Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аларның берсе, һичшиксез, Тукай булыр. Аңа бит үлгәндә нибары егерме җиде яшь, ул хәтта өйләнергә дә өлгермәгән егет кенә иде әле... Тукай үзенең җиде еллык иҗат гомерен «ярты төш» дип атый. Уртада бүленеп, өзелеп калган ярты төш гадәттә үкендерә. Ләкин Тукай үкенми, шушы кыска бер вакыт эчендә «шактый гына көйле әсәрләр» язып ташлавына куана. Ун мең юлдан артык тезмә, илле табаклап чәчмә әсәрләр! А. М. Горький Пушкинны рус сәнгате өлкәсендә үзеннән соңгы бөтен нәрсәнең какшамас нигезләрен салды, ди. Гоголь, Лев Толстой, Тургенев һәм Достоевскийларның әдәбиятка килүе өчен башта әле Пушкинның тууы кирәк булган. Бу рус әдәбиятына гына карамый. Шандор Петефидән соң венгр әдәбиятында, Шевченкодан соң украин әдәбиятында, Абайдан соң казакъ халкы әдәбиятында билгеле бер текә борылыш ясалган. Кайчак шулай була: кырга, далага чыккач, ни өчендер синең калкулыкка, үргә күтәреләсең, тирә-юньгә шуннан торып күз ташлыйсың килә. Үрдән барсы да әйбәтрәк, ачыграк күренә. Тукай да шундый якты үрләрнең берсе. Бу — тарихы сигез йөз елдан артыкка сузылган безнең әдәбиятны һич кечерәйтми, киресенчә, аның күген киңәйтеп, тагын да яктыртып җибәрә. Тукайдан соң татар әдәбияты башка халыкларның да күзенә ныграк чалына башлый. Аның реалистик традициясендә төрле жанрларда талантлы язучылар күтәрелә. Һади Такташ, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт һәм Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзиләр әдәбиятка килгәндә барсы да Тукайга таянганнар. Ә бездә кем соң үзенең иҗатында аңа лаек булырга тырышмаган. Язучыларны үз тирәсенә җыйган, һаман югарыга омтылдырган шушы бөек Тукай рухы безнең әдәбиятта бүген дә яши, аның үзенә тарту көче озакка, бик озакка барыр. Тукай сине туган көнеңнән алып, гомерең ахрына кадәр озата килә. Гомер эчендә син аңа әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итәсең. Сабый вакытта күңелеңә синең «Су анасы» шом сала, төштә «Шүрәле»се кытыклап теңкәңә тия. Иртән инде «Туган теле»н көйләп юанасың. Юк, укымыйсың, көйлисең. Ә яшьлектә? Тукайның бөтен иҗаты, үзе шикелле, гел яшьлектән тора. Шигырьләре аның яшьлеккә күп өмет баглаган, авыр йөк йөкләгән, аны зур язмышлар алдына куя торган шигырьләр. Яшьлек үзе дә шагыйрьнең шундыена таяна... Ә бераз олыгаеп, картлыкның якынайганын тоя башлагач, күңел яңадан Гукайга кайта, ул синең үтелгән юлыңның бер кисәгенә, гомереңнең, туган җиреңнең аерылмас бер өлешенә әверелеп кала. Кыскасы, безнең халык Тукайсыз бер көн д? яшәми. СИБГАТ ХӘКИМ Ә 25 Каян мондый көч? Тукай зурайгач кешеләргә шактый мәшәкать тудырган... Гомумән тормышы aiHbiu беренче адымнарыннан үк борчулы, мәшәкатьле. Бар микән әдәбият тарихында Тукай биографиясенә охшаган тагын берәр биография? Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында мулла семьясында туа. Бу — ярлы як. Җире— җилдән ярылып беткән кашлак җир. Ачлык монда алай озак көттерми, еш кабатлана торган булган. Габдулла мулла семьясыннан дигән исемне генә күтәргән. Шагыйрь булу өчен аңа әтисе алдай бернәрсә дә әзерләп куймаган. Ул туган йортның дымы аны хәтта аякка бастырырга да җитми. Биш айлык чакта ул инде әтисеннән кала. Шуннан кулдан — кулга, өйдән — өйгә, авылдан— авылга. Карлымы, бозлымы: әнә юл сиңа. Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсенүләр... Ләкин халыкның үз хәле дә җиңелдән түгел бит. Шулай да халык, аның киләчәктә үзенә хезмәт итәрен алдан белгән кебек, аны ташламаган, баккан, караган. Тукайны татар халкы үз кулымда үстергән дисәк тә бер дә хата булмас. Үстергән, аны шагыйрь итәргә тормышның менә үз дымы җитәрлек мул икән, халык күкрәге җитәрлек җылы икән. Тукай гомеренең өчтән бере Казан артында үтә. Авылның шәһәрне һич тә кабатламый торган үзенә аерым яклары бар. Печәне җитсә — син дә печәндә. Аунасаң, чәчәге ияреп кайта, исе ияреп кайта. Урагы җитсә — син дә урак җире өстендә. Берәмләп башагын җый, чүмәләгә көлтәләрне китер. Коры камыл җирнең, хезмәтнең кадерен бел дигәндәй балтырларыңа чәнчеп кала. Крестьян үзе ярлы булса да, күңеле бай. Сөрергә дигән җиренә аяк басу белән аның җирнең икенче башына төбәлгән күзләрендә хезмәткә әле тиешенчә укылмаган, әмма кайчан да булса укылырга тиешле җыр яши. Бодаен чәчкәндә ул тубалындагы бодаена бер-ике күкәй сала, җиргә бодае белән бергә сибә, янәсе шуның кебек эре булсын!.. Шулай эшенең шигърияте табылса, аңа игене дә әйбәтрәк унар төсле тоела... Эше беткәч, авыл халкы бары- югы белән бэйрэм'ен дә иткән. Болыннарга, су буйларына җыры ташыган, берничә авылның уены, җо- ласы бергә кушылган, һәр авыл үзенең яңа көен алып килгән һәм җырлап та күрсәткән. Тыңла, отып ал. Ә Әтнә, Мәңгәр, Кырлай тирәләре — әүвәл-әүвәлдән әкиятләргә, халык моңнарына бай тирә\Монда татар бәйрәмнәренең традициясе нык сакланган. х Зуп-зур Тукайга бала вакытыннан шактый нәрсә күчкән: бар дөньяны онытып җырга гашыйк булу, туган телгә мәхәббәт тә, үзе дә шигырь чыгарырга яраткан әнисеннән аерылу газабы да... Алда язылачак «Көзге җилләр»нең шомлы тавышын ул башта монда, кешесе күп шул кечкенә авыл өйләрендә тыңлаган. Олы юлга, сәфәргә җыенучы кеше юлына җитәрлек азык хәстәрләргә тырыша. Тукай да Казан артыннан Уральскига киткәндә үзе белән үз гомеренә җитәрлек рухи азык запасы алып чыкты. Тукай тормышының җилле, буранлы көннәрендә аягында нык торган икән, ул аяклар әү- вәл монда чыныкканнар... Тукай шагыйрь буларак гаҗәп тиз формалаша. Бу яктан караганда, Уральскига эләгү—аның бәхете. Киңрәк дөнья. Татар арасы гына түгел, казакъ, рус арасы да. Сәүдәгәрләреннән тыш эшчеләре дә бар. Мәдрәсә янында рус классы... 1895 елның кышыннан 1907 елның көзенә кадәр булган ара үзе бер кызык чор. Тукай 1905 ел революциясен шунда каршылый. Аның иң дәртле, иң ашкынулы егет чагы нәкъ шушы чорга туры килә. Венгриядә 1848 ел революциясе башланыр алдыннан Шандор Петефинең эйт'-.н мондый сүзләре бар: «Кайбер җанварлар җир тетрәячәген сизенгәндәй, мин дә революция килгәнен алдан сизеп торам». Сизенүгә килгәндә, Тукай да Петефи- дән бер дә калышмагандыр. Күзе җете, колагы аның да илдәге политик вакыйгаларга искиткеч сак. Әгәр революциянең якынлашуын 26 сизмәсә, алдан рухи хәзерләнмәсә, ул аңа шулай тиз кереп китә алыр идеме соң? Тукайны бик хаклы рәвештә 1905 елгы революция шагыйрь итте, диләр. Зур максатлар, зур теләкләр кешене бөек эшләргә җилкендерә. Революция бөтен тын почмакларны уята. Татар халкы да Россиядә барган милли азатлык хәрәкәтенә кушыла. Бар да уянды, «милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылдылар». Алар арасында Габдулла Тукай үзе дә. Шагыйрьгә вакытында туа белү дә кирәкле сыйфат күрәсең. Революциягә яшьлегең, мең төрле хыяллар белән дәртләнгән шагыйрьлек йөрәгең дә кушылсын әле! Революция аның талантына юлны үз кулы белән үзе ачып җибәрә, бер Уральскида гына да татар телендә: «Фикер», «Әльгасрелҗә- дит», «Уклар» һ. б. Яз, бастыр, халык белән сөйләш. Тукайның максаты бер генә — ул үз халкын бәхетле итеп күрергә тели, аны иң алдынгы милләтләр рәтенә куясы килә. Тукайны рухландыручы, алга илтүче көч — халык. Ул халыкка тотынган, бөтен нәрсәгә халык интересыннан чыгып карый. Халыкны яратканга күрә аның хакыйкате зур, сүзе туры, януы көчле. Тукай башта ук социаль темалардан керешә, мәгърифәт, азатлык, ара-тирә сөю-мәхәббәт... уйлану, яну-көюләрен ул лирикага йөкли, усал, социальполитик мәсьәләләрне күбрәк сатира җилкәсенә сала, бо- ларның икесенә дә сыймаган проблемаларны публицистика аркасына аудара, тормышның бер ягын да тыныч калдырмый. «Соры кортларга», «Милләтә», «Государственная думага» кебек шигырьләр белән янәшә «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?», «Петр бабайның хикәяте», «Ачлык падишаһ», «Хиссияте миллия», «Шартлар» шикелле мәкаләләре басыла. Ул мәкаләләрдә милләт алдына куйган сорау да, самодержавиенең крестьяннарны рәхимсез рәвештә бастыруына нәфрәт тә, татар халкының киләчәктә үз арасыннан сәнгатьнең һәр өлкәсендә талантлы кешеләр үстерүенә өмет тә, «Тәрҗеман» газетасы редакторы һәм «Мөселман ит- тифакы» партиясе җитәкчеләренең берсе милләтче, пантюркист Гас- принскийга каршы юиәлтелгән ачы сатира да... Тукай тиз өлгерә, дөньяга тиз чыга. Формасы белән өндәүгә корылган, бераз таркаурак, гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарланган беренче шигырьләреннән ул тыгыз, саф татарча, юнәлеше-кыйб- ласы ачык шигырьләргә кинәт сикереш ясый. 1906 елда язылган «Көз» татарның үз көнкүреше кебек гади, әммә бөтенесе үз урынына куелуы белән, салмак тоны, реализмы белән күңелгә якын. Такыр калды, татар башы кеби, кыр; Азык эзли, оча тургай да пыр-пыр... Зәгъфрандай урман, сары майдай эреп йокларга теләү — татар шагыйренә генә хас чагыштырулар. Тукай татар әдәбияты, көнчыгыш һәм рус әдәбияты белән дә ныклап Уральскида таныша. Бер генә зур шагыйрь дә үз халкы культурасына таянмыйча югары үрли алмаган. Тукай эзләп тапканчы ук XIII йөз гүзәлләре «йосыф-3өләйха»лар инде аның мәдрәсәдәге бүлмәсенә үзләре килеп кергәннәр. «Бүз егет», «Таһнр3өһрә»ләр дә таныш аңа. Алар бит халык арасында күптән йөргәннәр. Кандалый, Утыз Имәни, Акмулла шигырьләренә дә ул үз бәясен биреп узган. Ә соңыннан ул «Бакырган», «Мөхәммәдия» һәм «Иске Кисекбаш»ларның формаларын үзенең пародияләрендә куллана. Үз халкының мирасын бөтен нечкәлекләре белән белмәгән шагыйрь шигырьне кулда ат уйнаткан кебек уйната аламы соң! Шулай ук үзбәк классик шагыйре Нәваиның «Фәрһад һәм Ширин»ы, азербәйҗан әдәбиятының классигы Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн»нәре үрнәкләре аның иң матур шигырьләренә күчкәннәр. Тукай татар шигырьләрен тикшергәндә иранлыларның мәшһүр шагыйрьләре Сәгъди, Фирдәүсиләрне зурлап телгә ала. Ләкин аның бөтен өйрәнүен шушында туктатсак, бу Тукай турында бары ярты сүз генә әйтү булыр иде. 27 Бездә шушы көнгә хәтле Тукайны уз культурасы җирлегендә генә күрергә, аңа тәэсирне күбрәк көнчыгыштан эзләргә тырышучылар бар. Рус әдәбиятының йогынтысына килгәндә аларның сүзләре теш арасыннан теләртеләмәс кенә чыга. Әмма Тукай бу мәсьәләдә буй җитмәс дәрәҗәдә югары торган, ул чакта ук татар халкы культурасының юнәлешен, киләчәген бу кешеләрдән берничә мәртәбә яхшырак аңлаган. Тукай үз иҗатының башында ук, юллар чатында Пушкинга очрый. 1906 елда ук «Пушкина» исемле шигъреи яза. Шигырьләренең агачлар һәм ташларны биетә алырлык көче булган шагыйрь алдында ул ник туктап калмасын. Очрашалар һәм беркайчан да аннан аерылмыйлар. Пушкинны ул аерым хөрмәт, аерым ярату белән ярата. Дәртләре, омтылышлары бер булу аларны шулай дуслаштыра. Менә алар Сә- гыйт Рәмиев белән үзара ярыша- ярыша берсе Лермонтовның «Пәй- гамбәр»ен, икенчесе Пушкинның «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә итәләр, көчләрен сынашалар, каләмнәрен чарлыйлар, кем остарак эшләр? Икесенең дә тәрҗемәләре «шактый шома» чыга, ләкин поэмаларга тотынырга әле куркалар. «Шильон мәхбүсе»н эшләп бетергән Сәгыйт Сүнчәләйгә Тукай бер хатында: «Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору тагын да читен, диләр. Шуның кеби син дә тик торырга авырсынсаң, Пушкин поэмасын да, башканыкын да тәрҗемә ит. Ләкин матур була күрсен, мин догада», ди. Тукай Пушкиннан үрнәк алып, аның шикелле оригиналь әкиятләр тудыра һәм «...Татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» язып чыгару» хыялы белән яна. Пушкин аны башка рус шагыйрьләре янына илтә. Менә Лермонтов, таныш бул, кулыңны бир, тынгысыз рухы аның синең рухыңа туры килә. Менә Майков, Плещеев... Азмы рус җиренең Пушкиннан соң күтәрелгән талантлы, үзенчәлекле шагыйрьләре! Тукай әсәрләренең төрле төшләрендә рус язучылары турында энҗеләр күк ничаклы фикерләр сибелгән. Никитинга тиешле белем генә эләкмәгән, табигый таланты белән Пушкиннан ул ким түгел, ди Тукай. «Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни! Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим поэзия!» Толстойның авыруы татар шагыйрен дә каты борчуга төшерә: «Бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вө>кданы кадерле вә бәһалы Толстой җәнаплары түшәктә!» Толстойның үлеме аны тетрәтә: «...Бөтен Россиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбих- ның очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы, яки имамы өзелде», ди Тукай. Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын болай тирәнтен өйрәнмәгән. Тукай көнчыгышның бөек шагыйрьләре арасында үзен Пушкинның шәкерте дип таныган һәм рус реалистик поэзиясен дәвам иттерүче беренче шагыйрь. Пушкин белән Лермонтовлар аны дөнья әдәбиятына да алып чыгалар. Бөек Байроннар җанын, Байрон рухын ул Лермонтов аша аңлый... Өйрәнгән, барсын да өйрәнгән, һәм аның саен шигырь юлларына якты күбрәк кергән, татар шагыйренең интернациональ карашы да көннән-көн ныгый барган. Шул ук вакытта Тукай берәүне дә кабатламаган, үз милли җирлегендә туган бик үзенчәлекле милли шагыйрь дә. Милли үзенчәлек һәм' интернационализм болар бер-берсен баета, матурландыра торган сыйфатлар. Бу сыйфатлардан шагыйрьнең эчке нуры арта төшә, аның хисләре гүя тар читлектән чыгып, иксез-чиксез киңлеккә омтыла. Ул башка халыклар өчен дә кадерле, аларның да уйларын чагылдырган уртак шагыйрьгә әйләнә. Тукай шигырьләрендә «милли» сүзе күп урында халык мәгънәсендә дә йөри. Миллилек, халык, халыкчанлык анда бер-беренә нык бәйләнгән. Шагыйрьнең миллилеге аның карашында — халыкның язмышын кайгыртып яшәүдә. Иҗатының программасы һәм халкы алдында биргән анты булып яңгыраган 28 «Милләтә» шигыре шушы ягы белән характерлы. Шагыйрь үз халкына; Синең саулыгың — минем саулыгым, Синең авыруың — минем авыруым,— дип эндәшә. Үз халкыңа тоташу, кубарып алалмаслык дәрәҗәдә үз җиреңә берегеп үсү—бу барлык бөек шагыйрьләрнең үзенчәлекле сыйфатлары. Тарас Шевченконың беренче юлыннан ук колагыңа синең каядыр бер читтә украин халкы җырлап тора шикелле тоела. Бу Тукай шигырьләрен укыганда да шулай. Укыйсың, тудырган җиреңнең, артыңа баскан халкыңның сулышын тоясың... Тукайның эзләнү, өйрәнүләренең җеп очы халык рухына барып тоташа. Бу рух исә халыкның әкиятләрендә, җырларында, телендә. Төрекләштерүгә гомере буе каршы көрәшкән Тукай өчен телнең саф' лыгы—ул зур нәрсә. «Бәдәвам», «Кисекбаш», «Йосыф китабы», «Таһир- Зөһрә»ләрнең теле дә аның күңеленә ятып бетми. Акмулла шигырьләрендәге тел чуарлыгын да ошатып бетерми ул, чөнки татар халкының рухы ачылмый ал арда. Ә менә халык җырлары бу инде: «...тутыкмас сихерле көзге». Халык күңелендә ни ятканын шуннан укыйсың. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», дип безгә Тукай әнә шул «сихерле көзге»дән карап әйтә кебек. Җырларны ул ’җыя, тарихын өйрәнә, тикшерә, анализ ясый. Халык җырлары рухында шул ритмикада үзе дә яза. Җырлардан ул үзенә нәрсә алган? Гадилекне, халыкчан формаларны, нечкә моңын һәм иң зурысы — туган телне ярату тойгысын... Тукай җыентыкларының исемнәре дә шигырьләренең кайдан шытып чыкканын әйтеп торалар: «Күңел җимешләре», «Энҗе бөртекләре», «Халык моңнары»... Аның кыска вакыт эчендә популярлык казануының, халыкның үз шагыйре булып китүенең сере дә шунда. Татар халкы үзенең изге хисләренә кемнәрдер рәнҗетеп кагылган вакытта уз уйларын яраткан шагыйреннән сөйләткән, аннан әйттергән. «Китмибез!» — Тукайның политик карашы үсешендә югары бер нокта. Бу —өлгереп җиткән шагыйрьнең халкы исеменнән Россиянең үткәне белән генә түгел, аның киләчәге белән сөйләшүе, һәртөрле реакционерларның Россиядә яшәүче татарларны Гөркпягә күчәргә көчләүләренә каршы ул бер сүз белән: «Китмибез!», ди. Юк, китмибез? Башта монда яшәгән шәһәрләребез күчсен, элек монда үткәргән гасырларыбыз кайтсын кире —аннан күчәрбез. Иске Россия туфрагы безнең дә уртак туфрак. Ләкин прогрессив, демократик көчләр ягында торып көрәшкән Тукай ирекле Россияне тели, киләчәгенә шул биеклектән карый. Иң бөек максат безем: — хөр мәмләкәт, хөр Русия! Милләт исеменнән сөйләнеп, татар халкын бутарга, талаштырырга йөрүчеләрне ул беркайда да гафу итми. Алар «Милләт!» диләр, ул чынмыни, ихласмыни?» Менә типик милләтче образы: Төркиядә бер теләнче, сухта булган Мостафа; Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа. Юп-юаш муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык, — Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа. Шат кына берлек белән торган шәһәрнең халкыиы, Төрле дошманлык чәчеп, өч-дүрткә бүлгән Мостафа. Тукай халык, ил тормышындагы бөтен вакыйгаләрне елныкын елга күзәтеп бара һәм ел ахрында «Былтырның хисабы»н ясаттыра. «...Был~ тыр Петербургта «В мире мусульманства» дигән әллә нинди рус исемендә бер чын мөселман пәйда булды. Ул әллә ниләр эшли: «Шырутыл-ислам» бастыра. Багана- багана хәдисләр дәреҗ итә. Мусул- мании, ди, панисламизм, ди, единоверцы, ди. Әлхасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Мөселманнар. «Ай-Һай, тиз уңмаса ярар иде»,—дип шиктә торалар». Милләтче нинди генә формага кермәсен, Тукай аны тиз танып ала. 29 Шул ук мәкаләдән тагын бер өзек китереп үтик: «...Былтыр Ахмахшәрик Сапсата- - сатаров нам бер учительгә татар .җене кагылды. Мәзкүр әфәнде көздән бирле котырып: «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саеи диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «Сары йортка» ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә бер милләтче мәҗнүнне япканда да «татар диванахәнә»сенә ябарга кирәк. Ул исә, мәгат-тәәс- сеф, бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!» Милләтчелеккә каршы көрәш Тукай иҗатының төп өлешен ха- сыйл итә. Татар буржуазиясе, татар милләтчеләре шуңа күрә аны бертуктаусыз эзәрлекли, өстеннән донослар яза. Тукай үскәннән үсә бара. Уральскидан соң аның кайдалыгын һәм кая күтәрелгәнен күрсәтергә теләгәндәй моңа хәтле язып килгән вак күләмле сатирик әсәрләре арасыннан «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» калка. Бу чын мәгънәсендә социаль сатира. Кайчагында син шулай урманнан үтешли түгәрәк аланга барып чыгасың һәм бер тирәдә мыҗлап торган корт оясына очрыйсың. Туктаусыз каядыр керәләр, чыгалар, бер төштә әйләнәләр, бөтен алан кайный. Кыюрак кеше шунда каушап-югалып калмый, кортларны оясы белән—■ куышы белән куптара... Казанның Печән базары татар сәүдә дөньясының өзлексез кайнап торган бер төше. Аның да әле атаклы «Көфер почмагы» бар. Бу — татар динчеләре, татар реакционерларының үзенә күрә бер посты, һәртөрле яңалыкны тормышка кертмәс өчен, эзәрлекләү өчен куелган посты. Печән базары чуар: монда итчеләр, тиречеләр, шәмчеләр... Искелекне шул килеш үзендә гәүдәләндергән татар сәүдәгәре — Кисекбаш та монда. Кисекбашның хатынын диюдән коткарырга килгән атаклы көрәшче Карәхмәт тә, камчысы белән өшкереп кешене әүвәлге хәленә кайтаручы камчылы ишан да монда. Монда шул заманның кеме генә юк! Менә шул катлаулы дөньяны Тукай бер дә куркып тормыйча берьюлы оясы белән кузгаткан. Ул бөтенесен аякка бастыра: Кисекбашны күреп кибеттәге кәләпүшләр аглый, он капчыклары, тиреләр телгә килә, бөтен Печән базары уйлана. Бәлки сатираның көче дә шундадыр, «Көфер чаты»нда туктаган Кисекбаш характеристиканы үзенә үзе бирә: Баштан үткәнне сөйлимен, тынлагыз, Мин хаҗи — бардым хәҗә туксан тугыз... Мин гласныйлыкта тормышым янә, Бу шәһәрнең думасында ун сәнә, һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым, Сумына туксан тиенне чәлмешем. Итә идем көн дә бер Коръән хәтем, Алмышым гомеремдә унбишләп хатын. Кич барыр ирдем «тәтәйләр» рәтенә, Әверелеп көндез кеше сүрәтенә... Тукай моның белән генә дә канәгать түгел, ул һаман арттыра, көчәйтә бара. Карәхмәт башны күтәреп карый. Баш әйтә: Чикмәсен бушка газапны — булмый да, Чөнки бар мең пот тәгассып бу мидә. Бу мидә йөзләп гыйнат амбары бар, Бу мидә мең пот сыраның пары бар... Поэмада реаль тормыш белән фантастика бергә аралаша. Кисекбаш утырган трамвай Кабан күленә хәтле юлны җиде көн, җиде төн үтә. Карәхмәт Кабан төбенә ун тәүлек тулганда гына төшеп җитә... Кабан күле бу поэмадан соң безнең күңелләрдә шушы көнгәчә һаман да серле булып калды. «Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләре булган» Кабан күленең төбен һаман күрәсе килеп яши. Чын сәнгать әсәре менә ничек ышандыра ала икән. 420 юллык поэмага күпме нәрсә сыйдырган Тукай. 1908 елда бу әсәр дүртәр мең тираж белән аерым китап булып ике тапкыр басылып чыга һәм ике-өч ай эчендә таралып бетә. Шуннан бирле ул иң популяр 30 поэма, шуннан бирле ул халык теленнән төшми. «Яна Кисекбаш» поэмасын мин Сервантес, Свифт, Салтыков-Щедрин әсәрләре белән янәшә куяр идем. Ул моңа үзенең тирәнлеге, сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән яңа сатирик образлар алып керүе, художество көче белән лаек. Аның әле тәрҗемәдә тиешенчә яңгырын алганы юк. Кешесен тапканы юк. Тапса, «Яңа Кисекбаш», «Шүрәле» кебек, бөтен дөньяны әйләнеп чыгачак. .Мин моңа бер дә шикләнмичә иман китерә алам. Усал сатира, пародияләр язган Тукай иң нечкә лирик та. Тормыш баскан саен ул сабыйлыкны ешрак искә төшерә: И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы! Гомерендә күпме аналарга очрап та, ләкин һәркайсыннан тиз аерылган Тукайның лирикасы «Ана догасы», «Өзелгән ө.мет»тә җанны тетрәтерлек дәрәҗәдә ачы. Татар хатынкызларының авыр язмышына кагылган урында — ул әрнүле, сагышлы. Мәхәббәттә — оялчанрак, үкенечлерәк. Туган ил кырларыннан узганда — искиткеч ягымлы, ул илаһи, ул бөек. Халык бәйрәм иткәндә шагыйре дә аның традициясен бозмый, иртәдән үк иң әйбәт киемнәрен киеп, өстәлгә кайнар самоварын утыртып, кайнар пәрәмәч китертеп, номерда бер үзе дусларын көтә. Ә дуслар нигәдер килми... Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген, Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Күңеле аның бер көн эчендә мең төрле хәлгә керә. Ул бертуктаусыз тормышның үзе белән бәхәс алып бара, ышана, шөбһәләнә, хөкем итә. Ул монда көчле. Сораганда якаңнан алып сорый һәм аның соравына колак салмый үтеп китә алмыйсың: Керләнә өс, өстенә рух, һич хозур вөжданга юк, Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә—мунча, җанга — юк! Ул кечкенә парчада да гади табигать күренешеннән зур социаль темаларга күчә ала. «Теләнче» шигыре Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,— дип башланып китә. Аннан шигырь җилнең, буранның үзе кебек көчәя, барсы хәрәкәткә килә. Монда бөтенесе контрастка корылган. Суык, рәхимсез җил... шунда ук суыктан калтыранган теләнче, шунда ук кайчандыр дөньяның җәннәтендә яшәгән атаклы бай күз алдына килеп.баса... Тукай бу алымны соңгарак «Көзге җилләр»дә куллана. Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый... Беренче юлдан ук сагаясың, бу өзекөзек җөмләләрдән булачак трагедияне сизенәсең. Аннан шагыйрь баштагы юлны шундый кинәт бора, син инде социаль фаҗига алдында каласың: Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый... Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп, Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый. 1905 елдан 1913 елның апреленә чаклы сузылган ике арада шундый киеренкелек, Тукайның берәр буш көне булды микән? Әйтерсең, ул татар халкының бәхетле чагын күрмичә торып, гүя бер минут та ял итмәскә сүз биргән. Бер караганда Уральскидагы дәрт, ашкыну Казан чорында кимегән шикеллерәк. Казанда бит ул реакциянең иң көчәйгән елларында яши, иҗат итә. Илдәге политик үзгәрешләргә сизгер Тукай «Дөреслек кояшының тотылганын», «Җир — аны эшләүчеләр өчен» дигән сүзнең юкка чыкканын инде Уральскида ук күреп ала. 1907 елның февралендә «Әльгасрелҗәдит»- тә басылган «Хөрриятә» шигыренең һәр юлы шул турыда сөйли: Зөбаниләр, кылыч, туплар, казак, мылтык, палачлар белән һәрьяктан: уңнан да, сулдан да, астан да, өстән дә чолганып алынганбыз. Азатлык өчен көрәшүчеләр сөрелә, Тукайның үз сүзләре белән 31 әйтсак: «тамугка -җибәрелә». Ләкин шагыйрь ышанычны җуймый: Азатлык бакчасы, ачыл! Сандугачларың сайрасын... дип бетә шигырь. 1908, 1909, 1910 еллардагы шигырьләрендә күңел төшү, уйлаиу-газаплану, тагын өметләнүләр бергә аралашып бара. Тукай* ялгыз калып, үзе белән бәхәсләшә, хакыйкатьне эзли. Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә; Син дә, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә. Шигырьдәге кара кошны, бөркетне кайбер тәнкыйтьчеләр самодержавие символы дип бутап йөрттеләр, зур ялгыш ул. Кисмәк өс- тенә очраклы, вакытлы гы-на кунган кара кош бу шагыйрьнең үз образы, зур эшләр өчен туган бөек җанлы шагыйрь, кара кош кебек, яңадан биеккә күтәрелер... Реакциянең рухи көчне басып торуы, шуның өстенә шагыйрьнең ялгызлыгы, гомере буена салкын номерларда яшәү, ахырдан авыруы— боларның берсен дә аның иҗатыннан аерып карарга мөмкин түгел. Тукай суыктан зарлана. Суык аны бөтен җирдә эзәрлекли. Ул җылынырга уйлап фатирга күчеп карый, анда да шундый хәлгә очрап, номерына кире кайта. Аннан: «— Наплевать на все,—дидем дә, бер көнне ямщик ялладым да авылга киттем. Монда миңа кечкенә генә, нараттан салган, сандык шикелле, җыйнак, матур бер өй бирделәр. Көненә ике мәртәбә ягалар... һавасы яхшы, җылы, күңелле...» Тукай күрше рус авылына базарга да барып чыга. Бизгәге анда да артыннан калмый, бизгәгеннән ул эссе мич башында гына котыла. Үзенең элегрәк язган «Шагыйрь» исемле шигырендәге: Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына, — дигән сүзләрне исенә төшереп, көлә. «—Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка...» Ул тазарырга, ныгырга тырыша, яңадан көч туплап аякка басарга, әүвәлгечә эшләргә, көрәшергә җыена, «...Февраль урталарысыз монда сыерлар бозауламас. Минем мак- сады аслыем булган сөт вә катыкны шуңарча туйганча эчеп булмас, ахры. Шунда да көинән-көн яхшырам кебек. Казанга апрель баш- ларысыз кайтмаска торам. Чөнки «Болгар» белән «Шәрык»тән өмит өздем. Барыбер Щетинкин белән Колесниковка күчсәм дә, салкын булыр кебек...» Ул әле Грибоедовның «Горе от ума»сын, Лермонтовның «Полное собрание»сен сората. Кайткач, фатирда кирәк булыр дип, үзенә юрган сырдыра, мендәрләр эшләтә... Бу 1912 елның февраль тирәләре. Тормыштан бизгән, кул селтәгән кеше яшәргә болай хәзерләнәмени! Каты борчуларыннан соң, аны юатырга уйлагандай, каяндыр буран эченнән элекке «Шүрәле»се яңадан килеп чыга, шагыйрен кытыклый, көлдерергә, күңелен ачарга тели. Шагыйрь яз көтә, саулык көтә, күңеле яктыра. Сез аның соңгы берничә елда язганнарына күз төшерсәгез, күрерсез, шагыйрьнең иҗат активлыгы 1908 елдан башлап гел көчәя, сан хисабына гына түгел, шигырьнең үзенең активлыгы, хисләрнең муллыгы, политик үткенлеге, тормыш- чанлыгы хисабына көчәя. Куркытма снн, алла, яшен белән,— Барыбер мин курыкмый яши беләм, Куркытсаң да курыкмыйм, аязымны Сатып алдым яшем белән! Болай дип күпне кичергән, күп нәрсәләрдән суынып, үзенә шактый нык нәтиҗәләр ясаган көрәшче шагыйрь генә әйтә ала. Шушы елларда ул беренче татар революционеры Хөсәен Ямашевка багышлап үзенең «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре»н яза. Шәхес буларак, шагыйрь буларак, Тукайның кристаллдай сафлыгын, идеалларына турылыгын күрсәтү өчен бу факт үзе генә дә җитәр иде. Революциягә кадәр татарда көрәшче-больше- викиы Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби, Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. 32 Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма. Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби, — дип җырлаган тагын кем бар? Булачак күк күкрәүләрен алдан тоеп торган «Татар яшьләре»н, «Дошманнар», «Ваксынмыйм», «Мөнафнкка», «Даһига» кебек маякларны да ул иҗатында шушы караңгы елларда тезде. Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табла табылса: алла ул. Ә Романовларның өч йөз еллыгы — «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре»? диярләр миңа. Ул ничек? Тукайның күңеле йомшап китеп, либеральлек күрсәтмәгәнме? Юк, күрсәтмәгән. Тукай үзен: «Мин саф, коеп куйган поэт кына түгел, дипломат, политик, общественный деятель дә», дип юкка атамаган. Юбилей уңае белән ул халыкның өметләрен, күптән күз текәп көткәннәрен, башкалар күк вактөяккә бирелмичә, зур итеп куя, татар халкының да уртак ватанда хокукка хакы барлыгын бер дә икеләнмичә әйтә. Бераз әйләнеп, чигенешләр ясап әйтә. Бу — шигъри дипломатия. Бездә моны йомшак җәеп катыга утырту, диләр. Шул кыен шартларда үзеннән таләп ителгәннең ул барсын да эшләгән. Тукай үз карашларына беркайчан да хыянәт итми. Аның карашында шагыйрь исеме искиткеч югары урында тора. Үзенең позициясен үзгәртеп, теге яки бу якка сугылып йөрүчеләрнең берсен дә ул яратмый. Реакцион газета «Бәянелхак»- ка эшкә күчкән Сәгыйть Рәмиевне дә ул €ик тиз күреп ала һәм: Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, Ваксынып син төшсәң алтын шылтыравы астына, — ДИ. Татар дөньясына гына түгел, хәтта инде көнчыгыш халыклары арасына исеме таралган Тукай 1909 елда әле һаман: Рас, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай, — ди. Бөтен борчылганы—халыкка хезмәттә тугры булып калу. Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә, Шикләнәм: шелтә кылырга әллә вөҗданым килә. Соңга табарак Тукайда үткәнгә бер борылып карау, бәя биру, язганнарына йомгак ясау кебек нәрсә сизелә. «Үтенеч», «Уянгач беренче эшем»дә аның үзенә мораль таләбенең никадәр зур булганлыгын тагын да ачыграк күрәсең. Тукай җиде ел иҗат иткән бүлмәсен себереп чыгара, бу аның «җаны, вөҗданы, ояты, хәяты разый булмаган шигырьләр»дән рухи бүлмәсен тазарту иде. Моңа ул авырып больницага кергәч кенә вакыт таба. Тазарта, җаны тынычлана, бүлмәсенең ишеген киң ачып, шатланып өндәшә: «Әй, җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хәкимме син, падишамы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль-ифти- хәт (мактана-мактана) Һәдия итә алам». Киләчәктә үзе яраткан шигырьләрдән 400 сәхифәлек җыентык чыгарырга карар бирә... Шушы урында бер параллель китереп үтәсем килә. 1960 елның октябрендә Пушкиннан кала күңелгә иң якын шагыйрьләрнең берсе Михаил Юрьевич Лермонтовның беренче җыентыгы басылып чыгуга 120 ел тулды. Бу дата уңае белән «Кавказская здравница» газетасы безнең бүгенге шагыйрьләр өчен аерата гыйбрәтле кызык кына бер фактны искә төшерә. М. Ю. Лермонтов беренче китабын биргәнчегә кадәр инде 350 гә якын шигырь, 24 поэма язып, Белинский- ның югары бәясен алган була. Ләкин ул җыентыгына нибары 25 шигырь, 2 поэма кертә. Хәтта атаклы «Җилкән»не дә диңгезгә җиңел генә чыгарып җибәрергә кыймый... Шуннан соң ул күп булса тугыз ай яши, дуэльдә һәлак була. Менә Лермонтовның үзенә куйган таләбе! Нигә әле син икесе ике вакытта яшәгән, ике дәрәҗәдәге, ике төрле шагыйрьне болай янәшә бастыр- дын, диярләр? Моңа безгә хәтле үк Тукай үзе җавап биргән: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш. Ай ксби, нурны алардан икътибас иткән бу баш. Тукай шигырьләрендә гүя кыска яшьлек, өзелеп калган гомер хисабына котырып ага торган, күңелләрне сафландырып, нурландырып уза торган ниндидер яшерен көч бар. Шуңа күрә дә ул шигырьләр безнең тормышның ишеге төбендә тукталып калмадылар, түренә уздылар... Тукайның иҗат чорына, юлына борылып карыйсың да: чандыр, ябык кына егет бер үзе нинди йөкне күтәргән, халыкка эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча сарыф итү менә нинди булырга тиеш икән, дип куясың. Көрәшкән, әсәрләре көрәшнең нәтиҗәсе буларак туган... Больницада инде үлем түшәгендә яткан Тукай әле һаман: «...1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым», ди. Шагыйрь тормышының, шагыйрь иҗатының бөтен фәлсәфәсе шушы сәер юлларда яшеренгән шикелле... Ул үзенең үлемсезлеген гүя алдан сизенгән. Бу оптимистик юллар бүген шуны раслап яңгырыйлар. Әйе, аның безнең тормышта урыны кайдалыгын белергә теләгән кешегә — социалистик Казанның уртасына куелган һәйкәлгә бер караш ташлау да җитә. Туган авылы Кушлавычта, Кырлайда ул уҗым кырларына, урманнарга текәлгән... Авыллар хәзер, районнар, нефть шәһәрләрендәге иң матур урамнар аның исеме белән йөртелә. Шигырьләре — җырга, әкиятләре — балетка әйләнде. Аның турында поэмалар, романнар, симфонияләр дөньяга килде. Кызык язмыш. Ул әдәбиятка аяк атлаганда ниндидер бер эчке дәрт белән Кольцовны, Пушкинны тәрҗемә итә... Аннан бирле менә 55 ел вакыт үтте. Кайчандыр читтән сокланып караган рус әдәбиятына ул хәзер үзе дә килеп керде. Рус совет шагыйрьләре аны шундый ук хөрмәт белән тәрҗемә итәләр, бер-бер артлы рус телендә китапларын чыгарышалар. .Тукай бүгенгегә органик кушылды, без бер баскыч күтәрелгән саен ул да күтәрелә, зур эшләр яктысында ул да зураеп күренә.