Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮПЕР ТӨБЕ

иткә чыгып китмәкче булып та йөргән иде бер заман Бор- һан ихма-а, колхозы бигрәк өтек, игелек күрсәтә торган түгел, янәсе. Әйе, төшеп калганнарданмы әллә ул: кулыннан теләсә нәрсә килә, кайда да югалмас!
Борһанның өе күпер төбендә генә. Җитмәсә җыры да, әйтерсең бер аңа гына багышлап чыгарылган, әллә кемнәрне үкендерергә теләгәндәй:
Күпер башы күк томан. Күпсенмәгез, күп тормам, Айлар торсам, еллар тормам, Сагынырсыз — мин булмам,— дип еш кына авыз эченнән көйләп йөри башлаган иде ул соңгы вакытларда.
Мәгәр ничектер һаман кыюлыгы җитмәде үзенең. Шулай әйле-шәйле яши торгач, биредә дә бер җаен табып алды тагы. Әлеге колхозның артталыгы аркасында, әлбәттә. Әйтик, елга аша чыга торган шул күперне дә әле булса адәм рәтенә кертә алганнары юк бит: язгы ташкыннар белән китеп бара да, ялгыз утрауда яшәгән кешеләр шикелле, бөтен дөньядан аерылып калалар. Су кайткач, такы-токы чак, быелга ярар әле, дигән булып тагын җиңел кулдан шундый ук күперсыман нәрсә әмәлләп куялар.
Дөрес, баштарак алай бик исе китмәгән кебек иде Борһанның.
— Ачуым килмәгәе, ни эшегез, ни ашыгыз, — дип, сукрана-сукрана, авыр кузгала торган иде.
Ләкин бара-бара шундый хасланып китте ул бу эшкә. Хәтта язны алдан ук көтеп ала башлады. Әле һичкемнең исендә дә-осында да юк. һәркайсы бүтән дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып яши, ә Борһан инде, хәстәренә керешеп, богорын да, ломын да әзерләп куйган була. Хәер, кайберәүләр яз җиткәч тә, ни сагалап торып, боз кузгалуын сизмичә калалар. Борһан исә нәкъ сәгате, минуты җиткәч кенә, җәһәт коралланып, бер үзе яуга каршы ташланырга әзерләнгән баһадирдай, яр читенә чыгып баса...
Башта вак-төяк бозлар кузгала. Аннары су астыннан эрерәкләре калкып чыга башлый. Алар күпер астына барып тыгылуга, тагын да дәүрәгенең салмак кына килеп бәрелүе була, елга ухылдап* куя. Моңа
5S .с. әг л* i;
Ч
65
66 X о ь ь
кадәр сулыш алырга кыймыйча, эченнән генә теләк теләп торган Боо- һан да шуңа кушылып: Р*
— Давай, әттә генәсе!.. давай-й!.. — дип, әллә нинди ят бер тавыш белән кычкырып җибәрә.
Ул арада булмый, әлеге боз, су төбенә аяк терәп баскандай, үрә күтәрелеп, күпер авызын каплап, беркавым масаеп тора да, һәммәсен вата-сындыра үзе белән алып китә.
реп ала да:
— Әй-й, әттә генәсе!.. — дип куанычыннан талпынып куя. Агачны яр читенә тарттыргач: — Нәрсә шәм кебек катып калдың, бир бауны тизрәк, — дип, хатыны Зәйнәпкә дә кычкыргалап ала.
Зәйнәп тә җитез җитезлеген, ләкин ул аркан белән чалынган агач башын коры җиргә тартып чыгарган арада, Борһан инде икенчесен эләктереп өлгерә һәм:
— Әй-й, әттә генәсе!.. — дип тагын да куәтлерәк талпына башлый
Билгеле, гайрәтләнеп күпер сукканда да мәхрүм булып калмый Борһан. Чөнки бер остарып киткәч, башкаларның күзләрен ничек тә буып, нинди генә ботаклы агачларны да үз ягына бик шома шудырып тора.
Кыскасы, күп тә үтмәде, идарә җитәкчеләре исләренә килгәнче, күпер төбендә менә дигән яңа өй калкып чыкты. Алай гынамы соң: Борһан, тышкы дөньядан бөтенләй аерылып, бәрәңге бакчасын да биек читән белән уратып алды. Бәй, шулай итми әллә, бала-чага азгыннарыннан кыяр саклап, көне-төне түтәл төбендә ятмас бит. Аннары, заманасы шундыймы, ходаем, халкы да, тәүфыйксызланып, күпне күрә башлады. Ә Борһанның бакчасында ниләр генә юк дисең. Кыяклы суганы да, башлысы да бар, помидоры да төрле сорттан. Кәбестәсен әйтмә дә: ярты бакчаны биләп тора. Әрсез кабаклар исә хәтта бу киң бакчага да сыеша алмыйлар, читән аркылы үтеп, тыкрыкка ук үрмәләп
чыгып китәләр.
Аннары шунысы бит әле тагын: һавасы ук башка хәзер күпер төбенең. элекке шикелле тирес исләре аңкып тормый. Бал кортларының сизгерлеген әйт әле сип: иртә дә, соң да түгел, нәкъ кыяр яки башка берәр яшелчә чәчәк аткан көнне, чык кибеп бетмәс борын ук, әллә кайдан килеп җитәләр. Чынлап та, гаҗәп икән алар: бал гына җыймыйлар, чәчәктән-чәчәккә кунып, шулай сарыга бизәнеп, чибәрләнеп тә йөриләр.
Балыннан бушап, җиңеләеп калган чәчәкләр һаман да нәфис хуш- исләрен бөркеп тора, ләкин инде ул кадәр куәтле түгел. Өстәвенә җилбәзәк гомерләре дә бермә-бер кыскарган була. Аның каравы, күп тә үтми, шул чәчәкләрдән яралган яшь кыяр исе, авыз суларын китереп, борынга ярып керә башлый. Бала кыярны әрчеп торасы да юк, уртага яки дүрткә ярып тоз гына сибәсе.
Борһан нәкъ әнә шундыйларын гына сайлап базарга чыгара. Югыйсә бит, бераз үсә төшсеннәр дип кызганып торсаң, берничә көннән соң кыярның исе дә, тәме дә үзгәрә. Димәк, бәясе дә төшә дигән сүз. Хәер, рәтен белгән хуҗа өчен кыярның картая төшкәннәре дә ярап куя: Борһан аларны имән яфрагы катнаштырып тозлап куя һәм кышын тагын икеләтә кайтара хакын. Әгәр язга табарак булса, шәһәр халкы ачы- төче нәрсәгә бигрәк тә капланып төшә инде.
Әйтеп булмый, Борһан колхоз эшенә дә ничектер җитешә торган иде әле. һәрхәлдә, алай төпкә үк җигелеп тартмаса да, күпер сукканда балта тотарга өйрәнгән кеше бит, җил-яңгырдан качып, осталар тирә-
Менә шунда инде Борһан, мәзәк хәрәкәтләре белән чат артистка әверелеп, гаҗәеп осталыгын бер күрсәтеп кала. Балык шәп чиерткән кичне кармак саламыни, илаһым; богор белән шулай җиңел генә, җай гына кизәнеп, агып барган күпер агачын әллә каян ерактан ук эләкте
67
сендәрәк йөрергә тырыша иде. Шулай да элекке шикелле бөтенләй үз кеше булып аралашып китә алмады. Җае чыккай саен берәрсе:
— Бу ни булды әле сиңа, Борһан: яныңа барыр хәл юк, әллә нинди ят ис килә үзеңнән, — дип көлемсерәп куя.
Дөреслеген дә дөрес инде анысы: Борһаннан һәрвакыт тозлы кыяр, ачы кәбестә исе аңкып тора. Ләкин аның җабавы да әзер: янәсе, кем тыя, кулыгыздан килсә, җир киң, сез дә бакча җитештерегез.
Авырткан җирләренә алай каты бәрелмәскә кирәк икән дә, ләкин соң инде. Икенчесе, кызып китеп, Борһанның каршына ук чыгып баса:
— Шулаен шулай ла, әгәр барыбыз да бакча карачкысына әйләнсәк^ кем иген игәр соң? Суган суы суырып утырырбызмы?
— Әйтәм хәзер суырмыйсыз суган суын — дип капламакчы да Борһан, мәгәр кыюлыгы җитми һәм, артык бәхәскә кереп тормыйча, үз юлы белән китеп бара.
Алар яныннан шулай тиз генә борылып китә китүен, тик менә гомер иткән хатыны Зәйнәпкә дә соңгы вакытларда әллә нәрсә булды, Борһанның кәефенә ярамый торган сүзләр ычкындыра башлады. Әле кайчан гына шундый өй җанлы иде бит Зәйнәп, яшелчә түтәлләреннән мәңге дә аерыласы юк кебек иде. Ләкин Борһанның күңеле болай да кырылып йөргән көннәрнең берендә, кисәк кенә хафаланып калгандай:
— Әллә, әтисе, сыер саварга керәсе инде быел? — дип көрсенеп куй-масынмы.
— Ошамаганны, ни дигән сүзең бу тагын? Әллә төшләнүеңме? — диде Борһан кырыс кына.
— Төшләнерсең дә бу хәлгә, — диде Зәйнәп, һаман күңелсезләнә барып.
Ә Зәйнәп күңелсезләндеме, шунысы яман: өйнең дә яме югала Шуңа күрә хәзер дә әллә ничек бик сәер булып китте Борһанга, ирексезләп Зәйнәпкә борчулы караш ташлады.
— Нәрсә булды соң әле ул кадәре? — диде ул.
— Нәрсә дип... — Зәйнәп тә иренә күз кырыен төшереп алды. — Әй., әтисе, гомер —агым су, дигәндәй, үтәр дә китәр, бераз кеше төсле дә яшисе иде бит...
Инде саруы кайный башлаган Борһан, хатынының сүзен кырт кисеп:
— Әлеге шул торып-торып бер амин икән, — диде дә кулын селтәг. куйды.
— Алай димә әле, бөтен дөньядан аерылып, шушы күпер төбендә каңгырап гомер итү туйдырып бетерде ләбаса, ходаем.
— Ачуым килмәгәе, тагын берәрсе котыртып кайтаргандыр әле, бү- тәнчә түгел.
— Теге, син гарьләнә белмәгәч тә...
— Абау, бик исем киткән иде шуларның лыгырдауларына.'Үзләренең кулыннан килмәгәч, көнләшүдән әллә нәрсә дә сөйләрләр.
— Киләме-килмиме, ә менә җаннары тыныч, ичмаса.
— Бар алай булса син дә...
Зәйнәп, хәзер үк чыгып китәргә җыенган шикелле, кискен хәрәкәтләр ясап, яулыгын артка кайтарып бәйләде дә:
— Ә нигә, бармас дип беләсеңме? — дип, ярып салды.
Борһан мәсхәрәләп ишеккә төртеп күрсәтте:
— Бар, җаныем, бар, алай бик сикерә башлагач, ходай ак юл бирсен!
Ваемсыз кыз чакларын сагынып куйдымы Зәйнәп, әллә чыннан дг гарьләнүе җиттеме, тәмам сыгылып төште дә:
— Шулкадәр җансыз булырсың икән, — дип, үксеп җибәрде.
Менә шуннан соң ничектер өйнең дә күрке китеп барды...
5*
68
Күңеле бер урыннан купкач, икенче вакытны да, аннары да кузгатып карады Зәйнәп. Алай турыдан-туры түгел, читләтеп кенә башлап җибәрә иде ул гадәттә, һай, ничек кичергәннәрдер, бигрәк авып заманалар бар иде бит, янәсе. Ә хәзер, аллага шөкер, адәм баласы баш- күз алды: тырышып эшләгән кешенең тамагы да тук, өсте дә бөтен Әнә хезмәт көненә түләүне дә акчага күчермәкчеләр бугай. Аннары тагын ходка китә инде эшләре, Хәдичә шикеллеләре акчаны көрәп кенә алачак. Хәдичә дигәннән, бер уйлаганда, ул да әллә кем түгел: оялчан гына, йомык кына бернәрсә иде шунда. И, Зәйнәп йөдәп чыкты инде аны сыер саварга өйрәтә-өйрәтә. Шул да кеше булгач! Алай гынамы соң әле, бөтенләй күз өстендәге кашка әйләнде ләбаса: газетада да аның рәсеме, ел саен Мәскәвенә дә җибәреп кайтаралар. Үзенчә төрттереп әйтүеме, сүзенә гарьләнеп үләрсең, илаһым, очраган саен исе китеп:
— Бу ни хәл, Зәйнәп апа, җаным, соңгы вакытта бигрәк бетерешеп барасың, авырмыйсыңдыр ич! Әллә күпер төбендәге һава килешми башладымы? — дигән була.
Хәер, Зәйнәп үзе юләр, фермадан китәсе калмаган. Борынгылар да: иленнән аерылган, ирегеннән язган, дигәннәр. Адашкан кыр казыдай каңгырап яшә инде менә хәзер күпер төбендә.
Борһан, акылга утырган сабый шикелле, тын гына тыңлап тора-тора да, Зәйнәп нәкъ шул җиргә җиткәч, аңын кисәк җуеп җибәрә. Ә ул бер күтәрелеп бәрелдеме:
— Алай ир белән дә, мир белән дә булырга теләгәч, башкага чыгарлар кияүгә, — дип, әллә нихәтле сүзләргә барып җитә.
Әмма ләкин, Борһан чыгымчы ат тискәрелеге белән ничек кенә күтәрелеп бәрелмәсен, бара-тора аның башына уй төште. Чөнки ул әлеге күпер төбендә галәмәт килеп казынган арада дөньялар шундый үзгәреп куйды, базар өчен җан талашып яшелчә үстерүнең кирәге дә калмады диярлек: кыяры да, помидоры да шалкан бәясенә әйләнде, ә шалканның үз бәясе бөтенләй юкка чыкты дисәң дә ярый. Борһан да, әле һаман да сер бирергә теләмичә:
— Җан биргәнгә юнь бирер әле, — дип йөрсә дә, эченнән сыза башлады. Хәтта, нәрсәдер исенә төшеп үкенгәндәй, җиде төн уртасында уянып: «Әй, әттә генәсе!», дип көрсенеп куя торган булды. Иртә белән дә иң элек Борһан, пошынып, күзләрен ачып җибәрә. Ачып җибәрә дә, Зәйнәпнең төн буена шулай харап рәхәт таралып йоклавын күңеленә сыйдыра а л м ы й ч а:
— Шуны әйт әле: җаның бармы-юкмы синең? — дип, сукранырга готына.
— Ә нигә, әтисе?
— Нигә, имеш... Шулкадәр гамьсез булырсың икән. Әйтерсен лә инде бөтен дөньясы түгәрәк...
— Кем гаепле соң анысына, әтисе?
— Әллә минме?
— Бара-тора бу күпер төбе бер бәла генә булды башка: аздырган да, яздырган да шул бит.
— Әйтер идем... күпер төбендә җан асраган чакларыңны онытма, аппагым.
— Андамыни хикмәт, тынычлыгы булмагач...
Мондый иртәнге сәгатьләрдә артык тирәнгә кермичә, иренең күңеленә авырлык китерми торган җайлырак сүзләр табарга тырышып карый да бит Зәйнәп, ләкин нишлисең соң, кайвакытларда тел очында сакланырга тиешлесе дә искәрмәстән ычкынып куя. Чөнки түземе җитми кала да:
Элек тә күңелем бик тартмаган иде лә аны, суга батканда саламга ябышкан төслерәк тоелган иде,— дип, ирексездән барын бер
69
жепкә тезеп китә. — Әйе, син генә ул, ир башың белән, һаман шул күпер төбенә табынып яшисең... Белмим инде, ходаем, моның соңы ниләр белән бетәр икән?
Ә аннары Борһан, борынын тукмактай салындырган хәлдә, көн буена кемгәдер билгесез ачу саклап йөри-йөри дә кич белән этен кыйнап ташлый. Янәсе, бүген төнлә тагын йокы бирмәде, җитмәсә хәзер дә, юкка- барга өргән булып, эч кенә пошыра, әрәхМ тамак.
Әрәм тамак дигәннән, чынлап та шулай бит, каһәр төшкере. Кайчандыр Борһанның яшелчә бакчасына кызыкмаган кеше юк, һәркемнен авызыннан сулар килә торган иде. Хәзер .әнә, өйборынча диярлек, һәммәсе үзе үстерә. Колхозны әйткән дә юк, җиләк-җимешенә кадәр җитештерә. Шәһәр кибетләренә дә йөге-йөге белән озаталар, хезмәт көннәренә дә шактый мул өлеш чыгарып, халыкны куандыралар. Кыскасы-, соңгы елларда вак-төяк бала-чаганың да Борһанның кыяр бакчасына исләре китми. Тик тыкрык буйлап су коенырга төшкәйдә берәрсе, әлеге юньсез этне юри котыртып, таш атып үтә. Элегрәк, ичмаса, этнен шул хаҗәте дә бар, әйтик, алдан хәбәр биреп, колхоз эшенә чакырып килүчеләрдән качып калырга ярдәм итә иде. Хәзер исә алар да сирәгәйделәр. Чөнки барлык эшләрне дә машина башкарганлыктан, һөнәр иясе кешеләренең кадере зуррак. Ә Борһанны онытканда бер генә, мә-сәлән, кышкы бураннарда басудан салам тарттырганда, яки яз көне күпер сукканда гына искә төшерәләр. Шунда да әле ул үзенә күрә түгел:
— Әһә, көймәгез комга терәлгәч, Борһан абзагыз кирәктеме? Әйте- гезче, миннән башка ни эш кырганыгыз бар соң? —дип, эре генә кылану өстенә, кайчакларда киреләнеп, ялындырган да була.
Ачыграк әйткәндә, әллә кайчангы язгы ташкыннарның берсендә башы әйләнеп калганнан соң, Борһанның әле булса аңына килә алганы юк. һаман хәрәмләшергә тырышып; ниндидер өметсез һәм җан биздергеч ят тормыш белән яшәп яткан көне иде...
II
Ә менә быел, үч иткәндәй, бигрәк тә кырын килде Борһанга. Бүтәннәр колхоздан каерып икмәген дә, уч тутырып акчасын да алдылар. Ә Борһанның өлешенә тигәне ияк очы сыйпарлык кына иде.
Әгәр барысын да рәттән санап китсәң, Борһанны тетрәткән хәлләр күп булды инде бу көздә.
Әйтик, әле иртәрәк булса да, инде бит елга сулары да каткан, кар да ярыйсы гына төшкән, чана юлы да һәйбәтләнеп бара иде. Бала-чага рәхәтләнеп кар туйлары ясап калды калуын, иллә мәгәр шундый җылытып җибәрде бер заман. Көтмәгәндә яңгырлар явып, тәмам язга әйләнде дә куйды. Тау битләре яңадан ачылды, шаулап гөрләвекләр ага башлады. Елга талымсызланып, кар суларын һаман үзенә җыя барды һәм, ниһаять, куәтле бер яңгырдан соң боз кузгалып, күперне каерып алып та китте.
Мондый хәлнең бу якларда инде бик борынгыдан булганы юк иде. Мәгәр ата-бабаларыннан ишетеп белгәннәр.
— Киләсе елны дәүләтебез тагын да артачак икән, уңыш мул булырга тиеш, — дип, куанып, яхшыга юрап куйдылар.
Борһанның болай да ачуы кабарып йөргән чагы иде. Аның үз исәбе исәп: яз гына җитсен, сөйләшә белер ул алар белән. Бәлки әле ялындырып кына да калмас, үчен кайтарырдай юлын да табар.
Инде Зәйнәп тә әйтмәде түгел аңа, хәтта бик тә өзелеп карады.
— Ай-Һай, заманалар үзгәрде шул хәзер, иртә кычкырган күкенең башы авыртмагае. Ачу алдан, акыл арттан, дигәндәй, үлчәбрәк сөйләш, абайлабрак кылан. Юкса әллә ниләр күрүең ихтимал, — дия торган иде ул, ачынып.
70
һәм Борһан дөрестән дә күрәчәген күрде.
Иң элек шуны әйтергә кирәк: колхозчылар, Борһан уйлаганча яз, яы көтеп тормадылар. Моңа кадәре дә иза чиктерү җиткән, дәүләте' безгә караганда бу күпер бәласеннән котылырга вакыт бит хәзер, адәм рәтлесен салырга кирәк дип, бер җыелышта, үзара кызу-кызу бәхәскә кереп, киңәшеп алдылар да икенче көнне үк дәртләнеп эшкә дә тотындылар.
Вакыты бик тыгыз булгангамы, Борһаига ниндидер бер кара борынлы малай аркылы гына әйттерделәр. Тик Борһан аның белән сөйләшеп тә тормады.
— Әтиең ашка дәшергә җибәргәнме әллә дисәм, юкка эт котыртып йөрисең икән. Бар, үкчәңне күтәр, энекәш! — дип, ишек төбеннән кырыс кына борып җибәрде.
Менә хикмәт: ул көнне Борһан өенә бүтән аяк басучы булмады. Икенче көнне шулай ук аңа мохтаҗлары төшмәде күрәсең, ник берсе күренсен. Ә бит еллар буена күпер сугып дан казанган Борһан мондый хәлне һич көтмәгән иде, алай бик зурдан да купкач, миисез генә очлап чыга алмаслар әле, барыбер ялынып килерләр, дип өметләнгән иде. Нәрсә яшерергә, үзеннән-үзе куллары кычыта башлаганлыктан, ул, хатыныннан яшереп, балтасын да үткерләп куйган иде инде.
Ләкин өченче көн дә шулай үтте, аннары да аңа ялынып килүче булмады.
Тәрәзәдән карап, күпер төбендәге күңелле ыгы-зыгыиы талганчы күзәтә торгач, шундый эче пошып китә Борһанның, әллә кайчан онытылган җырлары ничектер хәтеренә төшә дә:
Күпер башы күк томан.
Күпсенмәгез... —
дип шыңшырга ук тотына. Тик нәкъ шул җиргә җиткәч, һәрвакыт тынып, шым була: чөнки я тамагы карлыга, я РТСтан ярдәмгә килгән бульдозер тавышы куәтләнеп, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып яңгырый башлый. Ә кайчакларда бөтен өй эче, нигезе белән ишелергә торгандай, идән-түшәмнәреннән алып стеналарына кадәр дер-дер килеп калтырап куя.
III
Шулай да Борһанның җаны түзмәде, берничә көннән соң, җиде төн уртасында уянып, өстенә киенә башлады. Аның исәбе күпер яныннан әйләнеп кайту иде. Әйе, бары тик кызык күреп, бер генә күз салмакчы иде ул. Борһан абыйларыннан башка, янәсе, ни эш кырдылар икән?
Айлы чат аяз төн булса да, һавасы җылы, йомшак һәм бераз җилләбрәк тә тора. Зур таш өеме кырында учак ягып, көн буена сумала кайнатканнар иде. Хәзер инде учак күптән сүнгән булса кирәк. Куәтлерәк җил исеп, көлен тузгытып җибәргәндә генә ялгыз бер кисәү, пыскып, көйрәп киткәли. Бетоннан коелган баганалар һәм тимер ныгытмалардан элек, ни хикмәттер, әнә шул ялгыз кисәүгә күзләре төште Бор- һаниың. Ул үзе дә сәерләнеп калды, ахры: «Әчкелтем төтене борынга ярып керә, ә җылысы, мөгаен, юктыр» дигән уй килде аның башына. Әйтерсең, бар хәсрәте шунда гына, күпер төбендә бераз әйләнеп йөргәч, тагын:
— Ә бит ике-өч кисәү булса, алай пыскып кына калмаслар, бер көйрәгән арада, кабынып, янып та китәрләр иде, — дип куйды эченнән генә.
Шулай уйлана торгач, Борһанның үз тормышы бөтен шыксызлыгы белән ирексездән күз алдына килеп басты. Тукта, нигә соң әле каңгырып йөри биредә? Сәбәбе нәрсәдә? Җылы өе, йомшак түшәге юкмы әллә?
71
Инде кайтып китәргә дә җыенып беткән иде Борһан, ләкин шулчак аяк астындагы йомычкалар арасында тонык ай шикелле ялтырап яткан корыч кисәге күзенә чалынды. Ипләбрәк караса, ни күрсен — менә дигән балта. Тик хуҗасы кем икән соң: бруска охшатып юна башлаган агачын тәки бозган бит. Калын шнур белән суктырган күмер эзләре шушы ай яктысында да күренеп тора ләбаса. Җитмәсә эш коралын да онытып калдырган. Бигрәк ваемсыз нәрсә, күрәсең.
Борһан, эче пошып, агачны кат-кат әйләндергәләп карады да, балта хуҗасыннан инде бөтенләй өметен өзгәндәй, башын чайкап куйды. Тагын шунысы гаҗәп: ул иң элек брусның бер ягын тигезләп чыкты, аннары икенче ягына тотынды. Бара-тора Борһан шундый мавыгып китте, күңелсез уйларыннан тәмам арынып, бөтен дөньясын онытты. Әллә ни ашыкмаган да кебек, әмма үзенә бер ритм белән шулай җай гына хәрәкәтләнүенә карамастан, кулларына күз иярә торган түгел иде аның.
Ниһаять, ай болыт арасына кереп югалды.
Борһанның эше бик көйле иде. Ләкин төн кинәт караңгыланып киткәч, өмете киселгәндәй булды һәм, кәефе кырылып, күккә күтәрелеп карады. Тик шунда гына ул үзенең артында кемнеңдер басып торганын сизеп калды. Борһан ни дип уйларга өлгермәде, каравылчы Шиһап карт:
— Ташла балтаңны, ә үзең урыныңнан кузгалма!—дип кычкырды.
Каушавы җиткәнгәме, Борһан, берсүзсез буйсынып, балтасын агач башына чабып куйды.
— Ә хәзер әйдә идарәгә киттек! — диде Шиһап карт.
Борһан аңына килде.
— Тукта әле, бу нишләвең соң Шиһабетдин абзый: уеныңмы-чының- мы?— дип ул як-ягына каранып алды. — Кеше ишетүе бар бит, әллә нәрсә уйлаулары мөмкин...
— Я, я, җитәр, телеңә күп .салынма, тизрәк кузгал!
— Шиһабетдин абзый, дим...
— Яхшылык белән тыңламыйсың икән, менә хәзер каравыл салып кычкырам да, халык җыеп, адәм хурына калдырам.
Борһан инде арка терәп карышмакчы булды:
— Нәрсә, мине җинаять өстендә тоттыңмы әллә?.. — дип куйды.
— Күбрәк сөйләнеп кара әле.
— Икмәктер, әгәр берәр гаебем булса...
— Үз кулың белән үстергән икмәк түгел, телең белән пычратма, яме?
Борһан дәшмәде.
— Икмәк адәм тире белән сугарыла, аңардан пакь нәрсә юк. Аңладыңмы?
Борһан тагын ләм-мим әйтмәде, бары тик көрсенеп кенә җибәрде. Шиһап карт исә, үз алдына сөйләнгәндәй:
— Шулай шул әнә, дөрес сүзгә җавап юк, — дип дәвам итте.
Болытлар, берсе артыннан икенчесе яралып, төньякка күчә башладылар. Шуңа күрә ай бер болыт астыннан чыгарга өлгермәде, икенчесе каплап алды. Аннары өченчесе, дүртенчесе...
Ләкин Борһан үзенең каршындагы Шиһап картның көрәктәй сакалыннан башка бернәрсә дә күрмәде. Аның бар хыялы ничек тә берәр әмәлен табып, тизрәк өенә ычкыну иде. Хәер, инде Шиһап картның да күңеле йомшарган кебек бит:
— Икмәк дигәннән, быел кар калын ятмакчы бугай: җил генә таратып җибәрмәсә, әнә тагын болытлап тора, — диде ул, йөзе ачыла төшеп.
Борһан ык-мык килде дә:
— Мин кайтыйм инде, Шиһабетдин абзый, — диде.
— Ә юк, мин сине болай гына җибәрмим әле.
72
— Ихластыр, йокы аямаганлыктан торып чыгуым иде, аннары, кемдер бозып ташлаган менә бу агачка тап булгач, эчем пошып китте дә озаграк юанып калдым.
— Сукыр түгел, күреп тордым, һәммәсен дә беләм...
— Шулай булгач...
Ансыз да җаны кыйналган Шиһап картның кашлары ук салынды.
— Ләкин болай гына калдырырга ярамый синең мәсьәләне, халык белән хәл итәргә кирәк, — диде ул, Борһанның сүзен бүлдереп. — Ялгыз агач янтык үсәр, дип борынгылар бик белеп әйткәннәр. Менә син дә илеңнән аерылып, әллә кая китә алмадың, бары тик хода каргаган көнгә генә калдың. Шунда да әле аңга килгәнең юк. Инде бит, тәүбә, тәүбә, оятың бөтенләй качмаган булса...— Карт, ни өчендер, кисәк кенә хәрәкәткә килеп, бер җирдә таптанып торды да: — Хәер, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәме. Ник соң әле мин акыл сатып маташам? Җитәр, суны күп болгаттың, — дип, кырт кисеп куйды.
Ә Борһан ирексездән брус өстенә лап итеп утырды. Аннары гына теле ачылып: »
— Ихма-а, белмисең хәлемне, Шиһабетдин абзый, — диде.
— Әйе, әгәр бакчаңны кисеп алсалар, алай гына уфтанмассың әле.
— Бакчадамыни мәсьәлә, — диде Борһан, тагын да тирәнрәк көрсенеп.— Үзең әйтмешли, оятка көч килә башлады, йөрәккә кан саудырганы да шул. Югыйсә, җиде төн уртасында җылы түшәгемнән аерылып, адашкан кыр казыдай, күпер төбендә каңгырып йөрер идеммени.
Кайдадыр, ферма ягында булса кирәк, бер-бер артлы әтәчләр кычкыра башлады. Шиһап карт:
— Актык сүзем: игелексез кеше син, Борһан. Кешеләр әнә тиздән уянып эшкә тотынырлар, ә син адәм җанын үртәп яшәвеңне генә беләсең, — диде.
Дөрес, ахырдан Борһан, тәма.м тәүбәгә килеп: «Болай да кеше күзенә күренергә оят. Зинһар, инде бөтенләй адәм хурына калдыра күрмә, шәфкатең күрсәт,—дип ялынгач, Шиһап карт аны җибәрми булдыра алмады.
IV
Төнге бу вакыйганы берәүгә дә сөйләмәде Шиһап карт. Ул шулан икесе арасындагы гомерлек сер булып та калыр иде, бәлки. Чөнки хәзер инде аңа күп заманнар үткән, ә Борһан шуннан бирле колхозда әйбәт кенә хезмәт итеп, игелекле тормыш белән яши башлаган иде. Аннары бит шунысы да бар: соңгы бер-ике ел эчендә, гомумән, күл кенә үзгәрешләр булып алды. Галәмгә кеше очу, яки бөтен дөньяны таң калдырган башка шундый зуррак вакыйгаларны әйткән дә юк, колхозның үз тормышында да көн дә бер яңалык туып тора. Әйтик, әле кайчан гына фермада асылма юллар да юк иде, ә быел әнә сыерларны да электр аппаратлары белән генә сава башладылар. Кыскасы, Борһанның күңелсез хәлләрен күпләр онытып баралар һәм ул үзе дә аларны искә төшерергә яратмый иде. Ә шулай да без капчыкта ятмый икән шул: һич-кем көтмәгән бервакытны барыбер төртеп чыкты.
— Борһан күпер төбеннән күчеп китәргә җыена икән, инде идарә белән дә сөйләшкән, бугай, югары очтан җир кисеп бирергә булганнар, и-меш, — дигән хәбәрләр халык арасына таралган иде. Көннәрдән бер көнне, кич белән шулай, клуб каршында кино көтеп, үзара әңгәмә сатып, көй генә тәмәке тартып утырганда, кемдер:
— Яна нигез салырга җыенып йөрисең, дип ишеткән идем, Борһан, безне кайчан өмәгә чакырасың соң? — дип сорап куйды.
Ә икенче берәү, ни уйлаптыр, уен-көлкегә борып җибәрде, янәсе; ярый ла Зәйнәп исемлегенә кергән булсаң. Югыйсә бит Борһан, ирләр
башына хурлык китермичә, бер мәсьәләне дә үзе генә хәл итә алмый, һәрвакыт хатыны кубызына биеп яши.
Борһан, шулай ук авырга алмыйча:
— Кара аны, уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш, — дип, шаяртып кисәткән булды.
— Ә нигә, дөрес түгелме әллә?
Шулай сүз иярә сүз чыкты. Хәтта, иске яраларны кузгатып, шуңа да барып җитте: имеш, әгәр теге күпер суккан чакны Зәйнәп өеннән куып чыгармаган булса, кем белә, Борһан, бәлки, әле хәзер дә үги тормыш белән яшәвендә дәвам итәр иде. Хәер, бер уйлаганда чынлап та, рәхмәт инде Зәйнәпкә.
Борһан, әһә, әллә көнләшә дә башладыгызмы абзагыздан?—дигән- сыман көлемсерәп утырган җиреннән:
— Сезне тыңлап торсаң, кеше тормышы мичкә бәрәңге тәгәрәтү шикелле җиңел нәрсә булып чыга. Ләкин алай түгел бит ул, егетләр. Катлаулырак. Ә менә рәхмәтен кемгә әйтергә кирәген без инде үзебез генә беләбез, — диде дә, серле елмаеп, Шиһап карт турында сөйләп китте.
Ихтимал, бу вакыйга шунда ук онытылган булыр иде, ләкин кайсыдыр Шиһап картка җиткергән, күрәсең. Ә ул, аны күңеленә салып куйган да, Борһанга озак гомер хәтер саклап йөргән.
Кыскасы, яңа урынга күчеп, төпләнеп алгач, Борһан өй туе үткәр- мәкче булган иде. Билгеле инде, ул иң элек. Шиһап картка керде.
— Куанычың олы икән дә, белмим шул...бара алмамдыр, ахры,.— диде Шиһап.
— Синнән гайре түр башына утыртыр кешем юк. Бу ни дигән сүз тагы?..
— Ә бу шул дигән сүз, — диде Шиһап карт, гадәтенчә, кырт кисеп: — хәтеремне калдырдың, үпкәм зур.
Борһан, колакларына ышанмагандай:
— Кем, минме? — дип сорады.
Юк, шаяртып әйтүе түгел икән Шиһап картның, хәтта кашлары ук салынып төшкән.
— Яхшылыкка яманлык белән кайтарырсың, дип һич уйламаган идем, — диде ул, Борһанга күтәрелеп карамыйча. — Авызың иләмсез олы икән синең. Бер дә кирәкмәгәнгә шапырынып, ике арадагы серне ачкансың.
Борһан җиңел сулап куйды.
— Мин бит сине начарлык белән телгә алмаган идем, — диде ул. — Киресенчә, үз итеп, якын күреп, хөрмәт белән искә төшерүем генә иде.
— Их син... Хөрмәт кешенең телендә түгел, күңелендә булырга тиеш ул.
Мәгәр һаман шулай кырыс кылануына карамастан, инде Шиһап картның ачуы кайткан иде шикелле, сүзне икенчегә борып, Зәйнәп турында сораша башлады...