Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ИДЕЯЛӘРЕНЕҢ ТАНТАНАСЫ

Совет Татарстанының 40 еллыгын республика хезмәт ияләре тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә зур иҗади уңышлар белән каршы алалар, башкарып чыккан сокланырлык гүзәл эшләренә йомгак ясыйлар. Әйе, республикабызның хезмәт ияләре партия байрагы астында, Ленин юлыннан көчле адымнар белән алга барып, Совет власте елларында СССР халыкларының тугандаш гаиләсендә дөнья-күләм әһәмияткә ия булган зур уңышларга ирештеләр. Элек бик хаклы рәвештә халыклар төрмәсе дип аталган патша Россиясе урынында бүген бөтен дөньяга үрнәк булган тигез хокуклы, иркен сулышлы тугандаш халыкларның какшамас союзы яши. Бу — Бөек Октябрь социалистик революциясенең иң зур казанышларыннан берсе. Украина, Белоруссия яклавында йөрсәк тә, мәһабәт Кавказ ягына барсак та, Урта Азия тирәләренә күз төшерсәк тә, үзебезнең гүзәл Идел буйларын әйләнеп кайтсак та — без һәркайда илебезнең милли республикаларының барысында да Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасының тантанасын күрәбез. Партиянең милли политикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә безнең Татарстан да танымаслык булып үзгәрде. Патша заманында хәзерге республикабыз җирләренең күп өлеше Казан губернасына керә иде. Россиянең экономик артта калган, политик хокуклардан, аң-белемнән мәхрүм ителгән, социаль һәм милли изелү камытын өстерәүче, губернатор үкчәсе, жандармнар камчысы астында изелгән, ләкин ирек өчен көрәшен бервакытта да туктатмаган халыклар яши иде бу Казан губернасында. Октябрь давылы иске тормышны челпәрәмә китерде һәм яңа тормыш чәчәкләренең гөрләп үсүе өчен бөтен шартларны тудырды. Революциянең беренче көннәреннән үк Казанда һәм өязләрдә руслар һәм татарлар, чувашлар һәм марилар — социалистик Ватаннарының турылыклы уллары — кулга кул тотышып Совет властен ныгыту чараларын күрделәр, губернадагы контрреволюция калдыкларын тар-мар иттеләр һәм Ленинның социализм төзү планын тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшкә керештеләр. Ләкин ил өстендә революциянең эчке һәм тышкы дошманнарының кара болыты куерганнан-ку- ера барып, 1918 елның җәендә гражданнар сугышы башланды. Башларында Америка-Англия империалистлары торган чит ил юлбасарлары Октябрь революциясенең бөек казанышларын юкка чыгарырга, милли тигезсезлекне, милли изүне яңадан торгызырга уйладылар. Гражданнар сугышы чорында Татарстан ике мәртәбә канлы көрәш мәйданына әверелде, территориясенең күп өлеше вакытлы рәвештә акгвардиячеләр һәм интервентлар кулына төште. Котырынган ак бандалар бу җирләрдә шәһәрләрне һәм авылларны канга батырдылар, коточкыч кабахәтлекләр эшләделәр. Бу авыр көннәрдә илебезнең бөтен халыклары Татарстан хезмәт иялә С 28 ренә ярдәмгә килде. Совет дәүләтен дошманнардан саклап калуда хәлиткеч рольне бөек рус халкы, бигрәк тә Мәскәү һәм Петроград эшчеләре уйнады. Шул ук вакытта бу изге көрәшкә илебезнең барлык милләт хезмәт ияләре дә катнаштылар. Гражданнар сугышы тарихы сәхифәләрендә Беренче аерым татар укчы бригадасы мәңге онытылмаслык эз калдырды. Бригаданың солдатлары үзләренең рус, украин, үзбәк, казакъ, таҗик, кыргыз иптәшләре белән бер сафта барып, революциянең эчке һәм тышкы дошманнарына каршы бергә көрәштеләр. Оренбург далаларында, Урта Азия кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Хөсәен Мәүлүтов, Гали Касимов, Якуб Чанышев һәм бригаданың башка күп кенә командирлары, комиссарлары һәм солдатлары орденнар белән бүләкләнделәр. Гражданнар сугышы ялкынында халыклар дуслыгы какшамас булып чыныкты. Революциядән соң ук Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте^ бөек Ленин күрсәтмәсеннән килеп, милли мәсьәләне хәл итү турында бертуктаусыз зур эш алып бардылар. Милли республикалар төзү чаралары күрелде. Бөек Ленинның турыдан-туры җитәкчелеге астында 1919 елның мартында Башкортстан республикасы төзелде һәм Татарстан республикасын оештыру өчен зур эшләр башланды. 1919 елның 21 ноябренда В. И. Ленин Кремльдә татар-башкорт коммунистларының бер группасын (Шаһимәрдән Ибраһимов, Кәрим Хәкимов һ. б.) кабул итте һәм алар белән бу халыклар өчен социалистик дәүләт төзү хакында сөйләште. 1920 елның 23 һәм 26 январьларында Ленин җитәкчелегендә партия Үзәк Комитетының Политбюросы Татарстан республикасын барлыкка китерү мәсьәләсен җентекләп тикшерде һәм бу турыда тиешле карар чыгарды. Шул ук елның 22 мартында В. И. Ленин Кремльдәге кабинетында татар коммунистларының бер төркемен (Сәхипгәрәй Сәет- галиев, Борһан Мансуров һ. б.) кабул итте һәм республика оештыруга кагылган мәсьәләләр буенча сөйләште һәм кайбер кешеләр күтәргән лозунгның— татарлар һәм башкортлар өчен берләшкән республика төзү лозунгысының бу чорда зур ялгыш булуын аңлатты. 1920 елның 27 маенда В. И. Ленин һәм М. И. Калинин Татарстан республикасын оештыру турындагы декретка кул куйдылар. Татарстан республикасын оештыруга бәйләнгән конкрет чаралар 1920 елның 8 һәм 18 июнендә Үзәк Комитетының Политбюросы утырышында махсус тикшерелде. 25 июньдә Казан губернасының башкарма комитеты республика ревкомына бөтен властьны тапшырды. Бу көн тарихка Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының оешу көне булып керде. 1920 елның 25 сентябрендә Татарстан Советларының беренче съезды булды; анда Үзәк Башкарма Комитеты һәм республи. каның беренче хөкүмәте — Халык Комиссарлары Советы сайланды. Татарстан хөкүмәтенең беренче җитәкчесе итеп күренекле большевик Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланды. Большевиклар партиясенең ленинчыл милли политикасының тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә татар хезмәт ияләре социалистик дәүләт төзүгә ирештеләр. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Совет республикасының хезмәт ияләре, сөялле кулларындагы мылтык белән кылычны чүкеч һәм уракка алмаштырып, хәрабәләр хәлендә яткан завод һәм фабрикларга җан кертү, авыл хуҗалыгын аякка бастыру эшенә керештеләр. Илнең хуҗалыгын торгызу елларында Коммунистлар партиясе Совет республикасы халыкларының язмышы турында аталарча кайгыртты. Милли мәсьәләне хәл итү эшенең конкрет бурычлары партиянең X һәм XII съезды карарларында бик ачык куелды. Партия рус булмаган милләтләрнең патша хөкем сөргән авыр заманнардан калган артталыгын бетерү бурычын куйды,, һәм ул тарихи план социализм төзү елларында тулысымча үтәлде. Социализм төзү Татарстанда бик зур кыенлыклар белән башланды. 29 1921 елның җәендәге корылык Идел буе районнарындагы басуларны киптерде һәм коточкыч ачлыкка китерде. Менә шундый авыр чорда Үзәк Россия, Украина, Белоруссия һәм башка өлкәләрнең хезмәт ияләре Татарстан халкына ярдәмгә килде. 1921 —1922 елларда республикага башка өлкәләрдән 8 миллион пот ашлык һәм бик күп башка төрле азык товарлары алынды. Бу ярдәм меңләгән балаларның, олы яшьтәге кешеләрнең тормышын саклап калырга мөмкинлек бирде. Ачлык акрынлап чигенде, һәм республика халык хуҗалыгы көннәнкөн, ел- дан-ел үсә һәм ныгый барды. В. И. Ленин тарафыннан эшлән* гән социализм төзү планы илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру һәм культура революциясе ясау кебек зур тармакларны күз алдында тота иде. Ленин социализм төзү өчен авыр индустриянең, бигрәк тә машиналар төзү индустриясенең хәлиткеч булуын күрсәтте. Социализм төзү елларында Советлар Союзы хезмәт ияләренең ару-талуны белмәгән иҗади хезмәте һәм аның нәтиҗәләре бөтен дөньяны шаккатырды. Совет халкы бетмәстөкәнмәс көчкә ия булган Днепрны авызлыклап, аның сыртына ГЭС иярен салды, Сталинград далаларында данлыклы трактор заводы калкып чыкты. Озак еллар йокымсырап яткан чал Урал уянды һәм яшәрде. Бу елларда Татарстанда да шактый зур үзгәрешләр булды. Иске предприятиеләр яңартылды, киңәйтелде, продукция бирүне чагыштыргысыз арттырды. Бөек Ватан сугышына кадәр булган бишьеллыклар эчендә Казанда Мехкомбинат, кинопленка фабрикасы, көчле электр станцияләре, Зеленый долда, Чис- тайда, Бөгелмәдә күп кенә яңа за- вод-фабриклар төзелде. Татарстан промышленносте 1940 елда, 1913 ел белән чагыштырганда, продукцияне 12 мәртәбә күбрәк бирде. Социализм төзү елларында Татарстан авылларында меңәрләгән вак аерым хуҗалыклар колхозларга оештылар. Тоташ коллективлаштыру нигезендә кулаклар сыйныф буларак бетерелде. Агач сукалар урынына авылга тимер сабаннар һәм көчле тракторлар, комбайннар килде. Татарстан колхозлары 30 нчы еллар башында икмәк өчен, терлекчелек продукциясен арттыру өчен көрәштә Бөтенсоюз каршында дан казандылар. Авыл хуҗалыгын күтәрүдә һәм колхоз строен ныгытуда ирешкән уңышлары өчен Татарстан 1934 елның 3 январенда Ленин ордены белән бүләкләнде. Культура өлкәсендә булган уңышларны без хаклы рәвештә революция дип атыйбыз. Кыска гына вакыт эчендә халыкның укый-яза белмәве бетерелде. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да мәктәпләрнең куе челтәре төзелде. Күп санлы клублар, культура сарайлары, китапханә, кино һәм башка культура- агарту учреждениеләре үсеп чыкты. 1927 елдан 1940 елга кадәр булган чор эчендә китапханәләр саны 421 дән 2 251 гә җитте, книоустановка- лар саны 94 тән 337 гә күтәрелде. Культура төзелешенең нык адымнар белән алга баруы аеруча матур әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ачык чагылды. Алдынгы рус әдәбиятының уңай тәэсире астында татар совет әдәбияты дөньяга килде, үсте һәм чәчәк атты. Галимҗан Ибраһи- мов, Шәриф Камал, Һади Такташ, Ф. Бурнаш, Ш. Усманов, К. Тинчу- рин, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт һәм башка язучылар күп санлы, югары идеяле, зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат иттеләр. Революциягә кадәр татарлар арасында профессиональ музыка булмаган. Совет власте елларында татар совет музыкасы туды һәм үсте. Оста башкаручыларның гына түгел, ә музыканы иҗат итүчеләрнең дә талантлы плеядасы барлыкка килү— сәнгатьнең зур темплар белән үсүенә ачык дәлил. Салих Сәйдә- шев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи һәм башка композиторлар музыка культурасын үстерүгә күп көч салдылар. Экономика һәм культура өлкәсендә булган бу зур казанышлар Коммунистлар партиясенең ленинчыл 30 милли политикасының гүзәл җимешләре. Партия байрагы астында СССР халыкларының тугандаш семьясы социализм төзеде һәм коммунизмга күчү юлына басты. СССР халыклары дуслыгы Бөек Ватан сугышы елларында үзенең какшамас ныклыгын һичбер шик калдырмаслык формада исбат итте. Гитлер һәм аның иярченнәре Советлар Союзына каршы сугыш уты кабызганда СССР халыклары арасында бәрелешләр һәм конфликтлар башланыр дип көткәннәр иде. Фашист илбасарлары үз исәпләрендә бик каты ялгыштылар. Илебез халыклары партия чакыруы буенча бер җан, бер тән булып изге көрәшкә, Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Брест крепостен яклауда да, данлыклы Сталинград операциясендә дә, Польша җирләрен азат иткәндә дә, рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаганда да руслар һәм татарлар, грузиннар һәм үзбәкләр, башкортлар һәм чувашлар бер сафта булдылар. Явыз дошманны тар- мар итүдә Татарстан уллары да көчләрен кызганмадылар. Колхозчы Газинур Гафиятуллин, шагыйрь Муса Җәлил, генерал Зәки Котлин, Брест каһарманы Петр Гаврилов, танкист командир С. Коновалов, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое Н. Столяров, Советлар Союзы Герое Г. Сафиуллин һәм башкалар сугыш кырларында мәңге онытылмаслык батырлыклар күрсәттеләр. Безнең якташлардан 200 гә якын кеше Советлар Союзы Герое исемен алды, Татарстанның 68 меңнән артык уллары һәм кызлары орден һәм медальләр белән бүләкләнде. * Дошманны җиңеп кайткач, совет кешеләре зур бердәмлек һәм күтәренкелек белән тыныч хезмәткә керештеләр. Сугыштан соңгы елларда Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасының тантанасы, СССР халыклары дуслыгының көче һәм роле тагын да ачыграк һәм матуррак булып күренде. Бөтен ил Украина, Белоруссия кебек тугандаш республикаларның җимерелгән хуҗалыгын күтәрүгә ярдәм итте. Совет халкы дүртенче һәм бишенче бишьеллык планнарны уңышлы 1 КПССның чираттан тыш XXI съезды. Стенография отчеты, 1 т., 44 бит. рәвештә тормышка ашырды. Коммунистик төзелешнең зур программасы партиябезнең XX съезды карарларында бирелде. Съезддан соң үткән өч ел эчендә илебезнең экономикасы һәм культурасы тагын да югарырак биеклеккә күтәрелде. 1959 елның 27 январенда — 5 февралендә Мәскәүдә Коммунист1 лар партиясенең чираттан тыш XXI съезды барды. Бу съезд илебезнең тарихи үсешенең яңа чорына киң колач белән коммунизм оуәмгыяте төзү чорына кергән чакта җыелды. XXI съезд иптәш Ы. С. Хрущев доклады буенча СССР халык хуҗалыгын үстерүнең җидееллык планын кабул итте. Бу планны тормышка ашыру коммунизм төзүдә хәлиткеч адым булачак. Җидееллыкта Советлар Союзының союздаш һәм автономияле республикалары зур тизлек белән үзләренең хуҗалыгын һәм культурасын үстерәчәкләр. «Безнең планнарыбызда, — диде Н. С. Хрущев XXI съезддагы докладында, — барлык халыкларның экономикасын һәм культурасын һәрьяклап үстерү өчен киң мөмкинлекләр тәэмин итә торган ленинчыл милли политика бик ачык чагыла» Татарстан хуҗалыгына 1959— 1965 елларда 26 миллиард сумнан артык акча салыначак. Республика промышленностеның тулай продукциясе 86 процентка үсәчәк. Нефть чыгару 2,3 мәртәбә, газ куллану 3,6 мәртәбә артачак. Химия промышленносте үзенең продукциясен 3,3 мәртәбә арттырачак. Авыл хуҗалыгында ашлык үстерү һәм җыю 1,5 мәртәбә артачак, бәрәңге 2,8, яшелчәләр 2,4, шикәр чөгендере 2,4 мәртәбә артачак. Коммунистлар партиясенең XXI съезды карарлары белән рухланган Татарстан хезмәт ияләре, коммунистик ярышны киң җәелдереп, җидееллык планны тормышка ашыру өчен көрәшкә керештеләр. 1 31 Социалистик ярышның беренче рәтләрендә нефтьчеләр бара. Безнең республикабызда нефть промышленносте сугыштан соң барлыкка килде. Татарстан кырлары буйлап нефть вышкалары атлый башлады. Алар республиканың көньяккөнчыгыш районнарыннан төньякка таба күтәрелеп Кама аркылы да атлап чыктылар. Нефть табыла торган районнар төркеменә Алабуга — Бондюг яклары килеп кушылды. Татарстан Советлар Союзының иң көчле нефть районына әверелде. Кара алтын өчен көрәштә бик күп эш батырлары һәм белгечләр үсеп чыкты. Бораулау мастерлары Михаил Гринь, Мөгаллим Гыймазов һәм башкаларның исемнәре бөтен илгә билгеле. Җидееллыкның беренче елында М. Гринь бригадасы 30 307 метр, ЛА. Гыймазов бригадасы 26 648, М. Николаев бригадасы 24 419 метр җирне бораулап хезмәт батырлыгы күрсәттеләр. Татарстанның 40 еллыгы хөрмәтенә социалистик ярышка кушылып, җидеелыкның икенче елында— 1960 елда — республиканың нефтьчеләре планнан тыш 1 150 000 тонна нефть бирү өчен көрәшәләр. Татарстанга нефть промышленностен үстерүгә бөтен ил туганнарча ярдәм итте. Республикабызга ЛАәскәү, Ленинград, Свердловск заводлары күп төрле яңа машиналар җибәрделәр. Баку, Башкортстан, Грозный якларыннан безгә нефть осталары килде. Соңгы елларда Татарстанда индустриялең башка тармаклары да кызу темплар белән алга китте. Бигрәк тә химия промышленносте зур тизлек белән үсә. Казанда зур химия заводының нигез ташы салынды. Брюссельдә булган бөтендөнья күргәзмәсендә Казан мехкомбинатының күз нурын алырлык матур продукциясе югары бүләк алды. Татарстан промышленносте җидееллыкның беренче елы планын срогыннан элек үтәде. Партия Үзәк Комитетының сентябрь Пленумыннан (1953) соң Татарстанның авыл хуҗалыгы да шактый ныгыды. Авыл хуҗалыгын текә күтәрү турындагы партия тарафыннан куелган планны үтәүдә республикабызның колхозлары һәм совхозлары актив катнаштылар. Мәсәлән, 1958 елның ашлык хәзерләү планы срогыннан элек 5 сентябрьдә үтәлде. Татарстан хезмәт ияләре дәүләткә планнан тыш 1 миллион пот ашлык тапшырдылар. 1959 елда исә дәүләткә 42,5 миллион пот икмәк сатылды. Терлекчелек продукциясен җитештерү күзгә күренеп артты. Күп кенә сыер савучыларның хезмәт батырлыгы бөтен республикага яңгырады. Беренче Май районы Тукай исемендәге колхоз сыер савучысы Гөлсем иптәш Минһаҗева үзенә беркетелгән һәр сыердан 4 913 килограмм сөт алды. Аңа Сациалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Терлекчелек өлкәсендә булган уңышлары өчен 1959 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде. 1960 елның 26—27 январенда булып үткән КПССның XXIX Татарстан өлкә конференциясе республика хезмәт ияләренең җидееллык планны тормышка ашыру өчен көрәшнең беренче нәтиҗәләрен йомгаклады, булган җитешсезлекләрне һәм алар- ны бетерү юлын күрсәтте. Промышленность һәм авыл хуҗалыгындагы казанышлар халыкның көнкүреш, тормыш дәрәҗәсен көи- нәикөн яхшырта барырга мөмкинлек бирәләр. Моны без совет сәүдәсенең үсүендә дә, торак төзелешенең киңәюендә дә, хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау эшенең яхшыруында да күрәбез. Татарстанда сәүдә әйләнешенең күләме 1959 елда 7 791 миллион сумга җитте. Әгәр Казан шәһәрендә 1951 елда 22 мең квадрат метр мәйданлы торак өйләр төзелгән булса, 1959 елда 234,7 мең квадрат метр төзелде. Татарстанның башка шәһәрләре дә зур тизлек белән үсәләр, матурланалар. Совет Татарстанының СССР халыкларының тугандаш семьясында алга баруы культура төзелеше мисалында да ачык чагыла. Халык мәгарифе көннән-көн сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсә. Мәктәпләрне тормыш белән ныграк бәйләү чаралары күрелә. Татарстанның югары уку йортларында 34 меңнән артык студент укый. Югары уку йортларының беренче сафында бөек Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты бара. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында да шактый зур эшләр башкарыла. Биредә бөтен дөньяга исемнәре мәгълүм булган академиклардан А. Е. Арбузов һәм Б. А. Арбузов, профессорлардан Г. Камай, X. Мөштәри һ. б. эшли. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы культура өлкәсендәге уңышла- рыбызга матур бер йомгак ясау булды. Татарстан хезмәт ияләре герой шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы, аның үлмәс әсәрләре белән горурланалар. Муса Җәлилгә совет шагыйрьләре арасында беренче буларак Ленин премиясе лауреаты исеме бирелде. Талантлы композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты Мәскәү, Ленинград, Киев, Одесса, Горький, Львов һәм илебезнең башка шәһәрләренең сәхнәсендә, чит илләр сәхнәләрендә алкышлар давылы астында барды. Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы зур уңыш белән Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә куелды. Халык хуҗалыгы һәм культура төзелешендә булган бу тарихи уңышларга Татарстан хезмәт ияләре партиябезнең ленинчыл милли политикасының тормышка ашуы нәтиҗәсендә, илебезнең барлык халыкларының, бигрәк тә бөек рус халкының ярдәме белән ирештеләр. СССР халыкларының тугандаш семьясында Совет Татарстаны алга — коммунизмга бара.