Логотип Казан Утлары
Очерк

Тырыш иргә хөрмәт зур

Тырыш иргә хөрмәт зур...

I

 

Күптән түгел генә төрле төстәге хәтфә кисәкләренә охшаган чәчәкләре белән кукраеп, матураеп утырган гөлләр шиң­гәннәр инде. Кайсыларының кәүсә яфраклары сулып, са­бак буйлап асылынып төшкән, кайсыларының таҗ чичәкләре, чын саф төсләрен югалтып, бөтәрләнә-бөтәрләнә, гүя җиргә коелып төшәргә теләмичә, кечкенә төенчекләр хасил иткән. Тик кайбер гөлләр генә, үзләренең хәтфә чалмаларыннан аерылырга һәм бакчаның күркен югалт­маска теләгәндәй, татлы исләрен бөркеп, көзге кояш нурлары астында җемелдиләр...

Шәрәф, гөлләрне яшьтән үк яратты. Болынга, урманга барса, ул аларны, букет итеп җыеп, өенә алып кайтты. Нинди дә булса күңеленә ошаган матур берәр кыр гөле очратса, аның үсеп утырган урынын хә­тереннән чыгармаска, ә көз җиткәч, орлыкларын җыеп алып, икенче язга үзенең бакчасына утыртырга тырыша иде.

Ул, гараж капкасы белән диспетчерлык бинасы арасындагы бак­чаның яшелгә буялган рәшәткәсенә сөялеп, гөлләргә текәлгән килеш үткәннәрен хәтерләде. Нәкъ экрандагы шикелле, бер-бер артлы сурәт­ләнеп, аның күз алдына гамьсез балачагы килеп басты. Әле кайчан гына ул Төпле урамының хуш исле бөтнек үләннәре үскән тыкрыгында иптәш малайлары белән кәшәкәле уйнап йөрде. Яше җидегә җиткәнче үк, мәктәпкә укырга барам дип, абыйсының теңкәсенә тиде; аның дәф­тәрләренә, ул юк минутлардан файдаланып, рәсемнәр ясый, булдыра алганча тырышып-тырышып китаптан күчереп, хәрефләр тезә иде.

Ниһаять, мәктәпкә кереп укый башлады. Әмма өченче классны тә­мамлап, дүртенчегә күчкән елында әнисе гүр иясе булды. Күз яшьләрен беркемгә дә күрсәтмәскә тырышып, елаштыргалаган минутлары күп булды Шәрәфнең.

Җиде классны уңышлы гына тәмамлап, күрше авылга пионер лаге­рена китәргә дип йөргән көннәренең берсендә сугыш башлануын хәбәр иттеләр. Күп тә үтмәде, авылның күп кенә ирләре, егетләре кебек аның да өйләнеп башка чыккан абыйсы фронтка китте. Ә Шәрәф колхоз эшенә йөри башлады, силос ташыды, тырма тырмалады, сабан сөрде. Карт-корыны, балигъ булмаган малай-салайларны исәпкә алмаганда, авылда ир-ат заты калмады.

Шәрәфкә дә, яшьтәшләре белән бергә, кулына корал алырга туры килде. Яшьлекнең дәртле һәм матур хыяллар белән бөреләнеп килгән вакытын салкын окопларда, Белоруссия сазлыкларында, дошман уты астында үткәрде.

Шәрәф һәм аның кордашлары адым саен үлем белән очраштылар. Алар арасыннан ил өчен, халык өчен сугыш кырларында егылып кал­ганнары да шактый булды...

Бу истәлекләр татлы да, куркынычлы да булган бер төш кебек ке­нә тоелды хәзер аңа. Унбиш-егерме ел эчендә ниләр генә күрелмәгән. Тормыш үзенең борылмалы-упкынлы юллары аша аны чөереп йөрткән дә менә бүген монда китереп бастырган...

Ул, шулай озак итеп гөлләргә текәлеп карап торгач, кулындагы сә­гатенә күз төшереп алды. Төшке аш вакыты үтеп бара. Тиздән эшкә то­тынырга вакыт.

Әмма истәлекле уйлар аның күңеленә тынычлык бирми иде. Ул, көрсенеп, яшел рәшәткә кырыенда гына үскән кашкарый-гөл чәчәген өзеп алды һәм, үзе дә сизмәстән, Такташ шигырен кабатлады: «Их син, яшьлек, их син, тиле яшьлек...»

Диспетчерлык бинасыннан чыгып килгән шофер Нәсим, Шәрәфнең бу сүзләрен ишетеп алды да:

  • һәй, Шәрәф абый, әллә яшьлегеңне сагына башладыңмы?дип, шаяртып куйды.
  • Булгалый, Нәсим энекәш! Кайвакытта яшьлекне дә, үткәннәрне дә искә төшерергә туры килә икән ул.

Тик Нәсим бу сүзләрнең төп мәгънәсен аңлап җиткермәде, һаман шаяртулы сүзләрен бер-бер артлы тезә бирде.

— Берәр чибәргә гыйшкың төшкәндер әле, ә?..

— Гыйшык-мыйшыклар минем өчен үттеләр инде алар,—дип җавап кайтарды аңа Шәрәф.

— Гыйшык дигән нәрсә картка, яшькә карамый ди ул!

— Да, Нәсим, кызга түгел, ә башка нәрсәгә гашыйк булдым әле. Иртәгә кичке мәктәптә укулар башлана бит, ә күңел...

Шәрәф, әйтәсе сүзеннән бераз тукталып торды да кулын җәһәт кенә Нәсимнең җилкәсенә салды.

— Их, хет синең яшеңдә булсам икән мин,—диде ул, авыр сулап һәм, әллә Нәсимнең яшьлегеннән көнләп, әллә әйтәсе сүзләрен, күңел тырнап торган уйларын аңа җиткерәсе килеп, сүзен дәвам итте: — Сез бәхетле, Нәсим, яшьлегегез матур, тыныч чорга туры килде...

Армиягә китәсе елны авыл клубында театр кую өчен яхшы костюм, күн итек кирәк булып, аларны авылның рәтлерәк кешеләреннән алып торган чаклары аның күз алдына килде.

— Эх замана!—диде ул, тирән көрсенеп.—Замана белән замана арасында зур аерма бар шул. Хәзерге яшьләргә укыйм дисәләр укырга, эшлим дисәләр эшләргә, һөнәр дисәләр хет ун һөнәргә өйрәнергә була. Кадерен генә белү кирәк.

Нәсим, Шәрәфнең бу сүзләре белән килешкән шикелле, җитди генә итеп:

— Шулай, Шәрәф абый,—дип башын кагып куйды.

Алар, гараж мастерскоеның киң ишеген ачып, эчкә керделәр.

Ремонтлау станнары өстендә рәткә тезелгән берничә автомашина то­ра. Күп юллар үткән, Карабаш эшчеләр поселогындагы төзелешләргә әллә ничә меңләгән тонна төзү материаллары ташыган үзбушаткычы янына килеп, Нәсим әрҗә тимерләрен караштыргалады, аннары, көп­чәкләренә аяклары белән типкәләп алды да, беркатлыланып сөйләнә бирде:

— Аерылырга туры килә машинакаемнан. Көтсәм озак, ташласам жәл, дигән җыр шикелле, машинадан аерылмасам үземә авырга килә. Җайлырак якны карамыйча булмый бит... «Маз»ым «маз»дай гына тү­гел түгелеп дә, йөземә дә кызыллык китергәне булмады... Нишлисең, эштән соң укып, төннәрен дәрескә хәзерләнеп, көндезләрен баранка артында шәлперәйгән әрекмән шикелле йөргәнче, слесарь-сантехник
булып эшләү җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Ә укудан һич тә аерыла­сым килми, Шәрәф абый...

Шәрәф, урта буйлы, киң җилкәле, кызгылт чырайлы Нәсимнең, ту­зан һәм мазутка буялган кул аркасы белән озынча борынын сөрткәли- сөрткәли болай эчкерсез сөйләнүен сүзсез генә хуплый-хуплый, машина янында басып торды. «Эшнең җаен белә. Уңган егет», дип уйлады ул, үз алдына, Нәсим турында.

  • Димәк, иртәгә мәктәпкә инде, ә? диде аннары.

Нәсимгә сынаулы караш ташлап алды да үзенең эш урынына, мо­торлар ремонтлау цехына таба юнәлде.

  • Әйе, иртәгә мәктәпкә! Ә син, Шәрәф абый, укырга уйламыйсын­мы соң? Әйдә булмаса, тәвәккәллә син дә...дип сөйләнә-сөйләиә Нә­сим аны озата калды.

Шәрәф төзү идарәсенең иң ерактагы участогыннан шушы көннәрдә ватылып кайткан бер автомашинаның двигателенә ремонт ясап бетерер­гә тиеш иде. Цехка керү белән, эш киемен киеп, беләкләренә җиңсәлә­рен бәйләде дә, эшкә тотынды.

Мондый чакта вакыт та тиз үткән кебек була бит. Ул каядыр ба­рырга җыенган кебек ашыкты, эшен тизрәк бетерергә тырышты, тик детальләр, аны үчекләгән кебек, я кулыннан ычкынып киткәләделәр, я кирәкле урыннарына ипләнеп бетмәделәр. Өстәвенә төрле уйлар аңа һич тынгылык бирмәде: укыйм дип йөреп төп эшеңдә үзеңне сынатсаң, заданиеңне тутыра алмасаң, эшеңнең сыйфаты начар булса?.. Җыен яшүсмер, бала-чага арасында бер үзең селкенеп йөрсәң, өстәвенә ике- ле-өчле билгеләре дә алып куйсаң, ни кызыгы булыр соң укуыңның?..

Шулай ялгызы гына үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Шәрәф эшен дәвам итте. Бәлки, бергә эшләүче иптәшләре биредә булса, ул үз фикерләрен аларга сөйләп күрсәтер иде. Әмма алар бүген юк: берсе ялга, курорт­ка, ә икенчесе идарә шефлык итә торган колхозга ярдәмгә киткән. Шу­лай да ул двигательне үз вакытында җыеп, эшкәртеп бетерде. Аннары, күкрәге белән киң сулыш алып, цех эченә күз йөртеп чыкты.

  • Укырга!диде ул, кемгәдер мөрәҗәгать иткән шикелле. Аның бу сүзе цех эчендә яңгырап кабатланды һәм кемдер аңа үгет-нәсихәт би­реп, укы, укы, Шәрәф, дип киңәш биргән төсле булды. Бу минутта ул үзен куе урман эчендә, караңгы төндә адашып йөреп арып беткәннән соң, кинәт кенә олы юл чатына килеп чыккандай сизде.

II

Шәрәфнең тормыш иптәше Саимә, балаларын йоклатты да, түр бүлмәгә кереп, өстәл янына килеп утырды. Аның нигәдер эче поша, күңеле өзгәләнә иде. Кемгәдер үпкәлисе, кемнедер шелтәлисе, хәтта кычкырып-кычкырып елыйсы да килде бу минутларда аның. Ул озын, чем-кара чәч толымнарын күкрәге өстенә салындырып төшерде, аларны бер үрде, бер сүтте. Радиоалгычны көйләп җибәреп, Казанны тыңлап карады, ләкин концерт та аның күңелен юата алмады. Һәр тапшырыл­ган көй аңа яшьлеген хәтерләтте, моннан ун еллар элек педучилищеда укып йөргән көннәрен күз алдына китереп, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, аның ярсу йөрәген телгәләде. Әле кайчан гына ул да бит шулай оста итеп җырлый иде. «Сибелә чәчәк», «Язгы кар сулары» һәм «Иске ка­рурман»—аның иң яраткан җырлары. Ул аларны үзе дә еш кына җырлый һәм бу җырларны җырлаганда, үзендә бер төрле җиңеллек, рәхәтлек сизеп, суз белән аңлатып бирә алмаслык шатлык хисләрендә йөзә иде.

Ә бүген менә ул үзен тормышта артта калган, күп кенә мәхрүмлек­ләргә дучар булган кеше итеп хис итте. Балаларының тәмле итеп мыш­нап йоклаулары да, пөхтә итеп җыештырылган өй эче дә, андагы мул-
лык та Саимәнең күңелен үстерә алмадылар. Гүя, Саимәнең йөрәк тү­реннән бүген ниндидер изге бер нәрсәне йолкып алганнар да, шул яра урыны мәңге төзәлмәслек булып сулкылдап-сулкылдап авырта кебек иде.

Ул, ирексездән, өстәл эскәтерен сыйпаштыргалап куйды. Ә бит алма­ларына кайнар күз яшьләре тәгәрәп төштеләр.

Төнге сәгать уникенче яртыда Шәрәф кайтты. Аның авызы колагы­на җиткән иде. Ишектән кергәч үк, китап-дәфтәрләрен урындыкка куйды да, сак кына адымнар белән караватта йоклап яткан балалары янына юнәлде. Балаларына берникадәр текәлеп карап торганнан соң, түр бүлмәгә керде дә:

  • Менә, әнисе, укуның бер көне үтте дә инде. Ә сии нәрсә, мин юкта елап беткәнсең түгелме соң?диде.

Саимә тиз генә җавап кайтармады. Чәч толымнарын иңнәре аша артка ташлап, карлыгач канатына охшаган кара кашларын җыерып урыныннан торды да Шәрәфкә аркасы белән борылды. Ул, түземен югалтып, ирен әрләргә, шелтәләргә тотынды:

  • Үз башың белән уйлап таптыңмы соң бу уку дигән нәрсәне? Минем турыда азрак уйлыйсыңмы син? Үзеңә дә бик җиңел булмас, кара аны. 8 сәгать эшлә дә 5 сәгать укы, хуҗалыгыңны да алып бар... Юк, юк, син төптән уйлый торган кеше түгел, бер хыялый син!..

Бу сүзләрне әйткәндә аның керфекләре кайнар яшь бөртекләренә чыланды, аскы ирене өске тешләре астына кереп кысылды, ә беләкләре хәлсезләнеп калтыранып куйды.

Шәрәф хатынының болай чәүчәләнүен, шелтәле сүзләр белән дә­шүен, җиде елга якын бергә гомер итеп, беренче мәртәбә ишетә иде. Нинди генә авыр минутларда да, мохтаҗлыкларда да Саимә аңа эһ тә дими, ирен юкка борчырга базмый иде. Ә бүген нәрсә булган соң аңа? Ул хатыны янына килеп аның җилкәсенә кулын салды һәм, янә­шә торган урындыкка утырып, тезләре өстенә Саимәне утыртты. Сүзсез генә аның беләкләреннән сыйпады. Ул үзенең күңелендә та­шып торган уйларын хатыны белән уртаклашырга уйлады.

  • Эх, Саимә,диде ул, калын кашлары астыннан коңгырт күзлә­ре белән тормыш иптәшенә иркәле караш ташлап. — Әле мин моңар­чы икеләнеп йөри идем. Ә бүген уку турында ныклап хәл иттем, һәм теләгемә ирешермен дип уйлыйм. Бар курыкканым—бала-чага арасын­да бер үзем селкенеп йөрү иде. Ә ул борчылуым бүген бөтенләй юкка чыкты. Чөнки мәктәптә минем кебек агайлар җитәрлек икән...

Саимә аның сүзләрен бүлдереп:

  • Тәти кызлар дамы?диде.
  • Әйе, чибәр-чибәр кызлар да, дип дәвам итте сүзен Шәрәф.— Бер үк гаиләдән ир белән хатын да... Нефтьчеләр дә, колхозчылар да... Димәк, белемгә күпләр сусый, күпләр омтыла. Аннан соң шунысы кы­зык, карчык: мәктәптә кемнең укучы, кемнең укытучы булуын да белү бик кыен...

— Эх, Шәрәф, Шәрәф,—диде Саимә, иренең алдыннан кузгалып ки­теп, һәм чын күңеле белән үз фикерләрен иренә җиткерергә теләп. — Мин яхшы аңлыйм: хәзер белем, техника заманы. Ләкин синең тугы­зынчы класста укып йөрүең нәрсә бирер соң? Син бит бары тик үз- үзеңне җәфалыйсың, үзеңә кирәкмәс йөк кенә аласың. Син хәзер ир уртасы кеше, сиңа бары тик үз эшеңне яхшы белү генә кирәк.

— Белгән өстенә белү, тазалык булганда омтылыш белән яшәү, минемчә, һич тә артык нәрсә түгел ул,—диде Шәрәф, киң маңгае өсте­нә салынып төшкән чәчләрен артка таба сыйпап.

Саимә, җәһәт кенә өстәл тартмасын ачып, аннан Шәрәфнең шофер­лык хокукын һәм механиклар мәктәбен бетерү турында таныклыгын тартып чыгарды:

— Менә бит синең алган һөнәрең, белемең! Шулар җитмимени?..

Механик булып күтәрелдең, кеше арасында абруең бар иде, акчасын да җитәрлек түләделәр. Ә син, юләр, шул җайлы эштән слесарь булып күчтең. Хәзер көн саен майга, мазутка буялып кайтасың. Адәм көлке­се бит. Ник син болай мине җәберлисең, Шәрәф!дип тезеп китте Саимә һәм, үз-үзен тыя алмыйча, кычкырып елап җибәрде...

...Шәрәф 18 нче төзү идарәсе автогаражына моннан ике ел элек механик булып күчеп килгән иде. Ул эшенең беренче көннәреннән үк үзен бары тик уңай як белән генә танытты. Эшен яратып үтәү белән бергә, ул таләпчән һәм бер үк вакытта ярдәмгә дә юмарт кеше иде. Аңарда булган бу сыйфатлар җитәкчеләргә генә түгел, шоферларга да, слесарьларга да ошады. Аны цехком члены, агитатор һәм партбю­ро члены итеп тә сайладылар. Җәмәгать эшләрендә катнашып, ул уз- үзенә таләпчәнлекне тагын да арттырды, һәр йөкләнгән эшне дәрт белән башкара торган булып китте.

Бу көннәрдә төзү идарәсенең төп игътибары иң ерактагы участок­ка—Үшнә балык хуҗалыгын төзүгә юнәлтелгән иде. Ләкин бу участок­та эшләр бик җиңел генә көйләнеп җитмәде. Төзүчеләр арасында авыр тормыш шартларыннан, фатир юклыктан куркып калучылар, күңел төшенкелегенә бирелеп, үзләрен «яшел су» белән дәвалап, шуның белән төрле күңелсезлекләр китерүчеләр дә булды. Эш фронтын җәеп җибәрү өчен механизмнар, инструментлар җитешмәде.

Төзүчеләргә үч иткәндәй, явым-төшемнәр дә мул булып, Үшнә елга­сы буендагы уйсу урыннар кеше һәм машиналар үтеп керә алмаслык пычракка әверелде. Ә шоферларның кайберләре, төзү материаллары ташыйсы урынга, бу шартларда эшләү кыенлыкларыннан читләшеп, «калым»га йөрергә өйрәнеп киттеләр.

Төзү идарәсе администрациясе Шәрәфне шул көннәрдә бу участок­ка механик итеп җибәрде. Оештыру, автомашиналардан файдалану һәм аларны ремонтлау, хәтта запчастьлар, ягулык материаллары белән тәэмин итү эшләре дә аңа йөкләтелде.

Гаилә тормышыннан аерылып яшәү, күп кенә мәхрүмлекләрне ки­черү аның күңеленә дә тәэсир итмичә кала алмады. Боеккан, сагыш­ланган, хәтта дөньяны күрәсе килмәгән минутлары күп булды аның. Ләкин күңел төшенкелеген һичкемгә белдермәде, бу авырлыкларның бары тик вакытлыча гына булуын, тиздән барысы да үтәчәген аңлады, эче пошкан сәгатьләрдә ул кибеткә йөгермәде, күңел күтәрелсен дип, кәеф-сафа кору өчен «яшел су» белән кәефләнгән дусларны да эзлә­мәде.

ьуш вакыты булды исә китап укыды, карп балыклары үрчетелә торган күлләр буйлап әйләнгәләп кайтты, Кокушкинодагы Ленин музе­ена һәр көнне дип әйтерлек барды.

Шәрәфнең үз-үзен тотышы, таләпчәнлеге, кайгы-сагышларын да, шатлыкларын да иптәшләре белән бергә кичерә белүе күпләргә тәэсир итә алды.

Шәрәфне бу участокта төзүчеләр дә, механизаторлар да яраттылар. Шулай булгач, әлбәттә, аңа технологияне камилләштерүдә, яңа резервлар эзләп табуда ярдәм итүчеләр күп иде.

Әмма һава шартларының начар булуы, төзү материаллары һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдә өзеклекләр, машиналарны ремонтлау өчен тиешле урын булмау көтелмәгән кыенлыкларны туды­ра торды.

Көннәрнең берендә Шәрәфкә Карабаштан хатынының авыр хәлдә больницада ятуы турында телеграмма килде. Тиз генә кайтып килергә якын ара түгел: Карабаш белән Үшнә арасы 400 чакрым.

Бу хәбәр, чи яра өстенә тоз салган кебек, аның күңелен әрнетте, ләкин, үзен алмаштыру турында идарә башлыгы кул куйган приказны алмыйча, эшен ташлап китәргә вөҗданы житмәде.

Шәрәф төп эш урынына кайтып эшли башлады, ләкин монда да аны майлы шулпа көтеп тормый иде. Саимәсенең авырып ятуы да бик борчыды. «Берүк исән генә була күрсен, сабыйларны бергә генә тәр­бияләп үстерсәк иде»,— дип уйлады ул аның турында.

Атна-уи көн дигәндә Саимә сихәтләнеп больницадан чыкты. Шәрәф күңелләнеп киткән төсле булды. Ләкин гаражда машина моторларын ремонтлау эшенең торышы шәптән түгел иде. Бу турыда гараж эш­челәре арасында да күп сүзләр булды, автогараж башлыгы белән дә күп баш ватарга туры килде, ләкин эшне жайга салырлык слесарь- моторист булмау сәбәпле, мәсьәләне хәл итү кыен иде.

Нишләргә? Шушы көннәрдә Шәрәфнең башына бер уй төште: ме­ханиклык эшеннән күчеп, слесарь-моторист булыргамы әллә?

Ул төзү идарәсе башлыгы исеменә гариза язды, әмма аның гари­засына идарә житәкчеләре риза булмадылар.

  • Юк, юк, ул эшкә кеше табылыр, үз эшеңдә генә эшли бир, диделәр алар.

Ләкин Шәрәфне автогаражда машиналардан файдалану коэффици­енты түбән булу, моторларның ремонтланмыйча ятуы бик нык борчыды. Бу мәсьәлә жыелыш саен телгә алынды, гараж җитәкчеләрен битәр­ләүләр дә күп булды. Ниһаять, Шәрәф, баш инженер кабинетына кереп:

  • Мине моторлар ремонтлау эшенә күчерегез, югыйсә, миңа да еш кына кызарырга туры килә бит, диде.

Баш инженер озак уйлап торды. Аңа Шәрәф Гәрәев кебек меха­никны кулдан ычкындыру бик кызганыч булып тоелды. «Механик кынамы соң, кеше буларак та менә дигән егет»,— дип фикер йөртте ул, эченнән генә.

  • Каршы килмим! Димәк, бу Гаганова үрнәгендә була инде. Рәх­мәт, Шәрәф Юсупович, дип, ул аталарча Шәрәфне кочып алды һәм аның гаризасына юан, кызыл карандаш белән үзенең резолюциясен язып куйды.

Бу көннәрдә бөтен илебез буйлап Валентина Гаганова хәрәкәте җәелеп киткән иде...

— Саимә, тынычлан зинһар өчен,— диде Шәрәф, тыйнак кына, тормыш иптәшенең яшьләнгән күзләренә карап. Елап, күз яшеңне коюдан сиңа ни файда? Әгәр бер-беребезне аңлашсак, бер-беребезне ихтирам итсәк, без ялгыз булмабыз, минем укуым сиңа комачауламас!.., Шәрәф Нәсимнең бүген генә сөйләгән сүзләрен исенә төшерде. Ул аңа: — Эх, Шәрәф абый, уку миңа зур сынау булды; үткән ел укырга кереп, бер ай вакыт үткәч тә, хатыным, укып йөрүемнән риза булмыйча, мине ташлап китте, әмма укуымны дәвам иттем. Ул кайт­мады... Әлбәттә, башта көтеп алыр, озатып калыр кешем булмагач, бик читен иде, ә хәзер өйрәндем инде. Быел мин ялгызак, ташлар кешем юк,— дип, мөлаем гына итеп шаяртып куйган иде.

Саимәнең ташламаячагын яхшы аңласа да, Шәрәф бүген тормыш иптәшенең болай чәүчәләнүен һич тә ошатмады...

III

Баштарак технологиядәге кимчелекләр, механизмнардан һәм җай­ланмалардан тиешенчә файдаланмау эшкә шактый комачаулаган иде. Әмма бер ай дигәндә моторлар ремонтлау цехының эше күзгә күренеп
үзгәрде. Шәрәфнең игътибарыннан һичнәрсә читтә калмады. Ул бергә эшли торган иптәшләренең йөрәгенә үтеп керү өчен юллар тапты. Шуның белән аларны яхшырак эшләргә дәртләндерде, машиналардан файдалану коэффициенты күтәрелде. Баш инженер да, гараж башлы­гы да, шоферлар да Шәрәфкә тирән ихтирам белән карадылар. Ләкин, төп эше белән мавыгып, Шәрәф укуыннан читләшмәде. Көн буена эшләгәннән соң, өйгә бирелгән дәресне хәзерләү, кичке сәгать җиде тулуга мәктәпкә китү, яңадан берничә сәгать буе фән серләрен өйрәнү җиңел түгел иде аңа. Эштән аерылмыйча уку нык ихтыярлы булуны, авырлыкларны җиңә белүне таләп иткәнне" Шәрәф яхшы аңлый иде. Арыган-талчыккан көннәре күп иде аның, ләкин җәмәгать эшләренә катнашырга туры килмәгәндә, дәресне калдыру аңа зур гөнаһ булып тоелды. Класста утырганда, йокысызлыктан авыр кургашын аскан кебек күз кабаклары йомылганда ул, беркемгә дә күрсәтмәскә тыры­шып, скипидар иснәштергәләп ала иде.

Январь ае. Көннәрнең берсендә Шәрәфкә чакыру кәгазе бирделәр. Анда еллык эш йомгаклары, социалистик йөкләмәләрнең үтәлеше турындагы көн тәртибе белән җыелыш булачагы һәм алдынгы эшче­ләрнең бүләкләнәчәге әйтелгән иде.

Шәрәф бу җыелышка хатыны белән бергә барырга булды. Мәҗ­лесләргә, кинотеатрларга йөрергә вакыты бик чикле иде аның. Ә хатынының бу мәхрүмлекләргә эчтән генә пошынып, бәйдәге ат ши­келле торуын яхшы сизә иде. Шуңа күрә дә ул Саимәнең үзе белән кешеләр арасында булуын теләде: «Ирке ачылыр, күңеле күтәре­лер»,— дип уйлады.

Алар төзү идарәсе конторы янына килеп җиткәндә, җыелыш баш­ланырга ярты сәгать вакыт бар иде әле. Шулай булса да контор алдында төзүчеләр, механизаторлар байтак җыелган. • Клуб эчендә радиола уйнавы еракка ишетелеп тора, яшьләр, кызлар бииләр, ә күпләр, кышкы саф һавадан аерылырга теләмәгәндәй, урамда күрсәт­кеч һәм мактау такталары янында басып торалар.

Шәрәф иптәшләре белән исәнләште, Саимәсен үзен генә калдырып, алар белән беравык сөйләшеп торды.

Ә Саимә, бик үк таныш түгел ир-ат арасында тик кенә басып торудан уңайсызланып, электр уты белән яктыртылган мактау тактасы янына килде дә алдынгы эшчеләрнең рәсемнәрен карарга тотынды. Алдынгы ташчылар, бетончылар, механизаторларның рәсемнәре ара­сында ул үзенең Шәрәфенең дә рәсемен күрде. Аның рәсеме астына: «Слесарь-моторист, нормасын 150—160 процентка үти»,— дип языл­ган иде.

Саимәнең күңеле нечкәреп китте. Секунд эчендә ул моңарчы ире­нең эше белән кызыксынмавы, юк-бар сәбәп белән аны битәрләве өчен үзен үзе тиргәп алды.

Саимә залдагы һәрнәрсәгә, һәр кешегә кызыксынып карады, гүя ул үзенең сынаулы карашы белән иренең нинди коллективта эшләвен, нинди кешеләр белән аралашуын белергә теләде.

Аның чем-кара күзләренә пөхтә вак бизәкле рамнар эченә урнаш­тырылган стена газеты чагылды. Саимә, иренең пальто итәгеннән кешеләргә сиздермәслек итеп кенә тартып куйды да, стена газеты элен­гән урынга ымлап күрсәтте. Шәрәф хатынының ымлап күрсәтүен аңлап җиткермәде, ләкин барыбер Саимә теләгән урынга утырырга туры килде. Иренең:

— Нәрсә әйтергә теләгән идең? — дигән соравына Саимә:

— Ярар инде,— дип кенә елмаеп җавап бирде дә стенадагы газет- ны укырга кереште. Газетный соңгы баганасындагы «Эштән аерыл­мыйча укуда безнең алдынгылар», дигән баш астында эре хәрефләр белән язылган исемлектә иренең дә фамилиясен очратты ул. Саимәнең

 

кан тамырларыннан ниндидер җылы шарлар тәгәрәп үткән кебек ■ булды.

Җыелыш башланды. Шәрәфнең кандидатурасын президиумга күр- : сәттеләр.

Саимә уңайсызланып куйды: әллә нигә бер икәүләп кеше арасына чыктылар, анда да бергә утырырга ирек бирмәделәр, тагын аны ялгы- i зын гына калдырдылар. Шәрәфен тартып алырга гына, аерырга гына торалар кебек тоелды аңа.

Идарә башлыгы һәм төзү оешмасы каршындагы профсоюз комитеты председателе, еллык эш йомгакларына нәтиҗә ясап, төзү-монтаж эшләренең еллык планы 117 процентка үтәлүне белдерделәр. Төзү эшләренең дә үзкыйммәте шактый төшкән. Куанычлы нәтиҗәләр. Шуңа күрә дә бүген, тантаналы, киләчәккә тагын да җаваплы бурыч­лар йөкли торган бу җыелышта алдынгы эшчеләрне бүләкләү дә кү­ңелле. Бүләкләнүчеләрнең исемлеген укыдылар. Кемгә сәгать, кемю пальто, велосипед...

Менә Шәрәфнең дә исем, фамилиясе чыкты. Аңа — аяклы тегү машинасы.

һәр бүләкләнүче, тыйнак кына, тантаналы оркестр музыкасы ас­тында президиум өстәле янына килеп, төзү идарәсе башлыгы кулын­нан бүләкләнү турындагы таныклыкны ала да, залда утыручы эштәш иптәшләре алдында тагын да тырышып эшләргә сүз бирә.

Әнә Саимәнең Шәрәфе дә, кулына таныклыкны тоткан килеш, залда утыручы иптәшләренә һәм төзү идарәсе администрациясенә рәх­мәт белдереп, яңадан президиум өстәле артындагы урынына утырды. Әллә тантаналы дулкынланудан, чәчләрен сул кулы белән сыйпап, колак артын кашып куйды, аннары залда, үзенең эштәш иптәшләре арасында, утырган Саимәсенә карап алды һәм коңгырт күзләрен бер ноктага текәде. Кем белсен, бәлки ул хәзер дә гөлләр-чәчәкләр турында уйлыйдыр. Салкынга, кырауга бирешмичә, хуш исләрен сибеп табигатьне күркәмләндереп үскән гөлләр аның күз алдына килгәндер дә, җан­ланып:

т— Әйе, кешеләр дә безгә тиң гөлләр! Алар да үзләренең хезмәте, тырышлыгы, ихтыяры белән җәмгыять бакчасын бизи алалар!—дип әйтәләрдер...

Кем белсен, бу тантаналы җыелыш, кул чабулар, мәһабәт оркестр музыкасы Шәрәфне зур омтылыш белән яшәргә өндиләрдер. Бәлки ул, шулар белән рухланып, уйга калып, күзләрен бер ноктага текәп калгандыр...

Ә Саимә чыгып сөйләүчеләрнең сүзләрен йотардай булып тыңлады, бүләкләнүчеләр президиум өстәле янында басып торганда, аларга кер­фек тә какмый карап торды... Хезмәт алдынгыларын болай юмарт бүләкләү, ал арны ихтирамлау аның күңелен сөендерде. Ире эшли тор­ган коллективның татулыгына, гаделлегенә, бигрәк тә аның кешеләренә сокланды һәм аның күңелендә җылы хисләр ташыган саен ташый барды.

— Рәхмәт, Шәрәф, корыч ихтыярлы ир икәнсең, укуың хезмәтеңә комачауламый икән!.. Кичер мине, кичер һич юкка битәрләүләрем өчен!..— дип бөтен залга кычкырасы килде аның.