Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАШКОРТ ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

ШИГЫРЬЛӘРЕМ, КАЯ КИТТЕГЕЗ? Кая киттегез сез, шигырьләрем? Мин югалттым йокы, су тәмен. Зәңгәр төтен йөзгән тар бүлмәдә Ничәнче көн сезне көтәмен. Илһам өмет итеп, күккә багам, Ак болытта яшь ай тирбәлә. Ә йолдызлар миллион еллар аша Бер-берсенә сәлам җибәрә. Җиһанның соң миндә кайгысымы? Менә миндә җиһан хәстәре: Аяз булса, шигырьләрем шатлар, Болыт купса, түгелә яшьләре. Алар хәзер мине ташлап китте, Кайда соң сез, җырлар җырларым? Мин бакчага чыктым. Яфракларга Төшкән таңның тәүге нурлары. Шундый тынлык. Бары бер өн генә Тәбрикләде июль иртәсен. «Чут-чут»..., «чут-чут»... Әллә кош сайрады, Әллә егет үпте иркәсен. Мин чишмәгә килдем. Чишмә булып Ургыладыр, бәлки, шигырем. Тау чишмәсе, шигыремне түгел, Челтер-челтер көйли үз җырын. — Әй, тау, дим мин, күкрәк киер әле, Шул чишмәдәй илһам бир әле! ...Күкрәгеңдә күкләр күкрәмәгәч, Тау соң сиңа тавыш бирәме? Шигырь эзләп озын юлга чыктым, . Ләкин такыр юлга чыкмадым. ; Чытырманда калды баскан эзем, Кыяларга илтте сукмагым. 76 Менгән саен офык артка чикте, Якыная бардым кояшка. Туган җирем кочагымдасыман, Аның кан тибешен тоймаска Мөмкин түгел. Сиңа башым салам, Алтын бишеккәем, Уралым. Үләннәрең — минем сеңелләрем, Агачларың — минем туганым... Тик кайда соң җырлар җырларым. Юлым озын. Җирнең дүрт ягы бар, Күптән инде дөнья гизәмен. Менә монда тимер куллы халык Коя илнең корыч үзәген. Ә тегендә, шайтан котын алып, Җиде кат җирне тишеп үтәләр. Меңәр гасыр тоткынлыкта яткан Кояш нурын азат итәләр. Басуларда ашлык котырып уңган, Тулы булыр быел буралар. Кайда барма, кешеләрем минем Шатлык чәчеп, бәхет уралар. Ләкин шигырьләрем һаман гаип, Күңелем дә инде бушсыман. Мин өемә кайттым, Балалары Адашкан бер ятим кошсыман. Шул ук бүлмә... Ни бу? Анда нурлар, Анда моңнар килеп тулганнар. Бу бит шигырьләрем! Алдан килеп, Мин кайтканны көтеп торганнар. Утыз көн синсез мин, утыз төн, Утыз тәүлек, димәк. Әйтерсең лә утыз дәрья кичтем Бер-берсеннән киңрәк. Гүя утыз тауга мендем мин Бер-берсеннән биек. Утыз таң каршыладым, утыз туңып, Утыз кабат көеп. Утыз шигем, утыз өметем, Утыз уем — бер син. Минем кебек сөйгән кешеләргә Сабырлыклар бирсен. JBaTbip күрсәм, шул батырлык дигән Тауга менмәк булам. Дан капкасы күрсәм, шул капканы Шакып кермәк булам. Кош сайраса, шушы моңлы кошның Җаны булмак булам. Илдәге бер иң чибәрнең сөйгән Яры булмак булам. ...Өченче ай инде яңгырлар юк, Исә афәт җиле. Җирем көя. Тик бер генә явар Яңгыр булсам иде. _22лгалар төнен сөйләшә, Болыт тауларга кунгач, йөрәкләр төнен серләшә, Аяк тавышы тынгач. Нигә шулай? Бит елгалар Көндез дә акмый тормый. Әле серләшкән йөрәкләр Көндез дә какмый тормый. Таң сызыла. Ә елгалар һаман да чылтыр-чылтыр... Күрәсең инде җиһанның Гыйшык сәгате шулдыр. 78 СӘЙФИ КУ ДАШ АТНА БУЕ ЯҢГЫР ЯУГАНЫ ЮК А тна буе яңгыр яуганы юк, Ай-Һай, кояш каты кыздыра. Печәнченең түзәр дәрманы юк, Төшке ялын шыкта уздыра. Кояш нуры минем үземне дә Куып кертте кибән артына. Тургай гына берни булмагандай, һаман сайрый, һаман талпына. Качкан төсле челлә эссесеннән, Ник яшердең миннән үзеңне? Ялкынына минем мәхәббәтнең Җитмәдеме әллә түземең? КҮҢЕЛ ҺАМАН БЕР ҖЫР ИТЕП САКЛЫЙ .Хәтеремнән һаман атлап үтәм Кар-буранлы мәктәп юлларын. Кемнең генә көче җитәр икән Онытырга үсмер елларын? Саклый күңел бер җыр итеп һаман Көмеш айлы январь таңнарын. Тәүге мәхәббәтем, яшьлек алмам, Мәктәп дустым, сине сагынамын. Ал кояшлы көнем, айлы төнем Булып кердең күңел түремә. Беренчегә төшеп укыр идем Тәүге көннәр кайтса кирегә. ТҮЗӘР ИДЕМ ҺӘРБЕР ГАЗАБЫНА... Авырлыгың миңа бүләк иде, Куанычлы хисләр — канатым. Тормыш, тормыш, беләсеңме сине Ничек сөйдем, ничек яраттым?! Кыерсытсаң мине, зарланмадым, Хурланмадым — тотып кыйнасаң. Түзәр идем һәрбер газабыңа, Йөрәгемдә яра тоймасам. Тау кадәрле алтын сорамадым, Көтмәдем зур байлык мин синнән. Ник кызгандың, тормыш, саранландың? Ник аердың сөйгән кешемнән? АККОШ КҮЛЕ А ккош күле төнбоеклы, Кырказ күлендә җикән. Нигә бу кадәр боекмый — Әллә син боек микән? Зәңгәр күктә якты йолдыз, Нуры уйный елгада. Күңлеңә соң кем якын, үз — Мин бармынмы дөньяда? Яшел имән яшеллеген Яше өчен яшерми. Ямен күрергә яшьлегем Яшен булып яшенли. МАРАТ КЭР И МО В ЯҢА ЙОЛДЫЗ КҮРДЕМ Гашыйкларны төн аңлый ул— Бер үзләрен калдыра. Тойгы кебек тирән күктә Йолдызларын яндыра. Шатланышып йөри парлар Карап күк гөмбәзенә. Сөю кебек сүнмәс йолдыз Эзлиләр үзләренә. Шундый чакта ятма өйдә, Чык эргәмә, сөйгәнем. Без дә эзләп табыйк әйдә, Үзебезгә дигәнен. Яна йолдыз күрдем бер көн Икәү бергә кайтканда. Күктә яңа йолдыз калка Җирдә гашыйк артканда. ГЫЙЛЕМДАР РАМАЗАНОВ КЫЗЫЛ ДИҢГЕЗ (ЙГмь-яшелсең иртә-кичен, Үтә зәңгәрсең син көндез. Ә без сине кызыл дибез, Кызыл диңгез, Кызыл диңгез! Җирнең ике зур кисәген Суәеш белән бүлгәнсең син. Кызыл каннар тамган сиңа, Кызыл таңнар күргәнсең син. Африка һәм Азия ул — Бер анадан туган игез. Язмышлар тиң түгел дибез, — Кызыл диңгез, Кызыл диңгез! Күпме төннәр коллык дигән Җәһәннәмдә карайганнар, Ә азмыни Азиядә Кайгылардан саргайганнар?! Җирнең ике өлешен дә Дулкыннарың юа тигез. Булсын иде кеше дә тиң, Кызыл диңгез, Кызыл диңгез! Тик күңелем сизә монда: Синдәге көч, гайрәт тиңсез, Менә-менә ярларың да Кузгалырлар, Кызыл диңгез! Оланнарың синең хәзер Тынычлыкка сала нигез. Мәккәгә түгел, Мәскәүгә Бара алар, Кызыл диңгез! Безнең җирдә, бөек илдә Бар Ак диңгез, Кара диңгез. Алар сәлам әйтте сиңа, Кызыл диңгез, Кызыл диңгез!