Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭЗИЯ ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН

Поэзия һәм хәзерге заман! Иҗат эшебезнең уңышы, ахыр чиктә, совет поэзиясенең язмышы да безнең шушы проблеманы ни дәрәҗәдә дөрес һәм тирән аңлавыбыз белән бәйләнгән. Советлар илендә төрле стильдә язучы төрле милләт шагыйрьләре яши, аларның тавышлары бергә кушылып яңгырый, чөнки ул шагыйрьләрнең күпчелеге бер үк идея позициясеннән торып иҗат итә. Без хәзер коммунизм җәмгыяте төзүдән дә зуррак бүтән максатны күз алдына китермибез. Марксизм- ленинизм карашыннан башка карашны без танымыйбыз. Бер караганда шагыйрьләр җырлый торган темалар бик гомуми- ләр, чөнки максат бер, күп нәрсәләр уртак. Ләкин бу әле иҗат эшендә без бер-беребезгә ике игезәк кебек охшаш булырга тиеш дигән сүз түгел. Шушы гомуми мәсьәләләр хәл ителгәндә синең үз урының кайда, нәрсә турында һәм ничек язарга* башкаларның тавышы эчендә синең тавышың югалып, тоныкланып калмасмы? К а й с ы төшкә бассаң, тавышың ныграк ишетелә төшәр? Бөтен узганы, киләчәге бөек рус җире белән бәйләнгән минем үз республикам бар, аның инде төзелүенә 40 ел тулды. Хезмәтнең гомуми хорында мин шул республикамның үзенең йөрәк тибешен тоярга тырышам. Шагыйрьгә республиканың үзендә генә дә материал тулып ята. Ә без, татар шагыйрьләре, дөресен әйткәндә, ул бай материалның яртысыннан да файдаланмыйбыз, хәтта аны күрми узабыз. Кайчандыр, революциягә кадәр, татарлар, кыш башлану белән эш эзләп, үз авылларыннан читкә чыгып киткәннәр. Аларга бәхет кайдадыр Себердә, Каспи диңгезе буйларында яки Донбасс шахталарында көтәдер кебек тоелган. Ярлы крестьян Миңлебай абзый да авылын ташлап китәргә берничә тапкыр җыена. Ул атсыз. Гомергә тирес әсәре күрмәгән җирендә арыш ел саен диярлек уңмаган. Бөтен карап торганы — өй артындагы кечкенә генә бәрәңге бакчасы. Хәзер ул якларда эшләр бөтенләй башкача. Ә элекке Миңлебай? Нефтькә иң бай урыннарның берсе— Миңлебай тирәсе. Миңлебаең инде бөтен илгә мәгълүм. Нәкъ аның өе янында ук, бәрәңге бакчаларының нәкъ уртасында, нефть вышкалары калыкты. Менә бит байлыкны читтән дә эзләп йөрергә кирәк булмаган, кул астында гына яткан. Безнең кайбер шагыйрьләр Миңлебай абзыйны хәтерләтәләр: үз бакчаларындагы хәзинәне күрмичә, бөтен нәрсәне гел читтән эзлиләр. Миңлебайга ул заманда бу гафу ителгән, аңа байлыкны берәү дә ачмаган. Билгеле, актуаль әйбәт теманы кайдан да табарга мөмкин. Ләкин бу инде автор үзе якыннан тойган, үзе кичергән материал түгел. Шуның аркасында поэзиядә гомуми сөйләнүләр, белсен берсе кабатлый торган, милли колоритсыз, төссез әсәрләр килеп туа. П 150 Без барыбыз да поэзиянең милли үзенчәлекле булуы яклы. Әмма милли үзенчәлекне әсәрнең теле белән генә чикләү дә дөрес булмас иде. Ул бары тик формада һәм әдәби традицияләрдә генә түгел, ә бәлки теманы эшләүдә дә чагыла. Чын мәгънәсендә милли колоритлы әсәрне син башка телләргә тәрҗемә ителгәч тә таныйсың. Андый әсәрнең эчтәлеге тормыш материалындагы, һәр халыкның культурасындагы, көнкүреш һәм психологиясендәге үзенә генә хас үзенчәлекләре белән әллә каян күзгә ташлана. Соңгы елларда гына нефть бер үзе татар халкы тормышында нинди зур үзгәреш ясады. Нефть районнарында хәзер элек без күптән күреп ияләшкән авылны очратуы кыен. Бер гаиләдә бурильщик та, оператор да һәм колхоз фермасында эшләүче дә. Эшчеләрме болар? Колхозчылармы? Хет теләсә ничек дип ата. Тик бу яңа күренешне ниндидер формулаларга туры китерергә тырышып азапланырга ярамый. Ул шушы хәлендә кызык, ул безнең тормышның моңа хәтле күренмәгән яңа бер ягы булу белән матур. Аны язучы күзе белән күзәтергә, өйрәнергә кирәк. Нефть Уралда да, Идел буенда да бар. Ләкин татар шагыйре нефтьчеләрнең хезмәт батырлыгын /зенчә җырларга тиеш. Бер гаиләнең мисалында, мәсәлән, татар авылында кешеләрнең үзара мөнәсәбәте ничек үзгәрүен күрсәтергә мөмкин. Рус халкының татар халкына ярдәме, булышлыгы бүген бөтенләй башка характер алды. Л1оны тарихи яктан килеп караганда да бик кызык. Кайчандыр бу ярдәм изүче сыйныфлар, дин тарафыннан җәберләнгән вак милләтләр арасында революцион аң таратуда, бераз соңрак Совет властеның төзелеп, урнашып килгән елларында рус халкының аларга дәүләт булып оешырга булышлыгында чагылса, ә хәзер бу ярдәм шул милләтләрне иң алдынгы, катлаулы яңа техникага өйрәтүдә күренә. Мин Әлмәт газ заводында йөрдем һәм зур химия белән оста эш итүче татар яшьләрен, татар хатын-кызларын күреп сокландым. Яки менә Казан университетының физмат факультетында төш физикасы фәнен өйрәнүче татар укучылары азмыни? Нигә болар югары поэзиягә, шул ук вакытта милли поэзиягә материал була алмасын? Монда ирешелгәние тик өстән-өстән генә санап чыгу җитми, бәлки тарихи күзлектәй карап язарга кирәктер, бу безгә һәр характерда һәр халыкның үз язмышын күрсәтү ягыннан әһәмиятле. Моны эпик әсәрдә, әгәр поэтик деталь оста тотыла икән, хәтта лирик шигырьдә дә ачарга мөмкин. Кызганычка каршы, урындагы материалга таянып үзебезнең җирлектә туган, республиканың бөтен матурлыгын тулы күрсәтә алган уңышлы зур полотноларны әле шушы көнгә хәтле безгә поэзиянең дә, прозаның да биргәне юк. Бигрәк тә хәл җыр жанрында начар. Татарстанның эшчеләре, интеллигенциясе турында татар шагыйрьләре бөтенләй аз язалар. Мәсәлән, сез татар студенткасына яки студентларга багышлап тудырылган, халыкта җырланып йөрерлек нинди берәр җырны күрсәтә аласыз? Кайда ул? Әгәр Тукай исән булса, «Эштән чыгарылган татар кызы»ннан соң, һичшиксез, бүгенге тулы хокуклы, нинди эшкә куйсаң да сынатмаучы, кулыннан эш килгән татар кызларын читләтеп үтмәс иде. Безнең җырларның әйләнеп йөргән төше — колхоз басуы, нигәдер алар шуннан ерак китә алмыйлар. Шуңа күрә хәзерге заман җырда артык тар, артык бер төсле яңгырый. Совет Татарстаны, әйтерсең, бары бер зур авыл, татар халкы — әйтерсең, бары колхозчылардан гына тора. Бу җырларда егет тә, кыз да бар, яңа технологик процессны мактаган купшы сүзләр дә бар. Тик хисләр җылылыгы гына юк. Мондый текстны укыйсың, аннан күңелне алып бераз читкәрәк китү белән ул тоныклана, онытыла. Совет җырларына карата да матбугатта борчылып язылган мәкаләләр шактый еш очрый. Соңгы ун ел эчендә күпме җыр тудырылган. Фатьянов, Ошанин, Долматовский һәм башка шагыйрьләрнең халыкка таралган җырларын берәү дә инкарь итми. Әмма җырлаучы халыкка ныклап колак салсаң, аның яраткан җырлары арасында элеккечә беренче урында «иске» җырлар, сугышка кадәрге һәм Бөек Ватан сугышы чорында халыклашкан җырлар булыр. Василий Лебе- девКумач, Михаил Исаковский, Алексей Сурков, Михаил Светловларның «Широка страна моя родная», «Катюша», «Гренада»лары каяндыр ерактан ишетелә. Аларда һаман бүгенге заман яши, аларда хисләр, фикерләр күбрәк, сулыш киңрәк, дәрт зуррак. Хикмәт, күрәсең, артык предметлаштыруда гына түгел, тормышны олы итеп тоя белүдә, фәлсәфәсен ачуда. Әгәр әрмән шагыйре Чаренц, үзебезнең Такташ, Муса Җәлилләр лирикасына күз ташласаң да бу шулай. Шигырьләрнең эчке пафосы, рухлары көчле, фикерне гомумиләштерү тирән. Алар безнең дәвернең гуманистик карашларын i безнеңчә — советча чишүләре белән безгә үрнәк булып калалар. Безнең заман — иярченнәр чоры, югары техника заманасы. Безнең дәвердә көн саен диярлек кабатланып торган бөек фәнни ачышларның фәлсәфи мәгънәсен тирәннән күрсәтә белү — хәзерге поэзиянең бурычы. Мин соңгы вакытта иярченнәр турында Николай Асеев, Александр Твардовский, Борис Слуц- кийның кайбер күңелгә ошаган шигырьләрен укыдым. Калганнары ул ачышларның мәгънәсенә үтеп керә алмый, күбрәк фактлар-' ны теркәү белән чикләнә, кешеләр эшләгәндә мин дә читтә тормадым дип әйтер өчен генә язылган шикеллеләр. Ә менә Валерий Брюсовның күптән язылган «Җир улы» исемле шигыре нәкъ бүгенге булып яңгырый. Шагыйрь үзенең бу шигырендә кешенең гасырлар буена дөнья киңлегенә, галәмгә үтеп керү турында хыяллануын, кеше акылының киләчәктә галәмне үзенә буйсындыра алачагын тасвир итә. Тема монда киң, фикер йөртү масштабы да галәмнең үзе кебек киң. Ул да, каләмдәше Владимир Маяковский кебек, бөтен тавышы белән яза, ул тарихка, гасырларга һәм бөтен галәмгә мөрәҗәгать итә. Моннан берничә еллар элек иске Әлмәт янында Чупай тавы тора иде. Хәзер ул тау юкка чыкты. Тау — нефтьчеләрнең яңа шәһәре булып әверелде. Башта аның ташыннан бер катлы йортлар салып карадылар. Түзде, аннан ике катлы — бирешмәде, өч катка, дүрт катка җиткерделәр — Чупай ташы аңа да чыдады, сынатмады. Бу соры таш үз җилкәсендә бишенче катын да күтәрде... Мин уйлыйм ки, безнең үзебезнең урындагы, үз җиребездәге материалга нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләребез дә Чупай ташыннан салынган гүзәл йортлар кебек нык, таза булырлар. Бөтен үзенчәлеген, милли колоритын саклаган сәнгать ул шул ук вакытта бүтән халыкларның да уртак хәзинәсенә әйләнәчәк.