Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮЛНЫҢ ДӘВАМЫ

Кышкы урман. Зифа каеннары Каршы ала мине тын гына: Иңнәренә салып ак шәлләрен, Чыккан алар чана юлына. Яңа юлны җитез чана сызган, Тапталмаган әле эзләре. Эзләр, эзләр! Кайда илтә алар? Кем калдырган икән үзләрен? Хыял кошым! Синең канатларың Алып китте мине еракка. ...Кыңгыраулар чыңлый түгелме соң, Ишетелеп минем колакка? Шушы юлдан, атын куа-куа, Абзый кеше узды түгелме? Чанасында аның япь-яшь малай— Уйчан йөзле, фәкыйрь киемле... Киеме юка, күңеле күтәренке, Нәрсә аңа январь салкыны?! Ул башлаган юлын Кушлавычтан, Дәвам иткән Кырлай аркылы... ...Көтә аны Җаек калалары, Нурлы Казан көтә, кил, диеп. Алда әле гади татарларның Аны каршылауы, баш иеп. Алда әле горур «Китмибез»ләр; «З.чләйлүк»нең сагыш-моңнары... Алар алда... Чана үтеп киткән. Кыңгырауның тына чыңлауы... Ашыга малай, ашыга. Карлар тирән. Январь салкын, биткә җил бәрә. Ашыга малай, аның Былтырына Шүрәлене кирәк җиңәргә!.. 2* Юлда инде берни ишетелми... Төз чыршылар. Көртләр, һәм тынлык... Чана ерак киткән..." Ап-ак карга Сары салам калган коелып... ...Ә биектә, Минем баш өстендә, Реактив кош сыза ак эзен. Яшь очучы күкне штурмлый, Күр — Үз юлын сала ул бүген. Бу юл текә. Әнә кыю егет Болытларга кереп күмелде... һәм, кем белә, бәлки көйлидер ул Кырлай улы язган шигырьне...