Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОКУШКИНО КРЕСТЬЯННАРЫНЫҢ ЛЕНИНГА ХАТЫ

•Әгерме икенче ел уза, Җылыны суырган декабрь; Саламнан саламы калмаган, Нәүбәттә коймадыр, киртәдер... Егерме икенче ел уза, Ачлыктан интегә декабрь; Яз җитсә, кузгалак күренсә, Әкренләп кайгы да китәр бер... Урам буш, юллар буш, кырлар буш, Кырда—җил, кырда—кар, ап-ак ай. һич Кокушкинодан алмый күз Туганы, күршесе Апакай. Сәламәт ирләр аз авылда, Кайчан да болар бер онтылса... Яңадан бирешмәс иде ул— Россия торуын бер торса. Апакай һәм Кокушкиноның Күңелен кем кинәт терелтте; Эретеп тәрәзә бозларын, Өйләре яныннан кем үтте. Өйләр кич истәлек сөйләде, Сөйләде хәтергә төшкәнен... Кар баскан талларга кагылып, Кем үтте буеннан Үшнәнең. Каяндыр сер иңә шикелле Авылның утлары сүндеме. Басулар аркылы олы юл, Яшьлеге, беренче сөргене... 4 Арада шактый ел, давыллар... Күңелдә күп нәрсә төйнәлде. Урамын, капкасын әйт кенә: Белер ул, белер бу өйләрне. Үзен күр, әйт кенә... Авылның Өлкәне җыелды бер йортта. Җир бирдең, сугыштан чыгардың, Ал безне ачлыктан йолып та. Барырга кешесе табылды, Ә бүләк? Ә нәрсә бүләккә? Оятлы без синең алдыңда... Җил генә уйный буш келәттә. . , Барырга кешесе табылды, һәркайсы кесәсен капшады... Яктысын якты син, кышкы юл, Тик менә юлына акчаны... Рәсменә төбәлде күзләре, Ул күзләр картларча моңлылар. Дәртләре сүрелде, соңыннан Хат кына язарга булдылар. Арада шактый ел, давыллар... Өсте тын Үшнәдә буаның. Әмерсез, каберсез генә без Очладык авылның кулагын. Арада шактый ел, давыллар... Катнаштык походта һәммәбез. Өйрәндек синеңчә карарга, ; Синеңчә, илдәге хәлгә без. Аңа син дисәң дә хакың бар, Киткән ул монда бер кыш торып... Элекке авылдаш икәнен Яздылар арага кыстырып. «Кадерле Владимир Ильич,—дип Яңартты агайлар үз хатын,— Җимерелде хуҗалык, урныннан Ат кына кузгатса кузгатыр. Җәенә рәтле бер яңгыр да... Бу якта күлләр дә сарыкты. Ат кирәк сөрергә, ат кирәк... Җир каты, җирләр тын, сарутлы. Совет ат бирә дип ишеттек, Кредитка, билгеле, бурычка. Хөкүмәт каршында син куйсаң, Син үзең алынсаң бу эшкә...» Декабрь... Почмакта балалар Утырган бөрешеп, укмашып. Яздылар озаклап агайлар, Яздылар каләмгә нык басып... Таралгач, шул төнне төш керде, Бик сәер аларның Төшләре: Килгәндәй булды кыр ягыннан Бер көтү атларның кешнәве. Тыпырдап, уйнаклап торалар, Яллары буранда тузгыган. Яна күз, җиңелчә чанада Гомереңдә бер генә уз моннан. Җирәне, бурлы һәм коласы Урамның буена тезелгән. Ленин ат өләшә йорт саен, Өләшә тоткан да тезгеннән. Төрле ат: бар алмачуары, Бар каратурысы, көрәне... Мә, имеш, сабанга әзерлән, Сабанның ялт итсен төрәне. Крестьян ат белән көн итте, Ат белән төшендә җенләнде. Гел тоеп, гел сизеп яшәде Янында ул Ленин йөргәнне. Россия, бөтен бер Россия Ленинны ат сорап борчыган. Яңадан укыйм да шул хатны, Кая, дим, сикердек ул чордан. Искерер җирдә күп нәрсәләр, Хаттагы сүзләр дә искерер. Галәмгә очарсың, ерактан Шул атлар авазы ишетелер. 1961