Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЮЛБАШЧЫ ОБРАЗЫ

Җир шарының кайсы гына почмагында яшәгән кешеләр булмасын, Ленин исемен алар тирән ихтирам һәм ышаныч белән телгә алалар, аның җанлы бөек образын йөрәкләрендә саклыйлар һәм үзләренең иң якты хыяллары белән бәйләп үзләренчә күз алларына китерәләр. Бөек юлбашчыбызның җанлы образы совет халыкларының күңелендә, йөрәгендә яши. Халык белән бергә совет әдәбияты һәм сәнгате иҗатчылары да Ленинның бөек образы белән рухланалар. В. И. Ленин образын әдәбиятта чагылдыру — бик катлаулы, җаваплы һәм шул ук вакытта иң мак таулы эш. Октябрь социалистик революциясенең беренче елларында ук инде юлбашчыбызның җанлы образын әдәбиятта күрсәтүгә омтылышлар башлана. Прогрессив чит ил язучылары һәм журналистлары да моңа кушылалар. Октябрьның беренче көннәрендә үк инглиз язучысы Герберт Уэллс Ленин турында зур .хөрмәт белән язды. Россиядәге бөек революцион үзгәрешләрнең төп асылын, көчен, мәгънәсен аңламаган бу зур каләм остасы безнең юлбашчыбызны «Кремль хыялчысы» дип атады. Америка халкының иң алдынгы улларыннан берсе Джон Рид «Бөтен дөньяны тетрәткән 10 көн» исемле китабында В. П. Ленинны бөек акыл иясе, «халыкның гадәттән тыш юлбашчысы» дип бәяләде. 1917 елны Джон Рид белән бергә Россиягә килгән Америка язучысы Альберт Рис Вильямс та Ленин турында очерклар бастырып чыгарды. Аның хезмәтләре безнең көннәрдә дә онытылмадылар. Вильямсның ул очерклары, авторы тарафыннан яңабаштан каралып, «Ленин һәм Октябрь революциясе турында» исеме.белән быел Мәскәүдә басыла. Рус совет әдәбиятында Ленинга багышланган, юлбашчы образын тасвирлаган әдәби әсәрләр бик күп чыккан һәм чыга тора. Ленин образын совет әдәбиятында иҗат итүнең беренче уңышлы, җитди алымы буларак, А. М. Горькииның Ленин турындагы истәлекләре һәм В. В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасы аеруча әһәмиятле. Эчке характерлары, әдәби жанр үзенчәлекләре белән бер-берсенә охшамаса да, аларның төп принципларында уртаклык, якынлык бар. Горький Ленин шәхесенең кешелекле индивидуаль сыйфатларын гаҗәп мәгънәле итеп, иң якты реаль буяуларда күрсәтә. Юлбашчыбызның тере образы тормыштагыча күз алдыбызга килеп баса: ул — якын иптәш, дус, ялкынлы оратор, бөек теоретик, җитәкче, оештыручы. А. М. Горькииның очеркы нигезендә эзлекле тарихилык, дөреслек принцибы ята. Бу принцип В. В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасында да үзенчәлекле поэтик чаралар аркылы үстерелә. В. В. Маяковский үзенең поэмасында, биографик фактлар белән үзен чикләмичә, юлбашчыны «иң кешелекле кеше» һәм бөек юлбашчы Җ 34 икәнлеген бердәм итеп күрсәтү, Ленинның бөтендөнья әһәмиятен ачу бурычын куйды һәм шуны кабатланмаслык дәрәҗәдә зур пафос белән, көчле шигъри тавыш белән уңышлы башкарып чыкты. В. В. Маяковскийның бу гүзәл поэмасы совет әдәбиятында гына түгел, бөтен дөнья әдәбияты хәзинәсендә иң күренекле урын алып тора. Рус совет әдәбиятында булсын, башка кардәш әдәбиятларда булсын, Горький һәм Маяковский тәҗрибәләрен һәрвакыт искә алып эшләделәр һәм искә алалар, аларның гүзәл традицияләрен дәвам итәләр. В. И. Ленин турында соңгы елларда язылган әдәби әсәрләрнең иң уңышлысы—Н. Погодинның Ленин премиясе белән бүләкләнгән драматик трилогиясе («Мылтыклы кеше», «Кремль курантлары» һәм «Өченче патетик»). Башка кардәш әдәбиятларның язучылары кебек үк, татар совет язучылары да совет халыкларының юлбашчысы В. И. Ленин образын иҗат итү буенча зур дәрт һәм мәхәббәт белән бирелеп эшләделәр һәм эшлиләр. Татар совет әдәбиятында юлбашчыбызга багышланган беренче зур әсәр тудыручы әдип Һади Такташ булды. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы бер Һади Такташ иҗатында гына түгел, ә бөтен татар совет поэзиясе үсешендә яңа баскыч иде. Такташ поэмасы 1924 елның февраль ахырында язылып бетә, Маяковский поэмасы шул ук елның Октябренда тәмам ителә. Әдәбиятчы В. Катанянның әйтүенә караганда, «поэма язылып беткәнче, матбугатта аңардан һичнинди өземтә дә, Маяковскийның бу поэма өстендә эшләве турында һичнинди белешмә фәлән дә басылмады» Димәк, Такташ үзенең бу поэмасын Мая- ковскийга ияреп язган дип әйтергә урын калмый. Шуңа да карамастан, бу ике поэмада юлбашчы образын иҗат итүдә гомуми уртаклык һәм бердәмлек бар. Маяков1 В. Катанян. «Маяковский. Литературная хроника». Рус телендә. Гослитиздат, 1956, 199 бит. ский поэмасында үстерелгән иҗади принциплар һ. Такташ өчен дә чит түгел. һ. Такташ «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын бик тиз яза һәм„ матбугатта басылганчы ук, халык алдына чыгып укый, халыкка ул көчле тәэсир ясый. Бу турыда «Кызыл Татарстан» газеты 1924 ел 24 апрельдә чыккай санында болай дип яза: «22 апрельдә Татар театрында татар студент, укучы яшьләренең бөек юлбашчы Ленин тугай көнгә багышланган кичәләре күңелле, рухлы үткәрелде... Һади Такташ иптәшнең «Гасырлар һәм минутлар»ыннаи Ленин үлгән атнасындагы картиналарны ачып күрсәткән шигырьләре белән чыгуы кичәгә аерым рух, тәэсир бирде». «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы үзәгендә Ленинның якты образы тора. Такташ, Горький һәм Маяковский шикелле үк, бөек Ленинда кеше образының идеалын, яңа- кеше, социалистик революция эпохасының бөек Кешесе образын күрә. Ул, Ленинның кешелек сыйфатларын һәм изелгән халыкларга якты тормыш китергән иң якын дус һәм юлбашчы булуын беренче планга куеп, эчке җылылык белән бөек кеше — юлбашчы турында җырлый: Ул менә шунда ята, Ул, ул — кеше, Кайсы өчен бүген Бөтен җир яшь түгә, Кайсысының рәсмен бүген ерак Африканецлар табып, елап үбә. Ул менә шунда ята, Нинди тыныч, Баш очында дуслары сакта тора. Поэманың сурәтләү чараларында да, шигъри ритмикасында да, интонациясендә дә юлбашчыга карата халык мәхәббәте һәм шагыйрьнең эчке дулкынлануы сизелеп тора. Поэмадагы төп фикерләрнең берсе— ул Ленинның халык белән. Коммунистлар партиясе белән аерылгысыз булуы. Ленинда хезмәт ияләренең акылы, якты өметләре, омтылышлары чагыла. Партия һәм Ленин көрәшче халыкның алдынгы сафында бара һәм халыкны яңа з* 35 дан-яңа җиңүләргә илтә. Поэма, авыр кичерешләр, бөек юлбашчыны югалту уңае беләи халык кайгысын җырлауга карамастан, чын тарихи оптимизм рухы белән сугарылган. Шагыйрь Ленин образының, ленинизмның мәңге сүнмәс яшәүчән көчен җырлый. Такташ юлбашчы образын зур тарихи вакыйгалар белән бәйли. Халыклар, Ленин эшен мәңге яшәтергә ант итеп, бердәмлек белән җавап бирәләр. «Ленин призывы» башлана, партия сафына яңа көчләр өстәлә: Ул җибәргән көчле ялкын Зурая, үсә һаман, Станоклардан киләбез ант белән РКП сафына табан. Бер заявление Мастер Иванов яза. Кемнәр тагыи? — Мең вә миллионнар! «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында лирик һәм эпик элементлар бергә үрелеп бара. Башта шагыйрь лирик кереш ясый, тарихи фонны бирә. Шагыйрь үткән тормыш һәм киләчәк турында уйлана, тарихның ерак гасырларына күз ташлый; хезмәт халкының көрәшләрен, искенең җимерелүен һәм яңаның тууын күрә. Октябрь социалистик революциясенең җиңүе нәтиҗәсендә хезмәт ияләренең тормышларында яңа чор, ирекле, бәхетле тормыш төзү чоры башлана. Ләкин коммунизмга бару юлы җиңел генә- түгел, алда әле каты көрәш тора, ди шагыйрь. Без беләбез, Иң каты һәм Зур көрәшнең соңгысы Үтмәгән, — Алда һаман. Бөек юлбашчы образын сурәтләвендә булсын, бөтен дөньядагы азатлык хәрәкәтенә рух биреп торучы үзәк итеп бирелгән Мәскәү образында булсын, Октябрь революциясенең тантанасына багышланган юлларда булсын — барысында да шагыйрьнең көчле оптимистлыгын күрәбез. Моннан утыз биш ел элек язылган түбәндәге юлларны без горурлык белән һәм реальлеген күреп укыйбыз: Көн килер дә. Бер матур таңда кинәт Карт тарих башын түбән табан ияр. һәм: «Бүген көн Октябрьга Илле ел тулды*, — дияр. Такташ поэмасындагы төп сюжет сызыклары, эчке мотивлары Ленин үлеме, кайгылы көннәр белән бәйләнгән. Шагыйрь шул көннәрдә җир шарының төрле җирләрендә булган хәлләрне дә, бу авыр югалтуның бөтен киңлеген, тирәнлеген дә бирергә омтыла. Такташ Ленин идеяләренең бөтен дөнья буржуазиясенә курку салучы һәм барлык изелгәннәрне көрәшкә рухландыручы бер көч икәнлеген, аның зурая, үсә баруын җанлы картина, көчле шигъри тел белән әйтә: Ул үлмәде, Җир шары өстендә Ленин Шәүләсе көн-төн пәри... ... Ул кояш нуры кебек нурлар сибеп, Төрмәләр, подвал, заводларга керә, Я, коточкыч байрагын тоткан килеш. Ул кинәт килеп чыга зур Парламентлар өстенә!.. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы үзенең философик тирәнлеге, политик үткенлеге һәм реалистик стиле белән аерылып тора. Бу әсәре белән ул, Маяковский шикелле үк, совет поэзиясенең алдынгы трибун шагыйре булып танылды. Маяков- скийпың Ленин турындагы 1925 елны басылып чыккан поэмасы совет поэзиясе өчен нинди зур роль уйнаган булса, Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы да татар совет поэзиясе үсеше өчен шундый ук зур вакыйга булды. Шагыйрь үзенең башка әсәрләрендә дә юлбашчы образына кат- кат туктала, илһамлы юлларын аңа багышлый. Ленинга багышланган лирик юллар, шагыйрь йөрәгеннән чыккан җылы сүзләр хәзер инде киң халык массасы күңеленә сеңгән һәм телдән телгә күчеп йөри. Такташ үзенең олы юлга чыгуын, яңадан тууын, якты киләчәккә баруын Ленин исеме белән бәйләп җырлый. Соңрак язылган бер шигырендә: 36 Шулай, әткәй, Ленин юл күрсәтте, Юлдан язган усал улыңа... ди шагыйрь. «Сыркыды авылы» (1924) исемле лирик поэмасының да эчке лейтмотивын юлбашчының якты образы билгели, шагыйрь Ленин образын һәрвакыт күз алдында тота. «Сыркыды авылы» поэмасында сурәтләнгән гади крестьян Шәхми бабайның Ленинга мөнәсәбәте бик характерлы. Элек төрле газапларны күргән Шәхми бабайга Совет власте ирекле тормыш биргән. Ул Совет властен үз власте итеп һәм үзен шул власть кешесе итеп исәпли һәм үзенең уйларын, хисләрен Ленин исеме белән бәйли. Такташ моны тасвирлау өчен гаҗәп җылы сүзләр, якты, реаль поэтик образлар таба. Шәхми бабай образы аша ярлы крестьян массасының Совет властена, Ленинга һәм аның эшенә мәхәббәте һәм эксплуататор сыйныфларга («байгураларга») каты нәфрәте гәүдәләндерелгән. Такташның поэмаларында һәм лирик шигырьләрендә Ленин образы халыкка мөнәсәбәттә бирелә. Ленин образы, ленинизм идеяләре татар халкы, хезмәт ияләре күңеленә ничек сеңүе, үз итеп, якын итеп аңлавы һәм көнкүрешенә бәйләве процессы Такташ поэзиясендә һәркемне ышандырырлык, укучыны дулкынландырырлык рәвештә җанлы сурәтләрдә, гаҗәп җылы поэтиК юлларда чагылды. Такташ безнең поэзиядә Ленин образын иҗат итүдә дә үзен чын новатор шагыйрь итеп танытты. Татар әдәбиятының башка язучылары да үзләренең әсәрләрендә халыкның революцион көрәшен, социализм төзү эшен, аның кешеләрен гәүдәләндергәндә Ленин образы белән рухлануларын күрсәтәләр, бөек юлбашчыбызның якты образына мөрәҗәгать итәләр. Г. Ибраһимов, Г. Камал, М. I афу- ри, Ш. Камал, М. Фәйзи, Н. Исәнбәт, Ф. Бурнаш кебек олы язучыларның, (Эктябрьдаи соң әдәбиятка килгән К- Нәҗми, М. Максуд, Ш. Усманов, А. [Намов, М. Җәлил, I Кутуй һ. б. язучыларның әсәрләреннән моны яхшы күрергә мөмкин. Дөрес, Ленин образын иҗат иткән бөр бөтен булган зур күләмле әсәрләр бездә күп түгел. Ләкин, Такташтан башка да бу юлда омтылышлар юк түгел. В. И. Ленинның үлеме зур югалту иде, ул бөтен халыкларны тетрәтте. Иҗат кешеләре бу авыр вакыйга уңае белән һәм аннан соң да юлбашчыга багышлаган бик күп яңа әсәрләрен чыгардылар. Язучыларның бер өлеше шигырь, поэма һәм хикәя, очерклар иҗат итте, кайберләре эчке кичерешләрен, Ленинга тирән хөрмәтләрен мәкалә һәм истәлекләрендә яздылар. Татар совет интеллигенциясенең, язучыларның эчке дөньясын, уй-хисләрен чагылдырган бик характерлы мондый бер документны мисалга алыр идем мин. Мирхәйдәр Фәйзи 1924 елның 22 январенда үзенең көндәлегендә саф йөрәктән чыккан сүзләрне язып калдырган. Бераз озынрак булса да, М. Фәйзинең ул язмасыннан бер өзек китерәсе килә: «22 сендә. Иртүк наборщик Ибраһим килде: — Ленин вафат! — ди. Бу сүзне ишетү башымны авырттырып җибәрде. Бөтен инсаниятнең газизе булган, бөтен дөнья халкы тарафыннан тәкъдир ителгән, дошманнары тарафыннан да ирексез макталган кыйммәтле, кадерле, олуг, сөйкемле Лениннан аерылдык дип, саусыз йөрәгем сызлады; коелып төштем; аны үлемнән кызганып сыкрандым. Хуш, Владимир Ильич!.. Мин патентлы, портфельле коммунист түгел. Рухымда Маркс, Лениннан күчкән нур ялтырап ята. Партиягә кереп кызыл билет алмау белән пәрдәләнеп, ул күренми тора икән, анысына үкенмим. Мин — алла-муллаларга ышанмыйм. Марксизм! Ленинизм!.. — дим. Зикерем, тәсбихем шул. Тәҗрибәсезлек аркасында, аның юлларында тайгалыйм икән, алар гына минем иманымны какшатмый. Шул 37 хаталарым яхут реализм сукмагы белән идеалга таба баруыма ялгыш мәгънәләр бирәләр икән, алар минем рухымны төшерми... Ленин бабайның, суынган кулын үбеп: — Күцеле.мдә үскән кызыл гөлләрем эшче-крестьян гаммәсенең юлларына түшәлсен! — дим; — Синең урыныңа күңелемдәге аталардан күчкән мещанлык мирасы җиргә күмелсен дә, син минем күңелемдә тирбән! — дип, аның гакыл хәзинәсе булган киң маңгаен үбәм. — Ленин үлде, — дип еламыйм; — Ленин балалары туды,— дип куанам. Хуш, Ленин!..» Язучыларыбызның идея үсешен күрсәткән менә шундый мотивлар башка язучыларда да көчле яңгырый. Без биредә башка жанрларга туктал м ы й ч а, и гът и б а р н ы к ү б р ә к поэзия жанрына юнәлтәбез. Ленин образы безнең поэзиядә киңрәк һәм тулырак чагылган. Әдәбият тарихындагы бу фактны ачык әйтеп үтәргә кирәк. Маяковский һәм Такташ традицияләре нигезендә, Ленинның поэтик образын иҗат итү юлында поэзиябездә актив эш барды һәм яңа эзләнүләр бара. Монументаль эпик әсәр әле тумаган булса да (анысы көн тәртибеннән төшмәгән бурыч), поэзиябездә матур гына әсәрләр, иҗади тәҗрибәләр аз түгел. Ленин — юлбашчы, Ленин һәм халык темасы белән дәвамлы кызыксынучы шагыйрьләребездән М. Җәлил, К. Нәҗми, Г. Кутуй, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, Ф. Кәрим, Ш. Маннур, Н. Баян, X. Туфан, Ә. Ерикәй, Г. Хуҗи, С. Баттал, С. Хәким, Ә. Давыдов, Ш. Мөдәррис һ. б. халык тарафыннан яратылып укыла торган поэма һәм лирик шигырьләр иҗат иттеләр. Шәйхи Маннур, мәсәлән, Ленин турында аерым поэма бирмәсә дә. халык йөрәгендә яшәгән Ленин образын истә калырлык күренешләрдә тасвирлады. «Меңнән бер кичә» поэмасының герое крестьян Гата аңы, хисләре аркылы бирелгән Ленин образын хәтерләгез. Сүз уңаенда әйтергә кирәк. Гата образы — шагыйрьнең иң уңышлы образларыннан. «Хаклык» эзләп, «хутор» сорап йөргән тынгысыз характерлы, хезмәт сөючән крестьян Гата колхоз юлында, Ленин юлында чын хаклыкны таба, яңа дөреслекне үзенчә ача. Ахырда ул инде делегат булып Мәскәүгә дә бара һәм җитәкчеләребез белән очраша. Ленин мавзолеенда булып, үз күзе белән бөтенесен күреп, ул рухи яктан яңарып кайта. Аның психологиясендәге, эчке кичерсшләрендәге яңаруны, социалистик хис бөреләренең күренә башлавын шагыйрь дөрес, реаль итеп сурәтли. Менә Гатаның Мәе- кәүдә В. И. Ленинның көрәштәше һәм чордашы М. И. Калинин белән очрашуы турында авылдашларына сөйләгән сүзләре: Иптәш Калининны тагын күрдем. - Президиумда бергә утырдык. Иске дуслар кебек чөкердәшеп. Тәмләп сөйләшергә тотындык. «Менә, әйтәм, дөнья нишләтә ул, Кай арада кемнәр кем булмый! Хутор сорап йөргән ахмаклар да, Ничек кенә килеп тотылмый?» Ә Калинин кеткел-кеткел көлә, Энҗеләтеп якты күзләрен: «Ах, Сабирич, юкка киткән бит, ди Теге чакта «хаклык» эзләвең. Большевиклар менә шулай алар, Могҗизалар ясый куллары. Шуның өчен алар большевиклар, Шуның өчен — Ленин уллары». Гаҗәп җылы, халыкчан тел белән гади крестьянның уен һәм якты хисләрен ачкан мондый чын шигъри юллар Ленин партиясенә, юлбашчыга тирән мәхәббәт чагылдыралар. «Иске дуслар кебек чөкердәшеп» сөйләшү, Калининның «кст- кел-кеткел көлүе» һәм «Ах, Саби- ричы» Гатаны да, Калининны да бик якынлаштыралар, аларны җанлы итеп күз алдына китереп бастыралар. Шагыйрь Гатаның Ленинны мавзолейда күреп дулкынлануын, уйлануларын да шундый ук гади, ләкин шигъри детальләр аркылы бирә һәм Ленин исеме гади эшче- крестьянның күңелендә никадәр тирән урнашуын күрсәтә. 38 Нур Баянның «Яңгырлы төп» поэмасында да Ленин һәм халык темасы шундый ук характерда хәл ителә. И. Баян да бу поэмасында халыкның юлбашчыга мөнәсәбәтен, Ленин образын геройларының (Баттал, Спрай) эчке кичерешләре, карашлары аркылы ача. Ленин турындагы әсәрләр арасында Ә. Фәйзинең «Кара таш пик дәшми» (1940) балладасы аерым урын алып тора. Аллегорнк-фило- софик характерда эшләнгән бу балладада шагыйрьнең тирән уйланулары, кызыклы фикерләре бар. Зур тарихи эзләрне үзенә җыйган «кара таш» мәгънәле бер символ рәвешемдә тасвирлана һәм аның аркылы кешеләрнең Ленин турындагы уйлары ачыла. Ул гади таш түгел, Ленин мавзолее ташы. Аның яныннан үткән кешеләр «кабынып үтә яшәү уты белән». Аннан үтә меңнәр, миллионнар Акрын гына, дәшми, Бу дәшмәүдә күп сүз, чөнки монда Үлемсезлек яши. Яхшы әйтелгән, бик мәгънәле һәм дөрес. Ленинның бөек поэтик образын иҗат итүгә омтылучы шагыйрьләребез арасында күп еллар инде тырышып эшләүчеләрнең берсе — Гали Хуҗи. Ленинга багышланган зур поэмасының уңышлы гына аерым кисәкләре — фрагментлары төрле вакытларда матбугатта да күренгәләде инде («Ульяновскида», «Университетта», «Апрель» һ. б.). Без шулар буенча гына сүз йөртә алабыз. Г. Хуҗи хәзергә әле юлбашчының балачагын һәм яшьлеген тасвирлауга игътибарын юнәлтеп килә, әсәрнең алдагы үсешен ачык әйтүе кыен, чөнки тәмам төгәлләнгән бер бөтен әсәр юк әле. Г. Хуҗи бигрәк тә биографик фактлар чикләрендәрәк торып яза кебек. Аңарда хикәяләүгә тартымлык бар. Темага мондый якын килүнең дә булуы мөмкин, әлбәттә. Иҗат эшендә һәркем ирекле, биредә стандарт, бертөрлелек булмаска тиеш. Әмма ачык әйтергә кирәк, Г. Хуҗида әле сәнгатьчә гомумиләштерү җитешми. Без шагыйрьнең мондый әсәрләрендә тирән уйлануларын, эчке дулкынлануларын, темасына һәм образларына үзенчәлекле шәхси мөнәсәбәте сызыкларының көчәюен күрергә теләр идек. Аның иҗатындагы эпос белән лириканы бердәм итеп тою, шуның бердәмлегенә омтылу сыйфатлары һәм уңышлы әсәрләре («Россия», Ф. Кәрим турындагы поэма һ. б.) үзләре үк безнең теләкнең урынлы икәнлеген раслыйлар. Г. Хуҗида гражданлык, шигъри публицистика стиле көчле. Ленинга багышланган әсәрләре өчен дә шул ук стиль характерлы. Тискәре мәгънәдәге риторикага бирелмәстән, ул, һичшиксез, әнә шул үзенә хас табигый тавышын тагын да көчәйтеп җырлар һәм үсәр. Аның Ленин турындагы шигырьләрендә еш кына очрый торган мәгънәле һәм чын шигъриятле менә мондый юлларны һәркем канәгатьләнү белән рәхәтләнеп укый: Апрель, апрель, безнең күңелләргә Шушы көннәр белән кердең син: Кояшлы яз алып килдең җиргә һәм Ильичны алып килдең син. Г. Хуҗиның Ленин образын иҗат итү юлындагы иҗади эзләнүләре игътибарга лаеклы. Ул бу мактаулы, ләкин җаваплы теманың авырлыгыннан курыкмыйча, эшен дәвам итәр һәм уңышка ирешер, дип ышанабыз. Ленин образы Ш. Мөдәррис поэзиясендә дә зур урын алып килә. Аның лирик-публицистик рухта язылган уңышлы шигырьләре күпләргә яхшы билгеле. Ул «Кызыл мәйдан» исемле поэма да иҗат итте. Бу әсәрендә Ленинга багышланган матур гына урыннар бар. Ләкин сюжет төзелешендәге төгәлсезлек, мавзолейга керү өчен чират тору «вакыйгасы» белән артык мавыгып китү һәм шәхес культы чагылып китүе поэманың кыйммәтен шактый киметте. Юлбашчының балачагы, студентлык еллары безнең тугай җирләребездә, Идел буенда, безнең якларда үткән. Шуңа күрә якташыбыз итеп җырлау мотивлары һәм туган җиребезгә, шәһәрләребезгә, Идел буе халыкларына мөнәсәбәттә туган шигъри, иҗади ассоциацияләр, об 39 разлар бик урынлы һәм күңелгә якын. Ә Фәйзинең «Кайту», С. Хәкимнең «Володя ант итә», «Чернышевский урамы», Ә. Исхакның «Ленин йорты», Г. Хуҗиның «Университетта» һ. б. шундый бик күп шигырьләр, әйтергә мөмкин булса, конкрет «җирле» материал нигезендә Татарстан халыкларының Ленинга тирән мәхәббәтен, аңа кадерле якташ, дус һәм бөек юлбашчы итеп хөрмәт итүләрен чагылдыралар. Ә. Фәйзи «Кайту» шигырендә (1951) юлбашчының яшьлеген күз алдына китерү белән бергә, күп еллар үткәч, элекке Казан студенты Володя Ульяновның яңадан Казанга, Татарстанга сөекле юлбашчы булып кайтуын лирик җылы хис белән сугарып һәм шул ук вакытта күтәренке пафос белән җырлый: Ленин кайта безгә, Хезмәт халкыбызның Гасырларча көткән өмете, фикере булып, Татарстан өчен совет нигезендә Автономияне игълан иткән декрет булып. Хәзер инде «иптәш «Ленин исемен күкрәкләребезгә орден итеп тактык», ди шагыйрь. Ә. Фәйзи шигыренең төп фикере — Ленин исеме белән, бөек рус халкы ярдәме белән, татар халкының да совет гаиләсендә тиң хокуклы булып бәхетле тормышка ирешүе. Менә мондый шигырьләрдә дә без юлбашчы образын якыннан тоябыз. Татарстан республикасының Ленин байрагы астында чәчәк атуы, Ленин ордены белән бүләкләнүе, Ленин образы халыкны яңа уңышларга рухландыруы турында Фатих Кәримнең «Туган ил» (1935), Хәсән Туфанның «Ильич истәлекләре» (1956) шигырьләрендә дә бик матур әйтелгән. X. Туфанның «Истәлегең булып күтәрелә Татарстан һаман биеккә» дигән ■сүзләрендә, яки: Синең куллар нигезләгән илне Биеклеккә илтә синең юл: Синең төсең булган орден белән Бүләкләнгән өлкә инде ул,— кебек юлларында халыкның горурлыгы һәм ышанычы яңгырый. Ленин ордены шигырьләрдә һәм тарихи факт, һәм шигъри символ- образ рәвешендә кулланылып килә, һәр очракта бер үк төрле кабатланмаган хәлдә, ул образны урынсыз яки уңышсыз дип әйтеп булмый, халык аңында нәкъ ул шулай яши дә. Ленин һәм Татарстан республикасы, Ленин һәм халык темасын, Ленин образының халык йөрәгендә мәңге яшәүчән' көчен чагылдырган соңгы вакытта басылып чыккан иң уңышлы җитди әсәр итеп С. Хәким нең «Ленин фәрманы белән» поэмасын (1959) исәпләргә кирәк. Дөрес, биредә Ленин образын турыдан- туры тасвирлау юк. поэманың максаты да ул түгел. Шулай да поэмада сурәтләнгән гади крестьян һәм революция солдаты Хисами аңында, йөрәгендә яшәгән бөек юлбашчы образы яхшы ук җанлы бирелә, ышандыра. Хисаминың Ленин белән очрашу күренешендә исә без билгеле дәрәҗәдә тере Ленинны да күреп үтәбез. Поэманың «җиденче җыры», Хисаминың Ленин янында булу күренеше иң көчле, иң уңышлы өлеше, дип әйтер идем мин. Совет власте өчен, халыкның азатлыгы, бәхетле киләчәге өчен сугышып йөргән һәм, бер аягын югалтып, протез белән тыныч тормыш корырга авылына кайтучы Хисаминың сагышы, эчке хис һәм уйлары, Ленинның аны дус һәм ата булып җылы каршы алуы поэмада хиссиятле һәм тирән эчтәлекле итеп, шигъри нечкәлек белән сурәтләп бирелгән. «Хисами үзенең республикасы — Татарстанга кайта бу йорттан» — Ленин яныннан һәм юлбашчы хисен, юлбашчы сүзен, мәхәббәтен алып кайта ул туган җиренә. Поэма Ленин юлының, Ленин фикеренең һәм эшенең яшәүчән көченә, якты тормыш китерүенә халыкның какшамас ышанычы һәм «тагын йөз еллар шушы чор аша» туктамый алга барачагы турында сөйли. Укучы хисләре белән уртак, якын хисләрне сеңдергән чын шигъри юллар белән тәмам итә шагыйрь үзенең поэмасын: 40 Иделдән алып Илләткә кадәр Ленин сүзләрен Таратты җилләр; Үзеннән алда Туган ягында Ленин сүзләрен Кабатлый җилләр: «Татарстанга, Сезгә хәерле Юл теләп калам. Хәерле юллар...» Татарстанны, Хисамиларны Бөек Лениннан Аермый еллар... Поэманың форма ягыннан да җыйнак һәм төгәл эшләнгәнлеген әйтмичә булмый. С. Хәким эчтәлеккә лаеклы берникадәр салмак агышлы табигый ритмиканы таба белгән. Кайбер иптәшләр уйлаганча, биредә «такмак» формасы юк. Шигырь юлларының бишәр иҗекле итеп алынуы кайберәүләрне саташтыруы ихтимал. Шигырьнең төгәл юл кисәге 10—10 яки аерым очракларда 10—9 иҗек үлчәвенә нигезләнгән. Тукайлардан ук килгән бу үлчәүнең биредә кайбер вариацияләре кулланылган, һәм бик уңышлы кулланылган. Башка милли әдәбиятлардагы кебек үк, безнең поэзия дә Ленинга багышланган лирик шигырьләргә шактый бай. М. Гафуриның «Ленинизм — минем маягым»; М. Җәлилнең «Ленин туды», «В. И. Ленин»; Ф. Кәримнең «Кояш белән тиңләшербез», «Кул кысышып», «Ильич лампасын ягучы кыз»; Ә. Исхакның «Ильич», «Ленин турында җыр», «Мавзолей янында», «Ильич утлары»; Ш. Маннурның «Ленин юлыннан», «Сөекле рәсем»; Н. Баянның «Ленин халыкта», «Москва төне», «Безнең юлда Ленин маягы»; С. Хәкимнең «Мавзолей янында», «Курантлар», «Күңелем Ленин белән сөйләшә»; 3. Нуриның «Үлемсез Ленин» һ. б. бик куп шигырьләрне күрсәтергә була. Боларга тагын Ә. Ерикәй, С. Баттал, М. Садри, Ә. Давыдов, Н. Дәүли, Н. Арсланов, 3. Мансур һ. б. ның яңа җыр һәм шигырьләрен өстәргә мөмкин. Аларның һәр- кайсында шагыйрьнең үз фикере, үз моңы, теманы үзенчә хәл итүе бар. һичшиксез, ул шигырьләрнең һәр кайсы аерым бәяләүгә лаеклы. Алар өчен уртак фикер, уртак сыйфат— ул Ленинга халыкның тирән мәхәббәт һәм рәхмәт тойгыларын җырлау, безнең илебездә Ленин идеяләренең тормышка ашырылуын тасвирлау. Чөнки, М. Ж,әлил сүзе белән әйткәндә: Безнең телләр... Ленин сүзе белән ачылды. Безнең күзләр башлап аны күрде. Аңа тартты йөрәк ярсуы. Бик яшь кее аннан ятим калып, Үткәрсәк тә көнне Ленинсыз, Мәңге үлмәс безнең исемебез бар: Без — көрәшче, Эшче, ленинчы! (М. Җәлил. «В. И. Ленин», 1930 ел.) Ленин турындагы шигырьләр арасында сәнгатьчә эшләнеше, шигърият, бөтенлек ягыннан бигрәк тә С. Хәкимнең «Курантлар» (1947) һәм «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (1959), Ш. Маннурның «Сөекле рәсем» (1933) исемле лирик шигырьләрен аерым атап әйтеп үтәсе килә. Менә бүлмәдә тынлык. Степада Ленин рәсеме. Ул «Правда» газе- тын укып утыра. Шагыйрь аңа карап уйлана... В. И. Ленин — Менә, менә укып бетерер дә... Җитез генә башын калкытыр. Калкытыр да... сиңа иптәшләрчә Елмаюлы күзен балкытыр. Өстәл арасыннан кузгалыр*да... Кесәсенә тыгыл бер кулын... Ялкын сүзләр әйтеп, чайкалдырыр Миллионмиллион халык дулкынын... (Ш. Маннур. «Сөекле рәсемэ.) Күрәсез, кыска гына бер өзек тә Ленинның тере портретын, сөекле сурәтен күз алдына китереп бастыра. Шагыйрьнең дә хисләрен җанлы картина аркылы сизәсең. Безнең шигырьләрдә шактый еш очрый һәм кабатланып килгән образ, чагыштырулар турында бер искәрмә ясап үтсәк, шагыйрьләр гаеп итмәсләр. Ленинны кояш белән чагыштыру, кояшка тиңләү бөтен совет поэзиясендә традицион характер алган. Бездә дә ул шулай. Бу — табигый, уртак күренеш. Әмма безнең поэзиядә Ленин обрэ- зы уңае белән кызыл байрак, гөлбакча, сүнмәс нурлар, Ильич лампалары һ. б. ш. кебек охшату, чагыштырулар, еш кына, бер үк төстә кабатланып киләләр. Башта бик урынлы, дөрес, яңа булган бу шигъри чаралар артык кабатланудан төссезләнә дә башлаулары ихтимал. Иҗади эзләнүчән, яңа поэтик сурәт, җанлы сүз табарга сәләтле шагыйрь, әлбәттә, моны сизми калмас. В. И. Ленин образы — безнең чорыбызның иң якты, иң кадерле символы. Шуңа күрә аны бүгенге сәнгатьтә һәм әдәбиятта чагылдыру, иҗат итү язучыларның, сәнгать эшчеләренең иң мактаулы, ихтыяҗи бурычы булып тора. Без бүген бу юлда мактанырлык уңышка ирештек дип әйтә алмыйбыз әле. Л е н и н идеяләре н е ң тормышка ашырылуы, бүген коммунизм төзүчеләрнең тормышында барган тарихи үзгәреш процесслары яктылыгында Ленинны күрү һәм бөек образын иҗат итү югары әдәби осталык, киң караш һәм кыюлык сорый. Ул үти алмаслык бурыч түгел. Совет әдәбиятының бай тәҗрибәсе, әдипләребезнең талант көчләре, һичшиксез, моңа җитәрлек. Без Ленин идеяләре, васыятьләре реаль рәвештә тормышка ашырылуның яңа этабында — коммунизмга таба ныклы адымнар белән бару этабында яшибез. Җидееллык план — ул партиябез, халкыбыз тарафыннан үткәрелгән Ленин эше нең яңа тантанасы. Язуч/^лар халык белән бергә, алгы сафларда барган хәлдә генә чорыбызга лаеклы әсәрләр тудыра алачаклар, дип әйтелгән партиябезнең күрсәтүләре халыкчан сәнгатьнең дә төп таләпләре булып тора. Совет халыклары бүген гомуми күтәренкелек белән яши, Ленин юлы китергән язның бәйрәмен итә. Бу бәйрәмнең — кешелек язының тантанасы турында М. Садри һәм Ә. Давыдов «Кешелек язы» исемле әсәрләрендә («Совет Татарстаны», 6 ноябрь, 1959 ел) бик яхшы язды лар. Аларның Ленин һәм Октябрь турындагы чын шигъри патетик юлларын биредә тагын бер тапкыр искә төшереп, мәкаләне төгәллик: Олылыйлар Ленинны һәм Октябрьны һәрбер өйдә, һәр гаилә, һәрбер телдә! Бу ике сүз яши, җиңә теләсә кайда, Әдрән диңгез буйларында, Нил. Дунайда, Бу ике сүз изге — хезмәтчел Кытайда. Белә хәзер пәрәнҗәсен ташлап Ай да. Әйе, бүген мәгърур дибез кеше көчен, Кеше аны оча еракларга китеп, Кем сон аерым кешеләрнең омтылышын Жыя алган шундый чиксез куәт итеп?’ Миллионнарның өмет чаткыларын берп- Берләштереп ялкын итте партиябез, Үзенә җыеп, корыч ныклык бирде безге- һәм җиңелмәс итте безне партиябез!