Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛЬИЧ ТАВЫШЫ


-^ны тыңладым мин! Сафлар аша Еллар белән еллар сөйләште.
Әле генә тере Ильич безгә Киләчәккә карап эндәште.
Егерменче елдан аваз килде Бүгенге көн, тормыш хакында... Ленин тавышын мәңгелеккә язган йөрәк тибә минем халкымда.
Аны тыңладым мин!
Аталарча
Яшәү юлын безгә өйрәтте.
Аны тыңладым мин: Тавышын яздым, Пластинка итеп йөрәкне...