Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУСЧА-ТАТАРЧА СҮЗЛЕК ТУРЫНДА

ЧТ атар хал кынын рус халкы бе- “ ләи аралашуы борынгыдан килә. Руслар белән экономика, политика 'һәм культура өлкәсендәге тыгыз бәйләнешләребез, шулай ук географик яктан да алар белән нык аралашып яшәвебез безне элек-электән үк инде рус телеп өйрәнергә этәрә иде. Шул аралашу ихтыяҗыннан чыгып төзелгән беренче русча-татарча сүзлекләр, гәрчә алар әле кулъязма хәленнән узмаган булсалар да, моннан ике йөз еллар элек үк эшләнгәннәр. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр басылып чыккан һәм заманы өчен иң тулы булган русча-татарча сүзлекләр К. Ыасыйри (Полный русско-татарский словарь, Казан, 1892 ел, 263 бит) һәм С. Рах- манкулов (Полный русско-татарский словарь, Казан, 1913 ел, 600 ләп бит) тарафыннан төзелгәннәр. С. Рахманкулов Сүзлегенең икенче, тул ы л а н ды рыл га н б а см асы 1920 елда яңадан чыгарыла. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң русча-татарча сүзлекләр төзү эше аеруча җанланып китте, чөнки, беренчедән, без рус халкы белән тагын да тыгызрак аралаша башладык һәм, икенчедән, татар халкының гомуми культура дәрәҗәсе дә бик нык күтәрелде. Совет чорында төзелеп, моңа кадәр файдалануда йөргән русча-татарча сүзлекләрнең иң тулысы 1941 елда проф. М. Корбангалиев һәм М. Гыймадиев редакциясендә чыга. Сугыштан соңгы елларда мәктәп сериясендәге һәм шулай ук төрле терминологик русча-татарча сүзлекләр чыкса да, 1941 елда чыкканы фактта соңгы 20 елга якын вакыт эчендә бердәнбер тулы русча- татарча сүзлек булып килде. 1955 елда чыга башлап, узган елның ахырында гына басылып беткән 4 томлык русча-татарча сүзлек киң катлау җәмәгатьчелек тарафыннан бик зур түземсезлек белән көтеп алынды. Бу Сүзлек — татар лексикографиясенең һичшиксез зур казанышы. Аның лөгатьлегенә нигез итеп проф. Д. Н. Ушаковның 1935— 1940 елларда басылып чыккан 4 томлык «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге» алынган һәм рус теленең аннан соңгы елларда чыккан академик басмадагы тулы һәм кыскартылган аңлатмалы сүзлекләренец басылган томнары, «Чит тел сүзләре сүзлеге», төрле тарма кта гы терм и нол оги к һ. б. төр сүзлекләр файдаланылган. Кыскасы, хәзерге рус әдәби теленең байлыгын мөмкин кадәр тулырак алу максат итеп куелган. Икенче яктан, бу Сүзлекне төзегәндә моңа кадәр чыккан русча-татарча, русча, башкортча, русча-казакъча һ. б. сүзлекләрне төзү тәҗрибәсе мөмкин кадәр тулы файдаланылган. Бу Сүзлеккә куелган төп таләп — рус телен өйрәнүчеләрнең һәм тәрҗемәчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Искиткеч күп һәм иҗади хезмәт, шулай ук тирән белем сорый торган бу җаваплы эшне төзүчеләр һәм редакторлар коллективы шактый уңышлы башкарып, чыккан диясе килә *. Фәнни яктан да, практик яктан да Сүзлек бүгенге көң таләпләренә нигездә җавап, бирә. Сүзлек киң катлау җәмәгатьчелек ихтыяҗларын күздә тотып төзелгәнлектән, анда бераз энциклопедик характердагы белешмәләр дә бар. Аңла;вы кыенрак булган кайбер сүзләргә һәм әйтелмәләргә аңлатмалар бирелүен уңай күренеш дип карарга кирәк. Төрле видтагы рус фигыльләрен тәрҗемә итү —сүзлекчеләр өчен гаять кыен эш. Сүзлек бу ягы белән дә моңа кадәр чыккан Сүзлекләрдән (русчабашкортча, русча- казакъча һ. б.) күп уңышлырак. Рус сүзләренең мәгънәләрен һәм мәгънә төсмерләрен ачып бирү ягыннан да бу Сүзлек үзенең элгәреләреннән шактый өстен тора. Сүзлек шулай ук татарчадан русчага тәрҗемә итү буенча да шактый файдалы кулланма булып хезмәт итә ала: рус сүзләре һәм әйтелмәләренең күпчелеге, кыска гына булса да, контекст белән бирелгән; аларның грамматик һәм 150 стилистик кулланылышлары турында мәгълүм атлар бар. Русча-татарча сүзлек — ул безнең һәрвакыт кул астында тора торган кулланма. Шуңа күрә, аның киләчәктә яңа басмада чыгуын да күздә тотып, кайбер җитешсез якларын күрсәтеп үтәргә кирәк. һәр тарихи чорның үсеш дәрәҗәсе үзеннән алдагы чорныкыннан югарырак булуы табигый. Сугышка кадәрге чорда безне М. Корбангалиевнең Сүзлеге дә канәгатьләндерә иде, ә хәзер исә безнең күп санлы урта мәктәпләребезгә генә дә Пушкиннан алып бүгенгәчә булган бай рус әдәбиятын өйрәнү өчен ярарлык русчататарча сүзлекләр кирәк. Д. Н. Ушаков Сүзлегендә нәкъ шул чордагы рус әдәбиятының тел байлыгы тупланган. Русча-татарча сүзлекне төзүчеләр исә андагы бик күп сүзләрне һәм әйтелмәләрне төшереп калдырганнар. Мәсәлән, Д. Н. Ушаков Сүзлегенең «д», «х» хәрефләрендәге 4100 чамасы сүздән генә дә 1150 ләп сүз төшереп калдырылган. Дөрес, төшеп калган сүзләр арасында «докаленный», «докалка» тибындагы регуляр формалар да бар, ләкин аларның гомуми саны 200 гә дә җитми. Аннан соң, «докалка» тибындагы сүзләрне төшереп калдыру үзе дә әле бәхәсле. Сүзлеккә рус телендәге «усиление», «нарушение», «обрусение», «изучение», «обессиление», «вскрытие» (мисаллар В. И. Ленинның «Критические заметки по национальному вопросу» әсәреннән) кебек фигыль исемнәрнең күпчелеге кертелмәгәннәр. Сүзлекнең киләчәк басмаларын хәзерләгәндә бу мәсьәләне яңадан уйлап карарга кирәк булыр. Чөнки болар — мәгънәгә бай (кимендә икешәр мәгънәгә ия) сүзләр. Д. Н. Ушаковтагы «Делить шкуру неубитого медведя» әйтелмәсен алыйк. Бәлки аны «эчтәлеге болай да аңлашыла» дип төшереп калдырганнардыр. Ләкин фразеологик әйтелмәнең төп асылы бит логик эчтәлектә генә түгел, ә аның сурәтләү көчендә дә. Фикерне коры гына аңлатып бирү өчен фразеологизм да кирәк түгел. Әлеге рус фразеологизмын безнең телебездә «Алмаган бия, тумаган колын — атланма, билен сындырырсың» дигән әйтелмә белән бирергә булыр иде. Моннан тыш, Сүзлекне төзүчеләр күп кенә рус сүзләренең искергән мәгънәләрен төшереп калдырганнар. Мәсәлән, «и» хәрефе сүзлегенең баштагы битләренә генә күз салганда да «ибо», «игра», «идеализм», «идеальный», «идиома», «иждивение», «избранный» сүзләренең искергән мәгънәләре төшерелгәнлеген күрәбез. Ушаков Сүзлегенең үзендә үк Лермонтовтан алынган «Не должно смотреть на воду, ибо голова закружится» җөмләсе китерелгән. Татарчага бу җөмләне «Суга карарга ярамый, юкса башың әйләнер» дип күчерергә кирәк, ә татар- ча-русча сүзлектә «ибо» сүзе «чөнки» дип кенә тәрҗемәләнгән. Сүзлекнең лөгатьлегендә артык •сүзләр дә күп. Мәсәлән, «абиссинец», «абиссинка», «абиссинский», «абиссинцы» сүзләре дүртесе дүрт мәкалә итеп бирелгәннәр. Яки «аварец», «австриец», «азербайджанец» (һ. б. ш. бик күп халык исемнәре) сүзләре булганда, «аварцы», «австрийцы», «азербайджанцы» сүзләрен алу шулай ук мәҗбүриме икән? «Двухдекадный», «двухцилиндровый», «двухмоторный», «двухсотлетний» һ. б. ш. беренче кисәкләре сан сүзләре белән белдергән кушма сүзләр дә бик күп. Сүзлекнең бик күп урынын алып торучы «безаварийный», «безалкогольный», «безвлажный», «безвкусный», «безвредный», «ежевечерний», «ежегодный», «ежедне*вный», «ежемесячный», «ежеминутный», «еженедельный», «ежесекундный» тибындагы бик күп сүзләрнең ал кушымнарын (приставкалар) гына тәрҗемә итеп, үзләрен төшереп калдырганда, Сүзлек һич тә оттырмас иде. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтәргә кирәк: «без-», «до-», «пере-» кебек чагыштырмача төгәл мәгънәле ал кушымнарның Сүзлектә аерым мәкалә итеп бирелмәвен шулай ук уңай күренеш дип булмый. Шуңа охшашлы җитешсезлек- ләрне әле тагын шактый санарга мөмкин. Мәсьәлә анда түгел. Җыеп шуны гына әйтәсе килә: алдагы 151 о асма л арда Сүзлекнең лөгатьлеге игътибар үзәгендә торырга тиеш. Сүзлекченең төп эше — аерым сүзләрне һәм әйтелмәләрне тәрҗемәләү. Сүзләрне тәрҗемәләү бу Сүзлектә, нигездә, уңышлы башкарылган. Монда тик Сүзлекнең төп әһәмиятен киметә алмый торган к а й бе р аер ы м у ңы ш с ы з л ы к л а р н ы гына күрсәтеп үтәргә була (алар- иың беразы Сүзлекнең аерым томнарына үз вакытында аерымаерым бирелгән рецензияләрдә күрсәтелделәр). Бу уңышсызлыклар түбәндәгеләр: а) Тәрҗемәләрдәге төгәлсезлекләр; б) Сүзләрнең төп мәгънәләрен тәрҗемә итүгә барлык игътибарны юнәлтеп тә, аларның икенчел (шул исәптән күчмә) мәгънәләрен һәм мәгънә төсмерләрен тәрҗемә итүгә азрак игътибар бирү, шулай ук сүзнең мәгънәсе белән аның кулланылышын бутау; в) Тәрҗемә ителгән сүзләрнең мәгънәләрен бирү тәртибендәге ялгышлар; г) Тәрҗемә урынына аңлатма бирү белән генә •чикләнү. Бу уңышсызлыклариың төп сәбәбе— телебезнең лексик һәм фразеологик байлыгыннан тулы файдалана алмауда. Сүзлек төзү эшенең нигезе булып картотека тора, ә бу Сүзлекне төзегәндә исә татар теленең андый картотекасы юк иде әле. Аерым сүзләрнең тәрҗемәсендәге төгәлсезлеккә мисал итеп «маститын» сүзенең тәрҗемәсен алып карыйк. Ул— «хөрмәтле» дип тәрҗе- мәләнгән. Монда исә «хөрмәтле»гә караганда «атаклы» сүзе уңышлырак, ләкин ул да әле туры килеп бетми. Бу сүз түбәндәгечә аңлатылса, уңышлырак булыр иде: «маститый — атаклы, эше белән танылган эре әһел», «маститый ученый — эре, атаклы галим». «Свищ» сүзенең медицинага караган мәгънәсе «яра» диелгән. Бу да ялгыш. «Свищ..’, тишек (шештә, ярада)» дияргә кирәк иде. Тәрҗемәдәге төгәлсезлекләр «сбой», «идет», «плачевой», «предпосылка» һ. б. бик күп сүзләрдә Дә очрый. Мәгънә төсмерләрен тәрҗемәләүгә тиешле игътибар бирмәүнең дәлиле итеп, мәсәлән, дәвамлы төрчәдәге (несовершенный видтагы) бик күп рус фигыльләренең мәгънәсен тәмамланган төрчә (совершенный вид) мәгънәсенә тиңләүне күрсә- тергә була. Тәрҗемәдә рус фигыльләренең төрчә үзенчәлекләре шактый уңышлы чагылдырылган. Ләкин бу әле җитешсезлекләр беткән дигән сүз түгел. «Извериваться», «извращать» фигыльләрен генә алып карыйк. Сүзлек алариы «извериться», «извратить» фигыльләренә кайтарып калдыра. Болай эшләү дөрес түгел. Бу хакта Сүзлекнең 1 томында бирелгән грамматик белешмәдә дә әйтелгән. «Извериться — ышаныч бетү, ышанмый башлау, ышанычны югалту» дип күчерелсә, «извериваться — ышаныч бетә бару, (аз-азлап ышанычны югалта бару)» дип тәрҗемә ителә. «Извратить» фигыле дә, «извериться» фигыле кебек үк, фактны констатацияли һәм процессның тәмамлануын белдерә, «извращать» фигылендә исә тәмамлану түгел, ә дәвамлылык төсмере бар. «Хаживать» фигыле дә «йөргәләштерү», «барга- лаштыру», «килгәләү» дип күчерелгән. Ә Д. Н. Ушаков Сүзлегендә бирелгән беренче мисалдагы ук — «лет восемь назад ко мне в дом хаживала дочернина подруга» җөмләсендәге бу сүз «килгәләп йөри иде» дип күчерелә. Бу — «хаживать» сүзенә «йөргәләштерү», «баргалашты- ру» сүзләре туры килми дип әйтү түгел, ләкин бу очракта (һәм, димәк, иң беренче очракта) «килгәләпбаргалап йөрү» дип күчерүнең уңышлырак икәнлеге күренеп тора. «Бастовать» фигыле дә, «забастовать» фигыле дә «забастовка ясау, эш ташлау» дип тәрҗемә ителгәннәр. Соңгы фигыль процессның башлануын гына белдерә бит. «Нарезать» һ. б. бик күп фигыльләрдә дэ бу хәлне күрергә була. «Издание, использование, исследование, испытание» һ. б. бик күп фигыль исемнәрнең мәгънәләре ачылып бетмәгән. «Издание» сүзе, мәсәлән, 152 «басып чыгару, бастырып чыгару» дип тәрҗемә ителгән, ә шуңа «басылып чыгу, бастырып чыгарылу» дип тә өстәргә кирәк иде. 153 Мәгънә төсмерләре ачылып җитмәгән сүзләр шактый очрый. «Сабля» сүзе ике мәгънәле итеп тәрҗе- мәлонгән: «1. Кылыч, 2. Кылычлы гаскәри». Монда сүзнең мәгънәсе белән аның кулланылышы буташ- тырылган. Сүзнең мондый рәвештә, ягъни метонимик кулланылышына бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Мәсәлән, «миңа берничә пар күз (ягъни, берничә кеше) карап тора»; «аның сүзләрен берничә пар колак (берничә кеше мәгънәсендә) тыңлый»; «мин бу язучыны берничә мәртәбә укыганым бар» һ. б. Тик моңа карап «пар күз» әйтелмәсенең «кеше» дигән мәгънәсе яки мәгънә төсмере бар дип әйтеп булмый. «Язучы»ны да «китап» дип атап булмый. Яки «аяк урынына тояк» әйтемен алыйк. Бу очракта сүзнең һич тә «аяк» яки «тояк» турында түгел, ә мал (хайван) турында барганлыгы һәркемгә дә мәгълүм. Ләкин моңа карап кына «тояк», «аяк» сүзләре «хайван» дигән мәгънәгә ия булып торалар дип әйтеп булмый. Монда да без сүзләрнең метонимик кулланылышын гына күрәбез. Сүзлекнең максатына, кемнәр өчен билгеләнгән булуына карап, андагы сүзләрнең мәгънәләрен бирү тәртибе билгеләнә. Мондый тип тәрҗемәле Сүзлекләрдә гадәттә сүзләрнең мәгънәләре түбәндәге тәртиптә бирелә: иң элек сүзнең барлык кешеләр өчен дә уртак булган һәм киң таралган мәгънәсе, аннан соң искергән мәгънәсе, аннан соң гади сөйләм телендәге (әдәби телдә кабул ителмәгән, ләкин көнкүрештә кулланылучы) һәм күчмә мәгънәләре иң таррак сферада кулланыла торган — диалекталь, жаргон һәм специаль — мәгънәләр бирелә. Сүзлектә бу принцип тулысынча ук сакланмаган. «Светский» сүзенең, мәсәлән, искергән мәгънәләре башта, ә бүгенге көндә актуальрәк булган мәгънәсе ахырдан бирелгән. «Салон» сүзендә дә специаль мәгънә беренче урында бирелгән, ә искергән, ләкин әдәбиятта бик таралган мәгънәләре аннан соң урнаштырылганнар. «Насидеть» сүзенең диалекталь мәгънәсе беренче итеп алынган, ә киң таралган өч мәгънәсе аннан соң бирелгән. Шулай ук русча сүзләрнең мәгънә төсмерләрен тәрҗемә итеп бирү тәртибендә дә ялгышлар очрый. Мәсәлән, «течение» сүзе «агу, агым, агыш» дип тәрҗемәләнгәп. Беренче урында монда «агым» сүзе торырга тиеш. Бу кимчелек «предмет», «прегрешить», «предустановленный», «пренебречь», «торчать», «препираться», «молоденький», «преобразовать», «тащиться», «сострить», «томить», «спасти», «сюрприз», «спалить» һ. б. бик күп сүзләрдә дә бар. Тәрҗемә урынына аңлатма бирү дә Сүзлектә шактый еш очрый. «Махровый» сүзенең күчмә мәгънәсе, мәсәлән, болай тәрҗемәләнгәп: «ашып узган, чыкылдаган, чыкылдап торган, чеп-чи, мүкләнеп беткән». «Махровый оппортунист — чыкылдаган оппортунист». Ә татар телендә «махровый» сүзенең бу мәгънәсен «ата» сүзе белән уңышлы тәрҗемәләп була: «махровый реакционер — ата реакционер, махровый жулик — ата жулик». Фразеологик һәм идиоматик әйтелмәләрне тәрҗемә итү, аерым сүзләрне тәрҗемә итүгә караганда, күп түбән башкарылган. Татар теленең картотекасыннан файдаланмауның нәтиҗәсе монда инде ярылып ята: үз телебезнең фразеологик һәм идиоматик байлыгыннан аз файдаланылган. Фразеологик һәм идиоматик әйтелмәләрне тәрҗемә итү ул — иң элек аларның икенче телдәге ишләрен (эквивалентларын) табып бирү дигән сүз, ә Сүзлек исә бик күп очракларда тик аңлатма бирү белән генә чикләнә. Сүзлекнең өченче томының беренче 25 битендә 70 тән артыграк фразеологик һәм идиоматик әйтелмә урнаштырылган, ә туларның яртысына гына иш табып бирелгән. «Влетит ему по первое число» — «бик каты эләгер аңа, кирәген бирерләр аның» дип аңлатылган. «Аның арт сабагын укытырлар» дип әйтү уңышлырак булыр иде. «Он его не переваривает»— «ул аны һич яратмый» дип аңлатылган, ә бу әйтелмәнең телебездә «җене сөйми» дигән ише бар. «Свет не клином сошелся» — 154 «дөнья киң» дип аңлатылган (аңлатма да дөрес үк түгел). Бу әйтелмә «(синнән генә) кояш чыкмый» дип тәрҗемәләнергә тиеш. «Подложить свинью» — «кабахәтлек эшләү, аяк чалу» дип аңлатылган, ә «таяк тыгу» дөресрәк. «Светлый ум» — «саф акыл» түгел, ә «зирәк акыл». «Ищи-свищи»ны да «җилләр искән» дип бик нык тартасуза гына тәрҗемәләргә мөмкин, ә «тотарсың койрыгын» дип тәрҗемәләү — күп төгәлрәк. Кайбер рус фразеологизмнарының татар телендә ишләре булмаска да мөмкин. Тик бу вакытта да аңлатма русча әйтелмәнең асылын мөмкин кадәр тулырак чагылдырырга омтылырга тиеш. Мәсәлән, «Жить как у Христа за пазухой» әйтелмәсе Сүзлектә «тыныч яшәү, иркен яшәү» дип аңлатылган. Бу — якынча гына аңлатма. Руслар «Он живет как у Христа за пазухой» дигәндә татарлар «аңа җил-яңгыр тими», яки «ул тарханда яши» диләр. «Его песенка спета» әйтелмәсе Сүзлектә «буласы булган инде, эше беткән инде, ашын ашаган, яшен яшәгән (карт кешегә карата)» дип аңлатылган. Дөреслектә бу әйтелмә кешенең яшь ягын түгел, ә аның җәмгыятьтәге ролен, тоткан урынын күздә тота. Безнең әтиләр бу очракта «туе үз.ган<— туны тузган» диләр, «аның заманы үткәй инде» дияргә дә була. Соңгы вакытта «аның җыры җырланган инде» дип тә әйтәләр. Мондый тип әйтелмәләрне ялгыш аңлату фактлары да бар. Мәсәлән, «Дела как сажа бела» — «эшләр начар, эшләр шәптән түгел» дип аңлатылган. Күрешеп, хәл-әхвәл сорашканда дуслар «Ну, как дела?» дип сорап куялар. Җавап урынына еш кына ярым шаяртып һәхМ сораучының тонына ияреп «Дела как сажа бела» дигән җавапны ишетергә туры килә. Нәкъ шуның кебек үк татарлар да «йә, ни эш бетереп ятасың?» дип сорыйлар һәм җавабы да шуңа җайлаштырылып: «эш бетте, көлтә җыясы гына калды», дип бирелә. Кайбер фразеологик һәм идиоматик әйтелмәләр турыдан-туры сүзгә-сүз тәрҗемә ителгәннәр. Мәсәлән, «Золотая середина» — «алтын урталык» дип бирелгән. Моны аңлаучы булырмы икән? Татар теленнән ишен таба алмаган очракта, аны «бер якка да катнашмау аркасында төрле бәлаказалардан имин яшәү» дигән аңлатма белән тулыландыру уңышлырак булыр иде. «Память изменяет» — «хәтер алдый» дип тәрҗемәләгән, «хәтер ялгыша» дип сөйлиләр. «Пальцем тронуть» — «бармак тидерү» диелгән. Ә сөйләмдә исә «Он никого пальцем не тронет» — «ул беркемгә дә тырнак белән дә чиертмәс» диелә. Лексикографиядә кабул ителгән тәртип нигезендә, фразеология һәм идиоматика мондый тип Сүзлекләрдә аңлаткан сүзнең иң ахырында ромб билгесе белән аерым алып бирелә. Бу Сүзлектә исә ромб билгесе астына фразеологиягә дә, идиоматикага да бернинди мөнәсәбәте булмаган бик күп әйтелмәләр кертелгәннәр. Мәсәлән, «Индивидуальный пакет», «лингвистическая палеонтология», «пассивная конструкция» кебек составлы атамалар, «паковать чемодан», «большой палец», «средний палец» һ. б. кебек ирекле тезмәләр. Өченче томның беренче 25 битендә шундый әйтелмәләр саны 30 га җитә. Икенче яктан, күп кенә фразеологик берәмлекләр ромб билгесе белән бөтенләй аерып алынмаганнар: өченче томның ба^ шында аларның саны шундагы барлык фразеологизмнарның 15% ы чамасын тәшкил итә. Фразеология — идиоматика белән терминология (составлы терминнар күздә тотыла) һәм иллюстратив мисаллар арасындагы чик аерылып тормый. Тәрҗемә итүнең аерым бер очрагы булып аңлатма бирү санала. Бу ысул’ башлыча ике телдәге сүзләрнең семантик кырлары бер-берсенә туры килеп бетмәгәндә яки киң катлау халык өчен таныш булмаган фән-техника өлкәләрендәге терминнарны тәрҗемә иткәндә кулланыла. Димәк, тәрҗемәле сүзлекләрдә алар зарури. Билгеле, бу аңлатмалар артык озын булмаска, анык төзелергә тиешләр. «Мальтузианство» сүзенә 155 бирелгән аңлатма, мәсәлән, бик озын язылган булса да, беренчедән, фәнни яктан дөрес үк түгел, икенчедән, аңлавы кыен. «Математический ум» мәгънәсен «фикер йөртүе дөрес һәм анык булган кеше» дип биргән аңлатма да «бик зур төгәллек белән фикер йөртү» дигәндә уңышлырак булыр иде. «Салют» сүзенә «туп, мылтык ату һ. б. сәламләү» дигән аңлатманы пионерлар укысалар, әлбәттә, баштарак аптырап калулары мөмкин. «Передний угол» — «өй түре» дип аңлатылган. Бу да анык түгел. Өйнең эче күздә тотыламы, тышы гынамы? «Передний угол» бездә гадәттә «түр башы» диелә. Шулай ук «таблетка», «топчан», «идти в сравнение», «сращение», «пионервожатый», «питомец», «принципиально», «примус», «поэма», «перцепциям, «поло», «передок», «пирамида» «модернизировать» сүзләренең һәм әйтелмәләренең аңлатмаларына да аныклык кертәсе бар. Кайбер аңлатмаларның бу Сүзлектә бөтенләй кирәге дә юк. Мәсәлән, «мандолина, тигр, сабо, преступник, кормовая свекла»... сүзләрен һәм әйтелмәләренә аңлатмалар бирмәскә дә мөмкин булыр иде. Кайбер аңлатмаларны кыскартырга да мөмкин (һәм кирәк тә). Мәсәлән, «пирога — тар озын көймә, караибларда һәм Океания халыкларында кулланыла» дигән тезелмәнең өтердән соңгы өлешен төшереп калдырганда Сүзлек отар гына иде. «Старопечатный», «пироксилин», «полногласие», «проблема», «старорежимен», «плавни», «пифагоров», «палладий», «палладиум», «пи», «пианист», «пикетчик», «пианистка», «теневой», «пиетет», «пилотка»... сүзләренә аңлатмаларны шулай ук кыскартырга мөмкин. Шул ук вакытта аңлатмага мохтаҗ; кайбер сүзләрнең аңлатмасыз калуын да күрсәтеп үтәргә кирәк (мәсәлән, «хаджи», «халтурщик», «авансовый» һ. б.). Сүзнең тәрҗемәсен икенче җир- дән карарга кушуны да аңлатманың бер төре дип исәпләргә була. Мондый аңлатмаларда да җитеш- сезлекләр шактый. Мәсәлән, «марксизм» сүзе «марксизм-ленинизм» сүзенә тиңләнә, ягъни аларның арасында аерма юк дип күрсәтелә. Ә фактта бу алай түгел бит. Мондый төр җитешсезлек күбрәк фигыль видларыида күренә. «Преставать» сүзен «переставать» сүзенә, ә соңгысын «перестать» сүзенә җибәрү кебек күренешләр дә бар. «Сосальце» сүзен «присоска» сүзеннән карарга кушылган, ә бу соңгысы сүзлектә бөтенләй бирелмәгән. Кайбер мәкаләләрдә иллюстрация өчен кирәгеннән артык санда мисаллар алынуы китапның күләмен кирәгеннән артык зурайтуга китерә. Мәсәлән, «письмо» мәкаләсендә бирелгән «искусство письма», «способы письма», «история письма», «отношение письма к языку», «эволюция письма» кебек мисалларның берсе калса да җитәр иде кебек тоела. Шундый ук хәл «писчебумажный», «писчий», «пилотка», «плавание», «идеалистический», «плановик», «план», «плавать», «превентивный» һ. б. статьяларда да бар. «Сестра-хозяйка», «рубаха-парень», «салон-вагон», «программа- минимум», «мало-мальски», «изба- читальня», «иавоз-перегар», «много- много» кебек кушма сүзләр Сүзлектә, ни өчендер, алфавит тәртибендә бирелмичә, оя тәртибендә бирелгәннәр. Төшенчәләрне мөмкин кадәр кыска итеп, азрак сүзләр белән аңлата алу һәрбер Сүзлекнең зур уңышы булып тора. Бу Сүзлектә кайбер сүзләрне, бигрәк тә терминнарны тәрҗемә иткәндәге күп сүзлелек (торган, итеп, булып һ. б. ш. ярдәмче фигыльләр куллану) бәлки телебезнең аналитик табигатеннән дә киләдер. Ләкин «тихоходный», сүзен, мәсәлән, «әкрен йөри торган» дип күчерүгә караганда «әкрен йөрешле» дип күчерү уңышлырак күренә. Мондый хәл «товаро-пассажирский», «соразмерный», «склерометр», «авиаметеостанция» һ. б. сүзләрдә дә бар. Сүзлектә телебезнең сүз байлыгыннан җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмаганлыгы турында әйтелгән иде инде. Бу җитешсезлек кайбер очракларда хәтта чигеннән ашкан. 156 Тәрҗемәләрдә, мәсәлән, «тукыма» сүзе урынына «ткань» («плазма», «пигмент» мәкаләләрендә) кулланылган. Татар сүзен «онытып» рус яки искергән гарәп-фарсы сүзен куллануга мисалларны «подпольщик», «текстиль», «полиморфизм», «принципиальный», «ханжеский», «палаццо», «авиапарк», «престиж», «стержень», «авиабаза», «ханжа» һ. б. мәкаләләрдә табарга була. Сүзлек белән танышып чыкканнан соң җыеп әйтәсе килгән беренче фикер шул: Сүзлекнең күп мәкаләләре төгәлләнмичә калганнар. Алардагы теге яки бу җитешсезлек- ләрнең төрләре турында әйтеп кителгән иде инде. «С» хәрефенең башындагы 100 мәкаләнең, мәсәлән, 20 ләбе төгәлләнеп бетмәгән: «Садизм», «саботаж» сүзләренең мәгънә төсмерләре ачылып бетмәгән (бу — шул тамырдан булган барлык сүзләргә дә кагыла); «сага», «саженец» сүзләренең дә мәгънәләре ачылып бетмәгән; «садануть» сүзенең билгелекләрен кыскартырга була; «садка» сүзенең ике мәгънәсен «сесть» мәкаләсеннән карарга кушылган, ә «сесть» мәкаләсендә ул мәгънәләр бирелмәгән; «голова садовая» әйтелмәсенең иң якын ише (эквиваленты) иң ахырдан бирелгән һ. б., һ. б. «X» хәрефенең башында шундый, ягъни эшләнеп бетмәгән мәкаләләр саны 30 га якын. Бу мәкаләдә Сүзлектәге җитешсезлекләрнең тик кайберләренә генә игътибар ителде. Монда иң элек терминология турында әйтергә кирәк. Терминнарны тәрҗемә итүдә Сүзлектә шактый җитешсезлекләр (тәрҗемә итмичә, турыдан-туры рус сүзен термин итеп күчереп алу; артык озын аңлатмалар белән тәрҗемә итү; искергән яки диалекталь булган һәм шуның нәтиҗәсендә халыкка аңлашылмый торган сүзләр белән тәрҗемә итү һ. б.) булса да, алар бер сүзлекчеләр көче белән генә төзәтеп бетерә торган түгел. Сүзлекнең моннан соңгы басмалары терминологик фондның тулылана бару дәрәҗәсен исәпкә алыр, әлбәттә. Сүз төркемнәренең, бигрәк тә ярдәмлек (теркәгеч, бәйлек, кисәкчә һәм ымлыклар) сүзләрнең тәрҗемәләре хакында да аерым-аерым бер- ике генә сүз кирәк иде. Шулай ук Сүзлекнең пунктуацион эшләнеше (бигрәк тә җәяләрнең теләсә ничек кулланылуы), аның кушымталары һ. б. мәсьәләләр дә бу Мәкаләдә каралмадылар.