Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУАНЫЧ ҺӘМ ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ

Соңгы елларда без һәркайсы тарихта сүнмәс маяк булып калырлык зур һәм берсеннән-берсе мәһабәтрәк вакыйгаларның шаһиты булып киләбез. Беренче һәм аннан соңгы спутникларыбызны әйтәсеңме, Ай өстенә вымпел ташлау, Айның аръягына чыгып, аның моңарчы мәңгелек сер булып килгән икенче ягын рәсемгә төшереп алу дисеңме, атом энергиясен тыныч хезмәттә файдалану һәм ракеталар ясау буенча ирешелгән шаккатыргыч уңышларыбыз дисеңме, ниһаять, безнең совет кешесенең -беренче булып космоска юл ачуы, бер сәгать эчендә Җир шарын әйләнеп чыгуы!.. Бөтен дөньяны шаулаткан шул тарихи вакыйгаларга менә тагын утызынчы июль -килеп өстәлде. Утызынчы июль — Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Программасы проекты игълан ителгән көн. Кешелек дөньясының бүгенге торышына искиткеч кыю һәм дөрес анализ биргән, һәркемне ышандырырлык дәлилләр белән ныгытылган, иң югары фәнни әсәрләргә генә хас логика көченә ия булган һәм, ниһаять, шундый гади, аңлаешлы, ышандыргыч тел белән иҗат ителгән бу документта без үзебезнең күп авырлыклар аша батырларча узылган үткәнебезне дә, зур җиңешләр һәм катлаулы хезмәт белән тулы бүгенге көнебезне дә, безне дәртләндереп алга әйдәүче данлы киләчәгебезне дә бөтен ачыклыгы белән күрәбез. Аларны күрү безнең күңелләрдә горурлану хисе уята. Бик урынлы һәм хаклы горурлану! Җирдә беренче булып социалистик җәмгыять төзегән, инде коммунизм төзү баскычына күтәрелгән һәм үз үрнәгендә бөтен дөньяны алга әйдәп баручы илнең гражданины булу кечкенә бәхет түгел. Бу документ яктылыгында без соңгы * елларда ирешелгән тарихи уңышларыбызның, адәм акылы ирешмәс дәрәҗәдә зур булып күренгән фәнни ачышларыбызның мәгънәләрен тирәнрәк аңлыйбыз, аларның нигезләрен дә ачыграк күрәбез. Алар бит барысы да — марксизм-ленинизм тәгълиматының җиңүе, шул тәгълиматның партия тарафыннан дөрес тормышка ашырылуы нәтиҗәсе. Ирешелгән нәтиҗәләр зур, әйтеп бетергесез зур! Аларны күреп һәм аларга ирешүдә билгеле дәрәҗәдә үзеңнең дә катнашың барлыгын тоеп, чын күңелдән куанасың, чын күңелдән горурланасың!' Алга куелган бурычлар тагы да зуррак, тагы да мәһабәтрәк. Алар турында укып дулкынланасың, күңелдә җитди җаваплылык хисе уяна. Ике дистә ел вакыт эчендә илебезне тулы мәгънәсендә коммунистик җәмгыять итеп җиткерү бурычы. Билгеле, бу гигант бурыч материаль һәм мораль яктан барлык конкрет мөмкинлекләрне искә алып, реаль чынбарлыкка нигезләп куела. Ләкин, дөньякүләм мөнәсәбәтләр буенча булсын, илебез эчендәге хуҗалык һәм культура эшләре өлкәсендә булсын, уңышларыбыз никадәр зур булса дая алга куелган бурычлар С 10 үзләреннән үзләре генә үтәлмәячәк бит. Аларны үтәү өчен өзлексез һәм кирәк вакытта аяусыз көрәш алып барырга кирәк булачак. «Партия СССРдагы коммунистик төзелешне, — диелә Программа проектында, — совет халкының бөек интернациональ бурычы дип — бөтен дөнья социалистик системасы интересларына, халыкара пролетариат, бөтен кешелек дөньясы интересларына туры килә торган бурыч дип карый. Коммунизм барлык кешеләрне социаль тигезсезлектән, изүнең һәм эксплуатациянең барлык формаларыннан, сугыш дәһшәтләреннән коткарудан гыйбарәт булган тарихи миссияне үти һәм Җир йөзендә барлык халыклар өчен Тынычлык, Хезмәт, АзатЛык, Тигезлек һәм Бәхет урнаштыра». Болар бит Җир йөзендә кешеләр үз-үзләрен аңлый башлаганнан ■бирле хезмәт белән көн итүче, гаделлеккә омтылучы һәркемнең иң якты хыялы, иң изге теләге булып килгән хәлләр! Коммунизм — шуларны урнаштыра, шуларны тәэмин итә торган җәмгыять. Безнең ил, Җир йөзендә беренче булып, шуны төзү, гамәлгә ашыру бурычын куя. һәм ул чиксез зур изге бурычны үтәүнең конкрет срокларын билгели. Иң күбе—ике дистә ел! Ләкин тарих агышы тарафыннан бетүгә, һәлакәткә хөкем ителгән һәм үзенә котылу юлын бары яңа сугышлардан гына эзләгән мәкерле капитализм дөньясының явыз .хәрәкәтләренә юл куймаска, аңа сугыш утын кабызырга ирек бирмәскә кирәк. Җир шарындагы барлык намуслы кешеләрнең тырышлыгы белән хәл кылына торган бу бурычны гамәлгә ашыруда да җаваплылыкның иң зур өлеше безнең ил кешеләре өстенә төшә. Чөнки безнең илнең һәр яңа уңышы — азатлык өчен, тынычлык өчен көрәшүче барлык илләрне җиңүгә рухландыра, кешелек дөньясын яңа сугыш җәһәннәменә этәрүче кара көчләрнең кулларындагы агулы коралларын берәм-берәм бәреп төшерә бара. Советлар Союзы эзлекле рәвештә ирешә барган зур уңышлар — алар барысы да һәрбер совет гражданинының үз эшендә, үз станогы, үз машинасы, үз өстәле янында намус белән тырышып эшләве нәтиҗәсе... Бу мәкаләне тынычлап, тиз генә язып бетерү өчен, шәһәрдәге шау- шудан, ыгы-зыгыдан читтәрәк булыйм дип, дачага килеп утырган идем. Биредә радио да юк, бүгенге газеталар да килеп өлгермәгән. Алдыма Программа проекты басылган газеталарны ачып салган хәлдә, аның чиксез бай эчтәлеге, колач җитмәс масштаблары белән рухланып, тирә- ягымны онытып утырганда, килеп әйттеләр: — Ишеттеңме, Титов әйләнеп кайтты бит! — Титов? Нинди Титов?.. ...Герман Степанович Титовны — «Восток-2» кораблендә 25 сәгатьтән артык вакыт космоста булып, шул вакыт эчендә Җир шарын 17 тапкыр әйләнеп чыккан икенче очучы-космонавтны хәзер дөнья йөзендә кем генә белми икән! Моны мәкалә укырга кызыграк булсын өчен юри шулай көтелмәгән урынга китереп керткән дип уйламагыз, чынлап та шулай булды. Бөек Программаның никадәр реаль икәнлеген, аның тормышка ашу сәләте ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген аеруча басым белән күрсәткән бу яңа шатлыклы хәбәрне мин шушы мәкаләне язып утырганда ишеттем, һәм аңа шушылай гына булса да тукталмыйча булдыра алмадым. Әйе, Программаны үз вакытында һәм төгәл тормышка ашыру өчен безнең һәркайсыбыздан чын коммунистларча намуслы хезмәт соралуы турында әйткән идем. Дөньяны шаулатырлык бу яңа факт безнең галим- нәребезнең, безнең эшчеләребезнең коммунистик хезмәт җимеше бит. Ләкин бу — шул җимешләрнең аеруча күзгә бәрелеп, бөтен* дөньяга яңгырап, Җир шарына гына түгел, бөтен галәмгә ишетелерлек итеп кычкырып торганы! Ә шушындый зур казанышларга юл ача торган кече 11 рәк күләмдәге җиңешләр! Меңнәрчә завод-фабрикаларда, иксез-чиксез •колхозсовхоз кырларында көн саен, сәгать саен, минут саен өстәлеп тора торган - көндәлек хезмәт җимешләре! Программа өзлексез үтәлү, гамәлгә ашу юлында. Ләкин Программаның зурлыгы, зурлыгы гына түгел, аның гадилеге, аның гадәттәге план гына булмыйча, бөек әмәлләр китабы булуы күңелләргә тынычланырга ирек бирми. Яшерен-батырын түгел, безнең бүгенге тормышта Программада алга куелган зур бурычларны гамәлгә ашырырга комачаулый торган хәлләр дә күп бит әле. Хуҗалык өлкәсендә булсын, культура өлкәсендә булсын һәм гомумән мораль мәсьәләләр буенча булсын, бездә коммунистик җәмгыятькә ят булган күренешләр бар әле. Программа проектын уку, аны өйрәнү өстендә һәрбер совет гражданины, әлбәттә, турыдан-туры үзенә кагылган тармак буенча мондый мәсьәләләр турында да уйламыйча кала алмый, һәм бу Программа нәкъ шуңа, һәркемнең аңлы рәвештә үз бурычы, үз хезмәте турында ныклап уйлануына исәп тотып төзелгән дә, аның көче дә шунда — бөтен халыкның үзенеке булуында. Мине, язучы буларак, үз хезмәтебезгә кагылган мәсьәләләр бик уйландыра. Дөрес, бу ком-мунистик җәмгыять төзү Программасында гомумән язучы хезмәтенә кагылмый торган бер генә пункт та юк. Бездән аның барлык пунктларын да нечкәләп өйрәнү таләп ителә. Шуның өсте- нә әле Программада культура төзелеше мәсьәләләре, әдәбият һәм сәнгать турында аерым бүлекчә бар. Анда матур әдәбиятның һәм сәнгатьнең бездә совет кешеләрен яңа дөнья төзүчеләр итеп тәрбияләү эшендә ни дәрәҗәдә зур урын тотканлыгы әйтелә. «Матур әдәбият һәм сәнгать миллионнарча кешеләр өчен куаныч һәм илһам чишмәсе булып хезмәт итәргә, алариың ихтыярын, уй-тойгы- ларын һәм омтылышларын әйтеп бирергә, алар өчен идеяләрен баету һәм холыкларын тәрбияләү чарасы булып торырга тиеш». Программа проектында шулай диелә. Язучы өчен никадәр мактаулы, шуның белән бергә никадәр зур һәм никадәр җаваплы бурыч! Бу бурычны шартын китереп үтәү, ягъни әнә шундый, миллионнар өчен куаныч һәм илһам чишмәсе булырлык әсәрләр иҗат итү өчен, әдәбият һәм сәнгать кешеләренә нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге дә Программада бик ачык һәм мәгънәле итеп күрсәтеп бирелә: матур әдәбият һәм сәнгатьнең үсешендә төп сызык — халык тормышы белән бәйләнешне ныгыту, социалистик чынбарлык байлыкларын, аның күпкырлылыгын дөрес һәм чын сәнгатьчә итеп чагылдыру, чын коммунистик характердагы яңалыкларны җанлы итеп әдәбиятта гәүдәләндерү, һәм җәмгыятьнең алга баруына комачаулык итә торган барлык кире күренешләрне фаш итү юлы белән барырга тиешлеге әйтелә. Минемчә, безнең өчен аеруча игътибар сорый торганы түбәндәгесе: «Халыкчанлык һәм партиялелеккә нигезләнгән социалистик реализм сәнгатендә, — диелә Программа проектында, — тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә кыю яңалык күрсәтү дөнья культурасында булган барлык прогрессов традицияләрдән файдалану һәм аларны үстерү белән бәйләнештә бара». Әйе, бу фикер өстендә без, язучылар, бик җитди һәм тирәнтен уйланырга тиешбез. Коммунистик җәмгыять төзү Программасында шундый ачык һәм мәгънәле итеп әйтелгән бу юллар безнең әдәбияттагы бүгенге практикабызга карата бер кадәр кисәтү булып та яңгырый түгелме? Билгеле, матур әдәбиятта һәм сәнгатьтә һәр яңа әсәр үзе белән бер яңалык алып килергә тиеш. Роман яки поэма, хикәя яки пьеса моңарчы башка әсәрләрдә ачылган образ һәм идеяләрне кабатлаудан гына гыйбарәт икән, ул инде яңа язылган булса да иске, әдәбият-сәнгать дөньясы өчен дә, укучы яки тамашачы өчен дә аның әһәмияте шул кадәр генә. һәр язучы һәм сәнгать кешесе, әлбәттә, моны белә һәм үзенең һәр әсәрендә нинди дә булса яңа сүз әйтергә омтыла. Ләкин әдәбиятта, сәнгатьтә яңалык кертү — шул язган әсәрең моңарчы язылганнарга тышкы формасы белән охшамаган булуда гына түгел. Әнә партия әйтә, матур әдәбиятта һәм сәнгать әсәрләрендә яңалык кертү дөнья культурасында булган алдынгы традицияләрне дәвам иттерү белән бәйләнештә барырга тиеш, ди. Без үзебезнең соңгы елларда булган практикабызга күз салсак, күп кенә очракта «яңалыкны мөгез чыгару мәгънәсендә аңлап эш итү күренешләренә тап булабыз. Я ул тормышта булган яки булуы бик мөмкин булган бер интим якны каләм үзәгенә алып, аның бүгенге чынбарлык өчен хасмы-түгелме, әһәмияте бармы-юкмы икәне белән исәпләшмәс- тән, аны бөтен нечкәлекләре белән тәфсилләү, ягъни, җитди талант читләтеп үтә торган кирәксез күңел чүплекләрендә казыну төсендә мәйданга чыга, я башкаларга охшамас өчен ясалма оригинальлек белән мавыгу — яңалыкны әсәрнең тышкы формасыннан эзләү рәвешендә гәүдәләнә. Бу соңгы төр кимчелек былтырлы-быеллы аеруча сәхнә әсәрләрендә күренде. Кайбер язучыларыбызның, тормыштагы кимчелекле, кара якларны фаш итү пафосына чамадан тыш дәрәҗәдә бирелеп китеп, социалистик реализмның төп принципларыннан читкә тарта торган әсәрләр язып ташлаган чаклары да була. Барлык актуальлеге көндәлек политик лозунгларга туры китереп әйтелгән яңгыравыклы сүзләрдән яки шул җитди лозунгларга арзанлы иллюстрация ясаудан гыйбарәт булган хикәя яки шигырьләр дә, кызганычка каршы, безнең матбугат битләрендә һаман күренә тора. Коммунистик җәмгыять төзү Программасы язучылар һәм сәнгать кешеләре алдына мондый характердагы кимчелекләрне бетерү, данлы чорыбызга тиң булган, хуҗалык һәм фән өлкәсендә дөньяны шаулаткан тарихи, җиңешләребез дәрәҗәсендә торган әсәрләр иҗат итү бурычын куя. Бу бөек бурычны үтәү дөнья-күләхм культураның алдынгы традицияләреннән файдалану, аларны дәвам иттерү, үстерү белән бәйләнештә барырга тиеш икәнлеген билгели. Димәк, без, татар язучылары, коммунистик җәмгыять төзү эшендә чын-чынлап ярдәм итәрлек җитди, тирән эчтәлекле, укучылар өчен куаныч һәм илһам чишмәсе булырлык әсәрләр тудырырга телибез икән, үз әдәбиятыбызның алдынгы әсәрләреннән аерылмаска, халык иҗатындагы, Тукай, Такташ, Муса Җәлил иҗатындагы яхшы традицияләрне өйрәнеп, алардан файдалана белү һәм аларны үстерү юлы белән барырга, аларны киң коммунистик илебезнең уртак байлыгы фондына кертү өчен көрәшергә тиешбез. Шул ук вакытта бөек рус халкы әдәбиятында, СССР халыклары әдәбиятында һәм дөнья-күләм культурада булган алдынгы традицияләрдән дә иҗади файдаланып, үз әсәрләребезне бер татар халкы гына түгел, бөтен халыклар кызыксынып укырлык дәрәҗәгә күтәрергә омтылу безнең изге бурычыбыз. Безнең ныклы, партияле нигезгә корылган, бай традицияләре булган зур әдәбиятыбыз бар. Талантлы язучыларыбыз бар. Димәк, коммунистик җәмгыять төзү Программасы куйган бөек бурычларны тулысын- ча үтәп чыгарлык көчебез бар, дигән сүз. КПССның Программасы үзе безнең иҗат көчебезне унлата арттыра. Моның өчен аны ныклап- өйрәнергә, шул куйган изге бурычларны үтәү эшенә үз-үзеңне тулысын- ча багышларга кирәк. Ул тарихи документ үзе безнең өчен куаныч һәм илһам чишмәсе!