Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА МИНЕМ ИСТӘЛЕГЕМ

 919 ел. Оренбург. Без—яшүсмерләр. Ул вакытта музыка мәктәбендә, «Хөсәення» бинасында, клубларда яки берәрсе- нең өендә бик еш төрле әдәбиму- зыкаль кичәләр үткәрелә иде. Ашарга булса — бар, булмаса — юк. Эчү белән ул чакта без түгел, безнең абыйлар да шөгыльләнмиләр иде. Ә хәзер виносыз җыелышуны мөмкин дип тә уйламыйлар. Ә безгә бернинди эчемлекләрдән башка да әйтеп бетергесез күңелле була иде. Тормышка, яшьлеккә ашкынып шатланасың. Менә хәзер төштәге шикелле очып китеп, дөньяны гизә алырсың кебек сизәсең үзеңне. Төне буе җырлыйбыз, җыр белән кояш каршылыйбыз, һәвәскәр спектакльләр, концертлар... Бер дә әллә кемнәр оештырып, җитәкчелек итеп тә йөрми, үзебез оештырабыз, оешабыз. 50 шәр номерлы концертлар бирәбез, һәм халык ялыкмый. Халык белән сәхнәдәгеләр арасында тулы контакт. Шулай берсенең өендә кичә иде. 1919—20 елның кышы. Минем дустым Мәрьям Сәйфетдинова (Муса Жәлилнең туганнан-туган кардәше): «Муса Жәлил килә», — диде. Мин кызыксынып көтә башладым. Ул вакытта Оренбургта чыга торган «Кызыл йолдыз» газеты идарәсендә эшләүче минем абыйның: «Безгә бер кечкенә генә малай килеп йөри әле, Муса Жәлил исемле. Шигырьләр яза», — дигәне һәм үземнең «Кечкенә Жәлил» имзасы белән басылган шигырьләрне укыганым исемә төшеп, нинди икән ул кечкенә малай дип кызыксынып торам (Ул чакта үзем дә шигырьләр язып маташсам да — ул яшьтә кем шигырь язмый? — аны хәтта үземнән дә яшерәм диярлек. Чөнки шигырь язар өчен талант кирәк. Ә талантлы кешенең нуры балкып тышка чыгып тора торгандыр. Миндә нинди талант булсын, дим). Мәрьям белән алгы якка чыксак, Муса килеп керде. Без, кордашлар булсак та (Мәрьям белән без аңардан ни барысы бер яшькә олы булганбыздыр), ничектер, зур кызлар булып йөрибез, ә ул бөтенләй кечкенә бер малай. Малайлар белән кызлар 13—14 яшьләрдә шулай аерылып торалар шул күбесенчә. Мусаның өстендә авылча бишмәт. Бигрәк тә бүреге үзенең оригинальныйлыгы белән күзгә чалынып тора. Ул кулдан тегелгән (Әнисе теккәндер дип уйлап куйдым). Борынгы татарча бүрекнең чите кама, өсте хәтфә була торган иде. Ләкин бу бүрекнең чите соры бәрән тиресе, өсте сукносы ман. Искедән төзәтеп тегелгән әйбергә охшап тора. Аннары бүрек калыпсыз тегелгән булганга, аның формасы да бик сәер. Бу кечкенә шагыйрь, әлбәттә, ул вакыттагы Оренбургта билгеле яшьләрнең берсенә дә охшамаган. Буйлысынлы, матур танцевать итүче комиссар Белоусов, оста танцевать итүче артист Гомәр Мангушов, бөдрә чәчле, матур күзле, оста сүзле Фидаи (шагыйрь Касыйм Шакир- җанов), оялчан гына булса да ничектер үзенә дикъкатьне жәлеп итәрлек һәм ул вакытта инде исеме чыга башлаган Салих Сәйдәшев 1 (Салих «Төнге сәгать 12 дә» дигән көй язган дип шуны шыңшып йөрештерә идек), аннан тагын кайда гына берәр кичә булса да шуннан калмый торган егетләр арасында бу, бераз астанрак карый торган, аскы ирене бүлтәеп тора торган малай, әлбәттә, беркемнең дә дикъкатен үзенә җәлеп итмәде булса кирәк. Мин аның шул вакыттагы кыяфәтен шулкадәр ачык күз алдыма ки- терәм, әгәр рәссам булсам, ясап бирә алыр идем. Ул вакытта бик танылган уеннардан «Римский папа», «Телефон» вә башкаларга катнашмый бер читтә карап торды Муса. «Оялыпмы, гаепләпме карый» дип, мин үз-үземнән шул кечкенә малайдан тартынып торганым исемдә. Гүя ул нәрсәдер башкалар белмәгәнне белә шикелле иде.