Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ БУЛЫП Лдр яңа көн илгә шөһрәт өсти, һәр үткән юл — җиңү аркылы. Галәм киңлекләрен айкап үтә Халкым 1көче, халкым акылы.
Ил теләген үтәп, ир йөрәге Күккә йолдыз булып атылды... Җир тартуын җиңде, һәр чак җиңәр Халкым көче, халкым акылы.
Дөнья, тыңла! Безнең юллар аша Якты таңга — юлның якыны. Синең өчен олы бәхет яулый Халкым эше, халкым акылы.
Кем ярышка чыга!
Җир — Ай — Йолдыз — Совет кешесенең адымы!
Сүнмәс йолдыз булып, балкып тора Халкым эше, халкым акылы.
КҮҢЕЛЛӘРГӘ КҮЧСЕН Аүңелем тулы җырлар, ак кәгазьгә Язып куясы бар.
Тормыш кырларында шигырем юлын Әле уясы бар.
Быргы тавышы, әнә, бөтерелеп, Зәңгәр күккә менде.
Учак тирәсендә укучылар Көтә булыр мине.
Сөйлисе бар: көрәш ялкыныннан Таңнар алсулыгы.
Каны белән юган өлкән буын Без барасы юлны.
Бакча ясыйк, дуслар, шул юлларда Үссен каен, тирәк.
Алмаларын мактап җырлар өчен Алмагачы кирәк.
59
Язлар’җиткәч, нәни аккаеннар > Яшел шәл ябыныр.
Җилләр белән яфрак серләшүе Көйләргә салыныр.
Яшь юкәгә кунып кошлар сайрар, Дуслар тыңлап үтсен.
Ак кәгазьгә җырым бәлки төшмәс, Күңелләргә күчсен.
ОЛЫ ЮЛДА
^4 вгуст ае...
Җәйнең кайнар көннәре...
Олы юлда машиналар гөрләве...
Асфальт юллар (кызгаи чуер ташсыман, Шул юлларда йөрүләрем аз сыман.
йөкләр, йөкләр...
Икмәк килә басудан...
Машиналар чабыш аттай ярсыган...
Җәяү юлчы, бер читкәрәк бас юлдан — Бу чабышта йөгәнсез көч барсыман.
Алтын йөккә тиң юлдашмы бу юлдаш,— Дия микән юлга яткан чуерташ.
Җәяүлене ташлап «китү хас түгел, Шофер күңеле, беләм, чуер таш түгел.
Чабыш карап юлда тору кызык та, Үзең бару күңелле бит узышта.
Әйдә, шофер, булмас бушка йөртүең, Минем дә бар бу йөктә үз бөртегем.
КИЕК КАЗЛАР
21иек казлар китә көзләр җитсә, Киек казлар китә каңгылдап... Ерак юлда сезне саклар идем, Каплар идем җилдән, яңгырдан.
Сызылып кына зәңгәр юллар кала, Ил чикләре — сезгә чик түгел. Мин көнлимен сезне, киек казлар: Ник чит җирләр — сезгә чит түгел.
Пар канатлар бирде туган җирем, Ай, кояшым сипте нурларын;
Киңлек бирде сезгә аяз күгем, Аклык бирде тонык суларым.
Бик ямансу икән сез киткәндә, Киек казлар, тагын кайтыгыз. Дуслар булыр диңгез аръягында, Сез аларга сәлам әйтегез.
Тан. яктцсын алган канатларның - Яктылары төшсен төннәргә. Кагынганда, тонык суларымның Тамчылары тамсын чүлләргә.
Бар илләргә таныш, бар җирләрдә Аңлаешлы сезнең телегез.
Яз илчесе — киек казлар өчен Ачык булыр безнең күгебез.
Сәлам алып каурый очларында, Яз кайтырсыз, сулар — чик түгел. Чиксез илләр, уртак телләр табу — Безгә дә бит, дуслар, чит түгел.
ҮКЕНМИМ
7\у артында зәңгәр болыт, Бер килеп явар төсле. Тауга менсәм, бу күңелем Юаныч табар төсле.
Тау юллары, ай-һай, биек, Тау буе — карамалык.
Нигә, дустым, үзең менгәч Әйләнеп карамадың?
Тау башында түгәрәк күл, йөрмәдек түгәрәкләп... Үкенмимен, сиңа карап Тау кичтем, шуңа рәхмәт.