Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘЧӘКЛӘР ТИРБӘЛЕП.

.. — Казаннар килгән икән... Мин бу сүзләрне беренче тапкыр биш-алты яшемдә ишеткәнемне хәтерлим. Шул елны әлеге «казаннар» безнең өйгә дә килде. Алар өчәү иде. Өченчесе үсмер бала иде. Анысының исеме дә хәтеремдә калган. Чөнки еш кына: «Исламетдин, тегеләй ит. Исламетдин, болай ит», дип, ана атап эш кушалар иде. Мин аларның йөзләрен, буй-сыннарын хәзер хәтерләмим. Ләкин «казаннар»ның аяклы тегү машиналары әле булса күз алдымда тора. Мин аны, нигәдер, бәйдәге атка охшаттым. Шул килүдә «казаннар» миңа сырган бишмәт тегеп киттеләр. Үземә үлчәп тегелгән бу минем беренче киемем булгандыр, мөгаен. Өйдән өйгә кереп, бишмәт котлатып йөрдем, һәм ул көнне миннән дә кукрай- ганрак кеше булмагандыр. Яңа бишмәт. Уен эшмени?! Икенче бер елны «казаннар килгән» дигән хәбәр инде үзе үк миңа ниндидер шатлыклы өмет алып килде. Күрәсең, еллар да имин булгандыр. Бу юлы «казаннар» миңа кунычлы чуар пима басып бирделәр. Ах, ул пималарны сез күрсәгез иде! Аларны кигәч атлап кына чыдап булС ,С. Ә.' № 6. 81 82 мый, ишектән чыгу белән үзләре йөгертеп алып китәләр. Тик мине бер нәрсә генә гаҗәпләндерде: болары бүтән «казаннар» иде. Алар шулай төрле-төрле була микәнни? Еллар үтү белән минем аңымда, минем күңелемдә башка бик бик күп «казаннар» гомерлек урын алдылар. Йөрәккә Тукай һәм Такташ шигырьләре, Салих Сәйдәшев моңнары килеп керде. Әле бала вакытта ук хыялымда ничәмә тапкыр үзем дә «Җиктереп пар ат, Казанга туп- туры киттем карап...» Ниһаять, мин Казанны да күрдем. Ләкин аңа хәтле мине мәрхәмәтле язмышым Татарстан әдәбияты белән генә түгел, аның күренекле уллары белән дә таныштырды, үземнең каләмдәш иптәшләрем белән күп тапкырлар очраштырды. Күпләребезнең дуслыгы узган сугышның дәһшәтле утында чыныкты. Мәхмүд Максуд, Риза Ишморат, Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи белән мине фронт юллары туганлаидырды. Сугышчан постта татар язучылары үзләрен татар халкының, татар әдәбиятының лаеклы вәкилләре итеп күрсәттеләр. Бөркет балалары бары тик бөркет төсле генә булалар. Ә үлемсез Муса Җәлил исә кешенең дә, шагыйрьнең дә, коммунистның да югары үрнәге булды. Мин шуңа чиксез шатмын: Кави Нәҗми һәм Әхмәт Фәйзи белән миңа әдәбиятта аз булса да мәҗлестәш булырга туры килде; Гомәр Бәширов. Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Афзал Шамов, Фатих Хөсниләрнең иҗади дуслыгын тою миңа рухи дәрт бирә. Башкорт халкының, башкорт җиренең бер әдибе буларак, минем тагын бер горурлыгым бар. Башкортстан туфрагында туып үскән, Башкорт- станның һавасын сулап, җырларын тыңлап, суларын эчеп ир җиткән Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Гази Кашшаф һәм башка талантларның иҗат җимешләре татар әдәбиятын баетуга хезмәт итте һәм итеп килә. Бу язмаларның башыннан ук автор сүзен гел «мии»гә корып җибәрде. Нәрсә ул мин? Бу сүзләрне язганда мин шуны күз алдыма китерәм: ике халыкның, татар һәм башкорт халыкларының, озак еллар буе дуслыгы дип аталган яшел урманда янәшә үскән ике гүзәл агачның тамырлары гына түгел, куе яфраклы киң ботаклары да, бер-бер- сенә кагылып, иркәләнәләр, шатланалар. Шундый җылы, якты заманда нигә иркәләнмәскә дә нигә шатланмаска? Мин сүзне бишмәт белән пимадан башлаган идем. Ләкин т^инем җылы бишмәтем белән җылы пимама кадәр күп әүвәл башкорт халкына Тукай шигыренең, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Камал әсәрләренең җылы рухы килеп җиткән. Безнең сәхнәләребезгә Галиасгар Камал һәм Мирхәйдәр Фәйзи геройлары менеп баскан. Миңа Татарстанның калаларында һәм авылларында булырга туры килде. Кайда гына булсам да мин башкорт халкына, башкорт җиренә, башкорт җырына карата хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләрен ишеттем. Чепья ягында бер авылда клуб тулы халыкның башкорт шигырен йотылып тыңлавын мин зур канәгатьләнү белән һаман да искә алам. Татарстан өйләрендә еш кына башкорт моңнары яңгырап тора. Безнең пьесалары- быздагы Урал, Агыйдел, Дим егетләре һәм кызлары һич ятсынмый Татарстан сәхнәләренә йөгереп чыгалар. Ике халыкның хезмәттәге дуслыгы турында сөйләп тә торасы юк. Җәйнең бик матур көннәрендә Совет Татарстанына 40 яшь тула. Безнең болыннарыбыз, тауларыбыз, далаларыбыз мең төрле чәчәк белән капланган. Без, аларның барысын да өзеп, бәйрәм котларга барыр идек. Ләкин безнең җиребездә чәчәкләр кеше өзеп бетерерлек кенә түгел* шул. Ямьле июнь иртәсендә, чәчәкләрне тирбәтеп, җил исәр һәм алар, башларын иеп, бәйрәмне тәбрикләрләр, сезнең бәйрәмегезне^ безнең уртак бәйрәхмебезне, кардәшләр!