Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СӨЕНЕЧЛӘРЕМ, КӨЕНЕЧЛӘРЕМ Язгы яңгыр тамчылары Игеннәрнең битен юса; Якты яшен камчылары Илдән салкын җилне куса; Басуларда машиналар Күмелерлек ашлык уңса; Эштә тырыш кешеләргә Баһә булса, хөрмәт булса; Кичләрендә имин йортта Тату гаилә гөрләп торса; Бусагадан читтә сагыш Сагышланып, шүрләп торса— Шатланам мин, сөенәм мин! Бер кешене урынсызга Рәнҗетсәләр, хурласалар; Төлке кебек борын сузган Ялагайны зурласалар; Намуслының, эчкерсезнең Ышанычын урласалар; Сабакташлар, түрә булгач, Танып кул да сузмасалар; Егетләрнең хыяллары Тар балактан узмасалар; Хаксызлыкны күргәч, дуслар Кызмасалар, тузмасалар — Җаным әрни, көенәм мин! Океаннарны җиңгән дуслар, Курку белмәс яшьләр бар дип; Мондый тыйнак батырларга Бездә бик күп ишләр бар дип; Илебездә бар дөньяны Сокландырган эшләр бар дип; Могҗизалар — адым саен, Әкияттәге хыял тар дип; Яна токым йөз кызартмый, Дәрте белән чорга пар дип; Замандашлар элеккедәй Катнаштырмый җырга зар дип — Канатланам, сөенәм мин! 23 Европада баш калкытып Тагын фашист тора икән; Әткәйләргә аткан куллар Бүген атом кора икән; Ракеталар, пушкаларны Безгә табан бора икән; Париж, Лондон урамыннан Фашист атлап бара икән; Бомба сынап шартлатулар Колакларны яра икән; Бәхәсләрне хәл итәргә Сугыш соңгы чара икән — Нәфрәтләнәм, көенәм мин! һәр тарафта кол куллардан Чылбыр шартлап өзелә дип; Безнең сафка азат уллар, Яңа илләр тезелә дип; Колак сала бөтен дөнья Ватаныбыз сүзенә дип; Сугыш уты кабызучы Көчсезлеген сизенә дип; Күз алдымда илебездә Коммунизм төзелә дип; Бу көннәрне зурлап җырлау Насыйп икән үземә дип — Горурланам, сөенәм мин! УЙЛАМЫЙ ИДЕМ... Уйламый идем шул хәтле Сагынып буладыр дип; Вокзалыңа аяк баскач, Күңелләр туладыр дип... Тансыклап карыйм мин бүген Тәүге кат күргән кебек. Мондый калада мин ничек Ваемсыз йөргән элек? Яңа диңгез буйларыннан Рәхәтләнеп барасың... Казаным, күзгә күренеп, Көннән -көн яңарасың! Электрлы баганалар — Ландышлар тезгән сыман. Сөембикә манарасы Шатлыгым сизгән сыман... Уйламый идем шул хәтле Сагынып буладыр дип; Тойгылар, шушы диңгездәй, Мөлдерәп туладыр дип. 24 һәр урамың якын икән — Күңел кылларын тарта. Аяк атлап баскан саен Җырлыйсы җырым арта. Яратканга сагынганмын, Күңелем атлыккандыр. Бар җирең матур күренә — Бәлки, бу шатлыктандыр? АП-АК КАРДА ЙӨРИМ Иртән чыксам, күзләр камаша: Мамык карлар җирне каплаган. Җиңеләеп китәм, йөгерәм, Сабый төсле келәм, шатланам. йомшак карны алып йомарлыйм: «Бер уйныйсы иде кар атып!..» Йомарлагым чөям еракка — Бала чакка табан каратып... Гашыйк булгангадыр тормышка, Сөенәм мин юкка-барга да; Кар шикелле ап-ак чәчәккә, Чәчәк кебек ап-ак карга да. Үз урнында матур кышлар да, Кызыклары аның азмы соң? Күзем камашырлык ак булып, Күз алдыма килә язмышым. ... Ап-ак карда йөрим, тышта шәп. Яз киләсе булгач, кыш та шәп! КАРАҢГЫДА КАЛЫП БОЕКМА канатларын салган кош кебек Күзләреңнең дәрте сүрелгән. Бәхет китерәсе кулларың Хәлсезләнеп өскә, үрелгән. Түбәң күккә тияр чагында Син идәнгә башың орасың. Бәхет ялварасың ходайдан, Түбәнсенеп көтеп торасың. Көчсезләнә икән көчле дә, Мескенләнә икән, табынса... Мин яратам, кыю күзләрдә Тыелмаган очкын кабынса! Мин яратам, кайнар йөрәкнең Буйсынмыйча, ярсып типкәнен; Гөмбәзләрне аста калдырып, йолдызларга менеп киткәнен! 25 Боекларны күрсәм үртәләм, Күңелемдә ачу кабына. Үз куллары белән тормышта Бәхет ясаучыга табынам! Караңгыда калып боекма, Чәчәк атканбыз без шиңмәскә. Җирнең тарту көчен җиңгәнне, Нигә, Диннең тарту көчен җиңмәскә! БЕРӘҮГӘ Ракета булып хыяллар Галәмгә очкан заман. Нигә шулай, эчпошырып, Сүрән йөрисең һаман? Азмы сөенерлек эшләр, Нигә син сөенмисең? Юкмы көенерлек төшләр, Нигә син көенмисең? Теләмим ваемсызлыкны Берничек тә акларга. Бүген бездә мөмкин түгел йокымсырап атларга! Син гамьсез йөргән бу җирне Батыр уллар үпкәннәр; Синең тир дә түккәнең юк, Алар бит кан түккәннәр. Син шатланып йөрсен өчен Күпме ир егылмаган... Танклар астында калып, Күпме җир сыгылмаган! Кайтмый калганнар өчен дә Кояшны күрәсең бит; Алар керәсе йортларга Бүген син керәсең бит! Теләмим ваемсызлыкны Берничек тә акларга. Бу көннәрдә син тиешсең Канатланып атларга! Янып эшләп, ялкынланып Яшәсәң дә бик таман... Бу бит ничә гасыр буе Хыялда йөргән заман! 26 АВЫЛДАШЛАР ӘЛЕ БЕРНИ БЕЛМИ беренче тапкыр, икәүләшеп, Якты болыннарны урадык. «Яратамсың?» диеп сорашмадык, Ромашкалар өзеп юрадык... Булмагандыр мондый рәхәт көнем, Сөенә-сөенә болай гизгәннәр... Ярата да гел ярата, диләр,— Ромашкалар каян сизгәннәр?! ТЫЕЛГАН ДӘРТ, ТЕЗГЕНЛӘНГӘН ХИСЛӘР Л*олач җәеп, үзең атылыр идең Рәхәтләнеп минем каршыма. Тыеласың, берни сиздермисең, Күңелеңдә кала барсы да. йөрәгеңне кулда тотасың син, Хисләреңне бәйдә тотасың. Көенсәң дә эчтән тынасың син, Яшеңне дә эчтән йотасың. Менә-менә атылырсың кебек, Барсын онытып минем каршыма. Тыелган дәрт, тезгенләнгән хисләр — Күзләреңдә синең барсы да... АК КАЛФАКЛЫ КЫЗ КИТӘ ДИП кычкырдык ярдан чапканда; «Әлә-ләлә, боз китә,—дип,— Ак калфаклы кыз китә», — дип, Чиремшәндә боз акканда. Ташыган иде сулар, Күңелдән ташый шулар, Күңелдән ташый... Тальян гармоньнар чыңласа: «Ул кыз ник акты икән,— дип,— Ярларга бакты микән»,— дип, Уйладым җырлар тыңласам. Ярда яккан учаклар, Күңел җылысы ул чаклар, Күңел җылысы... Ел саен шулай боз акты: «Әлә-лә-лә, боз китә, — дип,— Ак калфаклы кыз китә», — дип, Яшьлекне ахры озаттык... Гомерләр ага бит ул, Күңелгә кага бит ул, Күңелгә кага... КҮҢЕЛ ТАРТТЫ ТАГЫН ШУЛ ЯКЛАРГА угыш үзе якын Давыллары килеп Имән кебек ирләр Ирләр кебек ауды Җәрәхәтле коштай тыпырчынды, Бәргәләнде җиргә усак та. Уфылдашып ауган юкәләрнең Канатлары янды учакта. Ышанырсың төсле, илдә ирләр, Җирдә урман калмас, дисәләр... Сырма чалбар кигән тол хатыннар Фронт өчен урман кисәләр. Гүзәллеген саклап килер көннең, Күпме матурлыкны екканбыз... Карга бата-бата, ир затлары, Уналтынчы яшькә чыкканбыз. ...Күңел тартты тагын шул якларга, Танымаслык монда үзгәреш. Күтәрелгән дәррәү яшь урманнар, Үзгә хисләр хәзер, үзгә эш. Яңа буын үсеп буйга җиткән, Урамнарда бүтән үсмерләр. Бер күрүдә танымаган кеше Әтиләрен уйлап төсмерләр... Дошман безне җиргә сеңдерәм дип, Юкка гына, юкка каныккан. Илем кебек урман күтәрелгән, Имән кебек ирләр калыккан!