Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧӘНЕЧКЕЛЕ ЮЛЛАР

КАРТ ИШӘК Гомер буе башын иеп йөрде, Гомере буе таяк, камчы күрде, Биргән чакта салам, кибәк алды, Бирмәгәндә үрелеп карап калды; Картайгачтын язды күзлек киеп: — «Көрәш белән үтте гомер»,—диеп. ОЧЫП ТӨШҮ үзлек сөртеп, доклад сөйләп, кәгазь язып, Хөкүмәтне алдау белән дан казанып йөри торгач (Мәскәү абзый сизгән эшне) Фәлән абзый креслосыннан очып төштеУЛ ■* ыйшык язып кышлый ул, Гыйшык язып җәйли ул; Сакал кендеккә җиткәнче Гыйшык-мыйшык чәйни ул. ЯҢА КОСТЮМ •••Зыңласагыз сөйлим һаман: Минем шулай егет заман. Җиңгәгезнең җиләк чагы, Ялындырып йөри тагы. Алай дисәм, болай дисәм, Стиляжный костюм кисәм, Сөярсең, дим, көярсең, дим, Күгәрчендәй булыр Хисам.’ 151 Магазиннан товар алдым, Ары бардым, бире бардым; Ательелар начар тегә, йөгер, әйдә, Сәйфетдингә! — Исәнме, абзыкай бәгырь, йомыш төште сиңа да бер. Үлчәп җибәр, сызып җибәр, Миңа костюм бозып XXXVII җибәр! Миңа шундый костюм кирәк, Андый костюм булсын сирәк. Түләвеннән тормам һич тә, Өстәвенә магарич тә... Абзый алды бостонымны, Үлчәп алды буй-сынымны. — Була, энем, була, энем, Бәхет белән тулсын көнең! Үз һөнәрен зурлап кына, Кешенекен хурлап кына, Сәйфи агай тегеп бирде Ярты метр урлап кына. Киеп чыктым яңа костюм, Җиргә түгел, күккә бастым. Урам — сиңа, тыкрык — сиңа, йөрим, малай, фырт-фырт кына. Эшче кызлар яр түгел дим, Андый миңа пар түгел дим. Укымаган алар, аңсыз, Миңа лаек укыган кыз. Хәзер инде, Бибисара, Танавыңны чөеп кара! Яучы җибәр, үзең сорат, Минем белән шалиш, брат. Танцы киче. Бер чатта мин Бу нәрсәне көтәм шулай. Тибеп калыйк бу чакта дим, Озатырга китәм шулай. Туктамый да Бибисара, Төкерми дә китеп бара. Бер сүз әйтә туктап әзрәк: — Минем арттан йөрмә, хәсрәт! Кәмит булып цирккә кит, Иөре шунда торна кебек! Пинжәкмени, палатка бит, Ә чалбарың торба кебек! XXXVII Костюм бозу —костюм тегү. Адәм төсле булсын иде Гомер буе сөясе яр! И ходаем, кәнсә кәнис, Загсларга керәсе бар! Стиляжный яңа костюм Башка чистый бәла булды. Шуны саткач, туй ясадык, Тора-бара бала булды..,