Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАЛИ ХУҖИЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Шушы елның октябренда шагыйрь Гали Хуҗиевка 50 яшь тулды. Бөек Ватан сугышына кадәр үк инде берничә җыентыгы басылып чыккан бу шагыйрь поэзиядә шактый зур активлык белән эшләп килә. Татар совет укучысы аның иҗаты белән «Россия», «Гражданин, шагыйрь, солдат», «Безнең Муса», «Идел хикәясе», «Салават күпере» исемле поэмалары, күп санлы шигырьләре һәм лирик җырлары аша таныш. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләрендә тормыштагы актуаль вакыйгалар тасвирлана, ул һәрбер әсәрендә совет кешеләренең героик хезмәтен һәм уйларын чагылдырырга омтыла. Аның иҗатында яшьлек, комсомол темасына аеруча киң урын бирелә.
Гали Хуҗиев үзенең илле еллык бәйрәмен яңа иҗат планнары белән каршылый. Ул киләчәктә дә кешеләрне эшкә, көрәшкә рухландырган мат ур-мат ур шигъри әсәрләр иҗат итәр дип ышанабыз, аңа сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Түбәндә Г. Хуҗиевның яңа шигырьләре урнаштырыла.
МУСА ЭЗЛӘРЕННӘН
ллә ничек җае килми йөрде... Минзәләдә тәүге булуым.
Кешеләре гаҗәп киң күңелле, Мин һәр йортның, гүя, улымын.
Хатирәләр әле җуелмаган Юлларында якын дусларның, йөрим кебек һаман суынмаган Эзләренә басып Мусаның.
Күптән салган кызыл -кирпеч бина, Истәлекле такта куелган. Узган саен шушы йорт яныннан, Яңа гына фронтка җыенган Муса шуннан килеп чыгар кебек йөнтәс бүрек, озын шинельдән. Колач җәеп, «Саумы, дускай!» диеп, Гадәтенчә, ихлас күңелдән Щат елмаеп кочып алыр кебек.
Хәл сорашыр, аннан озаклап Укыр да ул яңа шигырьләрен, Әйтер .кебек, сүзен йомгаклап: «Фронт хәзер, дускай, һәммәбезиең Намусына килеп тоташа. Ирмени ир, әгәр йөрәген ул Үткәрмәсә давыл, ут аша».
Әйе, шагыйрь, узды синең йөрәк Әнә шундый кыен сынауны; Яшәргә, дип, күбрәк, мәгънәлерәк, — Янып типте; тынгы, соңлауны Белмәде ул гомер юлларында,
9
һәм хәзер дә әле күп эше: Ялкын өстәп һаман җырларыңа, Дәвам итә аның тибеше.
АВЫЛ ТАГЫН ИРТӘ УЯНДЫ
Т аң да килә яңа сызылып; Ык буйлары әле томанлы. Күршеләрдән шактый уздырып, Авыл тагын иртә уянды.
Иртә торган, диләр, үкенмәс; Ә соңлаган — рәтле .көн күрмәс.
Басуларда таныш гөрелте, Кырга дәшә, күңелең күтәреп, һәр игенче һәрбер орлыкны Үз йөрәге аша үткәреп Чәчә кебек: «Тигез төшсеннәр, Ишле шытып, ишле үссеннәр».
Кичләрендә авыл утлары Минзәләгә күренеп яналар. Үтә «моннан һәркем сокланып: «Болар ничек алга баралар: Яңа үрләр -яулый «Яңа юл»; Үрдә утлар якты яна шул».
Кеше күңеле... мондый көннәрдә Ул боек та булмый, китек тә. Нарат исе яңа өйләрдә Өлгермәгән әле бетеп тә; Котлап һаман күркәм туйларын, Тын м а га нд а й тальян м оңн ары. йөрәгеннән инде халыкның Киткән кайгы, киткән авыр моң. һәм мин аның күңеле аркылы Киләчәген күрәм авылның.
Ык буйлары әле томанлы; Авыл тагын иртә уянды.
СОЛДАТ БИКТИМЕР Л^әрби тормыш аны күп аерган йортыннан һәм кайнар ашыннан. Кушаматы хәтта сөйләп тора Кичкәннәрне аның башыннан.
Гомерендә ул ничә соры шинель, Ничә итек киеп туздырган. Ун елны ул, тозлы тирен түгеп, Походларда — юлда уздырган.
Уздырган ул аны окопларда, Суыкларын татып ун кышның. А р к ы л ы г а - б у й г а и ң л әп чыккан Фронтларын ике . сугышның; —
Иңләп чыккан яңгыр, ут астында; Ял-йокыны сирәк күргәндер; һәм дәһшәтле штык сугышына — Атакага ничә кергәндер.
Түзгән кеше; ничек кенә түзгән! — һаман әле имән кебек ул; «Картаерга әле вакыт юк бит, Вакыт юк бит», — дигән кебек ул.
Ташлый алмый солдат гадәтләрен, Таңнан тора: «Моның хикмәте Шунда, — ди ул, — үзем игешмәсәм, Тапмыйм хәтта тәмен икмәкнең».
Саксызларны аның җаны сөйми; Ватылса да колхоз арбасы, — Әйтерсең лә, күңелен җәрәхәтләп, Әрнеп куя иске ярасы.
Сабан туен һәр ел ала көтеп; Онытыпмы протез аягын, — Көрәшергә чыга ул дәртләнеп: «Таянырга картлар таягын Иртә әле безгә; чөнки әле Тормыш үзе безгә таянган. Шулай булгач, ничек җаның түзеп, Калышасың килсен заманнан!?
Яшик әле ипләп ун-унбиш ел, Ә аннары тагын күз күрер...» «Күңеле белән, — диләр кордашлары, — Шагыйрь дә ул безнең Биктимер».
НӘРСӘ ТЕЛИК СЕЗГӘ,
яшь ЙӨРӘКЛӘР?
Тракторчы егет сабан сөрде Урап та урап кырны.
Моңы аның йөрәгемә керде, Уятып шушы җырны: Таңнан торып чыгам кырга, Болыннар буйлап узам; Кара кашым, зифа буем, Гел сине уйлап узам.
Син генәсең, бер генәсең Өзүче үзәгемне.
Җандай күргән сөеклеңә Әйтәсе сүзләреңне Булмый икән нигә әйтеп Очрашкан минутларда? Чәчәк сузып, йөрәгемне Аңлатмый шомыртлар да.
Минут саен син уемда, Их, шуны белә алсаң... Эштән кайткач, су буена Уенга килми калсаң, —
Кичләр саен тәрәзәңдә Утыңны барлап узам; Ала алмый күзләремне, Каерылып карап узам.
Бер аңларсың, кул бирерсең; Үкенмим үткәннәргә.
Җандай күргән сөеклем син, һич бирмәм бүтәннәргә.
Нәрсә телик сезгә, яшь йөрәкләр? Узсын моң-сагышыгыз; Аерылышмас булып, гомерлеккә Пар булып кавышыгыз.
ИКМӘК ҺӘМ ҖЫР
^ч көн >яуды яңгыр үткәреп; Әй, сөенде халык, сөенде; Әйтерсең лә үзенең күңеленә Тамыр җәеп үскән игенне Күргән саен килде күрәсе: «Китте һава нинди сафланып. Бу сафлыгы язгы көннәрнең Калса иде һаман сакланып».
Арыш тиздән серкә очырыр, Хуҗаларын дәшеп кырларга.
Иген кыры — тормыш кыры бу, Кем теләсен анда соңларга?!
Сизелмәс тә җәйнең үткәне; Үз яме бар бездә һәр көннең. Тиздән көзнең яңа икмәге Өстәлендә булыр һәркемнең.
Икмәк һәм җыр...
Мин дә офтанмам, Юлларым, гел шулай уңсагыз; Сез, җырларым, һәркем йортында Икмәк кебек кирәк булсагыз.
САДАК ТАВЫ
Ык буенда Садак тавы бар; Ерактан ул — гади үр ген?. Күптән инде безнең туганнар Оборона тоткан биредә.
Ык буенда Садак тавы бар; Үсә анда имән урманы.
Дөнья булгач — була кайгылар, Көрәш булгач — була корбаны.
Күпме ирләр сугышып үлгәннәр: «Чын ир булсаң — яуда чигенмә».
Әйтерсең лә шушы имәннәр Күтәрелгән алар иңендә.
Гаҗәп кырыс заман булган ул, Күпме хәтәр җилләр искәннәр.
Ә имәннәр, гүя. елдан-ел, Шул иңнәрдә ныгып үскәннәр.
Беткән инде күптән күмелеп Траншеялар сугыш кырында. Ил күңелендә кабат терелеп Яши торган ирләр турында уйладыммы, башлап һәркайчан Исемә төшә шушы имәннәр.
Тамырлары тирән агачның Гомере озын була, дигәннәр.
БАРМЫ АНДА СИНЕҢ ЭЗЛӘРЕҢ?
Урман — колак, кыр — күз.
( Мәкаль.)
лгыз булса кеше зур урманда, Китә кайчак ялгыш адашып.
Тавыш бирсәң аңа, юлын таба, Синең белән үзе аңлашып.
Ә тормыш бит — түгел урман гына; Анда синең йөрәк тавышың, һич калмыйча буш яңгырау булып, Адашканга юлын табышсын.
Дәвам итә тормыш иртәгәгә; Бармы анда синең эзләрең?
Иртәгәне бүген күрми .икән, Ник бирелгән күңел күзләрең?
ШУНСЫ АЧЫК
-Хәтерләсәм туган елымны, Ярты гасыр гомер ителгән. Ни дисәң дә, узар юлымның Яртысыннан күбе үтелгән.
Ә мин аны ничек үттем соң? Авыр чакта артка чигенеп Калмадыммы? Шигырь чирәмен Күтәргәндә, төпкә җигелеп Тарттыммы мин, һаман тарттыммы, Ялыкмыйча әле бераз да?
Узаммы мин шигырь кырыннан Үзем сызып яңа буразна?
Кирәк түгел юрап торуым, Укучылар әйтер бу хакта. Шунсы ачык: чәчкән орлыгым — Унды р ы шлы, яхшы туфр а кта.