Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ СӘГЫЙТ СҮНЧӘЛӘЙГӘ ХАТЛАРЫ

Шәриф Сүнчәләй — вакытында татар матбугатында актив катнашкан карт коммунист журналистларыбызның берсе. Ул 1959 елның әнкәендә озак авырудан соң үлеп китте. Шәриф Сүнчәләй үзе исән чагында редакциягә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның шагыйрь Сәгыйт Сүнчәләйгә 1910—1912 елларда язган 8 хатының күчермәсен һәм Сәгыйт Сүнчәләйнең Тукай турында язган истәлекләрен тапшырган иде. Хатларның соңгы икесенең (1911 елның 20 октябрендә һәм 1911 елның 15 ноябрендә язылганнарының) эчтәлеге моңарчы ук билгеле иде. Берсенең (1911 елның 20 октябрендә язылганның) төп нөсхәсе СССР Фәннәр Академиясенең кулъязмалар фондында саклана. Ул ике хатка Сәгыйт дип кенә куелганга күрә, моңарчы алар Сәгыйт Рәмиевкә адресланган дип уйланылган һәм Г. Тукайның 1956 елда татар телендә чыгарылган дүрт томлыгының соңгы томында шундый искәрмә белән урнаштырылган. Шәриф Сүнчәләй иптәшнең кулында сакланган күчермәләр ул ялгышны төзәтергә мөмкинлек бирә. Без журналыбызның бу санында Ш. Сүнчәләйнең шул хатлар турындагы аңлатмасын һәм Г. Тукайның моңарчы билгесез 6 хатының күчермәсен урнаштырабыз. ТУКАЙ ХАТЛАРЫ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ Габдулла Тукай белән Сәгыйт Сүнчәләй (1889—1941) 1910 елның җәе азакларында, август аенда, Казанда танышалар. Ләкин алар бу вакытга утырышып сөйләшә алмыйлар, чөнки Сәгыйт укытучы булганлыктан, мәктәпләрдә укулар башлануга, Пермь губернасындагы бер башкорт авылына кайтып китәргә ашыга. Укулар башланып, беркадәр вакыт үткәннән соң (октябрь аенда булса кирәк) Сәгыйт Сүнчәләй Тукайга беренче хатны яза. Тукай аның шул хатына каршы 9 ноябрьда җавап җибәрә. 1910—1912 еллар арасында Тукай тарафыннан Сәгыйт Сүнчәләйгә барлыгы 12 хат язылган. Тукайның үлүенә ун ел тулганда язган бер кыска гына истәлегендә Сәгыйт Сүнчәләй моны раслый һәм ул хатларның дүртесе югалганын да әйтә. 1923 елны Сәгыйт Сүнчәләй Тукайга багышлап бер җыентык бастырырга хәзерләнә. Бу җыентыкка, асыл нөсхәләреннән күчерелгән 8 хаттан башка, ул үзенең Тукайга багышлаган шигырьләрен һәм өч истәлеген дә кертергә уйлый. Ләкин, ни сәбәптәндер, ул җыентык матбугатка чыкмый кала. Хатларның күчермәләре Сәгыйт Сүнчәләйнең архивында сакланып калган. Берсенең асыл нөсхәсе СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты кулъязмалар фондында саклана. Ә калган җидесенең асыл нөсхәләренең кайдалыгы хәзергә билгесез. Сәгыйт Сүнчәләй 1925 елның ахырында СССР Чит ил эшләре халык комиссариаты тарафыннан Төркиягә җибәрелә. Кулъязмалары һәм шулар арасында булган күчермә 8 хаты да миндә калып, хәзергә чаклы сакландылар. Хатларның кем тарафыннан күчерелгәнлеге миңа мәгълүм булмады. Тукай белән Сәгыйт Сүнчәләй арасында булган хат алышуларны мин бик яхшы хәтерлим, чөнки Сәгыйт белән мин бер мәктәптә укыта идем һәм Тукайның хатларын бергә укый идек. Сәгыйт Тукайга язган хатларын да миңа укып күрсәтә иде. Ул хатларда бик күп төрле мәсьәләләр күтәрелә һәм Тукайдан шул мәсьәләләргә җавап көтелә иде. Әмма шунысы кызганыч, Сәгыйтнең хатлары Тукай архивында да сакланмаган, күчермәләре дә калмаган. Ул вакытта бу мәсьәләгә әһәмият бирелмәгән, әлбәттә. Тукайның Сүнчәләйгә исемләнгән хатлары шагыйрьнең тормышына һәм әдәби эш- чәнлегенә бәйле әһәмиятле мәсьәләләрне ачыклауга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Оригиналлары белән күчермәләре арасында күпме аерма булу-булмауга карамастан, ул хатларның төп эчтәлеге, чын рухы сакланганлыгына тулы ышаныч бар. СҮНЧӘЛӘЙ 137 БЕРЕНЧЕ ХАТ Хөрмәтле Сәгыйт Сүнчәләй әфәнде! Миңа дустанә озаткан кулыгызны мәгальмәмнуният 1 кысып кабул иттем. Кулыма төшкәндә шигырьләрегезне укыйм. Шөбһә юк, Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный 5 6 дип әйтсәм, мин, Сезгә дус булудан бигрәк, монафикъ7 булудан куркам. Шунда да әллә кайчан чыккан «Бәянел хак»ның бер номерында Сезнең манарага менгән һәм балалар «Чыпчык икән, диделәр дә көлештеләр» дип туктаган шигырегезне чынлап та яраттым. Әгәр таба алсам, ул шигырьне тиздән чыгачак бер мәктәп китабына нәмүнә 8 рәвешендә дә алырга ниятем юк түгел. Бөра- дәр!9 Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп 10 языгыз. Сәиаигы нәфисә 11 аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар. Аннан соң Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән... Мин Казанны тәхте пай 12 һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим. Мин... Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларыи терпеть не могу13. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйлаудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән менә шушылай дип бер шигырьчек яза башладым: Күз карашымда хәзер үзгәрде әшъялар 14 15 төсе, Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы. Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә Яшь Һилал 11 урынында анда тулган айның яктысы. Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә, Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы. Мин моңарча жизнерадостный 16 кеше булганга, бөтен гомерен җы- лап үткәргән Надсонны 17 сөймәдем. Белмим, хәзер укысам — ни булыр! Әфәндем! Хәзергә Сезгә һәр эшегездә мүаффакыять18 теләп, вә озын-озын мөзакәрәләрне 19 киләчәктәге мәктүпләргә 20 кичектереп, каләмне ташладым. Габдулла Тукаев. 9 ноябрь, 1910 сәнә 21« 5 Мәгальмәмнуният — шатлык белән. 6 Изящный — гүзәл. 7 Монафикъ — икейөзле, хыянәтче. 8 Нәмүнә — үрнәк. 9 Бөрадәр — ага, эне, дус. 8 Хуш иттереп — яхшы, оригинал иттереп. 11 Сәиаигы нәфисә — матур сәнгать. 12 Т ә х т е пай — башкала. 13 Терпеть не могу — гафу итә алмыйм мәгънәсендә. J0 Әшъялар — әйберләр, нәрсәләр. J1 Яшь Һилал — яшь ай (яңа чыккан ай). 16 Жизнерадостный — тормыш сөючән, шат күңелле. 17 Надсон С. Я- —рус шагыйре (1862—1887). 18 Муаффакыять — уңыш (мәгънәсендә). ,а Мөзакәрә — сөйләшү, киңәшләшү. 14 Мәктүп — хат. 21 Сәнә — ел. 138 ИКЕНЧЕ ХАТ Мөхтәрәм Сәгыйт әфәнде! Бүлмәмдә ары-бире карандым да, каләм заты таба алмагач, каран даш белән генә язарга керештем. Дөнья искедән бирле шулай инде: итекченең аягы ялангач, язучының каләме юк. «Шильон мәхбүсе»нә \ минемчә, иртәрәк, көчегезнең микъдарын22 23 үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 4—5 сәтырлык 24 шигырьләрне асыл 25 шагыйреннән ка лышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде ^Менә Сәгыйт Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәрмен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәрмен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылы» итә алмыйбыз. «Мөселман»26 журналы татарча чыга башласа, монда басылмаслык резкий 27 нәрсәләремне шунда җибәрмәкче булам. Ул вакыт М. К.28 белән хат языша башларга кирәк булыр. Байрон рәсемнәрен кую кеби ләр икенче дәрәҗәдә эшләр әле. Аларын киңәш итешербез. Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр кече яшьтән фәләнне... сүэ-истигъмаль 29 итеп, рәфикаңнең30 синдәге хакын бөтенләй үк тә- ләф 31 32 итмәгән булсаң, син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шу ның өстенә шәрмәндән гыял булмасын өчен11, иң азында ел тәүлегеж биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать я тәлинкә тотарга булса, — алла сакласын! Минем синең хатың эченә язып җибәргән күңелсез шигыремнең ахырлары да «Вакытмның бәйрәм номерында басы лып чыкты. Укып карарсыз, бәлки, Бу хатыңа кичегеп җавап бирдем.. Гафу итәсез. Хәзергә хуш, сәламәт буласыз. Г. Тукаев. 1910 сәнә, 4 декабрь. 22 «Ш пльон мәхбүс е»— инглиз шагыйре Г. Д. Байронның «Шильонский узник» исемле поэмасы. Сәгыйт Сүнчәләй тәрҗемәсендә 1911 елны Казанда басылган 1924 елны шул ук әсәр Уфада «Шильон тоткыны» исеме белән чыккан. 23 Микъдарын — чамасын. 24 Сәтырлык — юллык (китапта, кулъязмада),- 25 Асыл — төп. 26 «Мөселман» журналы — Париж шәһәрендә 1908 елдан башлап рус телендә чыккан «Мусульманин» журналы. 27 Резкий — кискен, үткен. 28 М. К. — Мирсаяф Кәримбаев. Оренбургтан торып «Мусульманин» журналында язышкан кеше, 1910—1911 елларда аның кыска-кыска гына мәкаләләре басылган, 29 С ү э-и стигъмаль — начарлык эшләү. 30 Рәфика — иптәш (хатын-кыз кеше), 31 Т ә л ә ф — һәлак итү, харап итү. 32 Шәрмәндәи гыял булмасын өчен — гаиләне оятка калдырмас өченӨЧЕНЧЕ ХАТ Сәгыйт әфәнде! С. Р.1 нең вәзеннәр 2 тугрысында артык лаф сугуына 3 исегез китмәсен. Әле без татарларда «теория словесности» 4 вә шигырьләр өчең «хорей», «дактиль» — фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә 5 кирәк. Минем бу көннәрдә генә басылып чыккан «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабымны күргәндерсез, бәлки. Мин анда Нәҗип Думави- 139 ның «Сугыш», Бәширинең33 34 35 36 37 38 «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым. Чөнки: Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни! Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим 39 — поэзия! \ «Мусульманин»да, ходай илһам бирсә, бик каты участвовать40 итмәк- че булам. Тормышымны сорагансыз. Казанның «Болгар» атлы номерында торам. 33 нче номер. Көндез Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибра- һимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән катышам. Кич белән күрше мәйханәгә 41 кереп, тиречеләр, итчеләр, из- зозщиклар, жуликлар белән катышам. Бакый ихтирам 42 43 Г. Тукаев. 1911 сәнә, 1 январь. 33С. Р. — шагыйрь Сәгыйт Рәмиев. 34 Вәзен — ритм, үлчәм (шигырьдә). 35 Л а ф сугу — бушка сөйләнү. ”* Теория словесности — әдәбият теориясе. 37 Ифадә — аңлата белү. 38 Нәҗип Д у м а в и, Зариф Бәшири—татар шагыйрьләре. 39 М е ж д у прочим — шулай да. 3 Участвовать ит мәкче — катпашмакчы. 41 Мәйханә — трактир, ресторан һ. б. 42 Бакый ихтирам — мәңгелек, бетми торган олылау, кадерләү белән» ДҮРТЕНЧЕ ХАТ Сәгыйт әфәнде! 140 Мәгънәсен аңларсың инде, гарип тоелса 17, киләсе хатта тәүзих 18 итәрмен. «Мусульманинаның мөселманчасы чыгуы, әлбәттә, күңеллерәк булган булыр иде. Хәерле булсын. 22 январь, 1911 сәнә. Ихтирам илә Т у к а е в. 1 «Г а с ы р» — Казандагы китап нәшрияты. 2 «М уаффәкыять — максатка ирешү, уңышлык. 3 X ә л теле — бүгенге хәле белән. ^Являться и т ә м — саналам. 5 Иттифакый — очраклы рәвештә генә. е Икътибас — күчерү, файдалану. 7Мәгънән вә матдәтән — мәгънәви һәм материаль яктан. 8 Догада — изге теләктә мәгънәсендә. 9 «Ш ура» — Оренбург шәһәрендә татар телендә чыккан әдәби, иҗтимагый, тарихи журнал. 10 С ә р л ә ү х ә л е — исемле. 11 «Саба х» — Казандагы китап нәшрияты. 12 Мәҗмуга — җыентык. 13 Т а б г ы җәһәтеннән — бастыру (китап бастыру) техникасы ягыннан (матур итеп мәгънәсендә). н һ ә д и я т ә н — бүләк итеп. 15 И стам бул гүзәлләре — Истамбулның матур хатын-кызлары. 16 Әгәр гүзәл хурлар Истамбул шивәсендә сөйләшсәләр, җәннәттә дә гашыйкларга рәхәт булмас дип куркам, дигән мәгънәдә. 17 Гарип тоелса — ятрак тоелса. 18 Тәүзих — ачык аңлату (мәгънәсендә). БИШЕНЧЕ ХАТ Сәгыйт! Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» дип, мәгърурланып 1 ашыйдыр идем. Мин әле кызлар турысында да шул ук мөгамәләдә. Бер кыз үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да «үзе бирде» дип горурланам, кадерлим ул кулны! Мин шундый малай инде, әфәнде, алма бакчасында да, мәхәббәт бакчасында да би-и-ик акыллы. Ярар, бу калсын. «Күңел җимешләре» — вакыйган44 45 матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем. Камыт аякларны, әлбәттә, яратмассың. Андый табигый яратмауны нигә сүз итеп язасың! 46 Рәмиевнең «Толстой шигыре», минемчә дә, бөтенләй тозсыз, вәзенсез,, ямьсез, бигрәк холостой выстрел! 47 «Саташкан», дөрес, Сәгыйт хакында. Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ48. Мәкәрҗә 49 бик коры. Халкы да... нишатыр кыстырган кеби, андамонда йөгерешәләр, һәркем үз эшендә. Кыямәт! «Күңел җимешләре» чыккач та, сиңа җибәрермен. Бакый ихтирам вә сәлам. Габдулла Тукаев. 1911 сәнә, 11 февраль. 44 Мәгърурлану.— горурлану, эреләнү, мактану (өстенлек күрсәтү мәгънәсендә), 45 Вакыйган — чынлап та, 46 «Татар кызын яратам» диюенә мин камыт аяклар сүрәте ясап җибәргән идем, бугай... (С. Сүнчәләй искәрмәсе). * Холостой выстрел — бушка ату, 49 Муафикъ — яраклы, лаеклы. 6 М ә кә рҗә —Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәрендә ул заманнарда ел саен ясала торган ярминкә. АЛТЫНЧЫ ХАТ Сәгыйт! Габди Галимҗанның50 вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы2 вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аныц аерым рнсаләләрендә 3 күңелдә бер-бер төрле эз калдырырлык нәфасәт 4 вә мәһа- рәт5 күрмим. 10 сәхифәдә6 язылырлык бер маузугка 7 һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә 8 ... Бер поэма хакында башымда әнваг9 төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен 10 варить 51 итеп чыгарганы юк әле. Гаяи хыялым 12 татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер. Син, кулыңнан килсә, тырышып кара. Мин догада. Никитинның фитрый 13 таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел. Фәкать ул тәртипле образование 14 алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу шактый кирәкле фактор. Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче пароход илә Астраханга Сәгыйт Рә- миевкә кунакка китмәкче булам вә аннан икәүләшеп кыргыз арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм мөмкин булса Истамбулга да бер-ике атнага заглянуть ,5. Алла ни бирә инде. С. Р. 16 — тумыштан ук голүвият 17 аралаш үзсүзле булып туган кеше. Ф. Ә. 18 күптән бирле теория словесности язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз. Мин бу арада балалар өчен «Песи Г. Җамал» 19 яки «Песибикә» исемле бер рәсемле рисалә язып бетердем. Шактый муаффәкыятьле чыкты, басылып чыккач, сиңа җибәрермен. «Күңел җимешләре» ике-өч көннән чыкса кирәк. Басыла башлады. «Халык моңнары»ның икенче җөзьэнә 20дә бик изящный 21 материаллар таптым. Аны стряпать22 итеп алырга торам. Хуш әлегә. Догада булышыйк. Г. Тукаев. 1911 сәнә, 4 март, җомга.АБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ СӘГЫЙТ СҮНЧӘЛӘЙГӘ ХАТЛАРЫ Шәриф Сүнчәләй — вакытында татар матбугатында актив катнашкан карт коммунист журналистларыбызның берсе. Ул 1959 елның әнкәендә озак авырудан соң үлеп китте. Шәриф Сүнчәләй үзе исән чагында редакциягә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның шагыйрь Сәгыйт Сүнчәләйгә 1910—1912 елларда язган 8 хатының күчермәсен һәм Сәгыйт Сүнчәләйнең Тукай турында язган истәлекләрен тапшырган иде. Хатларның соңгы икесенең (1911 елның 20 октябрендә һәм 1911 елның 15 ноябрендә язылганнарының) эчтәлеге моңарчы ук билгеле иде. Берсенең (1911 елның 20 октябрендә язылганның) төп нөсхәсе СССР Фәннәр Академиясенең кулъязмалар фондында саклана. Ул ике хатка Сәгыйт дип кенә куелганга күрә, моңарчы алар Сәгыйт Рәмиевкә адресланган дип уйланылган һәм Г. Тукайның 1956 елда татар телендә чыгарылган дүрт томлыгының соңгы томында шундый искәрмә белән урнаштырылган. Шәриф Сүнчәләй иптәшнең кулында сакланган күчермәләр ул ялгышны төзәтергә мөмкинлек бирә. Без журналыбызның бу санында Ш. Сүнчәләйнең шул хатлар турындагы аңлатмасын һәм Г. Тукайның моңарчы билгесез 6 хатының күчермәсен урнаштырабыз. ТУКАЙ ХАТЛАРЫ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ Габдулла Тукай белән Сәгыйт Сүнчәләй (1889—1941) 1910 елның җәе азакларында, август аенда, Казанда танышалар. Ләкин алар бу вакытга утырышып сөйләшә алмыйлар, чөнки Сәгыйт укытучы булганлыктан, мәктәпләрдә укулар башлануга, Пермь губернасындагы бер башкорт авылына кайтып китәргә ашыга. Укулар башланып, беркадәр вакыт үткәннән соң (октябрь аенда булса кирәк) Сәгыйт Сүнчәләй Тукайга беренче хатны яза. Тукай аның шул хатына каршы 9 ноябрьда җавап җибәрә. 1910—1912 еллар арасында Тукай тарафыннан Сәгыйт Сүнчәләйгә барлыгы 12 хат язылган. Тукайның үлүенә ун ел тулганда язган бер кыска гына истәлегендә Сәгыйт Сүнчәләй моны раслый һәм ул хатларның дүртесе югалганын да әйтә. 1923 елны Сәгыйт Сүнчәләй Тукайга багышлап бер җыентык бастырырга хәзерләнә. Бу җыентыкка, асыл нөсхәләреннән күчерелгән 8 хаттан башка, ул үзенең Тукайга багышлаган шигырьләрен һәм өч истәлеген дә кертергә уйлый. Ләкин, ни сәбәптәндер, ул җыентык матбугатка чыкмый кала. Хатларның күчермәләре Сәгыйт Сүнчәләйнең архивында сакланып калган. Берсенең асыл нөсхәсе СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты кулъязмалар фондында саклана. Ә калган җидесенең асыл нөсхәләренең кайдалыгы хәзергә билгесез. Сәгыйт Сүнчәләй 1925 елның ахырында СССР Чит ил эшләре халык комиссариаты тарафыннан Төркиягә җибәрелә. Кулъязмалары һәм шулар арасында булган күчермә 8 хаты да миндә калып, хәзергә чаклы сакландылар. Хатларның кем тарафыннан күчерелгәнлеге миңа мәгълүм булмады. Тукай белән Сәгыйт Сүнчәләй арасында булган хат алышуларны мин бик яхшы хәтерлим, чөнки Сәгыйт белән мин бер мәктәптә укыта идем һәм Тукайның хатларын бергә укый идек. Сәгыйт Тукайга язган хатларын да миңа укып күрсәтә иде. Ул хатларда бик күп төрле мәсьәләләр күтәрелә һәм Тукайдан шул мәсьәләләргә җавап көтелә иде. Әмма шунысы кызганыч, Сәгыйтнең хатлары Тукай архивында да сакланмаган, күчермәләре дә калмаган. Ул вакытта бу мәсьәләгә әһәмият бирелмәгән, әлбәттә. Тукайның Сүнчәләйгә исемләнгән хатлары шагыйрьнең тормышына һәм әдәби эш- чәнлегенә бәйле әһәмиятле мәсьәләләрне ачыклауга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Оригиналлары белән күчермәләре арасында күпме аерма булу-булмауга карамастан, ул хатларның төп эчтәлеге, чын рухы сакланганлыгына тулы ышаныч бар. СҮНЧӘЛӘЙ 137 БЕРЕНЧЕ ХАТ Хөрмәтле Сәгыйт Сүнчәләй әфәнде! Миңа дустанә озаткан кулыгызны мәгальмәмнуният 1 кысып кабул иттем. Кулыма төшкәндә шигырьләрегезне укыйм. Шөбһә юк, Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный 5 6 дип әйтсәм, мин, Сезгә дус булудан бигрәк, монафикъ7 булудан куркам. Шунда да әллә кайчан чыккан «Бәянел хак»ның бер номерында Сезнең манарага менгән һәм балалар «Чыпчык икән, диделәр дә көлештеләр» дип туктаган шигырегезне чынлап та яраттым. Әгәр таба алсам, ул шигырьне тиздән чыгачак бер мәктәп китабына нәмүнә 8 рәвешендә дә алырга ниятем юк түгел. Бөра- дәр!9 Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп 10 языгыз. Сәиаигы нәфисә 11 аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар. Аннан соң Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән... Мин Казанны тәхте пай 12 һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим. Мин... Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларыи терпеть не могу13. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйлаудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән менә шушылай дип бер шигырьчек яза башладым: Күз карашымда хәзер үзгәрде әшъялар 14 15 төсе, Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы. Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә Яшь Һилал 11 урынында анда тулган айның яктысы. Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә, Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы. Мин моңарча жизнерадостный 16 кеше булганга, бөтен гомерен җы- лап үткәргән Надсонны 17 сөймәдем. Белмим, хәзер укысам — ни булыр! Әфәндем! Хәзергә Сезгә һәр эшегездә мүаффакыять18 теләп, вә озын-озын мөзакәрәләрне 19 киләчәктәге мәктүпләргә 20 кичектереп, каләмне ташладым. Габдулла Тукаев. 9 ноябрь, 1910 сәнә 21« 5 Мәгальмәмнуният — шатлык белән. 6 Изящный — гүзәл. 7 Монафикъ — икейөзле, хыянәтче. 8 Нәмүнә — үрнәк. 9 Бөрадәр — ага, эне, дус. 8 Хуш иттереп — яхшы, оригинал иттереп. 11 Сәиаигы нәфисә — матур сәнгать. 12 Т ә х т е пай — башкала. 13 Терпеть не могу — гафу итә алмыйм мәгънәсендә. J0 Әшъялар — әйберләр, нәрсәләр. J1 Яшь Һилал — яшь ай (яңа чыккан ай). 16 Жизнерадостный — тормыш сөючән, шат күңелле. 17 Надсон С. Я- —рус шагыйре (1862—1887). 18 Муаффакыять — уңыш (мәгънәсендә). ,а Мөзакәрә — сөйләшү, киңәшләшү. 14 Мәктүп — хат. 21 Сәнә — ел. 138 ИКЕНЧЕ ХАТ Мөхтәрәм Сәгыйт әфәнде! Бүлмәмдә ары-бире карандым да, каләм заты таба алмагач, каран даш белән генә язарга керештем. Дөнья искедән бирле шулай инде: итекченең аягы ялангач, язучының каләме юк. «Шильон мәхбүсе»нә \ минемчә, иртәрәк, көчегезнең микъдарын22 23 үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 4—5 сәтырлык 24 шигырьләрне асыл 25 шагыйреннән ка лышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде ^Менә Сәгыйт Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәрмен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәрмен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылы» итә алмыйбыз. «Мөселман»26 журналы татарча чыга башласа, монда басылмаслык резкий 27 нәрсәләремне шунда җибәрмәкче булам. Ул вакыт М. К.28 белән хат языша башларга кирәк булыр. Байрон рәсемнәрен кую кеби ләр икенче дәрәҗәдә эшләр әле. Аларын киңәш итешербез. Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр кече яшьтән фәләнне... сүэ-истигъмаль 29 итеп, рәфикаңнең30 синдәге хакын бөтенләй үк тә- ләф 31 32 итмәгән булсаң, син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шу ның өстенә шәрмәндән гыял булмасын өчен11, иң азында ел тәүлегеж биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать я тәлинкә тотарга булса, — алла сакласын! Минем синең хатың эченә язып җибәргән күңелсез шигыремнең ахырлары да «Вакытмның бәйрәм номерында басы лып чыкты. Укып карарсыз, бәлки, Бу хатыңа кичегеп җавап бирдем.. Гафу итәсез. Хәзергә хуш, сәламәт буласыз. Г. Тукаев. 1910 сәнә, 4 декабрь. 22 «Ш пльон мәхбүс е»— инглиз шагыйре Г. Д. Байронның «Шильонский узник» исемле поэмасы. Сәгыйт Сүнчәләй тәрҗемәсендә 1911 елны Казанда басылган 1924 елны шул ук әсәр Уфада «Шильон тоткыны» исеме белән чыккан. 23 Микъдарын — чамасын. 24 Сәтырлык — юллык (китапта, кулъязмада),- 25 Асыл — төп. 26 «Мөселман» журналы — Париж шәһәрендә 1908 елдан башлап рус телендә чыккан «Мусульманин» журналы. 27 Резкий — кискен, үткен. 28 М. К. — Мирсаяф Кәримбаев. Оренбургтан торып «Мусульманин» журналында язышкан кеше, 1910—1911 елларда аның кыска-кыска гына мәкаләләре басылган, 29 С ү э-и стигъмаль — начарлык эшләү. 30 Рәфика — иптәш (хатын-кыз кеше), 31 Т ә л ә ф — һәлак итү, харап итү. 32 Шәрмәндәи гыял булмасын өчен — гаиләне оятка калдырмас өченӨЧЕНЧЕ ХАТ Сәгыйт әфәнде! С. Р.1 нең вәзеннәр 2 тугрысында артык лаф сугуына 3 исегез китмәсен. Әле без татарларда «теория словесности» 4 вә шигырьләр өчең «хорей», «дактиль» — фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә 5 кирәк. Минем бу көннәрдә генә басылып чыккан «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабымны күргәндерсез, бәлки. Мин анда Нәҗип Думави- 139 ның «Сугыш», Бәширинең33 34 35 36 37 38 «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым. Чөнки: Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни! Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим 39 — поэзия! \ «Мусульманин»да, ходай илһам бирсә, бик каты участвовать40 итмәк- че булам. Тормышымны сорагансыз. Казанның «Болгар» атлы номерында торам. 33 нче номер. Көндез Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибра- һимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән катышам. Кич белән күрше мәйханәгә 41 кереп, тиречеләр, итчеләр, из- зозщиклар, жуликлар белән катышам. Бакый ихтирам 42 43 Г. Тукаев. 1911 сәнә, 1 январь. 33С. Р. — шагыйрь Сәгыйт Рәмиев. 34 Вәзен — ритм, үлчәм (шигырьдә). 35 Л а ф сугу — бушка сөйләнү. ”* Теория словесности — әдәбият теориясе. 37 Ифадә — аңлата белү. 38 Нәҗип Д у м а в и, Зариф Бәшири—татар шагыйрьләре. 39 М е ж д у прочим — шулай да. 3 Участвовать ит мәкче — катпашмакчы. 41 Мәйханә — трактир, ресторан һ. б. 42 Бакый ихтирам — мәңгелек, бетми торган олылау, кадерләү белән» ДҮРТЕНЧЕ ХАТ Сәгыйт әфәнде! 140 Мәгънәсен аңларсың инде, гарип тоелса 17, киләсе хатта тәүзих 18 итәрмен. «Мусульманинаның мөселманчасы чыгуы, әлбәттә, күңеллерәк булган булыр иде. Хәерле булсын. 22 январь, 1911 сәнә. Ихтирам илә Т у к а е в. 1 «Г а с ы р» — Казандагы китап нәшрияты. 2 «М уаффәкыять — максатка ирешү, уңышлык. 3 X ә л теле — бүгенге хәле белән. ^Являться и т ә м — саналам. 5 Иттифакый — очраклы рәвештә генә. е Икътибас — күчерү, файдалану. 7Мәгънән вә матдәтән — мәгънәви һәм материаль яктан. 8 Догада — изге теләктә мәгънәсендә. 9 «Ш ура» — Оренбург шәһәрендә татар телендә чыккан әдәби, иҗтимагый, тарихи журнал. 10 С ә р л ә ү х ә л е — исемле. 11 «Саба х» — Казандагы китап нәшрияты. 12 Мәҗмуга — җыентык. 13 Т а б г ы җәһәтеннән — бастыру (китап бастыру) техникасы ягыннан (матур итеп мәгънәсендә). н һ ә д и я т ә н — бүләк итеп. 15 И стам бул гүзәлләре — Истамбулның матур хатын-кызлары. 16 Әгәр гүзәл хурлар Истамбул шивәсендә сөйләшсәләр, җәннәттә дә гашыйкларга рәхәт булмас дип куркам, дигән мәгънәдә. 17 Гарип тоелса — ятрак тоелса. 18 Тәүзих — ачык аңлату (мәгънәсендә). БИШЕНЧЕ ХАТ Сәгыйт! Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» дип, мәгърурланып 1 ашыйдыр идем. Мин әле кызлар турысында да шул ук мөгамәләдә. Бер кыз үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да «үзе бирде» дип горурланам, кадерлим ул кулны! Мин шундый малай инде, әфәнде, алма бакчасында да, мәхәббәт бакчасында да би-и-ик акыллы. Ярар, бу калсын. «Күңел җимешләре» — вакыйган44 45 матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем. Камыт аякларны, әлбәттә, яратмассың. Андый табигый яратмауны нигә сүз итеп язасың! 46 Рәмиевнең «Толстой шигыре», минемчә дә, бөтенләй тозсыз, вәзенсез,, ямьсез, бигрәк холостой выстрел! 47 «Саташкан», дөрес, Сәгыйт хакында. Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ48. Мәкәрҗә 49 бик коры. Халкы да... нишатыр кыстырган кеби, андамонда йөгерешәләр, һәркем үз эшендә. Кыямәт! «Күңел җимешләре» чыккач та, сиңа җибәрермен. Бакый ихтирам вә сәлам. Габдулла Тукаев. 1911 сәнә, 11 февраль. 44 Мәгърурлану.— горурлану, эреләнү, мактану (өстенлек күрсәтү мәгънәсендә), 45 Вакыйган — чынлап та, 46 «Татар кызын яратам» диюенә мин камыт аяклар сүрәте ясап җибәргән идем, бугай... (С. Сүнчәләй искәрмәсе). * Холостой выстрел — бушка ату, 49 Муафикъ — яраклы, лаеклы. 6 М ә кә рҗә —Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәрендә ул заманнарда ел саен ясала торган ярминкә. АЛТЫНЧЫ ХАТ Сәгыйт! Габди Галимҗанның50 вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы2 вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аныц аерым рнсаләләрендә 3 күңелдә бер-бер төрле эз калдырырлык нәфасәт 4 вә мәһа- рәт5 күрмим. 10 сәхифәдә6 язылырлык бер маузугка 7 һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә 8 ... Бер поэма хакында башымда әнваг9 төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен 10 варить 51 итеп чыгарганы юк әле. Гаяи хыялым 12 татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер. Син, кулыңнан килсә, тырышып кара. Мин догада. Никитинның фитрый 13 таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел. Фәкать ул тәртипле образование 14 алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу шактый кирәкле фактор. Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче пароход илә Астраханга Сәгыйт Рә- миевкә кунакка китмәкче булам вә аннан икәүләшеп кыргыз арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм мөмкин булса Истамбулга да бер-ике атнага заглянуть ,5. Алла ни бирә инде. С. Р. 16 — тумыштан ук голүвият 17 аралаш үзсүзле булып туган кеше. Ф. Ә. 18 күптән бирле теория словесности язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз. Мин бу арада балалар өчен «Песи Г. Җамал» 19 яки «Песибикә» исемле бер рәсемле рисалә язып бетердем. Шактый муаффәкыятьле чыкты, басылып чыккач, сиңа җибәрермен. «Күңел җимешләре» ике-өч көннән чыкса кирәк. Басыла башлады. «Халык моңнары»ның икенче җөзьэнә 20дә бик изящный 21 материаллар таптым. Аны стряпать22 итеп алырга торам. Хуш әлегә. Догада булышыйк. Г. Тукаев. 1911 сәнә, 4 март, җомга.