Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ә Л М И Н У Р

Таң алдыннан һава тагы да салкынайды. Мондый чакта «очып барган кош та егылып төшә» диләр. Булыр да шул. Урамда тып-тын. Салкынга чыдаша алмый бүрәнәләрнең кинәт шартлап куюлары ничектер сискәндереп җибәрә—ирексездәи әйләнеп карыйсың. Әтәчләр салкын дип тормыйлар: тиздәи көн туасын белдереп. җылы кетәкләрдән тонык тавыш чыгарып, берсе артыннан берсе кычкырырга керешәләр. Авыл өйләренең морҗаларыннан баганадай төтен күтәрелә, димәк, көн аяз буласы бүген. Зәңгәр күк йөзендә таң йолдызлары әле сүнеп өлгермәгән. Кинәт ут кабынып китте, — димәк, электр станциясе эшли башлады. Азрак кына кашлак урындагы бу авыл хәзер кечкенә бер тимер юл станциясен хәтерләтә, уч төбендәге кебек кенә булып күренә. Инде анда-монда кешеләр йөргәне дә күренә башлады. Хәер, моңа • искитәрлек тә түгел, чөнки авыл кешеләре беренче әтәч тавышына уяна бит. Вакыты да аның шундый: йоклап ятасы түгел, эшкә, хезмәткә ашыгасы... Халык әйтә: «Сыер сөте белән, кеше эше белән», ди. Фермада исә таңнан ук эш башланган. Ә сыер савучы кыз Әлминур инде әллә кайчан биредә. Дөресен генә әйткәндә, аның күзенә бүген бөтенләй йокы да кермәде. «Фермада ничек икән инде? Малкайларымның ашарлары- на бетмәдеме икән? Терлекләргә килә торган су катып китсә нишләрбез?»— дип, төне буе уйланып ятты. Ахырда түзә алмады, өстепә яхшылап киенде дә җиде төн уртасында фермага йөгерде. Электр станциясе төнге ялга туктаган арада Әлминур, фонарь кабызып, сыерлар алдындагы азыкны барларга кереште... «Терлекләр суыкта күп ашыйлар бит. Бүген бозау караучы кызлар да иртәрәк килсәләр хәйран шәп булыр иде. «Сәкинәм» тизрәк терелсен иде. Сөт алуны тагын да арттырам дип торганда гына шайтан таягы тигәндәй булды бит әле бу нәрсә. Тизме бетәр бу зәхмәт дигәнең? Җитмәсә тагы үч иткән кебек суыклары килеп чыкты... Хәер, эштә ул гел шулай була торгандыр инде. Берсен җиңеп чыгасың, икенчесе туа. өченчесе... Табигый хәлдер бу! Әгәр дә барысы да җиңел генә, үзеннән- үзе генә килә торган булса, хыялны чынбарлыкка әверелдерү өчен көрәшү дә кирәк булмас иде. Юк! Бирешмәскә кирәк, баскан җирдән ут чыгарлык булсын...» Әлминур, сыерларга ашарга өсти-өсти, әнә шулар турында уйлады. Ул үз сыерларын гына түгел, иптәш кызларының сыерларын да берьюлы карап, тикшереп чыкты. Сыерларның күңелле күшәп торуларына Әлминур шатланды. «Сәкинә»се дә чемченә башлаган бүген — ветврач биргән дару килешкән икән... Т 87 Кызның күңеле күтәрелде, ул сыер урыннарын чистарта-чистарта, эченнән генә ниндидер җыр көйләргә кереште. /Менә сыер савучы башка кызлар да берәмләп-берәмләп фермага җыела башлады. Иң элек Бибинур, эшкә соңга калуыннан хәвефләнгән кешесымак, ишектән ка- балана-кабалана килеп керде; бер сүз дә дәшмичә үз сыерларына таба йөгерде, хәтта сыерлар янында булышкан Әлминур апасын да күрмәде шикелле. Аннары Мөхлисә, Шәмсеруй, Факия... Малларның урыннарын чистартып, алларына пешекләнгәи салам салып, тагын бүтән эшләрне бераз караштырып алганнан соң, кызлар Әлминур апалары янына җыелдылар. Иң әүвәле, «Сәкинә»нең хәле белән кызыксындылар: тамагына аш үтәме, алдында суы бармы, температурасы төшкәнме?.. Сүз артыннан сүз чыга дигәндәй, эшләренә кагылышлы бүтән нәрсәләр турында да гәпләшеп алдылар. Рацион турында да сүз булды. Колхоз идарәсен, аның председателе Фатих Санатуллинны да телгә алдылар, ачырак теллеләре көйдергеч сүзләр дә ычкындырдылар. — Үзләре ике сүзнең берендә: «Сыерның сөте телендә», — диләр, эшкә килгәндә менә күр: рационны киметү ягын гына карыйлар. Әйдә бүген Фатих абыйга җыйнаулашып барыйк та үзеннән концентрат йолкып алыйк. Сөт кирәк дисә, бирер, — диде Зәкия. Зәкия ясаган кинаяләр Әлминурга ошап җитмәде булса кирәк: сабыр кыяфәте белән, киңәш биргән төсле генә итеп әйтеп куйды: — Колхоз барын да каян алып бетерсен. Үткән җәй корырак килде, уңыш та әллә ни булмады. Азыкны кадерен белеп һәм саклап тотарга өйрәник. Йөкләмәләребезне шунсыз үтәп булмас. Әлминур 'сөйләгәннәргә каршы сүз әйтүче булмады. Зәкия дә, «Аңладым инде» дигән шикеллерәк итеп: — Болай гына әйтүем... Әллә чигенер дип беләсеңме, арттырып та җибәрермен әле,—диде. Сәгать иртәнге биш тулып килә иде. Кызлар сыерларын саварга таралдылар... Сыерлар савылып беткәч, алар тагын бер җыелышып алдылар. Бусы инде үзенә күрә бер йомгак ясау өчен кебек: кем күпме сөт савып алды? Сөт башка көннәргә караганда ким түгел иде. Хәтта әлеге чая кыз Зәкия кайбер сыерларыннан сөтне күбрәк тә алган икән. Кызлар сөйләшеп торган арада, ферма ишегеннән бер малай башы күренде: — Әлминур апа, эшең беткәч, кайтышлый идарәгә кереп чыгарга куштылар. Фатих абый дәште, — диде ул... Ишле авылы район үзәгеннән ун километр чамасы ераклыкта Ур- H. Авыл кечкенә дә түгел, зурлар рәтенә дә кертеп булмый аны. үзе бик төзек. Авылны бер инеш икегә бүлеп тора. Өйләрнең, - каралтыларның күбесе яңа һәм алар бик ыспай итеп салынган, Апеш буйлары таллыкка күмелгән. Авыл советы, колхоз идарәсе, мәктәп бинасы, клуб һәм китапханә кебек культура учреждениеләре, магазин һәм складлар бер җиргәрәк урнашкан. Бу тирәләрдән кешеләр һич өзелми, йомыш белән йөргәннәрен дә, ләчтет сатып йөрүчеләрне дә күрергә мөмкин биредә. 1 Артель идарәсенең зур бинасы кешеләр белән һәрвакыт тулы була. Алгы ике зур бүлмәдә, бухгалтериядә, кешеләр бигрәк тә күп. Бүлмә эче тәмәке төтене белән тулган. Идарә председателенең озынча кабинетында хәл бөтенләй башкача икән. Биредә бик җыйнак: идәнгә калын кызыл палас җәелгән, озын өстәл яшел сукно белән капланган. Газета 88 лар һәм журналлар өчен дә урын бар. Кабинетта пыскытып төтен чыгаручылар да күренми. Фатих Санатуллин «Алга» колхозының председателе булып инде сигез елдан артык эшли. Ул артельгә җитәкчелек итү эшендә зур тәҗрибә туплаган кеше. Буй-сыны белән таза гәүдәле, кышкы салкыннарда да изүләрен ычкындырып йөрергә күнеккән, урта яшьләрендәге бу иптәш таләпчән дә, ягымлы да, сүзгә дә оста, кистереп әйтә белә торган, зур ихтыяр көченә ия булган батыр кеше булып күренә. Шуңа күрә дә аны колхозчылар яраталар: олысы да, кечесе дә аңа «Фатих абый» дип дәшә. Кабинетка йомыш белән килгән кешеләрне канәгатьләндермичә чыгарып җибәрми: үтенеч я шунда ук хәл ителә, я, мөмкин булмаса, бик әйбәтләп төшендереп, һич боргаландырмыйча туп-туры әйтеп чыгара... Кичә, ни өчендер, авылга почта бик соң килде. Председатель иң элек өлкә газеталарын, район газетасын, аннары төрле журналлар актарырга гадәтләнгән. Хәзер аңа бигрәк тә уңай туры килде: әбәт вакыты— идарәдә беркем дә юк, беркем дә аңа комачауламый. — Карап карыйк әле. Өлкә газеталары нәрсә әйтәләр. Эһе... Обком карары. Иң беренче итеп шуны биргәннәр. Эһе... киләсе айда нәрсәләр эшләнергә тиешлеге әйтелгән. Җиде бурыч куелган. Моңа кадәр әле болай булганы юк иде. Обком хәзер колхозларда һәр айда нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә күрсәтә башлаган. Конкретно! Бар да иң кирәклесе. Председатель кычкырып укыды һәм карарда куелган бурычларны бармак кагып яңадан бер тапкыр санап чыкты. — һәр сыердан мартта 220 килограмм сөт алырга! — Ит, йомырка җитештерүне арттырырга... Санатуллин каләм очы белән башын кашып куйды. Борчылулы кыяфәт белән өстәл тартмаларында актарынды, аннары, кинәт исенә төшкән кебек, каравылчыга дәште: — Бик тиз генә Абдулла абыйны чакырып кил әле. Каравылчы ишетмичәрәк калды, ахрысы: — Чатаннымы әлеге? — Нинди чатан ул тагын, Абдулла абыйны, Ильясовны чакыр! Ярты сәгать тә үтмәде, партоешма секретаре Ильясов килеп җитте. Алар коммунистларны җаваплы участокларга беркетү турында киңәштеләр. — Райкомнан шалтыратып сораячаклар,— диде председатель, эш планнарын актара-актара, — карарны укыдыгызмы, диярләр. Ә без: укып кына калмадык, чараларын да билгеләдек, дип җавап бирербез. Артель җитәкчеләрен сөт алуны арттыру мәсьәләсе борчый иде. йөкләмә зур. Аны үтәмәсәң, адәм көлкесенә каласың. Башта фәлән кадәр сөт алабыз, фәләнчә сөт сатабыз, дип шапырынып йөр дә, соңыннан суга төшкән тавык кебек канатыңны төшер, имеш. Бу эшмени? — Безгә тагын да комбикорм биргәннәр. Бу — бик яхшы. Ләкин дәүләттән гел сорап торуы да йөзне кызарта: концентратны үзебезгә табарга кирәк. Сыер савучы кызлар инде зарлана башлаганнар. Концентрат бирүне киметә баралар, сыерлар авызына бәрәңге дә аз керә башлады, диләр. Чарасын күрергә кирәк, Фатих энекәш, — диде партоешма секретаре. Кемдер ишек шакыды. — Кем анда? — Керергә ярыймы, Фатих абый? Чакыргансыз бит. — Әйдә, батыррак бул, каршыбызга утыр. Председательнең беркадәр кырысрак сөйләшүеннән булса кирәк, Әлминур башта каушабрак калды: «Нәрсәгә чакырганнар икән?» — дип уйлап куйды. 89 —Әлминур, туганым, сиңа шуны әйтергә булдык,— диде партия оешмасы секретаре. — Колхоздагы һәр участок коммунистларга беркетелде. Сине сыерлар фермасына беркеттек. Димәк, син үз сыерларың өчен генә түгел, бүтән кызларның сыерлары өчен дә җавап бирәсең. Шуны аңла: әгәр дә начар эшләсәң, сөт алуны киметсәң, бүтәннәрнең синнән уздырулары бар. Димәк, әйе, син үзең дә яхшы эшлә, бүтәннәр сине узып та китсеннәр, — ул елмаеп Әлминурга карады. — Концентратын да, бәрәңгесен дә җитәрлек бирербез. Игътибар белән тыңлап утырган Әлминур эченнән генә уйлап куйды: «Кызык икән тагын — уздырма да, узып та китсеннәр?..» — Мин бик риза, — диде Әлминур, шатланып. — Тик менә мине кызлар санга санарлармы икән? — Бер дә каушама, сеңелем, кызлар алтын куллылар алар, бик тыңларлар. Әлминур туп-туры яңадан фермага чапты. Ял итәргә кайтып китәргә өлгермәгән кызлар Әлминурны сырып алдылар. — Әлминур апа, ни булды, нигә ял итәргә кайтмадың? — дип сорашырга тотындылар. —Бернәрсә дә юк, кызлар. Фатих абый да, Абдулла абый да шунда иде. Сөт алуны арттырыгыз, көненә һәр сыердан бер пот сөт алыргг! вакыт, эшләгез тырышып, диделәр. Концентратны арттырырга вәгъдә бирделәр. — Алай булса, Әлминур апа, эшлибез аны. — Тотындык алайса эшкә, җанкисәкләрем, элеккедән яхшырак эшләргә кирәк. Әйдәгез, һәркем үз эшенә...—дип әйтеп өлгермәде Әлминур, аны Шәмсруй бүлде: — Күптәннән сорыйсы нәрсәхМ бар иде, Әлминур апа. Синең сыерларыңны күзәтеп йөрим. Нигә алар хәтта сауган чагында да алларындагы азыкны бик тәмләп ашап торалар. Ә безнекеләр, саламны читкә этәреп, концентратны ашап бетерәләр дә аннан тик торалар. Әлминур көлемсерәп куйды: бу кызчыкның гел шулай нәрсә булса да әйтеп куя торган гадәте бар. Аннары Әлминур үз белгәнен аңлатырга кереште: — Минем бу турыда сөйләгәнем дә бардыр, бәлки, кызлар. Тупас азык тупас инде ул. Терлек аны калдырып, тәмлесен генә ашау ягын карый. Бәй, без үзебез дә шулай бит! Мин тупас азыкны парлап, тәмле азык белән затлаидырып бирәм: «приманка» дип сөйләгәннәрен ишеткәнегез бардыр бит. Менә шул нәкъ үзе инде ул. Көннәр җылынды. Өй түбәләреннән, музыка калыбына салынгандай, тыптып итеп тамчылар тама башлады. Кояшка караган калку урыннарда хәтта кара җир кисәкләре дә күренгәли инде. Абдулла агай өенә кайтып ишекне ачып кергәндә, кинәт электр сүнде. Димәк, төн уртасы җиткән. Дәрес планы төзергә кирәк. Озак уйланып утырды ул. Кемнәр генә чыкмады ул укыткан мәктәптән. Дәфтәрләрдән, бүтән нәтиҗәләрдән күренеп тора: хәзер дә тырыш һәм уңган малайлар, кызлар үсә. Алар артель эшләрендә дә актив катнаша башладылар, тракторчылар, комбайнчылар профессиясенә өйрәнәләр. Әлминур да шул мәктәптә укып чыкты бит! Ул хәзер гади сыер савумы гына түгел, дәүләт эшлеклесе дә. Аны халык 1959 елда РСФСР. Верховный Советына депутат итеп сайлады. Зур ихтыярга ия булган, иҗади омтылыш һәм дәртле тойгылар белән тәрбияләнгән кешегә бездә юл ачык. Нәкъ менә шулай булганга күрә дә илебездә хезмәт батырлары саны көн саен үсә бара. Бүген син хезмәтең белән алдынгы 90 кеше, ә иртәгә сине уздырып җибәрүчеләр булмас, дип һич ышанып булмый. Моның шулап булуы бик яхшы бит. Узган ел Әлмпнур Мөшәрәпова һәр сыердан 3456 килограмм сөт савып алган иде. Ә аннан сыер саварга өйрәнгән Нурзидә Фәезханова 4 мең килограммга кадәр сөт алды. Тик биредә бер ачыклык кертергә кирәк: үткән ел Валентина Гаганова хәрәкәте башланып киткәч, Әлминур да, сыерларын әле тәҗрибәсе җитәрлек булмаган кызларга тапшырып, үзенә яшь сыерлар, сөтне азрак бирә торган, кыргыйрак табигатьле сыерларны алды һәм алардан да сөт алуны арттыру бурычын куйды. Вәгъдә бирде һәм сүзендә торды—моны аның югарыда әйтелгән эш нәтиҗәләре ачык раслап тора... Әлмпнур 1953 елдан бирле сыер савучы булып эшли. Әлбәттә, эшләвенең беренче елында ул әллә ни алдыра алмады: һәр сыердан бары тик 750 килограмм сөт савып алды. Бу хәл аны бик борчыды. Эштән бушаган араларда сыерларның сөт бирүләрен арттыруга карата китаплар укыды, алдынгы артельләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнә башлады. Артельгә яңа җитәкчелек килде, эш һәхм көрәш яңача җәелдерелде. Ип. мөһиме шунда иде: партия оешмасы, идарә кешеләре артельнең мөмкинлекләре зур, күтәрелеп китү өчен резервлар җитәрлек икәнлеген, әле «күтәрелмәгән чирәм» ятканлыгын яхшы аңладылар. Караңгы төндә, идарәдә артель хәлләре турында сөйләшеп утырганда, районнан телефон шалтырады. Трубканы председатель алды: — Тыңлыйм сезне. Кем әле бу? Ә... иптәш секретарь... Исәнмесез. Кемне? Зоотехник җибәрелде дисез. Бик әйбәт булган бу. Рәхмәт сезгә. Урнаштырырбыз, квартир бирербез. — Күрдегезме? Безнең артельгә зоотехник җибәрәбез, белгечне ях- * шы урнаштырыгыз, диләр. Беләсездер сез аны; моңа кадәр Чүпрәле МТСында баш зоотехник булып эшли иде. Людмила исемле рус кызы... — Шулаен шулай, Фатих, кая урнаштырырбыз соң үзен? Уйлашырга кирәк. — Килеп җитсен әле, карарбыз,— диде председатель.— Белгеч безгә бик кирәк иде, райком дөрес иткән. Колхозга белгеч киләсен ишеткәч, Әлминур бик сөенде. Аның кыз кеше икәнлеген дә белгәннән соң, Әлминурның башына бер уй килде: Әгәр дә Люданы үзебезгә кертсәк, ничек булыр икән? Әти белән сөйләшеп карыйм әле, — дип уйлады ул, өенә кайтканда. Әтисе, Һади абзый, каршы килмәде. Шулай итеп Әлминур Люданы өенә алып кайтты. Людмила Һади абзый гаиләсен бик яратты һәхм шунда торып калды. Авыл кешеләренә бик тиз өйрәнеп, ияләшеп алды, гел алар белән эштә кайнашу нәтиҗәсендә татарча сүзләр кыстырып сөйләшә торган булып китте. Колхозда да үзен бик яраттылар. Ул килеп эшли башлагач, фермаларда тәртип тә яхшыра төште. Артель членнары алдында зоотехника кагыйдәләре, терлекләрне ашату рационы турында лекцияләр дә укыды. Артельнең кукуруз чәчүлекләрен киңәйтүдә дә аның катнашы зур булды. Мәсәлән, 1955 елда кукуруз чәчү мәйданы 120 гектар гына иде, ә яшел масса уңышы һәр гектарга 40 центнердан артмады. 1959 елда исә кукуруз чәчү мәйданы 294 гектарга җиткерелде, һәр гектардан 656 центнер яшел азык массасы җыеп алынды. Шулай итеп Люда Ясашиая колхозда үз кеше булып китте. Людмила Ясашнаяны авылда хәзер дә сагынып телгә алмаган кеше юк. ... Председатель белән партия оешмасы секретаре озакламый булачак гомуми җыелышка материаллар әзерләп утыралар иде. Узган айдагы эш нәтиҗәләре ярыйсы гына. Колхоз сөт савып алу һәм дәүләткә сату планын шактый арттырып үтәгән. Аерым сыер савучыларның, шул исәптән Әлминурның да, эш күрсәткечләре шактый уңышлы. Хәзер һәр сыердан көнгә 16 килограмм сөт савып алу турында сөйләшергә дә мөмкин иде. Шул турыда сүз барганда ишектә Әлминур күренде. Төнлә белән, эштән кайтышлый гына, керен чыгарга булган .икән. Ул бераз вакыт, ни дип тә эндәшергә базмыйча, ишек төбендә басып торды. — Әйдә, түрдәй уз, сеңелем, ни йомыш иде? — диде Абдулла абзый. Әмма Әлминур: — Ярый алайса, бүген түгел, бушрак чакта керермен әле, — диде дә чыгып китте. Аның артыннан партоешма секретаре кычкырып калды: — Әлминур, минем дә синең белән сөйләшәсем бар иде ләбаса! Идарә председателе Фатих, Абдуллага серле караш ташлап, әйтеп куйды: — Сизәсеңме, Абдулла абый, соңгы вакытта бу кызда ниндидер эчке үзгәреш сизелә. Ферма кызлары да бу арада җитдиләнеп киттеләр. Эшләре дә әйбәт бара үзләренең, сөтне көннәи-көн арттыралар... Иртәгесен Абдулла абзый фермага килгәндә, кызлар инде сыерларын савып бетергәннәр иде. Иң элек Факия, аннары Зәкия секретарь янына йөгереп килделәр. — Абдулла абый, безне әрләргә килдегезме әллә? — Хәлләрегез ничек икән дип килдем. Кайчан берәр пот сава башларсыз икән, кызлар, дип баш ватам. — Тырышабыз, абый. Җәйге айларда бигрәк тә... .Абдулла ага Әлминур янына килде. Буш вакытларыгызны һич туры китерә алмыйм, — диде Әлминур. секретарь белән исәнләшкәннән соң.—Өегезгә барырга уңайсыз кебек. — Киләсең бар иде, нигә уңайсызланырга. Нәрсә әйтмәкче идең, Әлминур? — Абдулла абый, минем кандидатлык стажым тулды. Партиягә член булып керергә әзерләнеп беттем инде. — Бик яхшы, сеңелем, поручениеләрең дә әзерме инде? — Барысы да бар, абый. — Яхшы. Гаризаңны китер. Ләкин минем сиңа әйтәсе сүзләрем бар. Без авыл Советы күләмендә гражданнарның җыелышын үткәрергә булдык. Анда авылларны төзекләндерү бурычлары турында мәсьәлә куелачак. Россия Федерациясе Верховный Советы депутаты буларак, син анда күп нәрсәләр турында сөйли аласың. Ничек уйлыйсың бу турыда? — Төзекләндерү турында дисезме? Чыгыш ясарга кирәк дисәгез сөйләрмен, бу мәсьәләгә карата миндә сайлаучылардан килгән байтак хатлар да бар. Бүтән фактларны да туплап куйган идем. Яхшы булыр бу. Минем бер тәкъдимем бар иде, Абдулла абый, — дип дәвам итте Әлминур сүзен, — укучы яшьләр хәзер, бигрәк тә өлкәнрәкләре, практик эшкә тартылырга әзер торалар. Тик мәктәпкә колхозның ярдәме азрак кебек. Мөмкинлекләр бездә бик зур: тракторлар да, комбайннар да колхозның үзенеке бит инде, автомашиналар, авырлары да, җиңелләре дә дигәндәй, җитәрлек. Өлкән классларда укучыларны бригадаларга беркетү мәсьәләсен җитди куярга иде... Партия оешмасы секретаре депутатның фикеренә кушылды һәм мәсьәләнең коммунистларның гомуми җыелышына куелачагын әйтте. — Әлбәттә, — диде партоешма секретаре. — Иң элек гражданнарның җыелышын үткәреп алыйк, аннары партия оешмасы җыелышында сине партиягә член итеп алу «мәсьәләсен дә куярбыз, ярыймы шулай? Рәхмәт сезгә!..