Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ТУГАЙДА ТУГАН УЙЛАР С ине сагынам тугайда, Кайда син, малай чагым? Бер түбәтәй җир җиләге Җыясы иде тагын. Сине эзли һаман күңел, Таллыкка китсәм кереп, Әллә кайда, тартар булып, Син кычкырасың кебек. ...Кояш батты тау артына, Ай менеп бара үргә. йолдызлар урыны буш әле, Ай күктә үзе генә. Тургай күктән җиргә төште — Кыйгач канаты талган. Кәкүк баласын тирбәтә Тугайда үскән таллар. Бар иде шушы тугайга Ат белән куна килеп, Бәрәңге көйдергән чаклар Учак утына күмеп. йоклый идек ай астында Чикмән бөркәнеп җыйнау, Җәй өстебезгә чык төшсә, Көзләрен — ап-ак кырау. ...Эре чуртаннар әле дә Чумып уйныйлар суда, Ут ягып корысарыдан, Кунасы килә монда. йөрисе килә тугайда Кәкүк тавышын санап, Киек каз юлына карап, Ятасы килә кабат. Сине сагынам тугайда, Кайда син, малай чагым? Бер түбәтәй җир җиләге Җыясы иде тагын. 12 ҖӘЙГЕ КИЧ •бракка җәелгән алан, Күңелле кырлар юлы. Арыш басуы өстендә Кояшның соңгы нуры. Юл тыныч, чикерткә генә Кычкыра өзеп-өзеп... Ай калкып килә офыктан, Кыздырган тимер кебек. Айдагы көянтәле кыз Чыкмаган әле юлга; Әйтерсең, ул да кояшның Батканын көтеп тора. Баш чайкап атлый җирән ат, Яратып җәйнең кичен, Сизә ул җәйге үзәндә Өлгергән икмәк исен. Еракка сузылган алан, Кырда күңелле вакыт. Арыш басуы өстендә Тулган ай тора балкып. БАКЧАЧЫ КАРТ -<4лма орлыгын тикшереп Утыра минем күрше. Үзе бит инде туксан биш Яшенә җиткән кеше. Әйтә ул: — Якты дөньяда Яшәсәң иде мәгәр, Шушы орлыкның агачы Чәчәк атканга кадәр. Мин сайлыйм бу орлыкларның Эресен, тереләрен, Өмет бар әле күрергә Беренче бөреләрен. Күп татыдым тормыш тәмен йөрәгем тибешендә. Тәүге шатлык — агачларның Беренче бөресендә. Минем тынгы белмәс күршем Ярата бакча эшен. Бу орлыкны утырта ул Яшисе килгән өчен.