Логотип Казан Утлары
Драма

ТУКАЙ ПЕТЕРБУРГТА

Драма 8 картинада 1 АЛТЫНЧЫ КАРТИНА Гостиница коридоры. Аргы башта бер баскыч төшә, икенчесе өске катка күтәрелә. Яшел келәм түшәлгән. Уңда түгәрәк өстәл һәм үреп ясалган дүрт кресло. Стенада телефон. Сулда Тукай бүлмәсенә керә торган ишек. Бүлмә эче тамашачыга күренеп тора. Тәрәзәдән Казанский соборның бер почмагын шәйләргә мөмкин. Бүлмәнең җиһазы: яхшы агач карават, диван, комод, гардероб, түгәрәк өстәл. Пәрдә ачылганда Тукай диванда чишенми-нитмп йоклап ята. Ыңгыраша. Өстәлдә язып ташланган кәгазьләр, дару шешәсенә утыртылган ромашка. Өстәл лампасы янып тора. Хәбир ишек шакый, тартып карый, ишек ачыла. Хәбир. Габдулла, Габдулла... (Иңбашыннан селкә.) Габдулла, дим! Тукай. Ә? Хәбир. Тор, сәгать ун тула. Ник чишенми йокладың? Тука й. Яңгырмы? X ә б и р. Яңгыр юк. Тукай. Болытлар? Таралмыймы? Хәбир, һаман шул... Ник ыңгыраштың? Тукай. Куркыныч төш күрдем. Бозау чаклы кара мәче өстемә ташланырга тора. Хәсәннең теге бичара кошчыкларын оныта алмыйм... Хәбир. Шуннан? Тукай. Бер гаҗәеп матур кул ак чәчәк сузды. Джиоконда кулы, имеш... Алмакчы булам. Мәче бакырып салды: «Куда! Патшага каршы?!» Карасам, бу мәче түгел, кичәге жандарм икән. Нишләптер бите юк. Теге чәчәк хәзер моның кулында. Минем күкрәккә кадамакчы. Чәчәк сабы урынында борау икән. Әй бораулый, әй бораулый. Авыртуга түзәр хәл юк. Ярый әле, уяттың... Хикмәтле төш... Хәбир. Бернинди хикмәте юк. Чүп-чар... Төн буе утыргач соң. (Лампочканы сүндерә.) Аз гына уйлый беләсеңме, юкмы? Аяктан егыласың килә ахры. Тукай. Газетыгыз чыктымы? Хәбир. Чыкты. Ни булды тагы? Тукайның йөзе бозыла. Әйт инде. Тукай дәшми. Тука й. Таягым югалды... Хәбир. Бик кадерле таяк идемени? ■ Ахыры. Башы 2 санда. 44 Тука й. Кадерле булмаса... Хәбир. Кая китсен ул. (Карана.) Әнә ич. (Таякны китерә.) Ха-ха- ха. Хәйләләп маташа. Ник кәефсезләндең? Тука й (бераз дәшми торгач). Әйт әле, ни пычагыма кирәк миңа ул Садыйк мулла? Хәбир. Садыйк мулла? Аның ни катнашы бар? Тукай. Нигә кирәк иде инде мәкаләсен кертергә. Теге мөгаллимнең шигыре тагы. Болан да юешлек җитәрлек. Хәбир. Мин аларны кертүгә башта ук каршы идем. Әйттем мин... Тукай. «Әйттем, әйттем». Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул. 'Хәбир. Кем сүзе белән? Тука й. Син, мин, Мөхәммәт-Әмин. Хәбир. Ярар, Габдулла, юкка үкенеп утырма. Безнең газетны кем укый дисең. Мин сиңа бернәрсә алып килдем. Хәтереңдәме, сораган идең. (Открытка суза.) Мә, Джиоконда. Тукай. Джиоконда?! (Йотлыгып карый башлый. Хәбирнең күзәтеп торуын яратмыйча.) Әнә укы. Хәбир. Шуларнымы? (Өстәлдәге кәгазьләрне алмакчы.) Тука й (берсен алып бирә). Бусын. Хәбир укый башлый, Тука й открыткага текәлә. Хәбир (укып бетерә). Ха-ха-ха Евгений һәм бәрәңге! Ә болары? Тука й. Алары пешеп җитмәгән. Хәбир. Барыбер күп. Бер төн эчендә! Тука й. Бүгенге бер төн, мелла Хәбир, бер елга тиңләшерлек булды. Ташаяк ярминкәсеннән кайткан малайның халәте рухиясе нинди булса, минеке дә шундый иде. Уйладым, уйладым, күп нәрсә уйладым. Гариф ишек шакый. Керегез, кер. Гариф (керә). Сәлам бу йортка. Тука й. Ник үзең генә? Әллә кайтмады? Гариф. Кайтуын кайтты... Тука й. Соң? Әллә... Гариф. Курыкмагыз, участкага гына эләкте. Хәбир. Нәрсә булды соң? Гариф. Баштан ук сөйлим инде. Кичә сездән аерылып, өйгә кайтып» керсәм — Мулланур. Кайда йөргән, нишләгән—ләм-мим. Бераз утырдык та студентлар йөри торган теге кухмистерскига ужинга киттек. Хәбир, син беләсең инде, анда белоподкладочниклар белән еш кына бәрелеш булып тора. Кичә дә шул хәл: егермеләп белоподкладочник безнекеләрне тукмый. Городовой да ерак түгел. Килми бит сволочь, белә кем кемне кыйнаганны. Мулланур городовой янына барды да: «Чего ты смотришь, барабанная шкура?» дип, якасыннан тотып селки башлады. Бервакыт тегенең якасы кубып чыкмасынмы! Тукай. ) , , Хәбир. J Ха ' ха - ха - Гариф. Городовой сызгырта башлады. Тагын фиргавеннәр килеп чыкты. Дворниклар. Шул. Участкага алып киттеләр. Тука й. Чыгармасалар? Гариф. Чыгарачаклар. Мин анда булдым. Эш кечкенә генә формальностьтан тора. Полицейский участка өчен Мулланур кем дип беләсең? Гади студент. Хәбир (Тукайга). Ул килгәнче син адәм кыяфәтенә кер. Кайда сөлге, сабының? Ту к а й. Мин гувернанткаларга күнекмәгән, мелла Хәбир. (Юынырга чыгып китә). 45 Хәбир. Доктор буламы? Гариф. Сәгать унбердән дә калмас. Әсфәндияров алып килергә булды. Танылган специалист. Хәбир. Анысы яраган. Тик ничек күндерәбез? Сырты белән тора. Я үзе чыгып кача, я докторны куып чыгара инде. Мәңгелек дошманы лтмәсә дә, безгә бик каты үпкәләячәк. Гари ф. Мулланур күндермәсме? Моңа ул оста. Тукай әйләнеп кайта. Калтырый. Тукай. Кунак килде бугай... Аспирин батырны эшкә кушмый булмастыр. Хәбир. Сельтерский белән сөтең бармы? Тукай. Зинһар кыстама, Хәбир. Аны эчү Гайса Агиевнең вәгазен тыңлаудан да кыенрак... Гариф. Ха-ха-ха. Хәбир. Дәшмә. (Сөт белән сельтерский кушып бирә.) Тукай бик авырлык белән эчә. Менә капсульләр. йот. Тукай. Бу бүре балаларын йотарга була. (Нота.) Гариф. Бүре балалары? Хәбир. Тартмасында — бүре балалары рәсеме. Менә. (Гарифка суза. Аннары Тукайнъщ аркасына пальто яба.) Кымшанмый утыр хәзер. Тука й. Хәбир, ник хатын булып тумадың син? Гариф. Өйләнер идеңме? Тукай. Әстәгъфирулла, диң, җүләр... Хәбир. Нигә буш хыял? Хатын-кыз булып туганнары да, әлхәм- делилла, юк түгел. Зәлифә ханым әнә яучыларга атлыгып тора. Тик кемне димләмәкче икән, шуны беләсе иде. (Күз кыса.) Тукай. Хәбир, телеңә тилчә! (Җитдиләнә. Өстәлдәге кәгазьләрне һәм Джиоконда открыткасын ала. Открыткага карамакчы, ләкин, кире уйлап, яшереп куя.) Гариф (өстәл әзерли). Шагыйрьнең кечкенә бүлмәсендә зур мәҗлес ясап алыйк әле. (Сумкадан ашамлыклар һәм бер шешә портвейн чыгара.) Мулланур Вахитов ишек шакый. Ул. Керегез. Вахитов керә. Әйтәм бит. Зәмзәм суын чыгарганны гына көтеп торган. Хәбир. Гомерегез озын булыр, Мулланур әфәнде. Вахитов. Тукай! Тука й. Вахитов! Күрешәләр. Вахитов. Сезгә Фатихтан, Гафурдан, Галиәсгардан сәлам. Тукай. Казанда булдыгызмы? Вахитов. Әйе. Тука й. Монда килүемне кайдан белгәннәр? Вахитов. Андый хәбәр тиз җитә. Сезне юксыналар. Тука й. Казан нишли, Казан? Вахитов. Кайный. Ленадагы мылтык тавышы анда да барып җиткән. Гаҗәп, шушы көнгә кадәр без таныш түгел! Хәер, мин Казаннан киттем, сез килдегез. Кайткаладым үзе. Тик «по семейным обстоятельствам» кайтасың, кеше арасына чыгып булмый. Гариф. Беләбез, ул нинди «семейное обстоятельство». Политехническийдан кудылар. Психо-неврологическийдан да очырырлар әле. Вахитов. Мине аннан чыгарырга һич ярамый. Юкса кем сиңа протекция күрсәтер? 46 1 а р и ф. Синең протекциягә калырга ходай язмасын. Ансыз да алырлар. Вахитов. Анысы дөрес. Психо-певрологпческийпыц ике хасияте бар: аттестатсызлардан һәм күк мундир каршында ышанычсыз кешеләрдән ишеген бикләми. Сине алырлар. Черняев биргән диплом да булгач. Гари ф. Бәйләнде бит шуңа. Вахитов. Яхшылап уйласаң, сиңа, Гариф, пспхо-неврологический дип дәрәҗәңне төшерәсе юк. Утызлап предмет! Гыйлемне батманлап алган кеше бит син. Энциклопедист. Ломоносов. Көләләр. Гариф. Ярар, җәмәгать, елышыгыз. Өстәлдә минем дипломдагы разнообразие юк инде югын. Гаеп итмәссез. Утырышалар. Фәттах ишек шакый. Хәбир. Кемдер соңгарам дип ашыга. Керегез. Фәттах керә. Г а р и ф. Әйдүк, Фәттах абзый, мактап йөрисен. Фәттах. Шушы асыл егетләрне дә мактамагач... Кәефен ничек, Габдулла туган? Тука й. Җимертеп, Фәттах абзый. Тимофей Степаныч нихәл? Фәттах. Исән-сау... Яхшы гына йөреп кайттыңмы, Мулланур туган? Вахитов. Менә дигән, Фәттах абзый. Г а р и ф. Ягез, иптәшләр, тотыгыз. Киләчәк өчен! Барысы да. Дөрес. Эчәләр. Хәбир. Җәмәгать, Габдулла, башсыз, төне буе утырып, бер кочак шигырь язган. Укытыйк. Тука й. Эшләнеп бетмәгәннәр. Хәбир. Бәрәңге турындагысын укы. Тукай. Анысын мөмкин. (Торып баса, укый.) Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән, Тугры күз салсаң эшенә, ул үзе миннән түбән. Гариф. Оһо! Тука й. Бервакыт онтыр җиһан Пушкинны һәм «Евгениен». Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем. Барысы да. Ха-ха-ха. Тукай. Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала, Мин дә булдым һич тә онытылмас кеше шул аркада. Көлеш. Кул чабу. Хәбир. Шаяру, билгеле. Вахитов. Шаяруын шаяру. Ләкин кечкенә генә шигырьдә никадәр мәгънә! Кайсы гына халыкның әдәбиятын алмагыз, һәрберсе халыкка якынаю процессын кичерә. Җуковскиидан Пушкинга, Пушкиннан Некрасовка, Некрасовтан... Тукай. Максим Горькийга. 47 Вахитов. Эйс, Максим Горькийга. «Бәрәңгенең көе» ул крестьян моңзары. Инде алга таба — чүкеч көенә адым ясарга кирәк. Гариф. Дөрес. Максим Горькийга таба. «Пусть сильнее грянет буря!» Фәттах. Укыган халык әйтә белә... Идрис ишек шакый. Тукай. Киләсе кеше килеп беткән. Бусы инде таракан. Хәбир. Керегез. Идрис керә. Тука й. Әйттем бит. Идрис. Исәнмесез, әфәнделәр. Рөхсәтме? Хәбир. Хуҗаның күңеле киң вакыт. Узыгыз. Идрис. Тукайның күңеле кайчан тар булганы бар? «Мин кунакчыл бер жыручы, миндә бар ярлы-гидай. Ханәмә яшьләр килә һәм сәүдәгәр, бай углы бай», — дигән сүзләр аныкы түгелмени? Тука й. Хөсәен! Менә кем җитми безгә. Гариф. Габдулла дус, Ямашев турындагы мәкаләне сиңа күрсәтмәдем әле. Менә. (Газет чыгарып, тиешле урынын күрсәтә.) Тукай (тиз-тиз укып чыга). Гариф! Дуңгыз! Син язгансың ич! Мең рәхмәт, туган. (Уйчан.) Менә заман. Безнең турыда пайтәхет газетлары яза башлады диген. Нинди газет бу? Гариф. «Звезда». Социал-демократлар органы. Тукай. Хөсәен мәрхүм алдында тез чүгәм. (Ачынып.) Шулай да уң белән сулны аера алмыйм әле. Социализмны тормышка чыгару юлы мина һаман да табышмак. Вахитов. Гаҗәп түгел, Тукай. Безнең кебек интеллигентларга авыр бирелә ул. Нәрсәдер җитми безгә, яисә нәрсәдер артып китә. Тукай. Сез дә шулай дисез... Вахитов. Әйе, шулай. Менә Фәттах абзыйлардан өйрәнергә кирәк безгә һәм... Маркстан. Фәттах. Безгә дә сездән өйрәнәсе нәрсәләр күп. Тукай. Шулай да бер нәрсәне таптым мин, егетләр! Кара көчне аударып ташлаучы көч — алар, эшчеләр. Моны күрү миңа — таяну ноктасы, тереклек суы. Бу гаҗәеп калага күпме рәхмәт укысам да, аз булыр. Петербург! Хәйран мин, дуслар! Кечкенә чакта «Сәйфелмөлек» китабын укыганда пәри шәһәре искиткеч мәһабәт булып күз алдыма килә иде. Петербургның мәһабәтлеге каршында ул да югалып калды. Люблю тебя, Петра творенье. Люблю твой строгий, стройный вид, Невы державное теченье, Береговой ее гранит... Хәбир. Баш өстендә ямьсез болыт, томан, салкын. (Көлә.) Тукай. Петербург үзе кояш, Хәбир. Хәбир. Бакчаларда агачлар урынына — урам себеркеләре... Тукай. Уйнама. Хәбир. Мин аларны шау яфракта күрәм. Дуслар, сезгә бер шигырь укыйсым килә. Тик чиерәк. Сез сыйланыгыз, мин хәзер. (Кулъязма алып, коридорга чыга да, өстәл янына утырып, шигырьне эшли башлый.) Идрис. Кәефе яхшы бүген. Гариф. Мулланур, менә нәрсә. Тукайны докторга күрсәтү өчен заговорсыман нәрсә ясарга булдык. Юкса ишетәсе дә килми. Тукайны шуңа хәзерләргә кирәк. Тыңлата алмассыңмы? < 48 Вахитов. Тырышып карармын. Тик доктор белән генә эш бетми бит. Авыру икәне болан да күренә. Дәвалау турында уйларга кирәк. Хәбир. Без уйлашкан идек. Үзара салышырга... Тик бездән җыелган күпме генә була? Байлардан... Вахитов. Теләнергә?.. Фәттах. Байларны катыштырмыйк, егетләр. Безнең беркадәр стачечный фонд бар. Тимофей Степаныч белән сөйләшкән идем. Эләктерделәр бит үзен... Вахитов. Деминнымы?! Фәттах. Тукай барында әйтеп, борчыйсым килмәде. Эзенә төшкәннәр, хәшәрәтләр. Менә шул. Өстәп тагын җыярбыз. Приказчиклар катышыр. Күпме кирәк була? Кая җибәрергә уйлыйсыз? Хәбир. Швейцариягә дигән идек. Меңсез эш чыкмас. Фәттах. Алай җыеп булыр... Тукай керә. Тука й. Кечкенә генә изах \ җәмәгать. Укылачак шигырь күңелемдә күптән бөреләнеп тә, яфраклана алмый ята иде. Бөреләнүенә мәрхүм Хөсәен сәбәпче булды. Инде хәзер бер-берсе өчен үлемгә дә әзер эшчеләрне, алар кулындагы ал байракны күргәч, көчле җырларын ишеткәч, әлеге бөреләр яфракка әверелде. Менә. Сезнең хөкемгә. (Укый.) Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән, Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән, Эшкә ябышыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен Күз ачып белдек без үлчәп күктәге Чулпан белән. Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел, Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел. Шул сәбәптән дусны, дошманны дөрес фәркъ итмичә, Күп саташтырдык рәзил2 шайтанны чын инсан белән. Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул; Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл. Үтте инде, дусларым, ул үткән эш, ни булса ул; Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән. И Д р И С. Амин. Фәттах. Рәхмәт, туган, рәхмәт. Вахитов. Дөрес, Тукай. Киләчәктә безне күп эшләр көтә. Ул эшләрне башкарып чыгу өчен ачык күз, саф акыл, чын аң кирәк. Тик бер нәрсәне онытасыз, Тукай. Шигырьдә, димим. Саф акылдан кала саулык, тазалык кирәк. Моны оныту — халык каршында җинаять. Сез врачка күренеп, ныклап торып дәваланырга тиешсез. Тукай (Гариф белән Хәбир ягына ымлап). Әйттем мин аларга. Ни алып бармыйлар, ни докторны монда чакырмыйлар. Хәбир (үпкәчел тавыш белән). Габдулла... Гариф (акрын). Шаулама инде... Чакырдык, Габдулла. Врач белән бер студент ишек шакыйлар. Әнә үзләре. Рәхим итегез. Доктор белән студент керәләр. Д о к то р. Исәнмесез, әфәнделәр. Авыру кайда? Хәбир. Рәхим итегез. Менә. (Тукайга күрсәтә.) Доктор. Авыру — молодцом. Юкка килгәнмен, ахры. Гариф (көлә). Шулай да карагыз инде. 1 Аңлатма. 3 Әшәке, түбән, хур. г .с. ә,- № з. 49 Доктор. Нишлисең, безнең эш шундый: чакырганнар икән, киләбез. Авыруы булмаса, табабыз, микстура бирәбез. Тукай. Миңа да берәр авыру ябыштырырсыз микән, доктор? Доктор. Сез, яшь егет, икенче мәсьәлә. Ишеттем, ишеттем. Татарларның иң зур шагыйре икәнсез. Тукай. Ялганлаганнар. Яхшырак карасын диптер. Доктор (көлә). Тыйнакланып маташмагыз. Ну-с, әфәнделәр, безне к а л д ы р ы и торыгыз. Б а р ы с ы да чыгалар. До кто]). Чишенегез, яшь егет. Т у к a й күлмәген сала. Доктор комодтагы коробканы алып карый. Газет игъланыннан укын белдегезме? Эчмәгез. Шарлатанлык. Сулагыз. Такс. Тагын. Ярый... Болан әйләнегез. Сулагыз. Тагын, тагын... (Бармагы белән суккалап карый.) Та-а-к. (Тукайга карап тора.) Менә нәрсә, дускай. Куркынычлы әйбер юк... Шулай да Петербургтан тизрәк китәргә киңәш бирәм. Аннары көньяк курортларының берсенә барып, ике ай тоташ дәваланырга кирәк булыр, һәм... йөзгә җитәрсез. Тука й. Кымызга барсам ничек, доктор? Доктор, һем-м-м... Кымыздан да файда алып була... Ләкин мин санаторийга барырга киңәш бирер идем. (Башын бора.) Кайда юынырга мөмкин? Тукай. Коридорга чыгыгыз, иптәшләр күрсәтер. Доктор чыга. Тукай киенә. Доктор. Әфәнделәр, хәл җитди. Өч айдан артык яшәмәс... Соңгы стадия. Нинди киңәш дисезме? Иң яхшы курортларның берсендә дәвалаганда, бер өч ел яшәтергә мөмкин. Үзенә әйтмәдем. Кайда кул юарга мөмкин? Хәбир күрсәтә китә. Т ука й чыга. Т ука й. Дуслар, җилкәдән тау төште! Гомеремдә ике мәртәбә врачта булдым. Берсе газраил булып күренгән иде, бусы — фәрештә. (Студентка.) Кайдан таптың, туган, бу пигамбәрне? Студент. Университет докторы ул. Габдулла әфәнде. Ту к a й. Ни җитте төштән түгел икән. Китәм Троицкига, эчәм кымыз, Тазарып — эшкә. Ай-яй күп әле язасы нәрсәләрем! В а х и т о в. Ул планнарның тормышка ашуы өчен сезгә Швейцариягә китәргә кирәк. Тукай. Швейцариягә?! Анда миңа ни калган? Вахитов. Дәваланырга. Тука й. Мин сау ич. Вахитов. Сау кешеләр дә баралар. Тука й. Әнә ваше благородиеләр барсын. Безнең ише кара корсакка кымыз да ярый. Менә күрерсез, менә дигән тазарып кайтмасам. Фәттах. Егетләр дөрес әйтә, Габдулла туган. * Доктор, килә. Хәбир ана акча бирмәкче. Доктор. Сез нәрсә? Хәбир. Гонорар, доктор... Доктор. Алмыйм. Шагыйрегезнең тазаруы миңа гонорар булыр. (Студентка.) Минем багажны чыгарсагызмы. Студент, бүлмәгә кереп, докторның кечкенә чемоданын алып чыга. Тука й. Доктор, мең рәхмәт, яңадан тугандай иттегез. Доктор. Яхшы, яхшы... Тазаруыгызны телим. Хушыгыз, әфәнделәр. 50 Г у к а и озата китә. Каршыга Г а й с а белән Г омар килеп чыгалар. Тукай. Сез минамы, әфәнделәр? Гомәр. Сезгә, Габдулла әфәнде. Гу к а й (иптәшләренә). Сез керә торыгыз. Фәттахтан башкалар кереп китәләр. Фәттах. Мин кереп тормыйм, Габдулла туган. Эшкә барасым бар. Хәзергә хуш. Тука й. Хушыгыз, Фәттах абзый. Килүегез өчен рәхмәт (Кул бирә.) Фәттах китә. Рәхим итегез. (Креслоларга күрсәтә.) Ни йомыш, әфәнделәр? Г а й с а. Гафуыгызны үтенәм, Габдулла әфәнде. Хәтерегездә улса, сезне Петербургка мәктүп 1 белән без дәгъвәт иткән2 3 идек. Бөрадарәнә4 кабул да кылдык шикелле. Әмма сез безнең хәтеребезне калдырып... Тука й. Кыскарак мөмкин түгелме, Гайса әфәнде? Г а й с а. Яхшы, яхшы, әфәндем, үпкәне бер якка ташлыйк. Без сезне Финляндиягә, Териоки санаториена юлламакчы булабыз. Г о м ә р. Әйе, әйе. Бөтен мәсарифы 5 бездән. Тука й. Юкка мәшәкатьләнәсез, әфәнделәр. Дусларым мине Швейцариягә җибәрәләр. Г о м ә р. Швейцариягә? Тука й. Әйе, Швейцариягә. Гомәр. Габдулла әфәнде, ашыкмагыз әле... Тукай. Номерга чакырыр идем, Гайса әфәнде, үзегезгә җайсыз булыр. Гафу итә күрегез, мине иптәшләр көтә. Г а йс а. Зарар юк, Габдулла әфәнде. Хушыгыз. Г а н с а белән Гомәр китәләр. Тука й озатып кала. Тукай (бүлмәгә керә). Ни сәбәптән бу ат газраиленең күңеленә хуш килдем икән, дуслар? Финляндиягә җибәрергә дип килгән. Вахитов. Мәченең сандугачка булган гыйшкы түгелме? Гариф. Ташлагыз фани дөнья сүзләрен. Көне ул түгел. Хәбир. Дөрес. Берәр төшкә барырга кирәк. Тука й. Бүген балаганга барып, хәтта Садрый Максудиның нотыгын тыңларга да риза. Көләләр. Гариф. Максуди дигәннән, аның янында булдым бит әле, интервью алдым. Мөселман фракциясенең юкны бушка аударып ятуын үз авызыннан әйттермәкче булам. Көләләр. Басарсыңмы, Хәбир? Хәбир. Ахун бар бит әле, мин мөрит кенә. Ә, Габдулла? Тука й. Бәхәсләшмим, Хәбир. Я нишлибез? Вахитов. Үз планың? Тука й. План минем зурдан. Иң элек— Пушкин саласы. Лицей. Гариф. Барабыз! Идрис. Башта ресторанда Тукайның шатлыклы көнен ознаменовать итсәк нишли? Хәбир. Дөрес. Первоклассный ресторанда. 2 Хат. 3 Чакырган идек. 4 Туганнарча. 5 Расход, чыгым. 4* 51 Га р и ф. Иртәгә театрга. Бәхеткә каршы — «Евгений Онегин». Тукай. Театрга — баш өсте. Ресторанга бармыйм. X ә б и р. Ник? Тукай. Казанда авызым пеште. Г а р и ф. Ничек итеп? Тука й. Бер иптәшем белән шундый ресторанга барган идек. Швейцар, «одеты неприлично» дип, кертмәде. Бүрекләрне алыштырып яңадан ишеккә килсәк, «Вам сказано, господа!» дип кенә куйды. Барысы да. Ха-ха-ха. Хәбир. Курыкма, монда алай булмас. Вахитов. Кирәкми. Барасы җир хәтсез, вакыт әрәм итмик. Анда тамак ялгарбыз. Кузгалдыкмы? Тукай. Туктагыз, җәмәгать, кунак килә. (Калтырана.) Аспирин батырдан башта арт сабагын укыттырыйк. X ә б и р. Капсуль эч. Тукай. Доктор... Эчмәскә кушты. (Йөткерә.) Аспирин... Хәзер... кеше булам. Аннары... китәбез. Хәбир аспирин әзерли. Вахитов. Юк, Тукай. Юл ерак. Бу килеш чыгып китәргә ярамый Тука й. Шулай дисезме? (Бер кашык аспирин кабып, су белән эчеп җибәрә.) Мин дә килдем Петербургка, дегет чиләге дә. Әлеге бизгәк... Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешләрен сындырып бирә икән... Вахитов. Синең тешләр, Тукай, ай-һай нык әле. Ләкин сакларга кирәк аларны. Тиздән дошманнарны чәйнәр көн киләчәк... Егетләр, без хәзер Тукайга ял бирик. Г а риф. Шулай итик. Иртәгә — театрга. Билет мәсьәләсен үз өсте- мә алам. Хәбир. Җылынып кына ят. Тукай. Хәбир, син Гарифның интервьюсың чыгар, яме. X ә б и р. Тырышырмын. Тука й. Мулланур, көтәм. Килегез. ПӘРДӘ. ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Шул ук декорация. Тукай бүлмәсе. Гомәр белән Идрис керәләр.-Гомәр кулында зур китап. Идрис (бүлмә ишеген шакый). Өйдә юк. Гомәр. Кайда булыр? Идрис. Ерак китмәгәндер китүен... Ләкин, Гомәр әфәнде... Гомәр. Утырыйк шунда. Озакламас, шаять. Утыралар. Кеше булыйм дисәң, Идрис әфәнде, бу эшне очлап чыгарга тиешсең. Кызларым, әлхәмделилла, моңарчы минем сүздән чыкканнары юк. И д р и с. Аңлыйм... Тик күндерү шикле... Гомәр. Күндерерсең, күндерерсең. Икегез дә шагыйрь кеше. Авызыңа шайтан төкергән. Идрис. Эләгешеп алган идек... Гомәр. Хата иткәнсең. Ни бүлештегез? Идрис. Мәсләк 6 башкалыгы. Гомәр. Мәсләк бүләсе мал түгел. Шәхси дошманлыкка китермәскә тиеш. Кирәксә, гафу сорарга була. Аннан бөлмәссең. 6 Тоткан юл. 52 1 ука п кайта. Килүчеләрне күрсә дә. игътибар итмичә бүлмәсенә үтә башлый. Г о м ә р. Саумысез, Габдулла әфәнде. Т у к а й. Исәнмесез. Ни йомыш? Г о м ә р. Бер изге эш белән килгән идек, Габдулла әфәнде. Т у к а й. Сөйләгез. Г о м ә р. Аяк өсте генә бетерә торган эш түгел. Керик әле. Идрис. Сез шикләнмәгез. Г у к а й. Мин бернәрсәдән дә шикләнмим. Рәхим итегез. Бүлмәгә керәләр. Г о м ә р. Номерыгыз ару гына икән... Т у к а й. Тыңлыйм. Г о м ә р. Идрис әфәнде... Идрис. Эш болай, Габдулла әфәнде. Әдәбият иәфисәгә карашта икебез ике фикердә булсак та, иҗатыгызның халыкка файдасын мин икърар итәм һәм әсәрләрегезнең тагын да киңрәк таралуын чын күңелдән телим. Әнә шуннан чыгып, Гомәр әфәндедәй сезнең зур бер мәҗмугагызны нәшер итүен үтендем. Күрәсез, ризалаттым. Г о м ә р. Алай ук түгел, кем Идрис әфәнде. Мин үзем дә шагыйрьләрнең дусты. И д р и с. Бу мәҗмуга сезнең моңарчы чыккан мәҗмугаларыгызны оятка калдырырлык дәрәҗәдә гүзәл китап булачак. Гомәр. Әйе, әйе. Карагыз бу мишкатьие ’. Безнең матбага эше. Идрис. Мадди ягы да моңарчы бер әдипнең төшенә дә кермәгән микъдарда булачак. Г о м ә р. Әйе, әйе. Мин Казан китапчылары кебек табыш артыннан кумыйм. Идрис. Риза булырга киңәш бирер идем, Габдулла әфәнде. Тук ай. Сез, әфәндем, кем булып килдегез? Маклермы, приказчикмы, әллә... бай киявеме? Идрис. Габдулла әфәнде, хурлашмый гына сөйләшик. Килүебезнең сәбәбен мин әйттем. Г о м ә р. Без изге ният белән, Габдулла әфәнде. Хата фикердә була күрмәгез. Тука й. Күпме бирәсез? Гомәр. Бу инде акыллы кеше сүзе. Шытырдап торган ике кәгазь, Габдулла әфәнде. Ягъни ике йөз. Тука й. Аз, аз. Гомәр. Гаҗәпләнәм, Габдулла әфәнде. Кем моңарчы шул чаклы биргәне бар? Шәрәфләр утыз сумга сатып алган дип ишеткән идем. Тука й. Алар... шигырьләремне сатып алдылар. Гомәр. Мин соң... (Кесәсеннән кәгазь чыгара.) Менә, Габдулла әфәнде, контракт. Уйлап та тормагыз. (М шикать не күрсәтә.) Бусы сезгә миннән Һәдия2 . Я, Габдулла әфәнде, ни дисез? Азсынасыз икән, үз сумагызны ишетик. Тука й. йөз мең бирәсезме? Г о м ә р. Хи-хи-хи, шаяртасыз... 1 Т v к а й. Шаяртмыйм. Минем башым үземә аннан да кыйммәтрәк тора. Сез аны... урамда егылып үлгән ат бәясенә алырга килгәнсез. Гомәр. Габдулла әфәнде, сез ни сөйлисез? ‘ Тука й. Гомәр бай! Ат үләксәсе белән генә канәгатьләнмичә, татар шагыйренең вөҗданы белән дә сәүдә йтмәкче икәнсез-. Булмас! Гомәр. БУ инде... кирәгеннән артып китте. Мин'моңа,.. ■ 7 8 7 Дини китап, 8 Бүләк. 53 Тукай (Идрискә). Ә сез! «Гүзәллек колы». «Саф сәнгать хезмәтчесе». «Поэзиядә революционер». Сез шигырьне тастымал итеп, байлар табынын обслуживать итүче лакей. Беләсезме, лакей! (Йөткерә башлый.) И д р и с. Позволь... Тукай (буыла-буыла). Барыгыз... чыгып... китегез. (Өсләренә бара).' Го мәр белән Идрис кузгалмыйлар. Вон! Тегеләр ишеккә борылалар. (Мишкатькә күрсәтә.) Алыгыз... өч потлы китабыгызны. (Тагын ютәлли, чайкалып, өстәлгә тотына.) Вон! Г о мә р мишкатьие ала. Чыгып китәләр. Тукай диванга ава, буыла-буыла йөткерә. Бераздан Хәбир ишек шакып бүлмәгә керә. Хәбир. Габдулла?! (Уңайлап яткыра.) Хәзер сөт белән сельтерский бирәм. (Әзерли.) Менә, эч. Тука й. эчәргә теләмичә, башын чайкый. Эч дим. Кыен булса да эч. Хәзер басар. Тука й кыйналып кына эчә. Тукай (паузадан соң). Театргамы? Хәбир. Бармыйбыз. Тышта зәмһәрир9 суыгы. Янгыр. Тука й. Вахитов белән Гариф кайда? X ә б и р. Алар туры театрга килергә тиешләр иде... Тука й. Хәбир, ак яка кирәк булыр микән? X ә б и р. Ак яка да, чорт та кирәкми. Әйтәм бит, бармыйбыз. Тука й. Барабыз. (Тора башлый.) X ә б и р. Ят! Тукай (тора. Ләкин, ютәленә буылып, тагын ава). Булмый... Бар. Хәбир, иптәшләргә әйт... Язмагандыр. Шул инде: ходай бәхетне бирсә, тешләрне сындырып бирә... Хәбир. Хафаланма, иртәгә барырбыз... (Пауза.) Габдулла, Газизә туташны күрдем... Тука й. Соң? X ә б и р. Минемчә, ул сине... Тукай. Хәбир, бар син... Иптәшләр көтә торгандыр. Минем өчен дә карагыз... Хәбир. Сине ташлап китә алмыйм, Габдулла. Тука й. Бар дим. Миңа нәрсә булсын? Хәбир. Нишләргә соң... Ярар алайса. Бәлки әле әйләнеп тә килербез. Килмәсәк, йокларга! Беркөнге кебек төн ката утырырга рөхсәт юк. Хуш, тыныч йокы. (Китә.) Тукай Джиоконда открыткасы белән Газизә фотосын үзара чагыштыра-чагыштыра озак кына карап ята. Ишек шакып И д р и с керә. Т у к а й. Сезгә нәрсә кирәк? Идр ис. Тыныч булыгыз, Габдулла әфәнде, мин Сальери түгел, агуларга килмәдем. Хәтта киресенчә. Тереклек суы алып килдем мин сезгә. Ышанмыйсыз? Әйе, ышанмаска нигезегез бар. Тука й. Максатка якынрак. Идрис. Яхшы. Хәтерегездәме мондый шигырегез? Бу дөньяда табигыйдер: кеше буш булмый дошманнан. Шулай анысы, вә ләкин, и ходаем, сакла дуслардан. 9 Үтә салкын. 54 Миннән түгел, дусларыгыздан сакланырга кирәк сезгә, Габдулла әфәнде. Т у к а й. Дусларымны чагарга телисезме? Идрис, һич юк. Алар изге теләктән сезне... кабергә этәрәләр. Мин комачауларга килдем. Сәер түгелме? Петербургка аяк басканнан бирле күпме нервымда уйнаган, канымны бозган кешегә нәҗат 1 кулы сузарга килдем. Сезне яраткангамы? Әлбәттә, юк. Талантыгыз җәмгыять, милләт өчен кыйммәтле хәзинә дип белгәнгәме? Сафсата. Сез халыкның күңелен аулап, чын шигърияткә юл бирми торасыз, дип ышанам мин, Габдулла әфәнде. Тука й. Әйтегез, сезгә нәрсә кирәк? Идрис. Сабыр. Соң ни өчен килдем? Моның сәбәбе гади, Габдулла әфәнде. «Егылганны түбәләмә», ди халык. «Ташка каршы аш белән ат», дигән сүз дә бар. Тука й таягына сузыла. (Таякны читкә алын куя.) Каләм сахнбенә10 11 таякка тотыну түбәнлек түгелме. Габдулла әфәнде? Ашка каршы таш ату булмыймы? Тука й. Чыгып китегез! Идрис. Сабыр, Габдулла әфәнде. Хакыйкатьнең күзенә туры карарга кирәк. Докторның диагнозын сезгә җиткерүне үземнең бурычым саныйм. Тука й. Мәшәкатьләнмә... Сальери әфәнде. Үзем дә беләм. Идрис. Сальери турында әйттем... Мин аның киресе. Инде белүегезгә килсәк, шикләнәм. Сез, әлбәттә, берничә ел яшәргә өметләнәсездер. Доктор сезгә... өч ай гомер вәгъдә итте. Тука й. Хәшәрәт! И д р и с. Әйтә бирегез, күтәрәм. Дәваланган тәкъдирдә озайтырга мөмкин. Тука й газаплана. Дөрес, моның өчен күп акча кирәк. Әмма биредә инде мин көчсез. Бигайбә. Вахитов белән Гариф ишек шакыйлар. Идрис сикереп тора. Шаку кабатлана. Керегез... Вахитов һәм Гариф керәләр. Мулланур әфәнде! Исәнмесез. Исәнмесез, Гариф әфәнде. Менә Тукайның хәлен белергә кергән идем. Авырып киткән икән. Тукай газаплана. Г а р и ф. Дару эчтеңме? Без көттек, көттек тә... Хәбир кайда? Тука й. Куып... чыгарыгыз... Вахитов. Негодяй! Идрисне якасыннан тотып, коридорга чыгарып ата. Идрис (телефонга килә, шалтырата). Сезме. Вафа әфәнде? Хәзер үк җибәрегез. Икесе дә—Казанская, 5 тә (китә.) Гариф Тукайга сөт эчерә. Вахитов. Ник бу тип биредә сөйрәлә? Синнән сорыйм. Гариф. Гари ф. Куып чыгарырга идемени? Вахитов/Ә нигә? Куарга, җилкәсеннән кадап чыгарырга? Вафа ахунга, аның аша охранкага бәйләнмәгән дип әйтә аласыңмы? Hlynin ул менә. 10Коткару. 11 Иясенә. t 55 Т у к а й. Якын җибәрмәгез. Имансыз кеше. Вахитов. Җиңелрәкме инде? Тука й. Үтте, бугай... Вахитов. Тукай, мин тагын бер тапкыр әйтәм. Кирәк булса, сүгенеп әйтергә дә мәҗбүрмен. Саулыгыңа болай ваемсыз карарга синең хакың юк. Аңлыйсыңмы, хакың юк. Тукай. Мулланур, доктор нәрсә диде? Вахитов. Доктор?.. Нәрсә дисен, үзеңә әйткәнне әйтте. Тукай. Яшермә. Бер елмы? Икеме, өчме? Беләм бит... Вахитов. Теге негодяй? Тука й. Ул әйтмәсә дә, сизә идем. Ничә? Берме, икеме, өчме? Вахитов. Санаторийга китмәсәң, шул чама... Әгәр һәйбәтләп дәвалансаң, азатлык таңын бергә каршылыйбыз. Я, ни дисең? Тукай. Акча? Фабригым юк минем, имением дә юк... В а х и т о в. Акча табабыз. Тука й. Сәдака алмыйм... Вахитов. Эшчеләр җыячак. Пролетариат сәдака бирми. Тука й. Балаларының авызыннан өзеп? Юк, Мулланур, Швейцарияләрдә сөйрәлеп йөрергә туры килми миңа. Томан таралды. Россия манарасыннан торып, күзләрем күбрәк күрә, колакларым күбрәк ишетә башлады. Халкыма әйтер сүзем бермә-бер артты. Үземдә чиксез куәт сизәм. Юк, Швейцарияләрдә өстерәлергә туры килми миңа. Вахитов. Кырымга мөмкин. Тукай. Кыстама, Мулланур. Швейцариясе дә, Кырымы да тотанагы калмаган киемгә ямау салу гына. Үлемнән мин курыкмыйм. Иң кирәкле сүземне әйтеп, иң яхшы җырымны җырлап өлгермәм дип куркам. һәр минутым санаулы, һәр минутым дөнья бәясе. Вахитов. Юк сүз сөйлисең. Тукай. Ачуланма, Мулланур. Гөлне туфрагыннан аерсаң, корый. Мин дә корыйм анда, кибәм. Чөнки мин шау-шу яратам, көрәш сөям. Дошманнарым белән чәйнәшкәндә генә мин иҗат җимешемне бирә алам. Зәлифә ишек шакый. Г а р и ф. Керегез. Зәл и фә (керә. Тыны кысылган). Гариф әфәнде! Вахитов! Хәзер үк китегез! Жандармнарга хәбәр иттеләр. Бер минут тормагыз. Ник кузгалмыйсыз инде?! Тука й. Барыгыз, дуслар... Ачуланма миңа, Мулланур... Вахитов. Ярый, иптәш, хуш хәзергә. Гариф Хуш, Тукай. Ишеккә китәләр.. Ту к а й. Мулланур, тукта. (Өстәлдән Джиоконда открыткасын ала). Мә. Миннән истәлек... Вахитов. Джиоконда? Тука й. Ал син аны, Мулланур... В а х и т о в. Яхшы. (Зәлифәгә.) Рәхмәт, ханым. Хушыгыз. Китәләр. Зәлифә. Ир кеше бүлмәсендә ялгыз калу килешмәс. Хушыгыз, Габдулла әфәнде. Сезнең белән сүз булыр әле. Хәтерлисезме? Шаярып әйтмәгән идем. (Китә.) Тукай (Газизәнең карточкасына озак кына карап тора да акрын гына җырлый). Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы. Коридорда Г а з и з ә. Кара вуальдән. Шакырга икеләнеп тора. Шакый. Керегез... 56 Г а з и з ә керә. Тукай (тора). Сез?! Газизә... Газизә туташ? Г аз из ә. Әйе, мин...Гаҗәпләнәсезме? Тука й. Юк... Әйе... утырыгыз... Г аз изә. 1Менә мин килдем... Сенат мәйданында чәчәк кадый алмаган идем. Кулым бармады... Ясалма чәчәк бит ул... Тукай. Әйе... Ясалма... (Өстәлдәге ромашкага карый.) Г а з и з ә (ромашкага күзе төшә). Ташламадыгыз? Алып кайттыгыз?.. (Пауза.) Ялгышмаганмын! Әйе, ялгышмаганмын... Күзләрегездә чакыру күргән идем. Менә килдем... Мине кисәтәләр, ялгышудан йолып калмак- чы булалар. Сезне башкача күрсәм, әйе, башкача, бәлки... килмәгән булыр идем. Бу адымны... үзегездән көтәр идем... Мин сезнең белән булырга тиеш. Синең белән, Габдулла... (Йөзен каплый.) Тукай. Газизә... туташ, ник шулай? Мин... Г а з и з ә. Телисез икән, гомерлеккә. Тука й (үзе дә сизмичә). Ходай бәхет бирсә, тешләрне... Г а з и з ә. Ә? Сез ни дидегез? Тука й. Болай гына... Гази з ә. Әйтегез, кирәкме мин сезгә? Тукай. Газизә... Ике апам—Газизә. Әнием—Газизә. Рәхмәт сиңа, рәхмәт... Килдең. (Кинәт) Мин икенче берәүне сөям, Газизә туташ. Г а з и з ә. Икенче берәүне! Димәк, мин ялгышканмын! Кайда ул? Үзенең яшьлеген, гомерен сезгә бирә аламы ул? Тукай. Ул... бар. Газизә туташ. Сезне... Сезне сөймим мин... (йөткерә). Хатыгызны алгач, көлдем генә, әйе, иптәшләр белән бергә көлдек... Рәсемегезне ертып ташладым. (Буылып йөткерә, китәргә ишарә итеп, кул изи.) Барыгыз... Г а з и з ә. Дару... (Өстәлдән караштыра башлый, үзенең фотосын күрә.) Габдулла! Тукай. Барыгыз... Фәттах абзыйлар... Мулланурлар белән... булыгыз... (Бик каты йөткерә. Кулъяулыгында кан.) Газизә. Ах, кан! (Тукайга ташлана.) Тука й. Китегез!.. Китегез!.. Г а з и з ә елап чыгып китә. Каршысына жандарм белән дворник килеп чыга. Дворник (Тукай бүлмәсенең ишеген күрсәтә). Шушы, ваше благородие. Жандарм (сакланып кына керә). Кайда алар, крамольниклар? Берсе шушымы? А ну, встать! Г аз изә (йөгереп керә). Сез нишлисез! Ул авыру! (Жандарм каршына килеп баса.) Жандарм. Отойди, барышня! Дворник. Ваше благородие, бу бездә торучы. Тегеләр качканнар... Жандарм. Качканнар?! Син нәрсә карадың, каналья? Мин сине... Г а з и з ә. Авыруга тынычлык кирәк. Хәзер үк чыгып китегез! Жандарм белән дворник ишеккә китәләр. ПӘРДӘ СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА Николаевский вокзал. Перрон. Составның «С.-Петербургъ — Москва» днп язылган вагоны күренеп тора. Тимер юлчылар һәм пассажирлар үтеп-сүтеп йөриләр. Посылка ящнклары төялгән арбаны этеп, носильщик узып китә. Ике приказчик керә. 1- п р и к а з ч и к. Чакыручылар болай да күп булгач, без, приказчиклар, бер тапкыр гына мәшәкатьләргә булып, уртак мәҗлес ясадык. Кырыкка якын кеше иде. 2- п р и к а з ч и к. Эх, эләгеп булмады бит! Товар, товар дип, алып китте карун. 57 1- приказчик. Шул. Көтәбез. Дәү, мәһабәт кешедер ул, гел хикмәтле сүзләр генә сөйләп торадыр дип күңелгә килә. Бервакыт ишектә звонок. Әһә, килде, дибез. Керделәр. Берсе теге ахун хәзрәт гә- зптендә эшләүче Хәбир әфәнде, икенчесе яшүсмер егет... Хәбир әфәнде: «Таныш булыгыз, Габдулла әфәнде Тукаев» дигәч, шаклар каттык. Мәҗлес башланды бер заман. Тукаевны түргә, могътәбәр кешеләр арасына утырттылар. Хөрмәтенә нотыклар сөйлиләр. Ә ул бер дә исе китмичә утыра бирә. Кәпрәю, кибар бер дә генә юк. Безнең кеше инде, безнең кеше. Мәҗлес буе өч-дүрт сүздән башка берни әйтмәде дисәм дә, хата булмас. Шигырь укырга кыстадылар, баш тартты. Шунысын да әйтим: Гайса әфәнде сөйләгәндә, аның ягына баш кагып безгә, приказчикларга, күз кысып куйды. «Шәп сайрыймы?» дигәне булды инде. Әйтәсе дә юк, безнең кеше. 2- п р и к а з ч и к. Әй, әттә генәсе, булып булмады бит! Китәләр. Ыспай киенгән бер егет һәм к ы з. Кыз. Тукай, Тукай дип шау киләләр. Бер генә дә карар җире юк ичмасам. Егет. Модный поэт. Минемчә, мөнәҗәтче, больше никаких. Узып китәләр. Ике эшче килеп чыга. 1- эшче. Господалар чолгап алган, безгә якын барырлык та түгел. 2- э ш ч е. Үзләренеке итәселәре килә. 1- эшче. Эх, үзебезнең брат, рабочийлар арасына алып килен булмады. Соңрак ишеттек... 2- э ш ч е. Кызурак чакка да туры килде. Ф ә т т а х килеп чыга. Фәттах. Егетләр, сез күз-колак булырсыз. Полиция килеп чыкса диюем... Китәләр. Г о м ә р беләи Идрис. Г о м ә р. Идрис әфәнде, бүләкне тапшыргач, сүз әйтү — сиңа. И д р и с. Сәлим әфәнде... Г о м ә р. Киреләнә. Соңгы вакытта әллә нишләде ул. Идрис. Тагын бер үгетләп карасагыз иде. Миңа уңайсыз, Гомәр әфәнде... Г о м ә р. Күнмәс. Сиңа калыр, ахры. Болай мәслихәтрәк тә булырга тиеш. Ихтимал, сиңа Казанга барырга туры килер... Бер мәҗмугасын да кулга төшермәсәк, хурлык... С ә п ә р күренә. Әссәләмәгаләйкем, Сәпәр абзый. С ә п ә р. Вәгаләйкемәссәләм. Г о м ә р. Тукаев җәнапларын озатырга сез дә килдегезме? Сәпәр. Нинди Тукаев? Тире озатырга килдем. Вагон бирмиләр. Ярышырсың болай урыс белән. И осиль ш и к: Дороги! Сәпәр китә. Г о м ә р беләи II д р и с читкә тайпылалар. Вафа һәм 3 ә л и ф ә. Вафа. Саулармы, әфәнделәр. Г о м ә р. Исәнме, мәхдүм. 3 ә л и ф ә. Туй кайчан, Идрис әфәнде? Вафа. Зәлифә, бар әле... Газизә туташ биредә бугай. Бар янына. Зәлифә. Шул булыр инде, куар... (Үпкәләгәнсыман китә.) Вафа. Эшләр зурдан китте бит әле, Гомәр әфәнде. Депутат озатабызмыни? Го м ә р. Милләтебезнең былбылы лабаса. Вафа. Шулай. Кем генә юк: бае, ярлысы, имамы, студенты. Мондый вакытта фирка 12 аерымлыклары онытылырга тиеш, әлбәттә. Шулай түгелме. Гомәр әфәнде? Г о м ә р. Шулай, мәхдүм. Вафа. Гайса әфәнде килмәдемени әле? Күренми... Г о м ә р. Юк шул әле... Гомәр белән Идрис китмәнче булалар. Вафа. Идрис әфәнде, бер генә минутка. Гомәр китә. Вафа. Әфәндем, сез ике яклы пычак. Идрис. Тыңлатып булмый бит, Вафа әфәнде... Вафа. Тырыштыгыз микән соң? И д р и с. Ышаныгыз. Носильщик: Дороги! Вафа белән И д р и с китәләр. Г а р и ф белән Хәбир. Хәбир. Мин нишлим, Гайса әфәнде вәгъдә иткәч? Сез алмагыз, үзебез алабыз, дип булмый бит. Г а р и ф. Ул юк бит әле. Булса да... Гомумән ул халыкны катыштыр маска кирәк иде. Үзең озата барасы да булгач. Хәбир. Ярар, киттем билетка. Өченче класска алам инде, үзе шулай кушты. Гари ф. Әлбәттә. Хәбир. Мулланур киләчәкме? Гари ф. Килергә тиеш. Китәләр. Г о м ә р белән Сәлим. Г о м ә р. Бер-ике авыз сүз сөйләгәннән телең өзелеп төшмәс. С ә л и м. Карармын. Узып китәләр. Г а з и з ә һәм Г а м н и ж а м а л. Гайниҗамал. Газизә җаным, ник син шул чаклы күңелсез? Газизә. Кеше озатканда ямансу була... Г а й н и җ а м а л. Кеше генәме? Газизә, сизәм бит! Ник яшергән буласыңдыр. Г а з и з ә. Сизсәң, бик яхшы. Җизни юк... Г а й н и җ а м а л. Чыннан да ник юк ул, ә? Газизә. Хәтере калган, күрәсең. Г а й н и җ а м а л. Андый түгел иде бит? Г а з и з ә. Әйе, аның фәлсәфәсе алай кушмаска тиеш иде. Г а й н и җ а м а л. Габдулла әфәнде дә үпкәләде, ахры. Аяк та басканы юк. Бламажи да ашата алмадым, ходаем. Г а з и з ә. Бламажи... Петербург тиешле хөрмәт күрсәтә алдымы дин. Г а й н и җ а м а л. Әйтмә инде. Җил, яңгыр, суык. Бүлмәдән дә чыга алмады. Әнә бүген аяза да бит... Хәзер пычагымамыни. Зәлифә (керә). Эзли-эзли җаным чыкты. Озата төштегезме? Гази з ә. Әйе... Зәлифә. Син дә шушы поездга утырып китәсе кеше иде дә бит, булмады инде. Г а й н и җ а м а л. Пик бу поездга? Зәлифә. Төшенмисеңмени? Дөрес, касталыгы бар. Но Газизә аны тиз аякка бастырыр иде. Газ и з ә. Зәлифә ханым, бу турыда сөйләшмибез. 12 Партия. 59 Г а й и и җ а м а л. Чыгалар! Китәләр. Озатырга килүче төркем вокзалдан чыга. Тукай янында — Вафа, Гариф, Гомәр, Хәбир. Хәбирнең кулында Тукайның кәрзине. Го мә р. Әфәнделәр! Туганнар! Пайтәхетнең тәрәкъкый пәрвәр байлары, могътәбәр фамилияләре исеменнән милли былбылыбыз Габдулла әфәнде Тукаевка кечкенә генә Һәдия тапшырырга рөхсәт итегез. Берничә тавыш. Рәхмәт. Рәхмәт. Гомәр. Рәхим итеп алыгыз, Габдулла әфәнде. Тукай. Гомәр әфәнде, мин хәмелгә 13 килгән шәкерт түгел. Садака җыймыйм. Гомәр. Габдулла әфәнде... Фәттах (еры,п керә). Читкә тайпыл, бай! Тукай туган, без садака бирмибез. Безнең моң-зарны үзенеке итеп җырга сала торган сөекле шагыйребезгә эшче халыкның сөялләнеп каткан кулы. Мә, туган. (Тукайның кулын кыса.) Шулаймы, туганнар? Тавышлар. Шулай, шулай. Тукай. Рәхмәт, Фәттах абзый. Рәхмәт, туганнар. Бу кулның җылысына тиңләшерлек хәзинә юк. Тавышлар. Рәхмәт. Рәхмәт. Гомәр (Вафага). Нишлибез, мәхдүм? Вафа. Нотык кирәк... Гомәр. Сәлим! Идрис әфәнде! Соли м ерып керә. Т авы ш. Мөгезсез сыер... Гомәр. Сөйләргәме, улым? Әйдә, әйдә... Сәлим. Габдулла әфәнде, рәхмәт... Истамбул ишәген акылга утырттыгыз. Мин — Черняев шәкерте. Тука й. Хәтерегезне калдырган булсам, гафу итәсез. Сәлим, һич юк... (Китә) Гомәр. Сәлим! Идрис әфәнде, сүз сиңа... Назланма, вакыты шундый. Идрис (вагон баскычына менеп баса). Әфәнделәр! Бүген без сөекле милли шагыйребез Габдулла Тукаевны Петербургтан озатабыз. Гариф. Нинди оятсызлык! Городовой килеп чыга. Идр.ис янына үтеп кермәкче. Городовой. Разойдись! Не позволю! Вафа аңа нәрсәдер әйтә, городовой тынычлана. Идрис. Күрәсезме, әфәнделәр, кем генә юк! Петербургның атаклы сәүдәгәре һәм халатчысы, мәдрәсә шәкерте һәм гали мәктәп студенты, дәүләт чиновнигы һәм рабочий, имам һәм приказчик. Алар, фирка һәм сыйныф аерымлыкларын бер якка ташлап, бөек шагыйребезне хөрмәт белән озатуда һәммәсе бер фикергә килгәннәр. Иттифакый хәлме бу? Түгел, әлбәттә. Чөнки Тукаевның шигъри энҗеләре безнең уртак хәзинә. Тавышлар. Афәрин! Афәрин! — Долой! Долой! Идрис. Чөнки Габдулла әфәнде Тукаев үзе дә фирка һәм сыйныф кебек нәрсәләрдән югары тора. Беренче звонок. Т а в ы ш л а р. Долой, долой! Вахитов, халыкны ерып, И д р и с янына үтә. И д р и с. Әфәнделәр! Вахитов (вагон баскычына сикереп менә. Идрискә). Ишетәсезме, байлар сандугачы? Кайда ул берлек? Кайда иттифак? Төшегез! (Идрис- 13 Мәет күтәреп бару. не этеп төшерә.) Берлек, иттифак, тәрәкъкый дигән тавышлар белән сез Аукаевның мазлумнарны яклап күтәргән авазын томаламакчы буласыз. Сез аны үз сандугачыгыз итмәкче буласыз. Юк! Тукай сезнеке түгел! Тукай (эшчеләр һәм приказчиклар төркеменә күрсәтә) менә кемнәрнеке. Тукай безнеке! Тавышлар. Дөрес! Дөрес! Эшчеләр һәм б а ш к а г а ди кеше л ә р, шомачыларны кысырыклап, Вахитов тирәсенә тупланалар. Вахитов. Әнә күрәсезме, соры болытлар тарала. Брлытларны ертып, кояшның беренче нурлары җиргә сибелә. Әйе, яңа кояшның беренче нурлары. Тиздән язгы күкрәү яңгырар. Халык давыл булып күтәрелер һәм иске режимны тамырлары белән йолкып ташлар. Г о р о д о в о й. Митинговать?! Не позволю! Молчать! Вахитов янына үтмәкче була, эшчеләр җибәрми. Т а в ы ш. Акрынрак, господин унтер. Кулың кыска. Икенче звонок. Вахитов. Халык бәхете өчен барган шул изге көрәштә Тукай җырлары кем сафларында яңгырар? Сезнең сафта түгел, безнең сафта яңгырар! Яшәсен халык шагыйре Тукай! Яшәсен азатлык! Г о р о д о в о й сызгырта. Тавышлар. Ура! Ура! Вахитов. Тукай, бәлки әйтерсең? Тукай вагон баскычына менеп баса. Т авышлар. Тукай! Безнең Тукай! Сөекле Тукай! Тука й. Рәхмәт, туганнар... Мин сөйли белмим... Менә... шигырь укыйм. Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре... Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. Эстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар. Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары... Шул вакыт Газизәгә күзе төшә һәм тукталып кала. Газизә, «Сөйләгез» дип, баш кага. Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары. Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмазлары. Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, — Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! Т авышлар. Ура! Яшә, Тукай! Безнең Тукай! Тукай җан! Өченче звонок. Городовой, сызгырта-сызгырта, йөгереп йөри. Гариф. Керә башлагыз... Тука й. Хушыгыз, туганнар... Поезд гудок бирә. Вахитов. Хуш, Тукай. Тизлектә күрешергә. Тука й. Юк, Мулланур, без тиз күрешмик... Син әле озак яшә. Поезд кузгала. Гари ф. Хәерле юл. Тука н белән Хәбир тамбурдай кул болгыйлар. Городовой. Кайда ул крамольник? Кая китте бунтовщик? (Чабып йөри.) Эшче. Очты, господин унтер, очты. Әнә. (Һавага күрсәтә.) Городовой. Кайда? Эшче. Кояш чыкты дим, кояш... ПӘРДӘ БЕТТЕ