Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә ОМТЫЛЫШ ШУНДЫЙ КИҢ ИДЕ

Ә ОМТЫЛЫШ ШУНДЫЙ КИҢ ИДЕ
^ераз куркып, бераз дулкынланып, Шатлыгымнан никтер исереп, — Самолетка иң беренче тапкыр Утыргандай хисләр -кичереп, Атл-ап кердем мәктәп бусагасын Җиде яшем тулган «көнемдә. 3vp тормышка нәни адымым итеп Искә алам аны бүген дә. Бик зур агач сумка иде кулда, Ә хыялым зуррак аннан да. Үткән гомер әле «кыска -иде Безнең мәктәптәге залдан да, Класслар да кысан иде улчак, Ә омтылыш шундый киң «иде. Ватан күкрәгендә шаулап үскән Иген кырларына тиң иде.
ТЫЙНАК ТА СИН, ҖЫЙНАК ТА СИН
Т ыйнак та оии, җыйнак та син, Акыллы да, сылу да. Кызларның бар сылулыгы Шулай тыйнак булуда.
Бал «кортыдай эшчән дә -син, Роза гөлдәй чибәр дә. Чибәрлекнең ба.р сере дә Эшчәнлектә, диләр дә.
Төн гөледәй оялчан да, Күбәләктәй шат та оин; Чылтырап аккан чишмә кебек һәрвакытта саф та син.
Урман кебек серле дә син, Җәйге көндәй көләч тә. Шомырт чәчәге «шикелле Балкыйсың син кергәч тә.
120
МИН ТОРМЫШНЫ сөям
ин тормышны сөям, сабый бала Үз әнкәсен сөйгән шикелле. Ни-кадәрле газап кичерсәм дә Ул һаман да матур, сөйкемле.
Мавыктыргыч бөтен мәшәкате, Шатлыгы һәм кайгы-сагышы... Заводтагы гудок тавышы кебек Чакыра үзенә тормыш тавышы.
Мин тормышны сөям, шау наратлар Яктылыкны сөйгән шикелле.
Тормыш бит ул алга дәшеп торган Зур эшләре белән күңелле.
ҖӘЙГЕ ТАҢ
Г* ыжр-кыймас кына күзен ачып Үсемлекләр кырны күзлиләр; Әйтерсең лә үсеп .китәр өчен Уңайлырак урын эзлиләр.
Кайберләре якты .кояш нурын Битләренә яга ал итеп.
Җәй хәбәрен йөрткән күбәләкләр Китә анда туктап, ял итеп.
Бер-бер артлы <шыта үсемлекләр: «Без бар әле монда тагы, — дип, Без — .киләчәк матур җәй аеның Иң беренче килгән таңы», — дип.
киңәш
/Мэркайда да язмыш синең Булсын тыңлаучан колың. Шулвакытта чокырлардан Арыныр барыр юлың.
Күләгә чокырга кача Куркып кояшлы (КӨННӘН. Кыенлыклар һәовакытта Курыксын -шулай синнән.
МИНЕМ СӨЮ
-/Иәхәббәтем минем төрле түгел, Мәхәббәтем минем бер генә. Шуңа күрә төрле-төрлеләрдән Җыймадым мин оиңа гөлне дә.
Гөлләремне кысып бәйләп бирәм, Чит гөлләргә урын калмасын.
— Дуслыкл-а-ры тыгыз түгел, — диеп Башка ярлар -күзен салмасын.

ХАТЛАР
*>ик күп тапкыр сиңа хатлар яздым, Тик кыймадым гына бирергә; һәммәсен дә тотып утка яктым, Әйләнсен, дип, көл гә-күмергә.
Их, мәхәббәт, шушы хатлар кебөк Әйләнмисең икән ник көлгә?
Минем болай ялгыз януларым Кирәкми бит хәзер беркемгә.
Сөю хисләреннән арынып мин Тынычланмам, ахры, һич кенә.
Ты.шкы яктан, дөрес, бик тыныч мин — Өзгәләнә бары эч кенә.
ОПЕРАТОР КЫЗГА
Хәтереңдәме, дустым, буровойда Кулларымны кыстың тәүге кат. Шул вакытта оинең бармагыңнан йогып калган иде «кара тап.
Кулларыма тигән нефть табын Бетердем мин сөртеп үләнгә; Тик йөрәктә шулчак нидер калды — Бетми торган берни белән дә.
Хәзер инде кулларыма 'карап Китерәмен сине уема.
Әллә ничек, нефть табы күрсәм, Син калдырган эз -күк тоела.
Кулларыма йокка1Н нефть табы йөрәгемдә «балкый нур булып. Бу якты нур сөю орлыгыдай Үсә миндә һаман зур «булып.