Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢ МӨҺИМЕ — КЕШЕ КҮҢЕЛЕ


езмәт һәм дуслык» XIV исемле хи-
кәяләр җыентыгы (рус телендә)
Казанда яшәүче яшь язучы Валерий
Синевиың беренче китабы.
Җыентык «Гарнизон начальнигы»
исемле хикәя белән ачыла. Бу хи-
кәясендә үк яшь язучының үзенә хас
стильгә ия булуы, .истә калырлык
характерлар сурәтли белүе күзгә
ташлана. Хикәя үзәгендә — Серед- кии
һәм Веремчук. Середкин — күптән
түгел генә азат ителгән украин
авылына фашистлар белән сугышта
камалышта кала язган дивизия өчен
икмәк әзерләргә килгән сугышчы. Ә
Веремчук — тракторчы. Ул фашистлар
оккупациясе вакытында да рухын
төшермәгән, авыл халкы ярдәмендә
тракторны һәм кибәнгә өеп «куелган
ашлыкны илбасарлардан саклап
калган, һәм менә хәзер тракторы белән
ашлык суктыра. Утиы-суны кичкән
.ике кешенең кырыс, хәтта кайбер
вакытта шактыгй ук тупас
әңгәмәләрендә, хәрәкәтләрендә
аларның көчле характерлары шактый
тулы ачыла. Автор алар турында сүзне
күп куертмый, бу ике кеше арасындагы
диалоглар да бик кыска, шулай да
аларның җанлы образы күп кенә
нечкәлекләре белән күз алдына килеп
баса. Автор моңа вакыйганы,
мөнәсәбәтләрне, характерлы калку
детальләрне үзенчәлекле итеп
картинадагы кебек сурәтләп бирү
нәтиҗәсендә ирешкән. Әйтеп
үтелгәнчә, алар үзара бик кырыс
сөйләшәләр, әмма бер-берсен бик
яхшы аңлыйлар. Чөнки аларның
һәркайсы үзе өчен түгел, ил өчен,
калык өчен тырыша. Т.ик Веремчук
башта моңа үз авылы кешеләрен
тәэмин итү күзлегеннән генә карый.
Чөнки бит ул бу ашлыкны фашист-
лардан саклап калу өчен тормышын
күп мәртәбәләр куркыныч астына
куйган! Ә күрше авыллар кибәннәрне
саклап кала алмаганнар... Шуңа күрә
XIV В. Сине в, «Служба и дружба», хикәяләр, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел. 156 бит, бәясе
26 тиен.
Веремчук өчен бу ашлык, ничектер,
кызганыч. Ул тракторын те- ләр-
теләмәс кенә төзәтә. Гади рус солдаты
Середкинның көн дими, төн дими, үз-
үзен кызганмыйча, авыр хәлгә калган
дивизияне икмәк белән тәэмин итәргә
тырышуы, авыл халкының салкын
төндә, әледән-әле ф а ш и ст с а м ол етл
арын ы ң ы н д ы р табагын бомбага
тотып торуларына карамастан, эшкә
чыгуы аның характер үсешенә зур
тәэсир ясый. Хәтта Середкин аны
ындыр табагында җитәкче итеп
калдырырга лаеклы таба. Ә үзе
кырдагы салам кибәнен яндырып
ындыр табагын яктырта. Бер үк
вакытта фашист самолетлары һөҗүмен
ашлык суккан урыннан читкә юнәлтә
һәм шунда -бомба кыерчыгы тиеп
һәлак-була.
Гади кешеләрнең батырлыгы ту-
рында язылган бу хикәя укучы кү-
ңелендә дулкынландыргыч тәэсир
калдыра.
Автор җыентыкка кергән башка
хикәяләрендә дә совет кешеләренең
җылы хисләре, рухи дөньяларының
байлыгы турында үзенә бертөрле
ягымлы һәм ышандырырлык итеп яз-
ган. Ул үз геройларын чын-чынлап
ярата, аларның эчке дөньяларына
тирәнрәк үтеп керергә тырыша.
«Суынып өлгергәнче...» хикәясендәге
элемтәче-разведчик Вислогузов об-
разы да менә шуңа күрә укучы өчен
якын кеше булып әверелә. Ул бөтен
яктан да килгән кеше түгел. Аңарда
азрак үз-үзен ярату да бар, юкка- барга
үггкәләүчән дә. Әмма кирәк вакытта
иптәше өчен бернинди куркын ьич
алдында да тукталып калмый.
Аңардагы кыюлы>к, батырлык
Х

биш кешегә җитәрлек. Вакыты белән
кече күңелле дә була -белә ул. Әле генә
ут сызыгыннан кайтып, ярты котелок
(бәрәңге өчен сугышчы иптәшләренә
үпкәләгән Вислогузов, элемтә чыбыгы
өзелгәч, яткан җиреннән тора да
иптәше өчен ут өермәсе астында
чыбыкны ялгарга чыгып китә.
— Фетисов озак маташыр анда,— ди
ул, аны уяттырып та тормый,— мин
чыбыкны ныкла.п (маскировкалаган
идем.
һәм Вислогузов шулай итеп иптәше
өчен һәлак була.
Карт солдат Кривченя Вислогузов
өчен сугыш барган вакытта ут сызы-
гыннан бәрәңге алып кайта.
Землянканың бер почмагында су-
ынмасын өчен плащ-палаткага
төрелгән кайнар бәрәңге Вислогу-
зовны көтә, ә ул .инде юк...
Сугышчылар арасында эчкерсез
дуслык бу хикәядә дә .калку итеп һәм
эчкерсез мөнәсәбәтләр аша сү-
рәтләнгән.
Җыентыктагы хикәяләрне өч тематик
циклга бүләргә мөмкин: Г) Бөек Ватан
сугышы чорында совет
сугышчыларының дуслыгы һәм ба-
тырлыгы («Гарнизон начальнигы»,
«Суынып өлгергәнче...», «Серле
күңел»), 2) Совет Армиясе ‘солдат-
ларының хәзерге тормышы («Солдат
шулай килде», «Якташлар», «Хезмәт
һәм дуслык»), 3) Кешеләр
тормышында һәм күңелендә сугыш
калдырган эзләр («Читләр бәхете»,
«Медаль», «Варвара сукмагы» һ. б.).
Аларның барысын да сугышка каршы
нәфрәт, һәртөрле авыр шартларда
совет кешесенең рухи өстенлеген
сурәтләргә омтылу бер бөтен итеп
берләштерә. «Медаль» хикәясендәге
инвалид Степанычның күңеле нинди
матур! Ә «Читләр бәхете»ндәге
Марина... Бу хикәядә чәчәкле купшы
сүзләр, ясалма лозунглар юк. Автор
көндәлек (вакыйгалар агышында, гади
күренешләр фонында гади бер авыл
хатыны күңелендәге кичерешләрне
тулы итеп, укучы күңеленә тәэсир
итәрлек итеп бирә. Хикәядә
сурәтләнгән Марина—саф күңелле,
олы җанлы кеше. Ул Михаилны
фашист әсирлегеннән, үлемнән
коткарган, аны аякка бастырган, иң
авыр елларда аның белән бергә торган.
Михаилдан Маринаның кызы да
булган, ләкин озак яшәмәгән, үлгән...
Хәзер ул бер үзе яши. Кыз чагында
барлык егетләрне үзенә караткан Ма р
и н а н ы ң матурлыгы, ч и бәрлеге әле
дә сакланган, аның эше турында
газеталарда язалар, (портретларын
бастырып чыгаралар. Ләкин ул — бер
үзе, ялгыз...
Менә Михаил, җиңел машинасына
утырып, бөтен семьясы: хатыны, ике
баласы белән, күршеләргә кунакка
кайта. Бәл?К1И алай да түгелдер, элек
пленда булган урыннарын карарга
барышлый гына анда кергәндер. Автор
аның ни өчен бу авылга килүен әйтми.
Хәер, моның әһәмияте дә юк. Эш
шунда: Марина элек үзе үлемнән
коткарып калган (кешене, аның гөр-
ләшеп торган семьясын күреп, алар
бәхетенә, чит кешеләр бәхетенә көн.
ләипми. Марина өчен Михаил,’бер
караганда, чит кеше дә түгел, Михаил
белән аның үз бәхете дә булыр, га
мөмкин иде бит.
Марина белән бергә фермада
эшләүче Настеньканың сүзләре бик
дөрес:
— Бу чит кеше бәхете өчен үз
бәхетең белән түләнелгән, >менә шуңа
да — ул бәхет бер үк вакытта чит
кешенеке дә, үзеңнеке дә,— ди ул.
Дөрес, җыентыктагы хикәяләрнең
сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе бердәй
камил түгел. Кайбер хикәяләр (бигрәк
тә «Солдат шулай килде* хикәясе)
таркау, аларда (персонажларның
исемнәре күп, характерлар аз,
хәрәкәтләр теркәп >кенә үтелә. Әмма
иң мөһиме — җыентыктагы әсәрләрдән
шул нәрсә ачык сизелеп тора:' автор
кеше (күңелендәге шигъриятне тирән
итеп сурәтләргә тырыша. Менә шуңа
күрә дә (күпчелек хикәяләрне укыгач,
укучының күңеле сафланып китә. В.
Синев кешеләрне ярата. Димәк, аның
иҗади эш белән иык-ныклап шө-
гыльләнергә, чын сәнгатьчә эшләнгән
матур-матур әсәрләр тудырырга
1мөм»кинлеге бар. Юкка гына язучы-
ларны: «Кешеләр рухының инжене-
ры», — дип әйтмиләр бит...