Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БАШАК ШАВЫ Дымлы буразналар буйлап Уйнап йөргәндә эш юктан. Шаян җил игенчеләрдән Гаҗәеп матур җыр откан. Җил— җил инде: сер сакламый. Гел сөйләп йөргән бу хакта. Көйләгән җырны каенга. Моңаеп торган усакка. Уҗымнар шыткач, аларга Өйрәткән, ди, тулы килеш... Башак шавы игенченең Язгы дәртле җыры, имеш. САБЫЙ ЧАК Слабый чак бәбкәләр сакладым Ямь-яшел хәтфәдәй чирәмдә. Болытлар йөзгәнне күзәттем, Бәбкәләр йөргәндә тирәмдә. ...Киртләч ак болытлар агыла, Кайберсе охшаган кар тауга. Төшереп шуларны бирегә Шау килеп, эх, чана шуарга! Сикәлтә ясарга кирәкми, Ак чишмә тавыннан мең кат шәп! Түбән оч малае яңадан Тау белән мактанмас иде шәт. Я' табып бик озын баскычлар, Болытка кадәр үк сузарга... Гомерең ник кыска, сабый чак, Кайчан соң өлгердең узарга? Бәбкәләр саклаган чагымны Бу күңел ник шулай сагына... Тау төсле болытлар әле дә Ер акка-еракка агыла. БЕР ЭТЮД Шашкан тесле шаулый күлнең камышлары. Чал дулкыннар актарылып котыралар. Күл читендә коты очкан куак-таллар Ярдәм сорап бер-берсенә тотыналар. Тау башында баһадирда]'! үскән имән Иелә төшеп, ботакларын селки бары. Әйтерсең лә, давыл мәгърур симфония, Ә карт имән фәкать аның дирижеры. ЯЗ БАШЛАНДЫ -К өмештәй ялтырап, түбәдән Бер тамчы сикерде «тып» итеп. Уянды шулчакмы матур яз 11шеген какканны ишетеп.