Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ

Быел миңа Арча районының Гөберчәк авылында элек Тукай белән бергә Уральскида торган һәм аның якын танышы булган бер пенсионер яшәгәнлеген әйттеләр. Гөберчәк авылында элек-электән һөнәрчеләр яшәгән. Җир аз булганлыктан, барлык яшүсмер егетләр төрле якка бәхет эзләп чыгып китә торган булганнар. Бер ишесе, Казанга килеп, байларда тегү теккән, Кәримевләр типографиясендә ялланып эшләгән. Икенче бер ишесе Оренбург якларына, Казагъстан далаларына киткән. Гатиятулла бабай шундыйларның берсе. Ул Тукай белән яшьтәш икән. Гомере буе (1900 елдан алып бүгенге көнгә кадәр) тегү теккән һәм хәзер Арча районының Куйбышев исемендәге колхозында пенсиягә яши торган бу карт әле үзен егетләрчә хис итә, бик матур сөйли. Мине гаҗәпләндергән нәрсә бигрәк тә шул булды: бөтенләй укый-яза белмәвенә карамастан, ул бик яхшы хәтерле, күп кешенең исем-фамилиясен, эш урынын, туган елын анык хәтерләп сөйли. Мәсәлән, ул, Тукай турында сүз чыккач, Уральскиның шактый кешеләрен, урыннарын атады. Тукайның Мотыйгулла мәдрәсәсендә укуын, Мотыйгулланың улы Камил бишенче елда «пуграфия» (типография) ачкач, Тукайның шунда эшли башлавын әйтте. Габдулла Кариев белән бергәләп бер билгесез мөсафирны күмәргә кабер казыганнарын, күмүне оештырган кешенең Мортаза бай Гобәйдуллин икәнлеген исенә төшерде. Үзен тегүгә өйрәткән кешенең Әтнә ягы Кишет авылының Хәкимҗан -исемле егете булып, аның Тукай белән дуслык мөнәсәбәтендә булганлыгын сөйләде. Гатиятулла бабайдан тыш, Тукайны яхшы белгән тагын ике пенсионер тегүче бар. Алар да (Хәлил Хәбибуллин белән һидиятулла Хәйрул- лин) шул ук авылда яшиләр. Икесе дә революциягә кадәр Казан байларында тегүчелектә булганнар. Тукай белән күрше яшәгән Хәлил Хәбибуллин Тукайга костюм, кепка тегеп биргән. Ул баштарак Иске Масра бае Әсәт Габидуллин йортында теккән, соңыннан Урта Аты бае Шәмсетдиндә хезмәт иткән. Тукай хезмәт хакы алган көнне (Тукай пәнҗешәмбе көнне хезмәт хакы ала иде, ди ул) костюмлык материалны шунда китереп биргән. Аның бөтен яратмаган кешесе — Мөхәммәтҗан хафиз булган. Хәлил абзый Мөхәммәтҗан хафизга да киемнәр теккән. Кием тектерергә килеп йөргәндә Мөхәммәтҗан хафиз Тукайны бик сүгә торган булган. Аңа кием тектерергә Тукайдан тыш Мөхәм-мәтҗан Сәйдәшев, язучы Ф. Әмирхан да заказ биргәләгәннәр. Хәлил абзый аларга да теккәнен, аларның Тукай белән нинди мөнәсәбәттә булганын хәтерли. — Тукайның тышкы кыяфәте ничек иде соң? — дип сорыйм. — Кап-кара чәчле, ак йөзле иде, — ди Хәлил абзый. — Битендә азрак шадрасы да сизелә иде бугай. Тар гына кара постау чалбар, кара Б 76 кәләпүш киеп йөрде. Ул вакытта да мода дигән нәрсә бар иде. Мәсәлән, Галимҗан хәзрәт шәкертләре үзләренә бертөрле киенәләр: башларында кечкенә каракүл бүрек, аякларында резин галош була. Гайнан ишан .мөритләре үзләренә аерым — алары кара чуклы фәс кияләр. Тукай гади киенә, ул безнең ише гади халыкны бик ярата, безнең белән сөйләшергә бер дә иренми иде. — Кием теккән өчен Тукайдан күпме акча ала идегез? — дип сорыймы Хәлил абзыйдан. — Анысын әйтә алмыйм, анысы Шәмсетдин бай эше иде, — ди ул.— Заказны ул кабул итә, акчаны да ул ала, миңа елына 64 сум түли иде. Беркөнне-мин Гатиятулла бабай белән озаклап сөйләшеп утырырга бардым һәм ул миңа менә нәрсәләр сөйләде: — Күпме танышлар, дус-ишләр арасыннан хәтердә бик нык сакланып калганнары: Габдулла Тукай (ул вакытта без аны Тукай Габдулласы дип йөртә идек), Габдулла Кариев, үземне тегү эшенә өйрәткән Хәкимҗан тегүче һәм типография хуҗасы — Камил Мотыйгын. Соңгысы, билгеле инде, безнең кебек гади халык белән әллә ни аралаша ал- мый, әмма аның кул астында эшләгән Тукай Габдулласы, турысын гына әйткәндә, «җандус» иде. Мин үзем әти-әнисез үстем. 1900 елны, җәяүләп Казанга чыгып китеп, бәхет эзләп Уральскига барып җиттем. Барганда юл буе бизгәк белән газапландым. Ярты үлек хәлемдә Уральск байларының ишекләрен кагып бик озак йөрдем. Шунда Әтнә ягыннан килеп, тормышын бераз юлга сала алган Хәкимҗан исемле тегүче мине үзенә сыендырды. Уральскида минем кебек бәхет эзләп килгән татар малайлары шактый күп иде. Бераз ияләшеп-танышып алгач, беркөнне су керергә Җаек- ка киттек. Малайлар бер-бер артлы елгага сикерештеләр. Әле терелеп җитмәгәнгә күрә, мин суга кермәдем. Шунда су коенып чыгып, читтә- рәк киенеп утырган мөлаем генә бер малайга күзем төште. Ак күлмәктән, кара кәләпүштән, иокергән генә штиблетлардан иде ул. Бу таныш булмаган малай, мине күптән белгәнсыман, туп-туры сүз кушты: — Ник коенмыйсың, туган? Үзе бераз гына көлемсерәгәндәй итте. Хәер, ул малайның кычкы.рып көлгәнен соңыннан да бер дә ишетмәдем диярлек: көлемсерәп кенә кую, иптәшләрен көлдерү аңа хас иде. Таныштык. Габдулла исемле булып чыкты бу. — Нишләп бик ябык син, Гатият? — ди. Мин үземнең авыру булуымны, юл газапларын сөйләдем, авылдагы авыр тормыштан, ятимлегемнән зарландым. — Син дә минем шикелле икәнсең шул, — диде ул, авыр сулап. Баштарак мин аны аңламаган идем. Ахырдан, танышлыгыбыз шактый тирәнәйгәч кенә, аның да ятимлеген белдем. Иптәшләр коенып чыкканчы шулай сөйләшеп утырдык. Ул минем адресны сорады. — Якташлар бит, онытышмыйк, — диде. Соңыннан, су коенырга йөргәндә, гел Габдулла белән бару ягын карый башладым. Кулында карандаш, кесәсендә кечкенә дәфтәр була иде аның. Кызыграк берәр сүз, мәзәк, җыр чыкса, тиз генә языш ала иде. Шулай, беркөнне Җаек буеннан барабыз. Чап та чоп сикерешеп, бакалар суга төшәләр. Шунда Габдулла: — Егетләр, табышмак әйтәм, табыгыз, — диде: Шулпасы хәлал — ите хәрам. Я, кем таба? Озак баш ваттык, беребез дә таба алмады. Ул бака турында әйткән икән. — Ни өчен шулпасы хәлал? — дип сорыйбыз. — Хәлал булмаса, шул бака йөзгән суда коенмас идек, — ди, Үзе көлә. 77 Дуслык арткан саен Габдулла ачыграк сөйләшә башлады. Бу бигрәк тә революция (көннәрендә сизелә иде. Революция Тукайга дәрт кертеп җибәрде. Хәтерлим, сөйләшкәндә бөтен сүзе — патшаны сүгү иде. Уральскида тегү эшендә өйрәнчек булып йөрүче якташлар шактый идек. Кичләрен Гусев хәрчәвнигенә җыелабыз. Чибәррәк киенгән егетләр бер залда биллиард уйныйлар, без карап торабыз, чәй эчәбез. Ул хәрчәвниктә аракысыра шикелле әйбер юк иде. Габдулла да шунда килә. Көннәрдән бер көн әйтә бу: — Я, егетләр, кайсыгыз үз иленнән рәхәт тормыштан чыгып китте? Мин, — ди, — күреп Topai.M, — ди, — сезнең кайсыгыз круглый ятим, кайсыгыз ярым ятим, күбегез атсыз-җирсез, хәерчелеккә чыдый алмыйча чыгып киткәнсез бит, — ди. — Ә соц гел шул тормышка разый булырсызмы? — ди. Тел төбе каядыр бара моның, ләкин әйтеп бетерми. Аның шундый гадәте бар иде булса кирәк. Тукай ул вакытта мәдрәсәдән чыгып типографиядә эшли башлаган иде. Минем иптәш, теге Әтнә Хәкимҗаны, татарча укырга-язарга бик маһир иде. Ул да канатланды: — Егетләр, русча өйрәнми булмый бу, шул кирәк безгә, шул, — дип кабатлый башлады. Тукай белән киңәште дә, аның тәкъдиме белән, бер рус егетен өйгә русча укытырга чакыра башлады. Хәкимҗан русчага шактый гына өйрәнде. Мин, ничектер, күңел бирмәдем. Шулай да, Хәкимҗан һәм шушы учитель безгә бер җыр өйрәттеләр. Ул җырны әле дә радиодан тапшыралар. — Вставай, подымайся, рабочий народ! — дип башлана ул җыр. Уральск шәһәреннән читтә дачасыман бер урын бар иде. Аны ни ■өчендер Ханская роща дип атыйлар. Ял көннәрендә русы-татары шунда йөри идек. Революция башланган елда анда йөрүләр бик ешаеп китте. Мин белмәгән ниндидер кешеләр шунда патшага каршы сүзләр сөйлиләр иде. Күбесе руслардан. Минем аң бик түбән, мин болай Хәкимҗанга ияреп кенә йөрим. Анда инде уен-җыр, көрәш китә. Көрәштә инде мин беренче. Кари Габдулласы белән бик көрәшә идек. Бер көнне шулай, кичкә таба, Ханская рощадан кайтышлый, урам буйлап шул җырны җырлап кайттык. Тик атлы казаклар чыгып бөтенебезне куып таратты. Бөтенесе качты, әмма ике иптәш белән мин эләктем. Өч көн участокта ятып чыктык. Бары тик: «Җырның татарча мәгънәсен белмим», — дип торуым гына коткарды. Габдулланың җизнәсе белән апасын белә идем. Шул көннәрдә Тукай миңа килеп: — Я, Гатият, остаруың ни дәрәҗәдә икән, менә шушы әйбердән тужурка тегеп бир әле, — дип миңа (материал калдырып китте. Минем «осталык шулкадәр генә булгандырмы, чалбарын миннән тектермәде. Анысын күрше авылдан — Сеҗедән килгән Солтан Мортазин текте, ул остарак иде шул. Без теккән киемнәр белән төшкән карточкасы хәзерге китапларда да бар. Приемга каралыр вакыт җиткәч, мин авылга кайтып киттем. Миннән соң, озак тормаган, Тукай да Казанга кайткан. 1912 еллар тирәсендә микән, Габдулла белән тагы очраштым. — Нихәл, яшьтәш, — ди. Үзе Казанда һаман шул китап-газет тирәсендә икән. Шактый боек иде. Аннан соң да берничә мәртәбә очраштык. Ачлыктан гаҗиз булып Казаннан кайтып керелмәде. Авылдаш туганнарым Хәбиоулла һәм Заһидулла Нуриевләр Кәримевләр типографиясендә эшлиләр иде. Хәбибулласы мастер иде. Аптырадыммы — шуңа барып сыенам. Кәримевләргә бардыңмы — Тукай очрый. Авыл хәлен сораша, Җаекны искә ала. Габдулланың мин хатын-кыз турын да сөйләгәнен, хатын-кыз белән йөргәнен ишетмәдем. Ул бераз оял- чанрак иде бугай. Бер очрашканда, көлешә-көлешә, минем сыртка казак камчысы төшкәнне искә алдык. Ул болай булган иде. Уральскида* Думага сайланган рус депутаты белән очрашкан вакытта урам демонстрациясе булды. Без, Габдулла белән, демонстрациягә ияреп, шәһәр театрына кадәр бардык. Депутатны кулда күтәреп алып бардылар. Бер төркем алты казачийлар килеп, безне куып йөрделәр. Менә шул вакытта миңа камчы очын татып карарга туры килде. Дөресен әйткәндә, мин Габдулланы андый мәшһүр кеше булыр дип уйламый да идем. Кая инде минем кебек йортсыз-җирсез, ятим, надан крестьян егетен дус иткән бер кеше мәшһүр була алсын, янәсе!.. Аның гәүдәсе дә бик курач 11 иде. Үзе кечкенә буйлы, кызлар шикелле оялчан. ләкин бик сөйкемле ид