмас өчен, ачык «капкаларның берсенә йөгереп керде дә, баганага посып, Җамалиның артыннан карап калды. Озын буйлы, уклау йоткан шикелле үрә каткан гәүдәле... Өстендә җи- ләнсыман нәрсә, башында агач кәнди шикеллерәк сай бүрек... Әллә кичке намазга баруымы? Мәчеткә йөри дип сөйлиләр бит аны...
— Кая таба китте? — дип сорады ул Тубалдан.
— Анаулый.
— Мәчеткә! Валлаһи мәчеткә! Әйдә’ артыннан барабыз!
Мәчет урамына борылып кергәч, Халит Җамалины тагын күрделәр, һаман шулай туры каткан килеш, әкрен генә атлый иде ул. Күздән ычкындырмыйча, артыннан озак кына бардылар. Мөгаллим мәчетне узып .китте. «Их, кермәде бит!» дип, Хәлим үкенечле итеп көрсенде.
7. .с. ә.- № ю. 1 97

98
Докладка иртәрәк икән әле. Спорт залына уздылар. Кулларына акбур ышкып, идәндәге герләрне күтәреп карадылар. Ул арада клубта халык артты, спорт залына кеше тулды. Мышкылдашып беткән Хәлим белән Биктәш герләрне олыларга биреп, үзләре аркылы тимердә мәтәлчек атарга керештеләр.
Кайнап торган коридорда кемдер Хәлимнең җиңеннән тотты. Күтәрелеп караса, елмаеп Якуп абзасы басып тора. Ул да түгел, Якуп малайны бөтереп алып үзенә кысты да:
— Безгә юлны оныттың, — диде. — Больницадан соң качып чыгып киттең дә эзеңне дә күрсәтмисең. Ни булды сиңа? Әбиең гел искә ала үзеңне. Давай бүген тары боткасы ашарга кил. Киләсезме? — диде ул, Хәлим янындагы шадра малайга карап, иптәше икән дип чамалап.
Малайлар боткадан баш тарта алмадылар. Вәгъдә биреп, доклад тыңларга кереп киттеләр. Якуп урамга чыкты. Бүген ул яңа ат алган крестьян агай кебек шат иде. Такта заводы күзгә күренеп үсә! Гадәтгә Якупның хезмәте кеше күзенә күренми, ә бу эш бөтен шәһәрнең күз алдында. Совет властеның дошманнары: большевиклар искене җимерергә оста, ләкин яңаны салу кулларыннан килми, дип кычкырырга яраталар. Күрсеннәр!' Без яңаны да сала башладык.
Урамда сикерешеп уйнап йөрүче балаларның берсенә Якуп кулы белән орынып узды. Картая ахрысы инде: бала кирәксенә башлады. Әнкәсе карчык көн саен аптырата: «Өйлән, улым, соң түгел бит әле5», ди. Әйләнәм дип, теләсәң кемне тотып алып кайтып булмый бит. Хатын- кыз күзләп йөрү аңа хәзер килешми, аннары вакыты да юк. Кеше балаларына кызыгып йөрергә кала инде. Хәлимнең балалар йортыннан китәсе килми, ияләшкән. Әйдә, коллектив эчендә, үз ишләре арасында үсүе хәерлерәк.
Якупка ишекне әнкәсе ачты.
— Әни, — диде Якуп, анасын култыклап алды, — бүген безгә кунаклар киләчәк. Күп итеп тары боткасы пешер.
— Ни бәйрәм, ни туй, каян килгән кунаклар ул, балам? Ничә кеше?
— Икәү. Хәлим үзенең иптәше белән. Мин" Идел буена төшеп ме- нәм.
Якуп утын ваклап кертте дә төшеп китте. Яз көне сал белән китерелгән, тау астына өеп куелган бүрәнәләрне карап йөрде. «Озакламый ярдыра башларбыз, завод өлгерә, — дип куанды ул. — Шул кечкенә генә завод кисәге совет властен мактаган мең докладтан болайрак булыр әле. Митингылар заманы үтеп бара...»
Идел өсте пыяладан коеп ясалгандай шома иде. Шушындый матурлык белән күрше яшәп, килеп күрергә вакыт тапма инде! Туңган күңел... Юк, өйләнергә кирәк.
Якуп үпкәләре тулганчы бер киерелеп сулады да шаулатып кире чыгарды. Күңеленә шатлык агыла, мускуллар үзлегеннән киерелә... Нәрсәдер бер нәрсә эшләп ташлыйсы, һич югында бөтен Идел буйларын яңгыратырлык итеп бер кычкырасы килә иде.
Якуп кинәт иелде дә нарат бүрәнәсенең башыннан китереп тотты, бер җилкенүдә бүрәнәне аягүрә бастырып куйды...
Тиле... Берәрсе карап торса... Тукта, нишләп ул шкипердан көймә алмый да аргы якка чыгып китми?..
Каерылып ишкәк ишкәндә ул тагын уйлап барды: «Колчакны тибеп аттык, хәзер эшләргә дә эшләргә!..»
Болында йөреп, сулар коенып, өйгә әйләнеп кайтып кергән чакта, кунаклар килеп җиткән иде инде, плита тирәсендә карчыкка булышын йөриләр иде.
Ул көнне Хәлим белән Тубал өйләренә төнлә генә кайтып керделәр.
7» 99
Йокламый көтеп япкан Әкәм: «Алла бармы соң?» дигән сорау белән каршы алды.
— Алласы бер якта торсын, боткасы бик тәмле, — диде Тубалбаш.— Болай ботка белән сыйлый торган булгач, доклад саен барам, — дигән булып, Әкәм каршында иреннәрен юри ялап торды.
Әкәм бармый калуына бик үкенде.
24
Җәйге якты шәһәр үзенең күкрәп үскән алма, чия бакчалары белән, урамнарга ялкынлы нур -сибүче кайнар -кояшы белән, күңелле пароход авазлары белән, винтовка күтәреп, ашыга-ашыга үтеп баручы кы-зылармеецлары белән, чирәмдә мүкәләп йөрүче штаисыз сабыйлары белән, ниһаять, һавадагы каргалары, сыерчыклары, чыпчыклары белән: «Мин яшим!» дип кычкырадыр, «Кышкы суыкларда күгәреп катсам да, тиф утында саташып ятсам да, каберлектә яңа каберләр бик күп артса да, ачлыктан битләрем саргайса да, мин исән! Ачлык та, тиф тә, Колчак та мине җиңә алмады һәм берәү дә мине җиңә алмас!» дип бөтен дөньяга куанычлы аваз саладыр кебек иде.
Хәлим коенып чыкты да тау битенә утырды. Аның ялгыз гына уйлый торган уйлары бар. Әнә шул пристаньнан кичә Кафия авылга җәйнең-җәй буена әбиләренә кайтып китте. Пароходка озата төшәргә кыз үзе әйтте, тик әти-әнисенең күзенә чалынмаска, бер кырыйда басып торырга кушты.
— Кара аны, мин күрерлек җиргә бас, — дигән иде ул.
Хәлим шулай итте дә: пристаньның койрыгына чыгып, мичкәләр янында басып торды.
Пароход, ак күбекләр кайнатып, Идел уртасына таба борылгач, Кафия эшләпәсен селки башлады. Әтисе белән әнисе яулык болгарга тотындылар. Хәлимгә алар кызганыч тоела иде, чөнки Кафия аңа алдан ук әйтеп куйды: эшләпәмне мин синең өчен изәрмен, диде. Кафия бөтен нечкә гәүдәсе белән Хәлим ягына талпынган, эшләпә тоткан кулын да аңа таба сузган. Шуны тегеләр күрмиләр микәнни? Аның каравы Хәлим бик ачык күрә, һәм аңа бик рәхәт...
Пыяла сыртлы озын дулкыннар калдырып, пароход инде ерак китте. Палубадагы кешеләрне аерып булмый башлады. Шулай да Хәлим Кафияне чамалый, йомарлап тоткан кепкасын болгый.
Менә кызның эшләпәсе соңгы тапкыр ак күбәләк төсле җилпенде дә күздән югалды. Кафиянең әти-әнисе, баш очларына зонт ачып, тауга таба атладылар.
Бәдри киткәч тә Хәлимгә беркавым моңсу булган иде. Гел этле- мәчеле яшәсәләр дә, киткәч, күңелнең бер кырые кителеп калган иде. Хәзер менә тагын бер якын кешесе китте. Бәдри ише генә түгел. Бик ямансу булып калды Хәлимгә...
Кафия хат язарга тиеш. Хәлим инде санап та чыгарды: кайткач ук язса, дүшәмбедән дә калмый хат килеп җитәчәк. Дүшәмбегә тагын биш көн! Хәлим инде күңеленнән җавап хаты да язып йөри.
Ул, сөлгесен тотып, өйгә менде. Үзенә тигән икмәк кисәген бер бал кашыгы шикәр комына мана-мана ашап, бер кружка кайнар су эчкән- тән соң, китап төпләү мастерскоена барырга дип, урамга чыкты. (Җәйне тырай тибеп уздырмас өчен, ул шәһәр мастерскоена хезмәткә в«ергән иде.) Язлый субботник ясап тротуар буйларына утырткан агачлар ярыйсы гына тернәкләнеп киләләр. Комклуб каршындагы юкәләр дә ябалдаш җибәргәннәр.
Клуб яныннан узганда, Хәлим тукталды. Бүген спектакль бар! «Уфа каласын азат иткән шанлы Кызыл Гаскәр хөрмәтенә тамашага куеладыр: «Канлы көннәрдә», драма дүрт пәрдәдә, баш каһарманны үтидер
100
фәлән, керү хакы — бер кием җылы оекбаш, якн җылы бияләй, яки ярты кадак сохари, яки бер пачка махорка, «яки «яхшы китап, иске заман китабы кабул ителми», дип зур-зур хәрефләр белән афишага язылган иде»
Хәлимнең китаплары барысы да Кафия бүләк иткән китаплар, алар- ны ул кемгә дә булса илтеп бирү түгел, ни җитте кешенең кулына да тоттырып карамый! Ә «Канлы көннәр»не күрәсе бик килә. Мастерскойдан берәр китап сорап алып булмасмы?
Хәлим көндез дә электр лампасы сүнеп тормый торган караңгы таш коридорны ботинкылары белән гөр китереп барды да югары катка мастерской бүлмәсенә менеп китте. Бүлмәне иске китап баскан. Өстәлләргә дә китап өелгән, тәрәзә төпләренә дә, идәнгә дә... Киштәләрдә дә китап.
Хәлим белән эшли торган Әбелгасыйм исемле малай әле килмәгән. Кызык малай ул Әбелгасыйм. Барлык хәрәкәте чиктән ашкан әкрен. Елмаерга уйласа, авызын ерып җибәргәнче ярты сәгать үтә, ерылган авызны кире җыеп алыр өчен тагын әлләни гомер кирәк. Ашаганда да ул бөтен кешедән артта калып ашый: авызына китергән кашыгыннан җирәнгән кебек, әлләни вакыт йөзен чытып, башын боргалап утыра. Инде берәр яры чакырсаң, ул җыенып өлгергәнче ярты көн узып китә, ахырда кул селтәп үзең генә чыгып китсәң, син дөньялар гизеп кайтып кергәндә, ул әле яңа гына әзерләнеп беткән була...
Аны ничек китап төпләү эшенә алганнардыр. Энәсен бик озын итеп саплый да, җебе чуалып тегә алмый тик утыра. Бу «малайны Хәлим кайчандыр әнисеннән ишеткән бер әкияттәге җен кызына охшата иде. Имештер, җен кызы белән адәм кызы кем тизрәк күлмәк тегәрдәй бәхәсләшкәннәр. Җен кызы, бер саплам белән тегеп бетерерлек булсыщ тагын саплап вакыт әрәм итәрлек булмасын дип, энәсен бик озын итеп саплаган да тегә башлаган. Чәнчеп ала икән дә, энәсен учлап, ишеккә таба йөгереп китә икән, чәнчеп ала икән дә йөгереп китәх икән. Адәм кызы бик кыска саплап тегә икән. Җен бер чәнечкәнче биш чәнчеп өлгерә икән. Күлмәкне ялт теккән дә бетергән. Ә пәри кызы, җебенә чуалып, идәнгә егылган, адәм кызы тартып торгызмаса тора да алмаячак икән.
Хәлим Әбелгасыймны менә шушы җен кызына охшата инде. Бер тапкыр шулай дип малайның үзенә әйтте, теге сәгать буе авызын җыеп ала алмый йөдәп чыкты...
Мастер инде килгән. Аларның мастерлары бик калын пыялалы күзлек киеп йөри, шулай да начар күрә булса кирәк, идән такталарын аяклары белән капшап-капшап кына атлый, башы гел иелгән була... Үзе яхшы кеше, өйрәнчек балаларны бер дә әрләми...
Хәлим* китап тегә торган станок каршына утырды, кулына энәсен алды. Нишләптер, Кафиянең пароходтан эшләпә селкүе күз алдына килде. Кафия турында уйлау аңа рәхәт иде. Юк, Хәлим бүген спектакльгә бармас. Кафия авылда ялгыз йөргәндә, Хәлимгә күңелле спектакль карап утыру оят булыр.
Энәсен саплады, тегә башлады. Өч тапкыр да чәнчеп өлгермәде, ишектән мастерның күзлек атландырган зур борыны күренде.
— Галиуллин, кил әле.
Малайлар мастерны Әлләкем Иванович дип кенә йөртәләр, чөнки •исеме отып калырлык түгел, бик авыр.
Әлләкем Иванович Хәлимне күрше бүлмәгә ияртеп керде дә, өстәл каршындагы урындыкка утырырга кушып, үзе чыгып китте. Гадәттә бу бүлмәгә малайларны кертмиләр, монда сафьян тышлы, алтын путалы бик кадерле, бик калын китаплар киштәләрдә тезелеп тора, ә мастер кереп киткән янәшә бүлмәдә тагын да кадерлерәк китаплар бар дип сөйлиләр, анда мастерской башлыгы белән Әлләкем Ивановичтан башка берәүгә дә аяк басарга рөхсәт ителми иде.
101
Мастер аның алдына бер иске китап китереп куйды. Китапның саргаеп беткән битләрен ачып, җиткән тырнагы белән төртеп күрсәтте.
— Нишләргә икәнен беләсеңме?
Соң инде белмәскә, Хәлим бер .бүген генә китап төпләми! Ертылган битләренә тәмәке кәгазеннән ямау салырга, бөрешкән җирләрен сөяк пычак белән тигезләргә...
— Кара аны, бу бик кадерле китап!
Хәлим, төшендем дип, башын селкеп куйды да тәмәке кәгазе белән килемгә сузылды. Китапта ниндидер хәлифә бер кызны үтерергә тиеш була да кыз аңа: «Падишаһым солтаным, иске чабата олтаным, үтергәнче бер әкият сөйләргә боерыгыз», ди. Хәлифә, сөйлә, ди, рөхсәт итә. Кыз: «Баш өсте» дип сөйләргә тотына. Төн буе сөйли, әкиятнең иң кызык җиренә җиткәндә генә таң ата, »кыз туктый, калганы иртәгә, ди. Иртәгесе көнне тагын төннең-төн буе сөйли, янә таң ата, кыз янә, калганы иртәгә, ди. Әкият һаман бетми. Кызны Хәлифә һаман үтерә алмый...
Кыз Хәлимнең күз алдына Кафия булып килә. Малай Әлләкем Ива-новичның кергәнен дә сизми калды.
— Я, эшләр ничек? И! Син укырга тотынгансың ич!
Хәлим китапны тизрәк табакларга аера башлады, иске җилемнәрен пычак белән кырды, ертык битләрен ямап куйды. «Өйгә сорап торсаң, бирер иде микән?» дип уйлый иде ул.
— Юк, Галиуллин, — диде мастер, Хәлим китапны сорагач, — өйгә бүтәнне бирәм мин сиңа.
Бүтәне үзеңә булсын! Хәлимнең шушысын укыйсы бик килә. Эш беткәч, китапны шыпырт кына изүенә ты<кты да чыгып тайды. Ул шулай китапларны мастерскойдан өйгә ташып укый торган булып китте. ААас- тер сизсә дә сүз әйтми иде. Тик бер тапкыр тына: «Кара аны, югалтма», дип кисәтте.
Хәлим балалар йортының күршесендәге бакчада алма саклаучы Трофим дәдә белән дуслык төеннәрен бик каты итеп төенләргә өлгергән иде инде. Трофим да китап яратучы булып чыкты. Тик ул дини китаплар ярата икән. Хәлим аңа да китап ташый башлады. Баш тирәли нур чәчелгән алла сурәте, тәре сүрәте төшерелгән китаплар мастерскойның караңгы бүлмәсендә бик күп. Шуннан ала да Хәлим күтәреп кайта.
Бер шулай җыен алла, җыен икона белән тулы китапны кыстырып кайтып барган чагында, гадәтенчә Комклуб ягына сугылды. Баскыч басмасында ниндидер бер авыл карты утыра иде. Якынрак килсә...
— Әссәламегаләйкем, Миңнулла бабай! — дип, Хәлим картның алдына йөгереп барды.
- — Ә син мине каян беләсең? — дип сорады Берьярым Миңнулла, казык башындагы карга шикелле борылып.
— Мин ич бу, Миңнулла бабай! Сезнең авылныкы.... Түбән очның Галиулла малае.
— Ничек монда килеп адашасы иттең? Өстең-башың бигрәк әйбәт.
— Мин бит балалар йортында торам.
— Әйтәм җирле... Мине дә алмаслар микән синең янга, кием-салым иик тетелде.
Миңнулланың өсте чынлап та бик ярлы иде. Җилкәсендә иске шинельдән бозып теккән чикмән, аякларында чабата, башында «карга оясы» бүрек. Тезләрен ерып җибәреп, арык карчыгасыман иңбаш сөякләрен тырпайтып утыра. Хәлимгә ул бик картайган булып тоелды. Чикәләре ап-ак, битләре кәҗә бите хәтле генә калган. Крестком 1 өчен t
1 Крестком — ярлы хуҗаларга чәчүлек орлык биреп тора, җирләрен сөрергә булыша иде.
102
ураклар, чалгылар алырга дип килгән икән. Шәрифҗан авылга кайткан чагында җир тишегеннән булса да табып бирермен дип вәгъдә иткән булган. Ә үзе юк, Казанга киткән. Якуп мондасын монда икән дә каядыр авыл арасына чыгып олаккан. Көтә-көтә заръьккач, кала урамнарын сәер кылмакчы булып, ары-бире әйләнгән дә, арып, күләнкәгә утырган.
— Авылда ни хәлләр бар соң, Миңнулла бабай?
— Авылдамы? Тегермән тавы күчеп китте, Олы күлнең су анасы вафат, монда чыгар алдыннан гына шүрәлеләр сабранҗасын җыйдык, урманны начар саклыйлар...
— Чынлап, Миңнулла бабай?
— Чынлапка китсә болай: ни дога, ни дуга Биктаһир бабаң бар иде бит. Быел кышлый җирләдек. Казытып куйган кабере булган икән, көрт астыннан таба алмадык. Аннары китереп сиңа тагын бер яңалык шул: Малик абзаң мал кайгысыннан авыруга сапты: тирмәнемне генә булса да кайтарып бирегез, бирмәсәгез, Әҗем изгесенә барып, бөтен авылга бәддога укытам, каккан казыгы да калмаслык итеп каргатам авылны, дип куркыта. Без бик курыкмыйбыз, куркыр заманнар узып китте... Тагы нәрсә? Тагы шул икән әле: авылга читсы кайтты, аны су- гыша-сугыша бүлештек. Менә шул сиңа.
— Ә минем бакча? Торамы?
— Тормый кая китсен ул? Быел, ай, чәчәк куәтле булды! Көзли алма ашарга кайт.
Хәлим олыларча: «Исән булсак кайтырбыз», дигән булды.
— Приютта икмәк кенә чертеп ятмыйсыздыр ич? Берәр һөнәргә өйрәнәсездер?
Миңнулла бабасы алдында Хәлимнең мактанасы килеп китте: янәсе, ул хәзер андый-мондый гына түгел, ә менә нинди калын урыс китаплары укып йөри. Малай әлеге тәреле китапны Миңнуллага сузды.
— А, син әтиеңнән уздырып җибәргәнсең! Ул да, мәрхүм, любуй китапны шытырдатып укып бирә торган иде, ну, мондыйны — юк. Син арттырган, малатсум! Тульке монарда чиркәү сүрәте күп икән.
— Борынгы китап бит.
— Укып та күрсәт инде. Авылга кайткач мактап сөйләрлек булсын. Галиулланың малаен күрдем диярмен, урыс китабын су урнына эчә диярмен.
Китап чиркәү телендә язылган булганга, Хәлим аның бер генә сүзен дә укый алмый иде. Тик шулай да аптырап калмады: китап битенә караган булып, күңелендә калтан Пушкин шигырен чатнатып укып бирде. Миңнулла абза.гызның кәефе бик килде.
— Малатса! Әтисеннән уздырган... — диде. Китапны яңадан үз кулына алып, битләрен ачып-ачып карады. — Син укыдың, ә мин күзле бүкән бер сүз аңламадым. Их, гәҗит сукаларлык кына урысча белергә! Әллә өйрәтәсеңме Миңнулла бабаңны, ә? Белемнән өлешсез калган шул без. Күз дә ачык, баш та юк түгел, ә китап танымыйм.
— Ликбезга йөр, Миңнулла бабай. Авылда бардыр ич ликбез?
— Кышлый йөрделәр. Мине кәмитит бйтната башым белән шулар арасына сабак укырга йөртер идең бугай. Хәзер мин креаком башлыгы, әпәйт сурык пәйт, җыен надан арасына кереп утырып, аптәритеткә сугарга ярамый.
— йомышыңны йомышлап бетергәч, минем янга приютка кил. Күреп китәрсең, — диде Хәлим.
Кайтышлый малай алма бакчасына сугылды. Трофим дәдәсе аңа әлләнинди алты-бишрәк кеше булып тоела. Битендә сакал урынына анда бер төк, монда бер төк кенә үсә. йөзе әллә нинди шешенке, сары, күз төпләрендә ит капчыклары салынып тора, бар сөйләгәне изгеләр дә әүлиялар. Хәер, бизгәк өянәге тотмаганда, болай ул үзе күңелле генә кеше. Кайвакыт башын кырын төшереп, шешенке күзләрен татлы
103
нтеп кысып, җырлап та җибәрә. Солдат шулпасын ашамаган булса ца, солдат җырларын да яратып җырлый иде.
Соловей, соловей, пташечка,
Канареечка жалобно поет,
дип, иңбашларын уйнаткалап, кулларын боргалап җырлавын Хәлим ошата иде.
— Менә, Трофим дә)дә, китап апкайттым, — диде ул.
Трофим китапның битләрен ачып-ачып карады, яхшы дигәнне аңлатып, хатын-кызныкы төсле битенә елмаюсыман нәрсә чыгарды.
—- Әйдә ызбага.
Ызба дигәне такталардан корыштыртан кечерәк кенә бер өй иде.
— Я, кайчан соң инде минем банкчага алма урларга төшә башлыйсыз? Какой сез детдом малайлары, бакчага да төшмәгәч... Әйдә, уз эчкә.
Өй ике бүлемле иде: алгысында коелган алмалар салган әрҗәләр хуш ис таратып тора, эчке бүлмәдә кровать, такта өстәл.
— Алма аша, — дип, ул яхшырак алмалар тутырган әрҗәгә ишарәләде.
Алма өлгерергә иртә иде әле: .әрҗәләрдә коелган кортлы, яшел алмалар гына ята иде.
Хәлим, чыраен сытмаска тырышып, бер алма ашады. Трофим, кроватька сузылып ятып, китап битләрен актарырга кереште.
25
Миңнулла ул көнне Якупны күрә алмады. Якуп Олы Торма волостена съезд уздырырга киткән иде. Казан губернасының күп кенә өязләрендә инде көзли үк, ревкомнар бетерелеп, өяз башкарма комитетлары сайланды, Колчак шаукымы тигән өязләрдә съезд уздыру, башкарма комитетлар төзү сабан чәчүе узгач кына башланды.
Икенче көнне төш авышканда Якуп* тузанга батып, ревком каршына кайтып туктады. Чиркәү күләгәсендәге чирәмгә барып ауган Миңнулла, атлы тарантасны күрде дә, кайтты ахры дип, ти? генә урыныннан торды. Ул йөгерә-атлый килеп җиткәндә, Якуп, киемендәге тузанны кагып, кереп китәргә җыенып тора иде.
— Айяй авылдаш! — диде Миңнулла, Якупның таныш базык гәүдәсен, кояшта кап-кара булып каралган таныш йөзен күздән кичереп,— озак көттерәсең, бик озак!
Якуп та аны шундук төсмерләп алды. «А, Миңнулла абзый!» дип, каршысына барып күреште һәм, сыңар кулы белән аркасыннан кочып, ишектән алып кереп китте.
— Казанга китәр алдыннан Шәрифҗан әйткән иде, — диде ул үзенең кабинетына кереп, пинжәген салып, стенадагы кадакка элгәч һәм күлмәк изүен чишеп җибәргәч, — менә монда йомшакка утыр, Миңнулла абзый, салып ат чикмәнеңне, бүрегеңне дә, менә шулай... Әйткән иде Шәрифҗан: син ураклар, чалгылар сорагансың икән, складта булса, синең бәхетең, алып китәрсең.
—- Булса... Ә син булмаса да юк димә. Беләсең бит инде, бар дигән сүз балдан татлы, юк дигән сүз әремнән әче. Чалгысыз-ураксыз мин авылга кайтмыйм, менә тотам да тау башыннан Иделгә сикерәм, үзегез бинават булырсыз.
Миңнулла, урыныннан торып, Якупның язу өстәленә җәелгән кызыл постауны тотып карады.
— Шундый әгълә нәрсәне җәеп, тәмәке белән яндырып бетергәнсең. Бер чалбарлык постау бар ич монда!
Якуп:

101
*— Чәчүне ничек чәчтегез? Кысыр җирләр күп калдымы? Халыкның кәефе ничегрәк? — дип, авыл хәлләрен сорашырга кереште.
— Кәҗә сөзеп тау егылмас дигәндәй, безнең кәефкә карап кына дөньяның бер җтре дә кылтаймас. Безнең эш хутта дияргә була, Якуп энем. Калчак куылды, халыкның күңеле үсте. Читсы-тавар кайткалап тора, тик шунсы җанны кыйный: шикәр-мазар бер дә юк, аннары тимер-томырга кытлык. Юкса безнең эшләр, иһии!
Миңнулла абзагыз кинәт сүзне авыл хәлләреннән бөтен дөнья масштабына күчереп җибәрде; янәсе, Якуп аны үз авылына ябышып каткан, борын төбеннән арыны күрми торган кеше дип уйламасын әле:
— Бу сәвитский вылач Маҗар илендә дә бар дип сөйлиләр, анда эшләр ничек икән соң? Чалгылар, ураклар җитәме икән?
— Анда әле чират чалгы белән уракка барып терәлмәгән, винтовка белән пулеметны кулларыннан төшерә алмыйлар. Сугыш!
Якуп Венгрия Совет хөкүмәтенең хәле бик мөшкел булуын, Клеман- соның, ультиматум җибәреп, бирелегез, юкса бетерәбез, дип куркытуы хакында сөйләде.
Шәрнфҗанның юклыгы Миңнуллага бик аркылы килде: ул бит Шә- рифҗаннан берәр чалбар да ала алмаммы дип өметләнеп килгән иде, ә Якуптан сорарга базмый.
Шәрифҗан ансын да әйтеп калдырган икән. Миңнулланы Якуп Чека окладына алып кереп китте.
йа, ходай! Монда нинди генә кием-салым юк! Туннар, толыплар, киез итекләр, юрганнар, мулла чапаннары, поп җиләннәре... Барысы да спекулянтлардан, байлардан конфискацияләнгән нәрсәләр. Бер киштәдә гел кызыл товар гына... Бу кадәр малны күргәч, Миңнулла абзагыз- ның башы әйләнеп китте.
— Сайла үзеңә яраклысын, Миңнулла абзый.
— Юк, чалбардан гайри миңа бернәрсә дә кирәкми, әллә син мине... Оят ич... — дип, Миңнулла каршы торып караса да, Якуп аңа баштанаяк бер кат киенерлек кием бирде.
Миңнулла абзагыз тәмам тилереп калды: куллары кылтыр-кылтыр итә, нәрсәгә б?.рып ябышырга белми, дулкынлануыннан рәтләп сүзләрен әйтә алмый. «Җитте, җитте, кирәкми» дип сөйләнә, ә үзе биргәннәрнең барысын да култык астына кыстырып тора. Иң ахырдан Якуп аңа бер кием зур сары ботинка китереп тоттырды.
— Сиңа, олы кешегә, күн итек килешәрәк бирер иде дә, нишлисең, юк: итекләрне фронтка җибәреп бетердек. Яле, киеп кара әле, сыямы?
Миңнулла, идәнгә утырып, чабатасын салды, чолгавын чишеп атты, ялан аякка ботинка чамалап карады.
— Үлчәп теккәнмени! Барып чыкты, бәреп екты бу, Якуп энем. Оек белән какраз булыр, алла боерса!
Миңнулла, идәндә утырган килеш, ботинкаларны икесен ике кулына тотып, әйләндергәләп карап торды. Аның бите җыерылып китте, ул, малайлар кебек, кинәт үксеп елап җибәрде. Якуп аптырап калды.
— Миңнулла абзый, нишләвең бу? Ни булды сиңа?
Карт, үксүеннән тыела алмыйча:
— Бу дөньяда ни гомер итеп... күпме бөкере чыгарып... мин мондыйны... мондыйны кия... — дип яшь аралаш мыгырданды.
Якуп аны торгызды да складтан алып чыгып китте.
— Без синең белән, Миңнулла абзый, хәзер мунчага барабыз, — диде ул. — Мин дә юлда бик каралдым, син дә яңа киемнәреңне киенеп җибәрерсең, мунчадан кайткач, әйбәтләп чәй эчәрбез...
Якуп аны үзендә кунак итеп, крестком өчен чалгылар-ураклар табып биреп, пароходка утырырга кулына рөхсәт кәгазе тоттырып, икенче көнне Гыйльметдиннән пристаньга ат белән озаттырып куйды.

105
Яр буенда сату итүче хатынчкыз рульгнда тозлы балык күреп, Миңнулла абзагыз туктады. Үзенең дә, карчыгының да күптән тозлы балык авыз иткәннәре юк иде. Карчыгы: «Алып кайт!» — дип кычкырып калган иде. Якуптан балык та сорау оят булды.
— Пачум? — диде ул, сыртына ак тоз бәреп чыккан бер вобланың койры гы н н а н тотты.
— Полтара, — диде карга битле хатын, Миңнулланың аягындагы сары ботинкаларына карап.
Миңнулла абзагыз янчыгындагы тәмәке тузанына буялып беткән кәгазь акчаны чыгарып сузган иде, хатын аның кулына сугып җибәрде.
— Полтораста! — диде.
Миңнулла озын итеп бер сызгырды да балыкны ташлап китеп барды.
Тон буе пароходта йокламыйча (чалгыларны урламагайлары!) иртән Богородский пристанена төште, яңа киемнәрен салып капчыгына тыкты, искеләрен киде, базардан атлы юлаучы табып, Тауларга кайтып китте.
Уракларны, чалгыларны ул инде авыл башыннан ук күрсәтә башлады. Менә карагыз, күрегез! Кресткомга нинди байлык биреп кайтардылар. Быел печән чапканда аптырау булмаячак. Чалгысы да чалгысы... Ә урагы! Уенчыкмыни! Әкрен, кулыңны кисмә...
Кызып китеп, ул күлмәкне дә, чалбарны да, тунны чыгарып күрсәтте. Ул көнне Миңнулла абзагызның капкасыннан кеше өзелеп тормады. Карты-я.ше, хатыны-кызы Миңнулланың әйберләрен тотып-тотып карыйлар, башларын чайкыйлар, телләрен чыртлаталар, «бәхете чукынмышның!» диешәләр. Ул да түгел, кайсыдыр тунны үз җилкәсенә чамалап карый, Миңнулла моңа да каршы килми, сыңар күзе белән елмаеп, кешеләрнең кыланмышларына карап тора. Ул да булмый, берсе: «Сатасыңмы тунны, Миңнулла абзый?—дип тотына. — Барыбер ул сиңа ярамый, син бит бу тун авырлыгына, салам кебек, сынып төшәсең!» Миңнулла абзагызның ачуы килә, тунны тартып алып, сәндерәгә ата. Ботинканы Миңнулла кулга бирми, ерактан гына карата, шулай да берничә кеше капшап карарга да өлгерә. Тотып карау бәхетенә ирешкән Бакрач Самат исемле егет (чуенның унбишенче кичәсе төсле кара булганга егеткә «Бакрач» кушканнар), кешеләрне көлдермәкче булып: «Моңа тикле ботинкы мулла кызы ФәХернисада гына бар иде. хәзер инде Миңнулла абзыйда да бар, авылыбызда ике кием ботинкы булды!» дигән иде, шундук аның үзеннән көлә башладылар: «Бакрач тәре, әле син мулла кызларының аякларына күзеңне челәйтеп йөрисеңмени, тукта, мулла абзыйга әйтеп, артыш таягы белән аркаңны каез-
* .латыйк әле үзеңнең!»
Ә кичен, а1выл өстенә йолдызлар сибелеп, кешеләр бүрәнәләргә чыгып утыргач, караңгылык эченнән гел Миңнулла тавышы гына ишетелеп торды. Ул, бер чынга биш ялган кушып, чамасыз арттырып, кабартып сөйли, үзенең ялганына, ахры, үзе дә ышанып утыра иде. Имештер, Якуп аны үз кәбинитенә алып кергән чакта, ишек төбендә басып торучы солдатларга әйткән: «Минем катка менә Миңнулла абзагыз килде, берәүне дә кертәсе булмагыз!» Солдатлар бер кешене дә ишеккә якын җибәрмәгәннәр, якын килүчене штык белән генә борып җибәреп торганнар. Аннары Якуп аны кием-салым складына алып барган. «Ыскыл-ат әкәмәт зур, җүләр әйтмешли, моннан алып Шәй-кат- тәрләргә хәтле булыр». Складка килеп кергәч, Якуп: «Җаның ни тели, шуны сайлап ал, Миңнулла абзый», дигән. Миңнулла тик бары шушы чалбарны гына алган. Якуп моңа бәйләнә калган, юк, мин сине ыскы- латтан чыгармыйм, рвалүтсия хакына страдайт иткән кеше өчен бер чалбар гына малмыни ул, ал менә боларны да, дип үз кулы белән Миңнулланың кар-шысына тау кадәр әйбер китереп өйгән. Юк, дигән
106
Миңнулла, ул хәтле мал төяп китәргә әллә син мине буржуй дип белдеңме, миңа менә шулары да җитеп ашкан дип, тагын күл>мәк белән бер казаки алган, Якупның бик ачуы чыккан, болай икәнлегеңне белсәм, ыскылатны ачтырып та тормаган булыр идем, тун белән шушы ботинкыны ал, алмасаң, хәзер әнә теге мылтыклы малайларга әйтеп, үзеңне өтермәгә яптыртам! дип куркыткач кына алган, имеш.
Аннары ничек итеп мунчада Якуп белән арка юышуларын, мунчадан кайткач, Якупта ниләр белән сыйлануын, пароходта, мылтыклы ике малай килеп, уракларны, чалгыларны каян алдың, иокепүлән-мазар түгелме сип? дип бәйләнә башлагач, Якуп биргән кәгазь кисәген тегеләрнең борын төбендә уйнатуын, шуннан тегеләрнең икесенең цә, урынсыз бәйләнгәнгә бу безне бинават итә күрмәсен тагын дип булса кирәк, тиз генә бер якка шылуларын, ниндидер урысның бер чалгыңны дуңгыз маена алыштырмыйсыңмы? дип йөдәтүен, мөселман кеше дуңгыз ашамый дигәч, бер бүрек тоз бирергә теләвен, үзенең алмавын, чалгы минеке түгел, җәмәгатьнеке дип көчкә котылуын һәм башка шуның кебек юл маҗараларын сөйләп утырды.
Ник авылдашлар бер дә килми? дип сорый икән Якуп. Гафият дус нигә кнлеп чыкмый, Гапсаттар күрше ник күренми? ди икән. Килсәләр, алар да буш китмәсләр иде, барыбер ыскылатта череп ята, авылдашларга биреп-биреп җибәрер идем, дип сөйли икән. Бүтән авыллардан бик киләләр, имеш, әле кайчан гына Кайпирде урыслары бөтен авыллары белән килгән булганнар, урыслар дип тормаган, аларга да төяп җибәргән, үзебезнең мөселман халкы бөтен ыскылаты белән күтәреп китсә дә жәл түгел дип әйтеп әйтә икән Якуп.
Кулларын тез араларына кыстырып, бүрәнәдә утырып торган Гафият ахырда түзмәде:
— Әй килештереп тә ялганлыйсың, күк терәве, — дип куйды. — Малай чакта әнидән ишеткән бер әкияттәге төсле килеп чыга. Бер агай, имештер, арбасына күмер төяп, ерак-ерак авылларның берсенә барып чыккан да авыл башыннан килеп керүгә кычкырып торып җибәргән:
— Кем күмергә алтын алмаштыра?
Менә авыл агайлары урамга йөгерешеп чыгалар икән: мин алыштырам да мин алыштырам!
Бу авылда/алтын күп икән, ә күмер юк икән. Самаварны да алтын белән генә куялар икән, ә алтын начар яна икән. Күз ачып йомганчы абзыйның күмерен талашып алып бетергәннәр... Бер арба алтын төягән дә кайтып киткән...
— Ә мужет ;ялганламыйдыр, — дип Гапсаттар каршы төште.— Өяз хәтле өяздән җыелган буржуй малы моннан алып Шәйкаттәргә тикле сузылган ыскылатта сасып ята икән, ник аны череп беткәнче үз. кешеләреңә өләшмәскә? Буржуй малында, .Гафият кордаш, синең белән минем кан да бар. Бирәм дип торган чакта, ни өчен барып апкай?- маска?
— Анда әле шундый зур ыскылат та юк, ышан син сукыр пәринең сүзенә....
— Ник булмасын? — дип Гапсаттар тагын каршы килде. — Ә Чугунов бай ыскылатын кая куясың? Анда синең бөтен авылың тирмәи- нәре-ниләре белән сыеп бетәчәк тә тагы Олы күлең сыярлык урын да калачак...
— Гафият кешегә ышанамыни ул,—диде Миңнулла, — безгә түгел хатынына да ышанмый әле ул. Казанга чумар салтанда янында басып исәпләп тора, пешкәч исәпләп кенә ашым, янәсе, хатыны казандагы чумарның барсын да сооканмы? Үзенә яшереп алып калмаганмы? Ә сии аны, Гапсаттар, ышандырмак буласың. Ышанмаса ник шунда... Якуп сүзен генә әйттем...
107
— Якубын алан чамасыз юмарт кыланса, бик тиз иы"зу вт<“.— дип куйды Гафнят.
Бер-нке кеннән сон. сылтау табып. Гапсаттзр беләк икәү егз т.^г.г- сына ат җнгеп китеп бардылар. Лларның кайткан чэклернк Se;-r~ -* күрмәде. . өндә кайтып кер деләр 6\тай. Гапсаттар Минз-у 2-тг 7 2 ты a кыннарга пәри днп сөйлиләр. Нинди үче бардыр карт касдад-*
26
Кафия, ялганчы, хат язмады. Хәлим инде көтми Дт ?'™'=л = Комклубка йөри. Спорт уйный. Китап артлы кнтаг <’7Т2>_ _т:-
фнм янына кергәләп утыра. Су коена, балыкка йөри....
Ни булган бүген Хәлимгә? Дулкыннарга карат, у.т нидер лтычкырзгт- кычкырып сөйли. Бер кулында күлмәге, икенче кулык комллу:5та доклад сөйләгән оратордай селки. Дулкыннар, ялларын җш?~=п. анык өстенә герләп киләләр, аяклары астына егылып, вак тддгларны шаулз- тып, кире Идел эченә чигенәләр.
Казаннан килгән оратор теге көнне Хәлимнең исен китәрде. Кулларын артка куеп, сәхнәдә йөри-йөри сәгать буе өзлексез сөйләп торды, ник бер тотлыксын, ник бер тапкыр кәгазьгә карасын...
Хәлим дә оста сөйләргә өйрәнмәк булды. Аңа иярә бүтән малайлар тотындылар. Әле кайчан гына: «Кем озаграк дәшми чыдар?»дзн бәхәсләшеп, көннәр буе тел яшереп йөргән малайлар хәзер: «Кем озаграк сөйли алыр?»дан бәхәс итеп, ипиләрен оттыра башладылар. Багана каршында да сөйлиләр, аяклы сәгать алдында да сөйлиләр, ипи сыныгына карап та сөйлиләр. Кайберәүләре, тилергән кеше шикелле, кояшка, айга, йолдызларга карап сөйли. Үзара да, хәтта Франц Иосифовичка дәшкәндә дә, нотык белән җавап бирәләр. Франпибр малайларның нишләзен аңлап бетерә алмый, күзләрен акайта, мыекларын кыймылдата иде.
Борынгы бер грек ораторының, диңгез буена барып, дулкыннарга сөйләп өйрәнүен Хәлим тарихтан укып белә иде. Малайлардан качып, ул да бүген дулкыннар янына төште. Качып 'аулакта сөйләүнең бүтән сәбәбе дә бар: ул Кафиягә каршы бер нотык хәзерли. Ә ник хат язмады, ник вәгъдәсен бозды? Хәлим, аның сүзенә ышанып, көннәрне, сәгатьләрне санап торды, һаман хат көтте.
Әнә ул, каршысында дулкыннар түгел, ә гаепле кыз Кафия торган ■кебек, гайрәтләнеп сөйли. Акчарлаклар аның баш очында чырыйлап очалар. Җил дулкыннарның сыртларыннан салкын күбекләрен өзеп алып, һавага, акчарлакларга таба сибә. Акчарлаклар, канатларын җыеп, суга ташланалар.
Сөйләгән саен нотык чарлана барды, пычак шикелле үткенәйде. Кафия бу ачы шелтә белән, тулган речьне ишетсә, мөгаен, яшен суккан кебек катып калыр иде. Ә бит кайчан да бер ишетәчәк!
Тукта, Хәлим ялгыш өйрәнә түгелме? Грек, кирәкмәс жестлар ясамас өчен, кулларына таш бәйләп кесәсенә тыккан бит, ә Хәлим, давылдагы җил тегермәнесыман, кулларын бутый.
Булгач-булгач грекча булсын дип, Хәлим дә кулларын кесәләренә батырды. Ләкин кызып киткәндә, ул кул, барыбер кесәдән чыгып, югары чөелә иде. Шуннан Хәлим таш учлап сөйли башлады.
Акчарлаклар Иделнең теге ягына күчтеләр. Дулкыннар да баягы кебек сикеренмиләр инде. Хәлим кәҗәләр сукмагы белән күтәрелде дә кайтып китте. Тубалбаш өй ишеге төбендә аны озын речь белән каршылады.
Бу озын речьнең кыска мәгънәсе: «Син төшке ашка соңардың, Аграфеиа түти әрли, бар тизрәк!» булып чыкты.
108
Дүшәмбе көн иртән Хәлим мастерокойга килеп кергән чакта, Әбел- гасыйм үз алдына шырк-шырк көлеп тора иде. Хәлим аптырап китте.
— Тилердеңме әллә син?
Хәлимнең шимбә көн сөйләгән мәзәгеннән Әбелгасыймныц бүген дүшәмбе көн көләсе килә башлаган икән.
— Җый авызыңны, — диде Хәлим, Әлләкем Иванович дәшкән тавышка бүлмәдән чыгып «китте. Әлләкем Иванович Хәлимне электростанция китапханәсенә җибәрде. Төпләгән китапларны кечкенә арбага төяп, ташлы урамнан дөбер-шатыр барганнан соң, Хәлмм буш тимер мичкәләр аунап яткан капка төбенә җитте, ачык капкадан ишек алдына керде.
Җирдән үк туп-туры икенче катка сузылган баскыч басмаларыннан югары күтәрелеп, киң таш коридорга чыкты. Өч кеше тын гына тәмәке пыскыталар иде, ачык ишектән әсәрләнеп сөйләгән тавыш ишетелә иде.
— Миңа китапханә кирәк, — диде Хәлим тәмәкечеләрнең яшьрәгенә. Теге битләрен батырып тәмәкесен суырды да, төтенен авызында тоткан килеш, башы белән ачык ишеккә таба ымлады.
Хәлим ишеккә муенын сузды. Егермеләп кеше тар скамьяларга тезелешеп утырганнар да сәхнәдәге тузма чәчле, ачык изүле ораторның сөйләгәнен тыңлыйлар.
— ...Кем революциянең бурычларын иң беренче аңлады? Петроград пролетариаты! Кем революциянең иң явыз дошманнарын тар-мар итә килде? Петроград пролетариаты! Кем шәһәр стеналарына кара яу булып ташланган инглиз, немец, Юденич гаскәрләренә каршы туп-туры станоклары яныннан йөгереп чыгып, ач, ялангач, коралсыз көенчә күкрәк киереп каршы торды? һаман да шул Петроград пролетариаты, иптәшләр! Бу каһарман шәһәрнең эшчеләре революция хакына миллионлаган корбаннар бирделәр, тиңсез газаплар чиктеләр. Бер генә дошман да ал арга чыдамады, җиңелде. Тик бер дошманны, икмәксез- лекне, ачлыкны аларның җиңә алганнары юк. Аларда туплар бар, снарядлар бар, батырлык та күп, әмма аларда бер нәрсә юк, икмәк юк, иптәшләр! Үзләре ач, балалары ач. Ишетәсезме, балалары ач, иптәшләр!
Скамьяда утыручылар урыннарында кыймылдашып куйдылар. Беләгенә бакыр чыбы-к төргәге кигән ач яңаклысы торып басты.
— Биш көнлек паегымны языгыз! — диде. — Без монда бәрәңге белән дә көн авыштыра алабыз. Алма өлгерде. Яшелчә өлгерде. Ачтан үлмәбез! Биш көнлек икмәк, биш көнлек шикәр — яздыгызмы?
Урыннарыннан .кубып, бүтәннәр дә тузма башлы янына өелделәр. Мине яз, энекәш! Мине дә! Аннары үз фамилияләре турысына иелеп- иелеп кул куйдылар.
Хәлим, битен ишек яңагына куеп, күзләрен тутырып карап торды.
Шушы тузма баш китапханәче икән. Хәлим йөген тапшырды да кайтып китте. Көн буе аның колаклары төбендә: «Үзләре ач, балалары ач!» дип әрнеп әйтелгән сүзләр яңгырап торды. Бүген ул^ аеруча тырышып эшләде. Әбелгасыйм, аның бүгенге чираклыгыннан көлеп, нидер әйткән иде, Хәлим тегенең бөеренә шундый кадады, малай ачылган авызын әлләни вакыт яба алмый азапланды.
Мастерскойдан өйгә кайтканда кинәт тукталып-тукталып калгала- ды. Узып баручыларның сәерсенеп карауларына да игътибар итмичә, йодрыгын болгап сөйләп-сөйләп тә алды. Ул кайтып кергәндә, Әкәм канаты каерылган чәүкәнең авызына нидер тутырып маташа иде, Хәлим анардан:
— Ашадыгызмы әле? — дип сорады.
Әкәм, юк әле дип, башын чайкагач, каядыр китеп югалды. Аннары Әкәм аның Францибр белән сөйләшеп торганын күрде.
109
Иртәнге чәй белән көндезге аш арасында биш тапкыр ачыгырга өлгергән малайлар түземсезләнеп аш бүлмәсендә айкалалар иде. Менә тәрбияче апалары,, телем-телем икмәк тезелгән киң тактаны күтәреп, кухня ягыннан килен чыкты. Малайлар ерактан ук икмәкне күзләре белән ашый башладылар. Тәрбияче тактаны өстәлгә китереп куйды.
Хәлим, өстәл кырыена чытырдап ябышып, агарынып:
— Иптәшләр! — дип кычкырды. Гөжләп торган тавыш басылды, күзләр Хәлимгә таба борылдылар.
Хәлим уч төбендәге хуш исле икмәк сыныгына текәлеп карап торды да:
— Ашыйсым бик килә, — диде. — Сез дә пайларыгызны ялмап йотарга әзер торасыз. Сабыр итегез. Без монда, өстәл янына тезелешеп. Аграфена түтинең кайнар аш китергәнен көтеп утырган чакта, тегендә (Хәлим кулы белән тәрәзәгә күрсәтте) Петроград балалары бер кабым ипигә тилмереп... — һәм китте-китте бүген электростанциядә ишеткәннәрен сөйләп... Тыңлаучыларның күз алдыннан ачка кипшенгән балалар, дошман штыкларына күкрәкләре белән ташланучы Петроград эшчеләре уза башлады. Әкәм тешләп өлгергән сыныгын кире куйды. Биктәшнең дә икмәге кире тәлинкәсенә ятты. Хәлимнең тавышы калтырый иде. Икмәген уртага таба этеп куйды да өзелеп-өзелеп китә торган киеренке аваз белән:
— Атналык паегымны Петроград балаларына бүләк итәм! — дип, скамьягә утырды. Аның битләре бик агарган иде.
Сүз .катмыйча бер читтә басып торучы Франц Иосифович бер адым алга атлады.
— Бер көнлек тә җиткән, — диде.
— Юк, бер атналык!—дип сикереп торды Хәлим кызарынып.— Мин әйткән сүземнән кайтмыйм!
Франц Иосифович каршы дәшмичә уздырып Жибәрде. Көтмәгәндә Тубал окамьядан күтәрелде:
— Мәгез, иптәш Питраград балалары! Аз бирә дип үпкәләмәгез, бу сыныкны җаныбыздан өзеп сез дусларга бирәбез!
Әкәм дә кузгала башлаган иде, тик ул арада Аграфена түти белән тәрбияче апа аш күтәреп керделәр. Ут каршында йөри-йөри бит алмалары кызарган Аграфена түти чүмечен алъяпкычына сөртте дә аш бүлә башлады. Барсына да бер кат салып чыкканнан соң, ул чүмече белән өстәл кырыена таянды да һич көтмәгәндә:
— Петроград балаларына, җан кисәкләремә, миннән дә бер көнлек икмәк! — диде, бит алмалары элеккедән битәр алланып китте.
Балалар, ашны ашап, икмәкләрен өстәлдә калдырып чыга башладылар.
Хәлимне Францибр үз бүлмәсенә алып керде, утырырга кушты.
— Ә син мөләдец!— диде. — Бер атна күп, чыдый алмассың!
— Чыдыйм! Алма ашыйм.
Хәлимгә көй саен икмәген бирәләр, ләкин ул шундук Аграфена түтигә кире кайтара, тегесе башын чайкап, күзен тутырып карап тора.
Авылдан Тимер Йодырык хат язган, кунакка кайтмакчы булам, дигән. Хәлим үзенең җавап хатында: «Без икмәкләребезне Петроград балаларына биреп торабыз, мин инде өченче көн ипи ашамыйм...»—дип язды.
Конверт ясап маташканда артта кемнеңдер мышнаганы ишетелде, Хәлим борылып карады. Әкәм. Бер кулын яшергән, керфексез күзләре юаш этнеке төсле...
— Нәрсә син, карак кебек шыпырт кына йөрисең?
Әкәмнең нидер әйтәсе бар, әйтергә базмый.
— Балыкчы, үпкәләмә, ярыймы...
— Үпкәләмим, я!
110
Әкәм яшергән кулын чыгарды, кулында — икмәк. Хәлимгә икмәкне сузды.
— Аша.
Хәлим ачуланмакчы иде, Энәмнең юаш ягымлы күзләрен күргәч, ирексез көлеп җибәрде.
— Их сине! Рәхмәт... Мин тук, үзең аша...
Әкәм икмәкне тоткан, нишләргә белмичә, тик басып тора.
27
Мәгъсүмә белән тора башлаганнан бирле, Шәрифҗан үзенә-үзе гаҗәпләнә. Моңа кадәр ул үзен контрлар белән генә түбәләшеп йөрергә ярый торган бер каткан күңелгә саный иде, кемне дә булса өзелеп ярата алырмын, аның өчен үлеп торырмын, иртән бер өстәл янында чәй эчеп тә кичкә кадәр, сагынуга түзә алмыйча, әлләничә тапкыр өйгә телефон шалтыратырмын, ә кичләрен аның өчен генә өйдә утырырмын дип һич уйламаган иде. Ул үзен бөтенләй белмәгән икән. Әйе, үзен дә белмәгән, яратышуның нинди рәхәт, нинди олы тойгы икәнен дә аңламаган. Мәгъсүмәгә башта ул, матур кыз итеп, ирләр күзе белән генә караган, тик менә хәзер генә, өйләнеп бераз торганнан соң гына, ул үзенең хатынына гашыйк булды һәм сөешүнең нинди ләззәтле икәнен, сөя аямаучыларның нинди зур байлыктан мәхрүм икәнлекләрен төшенде.
Иртән Мәгъсүмә, чәй урынын хәзерли-хәзерли, бүлмәдә йөгереп йөргәндә, Шәрифҗан аңа читтән карап торырга ярата. Хатынының аяк атлаулары, башын борып елмаеп карап куюлары, кырт борылганда чәч толымнарының атлыгып китүләре—барсы да Шәрифҗанны сокландыра, ул, баскан җирендә сабыр гына тора алмыйча, Мәгъсүмә янына атлыгып килә дә кочаклап ала: «Ни өчен ми.н сине бу хәтле яратам?» дип сорый, Мәгъсүмә кухняга чыкканда, аңа тагылып кухняга чыга, күл мә ген-мазарын үтүкләргә керешкәндә, Мәгъсүмәгә комачаулап, аның тирәсендә чуала башлый, ә тегесе, иренең, шулай яратуына рәхәтләнеп, тыштан кырыс булып кылана: «Китсәнә, балалар кебек, итәгемә тагылып йөрмәсәнә», дигән була, «өте белән берне кундырырмын!» дип кизәнгәндәй итә, үзе рәхәтләнеп көлә.
Шәрифҗан эшкә соңга калыбрак барса, Чекадагы иптәшләреннән ояла, гәрчә тегеләр тел белән бер сүз әйтмәсәләр дә, күз карашлары белән: «Беләбез инде, яшь бикәчнең куеныннан тиз генә чыгып булмый», диләр кебек, Шәрифҗанның суырылып калган битләренә мәгънәле итеп карап: «Хәлеңне аңлыйбыз, башыбыздан үткән нәрсә...» диләр төсле иде. Бер кеше дә белмәскә, бер кеше дә кагылмаска тиешле ир белән хатын арасына ят кешеләрнең шулай күз карашы белән генә булса да тыгылуларына Шәрифҗанның күңеле рәнҗи, Мәгъсүмәгә булган саф тойгыларына пычрак кул белән кагылып, буйыйлар, пычраталардыр кебек тоела иде.
Кайвакыт Шәрифҗанга үзенең бу бәхете озакка бармас, Мәгъсүмәгә, я үзенә бер-бер хәл булыр да бу рәхәт көннәр бетәр, барсы да үкенеп сөйләргә генә калыр кебек була; кайвакыт аңа фронтларда кешеләр кан койганда, зур шәһәрләрдә сабыйларга хәтле ачка шешенгәндә, мондый бәхет, мондый рәхәт эчендә йөзү зур оятсызлык булып тоела, бернәрсәгә карамыйча, бүген үк фронтка ут астына китәргә кирәк дигән уйлар биләп ала. Ләкин Мәгъсүмә янына өйгә кайтып керүгә, йөрәкне изеп торган авыр уйлар шундук таралып юкка чыга иде.
Казанга ул бер дә теләмичә генә китте. Аны Губерна башкарма комитетына хуҗалык эшләре белән җибәрделәр. Бер уңайдан шунда, партия комитетына да кереп, өяздә чыга торган газетага редактор сорарга да куштылар.
111
Моңа кадәр газетага алмаш-тилмәш үзләре редакторлык итеп килгәннәр иде. Газета эше берсенең дә белгән эше булмаганга, күбрәк . секретарьга ышанырга туры килә иде. Газетаның эше көннән-көн арта, бер секретарь гына барсына да өлгерә алмый, редактор кирәк.
Губерна партия комитетында Шәрифҗан шушыларның барысын сөйләп биргәннән соң: «Кеше табуга җибәрербез», — диделәр. -
Казаннан кайткач, Шәрифҗанны өч волостьта Советлар съезды үткәрергә чыгардылар. Башлап торып ул иң ерак волостька китте, съездларны уздыра-уздыра өйгә якынаермын, соңгысын үткәргәндә өйгә, Мәгъсүмәгә инде бик якын булырмын, съезд бетүгә ялт итеп өйгә кайтып китәрмен, дип уйлады.
Салкын Чишмә волостеннан төнлә өенә шалтыратып бакты. Җавап бирүче булмады. «Мин киткәч ' өйдә үзе генә кунарга шүрләгән икән, элекке фатирына — Сәрби апаларга киткән икән» дип, күңелен тынычландырып, Шәрифҗан почтадан чыгып китте. Иртәгесен көндез шалтыратып карады.' Бу юлы да җавап ала алмагач, ни уйларга белмичә, аптырап калды. Чекага үчле кешеләр берәр яры тотып үтермәделәр микән? Шәһәрдәге таныш кызлары белән Идел аръягына чыгып, су коенганда батып үлмәде микән? Кинәт кенә тиф белән авырып китеп, больницага илтеп салмадылар микән? кебек уйлар белән/борчылды. Ә бит тегесе дә, бусы да, барсы да чынлап булуы ихтимал. Шәриф- жанның үчле кешеләре шәһәрдә күп. Тиф чире дә бетеп җитмәгән...
Өяздән килгән вәкилнең съезд президиумында үз хатыны өчен пошаманга сабышып утыруын белсәләр, делегатлар — әнә теге кырыс чырайлы агайлар, яисә алдагы рәттә утыручы һнә теге волость милиция башлыгы, яисә әнә теге чибәр йөзле авыл мөгаллимәсе ни дип уйларлар иде икән? Ә бит алар аны, өяз Чекасы башлыгын, бик каты бәгырьле, күз дә йоммыйча атып үтерә ала торган мәрхәмәтсез, бернигә исе китми, пошына белми торган кеше дип уйлыйлар булыр.
Кызыл чалбары, җилбәгәйгә җибәргән кыска күн пинжәге, билендәге наганы, төенләп өстәлгә салган зур-зур йодрыклары, съезд председателе Зариф агайның минут саен аның белән киңәшләшүе—шушылар бөтенесе дә делегатларда: «Бик хәтәр кеше булса кирәк безнең Чека башлыгы», дигән уй тудырса бер дә гаҗәл түгел.
Салкын Чишмәдән ул Шоңгаты волостена китте. Өенә, Мәгъсүмәгә ун чакрым якыная төште. Монда съезд озаграк барды: волость зуррак, делегатлар ишлерәк, зарларын сөйләргә теләүчеләр күбрәк иде. Әнә сеңер муенлы бер чандыр агай идәнгә карап сөйли:
— Иптәш Ленин-Ульяновка керәстияннән бик рәхмәт, ул бик белеп әйткән. Ни дип әйткән дисез инде сез. Ул әйткән, керәстиянгә гелән-ге- лән акыл өйрәтеп кенә тормагыз, үзегез дә аңардан акылга өйрәнегез, дигән. Бирәсеңне керәстиянгә башлап син бир, аннары гына кулыңны сузып сорарга бар, дип әйткән. Ә бездә нишлиләр? Кадерле иптәшебез Ленин-Ульянов сүзен тоталармы?
Шәрифҗан: «Ай хәйләкәр, Ленин артына нинди оста кача...» дип, күңеленнән елмаеп утырды. Агай, бер генә минутка башын калкытып, Шәрифҗанның кызыл чалбарлы сыйракларына күз ташлады да янә идәнгә төбәлде:
— Тотмыйлар шул менә Ленин-Ульянов иптәш сүзен. Команданы өстән яудырып кына торалар, ә керәстияннән киңәш-фәләи бер дә сорамыйлар. Давай-давайны бик беләләр, «мә»гә бик сараннар... Ә бит без аларны каманда яудырып торыр өчен сайламадык!
Аңардан соң чыккан делегат, көрәк сакаллы бер рус агай, съездга арты белән борылып, президиумга карап сүз башлады:
— Бирсеннәр безгә чәчүлек, урак, сабан, чалгы, торгызыйк без егылып яткан хуҗалыгыбызны, дәүләткә дә .булыр, үзебезгә дә калыр- Вот Иван агаң ни рәвешле уйлый. Юкса нәрсә инде бу? Чабам дисәң.
112
чалгы юк, урам дисәң, урагы юк. Арба көпчәге уалам-уалам дип тора... Белер-белмәс безнең эшкә тыгылмасыннар иде. Безгә әйтсеннәр: вот сиңа, керәстиян агай, нәрсә кирәк шуны бирәбез, ә син давай тешкә кыстыра торганны! Сез безгә — без сезгә! Шулай булырга должен бит ул. " ч х
Бүтән делегатларның да зарлары шушы тнрәдәрәк йөрде. Шәриф- җан өчен бу бер дә яңа түгел. Тиешлесен шәһәр авылга биреп җиткерә алмый. Нишләмәк кирәк? Кинәт кенә Шәрифҗанның башына: «Ник ^әле мин Чекага үземнең егетләргә шалтыратып сорамыйм? Мәгъсүмәгә ни булганын алар белә торганнардыр», дигән уй килде. Съезд ял иткән арада шалтыратып алды, белгәне шул булды: өен бикләп, Мәгъсүмә каядыр киткән, кая киткәнен берәүгә дә әйтеп калдырмаган. Шәрифҗанның кылт итеп исенә төште: «Авылга әниләргә кайтып киләм әле», дип йөргән иде. Җибәр мине әниләргә дип сорап та караган иде. Шәрифҗан ул чакта: «Сөеп туйганым юк әле, бер яры җибәрмим», дип китәргә рөхсәт итмәгән иде. Күрәсең, ире өйдә юк арада кайтып киләсе иткәндер.
Шәрифҗан эшнең шулай булуына тәмам ышанса да, күңеле тыныч-ланмады. Кызларының аңа чыгуын Мәгъсүмәнең ата-аналары бер дә яратмаганны ул белә иде.
Өченче волостька күчкәч, кайтып җитәргә унбиш кенә чакрым калды. Ләкин кайтудан хәзер ни мәгънә? Мәгъсүмә өйдә юк! Съездны япкач, Шәрифҗан волость башкарма комитеты пленумын ашыкмыйча гына уздырды. Инде эш бетте. Кайтып китәргә мөмкин. Шәрифҗан тагын-тагын йомышлар табып, янә бер тәүлек юаиганнан соң гына кайтырга чыкты.
Ачкыч күршеләрдә иде. Өстәлдә язу: «Өч көннән кайтырмын. Мин авылда». Өч көн дә, биш көн дә узды, ә Мәгъсүмә һаман юк. Щәриф- җан тиз генә җыенды да кичке пароходка төшеп китте. «Страж революции» дигән калын тавышлы пароход аны төнгә каршы юлга алып чыкты. Шәрифҗан җәяү су өстеннән йөгереп китәрлек булып, ашкынып, түземсезләнеп, палубада әрле-бирле сугылып йөрергә тотынды.
Тәүлек ярымнан, ниһаять, болын як пристаньнарның берсенә төшеп тарантаслы ат яллады да, урылган, сары чүмәләләр тезелешеп торган арыш басуы буйлап, Мәгъсүмәләр авылына таба ашыкты.
Ике мәчетле зур авылга җитәрәк, менә хәзер Мәгъсүмәне күрәм дигән куанычлы уйдан йөрәге алма урлап тотылган малайлар йөрәге кебек тибә башлады. Урыс капкалы йорт каршында тарантастан төшге. Хуҗаның караңгы чыраена алдан ук әзер (булып, капкадан килеп керде. Ләкин Мәгъсүмәне күрү насыйп булмаган икән: атасы кызын бүген иртән иртүк «пырахутка» озатып куш га н. Шәрифҗанны кун дип кыстамадылар, кыстасалар да калмаган булыр иде. Шул ук ат белән Шәрифҗан кире китеп барды. Ике тәүлектән ул инде өендә Мәгъсүмә янында иде.
— Бигрәк син инде, — диде аңа Мәгъсүмә, — хатының бер көнгә әниләренә кайткан, шунда да артыннан куа чыккансың...
Мәгъсүмәне авылдан, гүя, алыштырып кайтардылар. Элек өй эшләрен җырлый-җырлый эшләп йөргән хатын хәзер, сайрар вакыты узган кош кебек, тынып калды, көлеп сөйләшүләр, иренә барып сарылулар бетте. Шәрифҗан үзе килеп кочаклаганда да ничектер теләр-теләмәс кенә күнә, элекке шикелле кабынып, ялкынланып китми иде.
Аңардагы бу үзгәрешкә аптыраган Шәрифҗан: «Әллә пәри алмаш-тырдымы сине?» дигән булып, сөйләтергә тырышып караса да, Мәгъсүмә берәр сылтау табып, гел сөйләмичә кала килде. Хатынының көя- нән-көн ябыгуы, агаруы күрше-күләнгә дә сизелә башлады. Хатыннар: «Әллә ирең кыйныймы, әллә өстеңнән йөриме?» — дип, Мәгъсүмәне йөдәтә башладылар.
8. ,с. ә.- № ю. 113
Шәрифҗан, яхшылык белән хатыныннан җавап ала алмагач, куркытып карамакчы булды.
— Сине авылдан бозып кайтардылар. Барсына да әтиең белән әниең генә гаепле. Әйтмәсәң, иртәгә үк Чекадан отряд җибәртеп синең ул контрларыңның бөтен ояларын туздыртам!
Мәгъсүмә, кычкырып елап җибәреп, мендәргә бите белән капланды.
— Әни бәддога... бәддога кылды, — диде ул калтыранып. — Кеше үтерүче имансыз татарга чыктың, ди, нәселебезне черттең, ди, та кыямәт риза-бәхил түгел, ди.
Шәрифҗан тыела алмыйча көләргә тотынды.
— Шуның өчен саргаясыңмы? И, юләр, юләр! Ә үзең укытучы! — һәм ул үксеп елаудан туктый алмаган хатынын, бишек бәбие кебек кулына салып, идән буйлап йөри-йөри югатырга кереште.
— Тиле димәсәң... Аның бәддогасыннан безнең кай җиребез кылтая? Ташла юкны, тынычлан...
— Үлгәч каберемә дә якын киләсе булма, ди.
— Димәгәе. Кызулык белән әйткән, кайтып төшәчәк ул, менә күрерсең.
Кичен йокларга яткач, Шәрифҗан хатынын назламакчы булып, биленнән кочып алды, әмма тегесе, иренең кысып тоткан кулларыннан бу шаны р га тырышып:
— Кирәкми, акыллым, яме? Бүгенгә кирәкми, — дип пышылдады.— Күңелем тартмый, әниемнең бәддогасы менә бу җиремдә таш булып тора.
Шәрифҗан, җене чыгып, каты диванга төшеп ятты. Мәлгунь карчыкның ик-өч сүзлек бәддогасы, Шәрифҗанның өеннән шундый зур бәхетне очырды. Бандитлар алдында да каушамый торган Шәрифҗан ниндидер карчыкның догасы алдында аптырап калды. Наган белән монда берни эшләп булмый иде шул. Каты диванда, яктан-якка әйләнеп, авыз эченнән сүгенеп, ул төрлечә фикер йөртеп карады. Ана була торып үз баласын шул дәрәҗәдә каһәрләргә! Бәлки, алар Шәрифҗанны көн саен иртән бер, кич бер кешене бугазламый яши алмый торган ерткыч-җанвар дип беләләрдер? Карт белән карчыкны йомшатыр өчен, бәлки, аларга күчтәнәчләр, чәй-шикәрләр җибәреп караргадыр? Бәлки, Мәгъсүмә белән икәүләп авылга озаккарак кайтып килергәдер?
Ләкин ул арада волость съездлары бетеп, өяз съездын чакырыр вакыты килеп җитте. Шәһәрне ташлап, берьяры да китәргә мөмкинлек булмады. Мәгъсүмә дә ара-тирә ярыйсы гына ачылып, бернәрсә дә булмаган кебек йөри башлады. Шәрифҗан, ахыры шулай да үтеп китәр, дип авылга бару турындагы уеннан кайтты. Өяз съезды башлангач гомумән инде ул турыда уйларга вакыт калмады. Съезд, ревкомны бетереп, Өяз Башкарма комитеты оештырды, Якупны Башкарманың председателе итеп сайлады. Чека да бетте. Башкарма комитет каршында бер бүлекчә генә калды. Дөрес, бурычлары әлләни кечерәймәде, ләкин хокуклары шактый кимеде.
Мәгъсүмә бер көн ачык, икенче көн тагын чытык. Шулай да өй эшен вакытында эшли, ирен дә, беркөнге кебек, диванга куып төшерми. Шэ- рифҗан әкренләп шул тормышка күнегә башлады. «Бәддога астында шуннан да яхшырак яшәп булмый инде, күрәсең», дип, кайвакыт хатынын шаярткалап та алгалый иде.
Август узып бару сәбәпле, Мәгъсүмәгә билгеләнгән мәктәбенә китәргә дә вакыт җитте. Бу юлы ул укытачак авыл шәһәргә бик якыч, атна саен кайтып йөрергә була; халкы мәктәпне үзе сорап ачтырды, мөгаллимәнең килүен ике күзләп көтәләр; эшләү кыен булмас.
Яңгырдан соң юлда тузан басылгандыр дип, Шәрифҗан ат җиктерде дә, кучер урынына үзе утырып, хатынын авылга үзе илтә китче. Яшь мөгаллимәне күргәч, авыл бик куанды, аерым өйгә урнаштырмак
114
булдылар. Мәгъсүмә, ялгыз торасым килми, бала-чагасызрак йортга кеше белән бергә уңайрак булыр дигәч, шундук андый өй дә табылды. Ул да түгел, таякка таянган ак сакаллы бер карт: «Аллаһ боерса, исән булсак, иң әүвәл үзебезгә кунакка килерсең!» дип, мөгаллимәне ашка да чакырып өлгерде. Мәгъсүмә, кызарынып, керфекләре астыннан бер әлеге картка, бер тирә-юньдәге бүтән кешеләргә карап алып, чакырган өчен рәхмәт укыды. Шәрифҗан, кайтып китәргә дип тарантаска утыргач, озатырга чыккан Мәгъсүмәнең кулыннан тотты.
— Кара аны, — диде, — кунак-кунак уйнау мөгаллимә эше түгел. Я, сау булып тор. Киләсе атнада Гыйльметдинне ат белән җибәрермен, кайт, яме?
Шәрифҗан дилбегәне какты. Шуны гына көткән исполком аты та-рантасны зырылдатып алып та китте. Мәгъсүмә, Шәрифҗан борылып карар микән дип, кермичә басып көтеп торды. Шәрифҗанны алып китеп баручы тарантас янгын сараен узды, менә сиртмәле коега җитеп, аны да узып китте, ире һаман борылып карамый. «Их, карамавы булды» дип, Мәгъсүмә нәүмизләнеп торганда, Шәрифҗан күңеле сизгән кебек борылып карады, капка төбендә елмаеп басып торган хатынын күреп, фуражкасын болгарга тотынды.
28
Шәрифҗан кайтып кергәндә, Якупта Казаннан килгән яңа редактор утыра иде. «Сөйләшсеннәр, комачауламыйм» дип, үз ягына керде, эш белән мавыгып китеп, күрәсең, вакыт үткәнне сизми дә калгандыр, Шәрифҗан икенче кагылганда, редактор буласы кеше инде чыгып киткән иде.
— Я. ничек соң Казан редакторы? — дип, Шәрифҗан, Якуп каршына утырды.
Якуп көтелмәгән рәвештә ачулы итеп елмайды, учлары белән таянып, урыныннан торды, мичкә таба йөреп китте.
— Ишеткәнең бармы синең бер әкият? — диде, мич турысында кире борылды.— Патшалары үлгәч, бакалар ходайдан яңа патша сораганнар- Ходай тоткан да боларга патша итеп челәннеме, торнанымы җибәргән. Тотынган бу боларны ашарга! Безнең редактор соравыбыз да бакаларның патша соравы кебегрәк булып чыкты. Беләсеңме, кемне җибәргәннәр? Дәүләтьяровны!
— Кайсы? Теге, волость Советында безнең белән якалашып, алпавыт Бикмурзинны яклап яткан Дәүләтьяровнымы?
Шәрифҗан аптырады да калды.
— Соң ул бит коммунист түгел! Милләтчеме, ниндидер контр шунда!
— Кулында партия билеты бар, документлары... Казанга язып утырам, безобразие бу!
— Без бакалар түгел, ашарга ирөк бирмәбез, — диде Шәрифҗан.
Якуплар юкка гына яздылар. Губерна партия комитетының агаргу бүлегендә утыручы, Дәүләтьяровны монда килертә күндерүче Ходай- бирдин, аның кем икәнен Якуп белән Шәрифҗанга караганда яхшырак белә, алар Керенский заманасында бер полкта хезмәт иттеләр, икесе дә прапорщик иделәр. Ходайбирдин үзе сул социал-революционер булып, Казаннан чехларны куганнан соң, Коммунистлар партиясенә керде. ә Дәүләтьяров исә башта рәсми бер партиядә дә тормады, «мин татар халкы өчен җан атарга әзер!» — дип, милләт-милләт дип, «татар солдатларына дуңгыз ите ашатмаска, татар солдатларын урыслар белән бергә «күммәскә», дип дәгъвә итеп йөрде. 1917 елның апрелендә Мәскәү горнизонындагы мөселман солдатлары-ның съезды җыелгач,, шушы съездда әлеге шушы дуңгыз ите, аерым кабер мәсьәләсен күтәрел чыкты. Ул вакытта Дәүләтьяровның киемендә дә мөселманлык күз*
8* 115
гә бик каты бәрелә иде. Мөхәммәт гаскәре шулай киенгән дип, гел яшелдән киенеп йөрде. Җилкәләрендә яшел погоннар, башында ак өсле яшел бүрек. Полктагы байраклары да яшел ефәк, урта бер җиренә ай белән йолдыз чигелгән. Татар байлары арасында ак чехлар гаскәре файдасына иганә теләнде, сугыштан качып ятучы бай малайларын кылычка өндәп йөрде, әмма үзе милләт өчен ут эченә керергә бик ашыкмады. Чехларның итәкләренә ут капкач, башта алар белән сыпыртса да. кире борылып кайтырга башы җитте. Ул күрде: чехлар да татар милләте өчен берни дә эшләмәделәр. Ә инде Себер патшасы Колчак, чиксез зур яу җыеп, Америка, Англия кораллары белән коралланып, ил өстенә ташлангач, ул, Колчакның ачыктан-ачык монархист икәнен белгәнгә, аңа бөтенләй өметен багламады, алай гына да түгел, хәтта, кулына корал тотып, Уфаны сугышып алышты. Агыйделне кичкәндә ба-тырлык күрсәтеп, бүләкләнде, Коммунистлар партиясенә алынды. Яралангач. кире Казанга кайтты, ә менә бүген аны өяз газетасына редактор итеп җибәргәннәр.
Ул бер дә теләмичә генә килде, үзен бик начар яктан белә торган Якуп Саттароъ өяздә председатель булып утырганны Ходайбирдиннән ишеткәч, барудан бөтенләй баш тартты. Алар белән минем борчагым пешмәс, эшли алмам дип, Губерна комитетыннан анда җибәрмәүләрен сорап карады, ләкин ахырда барыбер күнәргә мәҗбүр булды.
Якуп аны көидеген ак чехларга бәйләгәндер дип уйлап йөргән иде. Беркөнне каршысына Дәүләтьяров килеп кергәч, бик гаҗәпләнде, теге Губерна партия комитеты тарафыннан бирелгән рәсми кәгазьләрен дә чыгарып күрсәткәч, бөтенләй таңга калды: бу кайчан партиягә тыкшынып өлгергән? Моның кем икәнен анда белмиләр булыр дип уйлап, шул көнне үк Казанга язып җибәрде. .Казаннан ачулы телшрамма килеп төште: «Сез белгәнне генә беләбез, шовинистлыкта гаепләнәсегез килмәсә, милли работникларга аяк чаласы булмагыз!»
Якуп белән Шәрифҗан, тешләрен кысып, газетаны Дәүләтьяров кулына тапшырдылар.
Якуп белән әңгәмәдән соң, Дәүләтьяров бер атна буе күңелендә кыркулык сизеп йөрде: гүя әче әрем ашаган! Редакңиянең секретарен ошатты, бүтән сотрудникларны яраксызга чыгарды. Каян эзләп тапканнар моның ише сүздә сандугач, эштә эшләки кешеләрне!
IIцел каршында скамьяда утырып бераз сулу алырмын дип. ул эштән сон. Идел буена төшеп китте. Өяз шәһәрендә кешеләр бер-берең бик яхшы беләләр. Бу озын торыклы, пенснәле ят кеше иарсының игътибарын җәлеп итте. Сары ботинка өстенә алынмалы сары күн гетр киеп, тездән түбәнрәк каеш белән кысып бәйләгән, тез аслары тартып тормалы яшел галифе чалбар, асылмалы кесәле яшел бостон френч кигән, кавалеристларча камыт аяклы Дәүләтьяровка Идел буе урамының кешеләре борылып-борылып карый башладылар.
Унсигезенче елны көзли мәчет ишек алдында шәһәрдәге мөселман байларын чехларга ярдәм кулы сузарга өндәвен исенә төшереп, үзенең ул чактагы сүзләреннән көлде. Аннары шәһәрдән ак чехлар белән бергә качуын, алтын сәгатен биреп Идел кичүен исенә төшерде. Көймәчене аргы якта атып үтерүе исенә килгәч, кашларын җыерып куйды. ӘИҺ, ул бик каты кыланды. Әмма бөтен катылыгы, бөтен тырышлыгы кирәкмәс булып чыкты. Хәзер инде өмет большевикларда, бирсәләр милли автономияне алар гына бирә алалар, Россиядә алардан бүтән бирерлек көч юк. Автономияле татар-башкорт җөмһүрияте Колчак кылыч күтәрү аркасында гына оешмый калды дип уйларга кирәк. Большевиклар оештырырга рөхсәт иткәннәр иде инде, Ленинның фәрманы бар иде. Әгәр Колчак явы купмый калып, татар-башкорт автономиясе аякланган булса, күп дигәндә ун-унбиш ел үткән булыр иде, татарның зур мәдәнияте башкортның юк мәдәниятен басып китәр иде дә татар
116
башкорт җөмһүрияте исеме астында Бөек татар җөмһүрияте яшәр иде Россиядәге барлык мөселманнар борынгы шанлы Казан каласын үзз- нең кәгъбәсе дип таныр иде, мөселман шәһәрләре арасында Казан аксакал булып танылыр иде. Урта Азия мөселманнары арасында да безнең дәрәҗә югары торыр иде. Ленин татарларга аерым автономия вәгъдә итә. Димәк, безнең шанлы көннәребез әле алда...
Идел каршында буш скамья булмаганга, Дәүләтьяров әкрен адымнар белән арлы-бирле йөрергә кереште. Югарыдан пароход килеп туктаган иде. Ялангач малайлар аның борыныннан суга сикереп уйныйлар. баскыч тулы кеше шәһәргә менеп килә иде.
Иделгә карап торучыларның берсе Дәүләтьяровка таныш кебек тоелды Габак бит, киң каш, калын ирен. Каратай хәлфәсе Курманаев! Әмма ябыккан. Күзләре баз-баз. Дәүләтьяров килде дә сәлам бирде. Курманаев, үлеп терелгән кешене очраткандагыдай, бөтенләй тәшвишләнеп калды.
— .Бәрәкалла, кемне күрәм! — дип, күрешергә берьюлы ике кулын сузды. — Нинди усал язмыш сезне монда китереп ташлады? Газета мөхәррире?! Сөбханалла!
Бу хәбәр Каратай хәлфәсен таң калдырды.
— Сез коммунист? Бәрәкалла! Хәер, сез минем кебек түгел, ерак- танрак күрә белә торган кеше идегез, белми эшләмәгәнсез. Заманына карап бүркеңне кырын йөртә бел дигәннәр.
— Эш бүректә генә булса! — диде Дәүләтьяров, мәгънәле итеп карап куйды. — Махсус сөйләшербез әле, монда урыны түгел. Карагыз, карагыз, бер малай каян сикерә!
Ялангач малай пароходның югары катыннан Иделгә сикереп төште дә, баш очында су йомылып бераз торганнан соң, пылт итеп килеп чыкты, колач салып пароходка таба йөзә башлады.
— Кңч белән миңа рәхим итегез,— диде Дәүләтьяров.— Мин «Идел» номерында торам. Бүген гәзитә чыкмый, кичем буш.
— Мин чакырырга тиеш идем башлап, мондагы кеше. Сез чакырып өлгердегез, рәхмәт, барырмын.
Кичен Курманаев «Идел» номерына килде. Электр лампасы кызарып кына янганга, бүлмәнең почмакларына караңгылык оялаган иде. Бердәнбер өстәлне лампа астына тартып, Дәүләтьяров Казан күчтәнәчләрен чыгара башлады. Тозлы балык, ак күмәч, казылык, шикәр — барысы да, Каратай хәлфәсенең күптән мондый байлыкны күрмәгән күзләрен кызыктырып, ашыйсын китереп, өстәл өстенә менеп кунаклады.
Дәүләтьяров калай чәйнек белән кайнар су китертте дә чәй пешекләде, бөртекле чәйнең хуш исеннән Курмаиаевның борын тишекләре комагайланып киерелде. Сөйләшү, ашау башланды.
— Бездә монда кешеләр кунакка үз шикәрләре белән йөриләр,— дип, Кмрманаев кесә төбендә ауный-ауный каралып беткән кечкечэ генә шикәр кисәге чыгарды. — Менә! Бер шакмак белән бер атна эчәм инде!
— Мактанмагыз. Казанда безнең таш күмердән ясалган шикәр белән эчәләр дә бер дә мактанмыйлар. Заманына күрә шикәре...
— Мин дә шуны әйтәм, — диде Каратай хәлфәсе, зур гына колбаса кисәген авызына тыгып җибәрде.— Казык багана булган заман җитте, хәтәр заман... Быел кышлый халык кырылганны күрсәгез, чебен дә көз көне алай кырылмый...
— Ташлагыз әле тифны. Менә балыгын ашагыз, шикәрен курык- мыйча тешләгез. Инде тнфтә дә большевикларны гаепләмисездер ич?
— Ә кемне соң?
— Большевиклар хәзер Россиядә иң булдыклы кешеләр, беләсегез килсә... Аннары алар Россиянең үз кешеләре, чехлар ише килмешәк т\тел. Алариы халык яклый! Чехлар да, Колчак та, Деникин да чш ил
117
капиталистлары чүпрәсендә дип әйтик кабартылган, алар җиңгән хәлдә, Россиягә чнт ил байлары хуҗа булыр иде. Без мөселманнарга алар- дан нә ирек, нә автономия тәтемәс иде.
— Сез корал ташлагансыз, күрәм, — диде Курманаев, ашавыннан туктап.
— Ташлаганмы-юкмы, ансын киләчәк күрсәтер. Большевиклар бердәнбер өметле власть. Ашагыз.
— Өметле...— Курманаев иреннәрен бөрештерде, бая кесә төбеннән чыгарган шикәр кисәген яңадан кесәсенә салып куйды. — Бик өметле... Демократия өмет иттек, нәрсә булды? Матбугат иреге көттек, нәрсә алдык? Сузылган кулыбызга Чека белән икмәк разверсткасы китереп тоттырдылар. Аннары бетмәс сугыш!
Дәүләтьяров, мин сезгә аптырыйм дигәндәй, кулларын җәеп җибәрде.
— Сез бөтенләй сәясәт кешесе кебек сөйләшмисез, — диде. — Без яклаган Керенский хөкүмәте заманында дип әйтик ирек булдымы? Атмадылармы? Большевикларның гәзитләрен япмадылармы? Үзләрен төр м ә гә т ы км а д ы л а р м ы ?
— Соң бит ул Керенский, ә бу большевиклар. Керенский бит ә-әч иде, ә большевиклар тәти булачаклар иде, вәгъдәләре шулай иде бит?
— Алар вәгъдәләрендә торды: ирек бирделәр, ләкин үз кешеләренә бирделәр, һәм ул шулай булырга тиеш тә! Кем соң инде үзенең дошманнарына ирек бирә дә, кем гәзитә битләрендә үзенә каршы дип әйтик агу чәчтерә, ахмак булырга кирәк ич болай эшләү өчен!
Курманаев нидер каршы әйтмәкче булды, ләкин авызы тулы тозлы балыкны йотып җибәрергә өлтермәде, Дәүләтьяров яңадан сүз башлады.
— Ярый, большевиклар начар, ди, ә кем яхшы? Үзегезнең сул социал-революционерларыгыз белән сез яхшы идегезме? Учредилка яхшы булдымы? Монархист Колчак яхшы булган булыр идеме? Кырык булмаса кырык төрле каршылыклар төене булган Россиядә большевиклардан башка берәү дә власть башында бер ай да тора алмаячак! Аларның чабатага киенгән Кызыл гаскәрләре Колчакның инглиз коралы белән коралланган, инглиз пуставына төренгән менә дигән гаскәрен зир-зәбәр китереп, бөтен дөньяны шаккатырмадымы? Чөнки аларның тамырлары дип әйтергә кирәк, әйе, тамырлары, халык эченә бик тирән киткән, бая әйткәнемчә, большевиклар халыкның үз туфрагында җитлеккән кешеләр, ә халыкны җиңү мөмкин түгел. Большевиклардан көчлерәк партияне күрмим мин хәзер Россиядә. Татар халкының, юк, татарның гына түгел, бөтен мөселман дөньясының киләчәген большевикларга бәйлим мин һәм ялгышмыйм дип уйлыйм.
Курманаев большевиклар режимы турында янә әлләниләр әйтә башлагач Дәүләтьяров:
— Күңелегезне шундый уйлар агулап торганда, ничек соң сез совет мәктәбендә укыта аласыз? — дип сорады.
— Ничек укытаммы? — диде Каратай хәлфәсе. — Укыту минем про-фессиям. Мин бит сәясәт укытмыйм, ана теле укытам: ата, бата...
Дәүләтъяров күреп тора: элек ике сүзнең берендә, «Без, мөселман социал-революционерлары, фәлән итәрбез, төгән итәрбез», дип шапырынырга яраткан кызыл авыз Курманаев кояшта озак торган кызыл чүпрәксыман уңган иде. Революция ялкыны берәүләрне чыныктырса, моны көйдергән, өтеп алган, күзләрен сукырайткан. Элек тә әлләни ерак күрә белми торган кеше хәзер бөтенләй акны карадан аера алмый башлаган.
—- Беренче тапкыр туйганчы ашавым, — диде ул, кунакта күп ашау килешмәгәнне белсә дә, тыела алмыйча, тагын сындырып колбаса капты, ләззәтләнеп чәйни башлады.

— Сез әйтәсез, разверстка дисез, талау дисез. Барсы да вакытлы дип уйларга кирәк, — дип башлады Дәүләтьяров, бер ү-к вакытта Ка- ратаи хәлфәсенең зарлануына да, үзенең күңелендәге шикләргә дә җа- вап бирәсе килеп. — Болар бар да вакытлы. Хәзергә илне саклап калырга кирәк. Исән булсак, менә күрербез, бик күп нәрсә әле үзгәрер. Ярлы-ябагай җимергәндә, ватканда яхшы, яңаны салганда эш рәтен белүчеләр, хуҗалык тота -алучы кешеләр кадерлерәк булыр. Большевиклар гел ярлыга таянып яши алмаслар, кулак белән дип әйтик килешергә тиеш булырлар. Илгә икмәкне кем бирә? Үзенә дә җитмәгән Котбетдин агай бирәме, әллә ындырында кибән-кибән игене торган Ал- паровлар бирәләрме? Сез талау дип атый торпан разверстка да бетәргә тиеш булыр, чөнки дип әйтик, соңгы башагынача кырып-себереп гел алып торсак, Алпаров агайлар, иген игүне ташлап, файдалырак һөнәргә керешәчәк, ә бу бит инде Россия хәтле Россияне ач итү булыр иде. Көчләп төзелгән коммуналар Россияне түгел, үз тамакларын да туйдыра алмыйлар.
Курманаев, күп ашаудан авыраеп китеп, йокымсырап утыра башлады. Дәүләтьяров, йөгереп барган кеше кинәт кенә туктый алмаган кебек, сөйләвеннән кырт кына туктый алмады. Аннары үзенең большевикларга кушылуы өчен элекке иптәше каршында акланырга теләү кебегрәк тойгы да аңа лып кына туктарга ирек бирми иде.
— Инде мин кайчандыр үзем каһәрләгән * большевикларга ияргәнмен икән, мин моны бүтән юл калмаган өчен эшләмәдем: күрәм, коммунистлар милләтләрнең язмышын милләтнең үз кулына тапшыралар, һәрхәлдә тапшырмакчы булалар. Үз телебездә мәктәпләр ачарга, гәзи- тәләр чыгарырга, мәхкәмәләрдә язу-сызуны үзебезчә йөртергә, югары уку йортларында үз телебездә укытырга рөхсәт итәләр — бу бит әле башы гына, сугышлар бетеп, заманнар басылгач, автономия дип әйтик биреп куйсалар, ә вәгъдәләре бар! Ул вакыт үзебезчә гомер кичерергә безгә кем комачау итәр? Безнең үз профессорларыбыз, үз академикларыбыз булыр, үз әдипләребез хикәяләр, романнар язар, ул романнарны бөтен дөнья телләренә тәрҗемә иттерербез. Шулай итеп, без татарлар да, ишетәсезме, зур милләтләр белән рәттән, дөнья цивилизациясен үз җилкәбездә күтәрешеп барырбыз.
Терсәкләре белән өстәлгә таянып, йокы баскан башын тота алмыйча, күзләрен йома-йома утырган Каратай хәлфәсе, ай эчехм дип, кинәт кенә ике кулы белән эченә ябышты.
— Күбрәк ашап ташладым, ай, борып-борып ала... Ятып торырга рөхсәт итегез.
Ул кәнәфигә барып ауды да ыңгырашырга тотынды. Битләре агарып китте. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты, һич тә басылмагач, йөзтүбән, чалкан ятып-ятып карады, ләкин эченең авыртуы көчәя генә барды.
Борчуга төшкән Дәүләтьяров: «Менә хайван, үзен-үзе белештермичә...» дип, күңеленнән сукрана-сукрана, врач чакырту нияте белән коридордагы дежурный янына чыкты.
(Дәвамы бар)