Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫНА ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНА КПССнъщ ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНА

СССР Верховный Советы Президиумы, ССР Союзы Министрлар Советы һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Совет Татарстаны эшчеләрен, колхозчыларын, интеллигенциясен, барлык хезмәт ияләрен данлыклы юбилей белән— Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә кырык ел тулу уңае белән кайнар рәвештә котлыйлар һәм тәбрик итәләр. Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе, ленинчыл милли политиканы эзлекле тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстан хезмәт ияләре экономик артталыктан, милли изелүдән һәм политик хокуксызлыктан мәңгегә котылдылар, хуҗалык һәм культура төзелешенең киң юлына чыктылар. Совет власте елларында Татарстан АССР хезмәт ияләре, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бәек рус халкының һәм илебездә яшәүче башка халыкларның туганнарча ярдәме белән, промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын күтәрүдә, милли культураны үстерүдә зур уңышларга ирештеләр. Промышленностьның нефть, машина төзелеше, химия, энергетика, текстиль, азык тармаклары өр-яңадан төзелделәр һәм нык үстеләр, Татарстанның гасырлар буе кул тидерелмичә яткан гаять зур җир асты байлыклары тергезелделәр һәм халыкка хезмәт игүгә куелдылар. Республика нефть чыгару ягыннан илебездә беренче урында тора, соңгы ун ел эчендә генә дә нефть чыгару 44 тапкыр артты. Авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышларга ирешелде. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм дәүләткә сату шактый артты. Бөтен республикада ит җитештерү 1953 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырдан артыграк, сөт җитештерү 2,3 тапкыр, йомырка җитештерү 1,8 тапкыр артты. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре авыл хуҗалыгы производствосын тагын да күтәрү буенча алган социалистик йөкләмәләрен уңышлы үтәү өчен нык көрәшәләр. Фән һәм культура көчле үсә. Хәзер Совет Татарстанында 48 югары һәм урта махсус уку йорты, фәнни-тикшеренү институтлары, 3.492 мәктәп, 9 театр, күп санда клублар һәм китапханәләр бар. Милли интеллигенциянең гүзәл кадрлары үсте. Республикада югары белемле 38 меңнән артык белгеч эшли. СССР Верховный Советы. Президиумы, ССР Союзы Министрлар Советы, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Татарстан АССР эшчеләренең, колхозчыларының, интеллигенциясенең җидееллык планны һәм алынган социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәүгә бөтен көчләрен бирәчәкләренә нык ышаныч белдерәләр. Совет Татарстаны хезмәт ияләренә экономиканы һәм культураны үстерүдә, илебездә коммунизмның җиңүе өчен көрәштә яңа уңышлар телибез. Яшәсен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы! Яшәсен Советлар Союзы халыкларының туганнарча дуслыгы — Ватаныбыз куәтенең һәм җиңелмәслегенең таянычы! Яшәсен совет халкын коммунизм тантанасына алып баручы Советлар Союзы Ком - мунистлар партиясе!