Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ПРЕМИЯЛӘРЕ БУЕНЧА РЕСПУБЛИКА КОМИТЕТЫНДА:

Тукай премияләре буенча республика комитеты I960 елда аеруча күренекле хезмәтләр өчен Тукай премияләре бирү турында карар чыгарды: ӘДӘБИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ Шагыйрь Сибгат Хәкимгә—«Ленин фәрманы белән» (рус телендә) һәм «Җил исми яфрак селкенми» (татар телендә) исемле шигырь җыентыклары өчен. СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ӨЛКӘСЕНДӘ Художник А. П. Бурлайга—«Нефть килә башлады» дигән картинасы өчен. ТЕАТР СӘНГАТЕ ҺӘМ КОНЦЕРТ — БАШКАРУ ӨЛКӘСЕНДӘ Драматург X. Г. Вахитовка һәм Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры режиссеры Р. Бикчә нтәевкә—«Беренче мәхәббәт» драмасы һәм спектакле өчен. Минзәлә колхоз-совхоз театрының баш режиссеры С. Г. Ө м е т б а е в к а—«Язылмаган законнар», «Тамырлар» исемле спектакльләр өчен. Татарстан АССРның Җыр һәм бию ансамблен ә—хезмәт ияләре арасында татар җыр культурасын һәм СССР халыкларының музыка иҗатын пропагандалавы өчен.