Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫРТА ДА, ЖЫЛЫТА ДА

Бүген әдәбият турында җитди һәм кирәкле бер эш итеп сөйләргә теләгән һәр кеше— язучымы ул, тәнкыйтьчеме, әдәбият сөюче яки гади бер укучымы — барыбер Н. С. Хрущевның «Әдәбият һәм сәнгатьтә яңа уңышларга» исемле мәкаләсенә күз төшерми үтә алмый. Соңгы вакытта әдәбият дөньясында шундый бер факт булганлыгы өчен генә түгел, әлбәттә. Бу чиксез тирән эчтәлекле, партиячел ялкынлы күңел белән язылган мәкаләдә иҗтимагый тормышыбызның һәм сәнгать-әдәбиятыбызның асыл мәгънәләре, төп проблемалары тагын бер тапкыр искиткеч төгәллек һәм аныклык белән тасвирланган, программа бирелгән, киләчәккә якты юллар сызылган, бурычлар куелган. Иптәш Хрущевның «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исемле чыгышы, совет язучыларының III нче съездындагы рече һәм бу соңгы мәкаләсеннән соң әдәбият дөньясы тагын да киңәеп, нурланып, балкып киткәндәй булды. Иптәш Н. С. Хрущевның бу соңгы мәкаләсен мин үзе яктырта, үзе җылыта торган бик зур учакка охшатам. Яктырта дип шуның өчен әйтәм: биредә совет язучылары омтылырга тиешле төп маяк кабызылган, нәфис әсәрләребезне нинди бөек максат намына тудырырга тиешлегебез ачык күрсәтелгән. Җылыта дип әйтүем шуның өчен: партия, иптәш Хрущев теле белән, язучыларның хезмәтен тагын һәм тагын бер мәртәбә яхшы сүз белән искә ала, зурлый, матур әдәбият әсәрләренең Кешене — коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләүдә һәм формалаштыруда тоткан әһәмиятле ролен тагын бер тапкыр бөтен халык алдында билгеләп уза. «Әдәбият һәм сәнгать эшчеләре, — ди иптәш Н. С. Хрущев, — Коммунистлар партиясенең барлык эшләрендә дә һәрвакытта да ышанычлы ярдәмчеләре булдылар һәм булып Б 4 киләләр». Йөрәктән чыккан сүзләр генә йөрәккә барып керә. Партиянең зур һәм пакь йөрәгеннән чыккан бу сүзләр безнең йөрәкләребезгә килеп кереп, анда әйтеп бетергесез зур шатлык һәм дәрт тудырды. Тагын да яхшырак, тагын да тырышыбрак эшлисе килеп китте. Алай гына да түгел. Бу сүзләр безне, язучыларны һәм сәнгать эшчеләрен, үз хезмәтебезнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга, аның чын зурлыгын күрергә, иҗатыбызга бермәбер таләпчәнрәк булырга да өйрәтә. 5 Алдыбызда шундый гаҗәеп гүзәл максат булганда безнең абынырабынмас атларга, чиле-пешле әсәрләр язарга яки бер юньле әйбер язганнан соң, шуның дан ширбәтен су кушакуша эчеп, ун еллар буена язмый торырга, партия алып барган эшләргә үз өлешебезне кертмичә читтән карап яшәргә хакыбыз бармы соң?! Билгеле, юк. Партия моны безнең исебезгә төшереп үтә, якты юллар сызып, иҗат уңышларына әнә шуннан барыгыз, ди, дәртләндерә, йөрәккә көч, күңелгә канат бирә. Иптәш Хрущевның тәнкыйть мәсьәләләренә киң итеп тукталуы, тәнкыйтьнең бурычларын һәм төп юнәлешен билгеләве безнең әдәбиятыбызга якын елларда ук бик зур файда китерәчәге көн кебек ачык. Моңарчы тәнкыйтьче белән язучы арасында чын иҗади дуслык, таләпчәнлек җитеп бетми килде, язучы белән тәнкыйтьче ничектер икесе ике як ярда торалар иде кебек. Язучы язуын гына белә, тәнкыйтьче тәнкыйтьләвең генә белә, гүя икесе бер зур эшне башкармыйлар. Китапның идея һәм художество эчтәлеген укучыларга тулырак итеп аңлатуны, язучының заман геройларын, аларның бөек эшләрен һәм батырлыкларын нәфис образларда күрсәтергә омтылуын яклауны тәнкыйтьче гүя артык бер эш итеп саный иде. Бу, үз чиратында, язучылар арасында тәнкыйтьтән канәгатьсезлек тудыра һәм иҗади эшкә комачаулык итә иде. Иптәш Хрущев тәнкыйтьтә китапларга, спектакльләргә, кинокартиналарга, музыка, живопись һәм скульптура әсәрләренә карата объектив булмаган хаксыз фикерләр тулысынча бетерелергә тиеш дип әйтә. «Әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә, — ди ул, — юри бары тик йомшак якларны гына эзләүгә һәм. шуларга нигезләнеп, ул әсәрләрне тулысынча кире кагуга юл куярга ярамый». Без, язучылар, партиянең бу кисәтүенә шатланганыбыз хәлдә, моны бүгеннән ничек язсаң да ярый, хәзер таләпләр киметелде, дип һич тә аңламыйбыз. Чыи тәнкыйть сәнгать әсәрләренең художество дәрәҗәләренә карата һәрвакыт талымчан һәм таләпчән булырга тиеш. Бу — бәхәссез нәрсә. Бары тик халтурачылар һәм кон ыо кту р щи кл а р н ы ң гына партиянең бу принципиаль чакыруын кире мәгънәдә аңлаулары мөмкин. Ләкин халтурщиклар сәнгать тудырмыйлар, алар аяк астында гына чуалалар. Алар белән сөйләшеп тә торырга кирәкми. Бер нәрсә бик ачык: начар китап һәрвакыт начар китап булып кала, аны бернинди конфет кәгазенә төреп тә укучыга тәкъдим итеп булмый, чөнки безнең бүгенге укучыбыз— гаҗәеп югары культуралы укучы, аңлы һәм матурлыкны тирән тоя торган укучы,—аны алдау мөмкин түгел. Ул тасвир ителә торган тормышка да, китаптагы геройларга да ят кеше түгел, ул кайдадыр дала уртасында бер ялгызы басып тормый, бәлки шул ук тормышка актив катнаша, шул ук геройлар белән көн саен, сәгать саен аралаша, бергә эшли. Мондый укучыны иң югары осталар каләме белән тасвирланган чын художество әсәрләренең генә, чын уңай геройның гына дулкынландыруы һәм күңелендә шундый геройга охшау теләге тудыруы мөмкин. Мин укучыларым белән еш кына очрашам һәм моны үзем өчен зур шатлык, зур бәйрәм дип саныйм» Укучылар алдына барган саен, имтиханга кергәндәге кебек, дулкынланам, аларның сүздәрен зур игътибар белән тыңлыйм. 6 Башка язучылар ничектер тагы, әмма мин үзем, күләмлерәк әсәр тәмамлаганнан соң: яңадан һичкайчан калын китап язарга тотынмам, дип эчемнән ант итәм, чөнки яза- яза тәмам җилекләрең суырылып беткән була. Менә шундый чакта илебезнең төрле почмакларындагы укучылардан дистәләп хатлар килә башлый, әле бер җиргә, әле икенче җиргә укучылар конференциясенә чакыралар. Барасың, тыңлыйсың — эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция вәкилләре гади итеп, чын күңелдән һәм әдәби әсәр нечкәлекләрен шундый оста тотып һәм аңлап сөйлиләр ки, күңелең күтәрелеп китүен үзең дә сизми каласың һәм яңадан кулыңа каләм алу теләге туа. Еш кына илһам турында сораулар бирәләр. Янәсе, нәрсә ул илһам, ул кайчан килә, чишмәсе бармы аның һәм башкалар. Әлбәттә, илһамланмыйча бер нәрсә дә иҗат итеп булмый. Ләкин илһам язучыларга иҗат минутларында ак күбәләк булып килә торган гайри табигый көч мәгънәсендә юк нәрсә ул. Илһам халыкның батыр эшен күрүдән, аның хисләре белән янудан, партиянең политикасын һәм идеясен йөрәгең аркылы үткәреп, шуның белән рухлана белүдән күңелдә туа торган олы һәм якты бер тойгы ул. Шунда аның мәңгелек абельхаяте, шунда аның бетмәс көче, сүнмәс уты. Коммунистлар партиясенең үлмәс идеяләре совет язучылары өчен күптән инде алар- ның үз идеяләре булып әверелде. Ара-тирә шундый сорау да биргәлиләр: сез, янәсе, үзегез теләп язасызмы, әллә Өлкә Комитеты кушып яздырамы? Бу инде әдәбиятта партиялелек, әдәбиятка партия җитәкчелеге, иҗат иреге кебек шаулаган мәсьәләләрнең юри ансатлаштырылган бер чагылышы гына. Берәүләр бу сорауны аңлап җиткермәү, гади кызыксыну аркасында бирсәләр, икенчеләрендә, һичшиксез, буржуаз идеологиянең черек йогынтысы сизелә. Беркемгә дә сер түгел. Капиталистик илләрнең түләүле ялчылары, тагын да ачыграк итеп әйткәндә, доллар алдында арт аякларында биюче әнчекләре, совет идеологиясенә, аерым алганда совет әдәбиятына яла ягарга маташып, совет җирендә иҗади ирек юк, совет язучылары бары тик партия кушканны гына эшлиләр, әдәбиятта партиялелек дигән нәрсә язучыларның кул- аягын бәйли, дип ничәмә-ничә еллар буенча бугазларын киереп акырып киләләр. Әлбәттә, үз эшләре ал да гөл булганга каравыл кычкырмыйлар алар, киресенчә, күз томаларга кирәк булганга пәри туе ясыйлар. Бу — күптән билгеле хакыйкать. Ә без, совет язучылары, коммунист булганнарыбыз да, коммунист булмаганнарыбыз да, үзебезне партияле язучылар итеп саныйбыз. Шуның белән горурланабыз. Без кемнәрдер әйтеп торганга түгел, бәлки йөрәгебез кушканга, әсәрләребездә үткәрелә торган коммунистик идеяләрнең дөреслегенә чын күңелдән ышанганга, алар өчен, Муса Җәлилләр кебек, актык сулышыбызга кадәр көрәшергә әзер булганга язабыз. «Художество иҗатында партияле булу, — ди иптәш Н. С. Хрущев,— ул, иң элек, коммунизм өчен бөек көрәш эшенә, Коммунистлар партиясенең политикасын тормышка ашыру эшенә, димәк, халык эшенә үзеңне, үзеңнең көчләреңне, үзеңнең талантыңны багышлау дигән сүз. Мәсьәләнең асылы менә шунда, ә 7 кешенең кесәсендә партия билеты булу яки булмауда түгел». Ә иҗат иреге нәрсә? Ул язучының үз халкы белән бер аяктан атлап бара алуы, халыкка атап һәм халык интересы өчен яза алуы. Безне, совет язучыларын, шушы бөек эштә бер-бер нәрсә чикли яки тыямы? Юк. Безне бер нәрсә дә чикләми, тыймый, киресенчә, бу юлда партия безгә барлык мөмкинлекләрне тудыра, булышлык күрсәтә. Бу — безнең бәхетебез. Буржуаз илләрдә язучылар иҗат иреге турында никадәр генә шапырынмасыннар, алар халыкка атап, халык интересын яклап язсалар, бик зур эзәрлекләүләргә дучар булалар. Бу исә чын художниклар өчен трагедия. «Социалистик җәмгыятьтә, — ди Н. С. Хрущев, — әдәбият һәм сәнгать стихияле, анархистик юл белән үсми, ә партия тарафыннан планлы рәвештә юнәлдерелә һәм гомум- халык эшенең әһәмиятле состав өлеше итеп карала». Художество иҗаты үсешенә партия җитәкчелегенең уңай йогынтысы барлык тугандаш халыклар әдәбиятының тарихы белән, шул җөмләдән татар совет әдәбияты тарихы белән дә раслана. Әгәр бүген татар совет әдәбияты элекке татар әдәбияты белән чагыштырганда бик нык үскән икән, әгәр безнең әсәрләребез бүген, милли рамкаларыбыз- дан Бөтенсоюз мәйданына шаулап чыгып, дан казаналар икән, әгәр татар совет язучыларының әсәрләрен чит илләрдә дә укыйлар икән, моның өчен без, барыннан да элек, шул әсәрләрне тудырырлык талантларны аталарча кайгыртып үстергән, аларны тәрбия иткән, аларга көч һәм дәрт биргән Коммунистлар партиясенең җитәкчелегенә бурычлы- быз. Моны без бер генә минутка да онытмыйбыз, оныта алмыйбыз һәм һичкайчан онытмабыз! Әлбәттә, безнең иҗат эшебез һәрвакытта да шома гына, тигез генә бармады. Хаталарыбыз да булды, кимчелекләребез дә булды, әштерөштер генә язылган әсәрләрне дә китап шүрлекләренә чыгартып ташлаштырдык. Язучылар ходайның иркә балалары түгел. Хаталары, кимчелекләре өчен аларны халык, партия башларыннан сыйпар дип уйлау бик зур хата булыр иде. Коммунистик мораль ул буржуаз мораль кебек икейөзле мораль түгел, ул кешеләрне өстеннәргә, түбәннәргә бүлеп эш итми. Аның алдында барлык профессия (Кешеләре дә бертигез, бердәй җаваплы, таләпләр дә һәммәсенә бер. Шуңа күрә, бар иде вакытлар: әдәбият дөньясында күкләр дә күкрәде, -яшеннәр дә яшьнәде. Ләкин болар барысы да бары тик файдага гына булды, давыллардан соң һавалар сафланды, күкләр аязды. Партия тәнкыйте, никадәр генә каты булмасын, ул беркайчан да әдәбият эшчеләренең канатын каермады, киресенчә, чүп-чардан арындырып, аларга тагын да югарырак күтәрелергә, тагын да яхшырак әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлекләр бирде. Язучыларны халык тормышына якынрак булырга чакырып, партия аларны иҗат чишмәсе янына китерде. Партия безгә әдәбиятыбызның теп темасын күрсәтте, бу — заман темасы, диде. Партиянең бу күрсәтмәсе никадәр урынлы һәм вакытлы булуын соңгы берничә ел эчендә күп милләтле совет әдәбиятының сизелерлек алга китүе ачык күрсәтте. Заман темасына тотынган язучыларыбыз яңа иҗат ачышларына ирештеләр. Дөрес, заман темасы — бик кыен, 8 бик катлаулы тема ул. Безнең тормыш чамасыз кызу атлый, аның артыннан өлгерү язучы өчен бик читен эш, сулышлар каба, күзләр чагылып китә. Беркадәр ара калдырып, сулыш алып, тормыш иләге иләгән көшелләрдән генә файдаланып язганда әйбәтрәк тә булыр иде төсле, вакытлы әйберләрдән дә имин булыр идек кебек, ләкин коммунизм төзү эше интересы, язучыларны халык белән бер сафта атларга, тормышның кайнар эзләреннән барырга чакыра, алардан бүгенге көн проблемаларын художество әсәрләрендә бүген үк ачуны таләп итә. Чөнки халык үзе эшли торган бөек эшнең асыл мәгънәсен иртәгә түгел, бәлки бүген үк аңларга, төшенергә тели. «Әдәбият һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре аша кешеләр тормышны дөрес аңларга һәм үзгәртеп корырга өйрәнәләр, алдынгы идеяләрне үзләштерәләр, бала сөйләргә өйрәнгәндәй, табигый рәвештә һәм сизәр-сизмәстән генә, характерларын һәм ышануларын формалаштыралар»,—ди Н. С. Хрущев. Минемчә, мәсьәлә бик ачык куелган. Ләкин кайберәүләр торалар- торалар да, борынгы хикмәт ияләре кебек, саф суны болгатып: нәрсә соң ул заман темасы? дип сорау куялар. Аның «от» һәм «до» чикләре бармы? Булырга тиешме? Бүгенге көн вакыйгалары турында язылган һәр әсәрне заман темасына язылган әсәр дип әйтеп буламы? һәм башка, һәм башка шуның ише сораулар тезелә. Әлбәттә, бу сорауларга берәү дә кистереп җавап бирми. Бүгенге көн темасына ничек итеп яхшырак әсәрләр язу турында сөйләшәсе урында, мәсьәләне шулай хәл ителмәгән сораулар рәвешендә кую буталчыклык тудыра, бүгенге көн темасына яңа әсәрләр иҗат итүгә шактый комачаулык китерә. Ә кайберәүләр совет язучылары язган барлык әсәрләрне дә бүгенге көн темасына язылган әсәрләр итеп карыйлар, чөнки, янәсе, совет язучылары, үткән көннәр турында язсалар да, бүгенге көн күзлегеннән торып язалар. Минемчә, кайсы гына- заманның язучысын алсагыз да, әгәр ул тарихи темага әсәр иҗат иткән икән, ул аны үз заманы күзлегеннән торып иҗат иткән. Чөнки башкача мөмкин дә түгел. Димәк, автор позициясе белән заман темасы икесе ике нәрсә һәм аларны бутауда бернинди дә мәгънә юк. Бүгенге заманны чагылдыру — совет әдәбиятының иң мөһим проблемасы дип әйтәбез икән, бу әле тарихи жанр безгә кирәкми дигән яисә аның әһәмияте ким дигән сүз түгел. Әдәбиятның мәйданы бик киң һәм анда һәрнәрсәнең үз урыны, үз әһәмияте бар. Без әйтәбез: совет матур әдәбиятының эчтәлеге — совет кешесенең йөрәге, күңеле, аның әхлак сыйфатлары, аның башка кешеләргә мөнәсәбәте, аның үз тормышына һәм җәмгыять тормышына карашы, ә бер сүз белән әйткәндә, совет кешесенең катлаулы язмышы. Партия язучыларны шул совет кешесенең башкаларга һәряктан үрнәк булырлык уңай образын тудырырга чакыра. Революция һәм гражданнар сугышы чорыннан, беренче бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы чорыннан совет классикасы тудырган үрнәк әдәби образларыбыз аз түгел. Инде коммунизм төзү эшен киң колач белән алып баручыларның үрнәк әдәби образларын иҗат итү вакыты килеп җитте. Заман темасының идея эчтәлеге дә әнә шунда инде. Хәзер халкыбыз, партиянең XXII 9 съездын каршы алырга хәзерләнеп, хезмәт фронтында искиткеч зур батырлыклар күрсәтә. Язучылар да, халыкның аерылмас бер кисәге буларак, иҗат активлыкларын көчәйтергә тырышалар. Барлык жанрларда яңадан-яңа әсәрләр языла. Бер үк вакытта моңарчы булганнарыннан яхшырак әсәрләр тудыру өчен язучылар арасында эчке мобилизация бара, һәрберебез үзенең иң яхшы китабын язарга дип омтылып тора һәм ул китапларның язылуында һичбер шик юк. Иптәш Хрущевның мәкаләсен кайта-кайта укыган саен, өермә булып, яңадан-яңа фактлар туа тора. Журнал битләрендә язучылар, тәнкыйтьчеләр, шагыйрьләр, драматурглар бу турыда әле бик күп язарлар, үзләренең уйлары белән уртаклашырлар дип ышанам. Мин тагын бер генә мәсьәләгә тукталырга телим. Әле күптән түгел генә безнең республикада башкорт әдәбияты атналыгы булып узды. Халыклар дуслыгы чәчәк аткан Советлар илендә генә булуы мөмкин булган күңелле бер бәйрәм иде бу. Без башкорт язучыларының иҗади уңышларына чын күңелдән шатландык, алар бездән, без алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә тиешбез дигән бер фикергә килдек. Киләчәктә бер-беребезнең әсәрләрен укышып барырга, бер-беребезнең әсәрләренә карата принципиаль тәнкыйть мәкаләләре белән чыгарга, иҗади дуслыкны тагын да ныгытырга сүз беркеттек. Табигый, бу очрашуда без күбрәк башкорт, татар язучыларының әсәрләре турында сөйләдек. Ләкин без бер нәрсәне һич тә истән чыгармадык: татар-башкорт әдәбиятлары берберсенә никадәр генә якын, туган булмасыннар, алар шул ике әдәбият рамкасында гына чикләнеп кала алмыйлар, калмаганнар Һәм кала алмаячаклар. Безнең илебездә барлык совет халыкларының әдәбиятлары берберсе белән аралашып, бер-берсенә тәэсир итешеп, бер-берсениән өйрәнеп һәм бер-берсе исәбенә баеп үсәләр. Бу бик катлаулы һәм гүзәл процесс һәм ул бер генә көнгә дә туктап тормый. Аны туктата торган көч тә юк. Әдәбиятларның бер-берсенә уңай йогынты ясашу процессында дөньяда иң зур, иң бай һәм иң прогрессив әдәбият булган рус әдәбиятының роле бик көчле. Эчтәлекләре диңгездәй тирән, формалары сокландырырлык дәрәҗәдә камиль һәм нәфис, образлары чын художникларча тулы һәм җанлы итеп эшләнгән үрнәк әсәрләр рус әдәбияты хәзинәсендә бик күп. Өйрәним дисәң, үрнәк алыйм дисәң, бүтән бер җиргә дә барырга кирәкми. Ихтыярсыз- дан, бөек Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал һәм Шәриф Камал, Һади Такташ һәм Муса Җәлил, Кави Нәҗми һәм Әхмәт Фәйзи искә төшәләр. Алар рус әдәбияты алдында олылап баш игәннәр, аңардан бер туктаусыз өйрәнгәннәр. Әмма бу хәл аларга татар халкының чын рухын чагылдырган, үз төсе, үз нуры булган һәм теләсә кайда да югалып калмый торган әдәби җәүһәрләр тудырырга комачауламаган, киресенчә, ярдәм генә иткән. Чөнки, һәр чишмәнең үз чыганагы булган кебек, һәр әдәбиятның да үз чыганагы — үз халкы бар. Башкалардан өйрәнү үз халкыңның рухын тагын да яхшырак аңларга гына булыша. Без рус әдәбиятыннан идея тирәнлегенә һәм художество осталыгына өйрәнүне һичшиксез яхшыртырга тиешбез. Бу бигрәк тә безнең яшь язучыларга кирәк. Ә яшь каләмнәребез, дөресен әйткәндә, уку-өйрәнү эшендә бик әкрен кыймылдыйлар әле. Кайберәүләр хәтта, без үзебез Дә мыеклылар дигән төсле, борын чөяргә дә оялмыйлар. Менә монда өлкән язучылар, тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр яшьләргә ярдәмгә килергә тиешләр. Рус язучыларының иҗатлары турындагы һәйбәт мәкаләләр теге яки бу юбилей уңае белән генә түгел (анысы да бездә бик сирәк була!), бәлки һәрвакыт журналыбыз битләрен бизәп торсыннар иде. Бу—җитди һәм белеп, сөеп алып барылырга тиешле бер гүзәл эш. Бу эштә формаль караш зыян гына китерүе мөмкин. Төрле әдәбиятларны иҗади өйрәнү безгә тагын бер бик мөһим мәсьәләне хәл итүдә булышачак. Хәзер күп милләтле совет әдәбиятының үсеше шундый бер баскычка күтәрелде, хәзер милли язучылары- быз үз әсәрләрендә халыкларны бер-берсеннән аера, ерагайта торган милли үзенчәлекләрне, дөресрәге, искелек калдыкларын түгел, бәлки, халыкларны бер-берсенә якынайта торган яңа, таза сыйфатларны, безнең тормышыбыз тудырып килгән гүзәл традицияләрне тасвирлауга күбрәк игътибар бирергә тиешләр. Ул чагында, мисал өчен әйткәндә, татар совет язучыларының әсәрләре татар укучыларына гына түгел, бәлки барлык совет халыклары укучыларына якын һәм аңлаешлы булачак. Аларның халыкка хезмәт итү мәйданы да бермәбер артачак. Күптән түгел без, бер төркем татар язучылары, Удмуртиядә булып кайттык. Анда удмурт һәм рус укучылары алдында чыгышлар ясадык. Башта без биредә безне аңламаслар, югалып калырбыз дип курыккан идек. Ләкин рус, удмурт укучылары безне, татар укучылары кебек үк, яратып каршы алдылар, без әсәрләребезнең аларга да барып җитүен, аңлаешлы һәм якын булуын күрдек. Бу барыбызны да әйтеп бетергесез куандырды. Н. С. Хрущев үзенең мәкаләсенең ахырында: «Безнең иң әһәмиятле, иң зур бурычыбыз хәзер җидееллык планны срогыннан элек үтәүгә, совет халкы өчен материаль һәм рухи байлыклар муллыгын булдыруга халыкның иҗат көчләрен оештырудан тора. Хәзер иң әһәмиятлесе шул», — диде. Бу бөек эштә партиябезгә булышудан да зуррак бәхет язучы өчен юк. Партия чакырганча’, һәрвакыт халык белән бергә булу, халыкның уй, тойгыларын белү, коммунистик җәмгыять төзү эшенә юнәлдерелгән халык батырлыгын җырлау—бу совет язучыларының төп эше. Без шул юлдан гына барачакбыз һәм бөтен көчебезне, талант һәм сәләтебезне бары тик шул эшкә генә, ягъни совет кешеләрен коммунизм идеаллары рухында тәрбияләүдә партиягә булышуга гына бирәчәкбез.