Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАДЕРЛЕ РӘСЕМ

 

Африканың кайнар чүлләрендә Туып үскән гади бер негр Ленин рәсемен йөртте кадерләп — Каян алган? Беркем белмидер. Ул күрсәтә иде яшереп кенә Дусларына бөек Кешене; Аның өчен бик-бик изге иде, Газиз иде Ленин исеме. Беркөн килеп закон әһелләре Карт негрның ишеген шакыйлар: — Ленин кайда? Күрсәт! — диеп картны Кызган комга салып таптыйлар. Сугышчылар -изге байрак белән Соңгы атакага барганда, Ауган көрәшчедән шул байракны Эстафета итеп алгандай, Сүнеп барган хәлсез әткәсеннән Әманәтне ала Джонни. Яшь әле ул — Бары унөч яшьтә, Үзе Африкадай зур җанлы. — Үләм, улым... Тыңла: Мин ышанам — Ленин әйткән вакыт җитәчәк... Россиядә туган ирек җиле Чүлләр өстеннән дә исәчәк... Үлә ата. Джонни үксеп елый. Күз яшьләре Диңгез суыннан да ачырак... Хәзер инде Ленин әткәй аңа, Ул көрәшкә өнди, чакыра, йодрыкларын төйнәп малай елый һәм пышылдый Ленин исемен... Ул көн якын — Джонни күрер тиздән -һәрбер өйдә Ленин рәсемен!