Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 ТАҢ КИЧЕРЕШЛӘРЕ .Комачтай кызарып таң аткан, Көмештәй нурларын тараткан. Киңәйгән зәңгәрсу офыклар, Офыкта туктаган болытлар Күгелҗем күлләрне яраткан. Чәчәкләр тирбәлде наз белән Буй бөгеп хуш исле җилләргә, Камышлар уянды күлләрдә. Табигать кавышты яз белән, Чәчәкләр тирбәлде наз белән. Томаннар таралыйк дигәндә Энҗеләр сибелгән үләнгә, Талларга сыенган төнбоек... Көн буе шауларга сүз куеп, Каеннар елмая «имәнгә. Талпынып-талпынып талларда Моңая сандугач таңнарда. Болыннар хуш исен таратып, Җиләс җил җилпенә тауларда Талпынып-талпынып таңнарда. * * Ярларда шаулаша камышлар, Күлләрдә йөзәләр аккошлар. Карасаң күңелләр яшәрә, Онытыла онытылмас сагышлар, Җилләнеп шауласа камышлар. Чәчләрем таратып җилләргә, Сокланып дөньяга, гөлләргә йөргәндә басулар буенда, Энҗеләр тезәм мин уемда, Чәчләрем таратып җилләргә. * ‘ ❖ Тантана җиремдә, күгемдә, йолдызлар очырган илемдә, Халыкка файдалы эш эшләп, Унышлар күрсәм мин үземдә, 73 Ашкына илһамым күңелдә. Хәтфәдәй уҗымнар дулкыны Чайпала зөбәрҗәт диңгездәй. Тугайлар мактыйлар болынны, Елгалар ялтырый көзгедәй, Мәһабәт кыялар — сөңгедәй. • Хезмәттә кайнаган көн белән, Туасы елларга мин ииләм. Бизәкләп кешелек дөньясын, Хезмәтем галәмнән урасын, Әйләнеп йолдызлар өстеннән! Шөбһәсез юлыңның хаклыгы, Иҗади гомернең шатлыгы — Ышаныч, эшлисе эшеңдә, Иртә дә, кичен дә эчеңдә Уйлаган уеңның аклыгы. Илемнең байрагы астында, Какшамас партиям каршында Тынгысыз күңелнең илһамын, Көнемнең кадерле һәр таңын Җыр итеп кабызыйм барсын да! Күңелле, бәхетле гомернең Кояшлы, чәчәкле язында Җиңүле шатлыгы илемнең Дәрт булып кайнагач канымда, Чыңлыйдыр кыллары күңелнең. БАЛАМ КӨЛӘ .Ракетага төялешеп балаң-чагаң Бер йолдыздан бер йолдызга очар заман Реаль булып якынлашып килә һаман, Шуңа мәллә, бәллүендә балам көлә. Диңгез кебек күзләр зәңгәр, көннәр аяз, Табигатькә ямь бөркегән ура-мда яз. Болыннарда гөлләр үсәр көннәр килә, Шуңа мәллә, бәллүендә балам көлә. Аңа көн дә күмәч була, сөт тә була, Елый икән тәме-томы күп тә була; Муллык өеп, бәхет тулы еллар килә, Шуңа мәллә, бәллүендә балам көлә. « Балам көлә матур итеп, авызын ерып, Миңа таба ак мамыктай кулын сузып, — Ыггы, — димен, — килче, кызым, килче, иркәм, Нигә мин дә синең яшьтә түгел икән! ТЫН БАКЧАДА ЙӨРИМ Уын бакчада йөрим газон буйлап, Гүзәл гөлләр үсә түтәлләрдә, Аһ! димен дә өзмим тирән сулап, Гөлләр яме калсын бүтәннәргә. Ак шәһәрләр тора балкып, гөрләп, Мин дә хаклы кебек бу ямьнәргә; Миңа фәкать күреп сөенү кирәк, Муллык яме булсын бүтәннәргә. Мин сугышта йөрдем, туплар аттым, Ирек алдым ирек көткәнйәргә. Туң окопны кочып карда яттым Җылы булсын өчен бүтәннәргә. МОҢ ^Яшерен генә янган хисләремне Әллә белде, әллә белмәде: Ак көмештәй айлы кичләремне Уртаклашыр өчен килмәде. Яшь үләнне ярып китеп барды йоклап яткан болын аркылы. Саф энҗеләр җиргә коелып калды Чәчәк өсләреннән талпынып. Кыр гөлләре тотып озатып калдым Каен кәүсәсенә сөялеп... Дулкын-дулкын болын өсләрендә Күләгәләр йөри тирбәлеп.