Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДАЛА ХИКӘЯСЕ

^акырды заман сәфәргә, Кош очырды баласын. Борылды алар чатларга: Институт, каласың... Чемоданнарында — диплом, Башларында — эшләпә. Далага карап тордылар; — Менә язмыш нишләтә. Әйтәләр: имеш, бу якта Әфлисун үсә, диләр, йөземнең дә иң затлысы. Татлысы пешә, диләр. Зәңгәр үзәннәрне юган Дулкыннар кая икән. Бу җирдә асыл гомернең Үткәне зая икән... Шаулатып чапты вагоннар Килгән якларга табан. Вагонда тирбәлә егет, Башында уйлар яман. Әйтәләр: имеш, ул якта Әфлисун үсә, диләр, Дәрья суларына тиеп. Йөземнәр пешә, диләр... Сагындым өйне, сагындым, Уйласаң, күңел тула... Паровой «уф» дигән саен. Егеткә җиңел була. Аерылып якын дусыннан Далада йөргән егет, Дусының яшьле күзләрен Ерактан күргән кебек. Бер сүзсез генә адымлап. Кузгатып йөрде комны. 90 Тубылгы үскән әрәмә... Гөлләрнең күзе дымлы... Хат язды утырып яланда: «Искиткеч көннәр монда. Күгәрчен түше шикелле Шәмәхә гөлләр монда...» Арыклар чаба ашкынып, Өр-яңа юллар эзләп. Шәмәхә гөлләр тирбәлә Даланың түшен бизәп. йөземнәр менә иңенә Сарылып назлау сорый, йөземдәй күзләр көндәшен Күрмәгән була юри... Айваларга алтын суы йөгергән кебек була. Егет үзе дә, үзе дә Өлгергән кебек була: Балланып ава түшәккә йокысы белән бергә. Рәхмәт пышылдый иреннәр Байлыгын биргән җиргә. Куллары тынмый йокыда, — Йөземнәр өзә, имеш. Хезмәте белән һавага Йолдызлар тезә, имеш. Җил булып дала түреннән «Уф!» дигән тавыш килә. Әйе, бу качкан иптәше, Бу — иске таныш килә. Ул бара, төнне кармалап, Билгесез сукмакларга. Ул китә, кулын кушырып, Еракка, еракларга... Ул эзли әзер бәхетен, Хөрмәләр пешкән җирне. Авызына, балдай тамып, Йөземнәр төшкән җирне... * * Арыклар җырлаган җирдә, йөземнәр пешкән җирдә Дала бизәгән дус белән Чәй эчтек икәү бергә. Дәшергә кушты шул егет: Килсен, дип, кунак булсын, Кулына урын тапмыйча, «Уф» диеп йөргән дусын.