Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯРАТЫП УКЫЛА ТОРГАН ӘСӘР

Татар совет әдәбиятында бүгенге эшче образын сурәтләүгә җитди борылыш Бөек Ватан сугышыннан, аеруча 50 нче еллардан, соң ясалды. Әдәбиятыбызга Ибраһим Газиның «Гади кешеләр» романы, Шәйхи Маннурның «Җир әнкәңнең сылу кызы» поэмасы өстәлде. 1958 елда, ниһаять, Габдрахман Әпсәләмов «Сүнмәс утлар» исемле яңа романын тәмамлады. Укучы бу романны көтеп каршы алды. Кыска гына вакыт эчендә ул татар һәм рус телләрендә икешәр тапкыр басылып чыкты. Тукай премиясе белән бүләкләнгән бу роман турында матбугат битләрендә күп кенә җылы сүзләр әйтелде, тәнкыйть фикерләре булды. Г. Әпсәләмов шәһәр тормышын яхшы белә. Завод-фабрика тормышы да аның өчен яңа нәрсә түгел. Яшьлегендә алты ел буена ул үзе Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь булып эшләгән. Шуңа да карамастан, «Сүнмәс утлар» романын язганда, ул элек күргәннәренә һәм интуициягә генә ышанмаган, завод тормышын, аның бүгенге бурычларын, завод кешеләрен, якыннан торып, яңадан өйрәнгән. Хәзерге тормышны, аның үсеш перспективаларын белү язучыга әһәмиятле гомумиләштерүләр ясарга, актуаль проблемалар күтәрергә мөмкинлек биргән. Дөрес, романда яктыртылган мәсьәләләрнең кайберләре бүгенге көндә әллә ни зур проблема түгел инде, алар безнең җәмгыять тарафыннан уңай якка хәл ителделәр. Әмма роман язылган чорда алар- ның актуальлеге, үткенлеге ачык сизелә иде. Ә романдагы төп нәрсә, нигез проблема бүген дә искермәгән, әһәмиятен югалтмаган. Бу — яшь буынны коммунизм рухында тәрбияләү һәм яңа, бәхетле тормыш төзү юлында очрый торган киртәләрне алып ташлау мәсьәләсе. Укучылар хөкеменә тапшырылган проблемаларның иң әһәмиятлесе кеше язмышы мәсьәләсенә карый. Кеше язмышы' гаять катлаулы һәм ул үтә сизгерлек сорый, ди язучы. Шуңа күрә ул һәрвакыт коллективның игътибар үзәгендә торырга тиеш. Менә Лиза Самарина образы. Заманында ут уйнатып, ялкынланып, хезмәтеннән тәм табып эшләүче хатын булган ул. Тормышта ул күп кенә бәхетсезлекләргә төшә: сугыштан ире авырып кайта, өлкән улы машинага тапталып үлә һ. б. Кыен чагында ярдәм кулын сузучы, кайгысын уртаклашучы кеше булмаганга күрә, шат күңелле, энергияле бу хатынның эшкә күңеле суына; ул эчтән янучы, кырыс табигатьле кешегә әйләнә. Язучы кеше язмышына карата мондый гамьсезлекне гаепләп чыга һәм тиешле игътибар, ярдәм күрсәтелгәннән соң, Самари- наның яңадан терелеп китүен, дәртләнеп эшли башлавын сурәтли. Кеше язмышына гамьсез мөнәсәбәт Ясновага икенче бер кайгы-хәс- рәт китерә. Бу олы җанлы хатын озак вакытлар буена хыянәтче хатыны дигән хурлыклы исем күтәреп яшәргә мәҗбүр була. Ә яла ягучы пычрак кеше, сөттән ак, судан пакь булып, тантана итеп йөри бирә. Язу Т 134 чы шундый гаделсезлекне романда нәфрәт белән тәнкыйть итә. Романда шулай ук хатын-кызларның семьядагы һәм җәмгыять тормышындагы урыны (Илшат), бала тәрбияләү (Альберт) мәсьәләләренә дә зур урын бирелә. Җыеп кына •әйткәндә, «Сүнмәс утлар» — күп проблемалы, күп планлы әсәр. Монда хәтта үзәк бер сызыкны табуы да читен. Чыннан да, бөтен әсәрне оештыручы төп вакыйга итеп нәрсә алынган соң? Эчке киеренкелек каян килә? Язучы теләгәнме-юкмы, белмим, ләкин Хәсән Мортазинның Погорельцев, Уразметовларга тискәре мөнәсәбәте, аларны санга сукмавы бөтен әсәр буена үзәк вакыйгасы- ман сузылып бара. Икенче басмада бу яңгыраш тагын да көчәйтелгән ләм романның умыртка сөяге кебег- рәк булып киткән. Ләкин, безнең уебызча, әһәмияте белән ул һич тә үзәк вакыйга була алмый, чөнки әсәрдә төп проблема ул түгел. Романның сюжеты, аерым алганда, һәрберсе шактый үткен корылган, күп санлы конфликт тармакларыннан ясалган. Каршылыклар образларның эчке көрәше төсендә дә, үзара мөнәсәбәтләр җирлегендә дә һәм, ниһаять, безнең тормышка чит булган күренешләр белән кискен бәрелеш рәвешендә дә туалар. Вакыйгаларның, романдагы геройларның характерларына карап, әсәрдә я лирик, я сатирик тон өстенлек ала. Мәсәлән, Гөлчирә белән Азатның яшьлек тойгылары, тирән кичерешләре, аңлашулары, үзара мөнәсәбәтләре бик матур итеп, лирик җылылык белән тасвирланган. Бу урында бөтен татар совет әдәбияты өчен хас бер кимчелеккә тукталып үтәсе килә. Соңгы вакытта безнең язучылар үтә киеренке, зур тәэсир көченә ия сюжет төзү, күп планлы хикәяләүнең барлык тармакларын да бер ноктага җыярдай, критик моментны эченә ала торган дулкынландыргыч вакыйга, бердәм ситуация табу турында җитәрлек кайгыртмыйлар. Безнең язучылар күбесенчә эпик киңлек белән, салмак характерда хикәяләүне уңайрак күрәләр. Булсын иде шундый роман: укучылар күңелен көчле бер иҗтимагый мотив гаять зур куәт белән җәлеп итеп барсын, башка бөтен проблемалар шуның тирәсенә тартылсын, һәм каршылыкларны җиңү процессында бүгенге совет кешесенең баһадир олы образы онытылмаслык булып калкып чыксын иде. «Сүнмәс утлар» романында үзәк бер фигура бармы соң? Минемчә, әсәрдән андый кешене күрсәтеп булмый. Әсәрнең төп геройлары —эшчеләр. Менә Сөләйман Уразметов- лар семьясы. Бөтенләе белән эшче семьясы ул. Сөләйман үзе, аның уллары: Иштуган, Илморза, кызлары: Илшат һәм Гөлчирә, килене Мәрьям — һәрберсе завод белән, завод тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә заводтагы производство һәм рационализаторлык проблемалары да, директорның эшчеләргә мөнәсәбәте дә, заводтагы конфликт җепләре дә бу семьяга кагылмыйча үтә алмый. Шушы семья үрнәгендә язучы берничә әһәмиятле мәсьәләне хәл итә: җитешсезлекләрне, кемнең кем булуына карамастан, принципиаль тәнкыйтьләү; халыклар дуслыгы; хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт. Чын дуслыкны һәм туганлыкны билгеләүдә Сөләйман Уразметов өчен бер генә үлчәү бар — ул хезмәткә, халыкка турылыклы булу. Әгәр дә ул якыннарының нинди дә булса начарлык, ярамаган нәрсә эшләүләрен күрә икән, киявенең югары дәрәҗәсенә дә, Илморзаның үз улы булуына да карамастан, аларга моны туры карап әйтә, хәтта мәсьәләне коллектив хөкеменә куюга кадәр барып җитә. Нәкъ менә шундый принципиаль караш җирлегендә, ул Матвей Яковлевич Погорельцев белән гомерлек дус булган. Уразметов белән Погорельцев дуслыгы әсәрдә яңа буяулар белән һәм чын реалистик нигездә ачыла. Язучы бер нәрсәне раслый —- изүчеләргә көчле нәфрәт, яңа тормыш төзү өчен бергә алып барган көрәш рус кешеләрен һәм татарларны иң якын туганнар итеп дуслаштырган. Сөләйман карт үзенең тормышындагы иң җитди мәсьәләләрне хәл итәр өчен дә, шатлыгын уртак 135 лашыр өчен дә Матвей Яковлевич янына бара, дусты кыен хәлдә калганда иң беренче булып аңа ярдәм кулын суза, күңелен күтәрә. Сөләйман карт үзенең балаларында физик хезмәткә тирән мәхәббәт тәрбияләгән. Ул , бигрәк тә өлкән улы Иштуганга зур өмет баглый, ана карап горурлана һәм талантлы улын хөрмәт итә. Сөләйман абзый аны Уразметовларның эшче династиясенә дан китерергә тиешле кеше дип, эшчеләр традициясен иң лаеклы дәвам иттерүче дип саный. Яшь тәнкыйтьче Р. Мостафин «Бүгенге романнарны укыганда» исемле мәкаләсендә, Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романына тукталып, әсәрдә Иштуган образының «бераз матурлап, бизәкләп бирелүен» әйткән иде Минемчә дә, бу образ бик тулы түгел, укучыларны канәгатьләндереп җиткерми. Ләкин, Р. Мостафин әйткәнчә, «бераз матурлап» бирелгәнгә түгел. Романда Иштуган образының иҗади колачы җитәрлек киң итеп күрсәтелмәгән. Язучы, гүяки, аны тагын да югарырак очудан тыеп тора һәм героена канат бирергә теләми кебек. Чыннан да, аның бөтен вакытын алган, йокысын качырган эзләнүләре дә, вибрация тирәсендә баш ватулары да кысыр хәсрәт дип әйтерлек кенә нәрсә булып чыга. Ә безнең эшчеләр тормышын яктыртуга багышланган бу романда, уйлап табуны батырлык дәрәҗәсенә күтәргән кешене, катлаулы авыр көрәше, җимешле хезмәте белән укучыларны сокландырырдай, үз артыннан ияртердәй рационализаторны күрәсе килгән иде. Г. Николаеваның «Юлда көрәш» романындагы баш инженер Дмитрий Бахирев образы безгә нәкъ әнә шундый көчле характерлы булганга күрә якын да. Татар әдәбиятында бай хыяллы, нык ихтыяр көченә ия булган эшче образын тудырырга беренче омтылышны «Габбас Галин» исемле драмасында Ш. Камал ясаган иде. Г. Әп- сәләмов — Ш. Камал традициясендә үскән язучы. Уңай герой мәсьә1 «Совет әдәбияты» журналы, 1960, 7 сан. ләсендә дә аңа зур әдипнең традициясен үстерергә кирәк. «Сүнмәс утлар»да төп образларның берсе— Хәсән Мортазин. Гаҗәп үзенчәлекле, бик каршылыклы образ бу. Шушы бер кешедә бик күп капмакаршы сыйфатлар берләшкән. Ул эштә бик булдыклы, энергияле, үзенә һәм кешеләргә таләпчән, булырдай яңалыкны яралгы хәлендә үк күтәреп алучан. Производство, завод мәсьәләләренә Мортазин дәүләт күзлегеннән карап бәя бирә. Бу юнәлештә ул бик кыю, батыр адымнар ясый. Мортазин— дәүләт эшенең әһәмиятен аңлаучы, һәр мәсьәләгә иҗади якын килә белүче зур масштабтагы җитәкче. Монда ул үзенең шәхси карьерасына зыян килү ихтималы белән дә исәпләшми, һәм менә шул кеше югары оешмаларга дәүләт планының үтәлеше турында ялган мәгълүмат бирә. Кирәк чакта, Хәсән Мортазин завод эшчеләренә карата сизгер кайгыртучанлык, ихтыяҗларын үтәүдә тапкырлык, җитезлек күрсәтә. Бер эшченең больницага салынуын ишеткәч тә ул, телефон трубкасын алып, аның хәлен белешә. Пионерлар бүлмәсе булдыру хакында сүз чыккач, ул, шунда ук кирәкле кешеләрне ияртә дә, бүлмәләрне карарга китә һәм, коридор башын бүлеп, аерым бүлмә ясарга карар бирә. Шул ук вакытта кешеләргә мөнәсәбәттә ул — вакчыл, эгоист һәм куркак. Шушындый каршылыклы типны сурәтләп, автор нәрсә дияргә тели соң? Бу образ аша язучы иҗтимагый тормышыбыздагы бик әһәмиятле бер идеяне уздыра. Кешенең характерындагы тискәре сыйфатлар, әгәр аларга үсәргә юл куйсаң, Мортазин кебек көчле, булдыклы җитәкчене дә боза, ялгыш юлга бастыра. Зур урындагы җитәкченең начар характер сыйфатлары коллективка аеруча сиземле зарар китерә. һәм коллектив моның белән килешергә тиеш түгел. Югарыда искә алынган мәкаләсендә Р. Мостафин романдагы тискәре геройлар баштан ахырга ка 136 дәр бары тик бертөсле кара буяу белән генә тасвирланганнар, ди. Безнеңчә, тәнкыйтьченең бу фикере дөреслеккә туры килеп бетми. Мәсәлән, Зонтик Шәмсия образын автор мөмкин кадәр реалистик итеп, табигый барлыгында күрсәтергә тырыша. Шәмсиянең кыланышлары, сүзе, хәрәкәтләре һәм төс- кыяфәте дә артык карикатуралаш- тырылмаган. Автор аның чиркангыч табигатен мәкерле, астыртын эшләрендә күрсәтә. Икенче бер образларны сурәтләгәндә язучы контраст буяулар белән эш итә. Маркел Генрихович Зубков, Идмас ишеләр тышкы яктан гаять пөхтә, чибәр кыяфәтле итеп, ә эчке характерлары, яшәү рәвешләре белән ямьсез итеп биреләләр. Автор романның буеннан- буена Идмасның бик нәфис, гүзәл йөзе, килешле буйсыны, нәзакәтле һәм үтә нечкә зәвык белән киенүе хакында кат-кат искәртеп бара. Идмас табигатьтән матурлыкны бик мул итеп алган. Ул үзенең чибәрлеге белән горурлана, аның кадерен белә, хәтта, әйтер идем, кирәгеннән артык бәя бирә. Матурлык аңа мораль азгынлык өчен дә хокук бирә дип аңлый ул. Эстетик йогынты ягыннан да бу образ шактый үзенчәлекле. Монда, ничектер, матурлыкны олылау тойгысы белән пычрак җанга нәфрәт тойгысы аралаша. Соңгы чиктә укучы һәр кешенең кадере тышкы кыяфәте белән түгел, бәлки эчке мө- лаемлелеге белән билгеләнә дигән нәтиҗәгә килә. Болардан тыш, автор бер төркем жуликлар, кара эш белән шөгыльләнүчеләр оясын күрсәткән. Г. Әпсәләмов иҗаты өчен бу яңа күренеш. Мондый типларны язучы эчке яктан да, тышкы күренеше белән дә ямьсез итеп сурәтли. Биредә язучы каләме сарказмга, сатирага күчә. Хисами Ихсанов, Шаһиагза- мов портретларын сурәтләгән юлларны гына укыгыз! Әмма язучы, бу образларны сурәтләгәндә дә, художество тактын сакларга тырышкан. Арада нормаль кыяфәт- леләре дә, чибәрләре дә бар. Алар- ның гадәтләре, төс-кыяфәтләре, килеш-торышлары төрле тоелса да, барысының да кешелек сыйфатлары түбән булганлыгы күренә. Икенчедән, карикатуралы кыяфәтне чагылдыру өчен язучы бик үзенчәлекле җирлек таба, моны ул тормышта сирәк очрый торган сәер, әмма шул ук вакытта очрау йхтималы булган күренешләр белән нигезли. Мин монда Аллаһияр Ходайбердиннар нәселендә борынборыннан килгән кыргый гадәтне күздә тотам. Әсәрдә, болардан кала, бер төркем яшьләр образы бирелгән. Монда сурәтләнгән яшь буын — ул 17 — 20 яшьләр тирәсендәге егетләр һәм кызлар. Аларга өлкән буын кичергән кыенлыкларны күрергә, авырлыкларны җиңеп чыныгырга туры килмәгән. Алариың күбесе әти-әни- ләре төзегән, әти-әниләре көче белән тудырылган рәхәт тормышта яшиләр. Арада шул тормышның кадерен белеп җиткермәүчеләр дә бар. Алай гына да түгел, капиталистик илләрдәге барчукларның яшәү рәвеше үрнәгендәме, шулар турында ишетеп яки укыпмы, яки материаль яктан артык иркен яшәүдәнме, — ничек кенә булмасын, кайбер яшьләрдә тагын да җиңелрәк тормышта яшәргә, яшь гомерне өзлексез күңел ачулар, рестораннарда утырулар, «әтәй» малын туздырулар белән үткәрергә омтылу сизелә. Алар теләсә кемгә —әтиәниләренә дә, халыкка да, дәүләткә дә бик зур претензияләр куялар, тик үзләренә карата таләп куярга гына оныталар. Хезмәткә, хезмәт ярдәмендә табылган бар яхшы нәрсәгә кимсетеп карау әнә шуннан килә. «Сүнмәс утлар»да мондыйларга (Мортазин улы Альберт, Зонтик Шәмсия кызы Розалия) кискен отпор бирелгән. «Сүнмәс утлар» романында бөтен вакыйгалар да безнең көннәрдә бара. Чигенешләр юк дәрәҗәсендә аз монда. Дөрес, Хәсән, Гаяз .биографияләренә бәйләнешле кайбер истәлекләр китерелә. Ләкин болар җыйнак истәлекләр генә. Вакыйга барышында алар сизелми дә кала. Аннары художник үткән көннәрне яктыртуның табигый формаларын табарга тырыша. Шундый тәэсир 137 кала ки, гүя язучы үзе теге яки бу геройның биографик белешмәләре белән бер дә кызыксынмый. Ә менә бүгенге көндәге очраклы вакыйгалар үзеннән-үзе узгандагы эшләрне хәтергә төшерәләр. Мәсәлән, Сөләйман Уразметов яшьләрне үзенә бирелгән мактау кәгазьләре, рәхмәт язулары, саргаеп беткән газеталар, листовкалар, рәсемнәр, хатлар белән таныштыра һәм болар аша карт эшченең бөтен тормышы чагыла. Роман композициясендә төрле характердагы охшаш вакыйгаларны капма-каршы куеп күрсәтү зур урын ала. Мәсәлән, Яснованың туган көне һәм Ихсановның «көмеш туе». Тиешле художество такты сакланмаганда, монда беркадәр схемачылык куркынычы бар-барын. Ләкин автор моны яшерергә тырыша. Ул укучыга кискен контрастны бөтен үткенлеге, ачыклыгы белән сиздерергә тели. Художество әсәренең тукымасы ул, матур келәмнең катлаулы бизәге кебек, төрле алымнарның, төсләрнең килешле чиратлашып, өзлексез аралашып баруы. Мәсәлән, һ. Такташ үзенең «Мәхәббәт тәү- бәсе»ндә мәхәббәт тарихының һәр кисәген, һәр баскычын төрле характердагы фон белән аралашты- рып бара, монда гади сөйләм шаянлыкны, юмор моңсулыкны алмаштыра, эпик сурәтләүдән соң лирик чигенеш, автор хикәяләвеннән соң герой сүзләре, аның жестларыннаи һәм тышкы хәрәкәтеннән соң эчке тойгылары, кичерешләре килә. Болар берсе дә вакыйганың динамикасына зыян китерми, бәлки вакыйганың мәгънәсен, рухын, музыкасын тирәнрәк тоярга булыша, һәм монда язучы кулланган һәр буяу көтелмәгәнчә яңа, оригиналь һәм эстетик йогынтылы булырга тиеш. Гаять жылы, лирик ягымлылык белән тасвирланган түбәндәге эпизодны гына алыйк: «Кайчакта шундый бер күренеш була: тирә-ягы актарылып, асты- өскә килеп, янып-көеп беткән бер җирдә нечкә генә сабаклы ал чәчәк башын кыңгыр салып үсеп утыра. Ул гүя шундый җирдә чәчәк атуына ояла да, сызлана да, мөмкин булса моннан еракка-еракка, яшел аланнарга күчеп китәр иде. Шул ук вакытта ул: чәчәк атар вакытым җиткәч, башка урыным булмагач, чәчәк атмый нишлим инде, дип тә әйтә кебек» (552 бит). Бу эпизодның төп әһәмияте Гөлчирәнең мәгълүм бер шартлардагы кичерешләренә хуш килүдә. Бер чакны Сөләйман Уразметовлар семьясына өсте-өстенә кыенлыклар һәм борчылулар килеп тора. Шундый көннәрнең берсендә Гөлчирә сөйгән егете Азат белән аңлаша һәм әйтеп бетергесез куаныч, бәхет таба, һәм югарыдагы өзек укучының акылына да, йөрәгенә дә көчле йогынты ясый. Ләкин шул ук вакытта аерым охшатуларның художество функциясе ачык булмаганлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Менә бер мисал. Язучы директорның секретарен — нечкә билле Зояны берничә мәртәбә шөпшәгә охшата. Ләкин чагыштыру нинди максаттан чыгып алынган? Тик кызның фигурасын күз алдына китерү өчен генәме? Алай булганда, кат-кат басым ясауның нигә кирәге бар, — бер әйтү белән күз алдына китердек, — шул җитте. Охшату кызга карата уңай мөнәсәбәт тудырырга тиешме, әллә тискәре карашмы? Ачык түгел. Шулай итеп, охшату бары тик охшату өчен генә китерелгән булып чыга. Югыйсә, геройның фигурасы аның характеры турында берни дә сөйләми бит әле. Күп урында автор укучының зиһененә, сурәтләрнең сүз белән әйтелмәгән эчке көченә, юл астындагы мәгънәсенә ышанып эш итә. Моның шулай икәнлеген Идмас язмышы күрсәтә. Бу чуар күңелле хатын, ниндидер билгесез ирнең вәгъдәсенә ышанып, поездга утырып чит шәһәргә чыгып китә. Ләкин үзе идеаллаштырган тормышны табачакмы ул? «Идмас яңадан күзләрен йомды, яңадан еракка-еракка сузылган рельсларны күрде: алар төнгә кереп адашканнар иде. Алда юл юк, анда дөм кара төн генә стенадай күтәрелеп тора иде» (584 бит), һәм монда Идмасның киләчәк язмышы турында артык тәфсилләп торуның кирәге дә юк. Кайчак язучы образлы тасвирны җәенке комментарий белән алмаштыра һәм нәкъ шул җирдә хикәяләү сүрән, сүлпән чыга. Бер урында инженер Аван Акчу- ринның мотоциклда коточкыч тизлек белән йөрүе һәм моңа Иштуганның соклануы күрсәтелә. Бу деталь элек басынкы, юаш, акрын кыймылдаучы Аванны, көтмәгәндә, яңа яктан ачып җибәрә. Беренчедән, без әлеге басынкылыкның, йомыклыкның Аван характерындагы төп сыйфат булмавын, Идмас тудырган обстановка нәтиҗәсендә генә аның чын характерын яшергәнлеген, икенчедән, аның гомумән нәрсәгәдер омтылучан, ашкынып яшәүчән инженер икәнен күрәбез. Ләкин язучы үзенең героен яңадан аулак трактка чыгара да аны кабат мотоциклда җан-фәрманга чаптыра башлый һәм тизлек яратуы турында иркенләп, бөртекләп сөйләргә керешә. Нәтиҗәдә башта алган тәэсир тоныкланып, төссезләнеп кала. Әсәр тукымасы нигездә реаль картиналардан ясалган. Инде алар- ның урнаштырылуына килгәндә, күп планлылык монда да үзен сиздерә. Гүяки барлык күренешләр дә тигез хокуклы булырга тырышалар, үзәк бер вакыйга тирәсенә сыенуны артык кирәксенмиләр. Габдрахман Әпсәләмов тел культурасын үстерүгә үзенчәлекле һәм катлаулырак юллар белән килә. Аның баштарак язган әсәрләренең теле халыкның җанлы сөйләменнән беркадәр ераграк тора иде. Ул тел грамматик дөрес, төзек, ләкин аңа җанлы сөйләм колориты, милли аромат җитеп бетми иде. Ләкин акрынлап, әмма эзлекле рәвештә, язучы тасвирлы, җанлы сөйләмгә якынайды. Җанлы сөйләм колориты бигрәк тә төрле афоризмнар, канатлы тәгъбирләр куллануда ачык күренә. Андый мисалларны китаптан байтак табарга була. «Сабан туендагы кебек тел сузып чабабыз» (36 бит); «Әзергә бәзер» (83 бит); «Карт бүре көрт ера»; «Тиле тотынса тирәк ега» (101 бит); «Казганып табыла торган бәхет ул» (278 бит) һ. б. Болар язучы телен җанлы сөйләм үрнәкләре белән җылытып баралар. Кайчак язучының үзенең җөмләләре дә бик килешле афоризм кебек яңгырыйлар. Мәсәлән, «Кыз йөрәге сандугач ул, яз җиткәч, сайрамый тора алмый» (155 бит). Билгеле, 35—40 табаклы әсәрдә килешсезрәк яңгыраган җөмләләр дә очратырга мөмкин. Кайчак язучы хәрәкәтнең яки хәлнең төгәлләнүен, я булмаса дәвам- лылыгын белдерә торган кушма фигыльләрдән файдалануга тиешле әһәмият биреп җиткерми. Кыскасы, китапта тел ягыннан янә бер кат күз йөртеп чыгасы урыннар юк түгел әле. «Сүнмәс утлар» романы совет әдәбиятының бүгенге торышын, эшчеләр образын гәүдәләндерүдәге бүгенге югарылыкны билгели торган әсәр. Шуңа күрә дә халык аны яратып укый.