Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК ШИГЫРЬЛӘР

Ьайсы якка карасам да, Яшеллек хөкем сөрә; Болыннар, кырлар, урманнар Ямь-яшел челтәр үрә. Җирем изге. Кояш ана Җылы нурларын сипкән; Яңгыр апы юып киткән, Ә җилләр сыйпап үткән. Күңелемне ху шл а и ды р а Иртәнге минутларда: Җиләк исе бакчаларда, Икмәк исе кырларда. Онытып бөтен кайгымны, Ятып ауныйм болында: Җанымтәнем рәхәтләнә Чыкларның салкынында. Җир колач җәйгән — кешене Кадерләргә тырышып: «Әнкәем!» дип, җиркәемне Үбәсем килә кочып!.. Әкрен генә чишмә челтери... Ишетәсеңме, иркәм? Әллә шушы чишмә безнең Яшьлек чишмәбез микән?.. Якты йолдыз җем-җем итә... Безгә карын биектән: Әллә шушы йолдыз безнең Бәхет йолдызы микән?.. Таң сызылып килә, иркәм, Алсулануы күркәм... 61 Әллә шушы ал тан. безнең Мәхәббәт таңы микән?.. Күрәсеңме, бормаланып Еракларга юл киткән; Әллә шушы киң юл безнең Гомеребез юлы микән?.. vrJL ңгыр ява. тамчы тама. Төймә, төймә, төймәләп; Син төшәсең исләремә Йөрәгемне телгәләп... Идел, димә, көймә, димә, Ишкәк бирмә, ишмим мин; Син генә бит, бер генә бит, Синнән башка нишлим мин?.. Ак тузандай кырау төшкән. Шиңдереп гөлләремне; Шуңа охшатам синнән аерым Яшәгән көннәремне...