Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ" ҖЫЕЛМАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТОМЫ

^/зенчәлекле бер жанр буларак * мәкальләр халык авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләреннән фикерне гомумиләштереп бирү көчләре, бөтенлекләре, кыскалыклары белән аерылып торалар. Гомер буе туплаган тәҗрибәсен, үткен акылын, тапкырлыгын, тирән хикмәтен халык әнә шул жанрда формалаштырган. Гүя, кемдер, дөньяда чиге күренмәгән көч белән зур хикмәтләрне мәкальләр калыбына салган да, алар кристаллашып җиткәннән соң, тел диңгезенә сибеп җибәргән. Мәкальләр телне бизәп, җанландырып кына калмыйлар, алардагы бетмәс-төкәнмәс акыл һәм хикмәт телнең яшәү көчен дә арттыра. Мәкальләр тел хәзинәсенең бик кыйммәтле өлеше. Революциягә кадәр татар халык мәкальләрен җыю, өйрәнүгә җитәрлек әһәмият бирелмәгән. Матбугатта теркәлгән татар мәкальләренең саны нибары 3 меңнән артмавы шул турыда сөйләмимени?! Бөек Октябрьдән соң халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, өйрәнү гомумән көчәйгән кебек, халык мәкальләрен җыю эше дә җанланып китте. Татар халык авыз иҗатына да игътибар артты. Төрле җыентыклар чыга башлады. Ләкин татар халык мәкальләрен җыю, өйрәнү һәм бигрәк тә бастырып чыгару буенча соңгы елларга кадәр әллә ни 1 Нәкый Исәнбәт, «Татар халык мәкальләре», җыелма өч томда, 1 том, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 916 бит, тиражы 10000, 1959 ел. кузгалыш сизелми килде. 1957 елда басылып чыккан «Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре» дигән китап, ‘кечерәк булса да, әнә шул юлдагы адымнардан берсе булган иде. Ә менә татар халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча күп еллар буе эшләп килгән һәм бу юлдагы җитди хезмәтләре белән танылган Нәкый Исәнбәт иптәшнең әле үткән елның ахырында гына дөньяга чыккан «Татар халык мәкальләре» исемле зур җыелмасы безгә бу өлкәдә инде чыннан да зур бер хезмәт өстәлүе турында сөйләргә хокук бирә. Татарстан китап нәшрияты, бу китапны бастырып, халыкка онытылмаслык бер бүләк ясады. Өч томлык итеп төзелә торган һәм хәзергә беренче томы гына чыккан бу зур җыелманы төзүченең әйтүенчә, өч томда 30 меңнән артык мәкаль туплана (шуның 8 меңгә якыны бу беренче томга кергән). Шул факт үзе генә дә җыелманың татар матбугатында әле күрелмәгән бер эш икәнен күрсәтеп тора. Бу җыелмада Нәкый Исәнбәт күп санлы мәкальләрне теркәп кенә калмый — аларның төрдәшләрен китерә; мәкальләрнең кайсы очракларда нинди мәгънәләрдә кулланылуын аңлата; рус, немец, француз, инглиз, латин, гарәп һәм башка телләрдә шул ук мәгънәдә кулланыла торган мәкальләр белән чагыштырып үтә. Мәкальләргә, мәкаль составындагы аерым сүзләргә төпле аңлатмалар бирә. Җыелмада мәкальләрне укучыга җиткерү мәсьәләсе тирән уйланып эшләнгән. Мәкальләрне мәгълүм бер тәртиптә төзү, ягъни аларны төркемләү — шактый кыен эш. Фән 144 дә мәкальләрне төркемләүдә пке төрле метод кулланылып килә. Беренчесе— әлифба тәртибендә төркемләү; икенчесе — мәкальләрне мәгънәләренә карап төркемләү. Мәгънәләренә карап төркемләү исә: а) субъектив психологик методка нигезләнеп төркемләү, б) әйберләр буенча төркемләү, в) социаль сыйнфый күзлектән карап төркемләү, г) темалар буенча төркемләү кебек төрләргә бүленә. «Татар халык мәкальләре» җыелмасының авторы фольклор өлкәсендәге бу методларны бик җентекләп өйрәнгән. Тик аларның берсе дә аны канәгатьләндермәгән. Нәкый Исәнбәт мәкальләрне төркемләүдә үзенә башка — яңа бер метод куллана. Мәкальләрне төркемләүдә ул аларның беренчел мәгънәләреннән чыгып эш итә. Башкача әйткәндә, мәкальдә нәрсә хакында сүз барса, чынбарлыкта мәкаль нинди урын тотса, аны шул урын белән исемләгән бүлекчәгә әлифба тәртибендә урнаштыра бара. Нәтиҗәдә, хезмәт һәм табигать дөньясы дигән ике зур бүлек барлыкка килгән. Авторның бу методын табигый метод дип, ә аның ярдәмендә мәкальләр төркемләүне исә. т а- б и г ы й төркемләнеш дип атарга мөмкин булыр иде. Бу төркемләнеш фәнни яктан да үзен аклый, кирәкле мәкальне табып алу ягыннан исә, ул югарыда телгә алынган методларның барысына караганда да уңышлырак. «Татар халык мәкальләре» җыелмасыннан кирәкле мәкальне табып алу өчен табигатьне хезмәттән, ачыграк итеп әйткәндә, этне урындыктан, тавыкны балтадан аера алу җиткән. Мисал өчен «Балык башыннан бозылыр» дигән мәкальне алыйк. Тормышта бу мәкаль киң кулланыла. Аның күп төрле мәгънә төсмерләре бар. Төрле очракларда ул әхлак мәсьәләләренә карата да, җәмгыятьнең аерым сыйныф яки группаларына карата да, ниһаять, аерым кешеләргә һ. б. карата да кулланыла ала. Димәк, өстән генә караганда, бер үк мәкальне, нинди мәгънәдә кулланылуына карап, төрле төркемнәргә кертергә кирәк була. «Татар халык мәкальләре» җыелмасы авторы кулланган методка таянып эшләгәндә, ягъни мәкальләрнең икенчел мәгънәләрен• нән түгел, бәлки беренчел мәгънәләреннән чыгып эш иткәндә мондый буталудан җиңел котыласың. Алда китерелгән мәкальдә, мәсәлән, сүз балык хакында бара. Димәк «Табигать дөньясы» бүлегенең «Балыклар» бүлекчәсеннән эзләргә кирәк була. Яки «Азыклы ат армас» мәкале кирәк булды, ди. «Табигать дөньясы» бүлегендәге «Ат» бүлекчәсеннән бу мәкальне сез җиңел таба аласыз. Шул ук вакытта аерым мәкальләрне икенчел мәгънәләре буенча табу мөмкинлеге дә күздә тотылган. Җыелманың авторы киләсе томнарда иҗтимагый, гаиләви, әхлакый һ. б. шундый мөнәсәбәтләрне чагылдырган мәкальләр аерым темалар буенча төркемләнеп биреләчәген әйтә. Җыелмада бер үк вакытта «Табигать дөньясы» бүлегендә беренчел мәгънәләрендә теркәлгән мәкальләрнең икенчел мәгънәләре буенча кайсы темаларга, нинди очракларда кулланыла алулары аңлатылып барыла. Мәсәлән, 643, 652, 657 һ. б. битләрдә «Бүре», «Төлке», «Куян» кебек бүлекчәләргә бирелгән искәрмәләр шул турыда сөйли. Шулай итеп, мәкальне табып алу һәм аның кулланыш средасын аныклауда җыелмада укучыга ике яклап ярдәм күрсәтелә. Сигез меңләп мәкальне бер темага җыю, башка телләрдәге мәкальләр белән чагыштырып, тарихи, лексик һәм мәгънәви аңлатмалар бирү, тупланган мәкальләрне төркемләү үзе генә дә зур бер фәнни хезмәт дип бәяләнә алыр иде. «Татар халык мәкальләре»ндә исә эш моның белән генә чикләнелми — җыелманың кереш сүзендә мәкальләр хакында фәнни әһәмияткә ия булган зур күләмле фәнни тикшеренү дә бирелә. Автор халык авыз иҗатының бу жанрына «Сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирер өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри J Ю. .C. Ә.“ Л"? 9. 145 бер мисал урынында әйтеп йөртелә . торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл бер җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә» (16 бит) дигән билгеләмәне бирә. Бу билгеләмә мәкальләрнең төп үзенчәлеген, эчтәлеген, килеп чыгу һәм кулланылуын нигездә дөрес аңлата. Аннан соң Нәкый Исәнбәт мәкальләрнең беренчел һәм икенчел мәгънәләре турында бик кызыклы күзәтүләр ясый. Мәкальләрне җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә, ул «...мәкаль үзе, бик кечкенә булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле нәрсә» (15 бит) дигән фикергә килә. Димәк, мәкаль — күпьяклы, ягъни бер үк мәкаль күп мәгънәдә кулланыла ала. Мәсәлән, кунакның озак торуыннан ялыккан өй хуҗасы «Кунак булса бүгенлек тә иртәлек, берсекөнгә китәрлек булсын иде» дип куя икән, монда мәкальнең бер төрле мәгънәсе ачыла. Эш сөюче бригадир, ялкауларга карата «Бүгенлек тә иртәлек, берсекөнгә китәрлек» дип кенә эшләмәгез» дисә, мәкаль инде бүтән мәгънәне белдерә. Мәкальләрнең гомум халык өчен уртак булуы, «Татар халык мәкальләре» җыелмасының кереш сүзендә фәнни нигезләп бирелә, «...мәкальдә күпчелек аны үзенеке иттереп таныта барган бер хасыят бар. Бу гомум халык өчен уртак булган хасыят...» (12 бит) икәнен ачыклап, автор «мәкальләрнең сыйнфый җәмгыятькә чаклы бик борынгы чорларда ук барлыкка» килә башлаганын дәлилләп бирә. Барлык кеше өчен уртак булу ха- - сыяте мәкальләргә кайдан килгән соң? Тел берәмлеге булу ягыннан караганда, мәкальләр алар — фразеологик берәмлек. Сөйләмгә төсмер, бизәк һәм куәт бирү ягыннан, ягъни сөйләмдә кулланылу функцияләренә карап, мәкальләр сүз төркемнәреңә, мәсәлән, модаль сүзләргә якын торалар. Үзләре төгәл бер җөмлә, кыска бер әсәр булуларына карамастан, сүз төркемнәре кебек үк, мәкальләр җөмләнең аерым кисәкләре була алалар. Мәсәлән, «Эт баласы эчендә өрер» —• мәкаль», дигәндә «Эт баласы эчендә өрер» — җөмләнең иясе була. «Аның яраткан мәкале—«Эт баласы эчендә өрер», дигәндә — хәбәр, «Мин «Эт баласы эчендә өрер» мәкален әйттем», дигәндә — аергыч, «Ул «Эт баласы эчендә өрер» диде» җөмләсендә — туры тәмамлык була. Кыскасы, мәкальләр, лексик-фра- зеологик берәмлек буларак, тел фондының кыйммәтле өлешен тәшкил итәләр. Мәкальләрнең гомум халыкныкы була алулары аларның тел берәмлеге булуларына бәйләнгән. Бу — мәкальләрнең тел белән уртак хасыяте. Шуңа күрә, җае туры килгәндә, бер үк мәкальне төрле сыйныф вәкилләре үз файдаларына яраштырып файдалана алганнар. Дөрес, мәкальне тел белән бутарга ярамый. Мәкаль лексик берәмлек булган өчен генә тел белән уртак хасыяткә — гомум халыкныкы булу үзенчәлегенә ия. Моннан тыш мәкальләрнең телдә булмаган, бәлки аларны әдәби әсәр белән берләштерә торган сыйфатлары да бар. Әдәби әсәр буларак, мәкаль үзендә сыйнфый идеологияне чагылдыра, Шул ук вакытта, җыелманың авторы, мәкальнең иҗтимагый функциясе үзенең текст мәгънәсеннән киңрәк, ди. Шунлыктан, бер үк мәкаль төрле сыйныфларга хезмәт итә ала, В. И. Ленин безгә чынбарлыктагы нәрсәләрне төрле яктан, диалектик өйрәнергә куша. Әнә шул марксистик принципны дөрес куллану нәтиҗәсендә, Нәкый Исәнбәт мәкальләр диалектикасын дөрес аңлауга ирешкән. Бер яктан, мәкаль-— тел берәмлеге буларак, гомум халык өчен уртак корал, уртак байлык. Икенче яктан исә, мәкаль— әдәби жанр буларак, сыйнфый, партияле, билгеле бер идеологияне чагылдыра алучы әдәби әсәр дә. «Татар халык мәкальләре» җыелмасында «Бу ниндидер гыйльми диссертация түгел, эзләнүләр генә» диелгән булса да, 258 битлек зур 146 кереш сүзендә автор берничә һәм бик җитди диссертациягә тема була алырлык м ә с ъә л ә л ә р гә кагыл га н. һәм, әйтергә кирәк, алар өстендә шактый уңышлы фикер йөртеп, нигездә, эзләгән хакыйкатенә ирешкән. Башлап мәкальләрнең сыйныфсыз җәмгыятьтә үк туа башлаулары хакындагы гипотеза ышандыргыч булуын әйтергә кирәк. Тел үзендә бик озак дәверләргәчә борынгы элементларны саклап килә. Әнә шул тел материалында казынып, Нәкый Исәнбәт үзенең гипотезасын ышандыргыч дәлилли. Мәсәлән, Мәхмүт Кашгари лөгатендә XI йөздә теркәлгән мәкальләр белән хәзерге көндә кулланыла торган мәкальләр бик уңышлы чагыштырылалар. Димәк, хәзерге көндә кулланыла торган мәкальләребезнең бер өлеше моннан мең ел элек үк кулланылган булып чыга. Ләкин бит аларның теркәлү тарихлары гына мең ел элек. Ә бит теркәлүгә кадәр үк тагын мең, ике-өч мең ел элек барлыкка килүләре дә бик мөмкин ич. Мәкальләр — гомум халыкныкы. Аларның авторлары билгесез булса да, башлап аерым шәхесләр тарафыннан әйтелүе бәхәссез. Кешеләрнең коллектив булып, аңлы рәвештә мәкаль чыгаруларын тарих белми. Мондый хәл элек тә булмаган, хәзер дә юк. Ул гына да түгел, күп вакыт теге яки бу мәкальне әйтеп җибәргән шәхес үзенең мәкаль чыгарганын да белми. Ул аны әйтә дә — шул минутта ук оныта. Коллектив колагына эләккән мәкаль исә гомуми тел байлыгына әйләнә. Димәк, мәкальләрне барлыкка китерүдә син дә, мин дә, ул да катнаша. Бу процесска кайберәүләрнең активрак, икенче берәүләрнең исә пассиврак катнашулары табигый. Чөнки кешеләр табигатьләре белән бик төрле булалар. Кайбер кешеләр тирән фикерләү, тапкырлык белән матур итеп сөйләү сәләтенә ия. Андый кешеләр сүзләрен мәкальләр белән чуарлап, күзенә чалынган, уена килгән нәрсәләр хакында үз фикерләрен төрле сурәтләү чаралары белән бизәп бирәләр. Икенчелә- рсндә исә мондый осталык булмый. Беренче характердагы кешеләр, һичшиксез, мәкальләр иҗат итүдә активрак катнашалар. Шушы планда Нәкый Исәнбәтнең чичәннәр хакындагы фикере игътибарга лаек. Чичәннәрнең кайчандыр бездә булганы һичнинди шик калдырмый. Алар булган. Ләкин хикмәт аларның булуында гына түгел, бәлки аларның иҗатында. Бу мәкальче-җырчылар кайчандыр халык әдәбиятында сарыи жанрын барлыкка китергәннәр. Озак еллар дәвам иткән фәнни эзләнүләр һәхм җыелган мәкальләрне тирән өйрәнү нәтиҗәсендә Нәкый Исәнбәт тарафыннан ачылган сарыи жанры — фольклорда безгә билгеле булган халык авыз иҗаты әсәрләренең иң борынгысы. Шуңа күрә бу кызыклы жанрның калдыкларын туплап, аны фәнни өйрәнү мәсьәләсе көн тәртибенә бөтен зурлыгы белән баса. Сарыи жанрының калдыклары борынгы кулъязмаларда азмы-күпме сакланган булырга тиеш. Моннан ике ел гына элек мин дә Ленинградта татар кулъязмаларын өйрәнгәндә, алар эченнән: Иңкәйгәнгә иңкәй гел Башың күккә йиткәнче. Бөгелгәнгә игелгел Борының йиргә тиккәнче, — дигән юлларны язып алган идем. Тырышыбрак эзләгәндә, халык авыз иҗатының бу борынгы үрнәкләрен күбрәк тә табарга булыр иде. Мәкальләрнең тормыш белән бәйләнешен, татар халкының төп сыйфатлары мәкальләрдә чагылган булуын җыелма авторы зур осталык белән күрсәткән. Тыныч хезмәт, тугырылык, тыйнаклык, аң-бе- лемгә омтылу, башкаларга яхшылык итү, игелек һәм батырлык — татар халык мәкальләренең төп темалары. Башка халыкларга дошманлык белән әйтелгән мәкальләр татар мәкальләре эчендә бөтенләй диярлек очрамый. Авторның «мәкальләрдә татар халкының тарихы 10* 147 дөрес чагылган» дигән фикере белән килешәсе килә. Татарлар башка халыклар белән, Г. Тукай әйткәнчә, «тел, лөгать, әхлак алмашып» яшәгәннәр. Телебезгә рус, гарәп, фарсы һәм башка халыклардан күп сайлы мәкальләр кергән. Шул ук вакытта татар мәкальләре дә башка халыклар тарафыннан кабул ителгән. Снегиревның исбатлавы буенча, русларның татарлардан алган мәкальләре өч меңгә якынлаша. Чуваш, мари, башкорт халыклары телләренә кергән татар мәкальләренең саны -исә аннан да күбрәк. Нәкый Исәнбәт мәкальләрнең тел үзенчәлекләре, әдәби әсәр буларак тел, стиль чаралары, мәкальләр үлчәме һәм рифмалары хакындагы тирән, фәнни тикшеренүләр ясаган. Әсәрдә мәкальнең фольклордагы башка жанрлар белән — бәет, мәсәл, мәзәкчә, әкият, сынамышлар белән — уртак һәм үзенчәлекле яклары күрсәтелгән. Бездә хәзергә кадәр мәкаль һәм әйтем терминнарын бер мәгънәдә кулланып килделәр. Нәкый Исәнбәт исә әйтем сүзен рус телендәге «поговорка»ны формаль тәрҗемә итәргә омтылудан туган ялгышлык дип карый. «Әйтем» сүзе фразеология төшенчәсен бирә. «Поговорка» төшенчәсе бездә гомумән юк. Ул мәкаль төшенчәсеннән һични белән аерылмый, ди. Ниһаять, Нәкый Исәнбәт тарафыннан кулланылган кайбер терминнарга тукталыйк. Бу терминнардан янәшәлекләр (параллельләр), телбизәк (троп), охшатым (сравнение), җанландыру (олицетворение), чиглэтем (аллегория), күчмә (мето- номия), арттырым (гипербола), мәзәкчә (анекдот) —кулланыр өчен яраклы, укучыга аңлаешлы. Мәзәкчә һәм телбизәк терминнарының аеруча уңышлы булуларын әйтеп үтәргә (кирәк. «Троп» сүзе татар авызында «труп» булып яңгырый. Телбизәк термины исә — аңлаешлы да, шигъри дә. Без биредә Нәкый Исәнбәт кулланган терминнарның барысын да түгел, бәлки үзебезчә бәхәссез кабул ителергә тиеш булганнарын гына китердек. Ул кулланган башка терминнар турында да әдәбият белеме өлкәсендә эшләүчеләргә уйлап карарга ярый. (Мәсәлән, эндәш һәм үскеремлек терминнары.) Томның өченче бүлегендә теркәлгән «сынамышлар» (уңышлы термин!) өстән генә караганда мәкальләр җыентыгына мөнәсәбәтсез кебек күренә. Хәлбүки, аларны җыелмага кертүнең фәнни һәм практик әһәмияте бар. Беренчедән, алар авторның «мәкальләр белән сынамышлар арасында үтеп булмый торган чик юк» дигән фикерен раслаучы дәлил булып тора; икенчедән, сынамышлар — мәкальләр кебек үк, халыкның көнкүрештәге, табигать белән көрәштәге мең еллар буена сыналган тәҗрибә җимеше. Алар барыннан да элек табигатькә бәйләнешле мәкальләргә якын торалар. Билгеле, бу зур җыелма кимчелекләрдән бөтенләй азат түгел. Хәзергә кадәр чирәм булып яткан тирән гыйльми мәсьәләләрне күтәргән зур хезмәттә кимчелекләрнең булуы табигый дә. Китапта 86 нчы битнең искәрмәсендә, Иосыф хас Хаҗип дигән кеше тарафыннан 1069 елда язылган китапның исемен «Ко таз- г у б е л и к» дип укырга тәкъдим ителә. Бу тәкъдим белән килешеп булмый. Бу әсәрнең исеме гарәп хәрефләре белән күчерелгән Каһирә һәм Нәмәиган нөсхәләрендә үзен- чәрәк бирелә. Ул борынгы уйгур төркисе белән язылган. Борынгы уйгур диалектында исә хәзерге татар телендәге кот сүзенең кут формасында әйтелгәне тарихи фонетика материаллары һәм хәзерге уйгур, үзбәк телләрендәге фактлар белән тулысынча исбатлана. К у т а д г у сүзендәге д а л хәрефе нөсхәләрдә бик ачык язылган. Шуңа күрә аны «з» авазына әйләндереп укырга нигез юк. Хәтта күчереп язучылар дал өстенә нокта куярга онытканнардыр дип фараз иткәндә дә, бу зальне ачык «з» дип түгел, бәлки башкорт теле һәм Минзәлә сөйләшендәге интервокаль авазга охшатып әйтергә туры килер иде. 148 «Б е л» сүзе хәзерге татар һәм башкорт телләрендә генә «е» авазы белән әйтелә. Борынгы уйгур телендә һәм хәзерге төрки телләрнең күпчелегендә ул «б и л» формасында кулланыла. Шулай булгач, баласагунлы Йосыф хас Хаҗип китабының исеме «Кутадгу б и- л и к» дип укылырга тиеш була. Гарәпчә «кяф» хәрефе борынгы гөрки телләрдә, шулар эченнән уйгур телендә дә, ике авазны — къ һәм гъ авазларын белдергәнлегенә таянып булса кирәк, С. Е. Малов бу сүзне «Кутадгу били г» 1 дип укый. Шулай булгач, В. В. Радлов тарафыннан бу сүзнең ялгыш укылуы хәзер кабатланмый, бәлки фәндә ул күптән төзәтелгән булып чыга. Авторның мәкальләрне төркемләү методы дөрес һәм уңышлы булса да, аерым мәкальләрнең теге яки бу бүлеккә кертелүе хакында бәхәсләшергә юл калган әле. Мәсәлән, 559 нчы биттәге Алабугада колак юк Ал йот 4 5 кешедә оят юк, — дигән мәкальдә сүз оятсызлык яки оятсыз кеше хакында бара. Беренче юлдагы алабуга балыгы хакындагы сүз икенче юллардагы төп фикергә фон яки чагыштыру өчен генә китерелә. Димәк, бу мәкальне «Балыклар» бүлегенә кертү бәхәсле. Аның шулай икәне 356 нчы биттәге: Эзләгән корт бал табар, Эшләгән кул мал табар, — мәкале белән чагыштырганда ачык күренә. Мәкальдә сүз «хезмәт» хакында бара. Шуңа күрә ул, беренче юлда сүзнең корт хакында баруына карап кына, «Табигать» бүлегенең «Корт» бүлекчәсенә кертелмәгән, ә бәлки «Хезмәт» бүлегенең «Эш һәм ял» бүлекчәсенә дөрес урнаштырылган. Нәкъ шуның кебек «Алабугада колак юк...» мәкален «Балыклар» бүлекчәсенә түгел, бәлки әхлак хакындагы мәкальләр янында урнаштыру уңышлырак булыр иде кебек. 4 С. Е. Малов, Памятники древнетюркской письменности, рус телендә, М. Л., 1951 ел, 224 бит. 5 Чистай һәм Мәләкәс тирәләрендәге авылларда «алйот» (алу-йоту сүзләреннән) урынына «Капйот» (кабу-йоту сүзләреннән) формасы кулланыла. 1 Бу хакта, аерым алганда, КДПИ доценты Л. Яфаров та Сүзлекнең II томына язган рецензиясендә әйтеп киткән иде. Дөрес, автор бу типтагы мәкальләрне ике яклап теркәү методын куллана. Ихтимал, бу мәкальне киләчәк томнарда тиешле урында күрсәтеп үтү күздә тотылгандыр. Шуңа күрә андый кимчелекләр хакында «соңгы сүз»не әйтергә ашыгу дөрес булмас иде. Алар хакында башка томнар чыккач, тулырак һәм киңрәк сөйләргә, әсәр бөтен килеш күз алдында булгач, аның уңышлы һәм уңышсыз яклары хакында тирәнрәк фикер йөртергә мөмкинлек ачылыр. 599 нчы биттә китерелгән: Җыен кырмыска чаян үтерә, Җыен корт олы савыт бал тутыра, — мәкалендәге юллар берсе икенчесенә фон булып җитә алмый, һәр ике юл да мөстәкыйль мәгънәгә ия. Җыелмада «цитатага иярүчелек аңсыз рәвештә» (30 нчы бит) кебек инверсияләр, аерым иҗекләре, хәрефләре төшерелеп, яки аларның урыннары алмашынып басылган сүзләр шактый күп очрый. Шулай ук кереш сүздә «Бу акыл дөньяны татып табылганда тагы да тәмлерәк була» (151 бит) кебек гайре табигый конструкцияләрнең очравы да күңелдә бераз канәгатьсезлек калдыра. Кайбер урыннарда кирәксезгә кабатлаулар киткән. Мәсәлән, «Читлек алтын булса да, читлек булыр» мәкале 4329 һәм 4569 номерларда, «Каргадан карга туар» мәкале 4104 һәм 4108 номерларда, «Берсе булса, берсе булмый» мәкале исә 1639 һәм 1741 номерларда кабатланалар. Югарыда искә алынган кимчелекләр җыелманың алдагы томнарында җиңел төзәтелә ала. Алар җыелманың уңай якларына һич тә тап төшерә алмыйлар. «Татар халык мәкальләре», җыелмасы язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, гомумән, татар хезмәт ияләренең киң катлаулары өчен иң кирәкле китапларның берсе, фән өлкәсендә исә зур иҗади хезмәт