Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘЖИТ ГАФУРИНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

Күренекле татар һәм башкорт халык шагыйре Мәҗит Гафураның тууына быел 80 ел тулып үтте. Редакциябездә карт шагыйрьнең моңарчы игълан ителмәгән берничә кулъязмасының һәм хатларының күчермәләре саклана. Шулардай «Күңел» шигырен һәм тел галиме профессор Г. Алпаровның тормыш иптәше Гайшә ханымга һәм язучы-тәнкыйтьче Гомәр Галигә язган хатларын урнаштырабыз. «Күңел» шигыре белән Гайшә хакым Алпаровага язган хат филология фәннәре кандидаты Афзал Кудашта сакланган һәм ул аларның төп оригиналларын СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырган. Гомәр Галигә язылган хат язучы Афзал Шамовта саклана. КҮҢЕЛ1 •^ашкалар зәм 26 27 кылсалар син чикмә хәсрәт, әй, күңел! Китмәсен кәефең аңарга, шат булып бу эшкә көл. Башкалар синнән ничек мәмнүн28 булып зәм кыйлмасын? Иң элек син үз-үзеңнән шат түгел, мәмнүн түгел. Бу халык кыйлган эшем тәкъдир кыйлмаслар, димә. Афәрин, тәхсин 29, димәсләр, телгә алмаслар, димә. Бәдбәхет дип әйтсәләр, әйтсен алар, син бул чыдам, Кадеремне белмәсләр анлар, күзне салмаслар, димә. Хезмәт ит малың, җаның, кулың илә, сүзең илә, Әлхасил кызганма милләттән кулыңнан ни килә. Галибият30 шөбһәсез синең тарафыңда торыр, Син фәкать хаклыкта бул да, тугыры сүзләрне сөйлә. Залимы 31 телсез, сине галип итә тугыры кәлам. Әллә йөз меңнәрчә гаскәрне җиңәр үткен каләм. Чык сугыш мәйданына тиз шул икс корал белән, Чын ышан, куәт шуларда, җиңмәмен дип чикмә гамь. Йоклаган милләтләрне үткен каләмнәр уйгатыр, Тугыры сүз балкып чыгып яткан калебне32 кузгатыр, һәрбер эштә алгы сафта сүз белән каләм йөрер, Әлхасил бонлар икәвесе чын каһарман, чын батыр! 26 «Күңел» шигыренең язылу датасы куелмаган һәм билгеле дә түгел. Төзелеше, сүзлегенә карагайда Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр, 1910—11 елларда язылган дип уйларга мөмкин. 27 Зом — тарлык, суыклык, көнләшеп-үлчәшеп карау. 28 Мәмнүн — тулысымча риза булмау. ♦Афәрин, тәхсин — мактап әйтү, гүзәл, браво, молодец. 30 Галибият — өстенлек-бөеклелек. 31 3 а л и м и — явызлык, усаллык. 32 Калеб — күңел. 138 МӘҖИТ ГАФУРИ ХАТЛАРЫ Гайшә туган! 1 Сиңа хөрмәт белән сагынулы сәлам. Синең хөрмәтчән көләч йөзең һәрвакыт минем күз алдымда тора. Мин сезнең хөрмәтегез һәм сезнең гаиләдән алган тәәссөрым турында бик озын хат язмакчы идем дә, үзем артык көтмәгән күңелсез әхвәл аңа мөсагадә 33 34 итмәде. Миңа хәзер докторлар ятактан торырга һәм язу-сызу өстендә утырырга кушмыйлар. Тәфсилен Фатима35 сөйләр. Аннан соң минем синнән дусларча һәм иптәшләрчә үтенечем шул: мин сезнең китапханәдә минем «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән әсәрем бар дип ишеткән идем (үзең дә әйттең, бугай). Шуны Фатимага бирсәң, ул миңа җибәрсә, бик яхшы булыр иде. Мин, күчертеп алганнан соң, кире җибәрер идем. Гыйбашка36 һәм Үзбәккә37 сәлам. Гыйбаш белән янәшә утырып, Үзбәк фотографында рәсемгә төшә алмый кайтуыма бик үкенәм. Бу теләкләрнең үтәлүе, гомер булса, алдагы көннәргә калды инде. Мин Уфага кайтсам да, Уфаны күрә алганым юк. Казанга барганда эләктергән авыру белән мөбталә38 булып өйдә генә ятам. Гомәр Галигә39 һәм аның җәмәгатенә ихтирам белән сәлам. «Тормыш баскычлары» дигән бер әсәрем чыккан иде. Шуны сезгә дә, Гомәр иптәшләргә дә җибәрермен. Хәзергә хуш булып торыгыз. Мәҗит Г а ф у р и. Гомәр иптәш! Сиңа хөрмәт белән сәлам. Мин синең моңарчы басылган әсәрләремнең исемнәрен һәм «җыен- тык»ка кертер өчен рәсемемне сорап язган хатыңны алган идем. Ләкин, ул хат. бердән, кичегеп килгәнгә һәм үземнең температура күтәренке вакытка туры килгәнгә күрә, шундук җавап яза алмадым. Минем язган һәм басылган әсәремнең библиографиясенең байтагы Г. Касыйм 40 тарафыннан язылган тәрҗемәи хәлдә булганга күрә, алармы монда тәкрарлап тормадым. Ул әсәрдә 28 китапның исемлеге бар. Шуннан файдаланырсыз. Анда кермәгәннәрен менә шушы хатым белән җибәрәм. Аннан соң, шул ук авыруым сәбәпле, мин сезгә яңа рәсем төшереп җибәрә алмадым. 29 нчы елда алынган рәсемне җибәрәм. Бу да үземдә булмаганлыктан. Берәүгә истәлек итеп бирелгән рәсем иде. Мөмкин булса, син аны миңа кире җибәрсәң, бик яхшы булыр иде. Соңра, кул куяр өчен җибәрелгән договорны алдым. Бу артык гомуми рәвештә төзелгән бер договор инде. Шулай да мин ул нөсхәне үзем кертергә теләгән кайбер үзгәртмәләр белән чуарласым килмәде. 33 Гайшә — Гайшә Алпарова — тел галиме, профессор Гыйбад Алпаровнын тормыш иптәше. 34 Мөсагадә — мөмкинлек бирмәде, юл куймады. 35Фатима — Фатима Ходаярова — партия һәм совет аппаратында күп еллар эшләгән журналист Гали Ходаяровның тормыш иптәше, күп еллар халык мәгарифе өлкәсендә эшләгән кеше. 36 Гыйбаш — тел галиме профессор Гыйбад Алпаров. 37 Үзбәк — Гыйбад Алпаровнын улы, архитектор Үзбәк Алпаров. 38 Мөбталә — авырып, бирешеп. 39 Г о м ә р Гали — татар совет язучысы һәм тәнкыйтьчесе. Хатка язылу датасы куелмаган. «Тормыш баскычлары» повесте басылып чыккан иде дип күрсәтелүгә караганда, ул 1930 елда язылган булырга тиеш. 40 Г. Касыйм — Газыйм Касыймов — партия эшчесе, журналист. Кул куеп җибәрдем. Шуның белән бергә түбәндәге төзәтмәләрне кертеп төзәтсәгез яхшы булыр иде: 1 — Шигырьләр белән нәсерләрнең табак исәбе аерым куелсын иде. Договорда болар һәммәсе бергә — нәсер исәбеннән киткән. Шигырьләр бер табакка ничә юл керергә тиеш һәм хакы ничек, шуларның аерым куелуы матлуб 1 иде. 2 — Договорда (15 матдә) «автор бу әсәрне тулы килеш тә, кисәкләп тә, яки үзгәртеп тә башка җирдә бастырмаска өстенә ала», дип әйтелгән. Әлбәттә, «Татиздат» бастырган рәвештә, аның сүз башлары белән икенче җирдә басылмас. Ләкин укучылар теләве белән анда кергән кайбер хикәяләрнең аерым рәвештә бастырылу юлы бөтенләй бикләнергә тиеш түгел иде. Бу эш укучылар кулына язучыларның аерым әсәрләрен бирү юлын бөтенләй бикләп куя. Монда, авторның гонорар алу кебек уйда булуын уйлап, артык вакланмаска кирәк. Аннан соң бит синең беренче хатыңда ул: «Бу җыентыкның басылуы синең тулы мәҗмүгаң басылуга һичбер манигъ булмас41 42», дигәи сүзең бар. Менә шул җәһәтләр томанлы рәвештә калмас өчен, ул матдәне төзәтү кирәк булыр. Син шул якларны үзең, аңлашылмый калмаслык итеп рәтләрсең инде. Бу «җыентык» турында безнең ике арада байтак язышулар булды инде. Шуның өчен сүзне артык озайтасы килми, шул теләкләрне язу белән сүзне бетерәм. Сиңа артык мәшәкать булмаса, договорның копиясен җибәрерсең һәм кыска гына булса да хат язарсың әле. Мин шулай бер килеш өйдә торам. Язгы һава үзгәрешеннән булса кирәк, кәеф төрлечәрәк булып тора. Ерак җиргә йөрми, Уфада дәваланырга, матур җәйне монда көтәргә булдым. Хәзергә хуш. Хөрмәт белән М ә җ и т Гафур и.