Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫНА ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНА КПССныц ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНА

РСФСР Верховный Советы Президиумы, Россия Федерациясе Министрлар Советы һәм КПСС Үзәк Комитетының РСФСР Бюросы Татарстан АССР эшчеләрен, колхоз- чыларын, интеллигенциясен һәм барлык хезмәт ияләрен данлыклы вакыйга — республиканың төзелүенә 40 ел тулу уңае белән тәбрик итәләр һәм кайнар котлаулар җибәрәләр. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр татар халкы, патша Россиясенең башка халыклары кебек үк, шатлыксыз, хәерче тормыш кичерде. Октябрьнең җиңүе Россиянең, шул исәптән Татарстанның барлык хезмәт ияләренә чын азатлык китерде, экономик һәм культура үсеше өчен киң юллар ачты. РСФСР составында Автономияле Татарстан Республикасы төзелү Татарстан хезмәт ияләре тормышында тарихи вакыйга булды. Кырык ел эчендә Татарстан хезмәт ияләре, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, тугандаш рус халкының һәм илебездәге башка халыкларның ярдәме белән экономиканы һәм культураны үстерүдә зур уңышларга ирештеләр. Нефть, машина төзелеше. химия промышленносте һәм промышленностьның башка тармаклары кызу темплар белән үсә. Хәзер республикада ике тәүлек эчендә элекке Казан губернасында бөтен 1913 елда эшләнгән кадәр продукция эшләп чыгарыла. Нефть чыгару, мех әйберләре һәм продукциянең кайбер башка төрләрен эшләп чыгару буенча Татарстан АССР илебездә беренче урында тора. Авыл хуҗалыгы нигездән үзгәрде. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы шактый күтәрелде, терлекләр саны һәм алардан продукт алу артты. 1958 һәм 1959 елларда Татарстан колхозлары һәм совхозлары дәүләткә ашлык, терлекчелек продуктлары сату планнарын срогыннан элек үтәделәр. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен республикага күп тапкырлар РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагы бирелде. Милли культура тиңдәшсез үсте. Татарстан тоташтан укый-яза белүчеләр республикасына әверелде. Совет интеллигенциясенең милли кадрлары үсте. Хезмәт ияләренең материаль хәле елдан-ел яхшыра. РСФСР Верховный Советы Президиумы, Россия Федерациясе Министрлар Советы һәм КПСС Үзәк Комитетының РСФСР Бюросы КПССның XXI съездының тарихи карарларын тормышка ашыру һәм СССР халык хуҗалыгын үстерүнең җидееллык планын срогыннан элек үтәү өчен эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигенциянең үз көчләрен һәм хезмәтләрен кызганмаячакларына ышаныч белдерәләр. Яшәсен Татарстан АССР! Яшәсен Советлар Союзы Коммунистлар партиясе — илебездә коммунизмның җиңүе өчен бөтен халык көрәшен рухландыручы һәм оештыручы!