Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛЬШЕВИК ХӘСӘН УРМАНОВ

атар халкының батыр улы, күренекле революционербольшевик, журналист Хәсән Урмановның тууына быел алтмыш биш һәм героик көрәштә һәлак булуына кырык ел тулды. Хәсән Урманов—кыска, ләкин нурлы тормыш юлын бөтен барлыгы белән Коммунистлар партиясенә, Совет властена багышлаган кеше. Ул Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында революцион эштә актив катнашкан. «Эшче» газетасында язылганча, Хәсән Урманов «татар большевиклары арасында ул чорда иң танылган, иң эшлекле, иң гайрәтле, иң йөрәкле яшь, батыр каһарманнарның берсе» була6 7 . Кызганычка каршы, шушы вакытка кадәр матбугат битләрендә, тарихи әдәбиятта Хәсән Урмановның революцион эшчәнлөге бөтенләй яктыртылмаган диярлек. Аңа багышланып матбугатта чыккан бердәнбер әйбер — «Эшче» газетасының 1920 ел, 31 декабрь санында басылган некролог. «Эшче» газетасының 1927 ел, 6 ноябрь санында, 1930 елда Казанда чыккан «Революция корбаннарының истәлеге» дигән китапта Хәсән Урмановның фоторәсемнәре урнаштырылган. Урманов Хәсән Гыйззәт улы 1895 елның 2 августында (21 июлендә)8 Тамбов губернасының Елатом өязе, Әҗи авылында (хәзерге Рязань өлкәсенең Ермишән районы) ярлы крестьян гаиләсендә туган. 6 Күрсәтелгән матбугат һәм архив чыганакларыннан тыш, бу мәкаләдә X. Урмановның сеңелесе— карт коммунист Нәфисә Урманова, язучы Заһидә Бурнашева, карт коммунист Л. Гомәров иптәшләрнең истәлекләре дә файдаланылды. Автор. 7 «Эшче» газетасы, 127 сан, 1920 ел, 31 декабрь. 8 Рязань өлкәсе, Ермншән райзагсының 1960 ел, 29 январьда биргән 26 нчы номерлы белешмәсе. БОЛЬШЕВИК ХӘСӘН УРМАНОВ1 Т Хәсән татар урта мәктәбе—рөшгняне тәмамлый. Мәктәптә укыган вакытта ук инде ул еш кына муллалар белән бәхәсләшә, сүз көрәштерә. Унҗиде яшендә Урманов, авылдан китеп, Урта Азия шәһәрләренең берсендә заводка эшкә керә. Ул шунда төрле милләт эшчеләре гаиләсендә сыйнфый чыныгу ала. 1915 елда Хәсән Урманов солдат хезмәтенә алына һәм күп тә үтми фронтка җибәрелә. Февраль революциясен ул фронтта каршылый. Бу вакыт ул большевиклар партиясе сафына керә, фронтовиклар арасында киң агитация эше алып бара. Большевик Урманов солдатлар арасында тиз таныла һәм Төньяк фронтның хәрби комитетына член итеп сайлана \ Ул армияне демократлаштыруда, аның сафларыннан реакцион офицерларны куып чыгаруда катнаша. Хәсән Урманов Төньяк фронтның Хәрәкәттәге бишенче армиясендә татар телендә 1917 елның ноябрь аенда чыга башлаган «Сугыш сафы» дигән газетада сотрудник булып эшли. Анда язылган сул фикерле мәкаләләре белән солдатлар арасында зур ихтирам казана 2 . 1917 елның ахырында Төньяк фронты солдатлары Урмановны Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съездына сайлыйлар һәм ул Казанга килә. Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съездына төрле фронтлардан, флотлардан, шулай ук тылдагы гарнизоннардан ике йөздән артык делегат килә. Съездга килгәннәрнең күпчелеген реакцион офицерлар — милләтче буржуазия, мулла малайлары тәшкил итә. Шунлыктан съезд делегатларының күпчелеге Советлар властена каршы карашта була. Съездның беренче көненнән үк анда ике фракция: буржуаз милләтчеләрдән торган уң фракция һәм большевиклардан, алар артыннан баручы партиясез солдат делегатларыннан торган сул фракция барлыкка килә. Бу съездга барысы 22 большевик >катнаша: К. Я-кубов, С. Сәетгалиев. Я- Чанышев, Г. Касыймов, Н. Алимов, С. Әхтәмов, И. Галиев, И. Губанов, Б. Җиһаншин, А. Миңлекәев һ. б. Большевистик фракция составында Хәсән Урманов та була. Үз фракциясе исеменнән ул съездның секретариатына сайлана3 . Большевистик фракция бу съездда Казан партия оешмасының турыда н- туры җитәкчелеге астында эшли. Үзенең аз санлы булуына карамастан (бөтен делегатларның ун проценты чамасы), большевистик фракция уң фракциянең контрреволюцион йөзен фаш итү буенча зур эш башкара. Большевиклар фракциясе катгый рәвештә Советлар властен, эшчекрестьян хөкүмәте — Халык Комиссарлары Советын яклауны, Октябрь революциясе декретларын тормышка ашыруны таләп итә. Съезддагы уң фракция делегатларының ачыктан-ачык Советлар властен бәреп төшерергә тырышулары ачыклангач, сул фракция, партиянең Казан губкомы күрсәтмәсе нигезендә, 17 февральдә бу контрреволюцион съездны ташлап чыга. Сул фракция съезддан чыгып китәр алдыннан, коммунист Хәсән Урманов, фракция исеменнән, билгеле мөрәҗәгатьне укый4 . Бу мөрәҗәгатьтә түбәндәгеләр әйтелә: «Бөтенроссия мөселман хәрби шурасы тарафыннан җыелган Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съезды, эшенең беренче көннәреннән үк, үзенең тар милләтчелек хәрәкәтеннән гыйбарәт булган политик физиономиясен һәм эшче-крестьян властена каршы билгеле настроениесен ачык күрсәтте... Милләтчелек белән исергән съезд чыи-чынлап авантюристлар кулындагы, эшчекрестьян революциясе дошманнары кулындагы тыңлаучан коралга әверелде. Моны хәзерге вакытта революцион демократия тарафыннан бәреп төшерелгән контррево3 «Известия мусвоеншуро» («Хәрби шура хәбәрләре») газетасы, 10 сан, 1918 ел, 14 январь. 4 «Татар хезмәт ияләре Бөек Октябрь юлында» китабы. Рус телендә. Казан, 1927. I. .с. ә,- № 8. 113 114 люцион Украина Радасы вәкилен съездның искиткеч каты алкышлар белән каршылавы, ә шул ук вакытта эшче, солдат һәм крестьян депутатлары вәкилләрен дошманлык белән каршылавы ачык исбат итә... Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, большевиклар фракциясе, барлык җирләрдә эшчекрестьян властена һәм Халык Комиссарлары Советына тулы ышаныч белдерүче резолюцияләр кабул итә торган солдатларның фикерен съезд һич тә чагылдырмый дип таба. Милләтчелек белән исергән бу съездның мөселман һәм рус демократиясен үзара канлы бәрелешкә китерүе мөмкин. Шуңа күрә большевиклар фракциясе моннан ары съездда кала алмый һәм съезд тарафыннан 17 февральдән соң кабул ителгән резолюцияләрне үзе өчен мәҗбүри түгел икәнлеген белдерә» Большевикларның бу мөрәҗәгате хезмәт ияләренә реакцион съездның чын йөзен ахырынача ачарга зур ярдәм итә. Урманов матбугат битләрендә буржуазиянең, уң фракциядәге карагруһларның Советка каршы махинацияләрен фаш итә торган ялкынлы мәкаләләр язып чыга. Мисал өчен аның «Кызыл Байрак» газетасының 27 нче санында һәм «Чулпан» газетасының 16 нчы санында басылган мәкаләләрен күрсәтергә була. X. Урманов болай дип яза: «Съезд эшче һәм крестьяннарның файдасына химая итәрлек эшләр эшләмәде. Күпме тырышсак та, милләтчеләр (муллалар) күп булу сәбәпле, сул фракция үз фикерен, үз юлын үткәрә алмады. Фракция, съездны ташлап чыгып, бөтен хөкүмәтне ярлы халык файдасына булдыру өчен көрәшә башлады» 9 10 . Съездны ташлап чыккан татар большевиклары, партиянең губерна комитеты күрсәтмәсе нигезендә, Казан Советы янында Мөселман комиссариаты оештыралар. Бу комиссариатны төзү турындагы карарга 1918 елның 21 февралендә Я. С. Шейнкман кул куя. Мөселман комиссариатына С. Сәетгали- ев, К. 9 «Знамя революции» газетасы, 39 сан, 1918 ел, 2 март. 10 «Чулпан» газетасы, 6 сан, 1918 ел, Г.- апрель. 11 «Кызыл Байрак» газетасы, 28 сан, 1918 ел, 25 февраль. Якубов, Г. Касыймов, С. Әх* тәмов, Б. Җиһаншин, Л. Гомәров һ. б. керәләр. Хәсән Урманов бу комиссариатның хәрби бүлегендә эшли башлый. Мөселман комиссариаты 1918 елның 12 мартында Казанда татар телендә беренче совет газетасы «Эш»не чыгарырга керешә. Тиздән Хәсән Урманов, Вәли Шәфигуллин һәм Камал Каспран- ский белән бергә, «Эш» газетасының редколлегия члены итеп сайлана. Большевикларның һәм алар яклы партиясез делегат-солдатлар- ның контрреволюцион хәрби съездны ташлап чыгуларын һәм Казак Советы янында Мөселман комиссариаты төзелүне хезмәт ияләре- зур канәгатьләнү белән каршылыйлар. Мәсәлән, 1918 елның 23- февралендә берничә мең солдат катнашкан 95 нче полк җыелышында: «Икенче хәрби съезд әгъзаларының күбрәкләре ак сөякләрнең балалары булганлыктай, бу съезд киләчәктә фәкыйрь халык өчен файдалы юл тотмагаилыгын игътибарга алып, фәкыйрь халык өчен җанын, тәнен кызганмаган сул фракциянең съездны ташлап чыгуын тәбрик итәбез һәм аның киләчәктәге максатларына кушылып, аның тоткан юлын тугры һәм хак. юл дип табып, яңа якты тормышка нигез салырга бар көчебез белән ярдәм итәчәкбез», — дигән карар чыгарыла 11 . Сул фракция вәкилләре чыгып киткәннән соң, буржуаз милләтчеләрдән генә торган съезд трибунасыннан, Казан Советын корал белән бәреп төшерергә кирәк, дигән контрреволюцион чакырулар яңгырый. Анда 1918 елның] мартында «ИделУрал штатын», ягъни буржуаз дәүләт оештыруны игълан итәргә карар бирелә. Казан большевиклары бу авантюраны өзү өчен кирәкле чараларны күрәләр. 26 февраль көнне Ка_ 8* 115 зан Советы җыелышында тугыз кешедән (Я. Шейнкман, А. Гинц- бург, К. Якубов һ. б.) торган Гадәттән тыш вәкаләтле Революцион штаб төзелә. 27 февральгә каршы төндә хәрби съезд җитәкчеләреннән Ильяс һәм Җиһангир Алкин- нар, У. Токумбетов, Ю. Мозаффа- ров һәм ахун Баһаветдииов кулга алыналар. Аларны кулга алуны Революцион штаб күрсәтмәсе буенча Хәсән Урманов башкара Милләтче буржуазиянең татар һәм рус хезмәт ияләре арасында кораллы бәрелеш оештырырга маташуы җимерелә. Буржуаз «Идел- Урал штатын» оештыру планы барып чыкмый. Ләкин буржуазия үз позицияләреннән тиз генә чигенергә уйламый. 28 февраль көнне кич, яңа гына сак астыннан чыгарылган И. Алкин җитәкчелегендә, Икенче Бөтенрос- сия мөселман хәрби съездының ябык җыелышы үткәрелә. Анда «Идел-Урал штаты» һичшиксез төзелергә тиеш дигән карар чыгарыла. 1918 елның 1 мартында татар буржуазиясенең яңа «Революцион штабы» төзелә һәм бу «штаб» буржуй малайларыннан һәм кайбер алданган солдатлардан «тимер дружиналар» оештыра башлый. Казан Советына тапшырылырга тиешле корал шушы дружиналарны коралландыруга китә. Татар сәүдәгәрләреннән «халык милициясе» дигән нәрсә төзелә. Шулай итеп яман аты чыккан «Болак арты җөмһүрияте» барлыкка жилә. Буржуазия Казанда Совет властен бәреп төшерергә хәзерләнә, кайзер Германиясе аша Төркия белән элемтә урнаштыру буенча чаралар күрә. Мәсәлән, мөселман әсирләре арасында контрреволюцион эш алып бару максаты белән хәрби съезд җитәкчеләреннән У. Токумбетов һәм Ю.ЛАо- заффаров Германиягә баралар һәм анда Сосин дигән шәһәрдә Советка каршы газета чыгара башлыйлар 12 13. Бер ай диярлек Казан сугыш хәлендә тора. Буржуаз «Казанское слово» газетасы үзенең 1918 ел 3 апрель санында: «Совет белән «Болак арты җөмһүрияте» арасында һәр көнне сугыш хәрәкәтләре башлануы мөмкин», — дип яза. Ул куркыныч көннәрдә Казан 12 «Рабочее дело» газетасы, 76 сан, 1918 ел, 2 март. е 13 Кызыл Армиянең Үзәк дәүләт архивы, 17 фонд, 1 опись, 30 эш, 16 бит. 14 «Эш» газетасы, 1 сан, 1918 ел. 12 март. большевиклары алдында татар буржуазиясенең Советка каршы мәкерле эшләрен ахырынача фаш итү, «тимер дружина»ларның алданган солдатларын буржуазия йогынтысыннан коткару, Кызыл Армиянең революцион көчләрен оештыру һәм контрреволюцион фетнәне корал көче белән бастыру бурычлары тора. Кыска гына вакыт эчендә бу бурычлар барысы да Казан большевиклары оешмасы тарафыннан уңышлы үтәлә. Партиянең губерна комитеты бу эштә Казан Советының Мөселман комиссариаты аппаратыннан да нык файдалана. Хәсән Урманов, Мөселман комиссариаты члены буларак, «Болак арты җөмһүриятен» тар-мар итүне хәзерләүдә актив катнаша. Башка большевиклар белән бергә, ул милләтче буржуазиянең Советка каршы авантюрасын фаш итү буенча телдән һәм матбугат битләрендә киң агитация алып бара. Кызыл Армиянең ирекле отрядларын төзүдә катнаша. Мәсәлән, шул көннәрдә «Эш» газетасы битләрендә Мөселман комиссариаты хәрби бүлегенең Камил Якубов белән Хәсән Урманов кул куйган өндәмәсе басыла. Бу өндәмәдә хезмәт ияләрен яңадан коллыкка төшерергә маташучы буржуазиянең мәкерле планнары фаш ителә, Октябрь революциясе казанышларын саклау өчен кораллы көч тупларга кирәклеге әйтелә. Бу ялкынлы өндәмә хезмәт ияләрен, буржуазиянең каршылыгын җимерү өчен, Кызыл Армия сафларына керергә чакыру белән тәмамлана14 . Хәсән Урманов күп санлы большевистик листовкалар, өндәмәләр язуда һәм таратуда турыдан-туры катнаша. Казан большевиклары оешмасы җитәкчелегендә шәһәрдә эшчеләрдән һәм кызылармеецлардан хәрби 116 отрядлар һәм дружиналар оештырыла. Татар буржуазиясенең Казандагы кораллы чыгышын бастыруда Совет хөкүмәте һәм В. И. Ленин үзе турыдантуры зур ярдәм күрсәтә. Ленин боерыгы буенча Казанга Кызыл Балтика матросларыннан төзелгән отряд җибәрелә. Үзәктән килгән революцион матрослар һәм Казанның үзендә төзелгән отрядларның бердәм штурмы нәтиҗәсендә «Болак арты җөмһүрияте» тар- мар ителә. Фетнәне бастыруда татар хезмәт ияләре актив катнашалар. Бу хакта җирле матбугат: «Рус һәм татар пролетарийлары, Советның беренче чакыруы буенча кулга-кул тотынып, үз властен сакларга күтәрелделәр... Пролетар интересларын саклау бердәм һәм дус рәвештә бара... Рус һәм татар эшчеләре, крестьяннары, кулга-кул тотынып, татар буржуазиясен коралсызландырырга бардылар... Рус һәм мөселман пролетариатының берләшүен буржуазия дә, аның ялчылары да җимерә алмас», — дип язды «Болак арты җөмһүриятен» тар- мар итүгә катнашкан кызылармеец отрядларының берсе башында Хәсән Урманов була. «Эшче» газетасы, X. Урмановның бу вакыттагы революцион эшен тасвирлап, болай дип яза: «Ул Казанга кайтып керүе белән гайрәтле, сәләтле, эшлекле батыр егет икәнлеген иптәшләренең күңелләренә урнаштыра һәм армый- талмый эшли. Үткен каләме белән газеталарда языша» 15 16 . 1918 елның май аенда Спас өязендә кулакларның контрреволюцион коткысы тәэсирендә кайбер чуалышлар булып уза. Шул сәбәптән Өяз Советын яңадан сайлау өчен крестьян съезды чакырыла. Губком кушуы буенча бу съездга Казаннан Хәсән Урманов бара. Ул съездда рус һәм татар хезмәт ияләре арасында чуалышлар чыгарырга маташкан кайбер контрреволюционерларны фаш итә. Спас Өяз Совс- тына партия линиясен үткәрерлек тотнаклы кешеләр сайлана 17 . 15 «Знамя революции» газетасы, 1918 ел. 29 март һәм 4 апрель саннары. 1 П. Н. Надинский. «Очерки по истории Крыма» («Кырым тарихы буенча очерклар»), 2 кисәк; Крымгосиздат, 1957 еп, 208 бит. 1 П. Макаров «Крутой подъема («Текә күтәрелеш»), Крымгосиздат, 1940 ел, 4 7 бит. 17 «Эш» газетасы, 34 сан, 1918 ел, 4.июнь. 18 КПССның Татарстан Өлкә Комитеты архивы, 868 фонд, 69 эш, 97 бит. 1918 елның җәендә Хәсән Урманов ак чехословакларга каршы сугышка катнаша. Шәһәрне аклар алгач, ул яшеренеп революцион эш алып бара. 1918 елның көзендә X. Урманов бераз вакытка туган авылы Әҗигә ялга кайта. Шушы ял вакытында да ул ярлы крестьяннар комитетының эшен юлга салуда, авылдашларын Кызыл Армиягә туплауга актив катнаша. Хәсән Урманов Әҗи авылында партия оешмасын төзи. Озакламый X. Урманов Казанга килә һәм РКП(б)ның Казан губерна комитетында инструктор-агитатор булып эшли башлый18. 1919 елның январенда ул Уфа шәһәренә, Көнчыгыш фронтның 5 армия политбүлеге карамагына җибәрелә. 1919 елның март ахырында X. Урманов Казанга кайта һәм тиздән, партиянең Үзәк Комитеты күрсәтмәсе буенча, яңа гына аклардан азат ителгән Кырымга партия эшенә җибәрелә. 1919 елның апрель ахырында Симферополь шәһәрендә Кырым өлкәсенең партия конференциясе җыела. Анда РКП(б) Үзәк Комитеты вәкиле К. Е. Ворошилов катнаша. Конференция партиянең Кырым Өлкә Комитетын сайлый. Өлкә комитеты аппаратында мөселман бюросы да төзелә. Аның башына, РКП(б) Үзәк Комитеты күрсәтүе буенча, Мәскәүдән Кырымга җибәрелгән .күренекле революционер, Төркия Коммунистлар партиясен оештыручы Мостафа Сөбхи куела. РКП(б)ның Кырым Өлкә Комитеты мөселман бюросы членнары итеп Мидхәт Рефатов, Али Баданинский һәм Хәсән Урманов сайлана. Хәсән Урманов Мәскәүдән Симферопольгә күчерелгән «Яңа дөнья» исемле большевистик газетаның сотруднигы булып та эшли. Газетаның редакторы М. Сөбхи була. «Яна дөнья» газетасы буржуаз милләтчеләрне фаш итүдә һәм Көнчыгыш хезмәт ияләре арасында коммунис 117 тик идеяләр таратуда зур роль уйный. 1919 елның җәендә Кырымны деникинчылар басып ала. Июнь ахырында Кызыл гаскәрләр Симферополь шәһәрен калдыралар. Хәсән Урманов, башка большевиклар белән бергә, яшерен партия эшенә күчә. Бу шартларда Кырымның төрле шәһәрләрендәге большевистик оешмаларны координацияләү өчен өлкә күләмендә яшерен Үзәк Оешма төзү кирәклеге туа. Декабрь аенда, Севастополь һәм Симферополь большевистик оешмалары вәкилләре җыелышында, РКП(б)ның яшерен Кырым Өлкә Комитеты оеша. Өлкә Комитеты составында башында Мидхәт Рефа- тов һәм Хәсән Урманов булган мөселман секциясе дә төзелә. Татарча яхшы сөйләшә һәм яза торган егерме яшьлек рус кызы Жигалина Женя мөселман секциясенең элемтәчесе итеп билгеләнә. Шул ук 1919 ел ахырында Кырымның яшерен комсомол Өлкә Комитеты да оештырыла. Ул партия комитеты җитәкчелегендә эшли. 1920 елның февралендә Симферопольнең яшерен комсомол оешмасында инде 120 кеше була ’. 1920 елның башында Симферополь шәһәренең коммунистлар һәм комсомолецлардан төзелгән яшерен сугышчан группалары байтак кына героик эшләр башкаралар. Мәсәлән, февраль аенда алар Харьков шәһәреннән аклар алып килгән политик тоткыннарның зур төркемен азат итәләр, 1 март көнне полиция участогына көтмәгәндә һөҗүм итеп кулга алынган большевикларны коткаралар. Февраль революциясенең өч еллыгы алдыннан, 1920 елның 11 мартында, Симферополь шәһәренең үзәгендә көндезге сәгать өчтә, яшерен оешма членнары заказ бирергә дигән булып, берәм-берәм «Рекорд» типографиясенә киләләр һәм большевистик листовкалар бастырып бирергә кушалар. Акгвардиячеләр яклы типография хуҗасы каршы килергә маташкач, аны корал белән куркытып мәҗбүр итәләр. Типография ишегенә: «Хуҗа үлү сәбәпле, типография ябылды» дигән игълан элеп куела. Типография эшчеләре большевиклар үтенечен бик теләп үтиләр: дүрт сәгатьтән сон. берничә мең большевистик листовка басылып өлгерә. Типография хуҗасы соңы и н а н а ктв а р д ия чел ә р контрразведкасына бу хакта хәбәр •итсә дә, һәм аклар ул кыю егетләрне никадәр эзләсәләр дә таба алмыйлар. Шул ук көннең кичендә листовкалар Симферопольнең төрле урыннарында хезмәт ияләре арасында таратыла, стеналарга ябыштырыла. 1920 елның январенда Кызыл Армия, һөҗүмнәрен җәелдереп, Азов диңгезе ярына килеп чыга, акгвардиячеләрне Кубаньга һәм Кырымга таба кысрыклый башлый. Кызыл Армиянең Перекопка якынлашуы Кырымның яшерен партия оешмалары алдына кораллы восстание оештыру мәсьәләсен куя. Кораллы восстаниене практик хәзерләү максаты белән Симферопольдә яшерен Өлкә ревкомы, Севастополь, Феодосия һ. б. Кырым шәһәрләрендә җирле ревкомнар оештырыла, сугышчан отрядлар төзелә. Бу чараларны тормышка ашыруда партиянең Кырым Өлкә Комитеты Мөселман секциясе, шул хисаптан Хәсән Урманов та, бик актив катнашалар. «Совет Кырымы өчен көрәштә һәлак булганнар истәлегенә» дигән китапта бу турыда менә ниләр язылган: «Егерме яшьлек кыз—Женя Жигалинаны партиянең Өлкә Комитеты янындагы татар секциясе җитәкчеләре яшерен квартирада көтеп алдылар. Женя үзе дә бу секция составында иде. Аның вазифасы партия Өлкә Комитеты белән татар секциясе арасында элемтә тотудан гыйбарәт иде. һәр адымда үлем сагалап торган бу эшне Женя батырларча һәм кыю башкарып килде. Төн. Тәрәзә капкачларын ныклап ябып, лампаны кысып куйган килеш, татар секциясе кораллы вос 118 стание хәзерләү, Кырымда аклар властен бәреп төшерү мәсьәләсен тикшерде. Бу җыелышта Женяга корал җыюга катнашу йөкләнде». Ләкин иртәгесен яшерен оешмага үтеп кергән бер сатлык җан аклар контрразведкасына восстание планын җиткерә. Симферопольдәге партия оешмасы җитәкчеләрен аклар кулга алалар. Кырымда партизаннар ЙОЛКЫН оештыручы һәм аның командиры булган П. В. .Макаров бу хакта болан дип яза: «Поручик Сурин (Вишневский) ның провокациясе нәтиҗәсендә 1920 елның март ахырында партиянең яшерен Өлкә Комитеты янындагы татар секциясенең башлыклары: Рефатов, Урманов, Жигалина иптәшләр кулга алынды» *. Кулга алынган большевиклар үзенең ерткычлыклары белән танылган акгвардияче генерал Кутепов корпусы контрразведкасына эләгәләр. Хәсән Урмановны һәм кулга алынган башка коммунистларны дошманнар бик нык җәзалыйлар. Ләкин алар барсын да батырларча кичерәләр. X. Урманов белән бергә акгвардиячеләр кулына эләккән Женя Җигалинаның дошманнар алдында ү'зүзен ничек тотуы «Совет Кырымы өчен һәлак булганнар турында истәлекләр» дигән китапта түбәндәгечә сурәтләнә: «...звонок шалтырады. Женяны алып керделәр. Өстәл янында полковник утыра. Яшь кызның чибәр, түгәрәк йөзен күргәч, полковник бераз уңайсызлангансыман булып китте. — Утырыгыз, большевичка, — диде ул көлемсерәп. Женя эндәшмичә генә урындыкка утырды. — Ай-һа-ай, шундый чибәр кыз, ә үзе шундый сволочьлар белән бәйләнгән диген. Сезгә полковник хатыны булырга кирәк иде. Женя эндәшмәде. — Фамилиягез, исемегез?—дип сорады полковник, тавышын күтәреп. — Сезгә билгеле: Женя... Жигалина... 20 яшьтә, Каховкада туганмын, гимназия бетердем. — Туктагыз, туктагыз, барысын да берьюлы түгел, сорауларга гына җавап бирергә. Большевиклар белән күптән бәйләндегезме? — Большевиклар белән? — Җеня тынып калды. Ул үзенең өлкән иптәшләренең күрсәтмәләрен хәтеренә төшерде: «Әгәр контрразведка кулына эләксәң — барысын да кире кагарга, иптәшләреңне дошманга ачарлык бер сүз дә әйтмәскә!» — Большевиклар белән бәйләнгәнем юк. — Әлбәттә, юк! — дип көлде полковник. — Коралыгызны кайда яшердегез? — Нинди корал, мин бернәрсә дә белмим... — Восстаниенең җитәкчеләре кемнәр? — Восстание? Ул хакта берни ишеткәнем юк. Полковник тавышын үзгәртте. — Я үзең барысын да сөйләп бирәсең, яисә... — ул кулындагы шомполны боргалап куйды. Женя сүзсез генә утыруында дәвам итте. — Дәшмисезме? — диде полковник һәм кызның чибәр йөзенә йодрыгы белән каты итеп сугып җибәрде. Күздән чаткылар сибелде, яшь күренде. Женя урындыктан торды һәм каты тавыш белән: — Сез ни эшлисез, мин бит... Сызгырып төшкән^ шомпол күлмәкне ертып, тәнне кисеп керде. Тагын... Тагын... Полковник итеге белән бар көченә кызның күкрәгенә типте. Женяның авызыннан кан ага башлады. — Чыгарып ташлагыз! — дип үкерде полковник, ачуыннан шартлардай булып. Канга баткан Женяны бүлмәдән алып чыгып, камерага ташладылар...» Тиздән хәрби-кыр суды була. 1922 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Памятник борцам пролетарской революции, погибшим в 1917— 1921 годах» («1917—1921 елларда пролетар революция өчен көрәштә корбан булганнар истәлегенә») ди 119 гән китапта Хәсән Урманов һәм аның белән кулга алынган иптәшләренең язмышларына карата кайбер хәбәрләр бар. Ул китапта 1920 'елның апрелендә Симферопольдә партиянең яшерен Кырым Өлкә Комитеты составындагы татар секциясе җитәкчеләре, провокатор доносы буенча кулга алынганнан соң, хәр- би-кыр суды тарафыннан атарга хөкем ителүе хакында языла. Бу китаптан күренгәнчә, дошманнар белән /көрәштә һәлак булган геройларның дүртесенең генә фамилиясе билгеле булган. Алар — Рефатов, -Урманов, Баличиев һәм Жигалина. Күптән түгел, КПССның Татарстан Өлкә Комитеты архивында эшләгәндә, югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне ачыклый торган кы- зьпклы бер документны очратырга туры килде. Ул документ — акгвардиячеләр хәрби-кыр судының коммунистлар эше буенча чыгарылган хөкем карарының копиясе. ХӨКЕМ КАРАРЫ 1920 елның 21 апрель көне. Добровольческий корпус штабы янындагы хәрби-кыр суды, Добровольческий корпус буенча 1920 елның 13 апрелендә чыгарылган 140 номерлы приказ нигезендә судка бирелгән Амет Мамут оглы (ул ук Рефатов), Асан Изет оглы (Хәсән Урманов), Сеит Амет Баталов, Мө- хәмәтҗан Урманов, Хәмзә Хөсәен Сакаев, Асан Хөсәен Сакаев, Морат Решит А санов, Сеит Ислам А паз оглы, юнкер А бдулла Мостафа Баличиев, доброволец Николай Михайлович ЯркоАптекман, сакчы Ислам Умеров һәм Евгения Лазаревна Жигалинаның эшен тикшергәннән соң, түбәндәгеләрне аныклады: Амет Мамут оглы (ул ук Рефатов), Морат Решит Асанов, Асан Изет оглы (Хәсән Урманов), Асан Хөсәен Сакаев, Евгения Лазаревна Жигалина һәм Абдулла Мостафа Баличиев, сакчы Ислам Умеров, Сеит Амет Баталов, Сеит Ислам Апаз оглы, доброволец Николай Михайлович ЯркоАптекманнар түбәндәге эш буенча гаепле дип табылды: 1920 ел башында Симферополь шәһәрендә алар үзара «Россия Коммунистлар (большевиклар) партиясенең Кырым Өлкә Комитеты янындагы мөселман коммунистик бюросы» дигән оешма төзегәннәр. Бу оешма үзенең максаты итеп, Россия Көньягы кораллы көчләренә каршы кораллы восстание күтәрү юлы белән, Кырым ярымутравы территориясендәге дәүләт строен үзгәртү һәм Совет гаскәрләренең Россиянең Көньягы кораллы көчләренә каршы юнәлдерелгән хәрәкәтләренә ярдәм итү бурычын куйган. Моны тормышка ашыру өчен алар үз карамакларында пулеметлар һәм башка кораллар, кораллы отрядлар булдырганнар. Ә юнкер Баличиев, шуның өстенә, билгеле уй белән поручик Касперовичны үтерүе өчен дә гаепләнә. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, һәм җинаять уложениесенең 102, 108 статьялары, Добровольческая армиянең 1919 ел 705 приказының 108—2 статьясы, хәрби уставның экдәза бирү хакындагы 239 — 3 һәм 79 статьялары нигезендә — карар бирелде: Амет Мамут оглы (ул ук Рефатов), Морат Решит Асанов, Асан Изет оглы (Хәсән Урманов), Асан Хөсәен Сакаев, Евгения Лазаревна Жигалина һәм юнкер Абдулла Мостафа Баличиевны барлык хокукларыннан, милекләреннән мәхрүм итәргә һәм үлем Э!дәзасына — атарга хөкем итәргә; сакчы Ислам Умеров ны барлык хокукларыннан, милекләреннән мәхрүм итеп, сроксыз каторга эшләренә Э1$ибәрергә; Сеит Амет Баталов, Сеит Ислам Апаз оглы, доброволец Николай Михайлович ЯркоАптекманнарны барлык хокукларыннан, милекләреннән мәхрүм итәргә һәм алтышар ел каторга эшенә җибәрергә. Мөхәммәтҗан Урманов һәм Хәмзә Хөсәен Сакаев- ны, гаепсез дип табып, азат итәргә карар бирде. Хәрби-кыр суды председателе полковник ЛИТВИНЕНКО. Членнары: штабс-капитан ЖДАНОВ, поручик МАЛЬСКИИ, подпоручик РЕЙНЕР, Конфирмация: Раслыйм: генерал КУТЕ- ПОВ. 1920 ел, 22 апрель *. 1 КПССның Татарстан Өлкә Комитеты архивы, 15 фонд, 413 эш, 169 бит. Бу документтан Хәсән иптәш Урмановның Р1\П(б)ның яшерен Кырым Өлкә Комитеты янындагы мөселман бюросының актив һәм җитәкче эшлеклеләренең берсе булганлыгы ачыклана. Бу секция, партиянең Өлкә Комитеты җитәкчелегендә Кырымда акгвардиячеләр режимын бәреп төшереп, Совет властен урнаштыру максаты белән, кораллы восстание хәзерләүдә катнаша, Кызыл Армиянең хәрби хәрәкәтләренә ярдәм итә. Шул максат белән пулеметлар һәм башка кораллары булган сугышчан отрядлар төзелә. Бу геройларның соңгы минутларын ничек үткәргәнлекләрен үз күзе белән күргән Харис Юмаев түбәндәгеләрне сөйли: «Тирә-яктагы тыныч халыкны куркыту максаты белән, врангельчылар хөкем ителгән большевикларны күрсәтмә рәвештә җәзаларга карар бирделәр. Акгвардиячеләр җәза бирү урынына Симферополь шәһәренең бик күп кешесен куып алып килделәр... Тиздән көчле конвой астында хөкем ителгәннәрне китерделәр. Аларны таш стена янына тезеп куйдылар. Хөкем ителгәннәр каршысына инглиз сукносыннан тегелгән яшел кием кигән бер взводка якын винтовкалы солдат килеп басты. Тирә-якта шомлы тынлык... Хөкем карары укыла... Хөкем ителгәннәр аны тыныч һәм батырларча ты ңл ы йл а р, а л а р н ы ң күзләрендә — дошманга каршы нәфрәт утлары... Кинәт алар бердәм тавыш белән «Интернационал» җырлап җибәрделәр. Палачлар ашыгалар, кабаланалар, команда бирелә... Менә зифа буйлы, бөдрә чәчле Хәсән Урманов көчле тавыш белән: «Без коммунизм өчен үләбез, иптәшләр! Хушыгыз!» — дип кычкырды. Икенчесенең: «Тиздән Кызыл Армия Кырымны азат итәчәк! Яшәсен Совет Россиясе!» — дигән тавышы яңгырады... Залп белән атулар ишетелде...» Татар халкының батыр улы, күренекле революционер-большевик Хәсән Урманов менә шулай Коммунистлар партиясе, хезмәт ияләре эше өчен геройларча һәлак була. Коммунизм эше өчен үз тормышларын корбан иткән барлык пролетар көрәшчеләре кебек үк, аның истәлеге дә совет .кешеләренең йөрәкләрендә мәңге сакланыр.