Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЦАРЬ ГОЛОД ЯХУТ АЧЛЫК ПАДИШАҺ

Революцион рус матбугаты белән татар халкын, татар укучы яшьләрен үз ана телләрендә таныштыру буенча да Г. Тукай зур эш башкара. 1906 елда «Әлгасрелҗәдит» журналында Г. Тукайның «Мөхарәбә вә Государственная Дума» исемле бер мәкаләсе урнаштырыла. Ул — «Молот» нәшриятында барылган һәм матбугатка чыгу белән үк патша властьлары конфискацияләгән бер политик брошюраның кыскартылып татар телендә эшләнгән тәрҗемәсе була. Аңарда патша хөкүмәтенең реакцион йөзе, либераль партияләрнең чын асылы, монархия яшәгән вакытта Дәүләт Думасының хезмәт иясе халкына бернәрсә дә бирмәячәге фаш ителә. Габдулла Тукайның марксистик рус әдәбиятын тәрҗемә итү өлкәсендәге иң зур хезмәте — «Царь Голод яхут Ачлык падишаһ». Д. Н. Бах язган һәм пролетариатның бөек юлбашчысы В. И. Ленин югары бәя биргән «Царь Голод» исемле революцион эчтәлекле бу әсәр 19 яшьлек Тукайны бик кызыксындыра. Капитал һәм хезмәт иясе массалары арасындагы тирән каршылыкларны ачкан, политэкономия мәсьәләләрен анализлауга багышланган бу әсәр гади халык массалары өчен бик җиңел, популяр телдә язылган. Аның төп идеясен, андагы фикерләрне татар укучысына җиткерүдә Г. Тукай шактый зур осталык күрсәтә. Тәрҗемәгә шагыйрь, әсәрнең төп идеясенә зарар китермәстән, татар тормышыннан алынган кайбер фактлар өсти, аны яңа мисаллар белән баета. Шунысы аеруча әһәмиятле: Тукай политик экономия терминнарын татар телендә бирү буенча шактый өлгерлек күрсәтә һәм ул терминнарның бер кадә- ресе безнең бүгенге терминнарыбызга якын, аваздаш булулары белән аерылып торалар. «Царь Голод яхут Ачлык падишаһ» безгә Габдулла Тукайның гади тәрҗемәче генә булмавын, бәлки политик экономия нигезләрен тирән генә аңлаучы кеше икәнен дә күрсәтә. «Әлгасрелҗәдит» журналында басылып барган бу тәрҗемәнең бер өлеше генә (моңарчы шул журналның 1906 елгы 8, 9 һәм 11 нче саннарында чыккан өлеше генә) билгеле иде әле. Хәзер, тикшеренүләр нәтиҗәсендә, тәрҗемәнең шул ук журналның 1907 елның 4 һәм 5 нче саннарында басылган өлеше дә табылды. Без филология фәннәре кандидаты Җ. Вәзиева публикациясендә шуннан бер өзек урнаштырабыз. ер-бер төрле эш өчен акча (капитал) тоткан бер капиталист әлбәттә шул акчаны сарыф итүдән үзенә -бер файда көтәдер. Әгәр һичбер төрле табыш (файда) булмаса һичбер .капиталист акча сарыф итмәс иде. * Без күрәбез ки, капитал, яңгыр артындагы гөмбә кебек, һаман да үсеп тора. Әлбәттә, ул капиталистларга аз файда бирми торгандыр. Капиталга бу файда кайдан килә соң? Тыштан гына караганда, табыш сату-алудан килә, арзан алалар да кыйбат саталар. Ягъни табыш базарда товар алмаштырудан килә. Карап карыйк: дөрес микән бу. Ситсы фабрикантына, мәсәлән, паровой ткацкий станок алырга кирәк. . Ул базарга аны эшләп чыгарырга 500 -көн хезмәт киткән пәм аның чын кыйммәте, мәсәлән, 500 тәңкә булган ситсы чыгара. Б Я, базарда фабрикант сатарга ситсы чыгарды дип. шул кыйммәт үзгәрәме? Әлбәттә, үзгәрми. Фабрикантның 500 тәңкә кадәр товар хакы бар, ә мөштәринең (алу- чыпын) 500 тәңкәлек акча хакы бар. Болар алмашу ясаганда да һаман да базарда алмашу суммасы I 000 тәңкә булып калды. һәм алмашканга карап бу 1000 тәңкәгә һичбер җирдән бер тиен дә кушылмады. Фабрикантка файда кайдан гына килде соң? Я, әйтик инде, фабрикант үзенең товарын чын кыйммәтеннән кыйбат сатсын. Инде товарын 500 тәңкәгә түгел, 600 тәңкәгә сатсын. Базарда товарга яңа бәһа куелгач та, һаман да бер нәрсә дә артмый. Кыйммәтләр әүвәлдә 1100 тәңкә .иде (фабрикантның 500 тәңкә товары, алучының600 тәңкә акчасы), хәзер дә шулай гына. Моның берлән кыйммәтләр, бер дә үзгәрмичә, әүвәлгечә калды. Тик фабрикант 100 тәңкә артык акча алды. Гаҗәп түгел, фабрикантка бу 100 тәңкә табыш була торгандыр. Буламы соң? Әгәр бер фабрикант үзләренең товарларын чын кыйммәтеннән артыкка сатсалар, мондан һичберсе бер файда күрмәячәкләр. Безнең фабрикант, әле чын кыйммәте 500 тәңкә булган товарын 100 тәңкә артыкка сатып, 600 тәңкә акча алды бит. Ул аның да кыйммәте 500 тәңкә булган бер ткацкий станок алырга тели. Аның аннан башка эше пешми. Ләкин станоклар фабриканты шулай ук станокка чын кыйммәтеннән артык 600 тәңкә алырга тиеш. Безнең ситсы сатканда 100 тәңкә файда иткән фабрикантыбыз хәзер станок алганда шул 100 тәңкәне югалтырга тиеш. Чөнки ул станоктан башка аңар эш итү мөмкин түгел. Шулай итеп, без күрәбез ки, болай алмашудан һичбер яңа кыйммәт чыгуы мөмкин түгел. һәм капиталистның капиталына табыш китерүче бу алмашу түгел икән. Ләкин шулай да ситсы фабрикантына үзенең товарын сатарга һәм кайдан булса да файда алырга кирәк бит. Шулай булмаганда ул эш тә йөртмәс иде. Әлбәттә, фабрикант файданы я товарны сатмас борын яки сатар алдыннан гына аладыр. Ләкин (алмашу)дан аңар бер дә файда юктыр. Шулай булгач инде, табыш капиталистның башына күктән төшмәс бит инде. Афонда инде анчак табышның товарны эшләгән вакытта гына килгәне беленеп каладыр. Әмма товарны эшләгәндә билгеле эшче куллар эшлиләр. Димәк ки, капиталистка файданы тик бу мескен эшче куллар гына китерәләр икән. Карыйк әле: бу ничек булып чыга. Капиталист ситсы фабрикасы салмакчы булды. Ул бинаны салды. Машиналар да сатып алды, станок та бар. Ну әле аңар эшче куллар кирәк. Алардан башка капиталистка һәммә машиналары берлә бергә дөнья якты түгел. Без беләбез инде: эшче кулларны, башка товарлар төсле үк, базарга чыксаң табып була. Капиталист та үзенең хирс күзләрен шул базарга табан атадыр. Ул эшче кулларны яллый. Бу ни дигән сүз? Бу эшчеләрнең көчләрен көнгәме, айгамы, я аннан артыккамы, мәгълүм бер мөтдәткә сатып алу дигән сүз. Ул көчләре өчен капиталист эшчеләргә күпме түли? Инде эшче көче базарларда сатылгач, — ул да бары бер башка товар шикелле үк. Аның да кыйммәте барыбер башка товарлар шикелле 6. ,С. Ә.* № 4. 81 аны чыгарырга вә тәхсиль итәргә киткән хезмәт илә үлчәнәләр. Эшче кө* че башка товарлардан аерым^сурәттә, инсанның тәнендә эшләнәдер. Инсанга эшче көчкә ия булыр өчен әлбәттә ашарга-эчәргә, кием кияргә һәм тора торган бер өй булырга кирәк. Менә боларның Һәммәсен табу өчен әлбәттә хезмәт — тырышу кирәк. • Бәс эшче көченең кыйммәте эшче кешенең дөньяда торуына сәбәп булган нәрсәләрне эшләп чыгарырга киткән хезмәт берлә үлчәнәдер. Ләкин рабочий үлә торган нәрсә. Ә эшче көче һаман да соралып тора. Эшченең үлүе берлә аның эшче көче дә бетәдер. Ә капиталистның- эшче кулларсыз калуы мөмкин. Димәк, эшче үзенең урнына капиталистка үзе кебек эшче көчебирг торган каимьмакам 1 калдырырга тиешле. Шуның өчен эшче көчләрнең кыйммәте эшченең һәм аның семьясының тере торуы өчен ләабәди булган нәрсәләрне табарга киткән хезмәт илә үлчәнәдер. Бу кыйммәтне исә эшче эш хакы сурәтендә аладыр. Шулай итеп, ситсы фабриканты булган капиталист эшчеләргә үзләренең эшче көчләренең кыйммәтен түләргә бурычлыдыр. Ул үзе алардан нәрсә ала соң? Ул базардан бер көтү эшчене җыеп ала да аларны үзенең фабрикасына китереп эшкә куша. Эшче куллар аңар ситсы эшләп чыгара башлыйлар. Фабрикант эшчеләргә аларның эшче көчләре өчен мәгълүм бер вакыт өчен акча түли. Ә үзе шул ук вакытларда эшчеләрдән аларның эшче көчләрен аладыр. Без инде беләбез ки, эшне-хезмәтне бүл мәк тырышуны бик эшлекле ясый. 'Чәсәлән, һәрбер эшче бер көндә үзенә бер көнгә җитәрлек микъдардан әллә никадәр артык ма хәсал ясап чыгара. Ачыграк әйткәндә, эшче бер көндә үзенең эшче көченең торгак кыйммәтеннән артык кыйммәттә ма хәсал ясап чыгарадыр. Әгәр эшчегә үзенә азык, кием һәм башка кирәк нәрсәләрне эшләп чыгару өчен көненә 6 сәгать эшләргә кирәк булса, ул вакыт бу 6 сәгать хезмәт ләабади хезмәт дия аталадыр. Эшчегә үзен үзе тотарга һәм үзенең эшче көченең кыйммәтен эшләп чыгарырга көненә 6 сәгать хезмәт ләабадидер. Әгәр ул көненә 6 сәгатьтән артык эшләсә, аның ул хезмәте кушылган хезмәт — прибавочный труд дип аталадыр. Шулай итеп, эшче көне үзенең эченә ләабади хезмәт (эшче көченең кыйммәте) һәм кушылган хезмәтне аладыр. Китапча әйтсәк, шамиль буладыр. Безнең ситсы фабриканты эшчеләрне яллый һәм ул эшчеләргә көн саен эшче көч кыйммәтен түләргә бурычлыдыр, ягъни ул фабрикант* һәр көнне эшчеләргә ләабади хезмәт булган 6 сәгать өчен түлидер. Әгәр дә эшчеләр көненә 6 сәгать кенә эшләсәләр, алар тик үзләренең ашауэчү вә торуларына кирәк кадәр генә эшләп, капиталист бер- тиен дә табыш ала алмас иде. Ә алай түгел, капиталист аларны тәүлегенә 12 сәгать эшләргә куша. Шулай итеп, ул эшчеләрдән һәр көнне 6 сәгать артык хезмәт аладыр, ягъни кушылган хезмәт аладыр ки, аның бәрабәренә ул эшчеләргә бернәрсә дә түләмидер. Эшчеләр һәр көнне иң әүвәлге үзләренең ләабади булган 6 сәгать эшләрен эшләп үзләренең эшче көчләренең кыйммәтен хасил итәләр. Ягъни алар үзләренең капиталисттан эш хакы (жалованье) сурәтендә алганнары кадәр эшләрен әүвәлге 6 сәгатьтә тәмам итәләр. Ә моннан соңгы 6 сәгатьтә эшчеләр кушылган бер кыйммәт (прибавочная ценность) эшләп чыгаралар ки, моның бәрабәренә фабрикант аларга бернәрсә дә бирмидер. Менә аңладыгызмы, фабрикантның табышы ошбу соңгы б сәгатьтәдер...