Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ӘСӘРЛӘРЕ

Bнде без китәргә булган идек. Тик уңай транспорт кына юк. Шул гына безне бу авылда кич кунарга калдырды. Мин караңгы төшү белән йокларга яттым. Ярдәмчем студент Р. Ну- риәхметов мәйданда — уенга җыелган яшьләр янында иде әле. йоклап китеп булмый. Шул хәтле зур өмет белән килеп тә бернәрсәсез китү үкендерә иде. Югыйсә бик ышандырып әйткәннәр иде әйтүен: «Зирекле КуакныңXV Ярулла агайда Габделҗәббар бабайның ике китабы саклана икән әле. Беркөн генә автобус көтеп торган җирдә үзе сөйләгән. Барыгыз, бармый калмагыз. Юлыгыз уң булыр!» дигәннәр иде. Уң булмады шул. Ярулла агайдагы китап бүтән булып чыкты. Без башка юллар белән эзләнергә тотындык. Авыл советында Габделҗәббар Кандалый һәм аның алда торган йөз еллыгы турында әңгәмә уздырдык. Аерым кешеләр белән сөйләштек, киңәштек. Иске китаплары булган өйләргә керен йөрдек, кулъязма китапларны бербер артлы күздән кичердек. Гарәбе, фарсысы, төркисе очрады. Ләкин Кандалый чыкмады, өмет киселде. Мин йокламаган идем әле. Нуриәхметов, укытучы Сәет-Әхмәт Шәмигулов, миңа таныш булмаган тагын берәү—өчәүләп минем бүлмәгә килеп керделәр. Нуриәхмстов, ал- гарак чыгып: «Бер китап табылды. Карагыз әле. Төрки түгел микән?» — диде. Мин шунда ук тордым, тиз-тиз генә киендем, китапны алып өстәл янына барып утырдым. Лампа кабызып китерделәр. Кулъязманың бер-ике битенә күз XV Ульяновск илкәсе, Яңа Малыклы районы. Карталарда сЕлховый Куст» дип күрсәтелә. төшерү белән миндә күптән инде үз вакытын көтеп йөргән сөенеч хисе уянып китте, ул үзе белән катгый бер ышаныч та алып килде: «Әйе, Кандалый!» Бу— 1959 елның 28 июнендә иде. Габделҗәббар Кандалыйның моңа кадәр матбугатта, фәндә мәгълүм б ул м а г а н ш и г ы р ь л ә р е җы енты гы табылды. Кулъязма колхоз сакчысы Һадиулла Рәхмәтулловта сакланган. Безнең көндез, өйдән-өйгә кереп, иске китаплар белән танышып йөрүебездән соң, Һадиулла агай, исенә төшеп, искемоскылар тутырган тартмасын кич кырын тикшереп караган. Тартма төбеннән чыккан борынгы дәфтәрне ул яшьләр уенындагы Н у р и ә х м ето в к а чыгарып биргән: «Мәгез, бәлкн, бу китапның сезгә файдасы тияр», — дигән. Һадиулла агай белән без тагын күрештек. Бу дәфтәр аңар анасы Г ыйльмснисадан калган булган. Ана инде күптән мәрхүмә, Һадиулла агайга да инде 52 яшь, ләкин әле дәфтәр читенә карандаш белән берничә урынга язылган «Ошбу китап иясе Йосыф кызы Гыйльмениса торур» дигән язулар ачык укыла, И 135 Дәфтәр тулаем Гыйльмениса тарафыннан язылмаган, ул аңар ниндидер өлкән кардәшләреннән мирас ителгән булса кирәк. Тик кайчан язылган соң бу дәфтәр? Дөресен әйтергә кирәк, хәзергә хәтле әле моны ачыклый алган юк. Тик шунысы бәхәссез: дәфтәр Габделҗәббарның үз кулы белән язылмаган, ул күчермә. Шагыйрь үзе Сәхипҗамалга: «Җибәрдем сә- ңа күп дәфтәр» — ди, боларның һәрберсе, «Мөхәммәдия» кебек, көйле, ягъни шигъри формаларда язылган булуын әйтә. Без, табылган кулъязма әнә шул дәфтәрләрнең берсеннән күчермә булса кирәк, дип уйлыйбыз. Мондый күчерүләр бер генә булмаска тиеш. Эзләгәндә, алар табылырлар, шагыйрьнең моңа хәтле безгә билгеле булмаган матур әсәрләре дөньяга чыгар. Дәфтәрдә бер генә урында да Кан- далыйның исеме юк. Ләкин шагыйрьнең моңа хәтле басылган әсәрләренең өзекләрен, аерым строфаларны монда байтак табарга була. Сәхипҗамалның исеме генә дә биредә ике тапкыр телгә алына. Кайбер юллар басмада җибәрелгән хаталарны төзәтергә дә мөмкинлек бирәләр. Мәсәлән, Фәрхигә багышланган шигырьне К. Насыйри «Фәвакиһелҗөләсаэ» китабына урнаштырганда бер строфаны болай биргән (583 бит):XVI Алла әкбәр дип әгәр каксам колак, Сурәтең күңелемә туладыр кунак. Кулъязмада шул ук строфада «Туладыр» түгел, «уладыр» дип бирелгән. Соңгысы, әлбәттә, дөрес. Басмадагы шигырьләр белән кулъязмадагы шигырьләр арасында шушындый күп кенә чагыштырулар ясарга мөмкинлек бар. Дәфтәрдәге шигырьләрне Кандалыйныкы дип раслар өчен дә моны дәлил итәргә була. «Бу шигырьләр бүтән берәү тарафыннан Кандалыйга ияреп язылган әсәрләр генә булып чыкмасмы?»— дигән сорау туарга мөмкин. Дөрес, Кандалый кебек зур шагыйрьләрнең иярченнәре була. Ләкин игътибар белән тикшергәндә, чын сәнгать остасын аның иярченнәреннән аеру кыен түгел. Зур һәм җитлеккән талантның аңа гына хас XVI К. Насыйри, Фәвакиһелҗөләсаэ, 1881 ел. (Алда да өзекләрне шушыннан китереп, •битләрне генә күрсәтә барырбыз.} үзенчәлекләре аның әсәрләрендә һәрвакыт бик ачык кабарып тора, ул сиңа үзенең нәкъ шушы сыйфатлары белән тәэсир ясый да. Дәфтәрдәге шигырьләрдә без Канда- лыйның безгә моңа хәтле билгеле булган әсәрләрендәге үзенчәлекле сыйфатларның барысын да табабыз, шуның белән бергә бу әсәрләр югары сәнгать камиллеге дәрәҗәсендә торалар. Үзенчәлекләр дигәннән алар тагын һәммәсе бер төсле, бер дәрәҗәдәге әһәмияткә ия дип тә уйларга ярамый. Алар- ның төрлесе төрле вазифа үти: бер ишеләре талантның төп билгесен тәшкил итәргә, калганнары исә аңар тик бизәк булып кына да килергә мөмкин. Безне аның барыннан да элек, әлбәттә, төп хасыяте кызыксындыра, чөнки ул талантның йөзен билгели. Бу төп хасиятнең үзен әле төрле яктан килеп ачарга мөмкин. Мәсәлән, талант китергән тарихи яңалыкны нигезгә алып, мәсьәләгә шул яктан якын килергә дә була. Үзеннән элгәрге шагыйрьләр белән чагыштырганда, Кандалый татар поэзиясенә нинди тарихи яңалык китергән? Бу сорауга җавап безнең алдыбызда шагыйрь иҗатының төп һәм иң кыйммәтле хасиятләреннән берсен ачып салырга, шуның белән безгә шагыйрьнең имзасы куелмаган әсәрләрен танырга да мөмкинлек бирергә тиеш. Чыннан да татар поэзиясенә Кандалый китергән төп яңалык нәрсәдән гыйбарәт? Борынгы татар әдәбиятына күз салсаң, аңарда төп ике юнәлеш барлыгы сизелә. Берсе аның ислам дине йогынтысына нык бирелгән. Мәсәлән, «Кисекбаш» поэмасы. Икенче юнәлешнең төп эчтәлеге дөньявилыктан гыйбарәт. Бусына борынгы Көнчыгышның гарәп, фарсы телләрендә иҗат ителгән классик әдәбияты көчле йогынты ясаган. Котбинең «Хөсрәү вә Ширин» (1342 ел), Харәзминең «Мәхәббәт- 135 намә» (1354) кебек әсәрләрендә бу бнк ачык күренә. Котби Низамины (1141 — 1203) үзенең остазы саный: «Низамң нәзмы яңлыйгъ тез сүзеңне!» — ди ул. Бу юнәлеш әсәрләрендә кешенең мәхәббәте, аның кайнар кичерешләре, матурлыгы җырлана. Дөрес, борынгы чорда кешенең дөньяви кичерешләрен, ислам мифологиясеннән алынган сюжетларга җайлаштырып тасвирлау да булган. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Бу соңгыларның да уңай әһәмияте мәгълүм. Соңгырак заманнарда дини реакция көчәеп, әдәбияттагы дөньяви якны бик нык кыскан. XVII—XVIII йөз татар язма поэзиясендә бу бигрәк тә ярылып ята. Классикларга мөрәҗәгать итү, аларның традицияләрен үстерү монда зәгыйфьләнә, дини нәсихәт, аскетизм өстенлек ала. Мондый хәл язма поэзияне җанлы тормышның үзеннән килә торган яңа тойгылардан, яңа фикерләрдән кискен аерып куя, аның баю һәм үсү чыганакларын бикли. Шушы урында мәйданга Габделҗәббар Кандалый чыга. Ул язма поэзиядә дөньяви юнәлешне яңартып җибәрә, аскетизмны, һәр төрле дини нәсихәтләрне бер читтә калдырып, кешенең матурлыгын мактый, чын, кайнар мәхәббәт хисләрен шигырьгә сала. Ул дин өйрәтмәләрен әдәби иҗат чыганагы итеп караудан ваз кичә һәм яңа чыганак ача: бу чыганак — кешенең үзе, кешенең үз тормышы. Элегрәк килгән татар шагыйрьләре белән чагыштырганда Кандалыйның төп яңалыгы әнә шушында — татар язма поэзиясен аллачыл принциптан кешечел принципка күчерүеңдә. Аның иҗатындагы бу төп һәм хәлиткеч сыйфат әлеге шигырьләрендә табыламы? Табыла! Табыла гына түгел, ул нәкъ Кандалыйча, аңа гына хас рәвештә гәүдәләнә. Бу ноктадан караганда, аның моңа хәтле басылган әсәрләре белән яңа табылган әсәрләре арасында һичнинди аерма юк: алар бер бөтенлекне тәшкил итәләр, аларда бер үк лирик геройның эчке дөньясы ачыла, бер үк кайнар хисләр ташкыны шаулый, дөнья күренешләрен, ке шенең матурлыгын тануда бер үк зиһен иясенең күз нурлары балкый, бер үк аһәң, бер үк интонация ишетелә. Кандалый иҗатында иң көчле тойгы җанлы җир кешесенең матурлыгына чиксез сокланудан гыйбарәт. Шушы тойгы аның бөтен күңелен тутырып тора, хәтта аңардагы дини хисне дә басып китә. КАН ДӘ сагыш, төн дә сагышын тотып. Бинамазым, биииязым ут йотып, Аллаһәкбәр дип әгәр каксам колак. Сурәтең күңле.мә уладыр кунак: Та сәлам биргәнче, и Фәрхисерур, Кан кеби, буыннарымда тик йөрүр, — сөйгәне Фәрхисерурга шагыйрь әнә шулай ди (583 бит). Шагыйрьдәге кызыклы бер каршылык ачыла: бер яктан, гыйбадәт вакытында ул үз күңелен бөтенләе белән аллага юнәлдерергә тиеш, икенче яктан, Фәрхисерур аның бөтен хисен, бөтен тойгысын үзенә тарта, тарту гына түгел, аның күңеленә кереп утыра һәм хәтта каннарына, бөтен барлыгына үтә. Фәрхисерурга булган мәхәббәт тойгысы аллага коллык итү ниятен җиңә. Алла ягы күздән төшә, кеше ягы өстенлек ала. Кешенең матурлыгы дигәннән Кандалый барыннан да элек, әлбәттә, хатын-кыз матурлыгын күздә тота. Ул сөйгәненең буен-сынын, битен-йөзен, кашын-күзен сокланып тасвирлый. Соң болар тышкы матурлык кына түгелме? Сез «Беләл- мадым» шигырен карагыз. (Башта шунысын искәртергә кирәк: күчерүче шигырьләрне берберләреннән аермыйча, исемсез-нисез, тоташ теркәп барган. Без аларны аердык,, һәр шигырьнең эчтәлегеннән чыгып, җайлылык өчен, аларга үзебездән исемнәр дә биреп чыктык.) «Беләл- мадым» шигырендә шагыйрь, «сәбәп белән өенә кереп», кызның сылу буен, гөл йөзен күргәнен, сокланганын яза. Ләкин иң әһәмиятле- сенә — кызның рухи дөньясы серләренә ул барып ирешә алмаган,, шунысы бик үкенечле булып калган. Кызның рухында, күңелендә- 137 ниләр бар икән? — Менә иң әһәми- I ятлесе, иң кыйммәтлесе! Шагыйрь 1 кешене, сөйгәнен тышкы күренешеннән генә түгел, эчке, рухи дөньясы ягыннан да танырга тели, шу- ■ ңар омтыла. Ни өчен? Чөнки ул үзе белән сөйгән кешесе арасында рухи тиңлек эзли. Аныңча, бәхет өчен үз яратуың гына җитми, әле тагын яраткан кешеңнең сиңа карата да шундый ук уйда булуы кирәк. Монда гуманистик идея һәм шигъри матурлык бар. Без унтугызынчы йөз татар әдәбиятында сәнгать ягыннан шул кадәр дә камил килгән һәм безнең поэзиябез таҗында энҗе бөртеге булырдай мондый нәфис шигырьләрне сирәк очратабыз. Аларның булган хәтлесен, әлбәттә, Кандалый кебек талант ияләре генә иҗат итә алганнар. Кандалыйны, шагыйрь буларак^ газаплаган мәсьәлә — үзенең тирәннән килгән кайнар хисләрен тулы куәте белән икенче кеше күңеленә илтеп җиткерү, алай гына түгел, тегене дә дәртләндереп, аның да күңел түреннән шундый ук хисләр ташытып чыгару, нәтиҗәдә ике кеше арасында рухи халәт уртаклыгына, рухи тиңлеккә ирешү мәсьәләсе. Ул шигъри сүзнең шушындый эшне башкара алырлык куәтен эзли, хисне, тойгыны үзенә тутырып, шигырь юллары буйлап йөгертеп алып китәрлек чаралар табарга тырыша. Ислам мифологиясе рухы белән сугарылган язма поэзия мондый чараларны хәзерләмәгән, бу аның хәленнән дә килмәгән. Ә менә дөньяви рухтагы элекке поэзиядә мондый чаралар эшләнгән булган. Кандалый аларның байтагысын, традицион чаралар буларак, үз поэзиясенә ала. Бу мәсьәлә киләчәктә җитди төстә өйрәнелер. Без хәзергә бер карауда ук күзгә ташланып торган берничә мисалны искәртеп үтәргә телибез. Алыйк Котбинең «Хөсрәү вә Ширин»ен. Дөньяның матурлыгына соклану бу әсәрдә урыны-урыны белән гаять җанлы тасвирларда гәүдәләнгән. Әсәрнең геройларыннан берсе Шауыр, Ширинне эзләп, Әрмәнстанга килеп чыга, аның алдында бу илнең хәйран калырлык язгы, матур картинасы ачыла: йитеп килде языйлар, таглар аша, Кыйлу тагларга-ташларга тамаша, Күрер кем: тагъ үзәрә хуш чәчәкләр Ачылмыш, сандугачлар каршы сайрар; Килеп яз көннәр, ул кызлар уш анда Тамаша кыйлыр ирмешләр хуш анда; Бу Шауыр йитмеше вакытында таглар, Чәчәк ачылып, яшәрмеш ирде багълар, Алып ташлар, чәчәкләр язгы рәнге: Бере саригъ, бере ал, бере зәңге ’... Котбинең тасвир юнәлеше бу юл ларда ук күренә. Без чагыштырма- лы мисаллар китерик. Котбидә: Янә сүз айгучы ир мондагь әйде. Сүзенең енҗүсен галәмгә йәйде, Кандалыйда: Агыздан енҗүләр сачып, Сөйләш дәю бәян иттем. ( «Сәхипҗамал» ) Котбидә (сөйгәненең үлеп, кабергә күмелүе турында сүз бара): Кара тупракка кермеш тулун аем... Кандалыйда: Әя җаным, абыстаем, Кызыл йөзем, тулан аем! Котбидә: Нә яздым, нә яман кылдым мән ахыр, Кем ул таш күңлең инде йомшамас бер... Кандалыйда: Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар. Бу йомшару һич тә синнән килмәс нмдн, - Котбидә: Сәнең кайгунда күңлем кан-яшъ еглар. Кандалыйда: Яшьләр түгеп, кан елыймын Сәне сагынган чагымда. Котбидә: Бу яңглыйгъ гыйшкы илләргә яелде. Бу гашыйк булганын ил барча белде Кандалыйда: Сәне бик каты сөйгәнем, Гыйшыкың берлә көйгәнем, Ни язганым, ни дигәнем Җәелеп беткән илләрдә. Котбидә: (Ширинне тасвирлау): Иөзе көн тик, сачы төн, алны ай ул. Күзе нәргис, иңе гөл, күрккә бай ул. 1 Хөсрәү вә Ширин. Варшава, 1958 ел, (факсимилие — 30 бит, транскрипция 49 бит). Сүзлек: язый—дала, кыйлу—кый- лып, итеп, уш — инде, рәнге — төс, зәңге— зәңгәр. 138 Кандалыйда (Шәфгыпне тасвирлау): Сачың кара ирер — төндик, Сачың ара йөзең — көндик. Яки: Сылу әйләде үзеңне. Тулы ай нтте йөзеңне. Итеп нәргистэй күзеңне, Матур нтте бнгаятн. Мондый мисалларны дәвам иттерергә мөмкин. Тик бер нәрсәне онытырга ярамый: Кандалый, әлбәттә. бер шагыйрьдән, бер әсәрдән генә традиция алмый. Ул тулаем дөньяви рухтагы классик әдәбияттан традиция ала. Җентекләп тикшерү аның традиция алу юллары бик бай булуын күрсәтәчәк. Ләкин шунда да Кандалый борынгы дөньяви поэзиянең уңай традицияләрен яңарту белән генә чикләнсә, аз булыр иде. Ул алай гына калмады. Татар поэзиясенә аннан да бигрәк яңалык китерде. Беренче яңалыгы аның героенда. Аның герое борынгы легендалардан килә торган романтик персонаж түгел, бәлки шагыйрьнең үз заманында яшәгән тормыш кешесе. Бу аның бик кыйммәтле ягы. Шушы кешенең рухи дөньясын тулы ачып бирерлек чараларны Кандалый үз заманы теленнән, үз заманы төшенчәләреннән эзли. Ул халык теленә, халыкның телдән иҗат ителгән сәнгатенә мөрәҗәгать итә. Мондагы чаралар, да, халык теле фразеологиясендә ул үзенең хисләрен мөлдерәмә тутырып әйтерлек матур формалар, матур өлгеләр таба, ул да кешенең рухи дөньясына халык лирик җыры керә торган яктан килеп юл сала. Ул, билгеле, халык иҗатын топ-то- мал гына күчерми, бәлки аңардан сәнгатьчә фикерләү принципларын ала, үз талант көче белән баетып, аларны иҗади үстерә, аерым сурәт чараларының, фразеологиянең, традицион шигъри бизәкләрнең конкрет яңа функцияләрен ача. Канда- льгйның моңа хәтле басылган шигырьләрендә дә, яңа табылган шигырьләрдә дә моның мисалеи бик күп табарга була. Агыйдел образы гына да ни тора! Бу халык поэзиясенең борын-борыннан килгән күркәм бизәге. Кандалыйга кадәр без, мәсәлән, татар язма поэзиясендә Агыйделне очратканыбыз юк әле. XVII Язып алучы К. Тимбикова. 1 «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 2 нче санының 99 нчы битен карагыз. Шагыйрьнең өлкән кешеләр хәтерендә сакланган әсәрләре арасында «Рабига» исемле бер әсәр бар. Хәтереннән әйтеп яздырган Рокыя апа Мөхәметова (Кызылсу авылы) бу әсәрне үзе үк «Габделҗәббар бабайныкы», — ди. Шигырьдән бер строфа: Сәба җиле белән шаулык Агыйделнең камышлары, йөзләремә сары сукты, — Рабиганың сагышлары! XVII Бу юлларны укыгач, Агыйдел образы безнең алдыбызга үзенең кө- че-куәте, шигъри матурлыгы белән ташып килеп чыга түгелме? Табылган шигырьләрдә дә без Идел, Агыйдел образлары белән очрашабыз. Менә бер мисал: Сәнең буең — Агыйделнең камышы! Сөйләгән сүзләрең — былбыл тавышы! Табылган шигырьләр шулай ук халык фразеологиясеннән «эреп сарка йөрәк маем», «ике күзем — кызыл алмам», «фида җаным сиңа, җаный», «кыяфәтең, сыйфатың — суда кондыз», «көмеш йөзек», «каләм каш» кебекләр белән бик бан итеп бизәлгән. Кайбер строфалар бөтенләе белән халык фразеологиясенә корылган: Сән әллә әйтә торгансың, Боңарга яр табылмас дип? Үзем кебек берәү булыр, Вә иллә гыйшыкым сәндә! Шунысы кызык, Кандал ымның басма әсәрләрендә дә, табылган шигырьләрдә дә кешенең котын алу ниятендә китерелгән ислам мифлары бик сирәк очрый. Ә бит Кандалыйга кадәрге шагыйрьләрдә болар тулып ята, ләкин аларның язган- нарында татар халкының борынгы заманда шушында — Идел буенда туган мифләре очрамый. Кандалый. киресенчә, язма поэзиягә, беренче буларак, җирле мифларны кертә. «Сәхипҗамал» әсәрендә, мәсәлән, шүрәле телгә алына («Фәвакиһел- җөләсаэ», 568 бит). Ә менә аңарда, үз заманы хорафатчыларына ачуы кайнап, үзен. 139 аларга каршы, жен һәм иблискә гиңләү бар. Бу бик кыю яңалык, > үзен мәдрәсәдән куучыларга кара- . га аның ялкынлы, батыр сүзләре яңгырый: Тарсынма бер дә, китәрмен, Җен, иблистән дә битәрмен, Үз белгәнемне итәрмен, Ки әгълә-гаршә ашкындым! Кусагыз да, һич офтанмам, Язуымнан да тукталмам, Котылмассыз барыбер сез, Әле болай гына калмам: Төреп чалма-чапаннарны, Иөресәм кыр-япаннарны, Онытмам сез наданнарны. Элеп салмыйча һич калмам! «Гарше-көрсиләргә» янау татар . әдәбиятында Кандалыйдан соң бары 1905 елгы революциясе нәтиҗәсендә генә яңадан яңарып китә алды. Шагыйрь, халыкта сакланган борынгы аң формаларының кайберләрең алып, функцияләрен үзгәртә дә, алардан сурәтләү чаралары китереп чыгара. Мәсәлән, фигуралар төркеменнән риторик эндәшләр, риторик сораулар өлкәсендә ул шу- ! лай эшли. Дини әдәбиятта аллага туп-туры төбәп мөрәҗәгать итү тулып ята. Бу — мистик мөрәҗәгать. Халык мифологиясендә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итү бар. Бу анимизм заманыннан калган ышану. Ул чагында кешеләр табигатьтәге барлык нәрсәләр дә, хайваннар гына түгел, үсемлекләр дә, елгалар, сулар, чишмәләр дә, җилләр дә кеше кебек үк ишетә, тоя, рәнҗи, яхшылык яки явызлык эшли ала дип ышанганнар. Тарихи үсеше нәтиҗәсендә халыкның дөньяга карашы үзгәргән, табигать күренешләренә мөрәҗәгать итүләрнең, ул функциясен алмаштырган, алар- иы лирик җырларында художестволы .чарага — фигураларга әверелдергән. Халык җырда сандугач һәм бөркетләргә, чишмә һәм диңгез дулкыннарына, искән җил һәм агар суларга, өзелеп-өзелеп, үз итеп дәшә, иң тирән һәм нечкә кичерешләрен уртаклашуда аларны үзенә сердәш итә. Ләкин бу эндәшүләрнең эчтәлегендә инде хорафат дигәннең эзе дә юк. Киресенчә, монда инде үзенә үзе хуҗа булган кешенең үз рухи олылыгын белүе, хисапсыз күп рәвешләргә кереп, өзлексез кайнап, ташып торган дөнья, галәм тормышын чиксез яратуы, аның матурлыгына соклануы, зиһене, тойгысы белән шул күренешләрнең эчке асылына ирешүе һәм нәтиҗәдә рухи дөньясы чикләрен тагын да киңәйтүе гәүдәләнә. Халык аңында туып үсә барган бу яңа сыйфаттагы риторик эндәшләр татар язма поэзиясенә дә килеп кергән. Без аларны Кол Галинең «Кыйссаи йосыф»- ында ук очратабыз I Шулай да бу матур яңалык татар язма поэзиясендә активлашып китә алмаган. Язма поэзиядә аллага, фәрештәләргә мистик мәгънәдә дәшүләр озак вакытлар өстенлек иткән. Болар — художестволы эндәш түгелләр, дини эндәшләр. Моңа каршы Канда- лый художестволы эндәшләрне, риторик эндәшне, зур кыюлык белән активлаштырып җибәрде. «Сәба җиле» образын гына исегезгә төшерегез. Сәба җиле, исәр булсаң, Парау атлыйгъ нәфис җайга, Сәламемне тикүргәйсең Сәхипҗамал абыстайга! — ди ул (565). Без югарыда «Рабига» шигыреннән өземтә китергән идек. Шигырь үзе: Сәба җиле, нә хуш җилсәи Гаҗәиптән исеп’ килгән? — дип башлана. Шагыйрь Рабигадан аерылу хәсрәтенең нинди авыр, нинди газаплы булуы турында сөйли: Нәчә сахраларга чыксам, Нәчә төрле егач күрсәм, Бән һәм катларына барсам, Хәбәр сорыйм бән анлардин: «Әя егач! Яшең күпме? Түгелгән яфрагың күпме? Бәнем днк михнәтең күпме?» — Диеп сорыйм егачлардин. Мондагы лирик геройның, кеше буларак, рухи азатлыгы, рухи мөстәкыйльлеге шигырьдән бик ачык аңлашыла. Ул, сөйгәне турында уйлаганда, бу эшкә үзеннән өстен 140 нинди дә булса бүтән берәр рухи көчне катнаштырырга исәпләми. Агачларга сорау бирүе дә алардан нинди дә булса җавап алу өчен түгел, бәлки йөрәгендә кайнаган тойгыларын кая ташларга белмичә, ашкынып, аларны уртаклашырдай сердәш эзләвеннән генә. Сердәш итәр өчен ул әллә нинди илаһи көчләргә дәшми, нәкъ менә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә. Монарда аның шушы җир тормышына ихлас мәхәббәте, бердәнбер итеп, тушындагы тормышка ышануы, өмете гәүдәләнә. Ул үзенең рухи тормыш чикләрен тушындагы табигать, шушындагы тормыш күренешләрен бер-бер артлы үз итү юлы белән киңәйтә бара, ул рухи байый, матурая. Сәба җиле образы дәфтәрдә дә берничә урында очрый, риторик эндәш мисаллары да юк түгел, менә берсе: И жил, искел бигрәк тиз, Бәнем хәлем илтеп җиткез, Вәлакин һич карар кыйлма ’, Әманәтдер ки безләрдин. Ул чордан алып Тукайга кадәрге вакыт эчендә татар поэзиясендә мондый чараларны Кандалыйдан гайре беркем дә бу дәрәҗәдә оста һәм аңардагыча кабатланмас ягымлы төсмер белән куллана алмый. Бу яктан да аның шигырен бер карауда танып була. Күренә ки, Кандалый татар язма поэзиясенә монда да зур яңалык кертә. Ул яңарткан традицияләр турында без инде югарыда әйттек. Тик менә аның традицияләрдән кайсысын ничек яңартуына бер мисал китереп үтәсе килә. Аның бер шигырен Харәзминең «Мәхәббәтна- мә»се (1354 ел) белән чагыштырыйк. Анда шундый «Газәл» бар: Яраткан кем тән эчрә җан яратты, Сәне күрклеләр үзрә хан яратты. Кояш яңлыйгъ йөзеңезне яратты, Фәләк тик безне сәргердан яратты. Хәлаек кыйбласы булды җәмалын, Ушал көн кем сәне яздан яратты. Әзәлдә кыйлды Харәзмине мохтаҗ, Тагы манзурыны солтан яратты. i Карар кыйлма — тукталып калма. Табылган дәфтәрдәге бер шигырьне без «Сәи һәм бән» дип исемләдек. Менә XVIII Шөгълә — ялкын. ул: Сәне сайрамага былбыл яратты, Бәне егъламага моңлы яратты, Сәне анда, бәне монда яратты, • Бәне сәца, сәне бәца каратты. Сәнең өчен күңелдә гамь яратты, Ике күземне тулы кан яратты. Уламын шат, әгәр күрсәм йөзеңне, Тулар дөньям, әгәр алсам үзеңне. Бу ике әсәрне бер-берсеннән 500 ел вакыт аерып тора. Шулай да беренче карашка ук алар арасында ниндидер уртаклык барлыгын сизү кыен түгел. Иң элек шигырьләрнең бер калыпта һәм бер үк газәл жанрында язылулары күзгә ташлана. Тегесе дә, бусы да шагыйрьнең аерым шәхескә мөнәсәбәтен белдерә. Беренче очракта хан, икенчесендә матур кыз мактала. Шушында инде ике әсәрнең берберсеннән аерылуы башлана. Харәзми ханны зурга, үзен кечегә куя, хан белән үз арасында кискен контраст картина тудырырга тели, үзен кимсетү исәбенә ханны зурайтып күрсәтергә омтыла. Феодаль дәрәҗәләр баскычы (иерархиясе) кагыйдәләре белән бәйләп алып караганда шигырьнең шулай язылуына гаҗәпләнмисең дә. Кандалыйга килсәк, монда кешене олылау бөтенләй икенче яссылыкка куелган: шагыйрь олылаган кешесе белән үз арасында рухи тиңлек эзли, бу тиңлеккә ирешү юлындагы киртәләрне, аңлашылмауларны җиңеп үтәргә, олылаган кешесенең күңеленә керергә тели. Аны кешенең җаны, Шекспирның Гамлетыча әйтсәк, җанының җаны кызыксындыра. Шуңа күрә борынгы классик поэзиядән Кандалый кешегә, кешенең җанына фәлсәфи яктан якын килү үзенчәлеген алып үстерә. Бу хәл аңа кешенең рухи дөньясын тануда эчкәрәк үтәргә мөмкинлек бирә. Күз карашың җан эчендә җан ндәм, ШөгъләсенеXVIII тән эчендә кан ндәм,— ди ул совет чорында басарга хәзерләнеп тә басылмый калган бер шигырендә. Икенче шигырендә дә шундый ук юллар бар: 141 I Җанымның эченә генә Куяр идем, сыярмүсән? Табылган дәфтәрдәге шигырьләрнең берсе «Фәвакиһелҗөләсаэ»да (556— 557 битләр) имзасыз басылган булган. Ул: Сәламулла йөрәкем парасыйга, Тәнем рухы, күземнең карасыйга, — дип башлана. Шигырь шул ук строфаны кабатлау белән тәмамлана, шунысы белән Каидалый татар язма поэзиясендә рефренның яңа формасын гамәлгә кертә. Монда «тәнем рухы» сүзләре тирән мәгънә белән яңгырый. Фәрхигә багышланган икенче әсәрдә «сурәтең күргән кеше вәхья китәр», — дигән сүзләр дә моңа бик якын. Без бу юлларны укыгач, Кандалыйда шигъри тойгының кеше матурлыгын тану, аңарга соклану нәтиҗәсендә туганын аңлыйбыз. Табылган шигырьләр дә шушы рух белән сугарылганнар. Без биредә дә: Җаным сәүгән йөрәгем парасы сән, Тәнем рухы, күземнең карасы сән, — кебек строфаларны очратабыз. Кандалыйга хас булган бер сыйфат — шигырьдә кешенең рухи хәл рәсемен бирергә омтылу — яңа табылган әсәрләр өчен дә үтә хас күренеш булып тора. Кандалыйның моңа хәтле мәгълүм булган һәм яңа табылган әсәрләрен азрак кына игътибар белән күзәтеп чыкканда да без бу шагыйрьнең татар әдәбияты тарихында зур фигура булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Ул татар язма поэзиясенең эстетик принципларында тирән алмашынуларны гамәлгә куйды, мистик эстетикадан ваз кичеп, реаль кеше эстетикасын алга сөрде. Бу хәтле зур эшне ничек башкарып чыга алган соң ул? Әлбәттә, монда аның зур талантка ия булуы, һичшиксез, бик мөһим роль уйнаган. Ләкин, безнеңчә, бу тик мәсьәләнең бер ягын гына аңлата әле. Мәсьәләнең икенче ягын халыктан, халыкның тарихны иҗат итүдәге эшчәнлегеннән, шушы юлда күрсәткән тиңсез гайрәтеннән эзләргә кирәк. Без Кандалыйны да ■ әнә шул тарих җирлегенә куеп карарга тиешбез. Бу эш әле бездә ■беркем тарафыннан да эшләнмәгән. Патшалар кол ителгән халыклар ны рәхимсез бастырып килгәннәр. Кулы чылбырлы халыкның тарихны иҗат итүдәге хәрәкәте, әлбәттә, кысан булган, аның рухи көчләренә юл бирелмәгән. Менә Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы. Башка тугандаш халыклар белән берлектә татар халкының егетләре дә, тирән хөрмәт күрсәтеп, «Пугачау патшаның алларыннан буй бөгеп үткәннәр», «аргамак менеп, дан тотып, Җаек яуларында йөргәннәр». Халык азатлык һавасын сулап алган. Җиңелү белән бетсә дә, крестьяннар сугышы халыклар күңеленә, шул исәптән татар халкы күңеленә дә җуелмаслык тирән эз салып калдырган. Бу сугышта халыкның рухи көчләре үсеп, ныгып калган. Менә 1812 елгы Ватан сугышы. Ил язмышын хәл итүдә, патшадан узып, халык тагын алга чыга. Татар халкы уллары да — алгы сафта, алар да «французларны куганда җир җимереп йөриләр». Илдә күтәрелгән гомуми патриотик рух күпме вакыткадыр коллык тәртипләренең көчен киметә. Тагын да соңрак декабристлар күтәрелеп чыгалар. Боларның барысы бергә халыкның сулышын иркенәйтә, халык тарихи прогрессны алга этәрүдә күбрәк нәтиҗәләргә ирешә, аның рухи үсеше тизли. Шушы фонда татар укымышлыларының хәле ачыграк күренә, алариың күпчелеге руханилар. Үзенекендә фанатикларча аяк терәп тора торган кара яу бу. Ләкин тарих дулкыны алар сафын да тетрәтә. Дулкын көче алар арасындагы зирәк, зиһене айнык булган аерым кешеләрне уята. Юк, кешенең тормышы һаман да мондый төстә дәвам итәргә тиеш түгел, дип уйлаучылар да килеп чыга. Ләкин тоташ кара яу эчендә берән-сәрән генә булганга, алар бөтен бер агым, бөтен бер яңа хәрәкәткә оеша алмыйлар. Алар үз сословиеләре эчендә калган хәлдә ялгыз-ялгыз бунт белдерәләр. Кандалый да шундыйлардан. Алар шәхесенең, алар эшчәнлегеиең каршылыклары да шушыннан килеп чыга. Аларны халык хәрәкәте китергән тарихи нәтиҗәләр кузгата, ләкин моның шулай икәнлегеннән алар үзләренә үзләре хисап бирә алмыйлар, аларга килгән куәтнең чыганагын алар үзләре күрмиләр, аңламыйлар, бәяли алмыйлар. Шуңар да аларда халыктан читсенү тойгысы да искечә яши, гади кешеләргә түбән итеп карау, сословие тәкәбберлеге аларда еш-еш кына үзен күрсәткәли тора. Бу хәл язучыларның нинди мәсьәләләрне ничек куюларын, ничек чишүләрен дә билгели. Мәсәлән, Кандалый кешенең кешелек кадерен олы күрү кебек тойгы һәм карашларны үз иҗаты аша җәмәгатьчелек алдына чыгарганда иҗтимагый-политик тормыш мәсьәләләренә бәйләнешле итеп түгел, бәлки кешенең тормыш-көнкүреш өлкәсендәге индивидуаль, интим мәсьәләләренә багланышлы төстә t күрсәтә. Ф. Энгельс «хәзерге за1 манның индивидуаль җенси мәхәббәтен» «гаять зур әхлакый прогресс» XIX дип атый. Кандалый шушы прогресс чикләрендә кешенең азатлыгын яклый, мәхәббәттә тойгы уртаклыгына омтыла. Турыдан-туры иҗтимагый мәсьәләне кую булмаса да, исламның иң кара, иң явыз шәригате басып торган бер заман да татар тормышында бу, һичшиксез, уңай күренеш булган, кеше кичерешләренең бер өлкәсен поэзиядә дөрес һәм ачык итеп тасвирлауга китергән, җанлы, җир кешесе рухи дөньясындагы күп өлкәләрдән берсенең — мәхәббәт өлкәсенең матурлыгын сәнгатькә күчереп, үлемсез сурәт итеп калдырган. Үз чоры кешесе рухи дөньясын поэзиядә болай киң, болай тирән һәм үзенчәлекле итеп тасвирлый алган Кандалыйдан башка, XIX йөз башында бүтән шагыйрь күренми. Бу — шагыйрьнең төп билгесе. Без аны шушы билгесе буенча һәр очраган җирдә, ялгышмыйча, таный алабыз. Без журналның бу санында шагыйрьнең соңгы вакытларда табылган һәм моңа кадәр матбугатта күренмәгән әсәрләреннән кайберләрең урнаштырабыз. «Гомерең үтәр:/, «Җаным корбаның улсын» шигырьләрен Нәкый Исәнбәт, «Иөрепмез, гафләтә һәр ан» шигырен Җәвад Алмаз тапкан, «Рабиганың сагышлары» шигырен халык теленнән К. Тимбикова язып алган, «Беләл- мадым», «Кавыша алмасак», «Вакыт һәм якут» шигырьләре Зирекле Куактан алып кайткан дәфтәрдән китерелделәр.