Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУРЫ ТУКАЙ

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп Сөйләнелгән элекэлектән. Күз алдына аны боек итеп Китерергә күпләр күнеккән. Әйтерсең лә, Тукай бар гомерен Өшеп-туңып кына яшәгән... Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең, Яшен булып шагыйрь яшьнәгән! Әйткән сүзе — аткан угы һәр чак Туры тигән, читкә тимәгән. Зирәк халык аны юкка гына «Туры Тукаебыз» димәгән. Мескен халык, мескен хаклык булмый, Мескен даһи була дисеңме? Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк Тукай дигән горур исемне! Якты йолдыз булып атылган ул, Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган. Туры Тукай, моңлы Тукай булган, Бөек булган, боек булмаган!