Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЯКЫНАЯ БАРА КӨН САЕН Тәрәзәгә кагыла Акрын гына... — Кем икән бу? — дисәм, Җил икән; йомышы бардыр бәлки? — Ләкин дәшми: «Әйтиммикән... юкмы?..» — димикән. Сарыларын коеп Яфракларның, Каеннарга кагылып ала да, Әйтәсыман: «Н игә кил гәнем ие Менә шуннан үзең чамала...» Табигатьнең телен, бераз беләм: «Сиңа да бит инде, — янәсе, — «Гомер көзе» дигән күңелсез көн Килеп җитте, шигырь бәндәсе!» Килә икән, әйдә, килә бирсен; Әйтерсең, мин аңа борчылам? — Яфрак коясым да Каен кебек, Суласым да юк ич гөлсыман! ...Яфракларын алтын каеннарның Коя да җил, коя да коя, —. «Гыйбрәт булсын сиңа, — дигәнсымап, — Менә шушы моңлы вакыйга!» Китсәнә, җил, Җавап көтеп-нитеп, Юкка мине борчып йөрисең: Хет кайсында языйм имлаларның, Син бит, барыбер, укый белмисең! Бик теләсәң, әйдә, рәхим итеп, Кер дә өйгә, укып кара соң.— Табигатьнең һәрбер хәбәренә Күптән әзер минем җавабым. 25 Елларым да, гомер юлларым да Шундый җылы, җиләс көннәрдә, Көзге җилләр кагыла аламыни Йөрәктәге шигъри гөлләргә?! Чәчкәләргә кырау төшкән төннәр Еракларда калды, еракта,— Көзгә түгел, язга җитеп гомер Чәчәк ата безнең бу якта! Якыная бара һәр көн саен Кеше белән бәхет арасы; Ничек җылы, иркен һәм күңелле Илебезнең яңа эрасы! Юлбашчылар инде һәр халыкка һәр мәйданда — шундый якында: Илебезнең изге мәхәббәте Сакта тора Алар катында. Поэзия яфрак коямыни Безнең шундый якты заманда, Делегатлар Съезд залларына Ильич белән бергә барганда. Белә дөнья, Җиргә җиләс көннәр, Җиләс еллар Кайдан киләсен, һәм көтә ул — яңа съезд көнен, Тыныч тормыш ассамблеясен. ...Яшь чәчәкләр тирбәләләр җилдә. Ә күпмесе әле Бөредә! — һәр бөренең ничек ачыласын Мөмкин, хәтта, алдан белергә; Искә дә бай. алар, Төскә дә бай, Булыр — алы, булыр — зәңгәре... Тегеләрнең әгәр берәрсе Сынар өчен безнең чәчкәне, Иснәп бакса, сукыр булса да ул, Дөм булса да, хәтта, Әйтәчәк: «Юк, чүлмәктә түгел, ә иркендә, Җылы илдә үскән бу чәчәк!» Якыная өмет белән максат, Кеше белән бәхет арасы. Күңелле син, җылы, илһамлы син, Коммунистик тормыш эрасы! 26 СӘЛАМ СИҢА, ТОРМЫШ Л*ил әле, кил, Үбим үзеңне бер! — Яратам мин -сине, Җир шарым! — Кочагыма минем сыймасаң да, Җаныма бит Сыясың, җаным. Беренче кат күргән кебексыман Сокланам мин һәрбер көнеңә, Эңгереңә, зәңгәр кичләреңә, Шигърияткә төргән төнеңә! Гөлләреңдә, гүя, Карфагеннан Истәлеккә калган исләр бар, Атлантидаң гөлләреннән, гүя, Ядкәр булып калган төсләр бар. Мәңге үсеш, мәңге үзгәрешнең Алга китү чиксезлегендә Яшәү инде Килеп җитте синдә Коммунизм биеклегенә. Җилләреңдә синең — гөлләр исе, Гөлләреңдә — сәлам яшәүгә, һәм яшәүнең бөек иҗатына — «Кеше» дигән тиңсез әсәргә. Матдә үзенең чиксез мөмкинлеген Синдә ничек Эшкә ашыра! Ничек артта синнән' Сатурннар, Ничек ярлы синең каршыда; Ишетми дә алар, Күрмиләр дә Ниләр барын синең йөзеңдә; Азимутсыз һәм максатсыз хәлдә Гизәләр тик Галәм эчендә... Мәңгелекнең бүтән кояшының Синнән бүтән берәр җирендә, Синең — Җирнең — егерменче гасырын Күптән үткән берәр илендә, Бер матдәдән туган туганнарым Сине, бәлки, Күзәтәләрдер, Без яшәгән илләр турындагы Карталарын төзәтәләрдер: — «Чүлләрдәге яшел мәйданнар,—дип,— Киңәйделәр тагын никадәр; 2Г Әнә тагын Яна диңгез туды, Әнә тагын — яңа бер шәһәр»... Телескоплар янындасындыр син, Бер матдәдән туган туганым! — Ничек итеп сиңа җиткерим мин Сәламнәрен Менә бу җанның?.. Солдатларча үтеп гомер юлын Дәверләр һәм шигырьләр аша, Бу җан сиңа Сәлам булып, Галәм, Кешелектә, илемдә кала. И Җир шары! — Синең исемең әле Төрлечә дә безнең телләрдә, Галәм сиңа Ленин исемен бирер... Бәлки, без дә -исән көннәрдә. Кил әле, кил, Кочыйм үзеңне бер, И кадерлем, и асыл Җирем! — Кочагыма минем сыймасаң да, Йөрәгемә сыясың минем... циклон ^үген дә җилли, давыллый, — һавада циклон, бугай. Минем дә — давыл күңелдә, Минем дә көннәр шулай. Нәрсәдер ярсый йөрәктә, Бәйдәге киексыман... Тешләрне кысып кына тик, Чыгармый чыдап торам. Алжирда ничек икән көн? Конгода ничек икән? Кубага киткән кораблар Давылда нишли икән? Тетрәтеп куя йөрәкне Ниндидер моңсу тавыш. Мөгаен, синең тавыш бу, Тынычлык көткән Лаос... Ә кырда, Кырлай юлында Яшь арыш яңгыр көтә; Гөлләрнең күзе давылда Тузанга батып бетә. Әйтерсең, шунд ый чагымны Ерактан күреп алып, — Әйтерсең, кичке кояштан Офыкка төшеп калып, — Син миңа табан киләсең, Нихәл, дип, куллар биреп, Күзләрең аша, ничектер, Күңелле нурлар сибеп. Давыл да, сине таный да, Тукталып торасыман. — Хәлләрең ничек? — дисең син, Көннәрен, ничек, туган? — Хәлемме? Хәлләр, кадерлем. Әлбәттә, әйбәт... уңай... Ничә кат инде сине мин Алдадым, бугай, шулай? Төсеңне искә алам да, Киңәя сулыш алыш; Нәрсәдер тына, югала, Әллә җил, әллә сагыш? Мин синең тыныч төсеңдә Миллионнар йөзен күрәм, Очрашкансыман Заманның, Ватанның үзе белән. Әйт кенә сиңа бары тик, йөрәктә ниләр барын, Урталай бүлеп алырга Әзер син барын, барын... Теләсәң атка менеп син, Теләсәң хатка кереп, Кил, күреш, елмай тагын бер Нихәл, дип, куллар биреп. Юк, сине алдамаганмын, Җан дөрес әйткән сиңа: Дөньяда дуслык барында Нипочем циклон миңа!